Канатлылар (дәвамы)

Повестьны башыннан монда укыгыз.   

БАЛА

Ял көне алар олы гаиләгә әвереләләр - дүртесе дә өйдә! Берсе дә беркая да ашыкмый: әниләре мәктәпкә, кызлар бакчага, әтиләре ул көнне больницага иртүк китми. Кызлары Айсылу янында әвәрә килә: бик тырышып камырдан курчакларына  вак кына пирожки ясыйлар. Гадилә көз көне беренче сыйныфка укырга барачак, Диләгә  әле ике ел бар. Нишләптер кызлары бакчаны өнәп бетермәделәр, анда бармаган көн - олы бәхет аларга! Бер тапкыр икәүләп бакчадан юкка чыкканнар! Аларны бакчадан эзләп  килделәр. Куркудан җаны чыга язды Айсылуның! Ничек, кая киткәннәр? Нишләп тәрбиячеләр күрмәгән?! Коты чыгып, нишләргә белми торганда, әбиләре белән кайтып керделәр. Балаларын күргәч, сөенечтән елап җибәрде, кечкенәсен күтәреп, күкрәгенә кысты...

- Әнкәй, боларны каян очраттың?

- Үзләре килеп керделәр!

- Сезгә барганнар мени?

- Әйе, Гадилә апаен җитәкләгән иде. Син борчылмасын дип, арыган булсалар да, кире борып алып килдем!

Андый очрак бер генә булмады. Әбиләренә юлны ешрак таптый башладылар.

Менә бүген  бергәләп барырга җыеналар.                          

Ишекне шакып, танышлары килеп керде. Әхсән - Илһамның балачак дусты. Мәктәпне тәмамлагач,  армияга алдылар. Армиядан  соң, институт тәмамлап, Каенлыкүлгә терапевт булып кайтты.  Әхсән  дустын  балыкка барырга чакырып килгән иде.

- Расихлар кичә сөзгәннәр, эре-эре кушбашлар эләккән! Безгә көймәләрен дә, җәтмәләрен дә биреп торалар.

Илһамның  беренче уе – юк, бармый!  Каенлыкүлгә килгәннән  бирле аның бар уе, эше, мавыгуы (гашыйк булып, өйләнеп йөргәннән соң!) бары  больница да авырулар: сакта торган кебек,  ял  көне дә хирург кирәк булырга мөмкин! Башка хирург юк!

Әхсән килмәсә, бала чактагы яраткан  шөгыле исенә дә киләсе түгел иде! Әхсән белән дә, ялгызы гына да күп йөрде ул балыкка! Алар  Ык  буена күңел ачар өчен  генә түгел, тамак туйдыру өчен йөриләр иде...

...1944 елның июлендә Илһамның  энесе туды. Иртүк торып, бүгенге кебек кояшлы көндә, кармакларын алып, балыкка китте. Әле Ык буенда беркем дә юк, су да болганмаган.  Ярга утырды, ике колгасын суга салуы булды, калкавычы чумды! Колга очында  зур гына кызылканат ялтырап килеп чыкты. Малайның йөрәге сөенечтән теге кызылканат кебек тыпырчына иде! Әллә нинди уңышлы көн булды: үги ана яфрагы  каплаган чокыр  кызылканатлар белән тула язганда, көн чамасыз кыздыра, су  буенда  бала-чага чыр-чу килә башлады. Илһам балыкларын саңакларыннан  ныклы гына тал ботагына тезде: авыр, саллы  тарта! Йөгерә-йөгерә кайтты да, балыкларын чистартты, кыздырырга май  эзләсә дә, тапмады. Нишләптер  өйләрендә берсе  дә юк. Күрше хатыны сыерларын савып, сөтле чиләкне салкын суга утыртып киткәнен күргән иде, шуның өстен җыеп, балыкларын кыздырырга куйды. Кетәктән алып  кереп, балыклар өстенә  ике күкәй сытты.

                                              ***

 Акушерка палатага тәлинкә күтәреп керде:

 - Бану апа, сезгә  улыгыз балык кыздырып алып килгән!

Миңлебану шаккатты, тәрәзәгә килде: анда унике яшьлек улы елмаеп басып тора  иде. Миңлебануның яңаклары буйлап яшьләре тәгәрәде... Кул аркасы белән яшьләрен сөртеп, улына елмайды.

- Улыкаем! Үзең ашадыңмы соң?

- Әйе! - малай башын какты (табага ябышкан балыкны гына ашаган иде).

- Тукта, улым, көт! - әнисе тумбочкадан берничә коймак алып, тәрәзәдән улына сузды.

...Әле бу вакытта сугыш бара, тормышлар авыр, ачлы-туклы яшәгән заман иде. Яңа гына судан чыккан балыкны кыздырып, әнисен сыйлыйсы, сөендерәсе килгән үсмер дә , яратудан үзәкләре өзелеп, күңеле тулган  әнкәсе дә, мәхәббәт белән сугарылган бу  мизгелне  йөрәк түрләрендә гомер буе саклаячаклар  иде... 

                             ***

Балачак  хатирәләре  күңелен кузгатты, йомшартты, әнисен сагыну хисе өтеп алды, үзен гаепле тойды: ничек ул әнкәсе турында уйламый яши? Әхсән  белән балыкка бармый  мөмкин түгел иде инде!

Балыкка барырга җыенганын күреп, Дилә  әтисе янына килде:

- Әти! Мин дә сезнең белән барыйм әле?!

- Әниеңнән сора, кызым. Айсылу, Дилә безнең белән барсынмы?

Әнисе икеләнде, тиз генә җавап бирмәде.

 - Әни, барыйм инде?!

 - Әтиеңнән башка суга якын  бармасаң гына! Кызчык сөенеченнән  әнисе кочагына керде.

 - Илһам, баланы күздән яздырма!

Балалары  белән  булырга вакыты җитмәгәгә, кызлары соравын мөмкин булганда үтәргә тырыша: машинасына утыртып, анда-монда илтә, Казан  әбиләренә кунакка алып баргалады. Бүген кече кызын  үзе белән  балыкка алды.

Түбән болын буйлап, ташлыкны үтеп, Бишнарат   тегермән буасына барып туктадылар. Заманында тирә-як халкы йошак, вак итеп бодай тарттыра торган тегермән дә, наратлары да да юк инде, ә буаның плотинасыннан су шарлап ага, агымы кызу, монда әллә ничә буын малайлары балыкка йөриләр. Шул шарлап аккан суга балык уылдык чәчәргә килә.

Машиналарын юан  карт өянкеләр күләгәсенә куйдылар. Чәчәкле болын Ык яры әрәмәсенә килеп тоташа. Язын болында зәп-зәңгәр булып чыпчык күзе чәчәк ата, вак кына зәңгәр таҗлары уртасында кояш тамчысыдай сары күзләр янып торган чәчәкләрдән  нәфис хуш ис бөркелә. Чыпчык күзләре купшы эре чәчәкләр кебек булмасалар да, матурлыкны таный белгәннәрнең  җанын иркәли, назлый, куандыра!

Дилә чәчәкләр җыеп, уйнап калды, әтиләре балык сөзә башлады. Салган саен җәтмәдә күпмедер балык ялтырап чыга, аның саен дәртләнеп, суга кереп китәләр. Кисәк кенә ИлҺамның күкрәгенә төрткән кебек, кызы исенә төште, Дилә янына аланга йөгерде. Анда кызы  юк иде, куркып  су буена төште. Су читендә Диләнең сандалилары гына  тора... Юеш комда кечкенә тәпи эзләре  калган... Күкрәген өшетеп, кысып, бугазына ук менеп, буып, коточкыч курку биләде! Кызы суга төшкән!.. Баткан! Харап итте!!

...Чәчәген койган камырлыкның яшел тәлгәшенә үрелгән Диләне әтисе күтәреп алып, күкрәгенә кысты! Әтисенең йөзе агарган, куркыныч - кызчык әтисе  ачулана дип    уйлады, ләкин  ул ”Кызым! Кызым!”- дип пышылдап, күкрәгенә  ныгырак кысты... Беркайчан мондый курку күрмәгән, белмәгән  Илһамга көчле  шок булды... Кызын югалту куркынычы йөрәген җәрәхәтләде, беркайчан онытылмаслык булып  күңелендә калды. Бу хис кайта-кайта борчыды. Дөньяда  баладан кадерлерәк  бер нәрсә дә юк, була алмый! Кызын  югалта язды!. Ул чагында  ни дип яшәр иде? Яши алыр идеме? Гамьсезлеккә урын калмады. Моннан соң балаларына  һәрчак  сак, игътибарлы булды. Гаиләсе, балалары, Айсылуы  - дөньядагы бердәнбер бәхете! Яшәвенең мәгънәсе!

                   

        ТЕШ МӘСЬӘЛӘСЕ

Чираттагы  пятиминуткага  җыелдылар. Ир-ат врачлар  телевизордан караган футбол нәтиҗәләре турында сөйләшәләр.

“Боларда  футбол кайгысы!” дип уйлады баш врач, әллә аларны гаепләп, әллә кызыгып. Аның уенда башка нәрсәләр, чишелмәгән, чишеләсе эшләр, проблемалар. Нәрсәләр  борчый иде соң баш врачны бу юлы?

- Бездә хәзер ике стоматолог бар. Авыруларны карыйсыз, дәвалыйсыз, тешләрен суырасыз, ә теш кую юк! Күптән түгел протезирование буенча  укулар башланган, иртәгә үк шул курсларга - ике айга укырга берегез  барырга тиеш.

- Яшьрәк кеше барыр инде, мин йөрмәм, - диде стоматолог Рәмзия Габделхаковна.

- Расил Халиуллович, бүген үк бухгалтериягә кереп документларны алыгыз да, иртәгә үк барыгыз. Ике айдан кайтып, кабинет протезирования ачарлык булсын!       

Институт тәмамлап кайткан егетнең уйларын  баш врач укыган диярсең: нәкъ шул турыда уйлап, хыялланып йөргән  чагы иде! Кулына главврач язган, печәт куйган приказны алып, Расил Казанга укырга китте. Бер атналап укып йөргәннән соң, курслар җитәкчесе  шакатты:  Каенлыкүл стоматологы Халиуллин  исемлектә юк! Чөнки аның министр приказы юк!

- Кая сезнең министр приказы?

Расил аптырашка калды: аңа приказны главврачы язды!

- Сез министрга кереп, приказ алыгыз. Шулай гына укый аласыз.

Министр  Расилны кабул итте, хәлне аңлагач, көлеп:

- Сез кайткач Илһам Хафизовичка әйтегез: ул анда яшьләрне алдашырга өйрәтеп ятмасын дип әйтте министр, - диегез.

Каенлыкүл стоматологы да, баш врачы кебек,үз дигәнен булдыручан тырыш егет, укып кына йөрмәде, кабинет өчен кирәк әйберләрнең барчасы артыннан медтехникага барды, министрлыкта ике ай эчендә унбер тапкыр булды! Баш врач белән элемтәдә торды: документлар, счетлар, акча - бухгалтериядә тоткарлык юк- барысы белән Илһам  Хафизович җитәкчелек итте! Машина артыннан машина  җибәреп, кирәкле әйберләрне ташып кына тордылар! Район тарихында беренче мәртәбә теш кую кабинеты ачылды! Аның җитәкчесе Расил Хәлиуллин  гаять шат, горур иде  - хыялы тормышка ашты! Теш кенә димәгез! Теш мәсьәләсе иң хәтәре!Сәламәтлек тә, матурлык  та  тешкә  бәйле! 

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: