Доктор Байчурин (хикәянең ахыры)

ӘСӘРНЕҢ БАШЫ МОНДА.

Соңгы сүз алдыннан

Теге чакта тәрәзә астындагы асфальтта утын әрдәнәсе кебек итеп җылыткыч

сүсләре өелгән иде. Ремонт ясаучы эшчеләрдән калган. Мин шул «әрдәнәгә» туры

килдем. Кабырга да сынмады хәтта!

Хәзер баш табиб булып эшләмим инде. Элеккеге ментлар булмаган кебек, элекке

табиблар да булмый. Әлеге һөнәрең гомергә. Табиб булып эшләвемне дәвам итәм.

Йөрәктә дәрт, беләктә көч күп, дигәндәй, һәр яшьнең үз матурлыгы бар – мин нәкъ

менә шундый матур яшьтә. Йөрәк унсигездә булгач, ни кыласың инде, дим Хәмидәгә

дә. Мин дә унсигездә, ди хатыным. Аннары «унсигездәге» әбием намаз укырга әзерләнә

башлый.

Ә мин һаман да «доктор Байчурин».

Оныгым: «Доктор Байчурин! Зур үскәч, минем дә табиб буласым килә», – ди. Мин,

Үтәшев, аңа шундук җавап бирмим. Чөнки һаман башка дөньяда яшим генә түгел,

«йөзәм» кебек әлегә. Күптән түгел генә Радик белән Зөһрә килеп киттеләр. Теге чакта

хастаханәдән Радикны шушы кыз урлаган икән инде. Кран басмасына утырып менгән

дә... Өйләнешергә җыеналар. Икесе дә бәхетле. Аларны күргәч, мин икеләтә бәхетле.

Оныгымның соравына каршы эчтән генә: «Бәхетле кеше булып яшисең килсә,

булырсың, улым!» – дип җавап бирәм.

Соңгы сүз

Аллага шөкер, Әнием... фани дөньядан үз үлеме белән китеп барды. Мин ясаган

операция бик уңышлы булды. Әти дә вафат инде. Эчем пошкан саен мин аларның

каберләренә барам. Шуның өчен махсус рәвештә догалар өйрәндем. Укыйм. Быел

беренче мәртәбә бөтен шартын китереп ураза тоттым. Аллаһ кабул итсен!

Радиодан җыр ишетелә:

«Сез каласыз инде, без китәбез

Без китәбез ерак, без китәбез ерак илләргә.

Сез каласыз инде, без китәбез..».

Китсәк тә... безнең буынның миһербанлыгы, кешелеклелеге калсын иде яшьләргә,

балаларыма, оныкларыма калсын иде дип уйлыйм.

 

"КУ" 8, 2019

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: