Елама, әни! (хикәя)

– Елама, әни, терелермен, мине врачлар терелтәчәк, – диде бала арбадан башын күтәрә төшеп. – Син елама гына. Бер җирем дә авыртмый, ишетәсеңме, әни, елама гына, яме?!

«Менә баламны чир нишләтте: алты яшьлек сабый олы кешеләрдәй фикер йөртә», – дип уйлап, күз яшьләрен тыярга тырышты ана.

 Арба артыннан барган кызы да сүзгә кушылды:

– Савыга Наил. Барыбыздан уздырып аттай чабып йөрер әле, менә күрерсең, әни! – диде, аны юатырга теләп.

– Бирсен Ходай, сүзләрең фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә генә туры килсен иде, балам.

Улы терелер, врачлар кулына эләккәч, терелер. Ләкин бүгенгесе бик авыр шул. Улының хәле алга китешле түгел. Аның сызланып ятуларын, җәфаларын күрү бик авыр шул анага.

Малай, аягы авыртуын әйтмәскә, әнисен борчымаска теләсә дә, булдыра алмады.

– Әни, бераз гына туктап торыйк. Аркама әйләнеп кенә ятыйм, булмаса.

– Түз инде, Наил, юл ерак бит, әле чиреген дә үтмәдек. Болай еш тукталсак, кичкә хәтле дә барып җитә алмыйбыз. Ярый син бүлнистә калырсың. Безнең бит әле апаң белән унбиш чакрымны терек-терек, уфалла арбасы тартып, кире кайтасы да бар. Син шуны да исәплә, улым.

Улы әнисе сүзләрен ишетми диярлек. Чөнки үз хәле хәл аның. Нишләп бу кадәр авырта икән аягы? Нигә авыртуны баса торган дару юк икән? Малай китү түгел, идәндә дә басып тора алмый башлады бит инде. Сызлавы да көннән-көн көчәя шикелле. Авырту, ток тоткандай, бөтен гәүдәсенә тарала.

– Кызым, син арбага тагылма, этеп бар, миңа ярдәмең тисен, – дип шелтәләп алды әнисе, кызына таба борылып.

Әнисенең сүзләре кызны айнытып җибәрде.

– Эчәсем килә, су бир әле, әни, – ди Наилә.

– Су бик аз, энеңә генә. Суга зур савыт таба алмадым шул.

– Мин эчмим, бер генә йотам, – ди бала киреләнеп.

Май урталары гына булуга карамастан, көн бик кызу. Кояш нурлары иркәләми, көйдереп ала, миләрне корыткандай итә. Эссегә түзәрләр, өстән явып, чылатмасын гына. Тоз түгел, эремәсләр анысы, ләкин шәбәрсә, балалар туңып, чирләргә дә күп сорамаслар. Ана кызының яланбаш икәнен шунда гына шәйләп алды.

– Кояш сугар бит, яулык ал, дияргә дә онытылган. Менә, үземнекен бирәм, мә, башыңа яп!  

– Кояш сукмый мине, борчылма, – диде Наилә башы авыртуын да, сул як чигәсенең сулкылдавын да яшереп. – Туктап, су йотсам, җиңеләеп китәр идем. Юк, иренемне генә тидереп аласым килә.

– Туктарбыз, әнә теге үрне генә үтик, кызым. Юлы юл булса иде. Бу чокырларны махсус казыганнар, диярсең. Атлар ничек йөри икән бу юлларда?

Ат сорап, авыл советына барырга кыймады шул Тәскирә. Оялды. Бирмәячәкләрен, ни әйтәселәрен белгәнгә, сорап маташмады. Ирең колхозда эшләми, диярләр. Күршесе Талипны да шулай дип борып чыгарганнар. Аерым хуҗалыкка түгел, кохозчыга да бирер хәлдә түгел. Атларыбызның егәре юк, ашатыр әйбер бетте, дип бирми җибәргәннәр. Аның хатынының башында зур шеше бар иде. Кергән саен яулыгын чишеп, Тәскирәгә күрсәтә иде мәрхүмә. Күрше авылның белемле саналган сихерчесенә дә күп йөрде ул, үләннәр белән дә дәваланды, тик терелә алмады. Әҗәле якынлашканда, урын өстендә булган. Зиһене киткән, хәтерсез калган. Шеше тишелеп аккач, бер-ике көн хәле җиңеләеп торган. Болай булса, тереләм дигән... Өметсез – шайтан гына шул. Өченче көнгә якты дөнья белән хушлашкан. Тәскирәнең ире Кыямның да сугышып, илгә җиңү китерүдә өлеше зур икәнен күптән онытты шул сәвитләр. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен алган медальләре сандык төбендә генә юкса. Яраланып кайтып, түшәктә ятуларын, яралары ачылып,тәне бозылуын, коры сөяккә калып кибүләрен күрмәде шул алар. «Ир кадерен ил белә, ил яхшылыкны онытмас», диләр юкса. Ходайга шөкер, ире аякка басты, терелде. Тәскирәсе бик карады шул. Аны аякка бастыру өчен эшләмәгәне калмады. Яраларын көнгә икешәр тапкыр сүтеп дарулый иде Тәскирә. Үзе рәтле ризык күрмәсә дә, бар булганы белән ирен тәрбияләде. Алла рәхмәтле булды аларга, бүгенге көндә Кыям сау-сәламәт. Сугыштан соң өч балалары дөньяга килде, дүртенчесе карынында. Сигез бала алар өчен сигез шатлык булыр, язган булса. Кыямы үлеп ярата аларны.

Ире сугышка киткәндә, дүрт бала белән калган иде Тәскирә. Балалары да кул арасына керердәй түгел, кечкенә иде. Сугыш вакытында күргән авырлыкларны язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Сугыш беткәнгә дә унбер ел вакыт үткән. Гомерләр судай ага шул. Наил генә терелә күрсен, берүк, исән генә булсын. Ходай бала кайгылары бирмәсен икән. Бирсә дә, узып китә торган булсын. Иң авыр кайгы бала кайгысы икән шул.Үз башыңа төшми белмисең генә.

Улының больницада каласын уйлап, киңәшләрен бирәсе итте Тәскирә:

– Улым, аларның палаталары зур, кешесе булыр инде. Син үскән егет, үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләсең, – дип, борылып Наилгә күз салды ул.

– Ничек? – дип сорап куйды бала, башын күтәреп.

– Таякларың белән шакылдама, әкрен йөре. Тихый часларында йокла. Дорфа сөйләшмә, яратмаслар. Иртән кеше белән бергә уянырга өйрән. Анда сине уятырга авыл әтәчләре дә, мин дә булмам. Иртән юынырга онытма – яратмаганыңны белгәнгә әйтүем, улым. Шапшак икән бу малай, димәсеннәр! Иртән уянгач, күршеләреңне: «Хәерле иртә!» – дип сәламлә. Урманга кергәч ничек кычкырасың – урман шулай җавап кайтара, хәтерлисеңме, улым?

– Әйе, хәтерлим, әни, урманда кычкырып йөргән идек. Шунда әйткән идең бу сүзләрне.

– Әйттем шул, ә син онытма. Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә, диләр. Кешегә яхшы булсаң, алар сиңа начар булмаслар. Врачларга ягымлы бул. Сорауларына туры җавап бир. Кирәген генә сөйлә, улым, күп сүз – чүп сүз ул.

– Татарча сөйләшәләрме соң алар? – дип сорап куйды улы. – Мин бит аларныкын аңламыйм.

– Белүчеләр бар анда, борчылма. Булмаса, урысча өйрәнеп кайтырсың. Өйрәнергә тырыш.

– Шулай озак ятаммы анда? – дип сорап куйды бала, тел турында сүз чыккач, әнисен аптырашта калдырып.

– Күпме кушсалар, шулкадәр ятарсың, Наил. Терелгәнче , – диде ана кырыс булырга тырышып.

– Анда нәрсә ашаталар икән? – дип кызыксынды бала.

– Бик тәмле ашаталар, ди, ризыкларыннан баш тартма. Мин яныңа бик барып йөри дә алмам, үзең беләсең, эшнең күп чагы. Сиңа терелергә кирәк, шуңа да ашарга тырыш. Өйне сагынып ятма. Сагынсаң, аягың төзәлмәс, – дип бетерде ул сүзен.

– Кызык син, әни, минем сагынганны аягым белә, димени?

– Ничек кенә белә, әйткәнне тыңла! – дип, үз сүзендә булды ана.

Тәскирә башын да күтәрми алга баруын белә. Наилә күзләре белән тирә-якны айкый күрәмсең. Юкса, юлдан читтә арткы тәпиләрендә баганадай утырган йомранны күрер идеме?

– Карагыз, нинди матур итеп утыра! – дип кычкырып җибәрде кыз.

Туктап, җир өстенә җылынырга чыккан йомранны күзәтте алар.

– Сызгырды, ишеттегезме? – дип сорады Наилә. – Безне шулай сәламли булса кирәк?!

– Юк, кызым, безне күреп, балаларына куркыныч бар, дип хәбәр бирә, – диде Тәскирә.

– Нәрсә ашыйлар икән алар? – дип кызыксынды улы.

– Бөртекләр, үсемлекләр. Салкыннар башлануга, өннәрендә кышкы йокыга талалар, – дип белгәннәрен балаларына сөйләп алды ул.

 Юл кырыйларын тоташ келәмдәй сары чәчәк каплап алган. «Сары кояшлар» – тузганаклар.

– Нинди матур! – ди Наилә, чәчкәләргә исе китеп.

– Әйе, матурлар, – дип килешә Тәскирә, соклануын яшерә алмый. – Озакламаслар, ак тузганакка әйләнеп очып китәрләр. Чүп үләне бакчабызда үскәнен яратмыйбыз, ә басуда исә шул чүпкә сокланып барабыз.

Сары төсне сагыш, диләр. Менә бит язлар да сагышлы була икән. Язның сагышыдыр бу тузганаклар. Сагыш кына түгел, хәсрәтле яз килде Тәскирәгә. Киләсе язлары шатлык кына алып килсен иде. Җитәрлек татыды ич ул ачы хәсрәтне, җитәрлек!

Көтмәгәндә, көнбатыштан көчле җил исә башлады. Көчәйгәннән-көчәя бара. Менә сиңа кирәк булса, хәерчегә җил каршы, дигәннәре шушы буладыр инде.

– Кирәкми идең син, каян гына килеп чыктың безнең каршыга, – дип җилне ачулана Тәскирә. Аяк атлаулары авырлашты. Наилә дә арба артыннан көч-хәл белән сөйрәлә.

– Җил мине екмакчы була. Бирешмим, мин аның белән көрәшәм, – ди ул, батыраеп.

 Әйе шул, арбаны да этәргә, җил белән дә көрәшергә кирәк хәзер.

– Әни, каян чыга әле җил? – дип кызыксына Наил, ишеткән әкиятен исенә төшерергә теләп.

– И балам, сөйләгәнем бар бит инде. Бик еракта, Каф таулары артында җил иясе – бик карт, сукыр әби яши. Аның зур мичкәсе бар. Җилләрне шунда саклый ул әбекәй. Җил истерәсе килсә, мичкәнең бөкесен борып ача. Аннан яңадан яба. Күзе күрмәгәч, кайчак, мичкәне тиз генә томалап өлгерә алмый. Андый чакта җил озакка китә.

– Тиз генә томаласын иде әби мичкәсен, – дип куйды Наилә. – Чак егылмыйм, әни.

– Күрәм, кызым.

– Миңа җиңел, җил булса ни дә, булмаса ни, – дип елмаерга тырыша Наил.

 Кара син аны, апасын үртәп бара, җан кергән үзенә! Араларында иң тәмле теллесе, чаясы да шушысы. Чытлыклыгы да баштан ашкан шул.Чирне дә үзе эзләп тапты. Былтыр көз, уйнап йөргән җиреннән, аяксызланып кайтып егылды. Түбән очка төшкәне дә юк иде югыйсә. Күрәчәк йөртә, язмышлар йөртә шул кеше баласын. Бер оятсызы матай белән бәреп киткән. Авыр хәлдәге баланы алдап: «Мин хәзер киләм, шушында гына утырып тор», – дип, сабыйны җиргә салган да үзе качкан. Кем икәнен күрүче дә булмаган, имеш. Кеше бит андыйны күрмәмешкә салыша. Матай белән авыл уртасында бәреп китсеннәр дә, берәү дә күрмәсен, имеш. Дөньясы бетмәсә, оятсыз адәмнәр бетмәс инде ул, анысы хак. Ничек итеп, ниләр уйлап, тынычлап яши икән ул адәм актыгы – белгән юк. Бәла аяк астында түгел диген инде, менә терәк. Көздән бирле авырый бит Наил, җиде ай була түгелме? Улының сызлануларын, интегүләрен күреп, Тәскирә үзе дә чиргә сабыша бугай инде. Карынындагы баласы гына сәламәт туа күрсен.

– Әни, үрне күптән мендек, нигә һаман ялга туктамыйбыз? – ди кызы, еларга җитеп.

– Сиңа ял итәргә генә булсын инде, кызым. Беркөн сеңлең белән барып кайту күпкә җиңелрәк булган иде. Кечкенә булса да, түземле икән безнең Нәсимә, – дип алдашты Тәскирә, Нәсимәсе белән интеккәннәрен исенә төшереп.

Ул көнне тәмуг утында янгандай булган иде ана. Наиләсенең унҗидесе тула, ә бит Нәсимәсенең уналтысы тулмаган, икесе дә сугыш алды балалары. Арбаны этеп бару түгел, Наил янына ятып барырлык булган иде кызы.

– Нигә мин чирләмим икән, әни, арбада мин булыр идем, – дигән иде мескен бала.

Шул сүзләрне ишеткәч, Тәскирә:

– Арбага тотынып бар, кызым, шулай җиңелрәк булыр үзеңә, – дигән иде Нәсимәсен кызганып.

 Кая инде шелтәләү. Ярдәме тимәсә дә, юлда иптәш булды бит аңа кызы. Ул көн уңышсыз булып чыкты шул. Наилне алмадылар, хастаханәдә урыннар булмады. Яшь врач Тәскирәне тыңларга да теләмәде. Авызын ачып сүз дә әйтә алмады ана. Юкса нинди кыенлыклар белән килгән авыл хатынын кызганыр, урынын да табар кебек иде. 

– Палаталар, коридорлар авырулар белән тулган, апа. Гафу итегез, бүген алып кала алмыйбыз.

Аңлап та булмый шул ул врачларны: 

– Улыгызның авыруы көчле, нигә җиде ай буе врачка күрсәтмәдегез? – дип, Тәскирәне шелтәләп тә алдылар юкса.

– Малаеңның аягы зәгыйфьләнгән, үсүеннән туктаган. Авыру аягы күпкә кыскарак, – диде доктор. Гомер буе аксап йөрергә калган бит. – Нидән шулай булды? – диләр.

– Кемдер авыл уртасында матай белән бәрдереп киткән, кем икәнен белә алмадык, – дип җавап бирде Тәскирә.

– Улыгызны гомергә гарип калдырган кешенең исемен дә белмисез. Җир астыннан булса да табарга кирәк аны. Авылыгызда матайлы кеше күп тә түгелдер югыйсә. 

 Больницага аласы көннәрен билгеләп, чакырып калдылар. Бик озак итеп дәфтәр тутырып нидер язып та алган булдылар. Тәскирәнең кулына уч төбе хәтле дә язу бирмәделәр үзләре. Шулай тиештер дип уйлады, юллама сорарга кыймады Тәскирә.

 Баласының авыруы яман икәнен белә шул ул. Шуңа да юл буе елап кайтты. Яше чыкмаса да, җаны елады. Баласы авырганнан бирле, шулай күңеле мөлдерәмә булып түгелеп, күзләреннән тамчы да төшмәде аның. Каян килде аларга бу бәхетсезлек? Баласын нинди гөнаһлары өчен сыный икән соң Ходай?

Тыела алмый, тыныч кына яшен түкте, юл буе тешен кысып елады. Күз яшьләре дә сытылып кына чыкты югыйсә. Ә балалары әниләренең елаганын сизделәр.

– Елама, әни, ник елыйсың? – диде Нәсимәсе.

– Юк, балам, еламыйм, тирем тама. Эссе ич, – дигән булды ана. Бар, ышандырып кара син аларны...

– Елама, әни. Мин үлсәм дә, елама, – диде шунда Наиле, үзәкләрне өзеп.

– Ничек инде син, егет кеше, үлем турында сөйлисең, улым?

– Әби үлгәч, шулай елаган идең. Мин бит онытмадым.

– Юк, юк бетте, башка күз яшемне чыгармыйм.

Бүген тагын елады шул. Балаларына биргән антын онытып, рәхәтләнеп елады. Балалары: «Елама, әни», – дисәләр дә, туктый алмады. Бүгенге хәсрәтенә, сугыш вакытында күргән кыенлыклар да килеп кушылып, тагын яшен түкте.

Үзен кулга алырга тырышты ана. «Үзеңне кызганма, Тәскирә, кызганма!» – дип, ачуланып, үз-үзенә боерык бирде. Аллага шөкер, бүген улын врачлар кулына тапшырыр. Аягы кыска калса да, аксак булса да, сызламасын, авыртмасын гына. Калган бөтен саны тигез булсын. Бәхете генә булсын инде баласының. Юлга чыгар алдыннан җәймә астына, балаларыннан яшереп, күмәч кисәге салган иде. Ашыйсылары килгәндер. Ялга туктарга вакыттыр. Ял итеп, капкалап алсыннар. Күңелләре күтәрелер сабыйларның, шатлык өчен күп кирәкми аларга. Тәскирә арбасын юлдан читкәрәк алып, туктап калгач, сөенечләре ташып чыкты оланнарның. Наил борылып йөзтүбән ятты. Наилә юл кырындагы зур ташка барып чүмәлде. Әнкәләре кулында күмәч күргәч, шатлыклары икеләтә артты. Тәскирә үзе бөртеген дә капмады. Ул да арба кырына чүкте.

– Әни, бер генә булса да кабып кара, – диде кызы.

Наил дә үз кисәгеннән әнисенә өлеш чыгарырга әзер.

– Юк, юк, ашыйсым да, эчәсем дә килми, балалар, – диде ул елмаерга тырышып.

Әниләре йөзендә елмаю күргән балалар бик тә бәхетле иде, шул минутларда. Бу елмаюның ясалма икәнен аңламый иде әле аның бәгырь кисәкләре. Алар күмәчне бик кечкенә итеп тешләп кабалар. Бу бәхетле мизгелләрне озаккарак сузып, сеңдереп кенә ашыйлар. Су да йотып куйгач, Наилгә хәл керде. Юк-бар сөйләп, көлешеп тә алдылар.

– Дәресләреңне калдырганга, укытучы апаң ачуланыр инде, кызым.

– Син нәрсә, әнкәй, мәктәптә мине ачуланганнары юк. Билгеләрем әйбәт бит. Гомумән, синнән башка мине берәү дә ачуланмый.

– Үпкәләмә, кызым, әнкәйләр шулай инде ул: ачуланырга да, иркәләргә дә тиеш! – кызын аркасыннан сөеп алды Тәскирә. – Үзең әни булгач, аңларсың әле. Мин дә ачуланмасам, сезне кем ачуланыр, кем тәрбияләр?

Кыз әнисе сөйләгәндә, аның белән ризалашып, башын селкеп утырды. Ачулансын, еламасын гына әниләре...

– Әни, акчам булса, беләсеңме нәрсә алыр идем? – дип кинәт кенә сорап куя Наил.

– Нәрсә икән ул, улым?

– Чын мылтык – ата торганы!

– Нигә кирәк ул сиңа?!

– Теге мине бәрдергән абыйны атам.

– Син нәрсә сөйлисең, җүләр! Ул турыда уйларга да ярамый, улым, гөнаһ була! – Ана тагын ни әйтергә дә белми.

– Үзең бит аны начар кеше, дисең.

– Дөньяда төрле кеше була: начары да яхшысы да! – Тәскирә торып, юлны дәвам итәргә кирәк икәнен аңлады.

– Аягым авыртуга ул гаепле, шуңа гына инде. – Малай үпкәләгәндәй итте.

– Ялгышлык белән булгандыр. Бәлки, сине ташлап китүенә үкенәдер инде ул хәзер. Ә безгә – шулай язгандыр, улым.

– Үкенмидер, Наилне алдап, качып киткән! – дип сүзгә кушыла Наилә.

– Җәзасын алыр әле ул. Ходай аңа авырлыкны бише белән бирер, – ди ана.

– Аның да аягы авыртачакмы? – ди малай.

– Аяк кына димәгән, улым. Ходай җәзасыз калдырмас. Шуңа да кешегә игелек кенә эшләргә тырышырга кирәк, – ди ул.

– Аягы авыртсын! – ди Наил.

– Әйткәнне тыңлагыз, кешегә начарлык теләмәгез! – дип ачуланса да, үрелеп-үрелеп, арбада утырган авыру улын кочып ала. Наил дә әнисенә елыша.

– Улым, Аллаһ күрә ул, хәтта уйларыбызны да белеп тора. Тормышта ак белән кара, төн белән көн булган кебек, изгелек белән янәшә яманлык та бар. Сез шуларның барысына да әзер булырга тиеш.Үзегез кешеләргә игелек кенә кылыгыз!

Бар да тынып кала. Тәскирә, арбаны тартып, юлын дәвам итә. Юлның яртысыннан күбрәк өлеше үтелгән инде. Бирешмәскә, тырышырга, барып җитеп, улын табиблар кулына тапшырып китәргә кирәк. Ананың өметле уйларыннан кәефе күтәрелеп китте. Җил дә бераз басылгандай булды.

Юлда машиналар да очрамый, ичмасам. Ике-өч атлы гына читләтебрәк узып китте. Шәһәргә кергәч, урамнан барулар авыррак булыр, билгеле. Анда җәяүлеләр генә түгел, сирәк булса да, машиналар да, атлылар да йөреп тора. Ничек кенә авыр булса да, түзәргә, әйтелгән сәгатькә барып җитәргә.

Иң мөһиме: соң түгел әле, балаңны дәвалыйбыз, диделәр. Чатан калуына түзәргә инде, нихәл итәсең. Дөньясына чыксаң, шаклар катасың. Берәүнең дә гамь сарае буш түгел, хәсрәтсез кеше юктыр, шәт. Әллә нинди гарипләр бар дөнья йөзендә. Гарип тә кеше, аның да күңеле бар. Һәркем яшәргә талпына, берәүнең дә үләсе килми. Ерак барасы юк. Туганнан туган тиешле сеңлесенең, егылып, кызы имгәнгән. Чирне берәү дә сорап алмый. Наиле балалары арасында иң үткене, тапкыры, иң булганы иде. Иде дип әйтү ярамас та, бәлки, араларында иң бәхетлесе дә шул бала булыр әле. Ходайның язганын белеп булмый. Борчулы уйларыннан ерак китә алмый шул Тәскирә. Борчулары да якасына нык ябышкан – котылу юк алардан.

– Әнкәй, әллә мин үләмме? – дип сораган иде улы, хастаханәгә алмый, кире борып кайтаргач.

– Нинди яман уй керде, малай актыгы, синең башыңа?

– Әнә бит, Каюмны бүлнискә алмый борып кайтарганнар иде, озакламый үлде дә.

– Аның чире савыгырлык булмаган.

– Минекен кем белә? Аягымның ничек авыртканын миннән башка берәү дә белми бит. Үләсем килми, әни, ишетәсеңме? Мин бик куркам.

– Аягы авыртып, берәүнең дә үлгәне юк әле, шуны аңла, юләр баш!

– Терелтәләрме мине, чынлапмы?

– Бөтенләй өр-яңа аяк ясый алмаслар, аксаклабрак йөрерсең, – диде дә ни әйтер дип сынап, улына карады.

– Аксак күп йөрер, дип көләсез бит Камал бабайдан. Чынлап та күп йөри ич ул! Аксак булса да, ел әйләнәсендә урманнан кайтып кергәне юк. Киекләр, куяннар, төлкеләр атып кайта. Аксак булсам да ярый, авыртмасын гына, үләсе килми!

Улы бик игътибарлы икән бит.

ХИКӘЯНЕҢ АХЫРЫ АЛДАГЫ КӨННӘРДӘ УРНАШТЫРЫЛАЧАК.

Юл газабы – гүр газабы, дисәләр дә, андый гына газапларга каршы торырлык әле Тәскирә. Ниһаять, төш авышуга, алар хастаханәгә килеп җиттеләр. Хастаханә бакчасына кергәндә, күңелләре күтәренке, өметләре зур иде. Бакчаларына игътибар җитми, ташландык хәлдә икән. Корыган, яфрак ярмаган агачлар да күп күренә. Май урталары гына булуга карамастан, чүп үләне баскан, былтыргысы да җыелмаган, чаж-чож килеп, аякка, арба тәгәрмәченә уралалар. Җыеп куйган чүп өемнәрен дә җил таратып ташлаган. Бөтен тирә-якта тәртипсезлек.

Шөкер, врачка чират юк, күренергә теләүчеләр күренми. Тәскирә балаларны калдырды да хастаханәгә үтте. Хастаханә дигәннәре иске агач барак. Ак халат кигән хатын-кызлар тыз-быз килеп йөреп кенә торалар. Авырулар күренми, ял сәгатедер, аларга коридорга чыгып йөрергә ярамыйдыр, шәт. Хастаханәнең эче чиста, пөхтә күренә. Идәнне юып кына чыкканнар, кибәргә дә өлгермәгән. Борынга хлор, дару исләре килеп бәрелде. Якындагы бүлмәдән ак халатлы ханым күренүгә:

– Миңа врач кирәк иде, – диде Тәскирә, каушабрак.

– Бездә врач берәү генә түгел. Кем кирәк сезгә? – дип кызыксынды урта яшьләрдәге шәфкать туташы.

Беренче килгәндә, Наилен кабул иткән врачның исемен белми иде ана.

– Яшь кенә, чибәр генә иде ул. Бүгенгә чакырулы идек без.

– Кулыгызда документларыгыз бардыр бит?

– Юк шул, бүген килергә кушып җибәрделәр, – диде Тәскирә, кыюлана төшеп.

– Көтегез, – диде дә коридорның тәрәзәле ягына китеп, юкка да чыкты ак халатлы ханым.

Коридор бик озын икән, дип уйларга да өлгерми калды, икенче, тәрәзәсез яктан яшь кыз күренде.

– Врач кирәк иде миңа, – диде Тәскирә күп сөйләми генә.

Урыс кызы икән:

– Где ваше направление? – дип кызыксынды ул.

– Нету, – диде Тәскирә. – Нету шул.

– У нас обед, идите на улицу, ждите там, – диде яшь кыз. Хатынның чыгарга исәбендә юк икәнен шәйләп, Тәскирәне төрткәли үк башлады ак халатлы чибәр.

– Нет, – дип карышты Тәскирә.

– Дайте духтыр, – диде ул тавышын күтәреп.

– Какая вы наглая, апа, – диде кыз.

Марҗа күпме генә куып чыгарырга тырышса да, булдыра алмады – чыкмады Тәскирә.

Аларга әбәт кирәк, ашау тансык. Авылдан унбиш чакрым җәяү килеп, ярма бөртеге дә капмады әле ул, шулай да түзә. Түзми кая барсын? Баласын коткарырга кирәк аңа. Хәлен дә, каян килүен дә сорамадылар хет. Күңел өчен бер җылы сүз дә әйтмәделәр. Яхшы сүзнең изге гамәлгә тиң икәнен дә белми, күрәмсең, Гиппократ анты эчкән затлар. Талчыккан, тиргә батып, кызарып пешкән югыйсә Тәскирә. Күрергә теләмиләр дә, сукыр булып кыланалар. Дөньяда рәхимсезлек – кабер ташыннан да авыр, димәсләр иде. 

Бик озак көткән кебек тоелды анага. Әллә бөтенләй туктап калдымы соң вакыт дигәннәре? Бу тәмуг кайчан гына бетәр икән?!

Менә, ниһаять, аңа баласы белән врач кабинетына үтәргә куштылар. Ана урамга атылып чыкты да улын җилтерәтеп арбадан күтәреп алды.

– Әйдә! Тиз! Йоклап ятма, чакыралар! – диде ул йокымсырап яткан улына.

 Аның авырлыгын да сизми, очып дигәндәй, хастаханәгә керде. Улын идәнгә дә бастырмый, күтәргән уңайга врач кабинетына үтте. 

– Где его карточка? – дип, карточка эзләде врач.

Беренче килгәндә, кабул итеп, чакырып калган врач юк иде шул.

– Ни тый духтыр, – диде белдекле кыланып ана.

– Я – врач! – диде яшь, мөлаем ир, елмаеп.

– Где татар духтыр, харошый?

– Я вам не нравлюсь что-ли, женщина? – дип көлде врач.

Малайны бастырып та, яткырып та карагандай итте ул. Аның кайчан, ничек чирләвен, җентекләп сорады. Ярый шәфкать туташы үзебезнең кеше булып чыкты. Врачның соруларын, Тәскирәнең җавапларын тәрҗемә итеп, аңлатып торды. Бүген алып кала алмыйбыз, урыннар юк, диделәр. Дәфтәр тутырып «история болезни» яздылар.

– Апа, правда, мест нет, мы бы рады вам помочь! – диде врач, кызганган кыяфәт чыгарып.

Кулыңнан килмәгәнне, телең белән сүз бирмә, диләр. Үзләре чакырды, алабыз, дип сүз биргән булдылар. Талымсыз колакка ни әйтсәң дә бара, дигәннәрдер.

– Нигә врачларга күрсәтми озак тоттыгыз, – дип ачуландыгыз бит үзегез, – дип тәкрарлады ана, елап. – Бу ни хәл бу, тагын кире борасыз!

Әмма куян елаганга карап, аучының күңеле йомшармас, дигәннәр. Ярдәм итәргә уенда юк, ахры, табибның. Врачларга үпкәсе зур иде Тәскирәнең – алдадылар. Үпкәләүне ачу белән, утны керосин белән басып булмас, шәфкатьсез елаганны да аямый.

– Үләргә генә калды, үләргә! – дип, улын күтәреп алды да елый-елый ишектән чыгып китте ана.

Алар бик арыган, йончыган иделәр. Шешәләрендә су да юк, ичмасам. Шешәне тоттырып, Тәскирә кызын хастаханәгә кертеп җибәрде.

– Пить хочу диген, кызым, шешәңне күрсәт!

Бераздан кызы тулы шешә күтәреп чыгып та җитте. Бөтенләй өметсез түгелләр икән әле, рәхмәт, су бирделәр, дип уйлап куйды Тәскирә.

Ана улын янә авылга алып кайтып китәргә теләмәде. Нәрсә булса да, алып кайту юк! Белеме булмаса да, баланы кичекмәстән дәваларга кирәген аңлый иде авыл хатыны. Төн чыгу да газапка әйләнде бит аларга. Температурасы да кайчак кырыкка җитә. Бүген дә алмасалар, баласының савыгуын көтәсе дә юк! Улын үлемгә дучар итү була! Шулай уйлады да җәймәсен ишек төбенә салып, улын шунда утыртып куйды ул.

– Ишектән кеше күренүгә кычкырып ела, улым. Ела, улым, ела, яме! Алар ишетерлек итеп: «Мама нет», – дип кычкырып ела. Курыкма, без сине ташлап китәргә җыенмыйбыз. Тик безнең монда икәнне сиздерә күрмә, – диде дә тиз-тиз генә Наиләсе белән арба тартып, бакчаның куе куаклары артына кереп яшеренде. Ишегалды уч төбендәгедәй аермачык булып күренеп тора. Берәрсе чыгар, чыкмый калмас, дип фикер йөртте ана. Баланы кызганырлар, төнгелеккә ишек төбендә калдырмаслар. Врачларның йөрәге таш түгелдер. Бераздан ишектә ак халатлы бер ханым күренде. Малай белән сөйләшеп алдылар. Сүзләре ишетелмәсә дә, улының елаганын шәйләде ана.

– Маладис, улым, – дип шатланып куйды ул.

Наилә генә:

 – Кайчан кайтып китәбез инде, – дип тинтерәтә, йөдәтә башлады.

– Аз гына сабыр ит, кызым. Планнарыбыз барып чыкса, шәп була, – дип Наиләне юатты ул.

Ак халат, ай күрде, кояш алды дигәндәй, югалды. Ул да булмады, ишек төбенә өч-дүрт хатын-кыз чыгып басты. Болар да ак халаттан. Малай янында озак юанмадылар. Наил әнисе өйрәткәнне онытмый, кычкырып елый иде.

Улының: «Мама нет», – дигән сүзләрен аермачык ишеткәндәй булды Тәскирә. Булдыра улым, дип уйлады ул. Менә ишектә Наилне кабул иткән врач белән шәфкать туташы күренде. Врач малай белән сөйләшергә теләде, ахры. Кая ул сүз тыңлау, Наил кычкырып елый иде. «Мама нет» сүзләре дә Тәскирә колагына аермачык килеп иреште. Озак көтәргә туры килмәде, санитарлар чыгып, малайны күтәреп алып кереп киттеләр. Ана белән кыз тиз генә куаклар артыннан чыгып, кача-поса, буш арбаны тартып кайтыр юлга чыкты. Тәскирә тыела алмый елый иде.

– Нигә елыйсың, елама, әни! Сөенергә кирәк, – диде кызы.

– «Мама нет», ди бит ул, балам. Тыйма мине... – диде Тәскирә.

 

"КУ" 6, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: