Вакытсыз вакыт... (№9)

Башы: http://kazanutlary.ru/news/roman/vakytsyz-vakyt-fantastik-roman

 

Гауптштурмфюрер Мартин һөҗүмне ракета чөйгәч кенә башларбыз, дип алдан әйткән булса да, көтелмәгән хәл килеп чыкты. Һөҗүмне берәр сәгать иртәрәк башларга туры килде. Оберштурмфюрер Ганс төркеме авылның капма-каршы ягына чыгып, урнашып беткән иде, шулчак авылны күзәтергә куелган солдатларның берсе йөгереп килде дә бу якка таба бер танк чыгып килүе турында рапорт бирде. Чыннан да, еракта ниндидер техника күренә. Ганс биноклен шуңа төбәде. Килүче танк түгел иде. Аның башнясы да, тубы да юк. Бронетранспортёр булырга мөмкин. Бәлки солдатлар төягәндер. Бирегә немец ротасы килгәнне күреп, партизаннар аларга каршы десант төшерергә җыеналардыр. Бу хакта элемтә буенча гауптштурмфюрер Мартинга хәбәр итте Ганс.

– Засада куегыз да шартлатыгыз, – дип әмер бирде Мартин.

Шулай эшләделәр дә: бер солдат юл читендәге чокырда посып торды да зур тизлектә килүче «хәрби машина»га граната томырды. Техниканың чылбыры өзелеп, бер урында зыр бөтерелә башлады һәм алгы ягы белән засадада ятучы солдатка борылып, туктап калды. Кабина ишеге ачылып, аннан йөртүчесе чыга башлаганы күренде. Солдат аңа автоматын төбәп, ут ачты. Йөртүче сөрлегеп куйды һәм аркасы белән җиргә шапылдап төште дә хәрәкәтсез калды. Ул арада тракторның тент белән капланган арткы өлешеннән бер кеше сикереп төшеп, юлның капма-каршы ягыннан агачлыкка йөгерде. Солдат аңа да ут ачкан иде, ләкин тидерә алмады. Теге адәм урман куелыгына кереп югалды. Солдатның аны эзәрлекләргә кыюлыгы җитмәде. Аның уенча, урман партизаннар белән мыжлап тора һәм анда борын тыгу үз-үзеңне һәлак итү белән бер булыр иде.

Трактордан бүтән төшүче булмады. Солдатлар автоматларын әзер тотып, ут капкан тракторга якынрак килеп карадылар. Җирдә яткан йөртүчесенә төрткәләделәр. Техниканы әйләнеп чыктылар. Әлегә кадәр мондый техниканы беркайда да күргәннәре булмагач, ни уйларга дә белмәделәр. Тент белән капланган арткы өлешендә утыргычлар булудан аңлашылганча, бу солдатлар утыртып йөрү өчен файдаланыла торган транспорт булырга тиеш, дип нәтиҗә ясадылар. Тик менә ни өчен аның ике кеше белән генә юлга чыгуын аңлата алмадылар.

Ганс гауптштурмфюрер Мартинга партизаннарның хәрби техникасын шартлатулары турында рапорт тапшырды. Үзенең солдатларының ролен арттырып күрсәтү өчен, «яхшы коралланган партизаннар утырган бронетранспортёр» юк ителде, дип белдерде. «Атышлар вакытында җиде партизанны юк иттек, өч-дүрте табан ялтыратты», – дип ялганларга да онытмады. Аның командирыннан мактау сүзләре ишетәсе бик килсә дә, Мартин артык төчеләнеп тормады. Бронетранспортёрның шартлатылуын ишеткәч, лагерьдагы партизаннар аңга килеп, төп көчләрен шул якка күчергәнче, тизрәк миномётлардан ут ачарга, дип команда бирде.

Ике яктан да өчәр миномёт бер үк вакытта атарга тотынды. Авыл эченә миналар төшеп шартлый башлады. Каралты-кура шартлап, тирәк-якка сибелде, йортлар ишелде, авылда янгын чыкты. Мәхшәр купты.

Унбиш-егерме минутлап барган миномёт утыннан соң, дөнья тынып калгандай булды. Гансны иң гаҗәпләндергәне: шул вакыт эчендә партизаннар ягыннан бер ату тавышы да ишетелмәде, бер хәрәкәт тә сизелмәде. Миналарга туры килеп, партизаннарның бөтенесе кырылып беткән дияр идең, бу мөмкин хәл түгел...

Шулчак Мартин ягыннан күккә ракета чөелде. Бу – һөҗүмгә күчәргә, дигән сигнал иде. Ганс солдатларны авыл ягына куды. Ә капма-каршы яктан гауптштурмфюрер Мартин төркеме килә. Алар авыл уртасында очрашты. Тик авыл урамында да, йортларда да беркем күренмәде. Коралларны бик сак кулланырга, ялгыш атып, бер-берсенә тидермәскә дип, кат-кат кисәтелгән булсалар да, пуля тиеп, бер эсэсчының аягы яраланган булып чыкты. Мартинның моңа бик ачуы чыкты, әлбәттә. Ул зәһәр итеп сүгенде.

Качкын әсирләр кайтып әйткәч, партизаннар отряды авылдан чыгып качарга өлгергәнне аңлады Мартин. Шулай итеп, партизаннарга көтмәгәндә һөҗүм ясап, барысын да кырып салырга, дигән беренче планы барып чыкмады. Алар аз гына соңга калдылар...

Хәзер партизаннарның кайсы тарафка киткәннәрен ачыклап, артларыннан эзәрлекләп, тар-мар итәргә кирәк булачак. Шул сәбәпле, өч-дүрт кешедән торган берничә төркемне тирә-якны тикшереп кайтырга разведкага җибәрергә карар кылды Мартин. Алар килгәнче, солдатлар йорт ишегалларына, сарайларга кереп, күз төшәрлек, кесәгә сыярлык, күтәрә алырлык әйберләр юкмы дигәндәй, тикшеренеп йөри башладылар. Миналар каралты-кураларга эләккән кайбер урыннарда янгын чыккан һәм ул һаман көчәя бара. Төтен, ис күзләрне әчеттерә, сулышка керә.

Шулчак кайсыдыр бер йорт ишегалдыннан ике солдат Габделхак картны җилтерәтеп алып чыктылар да Мартин каршына китереп бастырдылар.

– Гер гауптштурмфюрер, менә бер партизанны эләктердек, – диде аны алып килгән солдатларның берсе.

Әле яңарак кына булып узган мина яңгырыннан соң, мондый мәхшәрне үз гомерендә дә күрмәгән картның кыяфәте бик аяныч иде. Аның йөзенә һәм үз-үзен тотышына караганда, бу хәлне ул бөтенләй аңышып бетмәгән. Үтә гаҗәпләнүдән аның күзләре өлкәннәргә хас булмаганча зур булып ачылган. Шундый көтелмәгән хәлдән нык курыккан булса кирәк, бөтен тәне белән калтырана. Миналар төшеп шартлый башлагач, ахырзаман килде, дип уйлагандыр инде, бахыр.

Мартин картны баштанаяк карап чыкты да җирәнгән кыяфәттә җиргә төкерде.

– О, юк! Бу партизан булырга тиеш түгел, бик карт бу, – дип сөйләнде.– Ул качмакчы иде, гер гауптштурмфюрер, – диде солдатларның икенчесе. Картның партизан икәнен дәлилләү өчен шуннан башканы әйтә алмады, күрәсең.– Сезнең бу кыяфәтегезне күрсә, шайтан үзе дә качып китәр, – диде Мартин мыскыллы елмаеп, солдатның мародёрлык белән шөгыльләнеп, иләсләнгән күзләренә ишарә итеп. Аннан соң кабат картка борылды да: – Әй син, карт, әйт әле, партизаннар кай тарафка качып китте? – диде.

Габделхак карт, авылда булган мәхшәргә һәм авыл халкының кинәт кенә тайгага кереп качуына шушы адәмнәр генә гаепле икәнен төшенде, әлбәттә. Харрас әйткән «рецидивистлар»ның ни дәрәҗәдә куркыныч булуларын, соң булса да, менә хәзер генә аңлагандыр бичара. Офицерның сүзләрен тылмач тәрҗемә иткәч, ул бераз уйланып торды. Сорау бирүченең тел төбен аңлау өчен акыллы картка нәкъ менә шул вакыт җитте дә. Кан тамырлары бүлтәеп торган ябык кулын күтәреп, авылдашлары чыгып киткән якка түгел, бөтенләй капма-каршы якка төртеп күрсәтте ул.

Ләкин шулчак разведчикларның бер төркеме әйләнеп кайтты да ашыгып Мартин каршына килеп басты:

– Гер гауптштурмфюрер, без әнә теге тарафка таба киткән бик күп эзләр күрдек. Партизаннар шунда киткән булырга тиеш, – диде.

Мартин ачу белән Габделхак картка күз ташлады.

– Алыгыз бу дуңгызны, – дип акырды ул солдатларга һәм борылып китәргә җыенганда, кулын кискен генә селкеп, барысына да аңлашылырлык ишарә ясады. Бу ишарәнең мәгънәсе Габделхак картка да барып җитте. Әйе, бу аңа карата хөкем карары иде. Дөрес, сигез дистә ел гомер кичергән татар карты үлемнән курыкмый. Аллаһы Тәгалә аңа үлемнең менә шушындыен билгеләгән икән, аны лаеклы кабул итә белергә дә кирәк... Габделхак булдыра алганча тураеп басты. Кыска гына автомат тавышы яңгырап алды...Мартин, йорт ишекләрен җимереп ачып, анда мародёрлык белән шөгыльләнгән солдатларын җыю өчен ракета атып сигнал бирде. Тиз генә җыенып, кичекмәстән партизаннар артыннан эзәрлекләүне дәвам итәргә кирәк. Йорт ишегалларыннан берәм-берәм солдатлар чыга башлады. Берсенең дә куллары буш түгел, кайсы капчык, кайсы сумка тоткан. Бер солдат ике кулына икешәр тавык эләктергән. Аякларыннан тоткан тавыклар канатларын җилпеп тыпырчыналар, яман каты кытаклап кычкыралар, тирә-якка мамыклары оча. Шульц бер сарыкны өстерәгән...

Гауптштурмфюрер бу кәмитне күреп, ни әйтергә белмәде. Дөрес, бу гамәлләре өчен аларны гаепләргә җыенмый. Моңа кадәр дә басып алынган авылларда җирле халыкны аз таламадылар. Солдат тамак турында кайгырта икән, бу начар түгел. Тамагы тук солдат кына яхшы сугыша. Моны ул бик яхшы белә. Хәер, үзе дә авызны ертып керергә торган ризыкны алырга каршы түгел. Тик нәкъ менә хәзер, шушы мизгелдә Мартин өчен тамак кайгысы икенче урында иде.

– Барлык алган әйберләрегезне ташларга туры килер. Кичекмәстән партизаннарны куып җитәргә кирәк. Ә әйберләрне алырга без монда кабат, партизаннарны тар-мар иткәч килербез, – диде ул, ике сөйләшергә урын калдырмыйча.

Эсэсчылар колоннага тезелеп, көнчыгышка кузгалдылар. Партизаннарның нәкъ менә шул юнәлештә киткәннәренә аларның берсе дә шикләнми иде. Чыннан да, авылның шул башыннан чыгып, тайга эченә кергәч, анда бик күп кеше эзләре күреп, дөрес баруларын аңладылар.

 

* * *

Күчкән Сала качаклары урман эченә бер чакрымлап кергәннәр иде, аларны йөгерүдән сулышы капкан Әлфирә куып җитте. Аның чәчләре тузган, бит- куллары агач-куакларга сыдырылган, киемнәре ертылган, бер аягындагы туфлие төшеп калган. Аны иң беренче төркемнең ахырында баручы полиция лейтенанты Рафаил күреп алды һәм кире борылып каршысына йөгереп килде.

– Нәрсә булды, Әлфирә? – диде ул, хатынның иңнәреннән тотып.– Аттылар... Юлдан бара идек...Әлфирә тыела алмыйча кычкырып елый башлады. Бу тавышны ишетеп,

төркем ахырында баручылар да борылып карады һәм тукталып калды. Бераздан кешеләр колоннасы тукталды, һәм һәркем Әлфирә ягына төбәлгән иде. Алдан баручы авыл башлыгы Харрас та йөгереп килеп җитте.

– Нәрсә булды? Рафат кайда? – дип сораулар яудыра башлады ул килә- килешкә.

– Рафатны атып үтерделәр... Тракторны шартлаттылар... Мин тиз генә йөгереп, юлның икенче ягындагы урманга кереп качып котылдым, – диде Әлфирә, өзек-өзек сүзләр белән.

Ул әле һаман тынычланып җитә алмыйча, калтырана-калтырана үзләре белән булган хәлне сөйләп бирде. Ул башта авылга кайтмакчы булган. Ләкин тиздән авыл өстенә ике яклап миналар яудыра башлаганнар. Ачы сызгырып төшеп шартлаучы миналар авылның астын-өскә китергәннәрен үз күзләре белән күргән Әлфирә. Аннан соң, авыл кешеләре киткән көнчыгышка таба йөгергән, эзләрдән бара торгач, куып җиткән...

Әлфирәне фельдшер Светлана карамагына тапшырып, Харрас тиз генә авыл активы белән киңәшмә уздырып алырга дигән карарга килде. Зөфәрне, Камилне һәм участковый Рафатны бер читкә чакырып алды. Хәле бик шәптән булмаса да, тиешле дарулар һәм уколлар алган, ярасын бәйләткән һәм тамагын туйдырган Андрей да шунда килеп җитте. Ул инде хәлне чамалап алган иде. Димәк, фашистлар арттан куа килә. Шуңа күрә Андрей тизрәк үз тәкъдимен кертергә ашыкты.

– Уңайлы урын табып, кичекмәстән оборона оештырырга. Юкса, алар безне куып җитеп, аерым-аерым кырып салачаклар. Ә хатын-кызлар, карт-корылар һәм бала-чагалар юлларын дәвам итсеннәр. Бәлки үзебезнекеләргә барып чыгарлар. Ә без – кораллы партизаннар – монда фашистларны тоткарлап торыйк...

Дары исен татыган, күп мәртәбә бәрелешләрдә катнашкан һәм хәрби эшне мондагыларга караганда яхшы белүче Андрейның сүзләренә колак салмыйча калмадылар, әлбәттә. Ул хаклы. Ә оборона өчен корал белән эш итүче, урта яшьләрдәге көчле ир-атларны сайлап алырга туры киләчәк. Андыйларны табарга була. Егермеләп кеше җыелыр. Тик хәлнең бик җитди булуын авыл кешеләренә ничек аңлатырга? Ярар, юлны дәвам итәргә кушып, аларны алдан җибәрергә дә була. Ә менә корал тотып биредә – оборонада калган ике дистәләп ир-атка ни дияргә? Төрмәдән качкан бер төркем җинаятьчегә мондый көч белән каршы тору мөмкин эш тә бит... Тик баштанаяк коралланган, сугыш һөнәренә махсус өйрәтелгән бер рота гаскәриләргә каршы, сугышка бөтенләй өйрәтелмәгән егермеләп ир-ат каршы тора алырмы? Андрейның әйтүенә караганда, хәзер немецларда 150ләп кеше булырга тиеш. Көчләр тигез түгел. Аерма – җиде-сигез мәртәбә...

Харрас авыл кешеләренә мөрәҗәгать итеп:

– Җәмәгать, авыл кешеләре – карт-коры, хатын-кызлар, бала-чага хәзер алга таба юлларын дәвам итәчәк. Алар берәр километр арырак китеп, шунда безне көтәрләр. Ә без – мылтыклар белән коралланган иң көчле ир-атлар – монда җинаятьчеләргә каршы оборонада калабыз, – диде.

Авылдашлар арасыннан сайлап җыя торгач, чыннан да, егерме ике ир-ат табылды. Хәтта дүрт хатын-кыз да шулар сафында корал тотып җинаятьчеләргә каршы көрәшергә теләк белдергән иде, Харрас аларны тиз туктатты. «Корал белән эш итү – ирләр эше. Сездән башка да хәлдән чыгу җаен табарбыз», – дип, аларның теләкләрен кире какты. Бары тик фельдшер Светланага гына калырга рөхсәт бирде. «Корал кулланырга туры килеп, берәребез яраланса, яраларны бәйләрсең», – диде Харрас аңа.

Хәер, ул әйтмәсә дә, Гиппократ анты биргән Светлана моны үзенең бурычы дип саный иде.

– Алга таба юлны дәвам итүче авылдашлар төркеменә җитәкче итеп, Зөфәрне билгелим, – диде Харис, үзенең кыска гына чыгышын йомгаклап.

Харрастан моны көтмәгән Зөфәр ни әйтергә дә белмичә, гаҗәпләнеп калды.

– Харрас Зарипович, мин сезнең бу тәкъдимегезгә каршы. Мин монда оборонада торучы егетләр белән калачакмын. Чигенүчеләргә җитәкче итеп башка кешене куегыз, – диде ул, сүзләреннән аз гына да ваз кичмәячәгенә ышандырырга теләгәндәй.

– Нәрсә, әллә алар белән китсәң, җиңел булыр дип уйлыйсыңмы? Анда сиңа, әнә, әллә ничә дистәдән артык кеше карап тора. Аларның гомерләре өчен җаваплылык зуррак та әле.

Ләкин бу сүзләр генә Зөфәрне кире чигендерә алмый иде. Ул болай да фашистларның Күчкән Салага килүләрендә үзен гаепле саный. Әгәр ул «Ерак привал»да фашистларга әсир төшмәгән һәм аннан качып китмәгән булса, бу авылны алар беркайчан да эзләп табасы түгелләр иде. Шуңа күрә бүген авылдашларына уңайсызлыклар тудыруда бары тик үзен генә гаепле санап, фашистларга каршы көрәшүчеләрнең иң алгы сафында үзе булырга тиеш, дип уйлый иде.

– Мин моннан беркая да китмим. Өлкәннәр һәм хатын-кызлар белән Камилне җибәрегез әнә, – диде ул, икеле-микеле сөйләшүләргә урын калдырмыйча.

Камил каршы килмәде. Гәүдәсен хәрбиләрчә төз тотып: «Тигезләнеп тезеләргә!» – дип башлаган иде, каршысында хәрбиләр түгел, карт-коры да хатын-кызлар икәнен генә күреп, кулын селтәде.

– Кузгалдык, җәмәгать, – диде ул тыныч кына һәм үзе, иңенә асылган мылтыгының каешын тотып, салмак кына агачлар куелыгына атлады. Төркем аның артыннан иярде...

Алар агачлар арасына кереп күздән югалуга, оборона өчен уңайлы урын сайлый башладылар. Ерак түгел инеш ага. Аның ярлары сөзәк, ләкин өскәрәк менеп бассаң, агачлар сирәгрәк үскән елга үзәне уч төбендәге кебек күренә. Әнә шул калкулыкның өстендә үзара тигез аралар калдырып тезелеп ятарга кирәк, дип киңәшен бирде Андрей. Чыннан да, стратегик яктан караганда, бу бик уңышлы урын булыр иде. Харрас аның белән килеште. Егетләрнең кайсы агач кәүсәсе артына качты, кайсы чокырлы урынны сайлап, шунда сузылып ятты. Һәрберсе коралларын корып, әзерләп куйды.

Андрейның бер кулы яралы булганлыктан, ул мылтыктан ата алмаячак. Бердәнбер пистолетлы кеше – участковый Рафаил. Андрей аннан пистолетын биреп торуын сорады. Син мылтыктан да ата аласың, диде ул.

– Бу минем табель коралым. Аны теләсә кемгә бирергә закон кушмый, – дип аңлата башлаган иде, Харрас сүзләрен бүлдерде:

– Рафаил, пистолетыңны бир инде шуңа. Чыннан да, үзең мылтыктан да ата аласың ич, – диде ул.

Рафаил үзе корылышлы МП пистолетын кобурасыннан алып, теләр-теләмәс кенә Андрейга сузды һәм ничек кулланырга кирәген өйрәтте. Хәрби кеше булса да, әлегә кадәр мондый коралны күрмәгән Андрей, пистолетны әйләндерә- әйләндерә карады:

– Немчуралардан кулга төшерелгән трофеймы әллә? – дип сорамыйча түзә алмады.

Рафаил аңа гаҗәпләнеп карап торды да:– Әйе, немец генералыннан алдым, – дип мыскыллы елмайды.– Мин бу операциядә хәрби эшләр буенча ярдәмчем итеп, гвардия капитаны

Захаров Андрейны билгелим, – диде Харрас.Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки килеп туган шушындый хәлдә, хәрби

эштә тәҗрибәсе булган Андрейның гына дөрес карарлар кабул итә алачагы һәркемгә мәгълүм. «Гадәттән тыш хәлләр буенча өйрәнүләр» буларак, операциягә үзем җитәкчелек итәрмен, дип уйлаган Рафаилне гаҗәпкә калдырып, Харрас бу вазифаны үз өстенә алды. Ә аны башлык итеп түгел, хәтта ярдәмчесе итеп тә куймады. Монысы Рафаилнең ачуын китерде, билгеле. Теткәләнеп беткән гимнастёркалы Андрейны исәпкә алмаганда, монда форма кигән кеше бары ул гына. Дөрес, дәрәҗәсе лейтенант кына. Ә аңа калса, Харрас үзе дәрәҗәсе белән кем соң ул кадәр?! Эченнән генә шулай үртәлсә дә, Рафаил тыштан сер бирмәде. Башкалар белән бергә оборонага ятты.

– Минем команда буенча гына атарга. Бер пуляны да юкка әрәм итмәскә, – дип соңгы күрсәтмәләрен бирде Харрас.

– Нәрсә, ул кешеләргә чынлап атарга тиеш булабызмыни без? – дип сорады кайсыдыр.

– Ике-өч качкын җинаятьчене засадага ятып каршыламасак та, кулга алырбыз әле, – дип кушылды икенчесе.

– Атаргамы-юкмы икәнен хәлгә карап гамәл кылырбыз. Ә хәзергә барыгыз да тулы әзерлектә, җинаятьчеләрне көтәбез, – диде Харрас.

 

дәвамы бар

 

"КУ", 7 (июль), 2019

фото: http://www.pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: