Елама, әни! (хикәянең дәвамы)

ХИКӘЯНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Үзен кулга алырга тырышты ана. «Үзеңне кызганма, Тәскирә, кызганма!» – дип, ачуланып, үз-үзенә боерык бирде. Аллага шөкер, бүген улын врачлар кулына тапшырыр. Аягы кыска калса да, аксак булса да, сызламасын, авыртмасын гына. Калган бөтен саны тигез булсын. Бәхете генә булсын инде баласының. Юлга чыгар алдыннан җәймә астына, балаларыннан яшереп, күмәч кисәге салган иде. Ашыйсылары килгәндер. Ялга туктарга вакыттыр. Ял итеп, капкалап алсыннар. Күңелләре күтәрелер сабыйларның, шатлык өчен күп кирәкми аларга. Тәскирә арбасын юлдан читкәрәк алып, туктап калгач, сөенечләре ташып чыкты оланнарның. Наил борылып йөзтүбән ятты. Наилә юл кырындагы зур ташка барып чүмәлде. Әнкәләре кулында күмәч күргәч, шатлыклары икеләтә артты. Тәскирә үзе бөртеген дә капмады. Ул да арба кырына чүкте.

– Әни, бер генә булса да кабып кара, – диде кызы.

Наил дә үз кисәгеннән әнисенә өлеш чыгарырга әзер.

– Юк, юк, ашыйсым да, эчәсем дә килми, балалар, – диде ул елмаерга тырышып.

Әниләре йөзендә елмаю күргән балалар бик тә бәхетле иде, шул минутларда. Бу елмаюның ясалма икәнен аңламый иде әле аның бәгырь кисәкләре. Алар күмәчне бик кечкенә итеп тешләп кабалар. Бу бәхетле мизгелләрне озаккарак сузып, сеңдереп кенә ашыйлар. Су да йотып куйгач, Наилгә хәл керде. Юк-бар сөйләп, көлешеп тә алдылар.

– Дәресләреңне калдырганга, укытучы апаң ачуланыр инде, кызым.

– Син нәрсә, әнкәй, мәктәптә мине ачуланганнары юк. Билгеләрем әйбәт бит. Гомумән, синнән башка мине берәү дә ачуланмый.

– Үпкәләмә, кызым, әнкәйләр шулай инде ул: ачуланырга да, иркәләргә дә тиеш! – кызын аркасыннан сөеп алды Тәскирә. – Үзең әни булгач, аңларсың әле. Мин дә ачуланмасам, сезне кем ачуланыр, кем тәрбияләр?

Кыз әнисе сөйләгәндә, аның белән ризалашып, башын селкеп утырды. Ачулансын, еламасын гына әниләре...

– Әни, акчам булса, беләсеңме нәрсә алыр идем? – дип кинәт кенә сорап куя Наил.

– Нәрсә икән ул, улым?

– Чын мылтык – ата торганы!

– Нигә кирәк ул сиңа?!

– Теге мине бәрдергән абыйны атам.

– Син нәрсә сөйлисең, җүләр! Ул турыда уйларга да ярамый, улым, гөнаһ була! – Ана тагын ни әйтергә дә белми.

– Үзең бит аны начар кеше, дисең.

– Дөньяда төрле кеше була: начары да яхшысы да! – Тәскирә торып, юлны дәвам итәргә кирәк икәнен аңлады.

– Аягым авыртуга ул гаепле, шуңа гына инде. – Малай үпкәләгәндәй итте.

– Ялгышлык белән булгандыр. Бәлки, сине ташлап китүенә үкенәдер инде ул хәзер. Ә безгә – шулай язгандыр, улым.

– Үкенмидер, Наилне алдап, качып киткән! – дип сүзгә кушыла Наилә.

– Җәзасын алыр әле ул. Ходай аңа авырлыкны бише белән бирер, – ди ана.

– Аның да аягы авыртачакмы? – ди малай.

– Аяк кына димәгән, улым. Ходай җәзасыз калдырмас. Шуңа да кешегә игелек кенә эшләргә тырышырга кирәк, – ди ул.

– Аягы авыртсын! – ди Наил.

– Әйткәнне тыңлагыз, кешегә начарлык теләмәгез! – дип ачуланса да, үрелеп-үрелеп, арбада утырган авыру улын кочып ала. Наил дә әнисенә елыша.

– Улым, Аллаһ күрә ул, хәтта уйларыбызны да белеп тора. Тормышта ак белән кара, төн белән көн булган кебек, изгелек белән янәшә яманлык та бар. Сез шуларның барысына да әзер булырга тиеш.Үзегез кешеләргә игелек кенә кылыгыз!

Бар да тынып кала. Тәскирә, арбаны тартып, юлын дәвам итә. Юлның яртысыннан күбрәк өлеше үтелгән инде. Бирешмәскә, тырышырга, барып җитеп, улын табиблар кулына тапшырып китәргә кирәк. Ананың өметле уйларыннан кәефе күтәрелеп китте. Җил дә бераз басылгандай булды.

Юлда машиналар да очрамый, ичмасам. Ике-өч атлы гына читләтебрәк узып китте. Шәһәргә кергәч, урамнан барулар авыррак булыр, билгеле. Анда җәяүлеләр генә түгел, сирәк булса да, машиналар да, атлылар да йөреп тора. Ничек кенә авыр булса да, түзәргә, әйтелгән сәгатькә барып җитәргә.

Иң мөһиме: соң түгел әле, балаңны дәвалыйбыз, диделәр. Чатан калуына түзәргә инде, нихәл итәсең. Дөньясына чыксаң, шаклар катасың. Берәүнең дә гамь сарае буш түгел, хәсрәтсез кеше юктыр, шәт. Әллә нинди гарипләр бар дөнья йөзендә. Гарип тә кеше, аның да күңеле бар. Һәркем яшәргә талпына, берәүнең дә үләсе килми. Ерак барасы юк. Туганнан туган тиешле сеңлесенең, егылып, кызы имгәнгән. Чирне берәү дә сорап алмый. Наиле балалары арасында иң үткене, тапкыры, иң булганы иде. Иде дип әйтү ярамас та, бәлки, араларында иң бәхетлесе дә шул бала булыр әле. Ходайның язганын белеп булмый. Борчулы уйларыннан ерак китә алмый шул Тәскирә. Борчулары да якасына нык ябышкан – котылу юк алардан.

– Әнкәй, әллә мин үләмме? – дип сораган иде улы, хастаханәгә алмый, кире борып кайтаргач.

– Нинди яман уй керде, малай актыгы, синең башыңа?

– Әнә бит, Каюмны бүлнискә алмый борып кайтарганнар иде, озакламый үлде дә.

– Аның чире савыгырлык булмаган.

– Минекен кем белә? Аягымның ничек авыртканын миннән башка берәү дә белми бит. Үләсем килми, әни, ишетәсеңме? Мин бик куркам.

– Аягы авыртып, берәүнең дә үлгәне юк әле, шуны аңла, юләр баш!

– Терелтәләрме мине, чынлапмы?

– Бөтенләй өр-яңа аяк ясый алмаслар, аксаклабрак йөрерсең, – диде дә ни әйтер дип сынап, улына карады.

– Аксак күп йөрер, дип көләсез бит Камал бабайдан. Чынлап та күп йөри ич ул! Аксак булса да, ел әйләнәсендә урманнан кайтып кергәне юк. Киекләр, куяннар, төлкеләр атып кайта. Аксак булсам да ярый, авыртмасын гына, үләсе килми!

Улы бик игътибарлы икән бит.

ХИКӘЯНЕҢ АХЫРЫ АЛДАГЫ КӨННӘРДӘ УРНАШТЫРЫЛАЧАК.

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: