Вакыт галәмәтләре (№10)

Башы: http://kazanutlary.ru/news/roman/vakytsyz-vakyt-fantastik-roman

 

Александр Левин элекке курсташы һәм дусты Сазоновның санаторийда беренче очрашуында: «Тайгада кыргый җәнлекләрне исәпсез кыралар, кайбер хайваннар «Кызыл китап»ка кертелгән», – дигән сүзләрен күңеленә якын алып, озак кына уйланып йөрде. Гел башка тармакта эшләсә дә, ул да кайчандыр урман хуҗалыгына кагылышлы һөнәр сайлаган кеше ләбаса. Тик яшьлек хыяллары тормышка ашмыйча гына калды. Дустының хәленә керергә тырышуы, аңа яхшы сүзләр белән генә булса да теләктәшлек күрсәтүе шуңадыр, бәлки.

Санаторийдан кайтып, озак та узмады, Сазоновны борчыган мәсьәләгә кагылышлы бер гаҗәп хәл турында ишетергә туры килгән иде аңа. Ванна процедуралары алып яткан вакытта Сазоновка: «Сине борчыган нәрсәләрне хәл итә алачакбыз», – дип шапырынуы да турыдан-туры үз эшчәнлегенә кагылышлы түгел иде. Яшь галимнәрнең нинди «мөгез чыгарулары» турында тәфсилләп сөйләсә дә, Сазоновның үзен аңламаячагын яхшы белә ул. Ә эш менә болайрак булды.

...Берничә ел элек фәнни-тикшеренү институтында халыкара симпозиум уздырдылар. Анда катнашкан бер төркем яшь галим-энтузиастлар фән өчен шактый гына кыю гипотеза белән чыкты. Вакыт-пространство өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы бу гыйльми хезмәткәрләр әлегә кадәр фантастик әсәрләрдә генә киң чагылыш алган, ә тормышта чынга ашмастай нәрсә – «Вакыт аша күчеш» теориясен гамәлгә ашыруга ныклап керешмәкчеләр, имеш. Бу башлангычны күпчелек галимнәр: «Булмастайга тотынганнар», – дип, кул гына селтәсәләр, кайберләре бөтенләй көлкегә алды. Берничә көн барган һәм күп акыл хезмәте таләп ителә торган мондый олы фәнни чарада, киеренкелекне йомшарту өчен, бераз мәзәге дә кирәк, дип, бот чабып шаркылдап көлеп утыручылар да булмады түгел. Шуңа күрә, симпозиумны оештыручылар, бу яшь галим-голәмаларның кыю фаразларын артык җитдигә алмыйча, көн тәртибенә кертелгән башка мөһимрәк темаларга күчү ягын карадылар. Шулай итеп, «Вакыт аша күчеш» теориясе симпозиум беркетмәсенә дә нибары бер- ике җөмлә белән генә теркәлү хокукы алган әһәмиятсез мәсьәләләр рәтенә кертелде.

Симпозиумны оештыруда гына түгел, аның эшендә дә актив катнашкан Александр Васильевич Левинның моңа бераз гына үпкәсе калды, әлбәттә. Әлеге яшь галимнәр үзе эшләгән шушы институттан һәм, өстәвенә, элекке укучылары да әле. Яшьләрне әлеге эшчәнлеккә этәрүдә аның да берникадәр өлеше булды. Гыйльми даирәләр арасында бу эшнең җитдилеге шик астына алыну әнә шуңа да аның күңелендә авыр тәэсир калдырды. Бу эшләрнең уңышлы чыгуына шөбһәләнә калды ул. Соңыннан фәнни институтта уздырылган гыйльми киңәшмәләрнең берсендә яшьләргә үзе дә:

– Киләчәге өметсез эшләрне ташлап, җитдирәк тикшеренүләргә алынсагыз, әйбәтрәк булыр, – дигән сүзләр дә ычкындырды.

Киләчәккә зур өметләр баглап, яңа ачышлар ясау белән янган яшь галимнәр, остазлары авызыннан чыккан бу сүзләрне бик авыр кабул иткәннәр. «Кемнән-

49

ФӘРИТ ИМАМОВ

кемнән, сездән мондый кискен сүзләр ишетергә теләмәгән идек», – диделәр алар. Өч-дүрт ай үттеме икән, яшьләр, сүз куешкандай, бөтенесе бергә эштән китәргә гариза язды. Ялгышын соңга калып кына аңлаган Левин, калуларын күпме генә үтенсә дә, «киребеткән» яшьләр риза булмады. Сүз дә юк, үзләренә теләктәшлек күрсәтә торган башка «җылы урын» тапканнардыр. Нихәл итмәк кирәк, бу хәл институт тарихына «Яшьләр бунты» дигән исем белән кереп калды. Әлбәттә, фән йорты өчен зур югалту иде...

Бу хәлләрдән соң биш еллап вакыт узгач, көннәрдән бер көнне Левин көтмәгәндә, әлеге яшь галимнәрнең берсен – Сергей Поповны очратты. Элекке үпкәләрне онытып, җылы гына күрештеләр. «Кайда? Ничек?» – дип сораштыра башларга теле бик кычытса да, остаз галим бу юлы ашыкмады. Әңгәмә үз җае белән башланды.

– Уңышларыбыз шактый, Александр Васильевич, – дип башлады сүзен Сергей.

Левин, бик игътибар белән тыңларга җыенгандай, карашын әңгәмәдәшенә төбәде. Сергей исә сүзен әллә кайлардан әйләндереп башлады:

– Теге вакытта ярый әле халыкара симпозиумда катнаштырдылар һәм ярый әле безнең «Вакыт аша күчеш» теориясен юкка чыгарып, бөтенләй бетереп ташладылар, – диде ул, биш былтыр булган симпозиумда үзләренең фәнни эшләрен бертавыштан кабул итмәүләренең хаклы булуын таныгандай.

Левин үзалдына елмаеп куйды.

– Әйе, ул чынга ашмас теориягез аркасында без ул чакта дөнья галимнәре арасында аздан гына көлкегә калмадык. Тикшеренүләрегезнең уңышсыз булганын хәзер үзегез дә төшендегезме инде?

Бу минутларда Александр Васильевич яшь галимнән: «Әйе, без ялгышканбыз. Хәзер институтка яңадан кайтырга җыенабыз», – дигән сүзләр ишетергә теләде. Тик Сергейның тел төбендә икенче мәгънә ята икән. Ул остазына бөтенләй икенче яктан китереп төрттерде:

– Юк, Александр Васильевич, киресенчә, без әнә шул көннән соң эшкә тагын да ныклабрак, җиң сызганып керештек. Ул чакта безнең хезмәтләрнең җитдилеген шик астына алмаган булсалар, бүгенге нәтиҗәләргә ирешмәгән дә булыр идек.

Аның үз-үзен тотышында ниндидер тәкәбберлек чагыла иде.– Сез бу өлкәдәге тикшеренү эшләрендә алга китеш бар димәкче буласызмы? – Әлбәттә!Левин егеткә каш астыннын сөзеп, сынаулы караш ташлады. Шаярып

кына сөйләшмиме, янәсе. Яшьләргә ышансаң, алдын-артын уйламыйча, мөгез чыгарып куюлары да бар. Гомерләрен акыл хезмәте белән бәйләгән булсалар да, яшьлек үзенекен итә. Кайчак артык хисләнү өстенлек ала. Хис-тойгылар акыл эшчәнлегенә тискәре йогынты ясап, аны чикли. Бу очракта да шулай түгелме икән? Ләкин ашыгып нәтиҗә ясап, бер мәртәбә авызы пешкән Левин шикләрен белдерергә ашыкмады.

– Йә, сөйләгез алайса, нәрсәләр майтардыгыз соң?

Теге чакта институттан китүчеләрнең кайберләре, яшь булуларына карамастан, гомуми гыйльми эшләрдә катнашып, үз сүзләре белән әйткәндә, уңышларга ирешкән, фән өлкәсендә чирканчык алган кешеләр. Барып чыкмастай кебек тоелган эшләргә дә курыкмыйча алынганнары өчен хөрмәт итә дә инде аларны Левин. Чыннан да, кайвакыт нәрсәдер барып чыкмый икән, әнә шул яшьлекләрен сылтау итеп, күңеленнән генә аларның хаталарын кичерә

50

 

ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...

иде. Бусында да шундый хәлдер дип, озакка сузылачак ялыктыргыч әңгәмәгә әзерләнгәндәй, яшь галимгә текәлде Александр Васильевич.

– Без вакыт аша күчеш теориясенең буш сүзләр генә түгеллеген исбатлауга ирештек. Тормышка ашардай нәрсә икәнен тәҗрибәдә күрсәтә алабыз...

– Туктагыз, тукта... сез вакыт аша күчешне гамәлдә була торган эш, димәкче буласызмы әллә? – дигән сорау белән бүлде аның сүзләрен остазы.

– Нәкъ шул хакта әйтмәкче булам да инде сезгә, Александр Васильевич. Без, чыннан да, тәҗрибәләр үткәреп, вакыт аша күчешнең мөмкин эш икәнен исбатладык.

Сергейның кыяфәте тагын да тантаналырак төс алды. Аның бу халәте ниндидер яхшы гамәл кылып, атасыннан хуплау сүзләре көткән бала- чаганыкын хәтерләтә иде. Ләкин Левин эшнең асылына төшенеп җитмәгән көе генә аны мактарга җыенмады.

– Бу «сенсация»гезне киң катлау халык арасына чыгарганчы, гыйльми киңәшмәгә куйганчы, башта минем белән сөйләшүегез яхшы анысы. Менә сез, вакыт аша күчешнең мөмкин эш икәнен исбатладык, дисез... Моны ничек аңларга?.. Вакыт машинасы уйлап таптык, дип әйтергә җыенмыйсыздыр бит?

– Әйе, таптык!– Сез нәрсә?!Левин шаркылдап көлә башлады. Бу халәтендә аны нәрсәгә дә булса

ышандырырга тырышу бик авыр булачагын әңгәмәдәше бик яхшы аңлый.– Ташлагыз әле бу беркемгә кирәк булмаган шөгылегезне, – дип дәвам итте сүзен кинәт кенә көлүеннән туктап, җитдиләнеп калган Левин. – Алдыма формулалар белән сырланган һәм ахырында, «вакыт аша күчеш бар ул» дип нәтиҗә ясалган берничә томлык фәнни хезмәт китереп куйсагыз да, мин «вакыт машинасы»на ышанмаячакмын. Бүгенге фән үсеше күзлегеннән караганда, әлегә бу мөмкин эш түгел. Вакыт барьерын үтү турында уйлау өчен, ким

дигәндә тагын йөз ел кирәк. Аңлыйсызмы, бер гасыр!..– Александр Васильевич, ә ни өчен бер гасыр көтәргә? Бу теория өстендә

эшләүчеләр моннан бер гасыр элек тә булган...– Булган, ләкин берсе дә уңышка ирешә алмаган. Юкса әллә кайчан

«экспресс-вакыт машиналары»нда үткәннәргә кунакка йөрер идек. Левинның мыскыллы елмаеп әйтелгән репликасы егетнең күңеленә барып кадалмыйча калмады, әлбәттә. Сергей үз карашын тагын да тырышыбрак

якларга кереште.– Уңышка ирешкәннәре булмаса да, әлеге теориягә кагылышлы кыю

гипотезалар әйткән галимнәр турында ишетеп беләбез. Фән тарихында 1943 елдагы «Филадельфия эксперименты» дип аталган күләмле эксперимент хакында барыбыз да хәбәрдар.

– Филадельфия экспериментында, белүемчә, вакыйгалар вакыт аша күчешкә кагылмый булса кирәк. Әлеге эксперимент вакытында «Элдридж» судносы үзенең торган урыныннан юкка чыгып, икенче урында пәйда булган. Бу пространствода күчеш, ягъни телепортация була. Аннан соң, шәхсән үзем, ул экспериментның чынлыгына бик үк ышанмыйм. Рәсми чыганаклар бу хакта берни дә дәшми. Шулай булгач, аның имеш-мимеш булуы бик ихтимал.

– Әлеге экспериментта хәрби кораб, күзәтүчеләр күзеннән югалып, шул ук мизгелдә 320 километр ераклыктагы бөтенләй икенче портта пәйда булган. Бер караганда, чыннан да, пространствоның бер ноктасыннан икенче

51

ФӘРИТ ИМАМОВ

ноктасына күчеш шикелле. Монда вакытның бернинди катнашы да юк кебек. Ләкин төптәнрәк уйласаң, вакыт та, пространство да материянең яшәү үзлеге булганлыктан, аларның бу экспериментта рольләре тигез булгандыр, дип уйлыйк.

– Ягъни сез, пространствода гына түгел, вакытта да күчеш ясалган, димәкче буласызмы?

– Һичшиксез шулай!

– Ләкин минем мәгълүмат буенча, корабль бер порттан юкка чыккан һәм шул ук мизгелдә икенче портта пәйда булган. Шунысы кызыклы: моңа аз гына да вакыт сарыф ителмәгән, – дип үз фикерен белдерергә ашыкты Левин.

– Бөтен хикмәт тә шунда, Александр Васильевич. Чынлыкта, әнә шул югалып торган мизгелдә, корабль вакыт аралыгы аша башка чорларга күчкән һәм анда берникадәр вакыт торган булуы мөмкин. Ә кире күчеш ясаганда, юкка чыккан мизгелдә пәйда булган. Әгәр шул вакыт эчендә судноның пространствода урын алыштыруы хакында сүз бара икән, вакыт аралыгы тоннеленең безнең җир масштабында гына түгел, галәм масштабында булуын онытмаска кирәк. Шулай булганда, судноның пространствода урынын үзгәртүе аклана. Чөнки башка чорларга күчеп, ул анда күпмедер вакыт узган була инде.

– Димәк, сез Филадельфия эксперименты булган, дип раслыйсыз һәм аны кабатлап карамакчы буласыз? Ләкин теориягездә ялгышлык булып, эксперимент кабат уңышсызлыкка очраса, аңа тотылган чыгымнар үзен акламаса? Андый шикле экспериментларга акча бирергә теләүчеләр табылырмы?

Сергей хәйләкәр генә елмайды. Левинга сынаулы караш ташлады.

– Ә без, Александр Васильевич, экспериментны эшләп карадык инде. Ул уңышлы чыкты.

– Моны ничек аңларга?

– Теләсә ничек аңлагыз. Ләкин лаборатор шартларда эксперимент уздырылды.

– Кайда? Нинди лабораториядә? Андый глобаль эшләргә акча каян таптыгыз?

– Әлеге проект белән кызыксынучылар табылды. Һәм, иң мөһиме, аларда шуның шикелле биш, ун проектны тормышка ашырырлык акча бар. Матди яктан шулар ярдәм итте.

– Кызык! Ничек тормышка ашырдыгыз инде ул проектны?

– Көчле электромагнит кыры хасил итеп, бер урында ясалма гравитация тудырдык. Андый урыннарда пространство бик нык кәкрәя һәм вакыт тоннеле барлыкка китерү өчен уңай шартлар туа. Тоннель аша теләсә кайсы вакытка күчәргә була. Безнең заманнан яки, киресенчә, узган заманнардан безнең вакытка да күчәргә мөмкин. Ә беләсезме, Александар Васильевич, вакыт өермәсенең ешлыгын яисә тоннельнең радиусын теләгәнчә үзгәртү юлы белән без үзебез теләгән вакытка күчә алачакбыз...

Сөйләгәндә, Сергейның күзләре очкынланды. Әлеге эксперимент белән ул шулкадәр илһамланган иде, күрәсең. Дулкынланудан ул тотлыгып-тотлыгып алды, тавышы калтыранды.

 

Ахыры август санында. Сайтыбызда да урнаштырылачак.

 

"КУ", 7 (июль, 2019)

фото: http://www.pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: