Доктор Байчурин (хикәянең дәвамы)

ӘСӘРНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Бер, ике, өч... егерме бер... Мин йозаклы палатаны ачып керәм. Малайның күзләре

акайган, рәхәтлек дөньясында тирбәлә. Тагын доза эләктергән, тәгаен «капкан» бит

бу дигән уй мине ток куыргандай итә. Кем алып кергән?! Кем биргән? Кем эше бу?

Кизү табибны таптырам. Таң тишегеннән атасы килгән булган икән. Кабинетка кире

әйләнеп кергәндә, Фәлән Фәләнович кабул итү бүлмәсендә үзе басып тора иде. Ул

миңа авыз ачарга ирек бирмәде: «Улымның шулай газапланганына түзә алмыйм! Сүз

әйтмә!» Мин дәшмим, бары эчтән ачы итеп сүгенәм. Баш табиб булып билгеләнгәч,

«эчтән» генә сүгенергә өйрәндем. Аны берәү дә ишетми, белми, ә мин рәхәтләнеп

күңелне бушатам. Ә менә операция ясаганда җырлавымны, йә берәр көй көйләвемне

бар кеше дә белә, андый дан таралганын үземә дә ишеттерәләр. Операция алдыннан

әүвәл пациенттан нинди көй яратканын сорыйм, йә туганнары аша белешәм дә шуны

көйлим. Андый чакта пациент авыртуны да, вакыт узганын да сизми икән. Кайбер

операцияләр гомуми наркозсыз гына ясала торган иде. Тавышың бар синең, диләр миңа.

Әни кечкенә чакта җырчы булуымны теләгән, әти каршы килде, табиб буласың, диде.

Ул чакта, кем булырга икән дип икеле-микеле уйлар белән йөргәндә, сукыр эчәгем

шартлап, миңа район хастаханәсендә ашыгыч операция ясадылар. Соңыннан хирург:

«Күлмәк белән тугансың икән, малай! Чак исән калдың!» – диде. Чыгып киткәндә,

баш табиб та: «Хирургка рәхмәт әйт! Ул булмаса!..» – диде. Мин шул вакыйгадан

соң табиблыкка укырга дигән ныклы карарга килдем. Яшь чакта язучы да буласым

килә иде, кешеләргә әйтер сүзем күп минем. Тик менә күрәсез, гап-гади бер табиб,

хирург мин хәзер. Кешеләр син гади хирург түгел, синең кулың сихәтле, диләр диюен.

Алла белә, бәлки, шулайдыр. Тик менә хирургтан психотерапевтка әйләнермен дип,

башыма да китереп карамадым. Язмыш синнән сорап тормый икән. Хәерле булсын,

әлегә чаклы барысы да яхшы бара кебек. Иде... Бу хәлгә чаклы. Егерме өч яшьлек

егетне ничекләр итеп теге дөньяга озатырга тиеш инде мин?!

Баланың интеккәнен күреп, атасыннан бигрәк, анасы өзгәләнә икән, дидем. Әти

кеше чарасызлыктан шундый карарга килгән. Әнисе белми, әлбәттә. Сызланмасын

иде инде, бер җире дә авыртмасын үлгәндә, ди. Үзе белми дә калсын ничек китеп

барганын дип гозерләнә.

– Ашыкмыйк, дәвалап карыйк! – дип, мин мең дә беренче мәртәбә үз сүземне

кабатлыйм.

– Булмый! Булмаячак! – ди ата кеше катгый итеп. Баксаң, алар Германиягә дә барып

караганнар икән. Зур акчалар түккән түрә абзый. Булмый, соң, дип кайтарганнар.

Берничә мәртәбә Мәскәүгә дә барганнар, анда да кеше итәселәренә ышандырмаганнар.

Вакытны туктатырга мөмкин түгел шул аны. Кирегә дә җибәреп булмый...

– Мин синнән монда гына түгел, теләсәң, ил күләмендә зур кеше ясыйм! – дип

ялвара ата кеше. Хәер, хәзер үтенүнең әсәре дә юк тавышында. Боера ул. Боерык бирә.

Боерырлыгы да бар. Малай аркасында хатыны да юкка чыгачак, ике кызы белән

утырып калачак абзыең. Аңлыйм мин аның хәлен. Ләкин ул аңламый: мин кешене

үтерүче түгел, дәвалаучы, терелтүче ләбаса!

– Мин сине акчага күмәм! – ди ата кеше. – Ышанмасаң, авансны бүген үк китереп

бирәм!

Акча... Димәк, мин хәзер акчага эшли торган киллер булып чыгам икән! Доктор

Үтәшев түгел, Киллер Үтәшев! Үсә-ә-әәәм!

– «Доктор Байчурин» дип, мине бер язучы дустым атый. Шуннан ябышып калды

инде бу. Хәзер оныгым Марат та яратып, үз итеп «Доктор Байчурин!» дип йөртә

бабасын. Ләкин миңа аның сузып: «Ба-а-ааабай!» дип әйтүе күбрәк ошый. Монысы

күңелне бигрәкләр дә рәхәт чеметеп ала инде.

Оныгыма киләсе атнада унөч тула икән инде. Киявем белән кызым, дөнья кубарып,

малайның туган көнен уздырабыз, дип йөриләр. Булат үзе каршы. Скутер алып

бирсәгез, шул туган көн булыр иде, ди. Әбисе «унөч саны никтер күңелемә ятып

бетми, әйдәгез, Аллаһ ризалыгы һәм улыбызның саулыгы өчен Коръән ашы үткәрик»,

– ди. Шул рәвешле өч төрле фикер, нәкъ әкияттәге кебек «аккош, кысла һәм чуртан»

өчесе өч якка тарта. Минем дә фикерне беләселәре килә. Әлегә мин ныклы сүземне

әйткәнем юк. Хатыным Хәмидә фикере барыбер өстен чыгачак. Ул намаздагы кеше,

аның сүзенә каршы килергә берәү дә җөрьәт итмәячәк. Һәм… дөрес тә әйтә бугай.

Яшүсмергә бу яшьтә Аллаһ фатихасы бик кирәк вакыт. Яшәсен минем Хәмидәм! Өч

кызымның затлы анасы!

Тагын ун елдан яраткан оныгым Булатка егерме өч яшь туласы, Аллаһ боерса.

Доктор кеше, нигәдер соңгы вакытта Аллаһны еш искә төшерә башладың әле, дип,

миңа төрттереп тә алгалыйлар. «Төшерерсең, минем хәлдә калып карагыз әле сез»,

дип уйлыйм эчтән генә.

Наркоман егетнең әнисе килде. Ата кеше аның үзен генә ничек җибәргәндер, дип

уйлап та бетермәдем, ул моны сизгәндәй, миңа: «Белми ул. Качып килдем!» – диде.

Элек (баласы бәлагә тарганчы, мәсәлән) ул бик чибәр булгандыр. Кара тутлы, калын

иренле, зур күзле матур ханым. Хәзер шактый бетәшкән, йөзе сулган, күзләре дымлы

да, моңлы да. «Доктор, үләчәкме ул?» – дип, миңа шул күзләре белән тилмереп тә,

өметләнеп тә карый. Нинди табиб газиз әнкәсенә «әйе» дип баш каксын инде. «Юк!»

– дим ашыгып. Ашыгып әйтәм. Әйе, алдан әйтәм шул – кем белә?! Хәле авыр, исән

калмас инде. «Юк!» – дип кабатлыйм мин тагын һәм бу юлы тавышым каяндыр

күкрәктән чыга. Ул тавышны «ишетеп» үзем дә сискәнеп китәм. «Аның күзе төшеп

йөргән кызы бар идеме?» – дип сорыйм башка ни әйтергә белмәгәннән. «Бар!» – ди

ана кинәт кычкырып диярлек. – Зөһрә исемле!» Аның әлеге сүзләре баш миемне

отыры эшләтеп җибәрә, акыл чүлмәгенә төрле-төрле фикерләр коела, мин аларның

иң саллысын гына сайлап алам да уйга чумам. Авызымны ачып сүз әйтмәкче булам.

Ана мине шундук аңлап ала һәм: «Алып киләм! Монда чакырттырам мин аны!» – ди.

Ашыгып чыгып китә.

Миңа чираттагы операциягә керергә вакыт. Ассистент кыз алдан ук авыруны

«өйрәнеп» куйган, миңа аның нинди җыр яратканын пышылдый. «Җидегән чишмә»

икән «Җидегән чишмә» булсын. Минем яраткан җырларымның берсе. Олы яшьләрдәге

ир-ат ул, бик сызлана. Әле тагын үзенең шартларын да куярлык хәлдә икән: «Миңа

наркоз ясамагыз! Барыбер үләм! Йоклаган килеш китеп барасым килми!» – ди.

«Наркоз ясамыйбыз, борчылма. Үлгәнеңне белеп ятарсың, яме, агай!» – дип

шаяртам. Күрәсең, минем шаяртып әйткән сүзләр аны куркытып җибәрә. Ул: «Ничек

ясамыйсыз!» – дип, киресен сөйли. «Соң... Үзең кушканча эшлибез!» – дим исем

китмәгән кыяфәттә, ассистентка күз кысканны күрми теге. Мин аның ашказаны

өстеннән кисеп җибәрәм. Чишмә кебек кайнар кан бәрә. Кулларым үз эшләрен белә,

берни булмагандай акрын гына җырларга керешәм:

«Җидегән чишмәләрдә җиде улак, җиде улак,

Челтер-челтер ага көмеш су.

Көмеш сулар ага, кошлар сайрый.

Шул чакларда бигрәк,

шул чакларда бигрәк ямансу.»

Бу җырны мин ул дөньяга чыкканчы ук белгәнмендер кебек. Әни дә, әти дә

белгәндер. Җиде – безнең гаилә өчен кадерле сан. Без гаиләдә нәкъ җиде малай

булгангадыр инде. Әни кыз бала көткән, ә без бер-бер артлы дөньяга малай кыяфәтендә

килгәнбез. Әтине сөендереп, әнине көендереп. Хәер, малайлар гына булганга мин

әнинең уфтанганын беркайчан да ишетмәдем.

«Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, йөзек салдым.

Җидегән йолдыз күреп калсын дип,

Җанкай Җанаш күрсен дә куансын

Вәгъдәләрем булып,

вәгъдәләрем булып калсын дип.»

Мин егетнең әнисенә вәгъдә бирдем. Нинди акыл белән әйткәнмендер ул сүзләрне?!

Хәзер ни кылырга белмим. Ичмаса, хастаханә янына ук берәү кран китереп куйган.

Атасына «Малаеңны теге дөньяга җибәрергә ярдәм итәрмен», – дип вәгъдә бирмәдем

бирүен. Ә анасына вәгъдә итеп ташлаганмын. Ашыгычлык белән... каушаудандыр

инде... Кран тырылдый да тырылдый. Хәер, искә төште: тышкы яктан кайбер

урыннарда кирпечләр купкан, эшчеләр шуларны рәтли, тәртип ясый.

Теге бай абзый мин югында урынбасар белән сөйләшеп, бригада китерткән. Бушка

эшләп бирәм, кирәк булса, бөтен больницаңны яңадан сүтеп җыя алам, ди. Ризалык

биргәне өчен урынбасарны эт итеп сүктем, эшчеләрен дә бер куып җибәргән идем

инде, тагын килеп басканнар. Машинадагы кран-күтәргеч, әнә, берсен өченче катка

кадәр менгергән. Пәрдә аша аның шәүләсен күрәм. Нәкъ операция барган вакытта бит,

җитмәсә! Хәер, эшне тәмамладым бит инде. Хастам: «Тәки наркозсыз гына ясадың

бит, ә, доктор!» – ди. Ассистент кызга күз кысам, ә авыруга: «Әйе, болай гына, вактөяк, местный гына!» – дим һәм савыгуын теләп, аны озатырга кушам. Операциясе

уңышлы чыгып, хәле яхшы булса да, реанимациягә салырга дигән карарымны әйтәм;

күзәтү астында ятсын әле берәр тәүлек. Алып киткәндә, хәлсез тавыш белән җырларга

маташа тагы үзе, миңа рәхмәт йөзеннәндер инде: «Җидегә-ә-әәән чишмәләрдә-ә-әәәә...» Җыр шунда өзелә, ә агайның гомере әле озын булачак...

Егетем үтереп «доза» сорый. Бирермен, дидем. Ә үземнең башта башка план

өлгереп килә. Зөһрә атлы чибәркәй килеп җитүгә, минем планны тормышка ашырырга

 керештек. Кыз бик ушлы иде, үзеннән ни таләп ителгәнен шундук аңлап алды. Аны

теге кранның басмасына бастырдык та дүртенче катка күтәрдек. Ул бик матур итеп

киенгән, елмаерга, көләргә куштык. Тәрәзәдә нәкъ канатлы фәрештә кебек сөйгән

кызы пәйда булгач, егетем имәнем китте. Аптырап бер аңа карый, бер миңа. «Глюка

түгел бу! – дим. – Сәлам, диген. Кул болга.»

Кул болгый, аңа каршы кыз матур итеп елмая. Ике бармагын иреннәренә куя да

«үбешү» тәмен аңа таба очырып җибәрә. Монысы да шуны кабатлый. Егетемә җан

керә башлады. Мин кранны алырга куштым. Шәфкать туташлары шул арада кереп,

егеткә тынычландыра торган укол кадап өлгергәннәр иде. Ул йоклап китте.

Уянгач, беренче эш итеп тәрәзәгә бара, бусагага менмәкче була, Зөһрәсен эзли.

Аннары, «теге хәлне «глюка» гына икән, дип уйлаптыр, бик күңелсезләнә, уйга чума,

үз эченә йомыла. Вакыт безнең файдага эшли, мин бер мизгелне дә ычкындырырга

тиеш түгел, һәрбер секунды кадерле. Егеткә «доза» сузам. «Йә чын Зөһрә белән

күрештерәм, йә шушыны аласың. Сайла!» – дим. Ул минем кулымны читкә этәрә.

Пышылдап кына: «Глюка» булдымы ул?» – ди.

Телефон шалтырый. Кабул итү бүлмәсеннән. Анда мине егетнең атасы белән анасы

көтеп тора икән. Сәркатип кызга аларны бүлмәгә кертеп утыртырга кушам.

Кабинет ишеге бераз ачык калган. Анда ата белән ананың сөйләшкәнен ишетәм.

Хатын: «Син генә гаепле! Байыйм, имеш. Байыйм да барысын да сатып алам! Иң зур

түрә булам! Ул наркотикларыңны өйдә качырып саклап, үзәгемә үттең. Өйдә яшүсмер

улың барын онытып! Син генә гаепле! Менә хәзер сатып ал инде! Малай сатып ал нәкъ

шундый! Нәкъ минем улым кебекне! Белеп тор, кызлар белән ялгызың гына утырып

калачаксың! Мин бу хәлгә түзеп тора алмыйм!» Ата кеше аны тынычландырмакчы

була, ахрысы: «Бар да әйбәт булачак, акыллым! Түз инде, түз бераз!» Ләкин хатын

тынычлана алмый: «Баланың шулай газапланганын күрә торып түзәргәме? Эшлә

берәр нәрсә! Азаплана бит! Тилмерә, интегә бит йөрәк парәм! Син имансыз, син кеше

түгел, син иблис! Ул наркоталарыңны, бандит дусларыңны полициягә барып әйтәм!

Бүген үк! Белеп тор!»

Мин бүлмәгә кермим, лифт белән реанимация катына күтәреләм. «Җидегән...»не

көйләп, операция ясаган хастамның хәле яхшыра. Шаярта да башлаган, җырың наркоз

кебек тәэсир итте, ди.

Кабул итү бүлмәсенә кире әйләнеп килгәндә, бүлмәмдә һаман шул тавышлар.

Тыңлап тору яхшы гамәл булмаса да, колакны томалап куеп булмый. «Нигә монда

кадәр, Казанга хәтле алып килдең аны? Үзебездә синең сүзең яхшырак үтә бит?» – дип

тинтерәтә хатын ирен. «Үзебездә бу турыда белдерергә ярамаганын чамаламыйсың

что ли?! Мин сезнең өчен тырышам бит!» – ди аңа каршы ире. «Бик тырыштың инде!

Булдырдың!» – монысы хатыны тавышы. «Ник килдең монда балаларны калдырып?

Мин сиңа өйдә генә көтәргә куштым!» «Радик минем өчен бала түгел мәллә?»

Бер, ике, өч... Егерме өч. Егерме өч яшьтә синең өчен мең чакрым ара үтеп,

хастаханәгә килүче сөйгән кызың булу яхшы инде ул, дип уйлый идем. Баксаң, ата

кеше Зөһрәгә зур акчалар тәкъдим иткәнен ишеттем. Ничектер күңелсез булып китте.

Мин һәрчак үземнең оныкларымны уйлыйм: дөнья гел акчага корылып бара. Әшнәлек,

туган-тумача һәм акча. Намус, әхлак... мәхәббәт. Мине җәмгыятьтә мәхәббәтнең арткы

планга күчүе ныграк борчый бугай. Мәхәббәт ул егет белән кызның кочаклашып

үбешүе генә түгел, ул – бөек төшенчә. Әти-әнигә, балаларга, хатынга карата булган

мәхәббәт. Ватан, Илгә карата булган мәхәббәт ни хәлдә? Белмим анысын, мин гап-гади

табиб, мин сигез оныгымның яраткан бабасы... Мәхәббәт турында хәзер китапларда

гына язалар бугай инде. Һәм бездән китеп барган Ватан турында да... Мәхәббәт,

сөю... Кеше шуны шашынып укый. Чөнки һәркемнең тормышта булмаганны «татып»

карыйсы килә торгандыр инде... Болай уйлап, мин ялгышамдыр, бәлки? Ялгышсам

гына ярар иде, Ярабби! Ә менә бит әле! Аллаһка карата мәхәббәт!.. Анысын акчага да

сатып алып булмый. Монысы кан тамырлары буйлап ага... Пенсия яше җиткәч, намазга

утырган хатынымны күз алдына китерәм. Шуның аркасында аның йөзендә кыз чакта,

чибәр, матур вакытларында булган иман нуры сакланып калды... Яраттыра, һәркемне

гашыйк итә торган нур... Ходай безне шул нурдан аермасын! Аны бернинди алтынга

да алыштырып булмый!.. Җан тынычлыгын да алыштырып булмый...

Бер, ике, өч... җиде. Хастаханәдә ыгы-зыгы башланды. Мин тавыш килгән якка

атылдым. «Бикле палатада яткан Радикка берәр хәл булгандыр, йә үлгәндер егетем?»

– дигән уй баш миен яндырып алды. Үзебездәге бер түрәдән шалтырату булмаса, мин

андый авыруны кабул итәргә тиеш идемме соң? Әүвәл аның наркоман икәнен әйтмәде

бит атасы?! Юлламасы буенча безнең психотерапия пациенты иде ул. Мин каты итеп баш

бармак белән кабыргага төрттем. Авырттырырлык итеп. Үзең турында уйлама, Үтәшев!

Үзем хакында да уйлыйсы булган икән шул: егетем тәрәзәдән сикергән! Шунысы

табышмак: ул беркайда да юк! Тәрәзә турысындагы асфальтта кан җыелып тора. Ә

Радик кайда?! Аның мәете, үле гәүдәсе кайда соң?!

Урамны, ишегалдындагы кедр агачлары паркын бер кат әйләнгәч, бүлек мөдире

белән янә палатага керәбез. Тәрәзә тышкы яктан да бикле иде, кемдер ачкан, димәк.

Мин, бусагага сузылып, аска карыйм: инде әле генә күргән кан таплары да юк –

сукырайдым, ахры!.. Мине инсульт бәрде бугай, гәүдәне сизәм, ә аяк-кулларны юк.

Үзем һаман бусага аша тышка үрмәлим икән. Ниндидер дулкын мине дүртенче каттан

урамга алып атты.

 

Ахырын сайтыбызда иртәгә укыгыз.

 

"КУ" 8, 2019

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: