Вакытсыз вакыт... (№8)

Башы: http://kazanutlary.ru/news/roman/vakytsyz-vakyt-fantastik-roman

Зөфәр үзе сөйләгәннәрнең дөреслеген расларга тырышып, нинди генә дәлилләр китермәсен, комнан аркан ишкән кебек кенә булды, Харрас аңа барыбер ышанмады. Дөрес, ниндидер гадәттән тыш хәл кичерергә туры килгән, психикасындагы тайпылышларга шул сәбәп булган, дигән шик калды анда. Тирә-яктагыларның, бигрәк тә фельдшер Светлананың Зөфәрне яклап, вакыт аша күчү турында фантастик фаразлар китерүен дә Харрасның күңеле кабул итмәде. Һәрнәрсәгә скептикларча караучы өлкән кеше, җитәкче андый гайре табигый хәлләргә ышана алмый шул...

Берничә сәгатьтән Андрей аңына килде. Аңа комачауламас өчен башкалар кунак бүлмәсенә кереп киттеләр. Бары тик Светлана гына гел аның тирәсендә кайнаша, дару эчертә, уколлар кадый, яраларын сөртеп, кат-кат бәйли. Вакыт- вакыт сөйләшеп тә алалар. Чөнки Андрейның ятасы килми. Ул әледән-әле «отряд командиры» белән тизрәк очраштыруларын сорый. Зөфәр кая соң, ди.

– Сезнең хәлдә торырга ярамый, бераз ныгырга кирәк, – дип, Светлана аны тынычландырырга тырыша.

Андрей аның белән килешкән кебек булса да, бер минут үтүгә, тагын «отряд командиры»н таптыра башлый. Ниһаять, соравын канәгатьләндереп, Харрасны ул яткан алгы якка керттеләр. «Партизан отряды командиры Камалов» ролен башкарырга тиешлеге турында кат-кат кисәтелгән Харрас Андрей яткан агач сәке янындагы урындыкка килеп утырды. Зөфәр белән Камил аның янәшәсенә бастылар.

– Мин – отряд командиры Камалов, – диде Харрас, уйдырма вазифасыннан оялгандай, аның йөзе бераз алсуланды. – Харрас Зарипович булам, – дип тә өстәде бераз карлыккан тавыш белән.

Ләкин Андрейның хәле аның кыяфәтендәге вак-төякләргә игътибар итәрлек түгел иде.

– Мин партизаннар отряды комиссары капитан Захаров, – диде ул хәлсез кулын Харраска сузып.

Бер-берсенә карашып, бераз торгач, «җирле отряд командиры» буларак, үзе сүз башларга тиешлеген уйлап, Харрас:

– Танышуыма бик шатмын, – диде.

– Шатланырга сәбәп юк, иптәш... э-э-э, гафу итегез, сезнең хәрби дәрәҗәгез нинди? – дип туктап калды Андрей.

Харрас хәрби кеше түгел. Моннан кырык еллар элек армиядән өлкән сержант дәрәҗәсендә кайткан иде. Тик сержант отряд командиры булу өчен кечкенә дәрәҗә түгелме икән, дип шикләнде ул:

– Өлкән лейтенант мин, – диде дә астан гына тирә-яктагыларга күз ташлады. Зөфәрнең дәрәҗәне азсынган кебек карап торуын күргәч: – Капитан дәрәҗәсенә боерык булган иде, погоннар алмыйча калдым, чолганышка эләктек, аннан партизанлыкта. – Харрас, әй, нәрсәсен сөйләп торырга инде аның дигәндәй, кулын селтәп, читкә карады. Шулай булмый хәле дә юк, аннан да артыгын барыбер әйтә алмас иде.

Зөфәр җиңелчә генә тамагын кыргалады. Харрас аның бу гамәлен, үзенең оста итеп алдашуын хуплау, дип кабул итте.

– Аңлыйм, иптәш капитан. Димәк, дәрәҗәләребез бер үк икән, – диде Андрей. – Зөфәр сезгә хәлне аңлаткандыр инде. Чыннан да, эшләр шәптән түгел. Бу тирәдәге урманнарны партизаннардан чистарту өчен фашистлар баштанаяк коралланган бер эсэс ротасы җибәргән. Минем отряд көнчыгышка, урман эченәрәк чигенде. Без аларны фашистлар эзәрлекләвеннән каплап тордык. Шактый фашистны кырдык. Барыбыз да диярлек үлеп бетте. Кулга эләккән авыр яралыларны фашистлар атты. Мине калдырдылар. Хәзер минем исәп буенча карательләр отрядында йөз илле тирәсе фриц калган булырга тиеш. Ләкин алар яхшы коралланган. Солдатларының күбесендә автомат. Миномётлары бар. Һәм сезнең өчен иң аянычы: алар хәзер сезнең юнәлештә хәрәкәт итәдер, дип шикләнәм. Чөнки Зөфәр планшетындагы карта алар кулына төшкән. Аның буенча сезне эзләп табу кыен булмаячак. Сез инде карательләрне каршылау өчен чаралар күргәнсездер, – дип сүзен тәмамлады ул.

Харрас ык-мык итте: «Әйе, күрдек. Әзерләнгәндәй иттек инде шунда», – диюдән башканы әйтә алмады. Хәер, нәрсә дисен? «Башны бутап йөрисез шунда. Әле монда Зөфәр сөйләгәннәргә ышанып җитмим, өстәп син булмастай әкият сөйләп баш катырасың», дисенме?..

– Харрас Зарипович, отрядыгызда ничәләп кеше?

Харрас нәрсә дип әйтергә белмәде. Алдан уйланылмаган. Зөфәр дә мондый сорауның булуы турында кисәтмәгән иде. Шуңа күрә Харрас бераз уңайсыз хәлдә калды. Авылда егермеләп хуҗалык. Барлыгы сиксәнләп кеше яши. Аларның яртысыннан артыгы – хатын-кызлар һәм берничә бала-чага. Күбесе – пенсионер. Шуларны уйлагач, авыл башлыгы авылда күпме кеше бар, шуны яшермичә әйтте.

– Сиксәнләп! Хатын-кызлар, карт-корылар да шул исәптә.

– Корал тота алырлыклары, сугышчылар кызыксындыра мине, – диде Андрей.

– Урта яшьләрдәге ир затлары егерме бишләп булыр. Бездә барысы да корал тота белә.

Чыннан да, күпчелеге егерьлар династиясеннән булган авыл кешеләре – гомерләре буе сунарчылык белән шөгыльләнгән кешеләр. Аларның барысын да бик төз атучы мәргәннәр дип әйтергә була.

– Кораллар белән хәл ничегрәк?

– Ау мылтыклары... э-э-э, сугыш кораллары һәркемдә дә бар. Патроннарга да кытлык юк, – диде Харрас, бер яктан мактанырлык нәрсә әйтә алуына куанып. Каяндыр килеп чыккан бер билгесез адәмнең үзеннән – югарыдагы хакимият тарафыннан билгеләп куелган авыл башлыгыннан допрос алып утыруына аның бераз гына ачуы да чыкты. Авылда иң зур җитәкче буларак, мондагы һәрнәрсәгә ул үзе генә җаваплы. Шуның өстенә «партизан отряды командиры» дигән уйдырма-вазифа! Андрейның алар эшенә тыкшынырга бернинди хакы да юк... Тик менә килеп туган аңлаешсыз хәл Харрасның уйлау сәләтен бөтенләй бетергән иде шул. Мондый көтелмәгән хәлләрдә ул башкаларны өйрәтү түгел,

үзе дә нишләргә кирәклеген тәгаен генә төшенеп җитә алмый.Моның ише вакытта югарыдагылар белән киңәшләшеп алу комачауламас иде дә бит... Тик элемтә чаралары алга киткән заманда яшибез дип, күпме генә мактанышсак та, тайга уртасындагы кечкенә бер авылдан «Олы җир» белән элемтәгә чыгу бик җиңел түгел. Монда «кесә телефон»нары эшләми. Нибары җиде-сигез дистә кеше яшәгән бер авыл өчен станция төзергә хөкүмәт акча бирмәячәк. Бердәнбер элемтә чарасы булган кыска дулкыннарда эшләүче рация дә, кирәк бит, нәкъ шундый чакта сафтан чыккан! Тагын бер элемтә чарасы бар барын... ТТ-4 чылбырлы тракторы белән 50 чакрым ераклыктагы Южный бистәсенә хат-хәбәр җибәрү. Тик бу трактор кичә генә Южныйдан кайтканлыктан, аны бүген тагын шунда чыгарып җибәрү бик кулай түгел. Юл чыгымнары үзен акламаячак. Ягулыгы, тегесе-монысы, дисеңме... Авыл җирлегенең андый чыгымнарны күтәрерлек хәле юк.

Хәтта тиз арада элемтәгә чыгу мөмкин булса да, мондый хәлне, әйтик, телефон аша югарыдагыларга аңлатып булыр идеме? «Авылга фашистлар һөҗүм итү куркынычы яный, кичекмәстән ярдәм җибәрегез», – дип хәбәр салсаң, бу «ычкына башлаган», дип, шунда ук туп-туры «сары йорт»ка озатачаклар. Монда ашыгып хәл кылырга ярамый. Алла сакласын, ник әйткәнеңә үкенерсең. Берничә кешенең акылына зәгыйфьлек килеп, күзләренә «фашистлар» күренә башлаган икән, ни өчен Харрас зыян күрергә тиеш соң әле?.. Авыл башлыгы күңеленнән генә әнә шулай фикер йөртте...

– Менә нәрсә, иптәш капитан. Мин үземнекеләр... э-э-э ягъни штабымдагылар белән киңәшләшермен. Уйлашырбыз, – дип инициативаны үз кулына алды Харрас. – Ә сезгә хәзер дәва һәм ял кирәк. Мин сезне э-э-э медицина хезмәте лейтенанты Светлана Сидорова карамагына тапшырам. Ул сезнең сәламәтлекне кайгыртыр. Ә калган оештыру эшләрен безнең үзебезгә калдырыгыз.

– Харрас Зарипович, тик зинһар өчен, отряд урнашкан урынны кичекмәстән алмаштырырга кирәк. Юкса...

– Мин сезне аңладым. Без менә хәзер үк авыл кешеләрен... то есть отрядтагы һәрбер сугышчыны җыеп, шул хакта киңәшәчәкбез, – диде Харрас, һәр сүзенә басым ясап һәм икеләнергә урын калдырмаска тырышып...

* * *

Андрей белән булган сөйләшүдән соң, Харрас янә кунак бүлмәсенә керде. Зөфәр белән Камил сораулы карашларын аңа текәделәр.

– Йә, Харрас Зарипович, ни әйтерсең? – диде Зөфәр.

Харрасның икеләнүе йөзенә чыккан. Андрей белән сөйләшкәнче, ул Зөфәрнең һәр сүзен инкарь итеп килгән иде. Хәзер исә, «шайтан нәрсә белән шаярмас, ә бәлки?..» дигән каршылыклы уйлар йөрәген тырный иде булса кирәк.

– Аптыраган инде. Тәмам башны бутап бетердегез, – диде ул, чарасызлыктан нәрсә эшләргә белмәгәнен аз гына да яшермичә.

– Харрас абый, хәлнең никадәр җитди икәнлеген Андрей да раслап тора. Ишеткәнсеңдер...

– Ишетүен ишеттем. Тик... Халыкка бу хакта ничек аңлатырга? Белеп торам, берсе дә ышанмаячак... Ә югарыдагыларга ни диярмен? Авылга фашистлар һөҗүм итә, дисәм... Иртәгә үк Күчкән Салага ишек-тәрәзәләре тимер рәшәткә куелган «УАЗик» белән килеп алып китәчәкләр мине. Адәм көлкесе!

Үз сүзләрен расларга теләгәндәй, Харрас кычкырып көлеп җибәрде. Акылын югалткан кеше кебек тыела алмыйча озак шаркылдады ул.

– Харрас абый, барыбер нәрсәдер эшләргә кирәк. Болай кул кушырып утырсак, алар иртәгә тимер рәшәткәле «УАЗик» белән килгәндә, сез дә, һәм башка беркем дә калмаган булуы мөмкин.

– Ә сез үзегез нинди киңәш бирер идегез миңа? – дип, башкаларның киңәшенә колак салырга теләге барлыгын сиздерде авыл башлыгы.

– Әгәр берәр хәйлә-мазар уйлап тапсак, – диде, сүзгә кушылмыйча, башкаларның сөйләгәнен генә тыңлап утырган Камил. – Әгәр кешеләргә, төрмәдән бер төркем рецидивист качкан, алар безнең тирәдә урманда яшеренеп яталар икән; авылга һөҗүм итү ихтималлары бар, шуңа күрә берничә көнгә авыл кешеләрен куркынычсыз урынга эвакуацияләргә кирәк, дисәк? Халык андый сүзләргә тизрәк ышаначак. Соңыннан, бернәрсә дә булмаса, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушуы буенча үткәрелгән планлы өйрәнүләр генә иде, диярбез. Халыкны ни өчен эвакуацияләүне югарыдагыларга да, гадәттән тыш хәлләр буенча өйрәнүләр үткәрелде, дип аңлатырга була.

Аның сүзләрен игътибар белән тыңлаган Харрас, нәрсәдер үлчәгән- чамалаган шикелле, күзләрен кысып уйланып утырды да үз фикерен белдерде: – Килешәм. Чыннан да, шулай эшләргә кирәктер, бәлки. Кем әйтмешли, сарык та исән, бүре дә тук. Ул чакта беркем дә болар ычкынган икән, димәс. Зөфәр дә үз тәкъдимен әйтеп калырга ашыкты:– Бу эшне участок инспекторы полиция лейтенанты Рафаил Садриев белән берлектә эшләсәк, авылдашларны ышандыру өчен тагын да яхшырак булыр, – диде ул.

– Әйдәгез, кузгалыйк алайса. Монда сөйләшеп утырып кына берни майтарып булмас. Су язып, май төшми.

Харрасның әлеге сүзләре белән барысы да килеште. «Әйе! Әйдә кузгалыйк», – дип сөйләнә-сөйләнә, урыннарыннан тордылар...

Авыл идарәсенә барып, Рафаилгә хәлне төшендереп бирделәр. Ул баштарак: «Бу нинди хәл инде? Мин – участковый, авылда шундый хәлләр булганын иң соңыннан ишетәм? Кемнедер кыйнаганнар, кемнедер утлы коралдан атып яралаганнар. Криминал бит бу. Кичекмәстән «Олы җир»гә хәбәр итәргә кирәк», – дип чыгымчылап маташса да, хәлне төшендереп биргәч, ризалашты. «Гадәттән тыш хәлләр буенча өйрәнү исәбеннән булыр», – дигәч, ел әйләнәсе югарыга отчёт сырлаудан башка бер гамәли эш күрсәтмәгән участок инспекторына үзен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек иде бу.

Ләкин барыбер авылда гадәттән тыш хәл килеп тууы турында хат язып, Южный посёлогы башкарма комитет җитәкчесенә тапшыру өчен, ТТ-4 тракторын юлга чыгарырга, дигән карарга килделәр. Хатны «грамоталы» итеп язу авыл башлыгы сәркатибе Әлфирәгә йөкләнде...

Харрас күрсәтмәсе буенча авыл кешеләренең барысын да ашыгыч рәвештә клубка җыйдылар. Башта авыл башлыгы үзе чыгыш ясады. Алдан сөйләшенгәнчә, төрмәдән бер төркем рецидивистның качуы турындагы ялган хәбәрне җиткерде. Участок инспекторы Рафаил дә хокук саклау органнары вәкиле буларак, сүз алып, кешеләрне куркынычсыз урынга эвакуацияләп торырга кирәклеген әйтте. Бу хакта югарыдан әмер килүе турында да белдерде. Ул:

– Бер көнлек азык-төлек, ягъни сухой паёк, иң кирәкле документларны һәм мылтык-патроннар алып, бер сәгатьтән бирегә җыелыгыз. Ашыгыч рәвештә, оешкан төстә көнчыгыш якка берәр километр урман эченәрәк эвакуацияләнәбез, – дигәч, залда утыручылардан берсе:

– Ә мылтыклар нәрсәгә? Сугышырга җыенмыйбыздыр ич? – дип, Рафаилнең күрсәтмәләрен көлкегә алмакчы булды.

Көтмәгәндә килеп туган бу хәлдән, күңеле белән үзен «генерал» итеп тоя башлаган Рафаил, сорауга ни дип җавап бирергә белмичә каушап калды. Аның «ык-мык» итеп торуын күреп, Харрас ярдәмгә ашыкты:

– Җәмәгать, нәрсә буласын беркем дә белми. Рецидивистлар да коралсыз түгелдер. Ә коры кул белән без аларга каршы нәрсә эшли алырбыз?.. Тагын шунысын да онытмагыз: тайгага китәбез бит. Ә анда ерткыч җанварлар очрамас дип әйтеп булмый. Шулай булгач, патроннарны да җитәрлек алыгыз, – дип тәмамлады ул сүзен.

Башлыкның аңлатуы үтемле булды. Каршы әйтүче күренмәде. Бары тик 80 яше белән баручы Габделхак карт кына:

– Ул рецидивистлар миңа – карт кешегә тимәсләр әле. Өемнән беркая да китмим, – дип, каршы килеп маташты.

– Качкыннар – бик куркыныч җинаятьчеләр икән, синең картлыгыңа карап тормаслар. Бүген ТТ-4 вездеходы белән Рафат Южныйга китә. Бәлки сине шуңа утыртып җибәрербез, – дип тә аңлатырга тырышты Рафаил. Карт кулын гына селтәде:

– Яумаган яңгырга чиләк тотмыйлар, дигәндәй, сез әйткән ул качкыннар бармы-юкмы, беркем дә белми. Мин монда калам. Үз өемдә үз көем. Бетте- китте, вәссәлам! – дип, һаман үз киресен сукалады Габделхак...

Берәр сәгать уздымы икән, авыл кешеләренең барчасы да төенчекләр, төргәкләр, биштәрләр күтәреп, ир-атлар мылтыкларын асып, клуб каршына җыелган иде инде. Ирләрнең һәрберсендә «Сайга» тибындагы аучы карабины. Шома көпшәле бу заманча корал бик уңайлы. Сугышчан автомат базасында ясалган үзкорылышлы ярымавтомат карабинның «магазин»ы 8 патрон сыйдырышлы. Күчкән Сала аучыларының күбесенең мылтыгы оптик төзәгеч белән җиһазландырылган. Мондый корал белән 300 метрдан теләсә нинди әйбергә тидерергә була.

Сафларга тезеп барлау узгач, халык Зөфәр һәм Камил артыннан ияреп, урман ешлыгына таба юл алды. Авыл урамнарын, йортларны яхшылап карап чыгып, Әлфирәгә Южный посёлогында хатны кемгә тапшырасын яхшылап аңлаткач, Харрас та эвакуацияләнгән кешеләр киткән тарафка кузгалды. Участковый Рафаил дә аның артыннан иярде. Рафат тракторын ерак юлга әзерли башлады.

Бу көтелмәгән хәл Харраска «авыртмас башка – тимер тарак» кебегрәк тәэсир итте. Тыныч кына яшәп яткан авыл халкына шундый мәшәкатьләр тудырганы өчен, ул күңеленнән генә Зөфәрне битәрләде. Ләкин кычкырып ачуланырга базмады. Чөнки күңеленең бер почмагында: «Ә бәлки?..» дигән шик тамыр җәя башлаган иде.

 

дәвамы: http://kazanutlary.ru/news/roman/vakyt-galmtlre-9

"КУ", 7 (июль), 2019

фото: http://www.pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: