Вакытсыз вакыт...

Романны башыннан монда укырга мөмкин.

Южный бистәсе башкарма комитетына тайга өстендә төтен күренү турында хәбәр иттеләр. Төтен чыккан урын шул тирәгә урнашкан Күчкән Сала авылыннан түгелме икән, дигән шик тә белдерде хәбәр итүче. Дөрес, шундый ерак арадан төгәл урынны чамалау кыен. Шуңа күрә, хәлгә ачыклык кертү өчен, урман хуҗалыгы җитәкчелегенә шалтыраттылар. Алар Күчкән Сала белән рация аша элемтәгә керергә азаплансалар да, булдыра алмадылар. Бу элемтә чарасы инде менә берничә көн эшләми. Мондагы аппаратураны белгечләр кат-кат тикшереп карасалар да, бернинди гаебен тапмадылар. Элемтәнең теге башындагы аппарат көйсезләнгән, күрәсең. Әлегә кадәр белгечләрне анда җибәреп тикшертергә мөмкинлекләре булмады. Махсус техникадан башка анда барып керсәң, тиз генә чыгармын, димә.

Урманда янгын чыгу бик күп бәла-каза китерә. Әгәр вакытында чарасын күрмәсәң, киң мәйданнарга җәелеп, соңыннан аны сүндерү өчен көч һәм чыгымнар таләп ителә. Шуңа күрә бу вакыйга турында кичекмәстән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына җиткерделәр. Ә мондый очракларда, устав кушканча, якындагы янгын сүндерү частена һәм югарыдагыларга хәбәр бирелергә тиеш.

Гадәттән тыш хәлләр буенча край комитеты башлыгы урынбасары Игорь Добровның бик мәшәкатьле чагына туры килделәрме, аның тавышында ризасызлык галәмәте сизелде:

– Ул авыл белән элемтә бардыр бит? Белешегез! – диде җитәкче, шуңа да башыгыз эшләми дигән шикелле киная белдереп.

– Бөтен хикмәт тә шунда шул, Игорь Ильич. Алар белән рация аша гына элемтәгә чыгарга була. Ә ул, үч иткәндәй, инде менә берничә көн эшләми. Нишләргә белгән юк, – дип аклана башлаган инспекторны Добров тиз туктатты.

– Мин хәзер сезгә барып, рациягезне дә көйләп йөри алмыйм бит инде. Үзегез җаен табыгыз, элемтә урнаштырыгыз. Бу эшкә посёлок башкарма комитетын җәлеп итегез. Берничә километр ераклыктагы авыл белән элемтә дә урнаштыра алмагач, нишләп утырасыз анда? – диде югарыда утыручы түрә, һәр сүзе саен үзенең өстенлегенә басым ясагандай.

Инспектор ник хәбәр иткәненә үкенде. Тик беркая да барып булмый. Юкса андый-мондый җитди хәлләр килеп чыкса, ник устав кушканча эшләмәдегез дип, җавапка тартып куюлары да бар. Шуңа күрә ул бары тик аклангандай:

– Күчкән Сала бездән бер-ике генә түгел, 50 чакрымлап ераклыкта... Посёлок башкарма комитеты бу хакта хәбәрдар инде, – дип авыз эченнән ботка пешерде.

Телефонның теге башында, озак кына көттергәннән соң, бераз йомшарган тавыш белән:

– Ярар, берәр нәрсә уйларбыз. Безнең белән элемтәдә торыгыз, – диделәр дә трубканы куйдылар.

«Берәр нәрсә уйлау» өчен күпме вакыт таләп ителәчәге билгесез. Һәрхәлдә, ишеттеләр дә чыгып йөгерделәр түгел. Андагылар ашыкмый. Югарыдан торып, башкаларга әмер биреп утыруы гына җиңел ул. Ә эшкә килеп төртелгәч, әле теге, әле бу сәбәп чыгып кына тора. Шуңа күрә инспектор аларның тиз генә кыймылдый башлауларына өмет тә итмәде. Чыннан да, берәр сәгать узганнан соң гына, край комитеты идарәсеннән кабат шалтыратып, Күчкән Сала тарафына вертолёт җибәрелүе турында хәбәр иттеләр.

Хәзер вертолёт анда барып, янгын урынын төгәл ачыклап, монда хәбәр иткәнче һәм янгын сүндерү командасы чыгып китеп, анда барып җиткәнче шактый вакыт узар әле. Ул арада ут тагын да киңрәк мәйданга җәелергә мөмкин...

 Тагын ярты сәгать үттеме икән, телефоннан Добровның дулкынланган тавышы ишетелде:

– Күчкән Салага җибәрелгән вертолёттан бернинди хәбәр дә юк. Анда барып җиткәч, пилот элемтәгә чыгып, чыннан да, посёлокның януы турында әйткән. Бераздан соң, вертолётка астан аталар, дигән. Шуннан соң элемтә өзелгән... Сезнең ул авылда нинди кешеләр яши?

– Татар авылы ул. Алар бу тирәгә йөз еллар элек килеп урнашканнар. Буыннан-буынга күчеп килгән егерьлар, урманчылар яши анда. Тату яшиләр. Бик дустанә, кунакчыл халык...

– Дуста-а-а-нә?! Кунакчы-ы-ыл?! – дип, каһкаһә белән көлде элемтәнең теге башындагы әңгәмәдәш. – Вертолёт кадәр вертолётка атып, аны бәреп төшерсеннәр дә... Шул да булдымы кунакчыллык?! Бу бит... Бу – зур ЧП, экстремизм... террор!!! Бу хакта кичекмәстән Федераль куркынычсызлык хезмәтенә хәбәр итәчәкбез...

Сөйләүченең дулкынланудан тавышы карлыкты. Аның еш-еш сулыш алуы хәтта телефон трубкасыннан да аермачык ишетелде. Шунда ук пыяла чыңлаган һәм «голт-голт» су эчкән тавыш кушылды.

– Бүтән яңалыклар юкмы? – дип сорады бераздан инде шактый тынычланган Добров.

– Алдан сезгә җибәргән мәгълүматтан башка берни дә белмибез. Рация һаман эшләми, – дип җавап бирде инспектор.

Ә тагын бер сәгатьтән вакыйга булган урынга ОМОН подразделениесе сугышчылары белән ике вертолёт җибәрелүе турында хәбәр иттеләр. Южный посёлогының МЧС бүлеге һәм җирле полиция хезмәткәрләреннән торган кечерәк отряд та, кыен юл шартларында йөрүгә җайлаштырылган «Урал» машинасына төялеп, Күчкән Салага юнәлде. Посёлок башкарма комитеты рәисе Павел Кондратьев үзе белән ике урынбасарын да алып, «Патриот» машинасына утырып, алар артыннан шул тарафка юл тотты.

 

* * *

Күчкән Саладан эвакуацияләнгән карт-корыларны һәм хатын-кызларны урман эченәрәк озаткач, Харрас белән Андрей засадага урнашу өчен җайлы урын карый башладылар. Шулчак һавада гөрелте ишетелде. Бу вертолёт тавышы икән. Аны күргәч, Харрасның күңеленә җылы йөгерде. Вертолётны, аларның хәлләрен ишетеп, «Олы җир»дән җибәргән булулары мөмкин. Каядыр барышлары гына дисәң, очып кына узар иде. Ә бу берничә мәртәбә очып әйләнде. Калкурак урында торгач һәм бу урыннарда агачлар да сирәгрәк булгач, Харрас егетләренә ул ачык күренде.

– Кемнәр икәнен аңламассың. Аерым билгеләре дә күренми. Немецныкыдыр, мөгаен. Күзәтеп, безнең координаталарны билгеләп йөри, мәлгунь. Моны бәреп төшерү – күктәге карганы атып төшерүдән дә җиңелрәк. Кая, манчыйк әле үзен, – дип, егетләргә эндәште, очкычны игътибар белән күзәткән Андрей.

– Ашыкмагыз! – диде, эшнең нәрсәдә икәнен чамалап алган Харрас.

 Тик ничәнчедер мәртәбә очып әйләнгәндә, вертолётка нәрсәдер булды. Аннан сузылып кара төтен чыкты һәп очкыч аска мәтәлде. Бераздан еракта тонык кына шартлау тавышы ишетелде.

Димәк, фашистлар якында гына. Вертолётны бәреп төшерделәр бит. Ярый ла, пилот «Олы җир»гә хәбәр итеп өлгергән булса. Хәер, вертолёттан хәбәр булмагач, андагылар эшнең нәрсәдә икәнен үзләре дә сизенергә мөмкин. Ярдәм җибәрмичә калмаслар. Тик алар килеп җиткәнче күпме вакыт узар? Ничек булса да фашистларны шуңа кадәр тоткарлап торырга туры киләчәк... Харрас әнә шулай уйланды. Фашистларның кайчан һәм каян килүен чамалар өчен Хәмитне авыл ягына күзәтче итеп җибәрде ул. Егетләр җайлы урын сайлап, оборонага ятып кына өлгергәннәр иде, агачларга ышыклана-ышыклана, Хәмит йөгереп килеп тә җитте. Дулкынланудан еш-еш сулап:

– Харрас абый, киләләр... Мин аларны күрдем. Алар... алар сугыш вакытындагы немецлар киеменнән. Башларында каска, һәрберсенең кулында автомат... Алар берничә генә түгел, бик күп, Харрас абый, – диде.

– Ерактамы әле?

– Агачлар арасыннан күренүгә, сезгә хәбәр итәргә йөгердем. Алар бик ерак түгел. Ләкин акрын киләләр. Биш-ун минуттан монда булырлар...

Харрас тирә-якта мылтыкларын тотып ятучы авылдашларына күз салды.

– Әзерләнергә! – дип команда бирде ул, кулындагы «Сайга» карабинына патроннар магазинын куеп.

Аның әмерен чылбыр буенча арырак ятучыларга тапшырдылар. Әле тегендә, әле монда «Әзерләнергә!» дигән авазлар яңгырады.

Чыннан да, дүрт-биш минут та узмагандыр, инеш үзәненә төшә торган ачыклыкка агачлар арасыннан автомат тоткан җиде-сигез кеше килеп чыкты. Алар инешкә таба берничә адым атлагач, тукталдылар да як-якка карангалап, нидер сөйләштеләр, инеш аша кайсы тирәдән чыгарга икән, дип киңәшләштеләр булса кирәк. Ул арада агачлар арасыннан тагын зур гына берничә төркем чыкты. Уң һәм сул якта да унар-унбишәр кешедән торган төркемнәр күренде.

Засададагылар өстәрәк булганга, алар уч төбендәге кебек күренә. Хәтта санарга да мөмкин. Тик хәзер санап торыр вакытмыни?! Солдатларның оборонада ятучыларга караганда берничә мәртәбә күбрәк икәнен болай да чамаларга була.

Бераз якынрак килсеннәр дә, минем команда буенча гына атарсыз, дип, чылбыр буенча тагын бер әмерен җибәрде Харрас. Ерак привалдагы Зөфәр сөйләгән хәлләргә һәм немецларның тракторны шартлату турында Әлфирә әйткәннәргә вертолётны бәреп төшерүләрен үз күзләре белән күрү дә өстәлгәч, Харрас соңгы көндә булган гаҗәп вакыйгаларга ышана башлаган иде. Шуңа күрә «партизан отряды командиры» роленә чынлап кереп баруын үзе дә сизмәде.

 Разведкадан килгәч, аның янәшәсенә яткан Хәмит:

– Харрас абый, ә без аларга чынлап атарга тиеш булабызмы? Мылтыклар чын патрон белән корылган бит. Әгәр үтерсәк?.. – дип сорады.

Гаҗәпләнүдән егетнең күзләре зур булып ачылган иде. Ул әлегә бернәрсә дә аңламый. Хәер, барысын да җентекләп аңлатып торырга вакыты да булмады бит. Бу гайре табигый хәлләр аңлаткан очракта да һәркемнең башына тиз генә барып ирешерлек түгел. Засадада ятучы ир-атларның берсе дә хәлнең никадәр җитди икәнен аңламыйдыр әлегә. Шуңа күрә Харрас сүзне артык озайтып тормады:

– Хәмит, әгәр без атмыйбыз икән, алар безгә атачаклар һәм кызганып тормаячаклар. Вертолётны ничек бәреп төшергәннәрен үзең дә күрдең бит. Аларның да автоматлары чын патроннар белән корылган. Шуны аңла, – диде.

Ул арада немецлар, уңайлы урыннар сайлап, күн итекләре эченә су кермәсен өчен сакланып кына, инешнең бирге ягына чыга башладылар. Бу урында су сай һәм ул җәелебрәк тә ага.

Харрас карабинын уртадан килүче бер солдатка төбәде. Әле атарга иртәрәк. Бу якка чыгып, бераз якынрак килсеннәр. Шулай да әзерләнә торырга кирәк.

Менә солдатларның күпчелеге судан чыкты. Җиргә нык-нык басып, күн итекләрендәге суны һәм ләмне койдылар да, саклык белән генә үргә күтәрелә башладылар. Атарга вакыт җиткәнен чамалады Харрас. Тик команданы ничек бирергә белмичә, аптырап калды. Аннан кинәт, «пли!» дип, урманны яңгыратып кычкырып җибәрде. Бу сүз аның башына кинәт килде. Кайсыдыр кинода ишеткәне бар иде. Мондый чакта аннан да кулайрак команда булмас, дип фикер йөртте Харрас. Сүз кыска һәм мылтыктан очып чыккан ядрә шикелле үк кискен яңгырый. Засадада ятучылар, әйтерсең, әлегә кадәр бөтен гомерләре буена шушы команданы гына үтәп яшәгәндәй, бөтенесе бергә залп бирделәр.

Алдан килүче җиде-сигез фриц шунда ук егылды. «Афәрин! Егетләр төз ата», – дип уйлап куйды Харрас, кабат атарга әзерләнеп.

Беренче залп фашистлар өчен көтелмәгән иде. Бик озак вакыт бер мәртәбә дә ату тавышы ишетелмәгәч, уяулыкларын югалткан солдатлар кинәт кузгалган ядрәләр өермәсеннән паникага бирелделәр. Автоматларыннан тәртипсез ата-ата чигенә башладылар. Инеш аша да сакланып кына түгел, кем ничек булдыра ала, шулай йөгереп чыкты. Инде икенче залп яңгырады. Качып баручыларның биш-алтысы кабат җиргә капланды. Икесе, су юлын буып, инешнең нәкъ уртасында ятып калды.

Каты давыл тиз туктар, дигәннәр борынгылар. Фашистлар чигенеп, каршыдагы агачлар арасына кереп күздән югалгач, берара тынлык урнашты. Яңа гына булып узган хәлләрне егетләрнең күпчелеге төш кебек кенә кабул иткәндер: кеше үтерделәр бит! Харраска да җиңел түгел: атарга әмерне ул бирде. Әйтергә генә ансат! Мылтык күтәреп, тере кешегә ат инде син! Тыныч тормышта бу җинаять булып исәпләнә. Тик... Ә бу очракта ул бүтәнчә нәрсә эшләргә тиеш иде соң?..

Янәшәдә ятучы Хәмит, аның икеләнгән уйларын сизгәндәй:

– Харрас абый, ә безне кеше үтергән өчен хөкем итмәсләрме? – дип сорап куйды.

Кешегә төбәп, беренче мәртәбә тәтегә басканчы, Харрас бу хакта үзе дә икеләнә иде. Тик баштанаяк коралланган фашистларны күргәч, алар тәртипсез атышканда, баш очыннан сызгырып узган ядрәләр тавышын ишеткәч, каршыга килүчеләрдән рәхим-шәфкать көтү мөмкин түгеллеген аңлады. Шуңа күрә Хәмиткә дә:

– Кайгырма, җавабын үзем бирермен. Син аларны жәллим дип, һавага атып ятма тагын. Юкса алар сине жәлләп тормаслар, – диде...

Бу хәлләрдә үзләрен иң ышанычлы тотучылар Зөфәр белән Андрей булгандыр, мөгаен. Зөфәр фашистларны якыннан күргән һәм «каты кулларын» үз җилкәсендә татыган кеше буларак, алардан рәхим-шәфкать көтми. Шуңа күрә ул жәлләмичә атты. Аларның тәгәрәп җан бирүләрен күреп сөенде генә. Иң мөһиме: бу беренче бәрелештә үз якларыннан беркем дә зыян күрмәде. Ә Андрей?.. Андрей өчен фашистларга каршы көрәшү – аның көндәлек эше. Аңа барысы да табигый. Фашистлар һөҗүм итә, ә алар кире кага. Аның мондый бәрелешләрне күп мәртәбә башыннан кичергәнлеге әллә каян күренеп тора. Үз-үзен тотышыннан, һәр хәрәкәтеннән сизелә. Ни сәбәпле һәм кемнәр арасына килеп кергәнлеген уена да кертеп карамый ул һәм бик теләсә дә моны булдыра алмас иде.

Бу «партизан отряды»нда, ничектер, барысы да, хәтта үзен командир дип таныштырган Камалов та, сугыш стратегиясен бик начар белә, дигән уй туды Андрейда. Шуңа күрә ул мөмкинлекләрне кулыннан ычкындырмыйча, инициативаны үз кулына алгалады. Менә хәзер дә игътибарны гел үзәккә генә юнәлткән «партизаннар»га үзенең стратегик бурычларын куйды.

– Флангларга игътибарны көчәйтергә. Фашистлар ике яктан әйләнеп узып, чолгап алмасын, – дип кычкырды ул, ауган агач артына поскан җиреннән як-якка карангалап.

Чыннан да, як-яктан үтеп, тылга төшсәләр, чолганышта калган ике дистәдән артык кешене кырып салу берни дә тормаячак боларга. Монысын хәрби эштә аз гына да тәҗрибәсе булмаган Харрас та бик яхшы чамалады. Янәшәсендә яткан Хәмиткә кулы белән төртеп: «Сул як флангка бар әле. Анда көч азрак, ахрысы», – диде ул. Аны-моны абайлап җиткермәгән Хәмит, бөтен гәүдәсе белән тураеп басты да сул якка юнәлде. Кирәк бит, нәкъ шул чакта фашистлар, икенче атакага күтәрелер өчен, каршы як агачлар арасыннан чыгып киләләр икән. Автомат тырылдап куйды. Нибары бер-ике адым атларга өлгергән Хәмит, сөрлегеп киткәндәй булды һәм җиргә чалкан ауды. Харрас аның янына шуышып килде. Егетнең авыз читеннән кызыл тасма булып кан агып чыкты. Ул Харраска тутырып карап, ни өчендер елмаеп куйды: «Харрас абый, аңла... минем кешеләрне атып үтерәсем килми», – диде дә күзләрен йомды. Светлана шуышып килгәндә, ул үлгән иде инде. «Партизаннар» арасында бу – беренче югалту. Хәмитнең йөзенә Харрасның күз яше тамды. Ләкин озаклап хискә бирелеп торырга вакыт юк. Фашистлар өерелеп кабат һөҗүмгә күчте.

– Авылдашыбыз Хәмитнең җанын кыйган фашист илбасарларына ут ачыгыз! – дип кычкырды ул бар көченә.

Әле тайгага чыгып китәр алдыннан гына «төрмәдән качкан җинаятьчеләр» дип сөйләнгән Харрас ни өчен хәзер «фашист илбасарлары» диде? Ни өчен, чыннан да, җинаятьчеләрнең өстендә киноларда гына күреп белгән немец фашистлары киеме – боларын уйлап торырга вакыт юк иде. Мылтыклар һәм карабиннар шартлады, автоматлар тырылдады, каршыга килүче фашистларның тагын берничәсе егылды, «партизаннар» арасында да яраланучылар бар, ахры, ыңгырашкан тавышлар ишетелгәли. Кыскасы, мәхшәр купты.

Фашистлар алай тиз генә чигенергә җыенмый. Алар кайда үрмәләп, кайда шуышып, атышлар кимеп торганда йөгереп, засадада ятучыларга һаман якыная баралар. Шунда Фоат, оборонада ятучылардан иң яше, түзмәде: «Минем үләсем килм-и-и», – дип, урыныннан сикереп торып, урманга йөгерә башлады. Әлегә кадәр мондый мәхшәрне күрмәгән егетнең нервлары түзмәде.

– Ты куда? Час убьют ведь! – дип кычкырды аның артыннан Андрей.

Ләкин Фоат аның соңгы сүзләрен ишетмәгәндер дә. Берничә мизгелдән ул җирдә ята иде инде. Светлана аның ягына шуышты. Тик озак та тормады, кире әйләнеп килде. «Үлгән», – диде ул яшьләренә буылып. Бу партизаннар арасында корбан булучыларның икенчесе иде.

Ә сугыш кызганнан-кыза гына барды.

"КУ" 8, 2019

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: