"Шифалы куллар" бәйгесе рубрикасы буенча яңалыклар
-
2 февраля 2023 - 13:00
Ювелир (хикәя)
Наилә дөньяга битараф иде. Күзләрендә яшәү дәрте сүнгән. Берни турында да борчылмый торган сабый хәлендә. Табибның сүзләре гүя аның турында түгел. Нинди операция турында сүз бара, кем авырый – аңа барыбер... -
25 января 2023 - 13:00
Мин ышанам сезгә (хикәя)
Борылыштан искәрмәстән килеп чыккан җиңел машина, Булатны үзе белән эләктереп алып китте... Бер мизгел эчендә бөтен дөньяның асты өскә әйләнде һәм бар нәрсә караңгылыкка чумды... -
28 декабря 2022 - 13:00
Мин дөньяны күрәм (хикәя)
Инде уянып, күзләрен ачкач та, тирә-ягында шомлы караңгылык күреп, ул куркып китте. Тәнендәге дерелдәү узып, исенә килгәч тә, әллә һаман да төш күрәмме икән, дип, күзләрен угалады. Күз алдындагы шомлы караңгылык чигенмәде, чөнки күзләре... күзләре күрми иде. – Әнием, әнием бәгърем, күзләрем күрмиләр... -
28 ноября 2022 - 13:00
Кайтаваз (хикәя)
"Үтерәсең баламны, тизрәк ашыгыч ярдәм машинасы чакырт!" – дип, Галимә тарафыннан этеп җибәрелгән фельдшерны егылып китүдән медпунктның бүлмә ишеге генә саклап калды... -
2 июля 2022 - 09:00
Канатлылар (повесть)
Машинасына сөт тутырып, районга май заводына барырга чыккан Рәфкатьнең каршысына бер малай атылып та чыкты, шофер аның өстеннән үтеп тә китте... Ни үле, ни тере түгел Рәфкать, машинасыннан чыгып, малай янына барды... -
15 декабря 2021 - 15:00
Табылдык (хикәя)
– Таң атканда үлде. Мин бу сүзләрне көтмәгән идем. Бер сүз дә әйтмичә, ишеккә таба юнәлдем. Кулларым көзге кырауда калып өшегән кәбестә яфраклары кебек асылынып төште... -
1 октября 2021 - 16:00
...Гүя фәрештә
Табиб дигән һөнәр иясе ул, күктән иңгән, гүя фәрештә. -
3 марта 2021 - 13:00
Хирург (дәвамы)
– Хәзер туп-туры безгә кайтабыз, – диде ул, машинаны кабызгач. Илзирәнең йөрәге дерт итеп куйды: – Ничек инде? – Менә шулай. Анда әни мәш килеп өстәл әзерли. Туган көнеңне бездә үткәрәбез. -
2 марта 2021 - 09:00
Хирург (дәвамы)
Сез болай да миннән көнләштегез, хәзер инде, Рәмисне югалткач, көнләшүегез көчәйде. Кара көнчелек кабынды сездә, бик куркыныч, әллә нинди фаҗигаләргә китерә торган көнләшү. Көнләшүнең чем-кара төскә буялганы була – мәхәббәттә дә, башкаларның уңышына, бәхетенә карата да. -
1 марта 2021 - 09:00
Хирург (дәвамы)
Апа якын килеп: – Хәлегез начар мәллә? – дип сорагач кына, ул: – Әйе, апа, хәлем шулхәтле начар, хәтта яшисем килми, – дип, коридорның икенче башына таба йөгерде. -
28 февраля 2021 - 11:00
Хирург (дәвамы)
Ул җан тынгысызлыгыннан сулыгып киткән әнкәсенә карап елмайды. – Ә операция уңышлы узасына минем иманым камил. – Тыңла сүземне! – диде Мәҗит, өзгәләнеп. – Башка хирург ясасын! -
27 февраля 2021 - 09:00
Хирург (дәвамы)
Мәликәнең эчке киеренкелеге тышка бәреп чыкты: – Син миңа дөресен әйтмисең, – диде ул, еламсырап. Рәмис, җылы сүзләр әйтеп юатасы урынга кинәт: – Дөресен мин әлегә үзем дә белмим! – дип ташлады. -
26 февраля 2021 - 09:00
Хирург (дәвамы)
– Тукта. Тыңла әле мине. Мин бик куркам. Операциянең үзеннән курку гына түгел бу... Мин бер яман эш кылдым... Кылдым дип... дөресрәге, күзләремне йомдым, күрмәмешкә, белмәмешкә салындым. Сиксән сигезенче елны Васил исемле егет белән кооперативта эшләдек, йөк машинасы белән икәүләп, сату-алу оешмасына Мәскәүдән чүпрәк-чапрак, кием-салым ташыдык. Васил «Жигули» машинасы алган иде, шуның белән бәрелеп үлде. Чуйков урамыннан Ибраһимов проспектына борылганда. Минем аркада харап булды ул, мин гаепле. -
25 февраля 2021 - 11:00
Хирург (дәвамы)
Ә бит Илзирәнең әбисе янына авылга кунакка кайткач, Рәмис үзенә карар кабул иткән иде – алар гомергә бергә булачак. Бу хакта авыз тутырып әйтмәсә дә, Илзирә аның хисләрен аңлаган иде. Рәмис үзе дә Илзирәнең мәхәббәтен җаны белән тойган иде югыйсә. -
24 февраля 2021 - 17:00
Хирург
Кайчан да булса бәлагә дучар буласын белсә, кеше, мөгаен, бөтенләй башкача яшәр иде, дөньяга һәм башка кешеләргә мөгамәләсе икенче булыр иде. Әмма киләчәктә көткән фаҗигаләр турында белү дә кешене яхшы якка үзгәртер, миһербанлы итәр дип ышанырга мөмкинме икән?..