Аида (хикәянең ахыры)

ХИКӘЯНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Кичке сигезләрдә генә кыз күзләрен ачты.

– Вәт йоклап та карыйсың син, шаклар катмалы, төнлә ничек йокларсың инде, – диештеләр палатадагылар.

– Аптырамагыз, төнлә дә йоклыйм, мин тәүлек буе да йоклый алам, – дип көлде Аида.

– Ә сине нигә алып килделәр? Синең яшьтәгеләр, гадәттә, «сохранениегә» ята инде, сине дә авырлы дияр идек – гел эчеңдә ятасың, бар кебек тә түгел... – дип фараз кылды үз чиратында хатын-кызлар.

– Әйе, эчем күренмәсә дә, 20 атналык авырым бар. Тик мин сохранениегә түгел, операциягә, – дип җавап бирде Аида.

– Авырлы килеш операция? Алай да буламыни? Нинди операция соң ул шулхәтле, бала тапканчы көтеп тора алмый торган? – дип гаҗәпсенде палатадашлар.

– Белмим, табиблар белән ирем сөйләште, бала исән калсын өчен кирәк дигәннәр, – дип җайлы гына котылмакчы булды кыз.

Тик хатын-кыз заты андый җавап белән генә канәгатьләнәме соң? Төбенә төшмичә, энәсеннән җебенә хәтле тикшермичә туктамый.

– Плановый операциямени, поликлиникадан җибәрделәрме? – дип сорады соңгы берничә ел эчендә әллә ничә операция ясатып, инде үзе дә табиб була язган өлкәнрәк яшьтәге Светлана.

– Юк, мин вообще башка районнан, поликлиникам шунда. Монда просто ирем алып килде, – дип җаваплады кыз.

– Тик торганда алып килдемени, хатыныма берәр операция ясатасы түгел микән, карагыз әле, дипмени? – шаяртып сорады яшь, чая Алина.

– Юк ла инде, – дип елмайды Аида, – эчем авыртты да, машинага утыртып алып килде. Монда врач карады да, баланы саклап калу өчен, кичекмәстән операция кирәк дигән, ирем белән сөйләштеләр.

Сүзгә өченче баласын көткән Гөлфия дә кушылды:

– Монда башка район кешеләренә дә операция ясыйлар микәнни, пропискасызларга? Направлениесез-нисез генә? Ә үзләре, бүлектә урын юк дип, пропискалыларга да даруын тоттыралар да өйдә дәваланып бетәрсез дип чыгарып җибәрә торалар, көн саен шәһәрнең теге башыннан обходка йөртәләр аннары.

– Мин бит бушка түгел, ирем бу операция өчен 50 мең түләде! – дип ычкындырганын сизми дә калды кыз, Гөлфия сүзләренә үртәлеп.

Бәхетенә, шәфкать туташы керде:

– Полисың кайда? – дип сорады ул кыздан.

– Онытканмын. Кирәк булса алып килеп бирерләр.

– Кирәк булмый ни. Иртүк китерсеннәр, а то пойдешь у меня отсюда вдоль по Питерской, – дип, ярым шаяртып, ярым чынлап әйтте дә өлкәнрәк яшьтәге апа палатадан чыгып та китте.

Аида бетмәс-төкәнмәс сораулардан ял итәргә дә өлгермәде, бүлмәдәшләре тагын телгә килде:

– Нәрсәдер бар монда... Үзе көтеп тора алмый торган, срочный операция, үзе никтер түләүле. Үзе түләүле, үзенә полис кирәк...

Аида ни дип җавап бирергә дә белмәде, шуңа, тиз генә киемнәрен пакетыннан алып, урамга чыгып китте. Озак кына торып, тәмәке тартып әйләнеп кергәндә, умарта күче тынган, барысы да йокларга яткан иде...

 

– Кач аннан, чыгып кач тизрәк! – дип кычкыра башлады яшь кызга Аида, аның коточкыч зур ялгышлык эшләргә җыенганын күреп. – Кач, кач, дим! – һаман ярсыды хатын.

Тавышка шәфкать туташы кереп, хатынга укол кадап чыгып китте, упкынга тәгәргәнче, Аида тәрәзәдәге рәшәткәләрне генә күреп калырга өлгерде...

 

Икенче көннең беренче яртысы бетмәс-төкәнмәс градусниклар, анализлар, обходлар, төрле кабинет төбендә чират торып, табибларга күренүләр белән үтте. Палатага китергән иртәнге ашка Аида борылып та карамады, боткалар яратмыйм дип, хастаханәгә терәлеп диярлек торган кибеттән бич-пакет чыгып алды. Көндезгесеннән дә, кичкесеннән дә баш тартты, коры-сары кимереп ятты. Үзе бертуктамый тәмәке тартырга чыкты, кергәч гел эченә капланып ятты – бу гайре табигый гамәлләре белән бүлмәдәш хатын-кызларны тагын да ныграк гаҗәпләндерде. Тегеләре борчылып, әниләрчә киңәшләр биреп караса да, аларга колак салмады, һәр сүзгә җавабы әзер иде: «Авырлы вакытта тәмәкене ташларга ярамый, организм теләгәнне аңа бирергә кирәк», «Минем бала коры-сары ашарга өйрәнгән, мондагы боткаларны ашый башласам, ул ачка үләчәк», «Мин эчемдә ятканда, бала да минем белән бергә эчендә ята, аңа шулай рәхәт». Бу сәер кызга акыл өйрәтүнең файдасыз икәнен аңлап, палатада ятучылар аңа бүтән бәйләнмәделәр.

Өченче көнне иртәнге обход вакытында бүлек мөдире Аидага бер унбиш минуттан ординаторскаяга кереп чыгарга кушты. Кыз барганда, Вера Адамовна үзе генә түгел, икенче бер пациентка белән сөйләшеп тора иде. Ишек ярыгыннан табибәнең тавышы ишетелә:

– Минем сезне авырлы хатын-кызлар дәвалана торган санаторийга җибәрәсем килә. Юлламалар күп түгел, әмма мин аларның берсен нәкъ менә сезгә бирергә булдым. Сезнең диагнозлар бик җитди, реабилитация курсы узарсыз, ял итәрсез. Ул 26 мең тора, әмма сезгә бушка булачак. Барасызмы?

– Мин бу турыда инде уйлаган идем, ризалашырга дип торам, үземнең поликлиникадагы табибә дә киңәш иткән иде, – дип җавап бирде хатын-кыз.

Вера Адамовна күзлек өстеннән генә карап көлемсерәп куйды:

– Киңәш итү беләнмени, юлламалар бөтен кешегә җитми бит! Сезнең табибәгез монда берни хәл итми, барысы безнең аша үтә! Квота зур түгел, юллама сирәк кешегә эләгә, шуңа күрә сез безгә әзрәк материаль ярдәм күрсәтергә тиеш буласыз, күп түгел, ике мең генә, тулы бәясе 26 мең икәнен онытмагыз...

«Һмм. Монда бөтен нәрсә Вера Адамовна контролендә икән, – дип уйлап куйды эченнән Аида. – Бу юлламаларны дәүләт бушка бирә дип ишеткән бар. Алардан да акча чыгара белә бу зав».

Вера Адамовна комсыз кулы белән хатынның колагына үрелде.

– Алкаларыгыз да очсызга охшамаган, димәк, бу сумманы гына түләрлек хәлегез бар. Барыгыз, уйлагыз, миңа кереп әйтерсез, – дип, шок хәлендә калган хатынны чыгарып та җибәрде.

– Ишекне әйбәтләп яп, – диде ул кабинетка кергән Аидага. – Хәзер Татьяна Васильевна килер, сиңа дару бирер. Ә син колагыңа киртләп куй, беркем сизәргә тиеш түгел, хәтта шәфкать туташларына да артыгын белү кирәкми. Узганындагы кебек, суелып бетмәгән чучка баласы сыман акырып ятсаң, куып кына чыгарам мин сине!

Ул арада Татьяна Васильевна да килеп керде. Бөдрәләткән озын сары чәчле, чамадан тыш бизәнгән, тазарак кына гәүдәле хирург хатын Аидага өстән генә караш ташлады да, өстәл тартмасын ачып, ниндидер дару алды. Берәм-берәм фольгасын ертып, кызга дүрт ак төймә тоттырды.

– Башта икесен эчәрсең, ике сәгатьтән тагын икесен. Бар бүлмәңә, тавыш чыгарасы булма! – дип кисәтеп куйды ул ишектән чыгып баручы кызны.

– Нинди дарулар ул? – дип кызыксынды Светлана, Аиданың тумбочкасы өстенә ак төймәләр куйганын күреп.

– Белмим, эчем авырта дигән идем, бирделәр, – дип җавап бирде кыз...

 

– Эчмә, зинһар, эчмә! Ташла бу даруларны! Кач аннан! – дип котырынып кычкырды Аида кызга, әмма тегесе аны ишетмәде дә, күрмәде дә. Тавышка йөгереп кергән шәфкать туташы тиз генә чираттагы уколны кадады, хатын янә упкынга төшеп китте...

 

Кыз, ике төймәне авызына кабып, артыннан шешәдән су эчеп куйды да тагын капланып ятты. Күп тә үтми ул, эчен тотып, әле бер, әле икенче якка бөтерелә башлады. Караваттан торып бүлмә буйлап йөреп тә карады, почмакка да барып утырды – хәле җиңеләймәде, киресенчә, начарая барды. «Ни булды?» – дигән сорауга: «Эчем бора, менә хәзер тагын икесен эчәм дә, барысы рәтләнә», – дип җавап кайтарды. Аларын эчкәч, авыртуы тагын да артты. Ул өшеп калтырана башлады.

– Туктале, кызый, сиңа ни булды? Мин беренче баламны табарга яткач, тулгак башлансын дип миңа дару бирделәр, шуннан соң хәлем нәкъ менә синеке кебек булган иде. Нәрсә дигән дару бирделәр сиңа? – дип туп-туры сорады Гөлфия, кыз каршысына басып.

– Белмим. Исемен сорамадым, савытын бирмәделәр, – диде Аида.

– Син ирең белән язылышканмы? – дип бәреп сорады Гөлфия.

Мондый сорауны көтмәгәнлектән, Аиданың җавабы да туры булды:

– Юк.

– Аңа ничә яшь?

– Утыз өч.

– Сиңа?

– Егерме.

Шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган Гөлфия, башын чайкап: «Имәндә икән чикләвек», – дип куйды.

– Бәлки, шәфкать туташын чакырыргадыр? – дип борчылдылар хатын-кызлар, интегеп яткан Аиданы жәлләп.

Моны ишетүгә, Аида корт чаккандай:

– Юк-юк, кирәкми, мине операциягә әзерлиләр, шулай булырга тиеш, дип әйткәннәр иде, – дип каршы төште.

Күп тә үтми Аиданы коридорның теге башындагы буш палатага алып киттеләр, ә бу бүлмәдәге хатын-кызларны, бүлектә урын җитми дигән сылтау белән, кулларына дару тоттырдылар да иртәнгә хәтле өйләренә кайтарып җибәрделәр.

Икенче көнне обходка дип килеп җиткән элекке палатадашлары, Аиданы эзләп табып, хәлләрен сораштылар.

– Унсигез сәгать интеккәннән соң ул туды, башта исән дә иде, – дип, битараф кына җавап бирде кыз. Аның үззен тотышында бернинди үкенү, кызгануның эзе дә юк иде.

Хатын-кызлар аптырап, бер-берсенә карашып алды.

– Син һаман, ирем сөйләште, дип җавап бирдең, үзең бу турыда белмәдеңме? – дип сорады алар шаккатып.

– Белгән идем инде, дурак түгел бит мин, – дип елмайды да кыз, тәмәкесен кесәгә тыгып, коридор буйлап китеп барды. Аны гаҗәпләнгән берничә пар күз озатып калды. Беренче булып Гөлфия телгә килде:

– Аид – борынгы грекларның җир асты патшалыгы алласы, үлекләр дөньясының патшасы. Бу җирбитнең хәтта исеме дә җисеменә туры килгән – үлем китерүче. Ата-анасы алдан ук язмышын хәл итеп куйган, – дип, җирәнүен яшермичә, үзалдына сөйләнеп алды ул...

 

Юләрләр йортындагы бер палатада: «Нишләдең син, нишләдең?!» – дип ачыргаланып шашынган Аидага чираттагы уколны кадап чыгып киттеләр...

 

Гүзәл Мәрдәнова

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: