Канатлылар (дәвамы)

Повестьны башыннан монда укыгыз.

 

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

ҖАВАПЛЫ ЭШ

                               

Гадәттәгедән уйчанрак, фикерләре әллә кайларда йөргән кебек күренде Илһам. Алай борчылганга  да охшамаган. Тамагын кыргалый. Димәк, нәрсәдер булган.

- Айсылу,  бүген Аркадий Александрович белән сөйләштек. Алар Әлмәткә  китәргә җыеналар.

- Ничек? Бөтенләйгәме?

- Әйе. Ул министр янында булган. ”Үзем урынына сезнең кандидатураны тәкъдим иттем, министр риза,” – ди.

- Син ни дидең?! Ризалаштыңмы?

- Юк. Син ни уйлыйсың?

- Ризалаш!

- Ризалаш! Әйтергә ансат! Ул биш җирдә таралып яткан, кумак оялаган черек корпусларда ничек эшләмәк кирәк?! Берәр инфекция чыкса башың бетә!Инструментарий иске, рентген иске, белгечләр җитми! Төзи башлаган   яңа больница   фундаменты җимерелә башлаган! Менә шунда ничек эшлисең?

- Менә дигән итеп эшләп йөрисез бит әле! Главврач булгач та эшләрсең! Адәм эшләмәс эш булмас! Яңасын төзерсез!

- Бу турыда бер кемгә дә сөйләмә! Әби белән бабайга да әйтми тор!

                              ***

Илһам Казанга, яңа эшенә билгеләнергә барды. Сәламәтлек саклау министры икенче кеше иде: тәбәнәгрәк буйлы, калын күкрәкле, таза муенлы, ачык йөзле яшь кеше. Министр Илһамнан булса ике-өч яшькә өлкәндер! Илшат Зариповичның үзен дә быел гына министр итеп куйганнар. Яшь главврачны ул  бик җылы каршылады. Министр булып билгеләнгәч, авыл халкына югары  квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү максатын куеп эшли башлады. Шуңа да министр авыл главврачына теләктәшлек тойды.

 - Илһам Хафизович! Министр буларак Сезнең алда сүз бирәм: яңа больницагызны төзеп бетерергә булышачакбыз! Инструментлар һәм аппаратура да, врачларны да бирербез! Сезне гаять җаваплы, авыр  эшкә алынуыгыз белән котлыйм, Сезгә уңышлар телим! Әйдәгез, кулга–кул тотынып эшлик!

Ышанды Илһам министр сүзенә! Аның йөзендә  дә,  сүзләрендә дә ниндидер пафос, рух күтәренкелеге тойды!

Илһамга да күчте  бу дәрт, бу рух көче:

- Рәхмәт, Илшат Зарипович! Ышанычыгызны акларга тырышырмын!      

Чыннан да, министр Илһамнан өч яшькә генә өлкән, аңа утыз өч - пәйгамбәр яшендә иде!

                                         ***                      

 

Казаннан Илһам дәртләнеп кайтты. Бу яңалыкка кайберләрнең исе китте, кайберләрнең – кәефе. Больницада өлкәнерәк, тәҗрибәлерәк кеше - Гыйлфанов баш врач булыр дип гоманлаучылар бар иде. Аркадий Александрович башкача уйлады: Гыйлфанов - санитарный врач, ул үз урынында бик яхшы; больницаны, дәвалау процессын, медицинаның бар тармакларын да белүче, дәвалаучы врач җитәкләргә тиеш!

Илһам өлкән коллегасыннан, аны эшкә урнаштырган, коллектив белән таныштырган, зур хирургиягә алып кергән наставнигыннан эшне кабул итеп алды.

- Илһам Хафизович,  сезгә шушы хәлгә җиткән иске больница корпусларын тапшыру хәтта уңайсыз! Яңа больница төзеп китәргә теләгән идем, булмады бит, министрлар советы акчаны кисте. Ну ничего, сезнең яшь, энергияле чагыгыз, төзеп бетерерсез! Сезгә уңышлар телим!

Каенлыкүл больницасының яңа җитәкчесе беренче эш итеп, районда медицинаның торышын кыска гына язып, цифрларда күрсәтеп, яңа больница төзүне башлауны  сорап Министрлар Советы рәисе исеменә аңлатмалы хат җибәрде. Шундый ук сорау  белән райком секретаре Рәшит Гариповичка  керде.

- Мин үз исемемнән Министрлар Советына хат яздым. Министрлар Советы рәисе Сабирҗанов белән Сез безнең депутат буларак сөйләшсәгез, төзелешне  тизләтерләр иде. Моны безнең больница коллективы Сездән сорый: профсоюз җыелышында мөрәҗәгать кабул иттек.

Секретарь: ”Бу егет Министрлар Советы белән безне биетмәкче! Киткән главврач пассиврак иде, бусы мөгездән алмакчы!” - дип уйлады. Илһамны баш врач итеп куяргамы, куймаскамы, дип, министрлыктан  секретарь рөхсәтен сорадылар - район кадрлары өчен ул җаваплы. Секретарь ризалыгын белдерде.

- Төзелеш буенча без үз каналларыбыз буенча эшләрбез. Сез минздрав буенча эшләгез, министрның исенә төшергәләп торыгыз! - диде Гарипов.   

                                          ***

Главврач кабинетында чут төймәләрен  бәреп, нидер саный. Ул бүген шат, бәхетле! Ниһаять, Казан аның соравына колак салды! Хәзер төзелеш күтәрелеп, тиешенчә башланачак! Син главврач икәнсең, үзеңнән башла! Больница үзең өчен дип, бик яхшы итеп төзе! Аның өчен  бик яхшы талантлы төзүчеләр кирәк! Аларны каян табарга?! Ничек бирелгән акчаны юкка-барга әрәм итмәскә?! Ничек материаллар кайтартканда алдатмаска?! Барысы өчен дә син халык алдында, үзеңнең намусың алдында җавап бирәчәксең! Сиңа анда операцияләр ясыйсы, сиңа авыруларны дәвалыйсы, аякка бастырасы! Врачларга бар уңайлыкларны тудырасы! Үзенә үзе ант биргән кебек, Илһам үз бурычларын барлый!..

Илһам нык үзгәрде - сугыштагы кебек: анда кеше үзенең бар рухи көчен тамчысына, бөртегенә кадәр сарыф итә, һәм ул истәлек кенә булып калмый, авыр бер дәвер, чор була; ул чорны үткән кеше үзенең соңгы көненә кадәр чыныккан, ныклы, ышанычлы була. Илһам өчен дә шундый җаваплы чор башланды.

Бәхет  бер килсә, килә бит ул: больницага  ГАЗ-69 машинасы бирделәр! Хәзер Илһам төзелеш эшләре буенча атна саен Казанга йөри, Әлмәткә нефтчеләр янына бара.

                       

ТОРМЫШ  ҖИҢЕЛӘЙМӘДЕ        

Айсылу иренең баш врач булуына  сөенде дә, горурланды да. Ләкин ире начальник булды дип, аның тормышы  җиңеләймәде. Шуңа исе китә: алар яшәгән йортта баштан ук главврачлар яшәгән. Аркадий Александровичка кадәр дә әллә ничә главврач. Ихатасында шул искергән  йорт белән бәдрәфтән башка берни юк! Утын сарае юк!Утынны, кыш буе кар астыннан казып алып кереп якканнар! Айсылу чи утын пыскып янмыйча ятуына түзә алмый  елагач, Илһам кечкенә генә утын сарае ясатты. Мөстәкыйм абый ясап бирде.

Менә сиңа главврачлар!  Аларда утын кайгысы юк. Уйларында больница да авырулар!

Айсылу  бик тыныч, тәрбияле гаиләдә үсте. Әти-әнисе укытучы иде, сугыш башлангач, әтисен бер кечкенә авылга артта калган колхозга рәис итеп җибәрделәр. Балачагы, үсмер еллары  сугыш китергән михнәтле заманда, юклыкта, ярлылыкта үтте. Әти-әнисе аны иркәләп, кочып үстермәделәр; ачуланмадылар да, сукмадылар, иреген кысмадылар: гаиләдә  үзара игътибар, ихтирам булды, хөр күңелле булып  үсте. Бер эштән дә курыкмый, килеп чыгасына ышанып тотына: кызларына күлмәк тегә, чигә, кибеттә юк дип тормый: “Башыңа төшсә – башмакчы булырсың” дигән  гыйбарә аңа туры килә. Өй, балалар, ире  - аның дәүләте, җәмгыяте,  дөньядагы иң зур мәхәббәте, язмышына тигән бәхете! Ир хатыны, балалар  әнисе өлешенә төшкән мәшәкатләргә авырыксынмый, чөнки ул авырлыклар кызларының, Илһамның  мәхәббәтеннән йөзе, меңе белән җиңеләя!

Кич... Ак җәймәләр өстендә тыныч сулап йоклап яткан кызчыкларына карап исе китә: аның кызларымы соң болар?! Ничек сузылып үсеп киткәннәр! Юрган астыннан чыккан алсу тәпиләрен сөясе килүдән тыелып калды: йокласынннар, уяна күрмәсеннәр! Фәрештәләр сагында үссеннәр назлы кызлары, аның гүзәлләре! Әнә, кечкенә Диләсе төш күрәдер, нидер сөйләшеп алды. Кызының андый гадәте бар. Үсә төшкәч бетә ди ул гадәт. Бәхетле булсыннар сабыйлары! Бала назыннан да көчле наз юктыр! Йомшак куллар   муеныңнан кочып, куеныңа сарылганда  балаңның  хуш исеннән, әнә шул  илаһи наздан, бәхеттән эрисең ...

Илһам йокы бүлмәсендә “Вестник хирургии” журналын укып ята иде. Сискәндереп телефон шалтырагач, телефоннан сөйләште дә, тиз-тиз киенә башлады:

- Операциягә чакыралар .

Озакламый  больницада иде инде.

 

                                             ***

Айсылу бар эшләрен төнлә эшли: дәрес планнары төзи, дәфтәрләр тикшерә, кызларының киемнәрен, идәннәрне юа, су алып кайта.

Утыз укучысының утыз дәфтәрен ачканда, һәрберсен күз алдына китерә... Менә Фидаилнең иншасы. Кара чәчле, томрап торган кара   күзле,  кызыксынучан карашлы үсмер бик тиз эләктереп ала һәм печәтләп куйган кебек, ныклап исендә калдыра. Җавабы да, язмалары да мәгънәле, тирән фикерле. Малай аягы җәрәхәтләнеп бик озак укырга йөри алмагач, Айсылу  программа буенча укыйсы китапларны илтте. Укыган. Гринев белән Швабрин турында үз фикерләрен язган.

Аксыл чәчле, һәрчак  көләч йөзле Валера  “миннән киткәнче - иясенә җиткәнче” дип, кыска гына итеп китаптан күчергән. Хәрефләрен каты басып язган,  характеры бар малайның. Үзенә-үзе ышана: ”эшләгәнме- эшләгән!”

Соңгы дәфтәрне тикшереп, Айсылу хирургия бакчасына  суга китте. Тулган ай  яктысына сокланып, кар өемнәре өстенә салынган сукмактан сиртмәле кое янына барып туктады. Кое чиләген төшергәндә  куллары чатырдап чылбырга ябышты: бияләй кияргә оныткан! Чиләк “чулт” итеп суга төшкәч, тиз-тиз тартып чыгарды. Чиләкләрен тутырып, көянтәсен алган иде, күзе каршыдагы тәрәзәгә төште. Анда, тавышсыз  кино кебек, ут яктысында ак халатлы кешеләр кыймылдый. Ак халатлы, ак маскалы Илһам өстәлгә иелгән, кемгәдер операция ясый. Ирен беренче мәртәбә эш вакытында күреп, Айсылу гаҗәпләнде! Бөтенләй башка кеше! Ярдәмчеләре аның янында хәрәкәтләнәләр! Әнә берсе бинт алып, Илһамның маңгаен сөртә башлады! Йөрәгенә ук кадалды мени, Айсылу хәтта кайнарланып китте – кемдер, ниндидер хатын аның иренең йөзенә орына! Ничек ул моңа җөръәт итә! Моңа кадәр булмаган уйлар башында өермә кебек бөтерелә башлады! Аның янәшәсендә чит хатыннар!  Маңгаен сөрткәне теге педиатр бугай!

Айсылуның йөрәгенә кадалган  ук бумеранг кебек тегеләргә барып тиде диярсең –барысы да тәрәзәгә борылып карадылар!  Ул чиләкләрен көянтәгә элеп, китәргә ашыкты.

 Карлы сукмак буйлап  аяклары уйлары тизлегендә чаба, чиләкләренең авырлыгын  да сизми! Бер гаилә булсалар да, гомерләре аерым үтә! Берсе – монда, икенчесе мәктәптә! Эшне алыштырып, Илһам янына эшкә урнашырга кирәк! Ничек? Укытуны ташлапмы? Ул медик түгел!  Ирен  педиатр Рәйсәгә калдырып,укырга китсенме?Балаларын нишләтсен? Юк, бернәрсәне дә үзгәртеп булмый... Йөрәге сулкылдап, җаны яргалана Айсылуның! Ишеткән иде: педиатр Рәйсә Илһамга гашыйк булган! Үзе дежур торганда,  гел Илһамны консультациягә чакыра ди. Тиеш түгел! Илһам Айсылусыз булырга тиеш түгел! Ул һәрчак аның белән, бары аның белән, башта Айсылу, аннан соң калганнар! Ул Илһам белән бу турыда сөйләшәчәк.

Ләкин ул аңлашу булмый калды. Ирен көтә-көтә эшләрен эшләде, балаларның киемнәрен юып элде, идәннәрне сөртеп чыкты. Илһам турындагы  борчулы  уйлар да сүрелде, ә ул һаман юк...

                                        ***         

Ә ул ...

Операция бүлмәсенә килеп кергәч тә, аның белән могҗиза булгандай, шул мизгелдә йокысы да качты, хәл дә керде! Монда ул һәрвакыттагыча:  зиһене тупланган, җыйнак, игътибарлы хирург.

Ундүрт яшьлек үсмер машина астына кергән... Мондый очракта  кайсы әгъзалар яралануын хирург чамалый. Канга баткан, сөякләре сынган, күгәргән, изелгән гәүдәне операциягә алдылар... Харап иткәннәр баланы!.. Өстәлдә яткан яшүсмернең газапларына газапланып, кызганып, хирург  эшкә кереште. Тышкы җәрәхәтләр астында хәл көткәннән дә катлаулырак: бавыры изелгән, сидек куыгы шартлаган... Бавырны тегү авыр – кетгукт  аз гына тартылса да, бавыр ертыла, бик сак тегәргә, озак эшләргә туры килә. Ассистент  ертылган  урыннарны ачып, күрсәтеп тора, хирург җөй сала бара... Күпме җөйләр сала микән хирург үз гомерендә?! Хирург салган җөйләр  аның йөрәге аша үткән...

Ул бу турыда уйламый, бернәрсә дә күрми – бары авыруны күрә, аның өчен эшли, вакыт үткәнне дә сизми: малайның таралган  әгъзаларын  җыя, тегә, ялгый, яшәрлек итәргә, бавыры да, үт куыгы да, сидек куыгы да эшләсен өчен аның барлык физик һәм рух көче сарыф ителә...

Уллары өчен ут йотып утырган  малайның әти-әнисе анда үлем белән яшәү арасында нинди авыр көрәш барганын  белеп тә бетермиләр...

Озак сәгатьләр иелеп өстәл артында торган  хирург, ниһаять,  сынын турайтты, карашы белән ярдәмчеләрен барлады. Бу “операция тәмам” диюне аңлата иде. Йөзләрдә киеренке җитдилек юкка чыкты, әмма борчу таралмаган әле. Операциянең нәтиҗәсе   ни күрсәтер, яралар ничек төзәлер? Малайның организмы ничек күтәрер, ничек көрәшер?! Үсмернең гомере өчен көрәш әле дәвам итәчәк...

Үзара сөйләшә-сөйләшә малайны палатага озатканда, инде төн үткән иде,  алар бер- берсе белән хушлашып, таралыштылар.

                                ***

Ире  кайтканны тоеп, изелеп йокыга талган Айсылу уянды, чәй кайнарларга куйды да:

- Хәзер  ашарыңа җылытып бирәм, - диде.

- Кирәкми карчыгым (күңеле йомшаган минутларда ул хатынына яратып  шулай дәшә!), чәй эчик тә, йоклыйк! Арыдым. Ни булганын иртәгә сөйләрмен! 

Икенче көнне эшләр бөтереп алды, кичәге вакыйгалар онытылды. Яңа елга бер атна гына калды. Айсылу кызларына   күлмәкләр тегеп, кар бөртекләре ясап бизәде. Мәктәптә  укучылары белән маскарадка әкият геройлары костюмнары әзерләделәр: Айсылуның фатазиясе шаккаткыч - шундый детальләр уйлап чыгара, гади кием танымаслык булып үзгәрә! Укучылары  карнавалда  призлы урыннар алды.

Чыршы янында киләп сарып, укучыларны биетеп-җырлатып, призларны таратып, бүләкләрне өләшеп торганда аны чакырып алдылар. Коридорда мамык шәл ябынган, йөзләре суыктан алсуланган  чыбык очы-тал башы кардәш Миңзифа апасы елмаеп тора!

- Исәнме, Айсылу үскәнем, мин сине алырга килдем!

- Кая?

Тәслимә ике-өч пар гына кунак чакыра. Иртәгә яңа елны яшьләр үзләрендә  каршыларлар  дип, бүген чакырырга булды. Ул алдан әйтеп тормаган инде, Илһам белән дә, Аркадий Александрович белән дә  больниста сөйләшкән. Әйдә, киен, сине көтәләр.

 - Илһам кайда икән соң, аны күрергә кирәк бит!

 - Илһам анда инде, сине генә көтәләр.

Айсылу сәерсенде. Ничек инде Айсылуга әйтмичә, аны көтмичә берүзе киткән?Бәйрәмне матур итеп үткәреп, сөенеп өйгә кайтырга дип тора иде... Аның кунакка барасы килми.

- Бик арыдым, Миңзифа апа, көне буе мәктәптә бүген. Балаларны да әнкәйләрдән алып кайтасы бар.

- Чит кешедә түгел бит, әбиләрендә, бер кунсалар берни булмас! Әйдә, кунакта ял итәрсең!

Айсылу  ишек янындагы көзге каршына барып басты. Кыяфәте болай ярыйсы икән: бәйрәмгә үзе яраткан  ярым декольте кара бәрхет  кофтасы белән күк итәген кигән иде.

 - Матур инде, матур, хан кызы кебек! Әйдә, апаем, көтәләрдер.

Урамга  чыккач, салкын һава тынга капланды. Аяз күктә көмеш тәңкә кебек ай балкый, йолдызлар чекерәеп тора, нык суыткан.

Чатнама суыктан соң хуш исләр таралган җылы өй оҗмах кебек тоелды. Башына ак яулык чөйгән, биленә челтәрле яшел алъяпкыч бәйләгән Тәслимә апасы елмаеп каршылады:

 - Әйдә, Айсылу үскәнем, чишен, түрдән уз!  

Тәслимә апасы да Айсылуларга кардәш, ул фтизиатр, рентгенолог булып та эшли. Чишенгән арада, зал ягында әкрен генә сөйләшкән  тавышлар ишетелде.

- Менә, Айсылу да килде, Аркадий Александровичлар гына киләсе калды, - дип, Тәслимә Айсылуның аркасыннак сөя-сөя залга этәрде.

- Хәерле кич! - диде дә, Айсылу туктап калды. Бүлмәдә ике кунак: түгәрәк өстәл түрендәге диванга аркасын терәп, Илһам утыра, өстәлнең икенче ягында озын яссы яфраклы, түбәсе түшәмгә тигән  ямь–яшел фикус  астында, аягын аякка чалып, тезләрен ялтыратып педиатр Равилә утыра. ”Икесе бергә килгәннәр!” дигән уй йөгерде. Илһам янына барып утырды, фикус астындагы Равиләне күзәтте. Ул күзләрен кыса төшеп, елмаеп аның иренә карап, сөйләшеп утыра. Ниязга борылса – ул да елмаеп Равиләгә текәлгән. Карашлары белән иркәләшәләр, аңлашалар, әйтерсең икесенең арасында утлы җеп сузылган! Аларның оятсыз карашларыннан  йөрәге әллә  нишләде.. .Хак икән! Утсыз төтен була мени! Болар бит гыйшык утына чумганнар! Мин бар дип тә тормыйлар, бер-берсеннән күзләрен ала алмыйлар!

Айсылуның тамак төбенә төер утырды, сулышы кабынды, күкрәге кысылды, йөзе кызышты. Бу нәрсәнең кай җире Айсылудан артык? Текәлеп тегеңең йөзенә  карады, аның җитешсез якларын эзләргә кереште: чәченә матур прическа ясаган, кирпеч төсендәге күлмәге килешеп тора, аякларында капрон оек. Эзләсә дә, үзенә юаныч булырлык кимчелек тапмады. Ниһаять, тегеләрнең әңгәмәсе өзелде. Бүлмәдә уңайсыз тынлык урнашты. Илһам тамагын кырып куйды. Айсылуның йодрыклары кысылды. Өстәлдәге тозлы помидорлар, кыярлар чумган тозлы суны  савыты белән Илһамның чыраена каплыйсы килде, чак тыелып калды! Түземлеге бетте, нәрсәдер эшлисе килде! Нишләп утыра ул монда артык кеше булып? Булмас! Сикереп торды да ашыгып коридорга чыкты. Кухнядан Тәслимә апасы йөгереп килде .Айсылуның киенгәнен күреп, кулыннан тотты:

- Айсылу, нишлисең, акыллым?

Айсылу эндәшмәде, Тәслимә комачауламасын дип, киемнәрен кочаклап, баскычка чыкты. Аның артыннан Илһам да күренде:

 - Нишлисең, ни булды?

 - Ни булганын үзең дә беләсең!

Җан ачуы белән Илһамны баскычтан көрткә этеп төшерде дә, чыгып йөгерде! Үзе йөгерә, үзе елый-тыелып утырып таш булган күңеле, кеше булмагач, бик тиз җебеп төште, кайнар яшьләре бите буйлап акты. ”Сводница, старая дева, оятсыз, - дип Тәслимә апасын сүгә. - Безне чакыргач, нигә аңа әйтергә иде?! Ишетмәгәнмени ул больницада йөргән сүзләрне?! Юри эшләгән, үзе иргә чыга алмагач, башкалар да рәхәт яшәмәсен ди торгандыр.”

Артыннан ашыга-ашыга берәү килә, кем икәнен чамалады. Ләкин бу минутта Илһамны күрәсе түгел, үтерәсе килә! Кайтып керде дә, ишекне шапылдатып бикләп куйды. Чишенмичә, ут яндырмыйча, урындыкка ауды! Йөрәге ярсый, үч аласы килә!Сатлыкҗан! Предатель!  Бер күрүдә чат ябышып  өйләнде! Мәңгелеккә! Каеннарга кадәр бергә, имеш! Хәзер башкага күзе төшкән...Тешләрен кыса... Үләргә иде... Бу газаптан элмәк коткара ала дигән уй башына килде. Шунда ук үзенең үле гәүдәсе янында кызларының, әнисенең елап утыруын күз алдына китереп, үзен дә кызганып, кычкырып елап җибәрде. Капка ачылган тавыш ишетеп, елаудан туктады. Баскычта кар шыгырдады. Илһам ишекне шакырга кереште:

- Айсылу, Айсылу, ач!

Бик озак шакып торгач, утын сараена таба китте бугай. Айсылу кухняга кереп, тәрәзә пәрдәсенең читен генә күтәреп карады: ай яктысында бөтен нәрсә аермачык күренә: Илһам кулына балта тотып килә, ишеке каерып ачмакчы! Әллә  аны  үзенә үзе берәр нәрсә эшләр дип уйлый. Ю-у-у—ук! Синең кебек сатлыкҗаннар өчек андый эшкә бармыйм!

Ишекне каермады, бик озак шакыганнан соң, больницага таба китте.

Айсылуның  ярсуы кимеде, хәлсезләнеп, диванга барып ятты.

Аерыла! Әнкәйләренә кайтып китә! Шифоньер өстеннән чемоданны сөйрәп төшерде дә, күлмәкләрен тутырды. Икенче тартманы ачкан иде,  -  балаларының киемнәрен  күреп исенә килде: кара әле моны: балалары турында оныткан! Кызлары әтисез калсынмени?! Ул  китсә, тегеңә урын бушый инде! Алыр да кайтыр, менә шушы караватта аның белән йоклар... Йокламый тор әле! Тот капчыгыңны! Сиңа ир әзерләп куймаганнар! Ирсез картай, сволочь! Чемоданны тиз-тиз бушатып, кире шкаф өстенә ыргытты.

Шифоньер янындагы шампан шәрабе күзенә чалынды. Шешәне алды да, уйга талды:  яңа елны бәйрәм итәргә алганнар иде... Ача да эчә! Аңа тагы ни калды! Яңа елы шушы булыр! Кухнядан чәнечке алып килеп, тимерчыбыкларын каерып алды, гомергә шешә ачканы булмаса да, шешәне каты итеп болгатып-селкеп,  ике тезе арасына кыстырды, күзләрен чытырдатып йомып, байтак көтте. Бөкесе шартлап очкач, куркудан сикереп куйды. Тезләренә  күбек  ага башлагач, шешә борыныннан эчә башлады. Көн буе ашамаганга, буш ашказаны беренче йотымнан ук яна башлады. Тын алып ял иткәч, тагын бераз йотты. Кайгыдан шампан эчмиләр, тик бу шәраб бәйрәм өчен алынган иде... Гомергә эчмәгән кешегә күпме кирәк?

Биш-алты минуттан буыннары йомшарды, туңган кул-аяклар, эчләр җылынды, хәлсезлек, авырлык басты. Җанын телгәләгән газап каядыр чигенде, битарафлык, ваемсызлык биләп алды.Тән хәлсез булса да, баш аек. Илһам аны күп эчкән дип уйласын әле! Айсылу шешәне тибеп очырды! Шешә шапылдап ауды, татлы шәраб идән буенча агып китте.

Борчылу, газаплану һәм шуның өстенә ач карынга эчкән шампан бөтен хәлен алган. Иртән бик соң гына үзләренең йокы бүлмәсендә ире  янәшәсендә уянып китте. Илһам ишекне каерып  ачкан, аны чишендереп, күтәреп йокы бүлмәсенә алып кереп салган. Өйләре салкын җилдән суынган, Айсылуныың иңсәләре туңган. Илһам Айсылуга йөзе белән караган,  рәхәтләнеп  йоклап ята. Мендәрдә борынгы Рим тәңкәләрендә очрый торган профиль: озынча кылыч борыны өстә киртләнеп тора, киң маңгаена күксел сары чәчләре таралып төшкән, калын иреннәре кысылган, ирләрчә калын текә ияге чокыраеп тора... Нәкъ балаларча тәмләп йоклый... Шундый мөлаем һәм якын, әйтерсең мең ел бергә яшәгән... Ничек шулай, чит бер кеше иң якын туганнарыңнан да якынрак була икән?! Илһам аңа  ире генә түгел, улы кебек тоела...

Юрган өстендә яткан  кул сыртындагы чәңгәр татуировкага  күзе төште. Өйләнешкәч тә беренче мәртәбә ул зәңгәр канатларны Айсылу күргәч, Илһам уңайсызланып, “Бала чактагы глупость” дигән иде. Айсылуга ул глупость булып түгел - күкләрдән килгән тамга кебек тоела,  зәңгәр канатлар - кулында, ак халат итәкләрен      җилдә җилфердәтеп  авырулар янына ашыга-ашыга киткәндә,  ак халат итәкләре  канатлар кебек тоелалар! Ул ирен  гел шулай  күз алдына китерә: каядыр ашыгып китеп бара... Ак  халатын киеп, аның яныннан китеп бара... Ул карап  кала...   

Бу уйлардан моңга тарыды...Тормышны гел башкача күз алдына китерә иде. Фикерләре үзгәрде. Хәзер мәхәббәт, гаилә турында бөтенләй башкача уйлар килә... ”Анна Каренина” фильмын карагач, Анна түгел, ире - Каренин кызганыч тоелды Айсылуга. Ул роман буенча фильм куйган режиссерны гаепләде: “Каренин образын  карт, ямьсез  актерга биргән, Каренин алай ук ямьсез дә булмагандыр, ул Анна өчен газап чигә, ярата. “Гаиләгә хыянәт итүне кичерми Айсылу. Илһамнан башка тормышны, яшәүне  күз алдына да китерә алмый...

Кисәк ишек шакыдылар. Өстенә халат киеп, яланаяк өйалдына чыкты. Ишекне ачасы булмады - Илһам каерып ачкан. Санитарка Зөһрә апа кыенсынып кына Айсылу артыннан керде. Ишек тавышына Илһам да уянган иде:

- Ни  бар?

- Илһам Хафизович, сезне  чакырдылар.

- Нәрсә  булган?

- Мәллә тавында трактор белән тәгәрәгәннәр. Берсе үлгән, икесе авыр хәлдә, диделәр.

- Хәзер килә диген.

Айсылу чәйнекне кайнатырга куйды.

Илһам  кырынды да, ашыгып китеп барды. Айсылуга күңелсез, уңайсыз булып калды: кайнар чәй дә эчмичә китте...

Хәзер тиз генә кайта да алмас - авыр хәлдәге  ике кешене коткарырга кирәк...

Берәүләр яңа ел каршыларга дип ыгы-зыгы килеп йөргәндә,  фаҗигагә  очраган  кешеләр  Айсылуга коточкыч кызганыч, куркыныч булды, кеше гомере  кыл өстендә генә тора: бүген  - бар, иртәгә-юк, һич көтмәгәндә ниндидер сәбәптән гомер өзелә... Юл бозлы булганмы, тракторист гаеплеме?
Кичә булган хәлләрне дә уйлады... Дөрес эшләдеме соң мәҗлесне ташлап чыгып китеп? Әллә түзеп, эчтән янып  утырсын идеме? Ә нигә ул түзәргә тиеш? Теге кич буе  аның иренә  күзләрен майландырып, гипнозлап утырсынмы?  Утырмый торсын әле! Шундый уйлар башында кайный, кулы эштә, ул бар нәрсәне дә тиз эшли, хәтта ашаганда да бар кешедән алда ашап бетерә, әкрен кыймылдауны сөйми,  аңа киенергә дә өч минут җитә. Кием дигәннән, Илһамның бүген кич киясе костюм-күлмәген карады - тап-мазар төшмәгәнме? Пиджакның эчке кесәсе кулына каты булып тиеп китте. Нәрсә тутырды микән, дип кулына  алган иде, кызыл тышлы  партбилеты килеп чыкты. Главврач итеп куйгач,  партиягә алганнар иде. Моңа кадәр иренең партбилетын  күргәне булмады, ачып караса  - билет эчендә Айсылуның студент чагында төшкән фотосы! Шаккатты! Илһам ул фотоны бик ошаткан иде, кесәсенә салып йөртә икән... Айсылуның йөзе  май аенда чәчәк аткан гөлчәчәк кебек  балкыды!. Көлде!. Илһам аныың фотосын күкрәк кесәсендә йөртә икән! Иренең  партбилетка ябыштырылган  бармак бите кадәрле генә карточкасын үбеп алды! Ул шундый бәхетле! Алар Илһам белән пар канат! Бер-берсе өчен туганнар!

 Яңа ел каршыларга аларны  Әхсәннәр чакырды.  Якын дуслары белән  күңелле итеп таң атканчы утырдылар, җырладылар, биеделәр. Әхсән гармунчы , аңа кушылып Илһам яраткан җыры ”Чишмә”не җырлады.

                            Сөн буенда бөдрә урман

                             Агыйделләргә  җиткән .

                             Сөн буенда Чишмә барын,

                             Ник барып күрдем икән?

                             Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең,

                             Онталмасам аны нишләрмен

Көчле булмаса да, Илһам матур тенор тавыш белән лирик җырны яратып җырлый, аның җырлавын яраталар.

Ни хикмәттер, Илһамны больницага чакырмадылар. Яңа ел төне имин үтте.

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: