ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
– Су бирегез, су... Янам... – дип ыңгырашты яралылардан берсе. – Матвей, – дип, янәшәсендә торган мордва егетенең җилкәсенә кулын салды Зәки. – Бар әле, берәр савыт яисә чиләк табып, тиз генә су алып кил.
Мылтыксыз солдатлар...
Бу – хәтәр көн. Хәтта көн түгел – таң...
Безнең өскә бомба ташланды.
Чиктә идек. Тел күтәреп булмый,
Әйтеп булмый: «Сугыш башланды...»
Палаткадан очып чыкты берәү,
Ә берәүләр... чыга алмады.
Нинди афәт килүләрен илгә
Шунда гына йөрәк аңлады...
Зәки Нури. 22.06.1941
1
Алар утырган составны Белоруссиянең Витебск шәһәреннән йөз
илле чакрымнар чамасы көнбатыштарак, урман читендә урнашкан
бер белорус авылы янындагы тупикка кертеп туктаттылар. Шуннан
ерак түгел генә Лепель дип аталган тимер юл станциясе булуы да
ачыкланды. Хәрби бүлек авылның үзендә түгел, урман эченә кереп
торган зур ачыклыкта урнашасы икән. Шактый зур мәйданны уратып
алган чәнечкеле тимерчыбык койма һәм офицерлар өчен ашык-
пошык җиткерелгән ике-өч каралтыдан башка әле анда берни юк
иде. Яшәү әлегә үзләре утырып килгән вагоннарда булачак. Өйләгә
кадәр хәрби хәзерлек узалар. Хәер, хәрби хәзерлек дигәннәре дә
шул, «айт-два»га атларга, стройда ничек йөрергә, йә булмаса, ничек
шуышырга кирәклеген өйрәтәләр. Ә төшке аштан соң, балта-пычкы
тотып, урман кисәләр, үзләренә казармалар җитештерү белән мәш
киләләр... Тора-бара якын тирәдәге авыллардан, ат арбасына салып,
йөге-йөге белән яңа ярган такта да ташый башладылар үзләренә. Эш
гөрләп бара...
Зәкинең урманчы һөнәре алуы, әтисенең кул астына керә
башлаганнан бирле төзелеш эшләрендә шактый тәҗрибә туплаган
булуы монда да ярап куйды. Аны үзенә күрә бригадир сыман ясап,
отделение командиры итеп тә билгеләделәр. Зәки булган җирдә эш
гөрләп бара. Зәки булган җирдә бердәмлек, үзара ярдәмләшү һәм,
әлбәттә инде, уен-көлке була. Үзара аңлашып, шаян сүзләр сөйләшә-
сөйләшә эшләгәндә, нәтиҗәсе дә бөтенләй башка бит ул...
Беренче казарманы Зәки җитәкләгән төзелеш бригадасы өлгертте.
Агачтан ике катлы ятакларны да үзләре әтмәлләп куйды. Командир
берөзлексез мактап торды үзләрен...Тик менә дөнья хәлләре генә
бик тыныч булмавы борчый иде аларны. Фашистлар Германиясе
Европаның күп илләрен басып алган, СССР чикләренә дә якынаялар
икән дип сөйләүләре җаннарын тынгысызлап торды. Әле бит аларның
кулларына сугыш коралы да тотып караганнары юк. Арада шактый
дөнья күреп тәҗрибә туплаган Зәки булып, аның белән дә шул ук хәл.
Дөрес, Лубян техникумында укыганда хәрби хәзерлек дәресләре үтә
торган иде. Әмма анда да тактадан кисеп ясалган агач мылтыктан
башканы күрмәделәр...
Белорус урманнары ямь-яшел юрганга төренгән, урман-кырлар
хуш исле үлән һәм төрле төстәге чәчәкләргә күмелгән, кошлар тәүлек
буе сайрашып та туймаган җәйге матур бер иртәдә аларны ерактан
яңгырап ишетелгән шартлау авазлары йокыдан уятты. Күк күкрәтеп,
яшенле яңгыр килә икән дисәң, баш өстендә ап-аяз зәңгәр күк, сабан
тургайлары бии-бии сайрый, тантана итә. Нәкъ үзебезнең Чүпрәле
якларыннан, Татар Төкесе тугайларыннан килгән тургайлар диярсең
үзләрен...
Көн уртасында хәрби гарнизон урнашкан мәйданның урта бер
җирендәге багана башына элеп куелган радио эшләпәсеннән Левитан
тавышы яңгырады:
– Сугыш... Фашистлар Германиясе СССРның көнбатыш чикләренә
вәхшиләрчә бәреп керде...
Ә бераздан барлык солдатларны шул мәйданга чакырдылар.
Тигез рәтләргә тезелде егетләр. Гадәттәге шау-шу, уен-көлкедән
берни калмаган, һәммәсе үз уйларына чумган. Бүгеннән башлап төп
игътибар хәрби хәзерлек дәресләренә юнәлтеләчәк дип хәбәр итте
командирлары. Әлегә барлык солдатларга да җитәрлек мылтыклар
булмау сәбәпле, өйләгә кадәр бер группа, өйләдән соң икенчеләре
узачак хәзерлекне. Ә башкалар төзелеш һәм урнашу мәшәкатьләрен
дәвам итәчәк. Җаваплылык һәм тәртип, сугыш вакытын искә алып,
бермә-бер кырыслана төшәчәк. Хәер, тәртип турында кабатлап тору
артык та булгандыр, егетләр моны үзләре дә яхшы аңлый.
– Кулга мылтык кына бирсеннәр, бөтенесен кырып салачакбыз.
Фашистны кертәбез димени туган илгә!
– Менә аларга, тотсыннар... Мылтык кына алыйк, мылтык кына
бирсеннәр...
– Ярый да патроннар җитсә, – дип, сүз кыстырып куя шунда арадан
берәве.
– Патрон бетте дип тормабыз. Патрон бетсә, приклад белән менә
болай, әнә шулай төярбез башларын, – дип, кулларын болгый-болгый
чәчрәп чыга уртача буйлы, әмма төптән үскән мордва егете.
Егетләр үзләшә төштеме, кая карама, шул рәвешле йодрыклар баш
очында уйнаклый башлады бераздан. Әле кулларына мылтык тотып
та карамаган солдат егетләр фашистларны бүген үк, менә хәзер үк
дөмбәсли башларга әзер иде.
Төркем-төркем җыелып, хәзер үк көрәшкә керергә әзер булып,
атлыгып торган яшьтәшләренең омтылышын күреп йөргән Зәки дә
тынгысызланып көтә иде ул минутларны. Аның да сүзгә кушыласы,
йомарланган йодрыкларын болгыйсы килгәндер. Әмма ул күңелендә
тулышып торган нәфрәт хисләрен чыгарып селкергә ашыкмады.
Сабырлык, дәшми калу җиңел бирелмәгәндер бу кайнар йөрәкле
татар егетенә, әмма нидер тотып торды аны әлегә... Әти-әнисен,
өйдә калган эне-сеңелләрен сагынып искә алды ул. Авылдан чыгып
китәсе көнне Хәдичәсе бүләк итеп биргән чигүле кулъяулыкны кат-
кат кесәсеннән барлап торды.
– Хатларың да килмәс әле, онытырсың... – дигән иде кыз,
кулъяулыкны кыюсыз гына аның кулына сузган чакта.
– Онытты, ди. Көн дә язып торачакмын, менә күрерсең, – дип
җавап биргән иде Зәки.
Җавап бирде бирүен, әмма әлегәчә хат язып сала алганы юк.
Бик язар иде дә, әлегә аларның адреслары да билгеле түгел, почта
элемтәсе дә көйләнмәгән. Әти-әнисе көтәр, аның хәленә керер, ә
менә хаты килмәгәч, Хәдичә ниләр генә уйлап бетермәгәндер инде.
Тагы китте дә югалды бу ди торгандыр. Хәер, бер аны гына түгел,
башкаларның да эчләрен пошырып торган уртак кайгы иде бу.
2
Ул төнне күзенә йокы кермәде Зәкинең. Бер түгел, әллә ничәнче
кабат инде үткәннәрне, башыннан кичкәннәрне күңеленнән барлап,
уйлап ятты. Җитте, йокларга кирәк дип, күзләрен чытырдатып йомып
та карады, әле бер якка борылды, әле икенче тарафка, әмма барып
чыкмады. Әйләнә-тирә тып-тыныч, гүя бар табигать йокыга талган,
ник аз гына җил иссен дә вагонның ачык тәрәзәсенә терәлеп үк үскән
агачларда бер яфрак селкенсен икән. Вакыт-вакыт, бик көттереп
кенә, бер читтәрәк башланып киткән сазлык тарафыннан бакалар
бакылдаганы ишетелеп куя алай да... Кайчак төннәр буе аваз салып
чыккан чикерткәләре дә әллә кая китеп олаккан бүген. Йокысыз
төннән дә озынгарак сузылган вакыт аралыгы булмый торгандыр ул...
Ниһаять, әнә, көттереп кенә килгән таң беленә башлады кебек.
Сазлык тарафыннан ниндидер бер кош аваз биреп алды шунда. Димәк,
сандугачлар сайрар вакыт җитеп килә. Ә алар никтер дәшми бүген,
көттерәләр, әллә соң алар күңеленә дә бер-бер шом кердеме икән...
Менә тагы, инде ничәнче кат, төнге тынлык авазлары балачак
елларына алып кайтты Зәкине. Җәй җиттеме, өйдә йоклауны оныта
торган иде ул, сыер лапасы өстендәге сәндерәгә күчә. Кипкән печән
исе, җиләк яфракларыннан аңкып торган урман һәм болын исенә
җитәме соң?! Авыл урамнарыннан, аның су буйларыннан ишетелгән
һәр аваз күңелгә якын, җанны иркәләп, әйтерсең лә әкияти бер
бишектә тибрәтә. Көтүдән кайтканда адашып, берьялгызы урамда
калган сарык бәрәне авазын ишеткәнегез булдымы икән?.. Су буенда
улактан вак ташлар өстенә челтерәп аккан чишмә тавышын?..
Якында гына сыер күшәгәнне, сарыкларның тынгысызлануын,
үзалларына серләшкәндәй казларның каңгылдашканын, кетәклектә
кунаклаган тавыкларның канат җилпеп куюларын – болар барысы
да үз һәм таныш аңа... Печәнлектә йоклауның әле тагы бер уңай ягы
бар, анысын ул үзе генә белә: кичләрен урамда яшьтәшләре белән
җаның күпме теләсә, шулкадәрле уйнарга мөмкинлек ачыла. Ә инде
борынга итәк җиле кагылгач, кызларга күз төшә башлагач, сәндерәдә
йоклауның ни икәнлеген бары тик аның үзе кебек авылда туып-үскән
егетләр генә аңлый алыр...
Авылда узган үсмер чак турындагы уйларга чумып, җан тынычлана
төшкән, күзләр йомылырга торганда гына еракта-еракта ниндидер
гүелдәгән авазлар ишетелә башлады... Ул шөбһәле аваз көчәйгәннән-
көчәя барып, вагон тәрәзәләрен дерелдәтергә кереште. Ни булыр бу,
нинди гөрелте, нинди авазлар? Аны-моны уйламыйча, аягына да
киенеп тормастан, төнгә ачык калган вагон ишегеннән тышкы якка
сикерде Зәки. Аның артыннан башкалар да тынгысызланып калкына
башлады...
Урман читендәге чыклы үләнгә аяк басуы булды, карашын яңа
туып килгән җәйге матур иртәнең аяз күгенә текәде ул. Һәм егылып
китә язды... Көнбатыштан өсләренә, иләмсез үкереп, кара коңгыз
көтүе сыман тезелешеп, самолётлар очып килә. Үзләре шултикле дә
күп, саныйм дисәң, исәп-хисабына чыгарлык түгел.
Шуның белән генә бетсә, бер хәл, ул да түгел, араларыннан
берничәсе күз күреме ераклыгында гына урнашкан тимер юл
вокзалын бомбага тота башлады. Әйләнә-тирәдә коточкыч шартлау
авазлары, мәхшәр купты. Ниләрдер яна, кемнәрдер кычкыра, аларга
сирена авазлары килеп кушылды. Ә самолётлар туры аларның
өсләренә килә. Килеп тә җиттеләр, вакытлыча яшәү урынын
алыштырып торган вагоннар өстенә дә кара болыт булып бомбалар
коела башлады. Командирлар яшәгән баракның көлен күккә очырды
берсе. Икенчесе солдатлар яшәгән вагоннар өстенә төште, агачтан
ясалган каралты-кураларны тоташ ялкын һәм ут урап алды. Кем
кычкыра, кем ыңгыраша... Кемнәрдер тәмле төшләр күреп йоклап
яткан җирләреннән уянырга да өлгермәде булса кирәк. Биш-ун минут
дигәндә, аларның үз куллары белән корып, инде җиткереп килгән
хәрби бүлекчәләре җир белән тигезләнде, туздырып атылды... Ә
козгыннар өере, берни булмагандай, юлларын дәвам итте...
Зәки үзләре яшәгән вагонга атылып керде, аны да ут ялкыннары
камап алган иде инде. Кем ыңгыраша, кайсы ярдәмгә чакыра, берәүләр
ут урап алган өс-киемнәреннән ничек арынырга белми, арлы-бирле
барып бәрелә. Зәки, үз янәшәсендә йоклаган чуваш егете Фёдорның
канга батып үрмәләп шуышып килгәнен күреп, сак кына кулларына
күтәрде дә аны ачык һавага чыгарып куйды. Үз аягында булып, исән-
сау калган тагы берничә егет ут эченнән яралы иптәшләрен күтәреп
чыкты. Тагы вагон эченә ташландылар, кая карама ыңгырашучылар,
ярдәм көтүчеләр... Ике-өч тапкыр кереп чыгарга өлгерделәрме-юкмы,
ул арада коры салам түшәлгән вагон эчен ялкын тәмам урап алган
иде. Ул да түгел, кай арада вагонның түбәсе дә ишелеп төште, тимер
скелеты гына тырпаеп калды.
Үз взводларындагы егетләрнең барысын да алып чыктылар
чыгуын, әмма аларның берничәсе сулыш алмый иде инде, коткара
алмадылар. Күпләр аңнарына килергә өлгермәде. Әле дә бит, әнә,
кайсы кая барып бәрелергә белми йөгерешкән мәлләре. Агачлар
арасында яткан яралыларга да ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтергә
иде бит... Әмма ничек һәм ни рәвешле?..
Беренче булып шартлатылган офицерлар штабы да күмергә
әверелгән, әле дә пыскып януын дәвам итә, ник бер командир исән
калсын... Медицина ярдәме күрсәтер кеше дә күренми. Фашистлар
әллә инде хәбәрдар булган, иң элек кайсы бинаны һәм кемнәрне юк
итәргә кирәген белеп торганнар диярсең.
– Йә, әйт, нишлибез, Зәки туган? – дип, үз вагоннарыннан исән-аман
котылган ике якташы, абына-сөртенә йөгереп, аның янына килде.
Өстендә хәрбиләр өчен тегелгән ак ыштаннан башка ник бер киеме
булсын – Зәкине танырлык та түгел – озын гәүдәсе генә тырпаеп тора,
яланаяк йөгереп чыккан көе бит ул, йөзен корым баскан. Уң кулының
беләкләре, түше утта пешеп, кай арада кызарып, кабарып ук чыкты.
Кием кайгысы түгел, якындагы куаклыклар читенә тезеп салынган
яралылар иде аның уенда. Кайсы янган, кайсы аяксыз яисә кулсыз,
канга батып ятучылары күпме. Ыңгырашып ярдәм сораган авазлар
көчәйгәннән-көчәя бара...
– Бер-бер чарасын күрергә кирәк иде бит, кемдер җитәкчелекне үз
өстенә алырга тиеш, – диде әлеге дә баягы аңарга мөрәҗәгать иткән
татар егете. Чувашстандагы татар авылы Шыгырданнан иде булса
кирәк үзе.
– Ярар, – диде Зәки, бер фикергә килеп. – Барыгыз әле, башка
вагоннардан да тиз генә взвод командирларын чакырып килегез
булмаса. Кул кушырып утыру ярамас, фикерләшергә кирәк.
– Ә взвод командирлары исән булмаса, нишләргә?
– Кем дә булса җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш, әйдә, тиз
булыгыз. Бер аягыгыз анда, икенчесе монда булсын, – дип тә өстәп
куярга кирәк тапты әле тагы. Бу әтисе еш кабатлый торган сүзләр
иде. Зәки авызыннан ул беренче мәртәбә чыкты кебек.
Якташлары китеп баруга, ул яралыларны тагы бер кат барлап,
хәлләрен белешеп чыкты. Кайсыларының башын калкурак урынга
күтәреп куйды.
– Су бирегез, су... Янам... – дип ыңгырашты яралылардан берсе.
– Матвей, – дип, янәшәсендә торган мордва егетенең җилкәсенә
кулын салды Зәки. – Бар әле, берәр савыт яисә чиләк табып, тиз генә
су алып кил. Кружка яисә берәр чүмеч тапсаң, тагы да яхшырак
булыр иде... Ә син, Алексей, вокзал тирәләрен урап, яңалыкларны
белешкәләп кил. Бәлки берәр врач яисә шәфкать туташы да очрата
алырсың, яралыларны кайгыртырга кирәк.
Егетләр шуны гына көтеп торган кебек баш кактылар да китеп тә
бардылар. Кайгы-хәсрәт, бәла-каза бермә-бер якынайта, бер йодрык
итеп туплый бит ул адәм балаларын, зарланыша, бәхәсләшә торган
вакыт түгел. Ул арада башка вагоннардан да вәкилләр килә башлады.
– Барыбыз да җыелыштык кебек, – дип сүз башлады Зәки,
килүчеләрне барлавын дәвам итеп.
Чакыру өчен җибәрелгән егетләрнең берсе ачыклык кертте:
– Юк, барыбыз да түгел, сигезенче вагондагыларның «старшое»
килмибез диде.
– Ни өчен?
– «Кирәк булса, үзе килсен... Кем булган әле ул Зәки безне
чакыртырга?» – дип әйтте теге юан гәүдәле Василий исемле егет.
– Шул гынамы? – дип сорап куйды Зәки, исе китмәгәнлекне
күрсәтергә теләп.
– «Самозванецлар бетмәс монда. Кирәк булса, татарин үзе килсен.
Аны командир итеп сайлаган кеше юк!» – диде тагы.
– Ярар, барырбыз, – дип йомгаклап куйды да, килүчеләр белән
киңәш- табыш итүгә күчтеләр.
Һәммәсенең уенда шул бер үк сораулар булып чыкты. Яралыларны
ничек коткарырга һәм алга таба нишләргә?
Бәхеткә, вокзалга киткән егет әллә ни арада кулына зур сумка тоткан
шәфкать туташын ияртеп кайтып җитте. Шәфкать туташы яралылар
янына узды. Кайсының яраларын бәйләргә, кайсына дарулар бирергә
кереште ул, авыр яралыларга укол да салды. Киңәшмә яралыларны
бергә туплап, урман куелыгына кертеп урнаштырырга дигән фикергә
килде. Теге сигезенче вагонга алар бергәләп барырга булдылар.
Үпкәләшеп ята торган вакыт түгел, аерылганны аю ашар, бүленгәнне
бүре ашар дигән халык әйтемен онытырга ярамый мондый чакта.
Баксаң, сигезенче вагонга берни булмаган, янмаган, ватылмаган,
барысы да исән икән. Егетләр берничә төркемгә бүленеп, ачык һавада
карта уйнау белән мәшгуль. Кемгә сугыш, кемгә Сабантуй дигәннәре
шул була торгандыр инде.
Килүчеләрне беренче булып күреп алган Василий карталарын бер
читкә ташлады да кызык ясап кычкырып җибәрде:
– Егетләр, торыгыз, үр-рә катыгыз, яланаяклы ак ыштанлы
«татарин», генерал Зәки Нуретдинов үзе килә.
Беренче булып, үз сүзләреннән үзе кызык табып көләргә кереште.
Аңа, уңайсызлана төшеп кенә булса да, тагы берничәсе кушылды.
Василийның каршына ук килеп басты Зәки һәм, гимнастёрка
якасыннан эләктереп, үзенә таба тартты. Ачуы чиксез-чамасыз,
«генерал»ы өчен, «татарин»ы өчен ипи шүрлегенә берне кирәмәйләп
кундырырга иде дә бит, урыны һәм вакыты андый түгел:
– Василий, оят түгелме сиңа?! – дип, тешләрен кыса төшеп,
нәфрәтен белдерде ул аңарга. – Илгә явыз дошман бәреп кергән...
Күпме егетләр бомба астында калып, янып көлгә әверелде, күпме
егетләр кан эчендә ыңгырашып ята. Ә сез, ә сез... карта уйнаудан
башка шөгыль тапмагансыз...
Теге курка калды. Тәмам коелып төште. Әле яңа гына, аңа ярарга
тырышып, кушылып көлүчеләр дә, хаталарын аңлап, бер-бер артлы
читкә тайпылдылар.
– Безгә берни әйтүче булмады. Командирлар күренми. Без нәрсә,
Устав бозганмы, әллә бер-бер җинаять кылганмы? – дип, ык-мык
килергә тотынды Василий. Әле генә калай әтәч иде югыйсә, кикриге
бик тиз шиңде тагы үзенең.
– Ватандашларың, яшьтәшләрең ут эчендә янганда, карта уйнарга
кирәк таптыңмы? Сугыш вакыты законнары белән, беләсеңме, нинди
җәза тиеш сиңа?!
– Ярар, ярар инде. Әйдәгез, егетләр, кузгалдык. Чынлап та, ярдәм
итү кирәк, – дип, бер-бер артлы урыннарыннан кузгалды алар.
– Яралыларга су алырга онытмагыз, – дип аваз салды Зәки.
Бу юлы инде су багы артыннан беренче булып йөгерүче Василий
үзе булды…
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2025
Фото: pexels.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев