Аида (хикәянең дәвамы)

ХИКӘЯНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Ә бәлки аларга балалар йортыннан берәр сабый алыргадыр? Ә нигә? Кеше ала бит, үстерә. Үзе чит канны ярата алмаса, һичьюгы бала караучы алырлар – яраткан иренең күңелен күрер өчен хатын барысына да риза. Чөнки белә: аңа, иң беренче чиратта, әти булу бәхете, тир түгеп аякка бастырган бизнесын калдырырга дәвамчы кирәк. Ә хатын... Хатыннар килә дә китә, бүген берсе, иртәгә икенчесе. Аида тренажер залына баргач та еш күрә: бөтен хатын-кызның күзе ­– футболкасы эчендә тыгыз мускуллары уйнап торган чибәр, төз гәүдәле Илдарда. Шуңа да, спортны җене сөймәсә дә, тормышының якты кояшы булган ирен һәр ялтыраган әйбергә күзе төшкән саескан сыман әрсез чит-ят хатыннар күзеннән саклар өчен, үзе дә фитнес-клубка абонемент алды... Озакка сузмый Илдар белән сөйләшергә кирәк, туганнар Аиданың авырлы икәнен белә, берничә ай чит илдә яшәр дә, аннан соң берәр күкрәк баласын үзләренеке итеп алып та кайтырлар, беркем берни сизмәс. Иренең акчалары документ җыймыйча, чират көтмичә генә теләгән нарасыйны алып кайтырга җитәрлек бит. Үзенең шундый «яхшы» план уйлап тапканына хатын сабыйларча куанып та куйды. Шулвакыт, аны авыр уйларыннан бүлеп, агачлар арасыннан салынган такыр юлда таныш гәүдә күренде – төп-төз басып, үзенә үлчәп тегелгәндәй килешеп торган кара костюм-чалбар кигән, ак күлмәк өстеннән муенына караңгырак төстәге галстук таккан Илдары атлый иде, туры эшеннән килгәнлеге күренеп тора. Интенсив терапиядә ятканда бер дә килә алмады, табиблар аны командировкада диде, телефонын исә хатын ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киткәндә өйдә онытып калдырган иде. Күпме ялынып караса да, таш бәгырьле шәфкать туташлары үзләренекен никтер бирмәде. Ниһаять, аның Илдары кайткан, кырык эшен кырык якка куеп, Аидочкасы янына кереп чыгарга җаен тапкан! Ләкин хатынның сөенүе бер мизгедә юып алгандай юкка чыкты, йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгардай булып тибә башлады, башын баягы «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз» дигән коточкыч сүзләр буш чиләккә чүкеч белән бәргән сыман, түзәлмәслек булып яңгыратырга тотынды. Хатын нәрсәгә тотынырга белмәде, калтыранган куллары белән халатының вак төймәләрен эләктерергә тырышты, тыңламаска әйләнгән бармаклары бу эшне көчкә башкарып чыкты. Аннан, һәрберсенә олы таш таккан сыман кинәт авырайган аякларын сөйрәп, почмактагы ванна бүлмәсенә керде, үзен көзгедән карады, бик йончыган кыяфәтен күреп, кыйбатлы пудра-консилерлары үзе белән булмаганга уфтанды. Төн уртасында хастаханәгә җыенганда алар кайгысы түгел иде шул. Ярый әле күз-каш-иреннәргә татуаж ясалган, югыйсә ничә көннөр буе күрми торган сөекле ирен нинди кыяфәттә каршылар иде? Иң өстенә төшереп кистергән куе кара чәчләрен бармаклары белән әзрәк күпертебрәк куймакчы иде, әмма алар маникюршада ясаткан стразалы озын тырнакларына эләгеп тырпая торды, ахырдан учы белән генә сыпырыштырып, җылынып киткәндәй тоелган бүлмәсенә чыкты.

Башында мең төрле уй бөтерелде. Илдар, әлбәттә, башта ординаторскаяга сугылачак. Аида янына бөтенесен белеп керәчәк. Хастаханәгә алып килгәч: «Минем һәм баламның сәламәтлеге турында түбәндәге кешеләргә хәбәр итәргә ярый», – дигән кәгазьгә Илдарның исемен үз кулы белән язды лабаса. Ире ни әйтер? Ничек акланырга? Берәр ташланган, ата-ана назына сусаган баланы үзләренә алу турындагы сүзне ничек башларга? Ире әйтәчәк һәр сүзгә төпле җавап әзерләп, башында төрле диалоглар корып, хатын бик озак утырды. Әмма ишек һаман ачылмады. Аптырагач ул тагын тәрәзә янына килеп басты. Бая гына бар тирә-юньгә яктылык чәчеп торган кояш шул арада каяндыр җыелып өлгергән болытлар артына качкан, көн шактый ямьсезләнгән иде. Озак та үтмәде, клиника буеннан баягы сукмактан кире китеп баручы Илдар күренде. Тукта, ничек инде?! Аның Илдарымы соң бу? Нишләп ул Аидочкасы янына кермәде? Нигә хәлләрен белмәде? Ник юатмады? Хатын, тормышы күгенә кара болытлар җыелганын сизенеп, аптыраш катыш куркуга калды, тәрәзәне ачып, иренә кычкырасы итте, әмма шул ук мизгелдә бүлмәнең ишеге дә ачылып, биткә килеп бәрелгән көчле салкын җил аның тынын буды. Бүлмәгә килеп кергән Вера Адамовна тиз генә барып тәрәзәне япты, Аиданы кулыннан тотып, сөйрәп диярлек, мәҗбүриләп караватка утыртты.

– Илдар Мансурович сиңа кирәкле иң яхшы препаратлар белән дәвалау курсы һәм бу палата өчен тиешле сумманы түләп куйды. Монысы ­– терелеп чыккач яшәр өчен бераз акча, сиңа тапшырырга кушты, – дип, банк картасы тоттырды да йөзен читкә борды. Табибәнең үз-үзен тотышында һәм тавышында битарафлык һәм мыскыл итү чагыла иде.

Аиданың өстенә салкын су койдылармыни: ул әкренкрен калтырана башлады, сулыш алуы ешайды, озын ясалма керфекләр ябыштырылган болай да зур коңгырт-кара күзләре тагын да зуррак булып ачылды, диагнозын белгән көнне йөрәгенә кереп утырган авыр таш ниндидер ерткычларча куркыныч тавыш булып авызыннан бәреп чыкты, күзеннән яшьләр атылды. Ул барысын да аңлады, бу көннең кайчан да бер килеп җитәчәген инде күптән куркып көткән иде.

 

– Почему?! Почему все против меня?! Нигә минем генә бөтен тормышым җимерелә? – Хатын, бар көченә мендәрне төя-төя, ярсып еларга тотынды. – Нәрсә әйттегез аңа?! Нәрсә?!

Вера Адамовна куркып тора торганнардан түгел, туры ярып салды:

– Нәрсә әйтим? Дөресен сөйләп бирдем, үземнән берни уйлап чыгармадым. Ирең барысын белеп торырга тиеш, – диде.

– Минем тормышка тыгылырга кем кушты сезгә?! Нигә сез мине шушы хәтле мыскыл итәсез? Нигә?! Бай иргә чыгуымнан көнләштегезме әллә?! Бөтенесенә сез гаепле! Мине сез ирсез калдырдыгыз, бары сез генә! – дип котырына башлады Аида, табибәгә таба борылып.

– Тынычлан! Мы не боги. Без табиблар гына, язмышыңа язылганнан артыгын эшли алмыйбыз, – дип, Вера Адамовна кызганыч хәлдә калган хатынны үзенчә юатырга маташты.

Аның саен Аида ныграк ярсыды:

– Кайда соң алайса Бог? Ник соң сезнең Аллагыз мине шушы хәтле күрәлми, ник бу хәтле газаплар бирә?! Ничә баламны тартып алды, хәзер бөтенләй хатын-кызлыгымнан мәхрүм иттерде! Нигә?! Әйтегез, нигә?! Сез генә гаепле! Ненавижу! – дип, үззен белештермәгән хатын табибәне ак халаты якасыннан бөтереп тотты да акайган күзләрен аңа төбәде.

 Мондыйны ук көтмәгән шактый нык гәүдәле Вера Адамовна берничә көн элек кенә пычак астыннан чыккан хәлсез хатынны көчле куллары белән бернинди авырлыксыз караватына болгап атты да ишеккә юнәлде.

– «Люкс»ка тынычландыра торганны! Хәзер үк! – дип кычкырды ул посттагы шәфкать туташларына һәм җилил атлап, озын коридор буйлап бүлмәсенә таба китеп барды.

Кабинетына килеп җитәрәк ул кисәк кенә кире борыласы итте, йөгереп диярлек күптәнге пациенткасының палатасына таба китте. Ишектән алар кулына шприц һәм жгут тоткан шәфкать туташы белән бергә килеп керделәр, бу вакытта Аида ачык тәрәзәгә менеп бара иде.

– Килмәгез яныма, миңа мондый мескеннәрчә тормышның кирәге юк! – дип борылып кычкырды ул керүчеләргә.

Вера Адамовна песи җитезлеге белән аңа таба ыргылды, хастаханәнең дүртенче катыннан аска сикерергә җыенган хатынны кулыннан эләктереп алды, шәфкать туташы Лилия ярдәмгә килеп, икәүләшеп Аиданы тәрәзә төбеннән сөйрәп төшерделәр. Аны идәнгә генә егып салып, Вера Адамовна өстенә менеп утырды, кулын каерды, Лилия исә тиз генә укол кадады.

– Суицид кына җитми безгә! Бригада чакыртыгыз. Алып китсеннәр! – дип коры гына әмер бирде бүлек мөдире, йомшарып калган хатын гәүдәсе өстеннән торып, һәм, кулларын гадәтенчә кесәсенә тыгып, андагы кәгазь төргәкне капшап куйды.

 

...Аида күзен ачканда, барысы да башкача иде. «Люкс» палатасының түшәмендә штукатуркасы коелган урыннар пәйда булган, бер ягыннан ямьсез эз салып, түшәм ярылып ук киткән, стеналар кыршалган, урыны-урыны белән аларның буявы купкан, төсе дә үзгәргән сыман. Тәрәзәдән жалюзины салдырганнар, пластик рамнарны иске агачка алыштырганнар, тышкы яктан тимер рәшәткә куйганнар. Кыйбатлы җиһазлар да каядыр юкка чыккан, бүлмәдә Аида яткан караваттан гайре берни калмаган. Ул битарафлык белән бүлмәне күздән кичергән арада ниндидер таныш булмаган шәфкать туташы кереп, укол куеп чыгып китте. Хатын төпсез упкынга төшеп киткәндәй булды. Кинәт кенә бүлмә эче тагын үзгәреп китте, бөтенләй башка төрлегә әйләнде. Бу бүлмә аңа нык таныш иде. Әйейе, әнә бит, ул үзе дә ишектән кереп бара. Янында – ире. Элеккесе. Төрле-төрле кәгазьләр белән тулган, берничә конфет кабы торган өстәл артында яшәребрәк киткән Вера Адамовна утыра.

– Здравствуйте.

­– Здравствуйте, опять двадцать пять? – дип сәламне алды табибә, башын кәгазьләреннән күтәрми генә. – Срок? – дип коры гына сорады ул.

– 20 тирәсе, – диде кыз битараф кына.

– Милочка, сиңа күпме әйтергә була, 21-ый век на дворе! Юк икән инде – хет иртәрәк кил, ник бу вакытка хәтле сузып йөрисең? Ул бит инде кеше булган! Үзеңә дә файдага түгел! Бала табасың килер, помянешь мои слова!

– Сез каждый раз шулай дисез, но ничего, менә бит, уздым, – дип бүлдерде аны кыз.

– Сколько? – дип сүзгә кушылды Эдик.

Вера Адамовнаның кулы ихтыярсыз рәвештә халат кесәсен капшап куйды.

– Понимаете, бу бик зур җаваплылык. Төрле өзлегүләр булырга мөмкин, ничәнче тапкыр бит инде. Аннары, берәрсе сизенсә, бу срокта... Мин зур рискка барам. Татьяна Васильевнаның да башы икәү түгел...

– Ладно, сколько? ­– дип кабатлады Эдик – мөдирнең гадәттәге аклану сүзләрен ул инде ятлап бетергән иде.

Вера Адамовна, бер кәгазь алып, «50» санын язды, аны күрсәтеп кенә алды да, вак кисәкләргә ерткалап, янындагы чүп чиләгенә ыргытты.

– Аңлагыз, монда күп кеше катнаша, берсен дә калдырып булмый.

Эдик табибәнең аппетиты торган саен арта баруына күнегеп беткән иде, алып килгән акчасы җитәрлек булды.

– Син үзеңне ничек тотарга, палатадагыларга ни әйтергә икәнен онытмагансыңдыр бит? – дип борылды Вера Адамовна Аидага таба.

– Онытмадым, кайгырмагыз.

Кыз, төнге икегә хәтле кафеда официант хезмәтен башкарып, кайткач, ниһаять, Эдикка яңалыкны әйтеп һәм аны өйләнергә күндерергә тырышып, керфек тә какмаган иде, палатага керүгә, иртәнге аш китерүләренә игътибар да итмичә, караватына ауды да йоклап та китте. Көндезге ашка да, кичкесенә дә тормады, уянып та карамады. «Исән микән соң бу?» – дип, бүлмәдәшләре әледәнле кызның сулышын тыңлап килде, эндәшеп тә карадылар, шәфкать туташы кереп, уколга чакырып китте – Аида бөтенесенә йокы аралаш: «Ярар», – дип кенә җавап бирде дә йокысын дәвам итте.

Гүзәл Мәрдәнова

Хикәянең ахыры иртәгә урнаштырылачак.

 

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: