Диагноз (повестьның ахыры)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Вакытында гаиләсен фатир белән тәэмин итә алмавын Камил дә авыр кичерде.

Дөрес, хәзер эшләре җайланды, тик балалар да өчәү бит, аларның киләчәген ул

кайгыртмый, кем кайгыртсын? Ул һәр өчесенә дә әкренләп йорт салырга план

корып, җир участоклары алды. Нигезен озакка чыдарлык итеп кечерәк кенә

йорт салып, алга таба әкренләп киңәйтергә иде нияте. Үзләренә ошаса, балалар

югалып калмас. Башлап кына җибәрергә кирәк, аннан китә ул. Кассадагы акча

юкка чыга, ә җир буыннан буынга тапшырырга ярый торган, бәясе юкка чыкмый

торган мөлкәт. Үзенең төзелеш фирмасы да аякка басты, балаларына эш урыны да

бар дигән сүз. Лилия дә ким-хур булмас, аңа да шөгыль табылыр. Хатынын да ял

күрмичә эшләүдән азат итә алды. Кызының диагнозын юкка чыгарырга йөрүенә

ул көлемсерәп кенә карый. Әйдә, шөгыле булсын шунда, адәм баласына бер борчу

кирәк, булмаса барыбер таба ул. Хәзер типсә тимер өзәрдәй сәламәт кешеләр дә

дәүләткә бил бөгәргә ашкынып тормый. Яраткан төпчек кызы исән генә булсын!

Кызына шөгыль таба ул. Хәзер дизайнерлар бик кирәк. Аның кулы бизәргәбуярга, рәсем ясарга ятып тора. Дөнья көне-сәгате белән үзгәреп тора. Әнә бит,

бөтенләй йөри алмаган кешеләр дә файдалы хезмәт башкара алсыннар, кеше

арасына чыга алсыннар өчен урамнарга да, йортларга да пандуслар куялар,

эш урыннары булдыралар.

* * *

Иң авыр җәрәхәтне якыннарың ясый. Чөнки алар иң йомшак җиреңнең

кайда икәнен белә. Инде элекке гариплегенең эзе дә булмавына карамастан

аның кушаматы Бака да булды, «Ярымфабрикат» дигәне дә ябышып калды.

Дөрес, алар бу кушаматны кеше алдында әйтмиләр. Хәтта аның үзләренең

сеңлесе булуын да белдерәсе килмичә, урамда чагында аны күрмәмешкә

салышып үтәләр. Лилия аларга үпкәли алмый – көзгегә дә карарга яратмаган

башың белән ничек инде үз туганнарыңа үпкәләп торасың?

Шуңа да карамастан, Лилия шыксыз үрдәк бәбкәсеннән гүзәл аккошка әверелгән

кебек, берзаман абыйсы белән апасыннан чибәррәк булып өлгерә башлады.

Лилиянең башкалардан аерылырга тырышмыйча, күзгә-башка

чалынмыйчарак яшәү гадәте барыбер калды. Бу аның үз-үзен тотышында да,

киемнәрендә дә чагылды.

Гаилә бюджеты тигез бүленә башлагач, Динар белән Мәдинә сеңелләренә

карашларын үзгәрттеләр. Туганнар арасында вакытлыча татулык урнашты.

Тик аңа нәрсәгә генә тотынса да, җиңел генә башкарып чыгу, җиңел генә

үзләштерү сәләте бирелгән иде, ул артык көч түкмичә генә бөтен фәннәрдән

дә бишкә укып, иң алдынгы укучылар рәтендә йөрде.

Ел саен мәктәпкә килгән медицина тикшерүе вакытында шундый диагнозлы

баланың укуын белгәч, башта җитәкчеләргә шелтә биреп, мөмкинлекләре

чикләнгән балалар янына укырга җибәрергә киңәш бирсәләр дә, аның

билгеләрен күргәч тел шартлаталар һәм:

– Бөекләрнең күбесендә психик тайпылыш булганын белә идек, тик бу

бала барысыннан да уздырып җибәрә, – диделәр. Ә инде баланың үзен күреп

сөйләшкәч, хәлнең нидә икәнен аңласалар да, абруйлы медкомиссия карарын

үзгәртергә барыбер хәлләреннән килми – чөнки бу диагноздан сәламәтләнгән

бер генә очрак та юк. Шул килеш калдыралар да китеп баралар. Нигә әле

аларга кемнеңдер хатасы өченме, әллә шулай махсус эшләнгән эш өченме баш

катырырга? Үзләрендә юкмыни андый хаталар? Кул кулны юа, ике кул битне

юа дигәндәй, башлап кына җибәр, дәвам итүчесе табыла аның, үзеңнең кая

барып төшкәнеңне белми дә калырсың...

Анысы шулай да, мөмкинлекләре чикләнгәннәр җәмгыяте дә бар бит әле.

Алар да сәламәт яшәү рәвеше җәелдереп җибәрделәр. Нәтиҗәле генә эшлиләр

дә. Аларның да әйбәт нәтиҗәләргә ирешәсе, ирешкәннәре белән мактанасы

килә. Шуңа күрә алар вакыт-вакыт үзләренең барлыгын искә төшереп торалар

һәм үткәргән чараларына кызны тартырга тырышалар. Бөтенләй баш тартып

та булмый, кыз тегендә дә, монда да, һәм беркайда да түгел саналмасын

өчен, вакыт-вакыт һәр ике якның – үзе укыган мәктәбенең һәм үзе теркәлгән

җәмгыять чараларында катнашырга туры килә.

Кайчандыр үзенең бер көтүгә дә иярә алмыйча кагылып йөргән кош кебек

чакларын онытмый ул. Тик уңышлары белән масаймый да, мин кем, дип күзгә

бәрелеп тә торырга тырышмый, күләгәдәрәк каласы килә. Тик аны кирәк

чагында барыбер күрәләр.

Ул әле үзенә куелган диагнозның асылын аңламый, гомумән, аңа барыбер.

Хәзер аңа берәү дә бармагы белән төртеп күрсәтми, аның белән аралашудан

курыкмый. Тик ул үзенең хисләрен башкалар кебек шау-шулы уеннарда коймый,

балачагында сөйкемсез сөяк булып йөрүеннән кимсенү аның хәзерге аралашуына

аяк чалып тора, чөнки ул үзенең барыбер башкаларга тамчы да охшамаган булуын

күңеле белән сизенә. Кыяфәте түгел, күңеле аерыла аның.

Бу аерымлыкны башкаларга белгертмәскә тырышкан саен күзгә ныграк

ташлана. Әгәр ул дәрестә вакыт-вакыт шуграк балаларга ияреп, укытучыга

комачаулап утырса, үзенә игътибар таләп итеп шуклык, берәр хилафлык

эшләсә, төркемнән аерылып та тормас иде.

Укытучылар үзләре дә вакыт-вакыт аптырашта калалар иде. Ата-аналар

җыелышына килгән һәркемнең үз баласы турында мактау сүзләре ишетәсе килә,

һич югы начарлар белән бергә телгә алмасыннар. Ә Лилияне башкаларга үрнәк

итеп тә алып булмый, ничек инде шундый диагнозлы бала үрнәк була алсын?

Артык мактап җибәрсәң – дус бар, дошман бар, дигәндәй, әллә кайларга жалу

биреп, тикшерү өстенә тикшерү китертүләре бар. Укытучыны тикшерүчеләр

болай да җитәрлек, ул тикшерүләр бугазга кадалган сөяк кебек. Кирәкми артыгы,

булганы да җиткән. Шуның өстенә теләсә нинди бәйге, теләсә кайсы олимпиадага

кызны катнаштырсаң, РОНОга җибәрелгән эш планындагы пунктның артыгы

белән үтәлүенә шикләнмәскә була. Аларның гаиләне борчыган хәл белән баш

катырырга вакытлары юк, аларның эше – дәрес программасы буенча белем

бирү. Ә һәр бала язмышы өчен ата-ана үзе җаваплы. Ул җаваплылыкны үти

алмый икән, дәүләт үз карамагына ала. Тик дәүләт булып дәүләт үзе дә шактый

мәсьәләләрне объектив хәл итеп бетерә алмаганны, кая инде ул гади кешегә...

Кыз бүтәннәргә комачау итмичә, үзенең эчке дөньясына беркемне дә

кертмичә яшәвен дәвам итте. Моңынчы бар көч аның тумыштан зәгыйфьлеген

төзәтер өчен китте бит, рухи дөнья арткы планда кала килде.

Кыз үзенең уй-фикерләрен теркәр өчен башкалар кебек көндәлегенә җыр-шигырь

текстлары язмый,чөнки анда язасың икән, икенче көнне үк башкалар беләчәк. Үртәү,

үчекләү китәчәк. Сыйныфларында андый очраклар булды инде. Шуңа ул нәрсәгә

булса да күңеле тулса, йә сөенсә, хисләрен альбом битләренә төшерә. Озак уйлап

та утырмый ул, кәгазьгә карандашы белән җиңелчә генә сызыклар сызгандай итә

дә, бераздан күз явы алырлык сурәтләр хасил була.

Хәзер апасы бүтәннәргә тиешле мактау сүзләренең үзенә түгел, Лилиягә атап

әйтелгәне белән килешәсе килмәде. Бәйләнерлек тә, яратмаслык та сәбәп юк

иде югыйсә. Киемнәрнең дә матуррагы, яңасын ул кия бит. Тик бу киемнәрне

алганда, аның түгел, Лилиянең дә киясен уйлап, аның өчен матуррак булсын дип

алалар шикелле тоела башлады. Шуңа күрә үзе киеп ялыккач, яисә үзенә ярамый

башлагач, киеменә нинди дә булса хилафлык эшләп ташларга да күп сорамый.

Ул хәзер сеңлесенең кешегә күрсәтмәслек чакларын сагына башлады. Шулай

булса, күргән кеше иң беренче Лилиягә түгел, аңа ныграк игътибар итәр иде бит...

* * *

Мәктәпне тәмамлар алдыннан укытучылар кыен хәлгә калды. Бөтен фәннәрдән

дә бишлегә укыган, олимпиадаларда җиңеп килгән кызга нинди аттестат бирергә?

Җитмәсә, РОНОның кимендә бер баланы булса да, алтын медальгә тәкъдим итәргә

дигән «негласный» күрсәтмәсе бар. Яхшы укучы балалар күп-күбен, тик бердәм

дәүләт имтиханнары кертелгәч, элекке кебек алдан берни дә эшли алмыйсың шул.

Тартуын тартырга да була анысы, соңыннан адәм көлкесенә калмам, дип ничек

ышанып әйтәсең? Укырга кергәч, беренче имтиханнарда ук төшеп калсалар? Каян

уйлап чыгардылар шул БДИ дигән куркыныч нәмәстәне? Бөтен җирдә видео, бер

бөртек чәчеңне дә яшерә алмыйсың. Балалар бит болай да «имтихан» сүзеннән

үк куркып кала, белгәнен дә, каушап, җавап бирә алмавы бар.

Бу Лилиягә кагылмас та анысы. Ул ничә олимпиадада катнашып, ничә

җиңү яулаган, мәктәпнең данын күтәргән бала. Тик аңа ярармы соң? Болай

да гадәти балалар арасында укырга ярамый торган диагнозы белән унбер ел

укуы законга сыя торган нәрсә түгел. Бу очракта сыюын сыйдырдылар анысы,

сәламәт мөһере сугылган, акылга сайрак балалар да җитәрлек мәктәптә. Тик

аларның андый коточкыч диагнозы юк! Аларга укытучылар белемне җитәрлек

дәрәҗәдә бирмәгән, йә ата-анасы тырышмаган, йә үзләре ялкау дип сәбәп

табарга була. Сәламәт балаларга бирмичә, аңа бирсәләр медальне – нәрсә була

инде? Йә белем бирү системасына, йә медицина өлкәсенә үзгәреш кертергә

димәсләрме?

Дөрес, һәр ике өлкәнең дә куркыр җире юк: дәвалап булмастай генетик авыруга

дучар булган бала барысыннан да сәләтлерәк, башлырак булып терелгән. Тик

мондый очракның әлегә дөньяда булганы юк! Медицина алга китте дип, аңа сылтап

та калдырыр идең... Тик ул чагында күпме тикшерү, күпме баш ватасы, күпме

тәҗрибә үткәрәсе була. Алар сиңа кирәк нәтиҗә ясыймы әле, анысы да бар бит.

Укытучылар коллективы куркып калса да, мәктәп директоры совет чорында

хезмәт юлын башлаган, комсомол сафларында чыныгу алган, партия сафында

төрлесен күргән, коммунистлар партиясе беткәч тә, коммунист булуыннан

туктамаган Минзәт Ришатович ике уйларга урын калдырмады.

– Безнең эш – белем бирү. Беребез дә авырмый тормыйбыз, аңа карап,

эш туктамый. Медальне дә кем лаеклы – шуңа бирәбез. Монда мин Лилия

Кантаровадан башка лаек беркемне дә күрмим. Димәк, бала бүгенге тормышка

яраклашсын өчен әти-әнисе күп тырышкан. Мәктәп коллективы белән берлектә,

әлбәттә. Институтка кергәндә дә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән

сәламәтләре арасында чикләүләр бетерелде. Монда гайре табигый бернәрсә дә юк.

Директорның бик сирәк очракта гына коллективка каршы чыга торган гадәте

бар иде. Шуңа аның белән бәхәсләшмәделәр. Бары тик:

– Андый-мондый аңлашылмаучылык чыкса, җавабын сезгә бирәсе, –

диештеләр.

– Минем өчен борчылмагыз. Болай да пенсиягә чыккач, әллә нихәтле

эшләдем инде. Яңа шөгыль табармын.

* * *

Шулай итеп, кыз теләсә кайсы югары уку йортына керергә хокук бирә

торган балл җыеп, алтын медаль алып, мәктәбе белән хушлашты. Ул үзенең

кем буласын берничә ел алдан ук хәл итеп куйган, шуның өчен тырышты да

бит инде. Аны институтның музыка бүлегенә дә, рәссамнар әзерли торган уку

йортына да берсүзсез алабыз дип, чакырып торалар иде. Тик кызның фәкать

табибә буласы килде.

* * *

Ходайның рәхмәте, Лилияне медка берсүзсез алдылар. Бөтен фәннәрдән

дә югары балл җыйган кызның акылында хилафлык бар дигән уй

комиссиядәгеләрнең башына да кермәде.

– Хастаханәдә үскән кыз бит, башка һөнәрне сайласа, гаҗәп булыр иде, –

диештеләр.

Дөрес, арада кызга үзләре куйган диагнозыннан шикләнүчеләр дә бар иде.

Үзе үк шактый сумманы кесәсенә шудырган судмедэкспертиза җитәкчесе дә

– комиссия әгъзасы. Кызның киләчәгеннән битәр аны үз язмышы борчый иде.

– Хәзер бит элеккеге шикелле сәламәт дип, кул куеп кына булмый. Җиде

ата-бабаңны да казып чыгарырлар. Әнә Наполеонның да нәсел чылбырын сүтеп

маташалар хәзер генетиклар. Гарәбстанда бөтенесе дә Мөхәммәт пәйгамбәр

белән туган... Җылы урынга утырырга теләүчеләр аз дип беләсезмени, сезне

кузгатып? Балыкның койрыгыннан тотынсаң, башын ашамый калмыйлар

инде... Диагнозы бит... Ничә мөһер сугып расланган...

Ректор курка торганнардан түгел иде.

– Елыйсы килгән бала әтисенең сакалы белән уйный. Монда – бөтен дөньяга

сенсация тудырырлык ачышыбыз күз алдында. Болай да безнең кулдан тартып

алырга гына торалар. Тарихта күренмәгән хәл бит шундый диагноз белән

туган баланың барысын да уздырып югары балл җыюы. Хәзер сәламәт туган

балаларның яши-яши башы тиешенчә эшли алмый башлавы белән килештек

инде, ә менә киресе булган очракларга ияләшә алмыйбыз һаман. Ә ияләшергә

вакыт! Тиккә генә дәүләт башындагылар сәламәтлеккә туймаган, теге яки бу

сәбәпләр аркасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәмгыятебезгә

файда китерердәй шәхесләр итәр өчен төрле чаралар җәелдермәгәндер бит.

Ректор бик акыллы фикер йөртте – беренче яртыеллык нәтиҗәләрен көтәргә,

дигән нәтиҗә чыгарды. Чөнки безнең илдә барыбыз да тигез – чирлеләр дә,

сәламәтләр дә. Нинди авыруларны медицинага якын китермәскә, дигән мөһер

сугылган күрсәтмәнең иң каты режимнар вакытында да булганы юк. Киресенчә,

халык дипломлы табиблардан туеп, медицинадан ерак торган, кеше организмы

турында хәбәрдар булмаган, медицина күзлегеннән караганда, акылга җиңел

шарлатаннар янына барып, гомерләрен озайтмакчы була.

Шулай булгач, бу кызның беренче сират күперен үтеп, тиешле белем алып

чыга калса, менә дигән табиб була алуына ректорның шиге юк иде. Чөнки ул

чирнең нәрсә икәнен укып кына түгел, үз практикасыннан чыгып та белә иде.

Кызның язмышы шулай хәл ителде.

* * *

Беренче яртыеллыкның имтиханнарын студентларның күбесе кабат-кабат

бирде, бирә алмыйча түләүлегә күчүчеләр дә, китүчеләр дә булды. Түләүле уку

елына ярты миллионга якын акча кирәк булгач, анда гади кеше баласы укый

алмый иде, имтиханнарны җиңә алучылар да – үз көченә генә таянган гади

кеше балалары иде. Ә түләүле бүлеккә калганнары ата-анасының акчасына

аркаланып кергәннәр, акча кадерен дә, аны эшләп алуның тәмен дә белмиләр,

алар кеше сәламәтлеген түгел, үз кесәләрен генә кайгырталар – укып бетергәч,

ата-аналары ачкан шәхси хастаханәләрдә җитәкчелек итеп, әнә шул тырышып

укыган базык гәүдәле белгечләрне җыеп, үз кесәләренә акча көрәп алыр

көннәре турында хыялланудан башка берни дә уйламаган, дөрес диагноз куя

белмәстәй яшьләр иде.

* * *

Беренче курс кызлары моргта, кешенең анатомиясен өйрәнгәндә үк

һуштан язалар иде. Ә Лилия үзен үлеләр арасында бик уңайлы хис итте. Моңа

гаҗәпләнгән курсташларына ул:

– Мин тере кешеләрдән куркам, үлгәннәрдән түгел. Алар берәүгә дә зыян

салмый, – дип җавап кайтарды.

Чынлап та, кыз һаман да үзенә күбрәк игътибар итә башласалар, куркынып

китә иде. Бу курку үзен белә башлаганнан калган, балаларның аны күргәч,

елап, әниләре тизрәк алып китсен өчен кулларыннан, күлмәк итәкләреннән

тарткалаудан калган. Хәзер ул таныш түгел кешеләрнең дә үзенә сокланып

карауларыннан шүрләп кала һәм күзгә ташланып, аерылып тормаслык итеп

киенә, үзен дә шулай тота. Хәтта практика үткәндә авыруларның аны аеруча якын

итеп, кызым йә сеңлем, дип эндәшүләре дә аны сагайта... Хаклы түгеллеген дә

белә, тик ахырынача үзенең элекке шыксыз үрдәк бәбкәсе түгел, ә гүзәл аккош

кебек булуына һаман да ияләшеп кенә бетә алмый.

Ә гүзәллекне күпме генә яшерсәң дә, ул кояш нуры кебек, аны берничек

тә бикләп булмый шул.

* * *

Лилия үзенең авыру тарихы белән кызыксынып, архивны актарганда, нинди

диагноз куюларын белгәч, күзләре түгәрәкләнде. Башта ул мин түгелдер, башка

кешенең авыру тарихын актарамдыр, дип уйлаган иде. Шундый фамилияне

кат-кат эзләгәннән соң гына, сүзнең үзе турында барганын аңлады.

Кыз уйга калды. Моңарчы бу диагноз аңа бернинди тә комачаулык

тудырмаган иде. Тик ул элеккеге гарип бала түгел бит. Аның сәламәт

кешеләр кебек яшәргә хакы бар. Ә бу диагноз – аның барлык өметләрен

дә сызып ташлый. Дөрес, заманалар үзгәрде, элек дәвалап булмый торган

авыруларны да терелтеп аякка бастыралар. Аның белән дә шундый очрак

түгелме? Ияген, аңкавын, уртларын кешенеке кебек итәр өчен тәнен

кискәләп, ничә тапкыр сөяген, итен тураклап ябыштырдылар. Бүгенге

халәтенә килер өчен күпме газаплар кичергәнен ул үзе генә белә. Башка

кеше булса, аларны мәңге дә искә төшермәс өчен ул хастаханәләрне ачып

керү түгел, әллә каян урап үтәр иде. Ә ул һаман үткәненнән аерыла алмый,

чирлеләргә ярдәм итәргә хыяллана. Бу кеше ышана торган хәлмени? Шулай

булгач куелган диагноз да чынмы?

Кыз кем беләндер киңәшергә кирәк, дип уйланып калды. Үзен дәвалаган

табибларны каян табасың? Мондагылар Мәскәүгә җибәрделәр, андагы

табибларны хәтерләми дә инде ул. Ярым эт, бүре кыяфәтендәге кызны кемнәргә

генә күрсәтмәделәр. Аның кебекләр бер ул гына түгел иде түгелен, кемне генә

хәтерләп бетерсеннәр андагы табиблар да... Бер урын бушаса, ун кеше көтеп

тора бит. Тормыш яхшырган саен мондый күренешләр күбәя бара. Чернобыль,

Чиләбе якларында андый гариплекләр конвейерга салынган...

Тукта әле, ник башын катырып тора соң ул? Диагнозың туры килми дип,

укуыннан чыгара алмыйлар бит аны. Укуын да – ярата, имтиханнарын да

тапшырыр, тәмамлап та чыгар. Ул монысына һич шикләнми. Баш кына исән

булсын! Аның башы бернинди диагнозы булмаган түрә балаларыннан да

шәбрәк эшли. Ул үзен кызыксындырган теманы шунда ук хәтерендә калдыра.

Имтиханнарын яхшы биргәч, беркем дә аңа бәйләнми! Бернигә карамыйча,

бөтен көчне укуга бирергә кирәк. Мондый диагнозлы кешегә укырга, акылын

үстерегә ярамый дип, беркайда да язылмаган. Бәлки, чынлап та ул шундый

диагноз белән тугандыр?!

Кыз үзенең туган көненнән алып, бүгенгә хәтле медкартасын актарды.

Тик анда акылында кимчелек бар дигән сүзне тапмады. Тумыштан килгән

диагнозына бу сүз соңрак өстәлгән. Бит өлешен, тәнен ничә тапкыр

тураклаганнары бар. Күзенә дә төзәтмә керткәннәр икән! Бусын хәтерләми

инде, ике яшь кенә булган әле аңарга. Тумыштан катаракта диелгән. Күз

гөмбәзендә кимчелек... Бу авырулар картларда да була бит! Балаларда да

булгалый микәнни?

Шулай да ул диагнозның килеп чыгуын әнисеннән сорарга булды.

– Әйе, туганда сине берәү дә камил акыллы булыр дип уйламаган иде.

Миңа сине башта күрсәтмәделәр дә әле. Үлә бу, кеше булырлык түгел,

диделәр. Кулыңда үлсә, авырга туры килер, монда гына калдыр, – диделәр.

– Ничек үз кулларым белән сине үләргә калдырыйм? Дөрес, сине алырга

теләүче бар иде. Риза булам, дигән гөнаһым да булды, Ходай үзе ярлыкасын

инде. Кем белгән аның нинди максат белән йөргәнен? Соңыннан гына

башыма килде бусы...

– Табиблар ялгышканмы яшәмәс дип?

– Юк. Имә алмагач, үләсе идең. Кем сине авызыңа тамчылап салып йә зонд

белән ашатып утырган булыр иде... Ул чагында синең кебек балаларны саклап

калу өчен шартлары да юк иде бит әле. Хәзер генә ул... И, безнең синең белән

күргәннәребез...

– Бу диагноздан котыласы иде, әни.

– Ул диагноз кәгазьдә генә бит! Кем тикшереп тора аны? Юк белән башыңны

катырма. Тыныч кына укы. Унсигез яшь тулды, группаң бетте. Әтиең әнә синең

исемгә медицина үзәге ачам дип план кора. Укуыңнан башка берни турында

уйлама.

Тик диагноз барыбер кызның эчен пошырды. Ул җай чыккан саен бу турыда

әтисенең дә исенә төшерде. Ә ул исә:

– Торсын шунда диагнозың саклык кассасындагы акча кебегрәк. Кирәк

булып куюы бар. Бик кирәксә, хәзер юкка чыгарырбыз. Акча, дуслар барысын

да хәл итә, – дип тынычландырды.

Тик вакыйга бөтенләй көтелмәгән якка борылыш ясады.

Беркөнне зур юл фаҗигасе булып, анда һәлакәткә очраган кешеләрне

моргка китерделәр. Студент кызлар патологоанатом җитәкчелегендә генә кеше

органнарын өйрәнәләр иде, бу юлы ул аларга үзләренә ярырга кушты. Кызлар

куркып, бер-берсенә карашты. Ә теге аларны үртәгәндәй, пычагын сузды.

– Йә, кайсыгыз йөрәклерәк? – диде.

Кызлар ярдәм ит дигәндәй, Лилиягә төбәлделәр.

Мондый чакта аларга булышуы беренче генә түгел иде Лилиянең.

– И сез, куркаклар... Үлгән кешедән куркалармыни? – дип, япма астыннан

чыгып торган аякка кагылды.

– Аягы җылы бит! Тере кешене ярырга җыенганбыз! – диде ул, коты очып.

– Молодец. Болай булгач, синнән менә дигән хирург чыгачак. Тик аның

башы ярылган шул. Аңа хәзер берни дә ярдәм итә алмый. Без хәзер аның

сәламәт органнарын алу процедурасын башларбыз. Органнарга күпме кеше

чират торганын беләсез бит... – диде патологоанатом. Хәзер монда махсус

бригада эшләячәк. Син ассистент булырсың. Ә сез... – диде ул студентларга

карап, – ияләшә торыгыз...

Һәм мәетнең йөзен ачты. Кыз аңын югалтып егылды. Катафалкта Лилиянең

әтисе ята иде.

* * *

Лилия бер атнадан соң гына аңына килде. Табиблар аның гомерен саклап

калыр өчен барысын да эшләделәр. Тик сабый чагында ук операция кичергән

күзенең күрү сәләте начараеп калды.Тагын шундый тетрәнүләр кичерсә,

сукыраюы да мөмкин икән. Ә бу инде теге диагноз гына түгел...

– Әтиең күпме кешегә донор булды, аның аркасында алар исән калды, шулай

булгач, үлгән дип әйтеп буламыни, – дип юаталар аны әҗәл тырнагыннан

тартып алган табиблар.

Лилия хәзер инвалидлар җәмгыятенә йөри. Элекке диагноз янына яңасы

өстәлде. Пенсиясе вакытында килеп тора. Яшәргә була... Әтисе әйтмешли,

акчаның исе юк...Үзе инде бер дә тик торырга яратмый. Төрле бәйгеләрне

оештырырга ярдәм итә, үзе дә катнаша. Ияләшкән урыны бит инде ул аның.

Картиналарын, бер кеше килешү төзеп, чит илләргә сату белән шөгыльләнергә

теләгән иде. Клиентларны кызыктырырдай биографияне дә уйлап чыгарасы

түгел. Тик аңа опекун итеп билгеләнгән абыйсы ризалык бирмәде. Бу эш белән

үзе шөгыльләнергә нияте дә юк түгел...

Ак халатлы шәфкать ияләре, шушы кыска гомерендә алар белән бәйле,

хәтерендә калган төрле мизгелләр өр-яңадан җанланып, картиналарына күчә.

Бу шөгыле аңа яшәргә көч бирә, тормышын мәгънәле итә.

Әтисенең бизнесы апасы белән җизнәсе кулына күчте. Абыйсы юридик

яктан җавап бирә. Бер йодрыкка тупланып эш иткәч, эшләре дә алга бара.

Сеңелләрен дизайн эшенә тартасылары бик килә дә, тик алга таба ни булыр...

Шулай тормыш дәвам итә. Бу арада Лилиянең йөзенә серле елмаю кунган

– ул бәби көтә. Инвалидлар җәмгыятендә очратты ул әти буласы кешене. Ул да

кайчандыр үзенә куелган диагнозыннан арына алмаган. Акылы камил, кулы

алтын. Мөнәсәбәтләрен законлаштырыр өчен ЗАГСка гариза бирмәкчеләр

иде, тик мондый диагнозлы кешеләрне язылыштыру бернинди юридик көчкә

дә ия булмавын белгәч, кире уйладылар...

Булачак әниләр кебек хатын-кызлар консультациясенә барып язылырга дигән

уеннан да кире кайтты. Мондый диагноз белән бәби табарга ярамый дип, шаушу кубуы бар. Башта тусын, аннан күз күрер. Сау-сәламәт кенә булсын берүк...

 

Тәмам.

 


 "КУ" 9, 2019

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: