Миргазиян Юныс: "Йөрәк ярсып тибә. Күңелдә авыр, куркыныч шом..."

Оксанадан хәбәр булмау Габдрахманның эш арасында онытылып торып та, ялгыз калу белән кабат исенә килеп төшкән даими сызлау чыганагына әверелә башлады. Рахманкулов аңа инде биш тапкыр радиограмма җибәрде. Урта диңгезгә чыккач, Кызыл диңгездә барганда, Бабел Мандәб бугазын үтеп Һиңд океанына кергәннән соң... Җавап һаман юк. Бер-бер хәл булмагандыр бит? Әллә онытырга хәл кылып, аңардан бөтенләй ваз кичүеме?.. Кыз белән егет арасындагы мөнәсәбәтләрне кем белеп бетергән... Бүген үләргә җитеп бер-берсенә омтылган ике гашыйкның, иртә таңга кадәр уйланып ятканнан соң, икенче көнне инде араларының кинәт суынып китүе бер дә булмаслык хәлмени? Нидер бар монда... Шушы көнгә кадәр сулкылдап торган йөрәге бу югалтуны ничек кичерер... Элеккечә үк ялкынланып яратырга язсын иде. Төнге йокысыз ялгызлыкта Габдрахманга шушындый тынгысыз уйлар килеп хафаландыра иде. Төшке аштан соң вахтага басарга рубкага менгәндә, Габдрахманга радист Суменко очрады: – Сезгә радиограмма бар. Каютагызга кертергә җыенып тора идем, – диде ул һәм Рахманкуловка ярты стандарт бит зурлыгындагы бланк тоттырды. – Акчасы күп булса кирәк йөргән кызыңның, төгәл ярты литрга җитәрлек түләгән. Озак көткән иде Рахманкулов бу радиограмманы. Алу белән укып чыкса, ләззәте тулы булмас, дип, кәгазьне, икегә бөкләп, кесәсенә салып куйды. Өченче штурман белән рубкага керделәр. Корабның маршруты сызылган карта өстендә һава торышын белгерткән НАВИП радиограммасы ята. Координатларын ачыклаганчы, Габдрахман радиограммага күз салды. Көнчыгыш Кытай диңгезеннән секундына ике йөз метр тизлек белән тайфун якынлашып килә иде. *** Йөрәк ярсып тибә. Тән таш булып ката башлаган шикелле тоела. Күңелдә авыр, куркыныч шом. Бу инде тайфун алдыннан кузгалган инфраозын дулкыннарның һаваны чорнап алганын белгертә. Кайвакыт шушы дулкыннарның амплитудасы йөрәк тибүе белән тәңгәлләшә, резонанска керә дә канның ярсып агуы тамырларны тишеп тышка бәреп чыгардай була. Шушы очракта корабтагы кешеләр, куркудан нишләргә белмичә, суга сикереп төшеп котылырга телиләр булса кирәк. Кораб – кешесез кала. Диңгезчелек тарихында экипажсыз калган кораблар шактый еш очраган. Шушы хәл «Летучий голландец» риваятен барлыкка китергән. Вахтаны өченче штурманнан кабул итеп алуга, рубкага капитан килеп керде: – Укыдыңмы? – Ул штурман рубкасының өстәлендә яткан радиограммага ымлап күрсәтте. – Укыдым. – Йөк шторм вакытында урыныннан кузгалмаслык итеп беркетелгәнме? Бигрәк тә прокат. Ул бит сәгать пружинасы шикелле. Чайкалганда, төргәкнең калае өзелеп китсә, трюм капкачын бәреп ачып ташлаячак. – Төргәкләрне көчем җиткән кадәр ныклап беркетергә тырыштым инде. Йөк төяүчеләр ашыгып эшли бит. План. Ашыктылар. Гел ызгышып торырга туры килде. – Әйдә, икәү карап, тикшереп чыгыйк әле. Алар, кесә фонаре тотып, һәр трюмдәге йөкнең чайкалуга каршы тора алу-алмавын тикшерделәр. – Портта торганда запас бруслар алып дөрес эшләгәнсең, – диде Анатолий Александрович. – Боцманны, өлкән матросны ал да, беренче һәм бишенче трюмдагы прокатлар арасына чайкалганда чыдарлык итеп терәкләр куеп чыгыгыз әле. Тайфунның исемен генә кара син – «Берта». Яһүд хатыннары үҗәт була. Аңа каршы тору ансат булмаячак. Боцман белән өлкән матросны чакырыр алдыннан Габдрахман каютасына керде дә кесәсеннән радиограмманы алды. Кичә кич сәгать унынчы яртыда җибәргән. «Тренировки не радуют. Решила гимнастикой расстаться навсегда. Очень жду твоего возвращения. Скучаю. Хочется сказать еще одно для обоих очень важное слово. Скажу когда вернёшься. Целую. Оксана». Һәр сүзнең эчендә сөйләп кенә аңлатып булмаслык тойгылар кайнарлыгы, өметләр, туачак мөнәсәбәтләр, кыскасы, киләчәкнең бәхетлеме, бәхетсезме булуы, эченә колач җитмәслек вакыйгалар тутырылган язмыш ята иде. Кесәгә салган кәгазь кисәге, җанлы нәрсә шикелле, Габдрахманның күңеленә кайнар хисләр, бары тик ярату гына бирә ала торган ниндидер яшәеш рәхәтлеге чәчеп тора иде. *** Корабны төягәндә, докердардан ярты литр аракыга алган агач брусларның яртысын беренче трюмгә, калганнарын бишенчегә алып төштеләр дә калай төргәкләре арасына кагып беркетеп куйдылар. Трюм эченнән чыкканда, тайфун кузгаткан җил корабка килеп бәрелә башлаган иде инде. Көчле җил зур дулкын куптара. Шунлыктан, аның корабка килеп бәрелүе нык сизелми. Дулкын корабны салмак кына өскә күтәрә дә бераздан чоңгылга төшереп куя. Әлеге вакытта капитан палубадагы куелган мичкәләрне, спардектагы шлюпкаларны карап тикшереп йөри иде. Ул кабат рубкага, Рахманкулов янына килеп керде: – Вахтадан соң ял итүчеләрне уятабыз инде, – диде ул. – Трансляциядән кисәтеп куй әле. Каютадагы әйберләрне ныклап беркетсеннәр. Ярты сәгать үтүгә, тайфун җиле үкереп исә иде инде. Мачталар сынар хәлгә җитеп сыгылалар. Җил диңгез өстен кубарып ала да корабка томыра. Суның палубадан астарак өлеше зур көч белән корабның кабыргасына килеп бәрелә. Шундый зур көч белән китереп бәргән дулкын корабны сытып, трюм капкачларын кубарып ыргытыр шикелле тоела. Калынлыгы ярты сантиметр булган калайның шушы акылдан шашып бәрелгән су көченә каршы тора алуына, никадәр тырышып карасаң да, ышанасы килми. Курку тоемлауны, тәннең һәр өлешен чорнап алган да, күңел түрендә ниндидер сиңа ят, дошман бер көч: «Бу синең соңгы минутларың, кычкырып ела, Ходай Тәгаләдән газапсыз, теге дөньяга җиңелрәк алып китүен сора...» – дип әйтеп, өндәп тора. Тайфун котырганда, ярга якынлашырга да куркыныч. Кораб Көньяк Кытай диңгезенең 16 градус 37 минут киңлегендә, 114 градус 26 минут меридианында иде. Төньякта Кытайның Хайнань утравы, корабның юлына каршы көнчыгышта Филлипин архипелагына кергән Лусон атавы. Тыныч диңгездә йөзгәндә, кораб тагы бер көннән Гонконгка барып җитәргә тиеш. «Дөнья хәлен белеп булмый», – дигән картлар. Татар халкының язмышы диңгездәге кораб язмышына охшашлы булганга шулай әйткәннәрдер. Гонконгка кайчан барып җитәсен Аллаһы Тәгалә генә әйтә алыр иде. Бер көн урынына ике атна булуы да бар. Бәлки, ул портны күрергә язмагандыр да... Җилнең һаман көчәюенә, дулкыннарның аяусызлана баруына карап, Габдрахман шул турыда уйлый иде. Аның авылдашлары нишли икән? Анда һаман шул очы-кырые булмаган мәҗбүри, хак түләмичә генә эшләтә торган колхоз эшедер инде. Одессада исә шәһәр тормышы, диңгез ярына урнашкан порт тормышы. Һәм анда Габдрахманның сөйгәне – кыпчак кызы Ак Санә... 2 Давыл басыла төшкәндәй итте. Сыртларын кабартып ургылган аяусыз дулкыннар да әкренләп тау-тау булып йөгерүләреннән туктала башлады. Диңгез исә тынычланасы урынга бөтерелеп кайный, чоңгылланып корабны җилтерәтә. Мондый хәлне Габдрахманның күргәне юк иде әле. Рубкага капитан килеп керде. Барометрның басымы төшкәнен күргәч, аның пыяласына бармагы белән суккалап карады да Рахманкуловтан сорады: – Ни булганын аңладыңмы? – диде, дер селкенеп торган палубадан рубканың уң як почмагына үтеп. Кулы белән тәрәзә төбенә беркетелгән тоткага ябышкач өстәде – Тайфун күзенә юлыктык. Диңгездә моннан да куркынычрак нәрсә бармы икән? Карап торырга җил дә ярсып исми, дулкыннар да гөрселдәп корабны кыйнамый шикелле. Мачталар менә-менә сынып төшәргә җитеп дер селкенә. Корабның дер калтыравы шундый гайрәтле, берничә минуттан вак кисәкләргә ярылып, таралып төшәр шикелле тоела. Тайфун күзенә юлыкканда заклюпкаларның ычкынып, корабның таралып төшүе сирәк очрый торган хәл түгел иде. «Ярый әле теплоходка дүрт кенә ел. Әле ул нык, бу сынауны исән-имин үтәргә язсын, Ходаем», – дип, үзе дә аңлаштырмый Аллаһы Тәгаләгә ялваруы тышка бәреп чыкканын сизде Габдрахман. – Гонконгка исән барып җитә алсак, чиркәүгә кереп шәм куярга кирәк булыр, – диде Анатолий Александрович, Рахманкуловның фикерен аңлагандай итеп. Аннан өстәп куйды. – Мин әле ул турыда уйламыйм да икән – син бит мөселмандыр?.. – Әйе, мин – мөселман. Дөрес, безне хәзер атеист итмәкчеләр. Сезнең атеизм турында итальяннар белән сөйләшкәнегез булдымы? – Юк. Италия коммунистларының католик булып калулары турында әйтмәкчеме сез? – Алар коммунист булуларына карап диннән ваз кичмиләр. Иң кызыгы шунда: «атеизм» сүзен ишетү белән, итальяннар андый кешене бандитка, җинаять эшләүдән курыкмый торган бәндәгә саныйлар. Дин тотмаучыларны алар «ля раджоне» – ирекле фикер йөртүче, дип атыйлар. – Мин монда чакта корабны урап чык әле. Сак бул. Бортка якын барма. Калтыраганда палуба сине үзеннән-үзе диңгезгә алып томыруы бар. Палубага беркетелгән әйберләрне дә читтәнрәк урап уз. «Тайфун күзе» чиктән тыш мәкерле ул. Габдрахман башта спардекны, аннан соң төп палубаны һәм аскы палубаны урап чыкты. Иң өстәге пеленгатор палубасына күтәрелергә курыкты. Өскә менгән саен, корабның калтырануы көчәя бара иде. Пеленгатор палубасына илтә торган трапның беренче басмасына басуга, калтыранудан аягы ычкынып китте дә Габдрахман релингка ябышкан килеш һавада асылынып калды. Рубкага әйләнеп кайткач, капитанга хәлне сөйләп бирде: – Шлюпкаларны тарттырып тоткан трослар бушый башлаган. Аларны ныгытасы бар. Боцманга үзегез әйтәсезме, әллә мин боерык биримме? – Үзегез әйтегез. Спардектагы мичкәләр ычкынып китәрлек түгелме? – Тарттырган бауларын чөйләп дөрес эшләгәнбез, аларның берсе дә урыныннан кузгалмаган. – Мин каютама төшәм. Куркыныч туа башласа, шундук миңа хәбәр итегез. Капитан аска төшеп киткәч, Габдрахман сул як күперчеккә чыгарга ишекне ача башлаган иде, ниндидер кыргый көч шапылдатып кире япты. Ярый ишекне тоткан кулын тартып алырга өлгерде – авыр имән ишек ябылганда, бармакларын сытып чыгарасы иде... Сәгать төнге дүрттә вахтага өлкән штурман менде. Штурманнар рубкасына кереп, корабның картадагы урынын тикшерделәр. – Вахтага килер алдыннан мин корабны урап чыктым, – диде өлкән штурман Дюженко. – Тайфун күзеннән чыга алмасак, озакламый шлюпбалкаларны тотып торган корыч арканнар өзеләчәк, йә булмаса шлюпкалар сытылачак. Ишетәсеңме корабның ничек ыңгырашканын? – Ә трюмнарга тутырылган прокатның, сүтелә башлап, трюм капкачын бәреп чыгуыннан курыкмыйсыңмы? – «Тайфун күзе»нең читенә якынлаша башладык шикелле. Моннан дүрт сәгать элек гарасат көчлерәк иде. – Вахтаңа иминлек телим, – диде Рахманкулов рубкадан чыгып китәр алдыннан һәм, трапның култыксасына бар көче белән ябышып, аска, каютасына төшә башлады. Каютасын ачып керүгә, рундуктан бәреп чыккан киемнәре, үзе белән йөрткән язу машинкасы, сабын савыты, электробритва, тагын әллә нинди әйберләрнең каютаның палубасында тәгәрәшеп йөрүен күргәч, Габдрахманның кәефе кырылды. Каюта шкафы – рундукның биге каерылып чыккан. Тимер палубасына чәнчә бармак юанлыгы болт белән беркетелгән сейф, әрле-бирле селкенеп, каюта идәненең уртасында ята. Тимер болтларны, әйтерсең, үткен пычак белән кисеп ташлаганнар. Рундук астындагы тартмадан бау алып, иң башта сейфны диванга тарттырып беркетеп куйгач, палубада аунап яткан әйберләрне карават астындагы иркен тартмага төеп тутырды да, баш очындагы браны яндырып, ятагына менеп ятты һәм кесәсендәге радиограмманы чыгарды: «Гимнастика белән хушлашам. Синең кайтуыңны зарыгып көтәм». Яшәүнең тәме, кызыгы булмас иде сине беркем көтмәсә. Дөрес, Габдрахманны әнисе көтә, туганнары. Миллионлаган улларын, кызларын ГУЛАГ лагерьларында череткән илдә әниләр һәрвакыт аларның кайтканын әрнеп, күз яшьләренә тыгылып көтәләр. Күпмиллионлы армия тоткан илдә аларның көтүе дәвам итә. Тик аналарның дәүләт тартып алып олактырган балаларын көтү белән сөйгән кызыңның көтүе арасында аерма бар. Әниеңнең зарыгып көтүе искә төшкән чакларда үкереп елыйсы, балаларны аналарыннан аерган көчне каһәрлисе, шул көчкә каршы көрәшәсе килә. Габдрахман әнисе искә төшкән саен, аны кызгана, аның тәрбиясе, күз яшьләре, сагынулары өчен нәрсәдер эшлисе, ул игелекләрне ниндидер юл белән кайтарып бирәсе килгәнне тоеп интегә иде. Аны хәзер моннан ике генә ай бөтенләй таныш булмаган, хәтта аның дөньяда барлыгын Габдрахман белмичә яшәгән бер кыз зарыгып көтә. «Скучаю...» дигән. Кызның сагынуы ихлас икәнлегенә егетнең бернинди шик-шөбһәсе юк иде. Ул бит кызны үзе дә сагына. Ниндидер әрнүле рәхәтлек, күңелне җылытып торган якты өмет белән очрашу мизгелен көтә. Адәм баласының һәммәсе шикелле, Рахманкулов үзен белә-белгәннән бирле бәхеткә ымсынып яшәде. Оксана белән танышканнан соң, шул «бәхет» дип аталган билгесезлеккә төс керә, аның мәгънәсе барлыкка килә башлады. «Икебез өчен дә бер бик мөһим сүзне әйтәсем килә. Кайткач әйтермен...» Нинди мөһим сүз икән ул? Оксана ул сүзне нигә радиограммага язмаган? Дөньяны буш сүз басты. Сүз – ялган, сүз – коткы, сүз – богау ул тоталитар дәүләт шартларында. Кешеләр бер-берсенең сүзенә ышанмый башладылар, чөнки хак сүз юкка чыгу дәрәҗәсенә килеп җитте. Оксананың әйтәсе сүзе ниндидер вәгъдә, Габдрахманны бәхетле итәсе зур, изге гамәл булып тоела иде. Биш җөмлә язылган кәгазь кисәге Габдрахманга шундый кадерле. Шул биш җөмлә вахтада торганда үлеп арыганны юкка чыгарды, корабның «тайфун күзе»нә юлыгуы, экипаж әгъзаларының, алар белән Габдрахманның да исән-иминлеге кыл өстендә торуы онытылды. Диңгез чиксезлегендә, тайфун белән көрәшеп, менә-менә батарга торган кораб шушы мизгелдә Габдрахман өчен икенче урында калгандай булды. Кәгазь кисәгенә язган сүзләр соңгы очрашудагы рәхәтлекне, яшәүнең мәгънәсен меңгә тапкырлап, егетне җиденче кат күкләргә күтәрде. Габдрахман тәнендә һәм җанында Оксана уяткан тылсымлы сөю ялкыны кабынуын тойды. Кызның тыгыз, ымсындыргыч күкрәкләре аңа килеп терәлгәннәр. Ул Оксана сулышының үз сулышына килеп кушылганын тоя. Нинди тылсымлы көч икән ул яраткан кызы кочагыннан кергән илаһи тәэсир? Күпме вакыт узды, аларның араларындагы бушлык ике мең ярым мильгә җитеп озынайды, ә шул соңгы кочаклашып үбешү әле һаман исән, һаман кечерәйми, тәэсире һич кимеми иде. Бәлки, чыннан да, ир-егет хатын-кыз заты белән кушылганчы, әле бербөтен түгелдер? Аллаһы Тәгалә тумыштан ир баланы да, кыз баланы да ярты өлештән торган итеп кенә яратадыр? Бергә кушылганнан соң гына бербөтенлек барлыкка килә булса кирәк... Кайберәүләр өйләнәләр, гаилә коралар, балалар үстерәләр, ә үзләре, арада шушы күкләрдән иңгән чын ярату булмаганлыктан, гомер буе яртылаш килеш яши бирәләр... Кораб әкренләп «тайфун күзе»ннән чыга башлады бугай. Дерелдәү, калтырану күпмедер басыла төште. Әмма чайкалу һаман көчәя, аяусызлана гына бара иде. Радиограмманы мендәр астына салгач, Габдрахман утны сүндерде. Тән арыган. Күңелдә җыр белән генә аңлатып булырлык рәхәтлек. Кораб чайкалганда тәгәрәтеп стенага китереп бәрә, берничә мизгелдән, кире якка идәнгә алып ыргытырга тырыша. Рахманкулов диванга күчеп ятты. Башын диванның мендәренә, аякларын стенага терәде. Бу мизгелдәге кичерешләр аңа каяндыр таныш иде. Кайдан, кемнән ишеткәне булды икән аның ул хакта?.. Исенә төште – боларның барысы да халык җырларында булган икән... Сагынулар да, яратылу бәхете дә, һәр очрашуны зарыгып көтеп алу да. Йокыга талыр алдыннан Габдрахманның баш миендә киләчәккә җиңелчә бер өмет чаткысы кабынып китте: «Оксананы туган телгә өйрәтергә кирәк. Телгә өйрәнгәннән соң – җырларны. Гаилә тормышының көндәлек шатлыгының иң бөек, бәхетле мизгеле – икәүләшеп «Гөлҗамал» җырын җырлау булырга тиеш. Борынгы украин җырлары белән борынгы татар халык җырлары арасындагы уртаклык Габдрахманга таныш иде. Ике халыкта да кыпчаклар калдырган көчле мирас катламы ята». Шул турыда уйлап ятканда, Габдрахманның арып алҗыган тәне йокы тылсымына кереп эреде. Астын өскә китерергә, сытып ташларга, тирәнлеккә йотып юкка чыгарырга тырышып, корабны кыйнаган тайфун куркынычыннан Рахманкуловны йокы, беркемнең дә көч-куәте җитми торган онытылу дөньясына алып китеп, тәмам тынычландырды. 3 Көндезге вахта алдыннан йокыдан уянганда, чайкалу шактый йомшара төшкән, корабның таралырга җитеп калтырануының эзе дә калмаган иде. «Димәк, без «тайфун күзе»ннән исән-имин чыга алганбыз», – дип сөенеп куйды Габдрахман. Кают-компаниядә ашап чыгып, рубкага менгәндә, ул радист белән очрашты. – Сиңа радиограмма бар, – диде Николай Суменко. Һәм, кире борылып, үзенең каютасына алып керде. – Мин аны кичә алган идем. Сине уятасым килмәде. Рахманкулов спардекка төште дә каютасына керде. Күңелендә «Нишләп Оксана миңа көн саен радиограмма җибәрә башлады әле? Әллә берәр куркыныч нәрсә бармы?..» дигән шом кузгалып куйды. Текстның азагында Дадоновның фамилиясе язылган иде. Димәк, Юра җибәргән. «Габдрахман, инде белгәнеңчә, Оксана олимпиада вакытында иңбашын авырттырган иде. Күнегүләрдән дә күңеле суынган, ахры. Ул зур өмет белән сине көтә. Аның белән ешрак хәбәрләшеп торсаң иде. Нинадан, Евгениядән, «Чолман» экипажыннан сиңа кайнар сәлам. Юрий Дадонов». Радиограммадагы сүзләргә ияреп, авырту Рахманкуловның үзенә дә килеп бәрелгән кебек булды. Ирексездән, ул иңбашын тотып карады. Юк, аның иңбашы авыртмый шикелле иде. Нигә соң алайса ниндидер сызлауга охшаш аяусыз тынгысызлык кәгазьдәге сүзләрдән аның тәненә күчеп йөгерде? Рубкага менгәндә, кораб горизонт читеннән калкып чыккан, үзара ярышып болытларга омтылган биек йортлар укмашкан җиргә таба шуыша иде. Башкалардан алда кереп, төшке ашны ашаганда, лоцман чакырганнар, корабтагы йөкне каршы алучыга хәбәр иткәннәр. Исәнләшү белән, капитан Бородуля: – Йөк кәгазьләрен таможенникларга күрсәтергә әзерләп куйдыңмы? – дип сорады. – Әйе. Алар әзер. – Каютаңнан штурманнар рубкасына алып мен әле. Карап чыгасым килә. Аска төшкәндә, Рахманкулов кесәсенә радиограмманы салды. Каютасына кергәч, коносаментларны, каргопланны алганчы, Юрий Дадоновның сүзләрен тагын бер кат укып чыкты. Моңа кадәр хисләрдә һәм хәтердә генә яшәгән кыз аңа якын-үз кешегә әверелгән, әйтерсең лә алар үзләре генә белгән ниндидер җаваплы, вәгъдәдән дә җитдирәк мөнәсәбәт белән үзара тоташканнар иде. Кызның сәламәтләнүе өчен Габдрахман үзен җаваплы итеп сизә иде. 4 Моннан өч дистә ел элек Таулыга атлы арбага утырып сәяхәт кылып кайткан Бәкер һәм Фәриха малае бүген, Кытай җиренең бер кисәге булуына карамастан, инглизләр кулындагы ирекле Гонконг шәһәрен күрәчәк. Тиздән Рахманкулов кытай телендә Сянгань, европалыларча Гонконг дип аталган шәһәр-дәүләтне үзенең туган Татарстаны белән чагыштырып карый алачак. Дәүләтчелеген югалткан туган җирне, туган халкыңның язмышын зур Кытай дәүләтеннән инглиз колонизаторлары тартып алган җиде юл чатындагы Гонконг белән чагыштыру аңарда нинди фикер уятыр?! Әнә, корабны каршы алырга лоцман көймәсе килә. Диңгез дулкынының көчен, аның мәкерен үз корабыңа карап чамалавы читен. Басыла башлаган тайфунның тау биеклеге дулкыннары лоцман катерын күкләргә чөеп ыргыта да дулкын арасындагы тирән чокырларга илтеп ташлый. – Безнең Одессада мондый чайкалу вакытында лоцман корабка якын да килми, – дип сүз башлады капитан. – Шуңа без анда тышкы рейдта дулкын басылганын көтеп вакыт үткәрәбез дә инде, – диде Рахманкулов аңа. – Ә бу лоцбот, әнә, кечкенә бер бөҗәк сыман, кара, ничек кыю үрмәли. – Монда инглизләр идарә итә. Алар диңгез белән бик күптәннән уртак тел таба белә торган милләт, – диде капитан. Лоцбот кораб яныннан узгач, борылып, әкрен генә сулъяк бортка якынлаша башлады. Рубкага килеп кергәч, лоцман корабтагы приборларга, гирокомпас репитерындагы курска күз сирпеп алды: – Фул әһед! – Полный вперёд! – дип кабатлады Бородуля лоцманның боерыгын. Портны диңгездән аерып торган борынны үтүгә, зур, иркен һәм тыныч порт ачылды. Аркылыга-буйга әллә ничә чакрымга җәелгән портта йөзләгән корабның кайсылары причал көтеп, кайберләре ачык диңгезгә чыгар алдыннан ягулык, су һәм азык-төлек китергәнне көтеп тора иде. Корабларның күплегенә диңгездә тайфун котыруның да сәбәбе бар иде, әлбәттә. Советлар Союзындагыча дәүләтнеке саналган корабта эшләүче диңгезчеләрдән хуҗасына эшләүче диңгезчеләрне саклык һәм акылга таянып эш итү аера иде. Габдрахман лоцманның инглиз икәнлеген шундук аңлап алды. Ак кыска чалбар, тезенә җитеп торган ап-ак гетр һәм ак кроссовка кигән. Нинди генә көчле җил дә очырып төшерә алмый торган ак чехол кигертелгән матур фуражка һәм кыска җиңле ак күлмәкнең җилкәләрендә капитан дәрәҗәсендәге диңгезче икәнлекне белгерткән дүрт ука тасмалы погоннар. Джозеф Конрад әсәрләрен укып тәрбияләнгән Рахманкулов инглиз диңгезчеләрендә ихтирамга, үрнәк алырга лаек сыйфатларны күрергә өйрәнгән иде инде. Лоцманның үзен тыныч һәм ышанычлы тотуы рубкадагы урыс диңгезчеләренә дә тәэсир итте, швартовка вакытында Советлар Союзы портларындагы шикелле, кычкырыш, көчәнеп эшләү, тәртипсезлекнең монда эзе дә юк иде. Якорьда торган кораблар арасындагы тарлыклардан тыныч кына узып, причалга якынлаштылар. Биредә урыс диңгезчеләре шикелле швартов бауларын, «бросательный конец» дип аталган нечкә бау – шкертикка тагып, ярга ыргытмыйлар иде. Туктыйсы урынга юнәлгәч, корабка кечкенә моторлы көймә якынлашты да швартовка эшен башкарырга чыккан матрослар кулыннан корабны ярга беркетә торган юан арканнарны алды, сөйрәп, ярдагы пушкаларга элеп куйды. Лоцманның корабка утыруына ярты сәгать уздымы икән, кораб причалга беркетелгән, таможенниклар, йөк хуҗасы, санитар врач һәм йөк бушатуны оештыручы стивидор кают-компанияда корабның документларын һәм конасаментларны тикшереп утыралар иде инде. Утыз-кырык минуттан алар да, саубуллашып, корабтан төшеп киттеләр. Матрослар трюм капкачларын ачты. Йөк бушатучылар килеп туктады. – Стивидор йөкне бушатып бетерергә ничә тәүлек кирәк диде? – Ике тәүлек. – Сталин чорында бу турыда әйтергә дә куркыр идем. Капиталистлар илендә рабочий классның ике ярым тапкыр тизрәк һәм сыйфатлырак эшләвен син ничек аңлата аласың? Капитан Рахманкуловның фикер йөртү сәләтен һәм аның үзенә карата ихласлыгын сыный иде. – Бу турыда КГБга җиткерсәгез дә, визамны яба алмаслар дип уйлыйм. Беренчедән, социалистик ярышның камчысы көчсез икәнлеген, икенчедән, капиталистларның эшчеләр сыйныфына тамагы тук, өсте бөтен булырлык, иркен фатир, әйбәт җиңел машина алырга җитәрлек акча түләүнең социалистик ярыштан көчлерәк икәнлеген аңлата. Сәбәбе шул булса кирәк. – Рәхмәт миңа ышануыгызга. Куркакларны яратмыйм мин. Сталин-Берия чорындагы дер калтырап яшәү безнең каныбызга сеңгән. Шуннан котыла алмасак, без һаман колбиләүчеләр илендә хакыйкатьтән куркып яшәүне дәвам итәчәкбез, Сез күзәтә торгансыздыр бит? Әнә, капиталистлар гади халыкның сүзенә ничек колак сала белә. Бер якта – акча капчыклары – капиталистлар, икенче якта – гади халык. Һәр як үз мәнфәгатен ачык белгертеп, каршы як белән көрәш алып бара. Чынбарлыкны чагылдырган җәмгыять фикере барлыкка килмәгән очракта демократия дә була алмый. Демократия шартларында дистәләгән миллион бер гөнаһсыз кешеләрне ГУЛАГ лагерьларында үтереп тору мөмкин дә түгел. Капитанның тугарылып сөйләшүеннән файдаланып: – Портларда вахтада тәүлекләп торабыздыр бит? Бүген өлкән штурманның вахтасы,– диде Габдрахман. – Беләм. Йөкне бушату җайга салындымы? – Әлегә тоткарлыксыз бара. – Өлкән штурман белән килеш тә ике-өч сәгатькә шәһәргә чыгып керә аласың. Миннән рөхсәт. 5 Чит илдә совет диңгезчесе ялгызы шәһәргә чыга алмый иде. Һәр командирга помполит ике гади диңгезчене тага. Берсе, һичшиксез – стукач, икенчесе – активист. Башка ил моряклары чит ил портларында бергә укмашкан өч диңгезчене күрү белән, боларның совет иленнән икәнлеген шундук аңлап ала иде. Помполит Габдрахманга буфетчы хатынны тагарга тырышып карады. – Йөреп кайтсын инде. Әнә бит, кибетләрне карарга атлыгып тора, – диде, каютасын җыештырып йөрүче хатынга күрсәтеп. – Мин бит бер генә сәгатькә чыгып керәм. Кибетләр карап йөрергә вакытым юк, – дип баш тартты Рахманкулов. Помполит аңа үзе белән бер вахтада торган матрос Перебейносны һәм моторист Харченконы такты. Алар өчәүләп шәһәргә юнәлделәр. Капиталистик илләрнең кибетләре, модадан чыккан кием-салымның арзанлыгы, Совет илендә шәм яндырып эзләсәң дә табып булмый торган әйберләрнең өелеп ятуы – Советлар Союзы дип аталган урыс иле флагы астында йөзүче диңгезчене айлар буе гаиләсен күрмичә, хәерчегә түләгән эш хакы өчен бил бөгәргә шул мәҗбүр итә иде. Шәһәр аларның өчесенә дә таныш түгел иде. Бу очракта совет иленнән килгән башка кораб диңгезчеләренең тәҗрибәсенә таянып эш итәргә кирәк була. «Сергей Саблин» торган причалга янәшә пирстә Владивосток танкеры тора иде. Танкерга җитәрәк алдыннан алар причалга төшеп килгән, «уяулык саклау» боерыгы белән бер-берсенә беркетелгән өч диңгезчене күреп алдылар. Аларны куып җиткәч, сөйләшүне Харченко үз өстенә алды: – Сез Владивостоктанмы? – диде ул. – Әйе, – диде өчлекнең җитәкчесе. – Без Владивостоктан. – Сезнең бу портка килгәнегез бармы? – Сирәк булса да кергәләп йөрибез, – диде төркемнең җитәкчесе. – Совет диңгезчеләре монда нәрсә сатып ала? – Монда нәрсә алсаң да арзан, пошлинасыз яши торган портофранко шәһәре бит бу, – диде Ерак Көнчыгыш пароходчылыгы диңгезчесе. – Комиссионкага тапшыру өчен кирәкле әйбер турында сүз бара. Совет диңгезчеләрен тәэмин итә торган кибет моннан еракмы? – Без нәкъ шул кибет каршысында торабыз, – диде төркем җитәкчесе. Әйбер сатып алып, аны, Одессага кайткач, комиссионкаларга тапшырырга, әйбер кыйммәт торган җирләргә җибәреп акча ясарга Харченко оста егет иде. Кибетне табу белән генә канәгатьләнмичә, сорауларын дәвам итте: – «Мәктәпкә озату» өчен монда нәрсә алалар? Нәрсәләр арзан тора? Аңлатып бирегез әле шуны. «Мәктәпкә озату» сүзенең барлыкка килү тарихы кызыклы иде. Бер одессалы Италиядән бозавын имезеп торган болан сурәтле синтетик гобелен сатып алып кайткан да комиссион кибеткә тапшырган. Йөзүгә кабат чыкканда, хатынына әйтеп калдырган: «Әгәр товар сатылса, син миңа: «Балалар мәктәпкә киттеләр», – дип радиограмма җибәр. Сатылмаса: «Балалар мәктәпкә йөрмиләр, авырып яталар», – дип яз. Гобелен тиз сатылган булса кирәк. Берничә көннән диңгезче: «Балалар мәктәпкә киттеләр», дигән радиограмма алган. Радиограммага язылган сүзләргә әһәмият биреп тормаслар иде, радист стукач булган, күрәсең. Ул диңгезчедән сораган: «Кышкы каникул вакыты бит. Нишләп синең балаларың мәктәпкә йөри?» Диңгезче, билгеле, аңлатырга мәҗбүр булган. Бу вакыйга тиз арада диңгезчеләр арасында таралып өлгерә. Шуннан соң сатар өчен алган әйберне «мәктәпкә озату өчен» дип алу гадәткә кереп китә. – Нәрсә арзан? – диде Владивосток диңгезчесе. – Сез одессалымы? – Әйе, без Кара диңгез пароходчылыгыннан, – диде Харченко. – Сез бит сату итү өлкәсендә чемпионнар. Өйрәтеп торуның кирәге дә юктыр. Шул ук стенага элә торган келәмнәр, нейлон кофталар. Соңгы вакытта диңгезчеләр «болонья» плащ белән бизнес ясый башлады. Шушы сүзләрне ишетүгә Харченко кибеткә чапты. Рәхмәт әйтергә дә онытты. Рәхмәт сүзен Рахманкуловка әйтергә туры килде. Кибет эчендә, чыннан да, синтетик гобеленнар, нейлон кофталар, болонья плащлар һәм джинсы чалбарлар өелеп ята иде. Өч совет диңгезчесе, шул ук Ерак Көнчыгыш пароходчылыгы вәкилләре булса кирәк, прилавка каршында сатулашып торалар иде. Кибет хуҗасы, җәлпәк битле кытай, елмаеп каршы алды: – Братишки! – диде ул урысча. – Давай-давай: кавёры, плащ-болонья, джинси, нейлоновые ковты. Всё дёшево. Забирай. – Урысча белгәне шуның белән тәмамланды, күрәсең, үзенең урысны яратканын исбатлар өчен, кибет хуҗасы урыс сүгенүенең иң кабахәт, иң популяр сүзләре белән сүгенеп алды. Харченко шундук, кибет хуҗасы белән сатулаша-сатулаша, болан сурәте, тарантелла биюе һәм диңгезчеләр телендә «мадам карапчи», рәсем сәнгатендә «Похищение из сераля» дип аталган, ат менгән төрекнең кыз урлавын сурәтләгән өч келәм сайлап алды. Таможенниклар өчтән артыкны рөхсәт итмиләр иде. Перебейнос та ике келәм, калган акчасына бер дистә нейлон косынка һәм чәйни торган резинка «сникерс» сатып алды. Тәҗрибәле диңгезчеләр өйрәткәннәр булса кирәк. Үзеңнең чит илләрдә йөреп кайтуыңны исбатлар өчен, Совет илендә, танышларыңа шул америка сагызын, авторучка һәм башка чүп-чар бүләк итү гадәте кергән иде. Рахманкулов күптән инде ясалма күннән тегелгән куртка алырга хыялланып йөри иде. Европа портларында куртка алырга аның валютасы җитми иде. Монда исә джинсы чалбар да, куртка да чиктән тыш арзан иде. Ул валютасына куртка, чалбар һәм ике келәм сатып алды. Кибет хуҗасы алган әйберләрне целлофан пакетка тутырып, скотч белән ябыштырып куя барды. – Сез кайсы пароходчылыктан? – дип сорады кибет хуҗасы инглизчә. – Бүген генә килдегезме, әллә күптән монда торасызмы? – Бүген генә килдек. Одессадан без, Кара диңгездән. – Дусларыгызга әйтегез. Гонконгтагы иң арзанлы кибет минеке. Мин махсус совет диңгезчеләренең күңелен күрү өчен эшлим. Пиво эчәсезме?.. *** Кытайның ярлы ил икәнлеге Габдрахманга мәгълүм иде. Ул университетта кытай студентлары белән бер тулай торакта яшәде. Алар, чыннан да, ярлы, һәр тиеннәрен санап, акчаларын бары тик ашауга, трамвайга гына тотып, бик тә кысынкы яшиләр иде. Хәтта җәйге каникул вакытында туган илләренә дә ике елга бер генә мәртәбә кайтып киләләр иде. Һәр көнне иртән физзарядка ясыйлар. Ашны үзләре пешереп ашыйлар. Хәтта студент ашханәсендәге арзанлык та аларга кыйммәт тоела иде. Һәр кичне диярлек җыелыш. Гел «бишле»гә укыйлар. «Дүртле» алган студентны комсомол җыелышында үтереп тәнкыйтьлиләр иде. «Мао кушты». Артык тырышып укудан кайбер кытай студентлары дистрофиягә юлыгып, хастаханәгә эләксәләр, һәр көннең әзерләнәсе материалын аларга илтеп торалар иде. «Мао кушты» – бу кытайлар өчен закон гына түгел, яшәү кагыйдәсе генә дә түгел, әйтерсең, шул «Бөек кормчий» кушканның бер генә катрә өлешен үтәмисең икән, сулыш алудан туктаган бәндә хәлендә шундук үләсең, юкка чыгасың иде. Гонконгтан соң «Сергей Саблин» теплоходы Кытай порты Ксинангка барып, Европа портларына кайтару өчен йөк төяргә тиеш иде. Кытайның үзе белән, шул илдән тартып алып колония ясаган Гонконг белән чагыштырып карау мөмкинлеге булачак иде. Габдрахман инглизләрнең бер-бер артлы колонияләреннән баш тартып, аларга ирек бирүне күзәтеп йөрде. Франциянең колониясе саналган Алжирдан хәрби җитәкче генерал де Голль егерме миллион французны, пароходларга төяп, туган илләренә кайтаруның шаһиты булды. Алжирдагы француз армиясе, ирек өчен көрәшүче гарәпләр белән чагыштырганда чиктән тыш көчле, һәр очракта алжирлыларны буйсындырып торырлык иде. Де Голль – генерал, ә генерал исә сугыш чукмары булырга тиеш. Нишләп соң ул шундый ымсындыргыч колониясенә үзе теләп ирек, азатлык биреп, корал ярдәмендә буйсындырудан баш тартты? Кибет витриналарындагы затлы товарлар, энҗе-мәрҗән, алтын-көмеш, асыл ташлар, кием-салымның затлылыгы, күплеге шуларны гомерендә беренче тапкыр күргән матрос Перебейносны телсез калдырган иде. Витриналарның сихере аны туктата, аякларын җиргә, күзләрен пыяла артындагы могҗизаларга беркетеп куя иде. Шул ук вакытта егет капиталистик илләрнең мәкерле, һәр адымда синең социалистик уяулыгыңны җуеп төшерергә торган куркынычы турында һәм әлеге әшәке коткыга баш бирмәм, дип кәгазьгә язып имзасын куйган ант турында онытмаска тырыша иде. Көлке дә, кызганыч та иде матросның хәле. Харченко, инде дистә елга якын чит илләрне күреп йөргән моторист буларак, үзен ничек тотарга кирәклекне – җае чыкканда, капиталистик илләрдәге кимчелекләрне генә телгә алырга, шушы юл белән үзенең КГБ ачкан визасын сакларга кирәклекне – яхшы үзләштергән иде. Алар бераз адашып, портка кайтырга юл эзләп йөргәннән соң, сатып алган әйберләрен калдырган кибет янына килеп чыктылар. Эчкә кергәч, кибет хуҗасы сорады: – Шәһәр ошадымы? – Ошадымы сиңа, Петро? – диде Рахманкулов. Егет югалып калды. Ошады, дисәң – капиталистлар илендәге шәһәр. Ошамады, дисәң – ялган. – Болай, начар түгел шикелле, – диде ул һәм кадрлар бүлегендә калдырган ант кәгазен аклар өчен өстәде. – Только шунысы начар: хезмәт ияләрен эксплуатациялиләр... Габдрахман тәрҗемә итте. – Кайда күреп өлгердегез хезмәт ияләрен эксплуатацияләүне? Совет диңгезчеләренә күпме түләгәннәре миңа мәгълүм. Сезнең айлык эш хакын портта эшләүче докерлар ике-өч көн эчендә алар. – Нәрсә әйтә ул? – дип сорады Харченко. Тәҗрибәсе зур диңгезче буларак, сүзнең нәрсә турында барганын чамалый иде ул. Рахманкуловның аны кибетләргә кереп йөрүдән мәхрүм иткәне өчен үч алырлык фикер юкмы икән аларның сөйләшүендә дип кызыксына иде. – Хуҗа безнең экипажны кибетенә чакыра, – диде Габдрахман. – Ул товарларын махсус совет диңгезчеләре өчен тотам, диде. – Корабыгызга кайткач, диңгезчеләргә әйтегез, – диде хуҗа һәм кибетенең адресы, аның нинди товарлар белән сәүдә итүе язылган рекламаны учлап егетләргә сузды. Ике тәүлектән йөкне бушатып бетерделәр. Эшли белә иде Гонконгның докерлары. Стивидор йөк бушатуны оештыруда даһи иде. Һәм техниканың да иң соңгы сүзе – һәр операция автоматикага, электроникага көйләнгән иде. Бу – Кытай җиренә урнашкан инглизләр төзегән порт иде. 6 Ксинанг порты Сары диңгезгә урнашкан, әле тулысынча төзелеп тә бетмәгән яңа порт. Анда моннан бер генә гасыр элек диңгез суының дулкыннары уйнап йөргәндер. Хуанхе елгасы диңгезгә туктаусыз ләм ташып тора. Диңгезгә койган җирендә елга саега, әкренләп елга тамагында яңа тармаклар, ясалма сазлыклы утраулар барлыкка килә. Утраулар диңгез чигенгән чакта гына су өстенә калкып чыгалар, диңгез күтәрелгәндә алар су астында калып күренмиләр. Кичә монда килеп җитеп, якорь салган чакта Габдрахман бинокльдән күзәтте. Кытайлар шул елга агызып китергән ләм өстенә земснаряд белән төптәге ләмне суырып өяләр дә, шуның өстенә баржаларга төяп, ком китереп аударалар. Диңгез өстеннән күтәрелеп чыккан ясалма утрауларга пароходларга төяп Аргентинадан кайтарылган, акчага сатып алган кара туфракны җәяләр. Кара туфрак җәелгәннән соң, җирне, ызан ясап, вак кисәкләргә бүлгәлиләр дә җирсез игенчеләргә әҗәткә саталар. Кытай лоцманы мактанып сөйләде: егерме биш ел эчендә хакын түләп бетерергә вәгъдә биреп алган җирнең хакын тырыш кытайлар алты-җиде елда түләп бетерә икән. Шул сүзләрне ишеткәч, капитан Бородуляның патриотик тойгылары тышка бәреп чыкты: – Ә без Советлар Союзында миллионлаган гектар яшел тугайлардагы чабып бетерә алмаслык болыннарны, уңдырышлы яланнарны тигезлектә агып яткан елгаларның суы астында калдырып, гидроэлектростанцияләр төзибез... *** Габдрахман, киенеп, авралга чыкты. Швартовка вакытында ул корабның койрыгыңда матрослар белән җитәкчелек итә, теплоходның ярга йомшак килеп терәлүе аның җаваплылыгында иде. «Сергей Саблин», дулкынваткычның очына утыртылган маяк яныннан узып, порт эченә кереп килә. Портта инде күптән металлоломга тапшырасы иске баржалардан, ике карсак буксирдан тыш бер генә кораб та юк. Кытайларның чит илләр белән сәүдәсе оештырылмаган микәнни? Тукта әле, монда бит йөк бушата торган краннар да күренми. Яңа төзелгән причал янында гына земснаряд су төбеннән ләм суырып, киләчәктә пирс буласы урынга бушата. Димәк, портны төзи генә башлаганнар. Әнә, причалда швартов бауларын корабтан алып, ярга каккан пушкаларга беркетергә әзер торган швартовщиклар. Йа Хода, өсләрендәге киемнәре... Аларның ябыклыгы... Юан, авыр арканнарны сөйрәргә көчләре җитәрме икән мескеннәрнең? Әллә швартов баулары үзләрен диңгезгә сөйрәп төшерерме? Өлкән матрос Кириенко йомгак итеп уралган нечкә бау – шкертикны ярга ыргытты. Очып барган җиреннән авыр йомгак сүтелә, һаман оча. Ниһаять, йомгак ярда көтеп торган ябык бәндәләрнең янына барып төште. Эләктереп алдылар һәм берьюлы өч кеше суга төшерелгән юан арканны сөйрәргә тотынды. Тешләре, тырнаклары белән ябышып сөйриләр мескеннәр. Юк, болар көчләре җитмичә җиргә егылсалар да, сөйрәүләрен дәвам итәчәкләр. Ниһаять, «Сергей Саблин»ны причалга беркетеп бәйләп куйдылар. Корабка комиссия – таможенниклар, чик саклаучылар, тагын әллә кемнәр – өсләренә гади яшел тукымадан тегелгән френч кигән бәндәләр кереп тулды. Тикшерү, тентү башланды. Йөзләрендә елмаю. Үзләре ашыгалар. Гадәттә, нинди генә портка кермә, кайсы гына илдә булма, урысча «формальность» дип аталган документларны тикшерү, йөк төяү хакында сөйләшү инглиз телендә бара. Комиссияне җитәкләгән таможенник, чик саклаучы һәм йөк төяүне оештыручы стивидор – өчесе дә саф урыс телендә сөйләшәләр иде. Менә бит кытайларның Советлар Союзында белем алулары нәтиҗәсе?! Йөк төяү белән җитәкчелек итәргә тиешле стивидор йөкне өч тәүлек эчендә төяп бетерәбез дип вәгъдә итте. Комиссия эшен бетереп чыгып киткәч, Рахманкулов капитан янына керде. – Өч тәүлек эчендә йөкне төяп бетерәбез дигәнгә сез ышандыгызмы? – дип сорады ул капитаннан. – Әкият сөйли стивидор. Ничек инде техника кулланмыйча унҗиде мең тонна йөкне төяп бетереп булсын. Стивидор мин мореходкада укыган елларны Одессаның порт инженерлары әзерли торган институтында Михаил Жванецкий белән бер курста укыган. Шунда шыттырырга өйрәнгән, күрәсең... Син инде күз-колак булып тор. Бу Европа иле түгел. Урлашу да бездәгедән ким түгелдер. Тальманнарны тәҗрибәле матрослардан сайладыңмы? Монда бит биш трюмга да берьюлы төйибез, диделәр. – Матрослар җитмәде. Мин докторны да, икенче радистны да тальман итеп билгеләдем. Баш тартмакчы булганнар иде. Капитанның боерыгы, дип, сезнең исемегезне файдаландым. – Дөрес эшләгәнсең, – диде Бородуля. – Вак-төяк җаваплылыкны өстенә алырга курыккан штурманнарны яратмыйм мин. *** Рахманкулов причалга күз салды. Терсәкләре тишек күлмәктән, шәрә тезләре ертык чалбардан чыгып торган бәләкәй буйлы, ябык докерлар, унар кешедән торган төркемгә тупланган сафларга тезелеп корабка якынлашып килә иде. Алдагы төркем башындагыларның кулында күчмә кызыл байрак. Гадәттә, һәр трюмга өч-дүрт докер туры килә. Болар исә бер дистә, һәммәсенең йөзендә бу милләт вәкилләрендә генә очрый торган тәвәккәллек һәм Чкалов заманында чыккан: «Мы рождены, чтобы сказку сделать былью...» омтылышы сурәтләнгән. Шуларны күргәч, Габдрахманның исенә үзе белән бергә Мәскәү университетында ярым ач, ярым ялангач яшәп, гел «бишле»гә генә укыган кытай студентлары, Караяр картларының капка төбендә ләчтит сатып утырганда: «Кытай басар дөньяны», дип еш кына искә алулары килеп төште. Һәр трюм янына капчык төягән машина килеп туктый башлады. Күз ачып йомганчы, капчыкларны парашют дип аталган баудан үргән җайланмага тутырып, машина өстенә килеп туктаган, кран урынына кулланылган укның ыргагына эләләр дә, икенче мизгелдә ул капчык төялгән парашютны күтәреп трюм капкачы өстенә илтеп куя. Капчыкны ике докер төбеннән күтәреп тота, өченче йөкче капчык авызын теккән юан җепне үткен пычак белән аркылыга кисеп ташлый. Капчык эчендәге мамык төбе – шрот трюм эченә коела. Трюм эченнән күтәрелгән куе сасы тузан корабны чорнап алды. Докерлар исә тузанның иң куе җирендә эшләсәләр дә түзәләр иде. Ике тәүлектән соң кытай докерларының йөкне өч тәүлек эчендә төяп бетерәчәкләре тулысынча ачыкланды. «Нинди халык бу?» – дип хәйран калды Габдрахман. Ул колхоз эшендә кемнең эшчән, кемнең ялкау икәнлеген аңлап булмаганны белә иде. Бик тырыш, эшчән кешенең дә колхоз эшендә көн үткәрү өчен генә кыймылдап йөрүе мөмкин иде. Совет илендә кешенең тырышлыгын, эшчәнлеген аңлар өчен аның үз эшен башкаруын күрергә кирәк иде. Ә менә кытайлар... Нинди халык соң бу? Габдрахман белән Мәскәү университетында укыган кытайлар һәр иртәне, урыслар йоклаган арада, торып физзарядка ясыйлар һәм иртәнге ашны пешереп ашарга да өлгерәләр иде. Һәр Кытай студенты гел «бишле»гә генә укый иде. Сәләтле булганнан түгел, Мао кушты, дип, «бишле»гә укый иде азиатлар. Менә хәзер Габдрахман кытайларның докерларын күрде. Аларга эш хакын чиктән тыш аз түләгәннәре көн кебек ачык иде югыйсә. *** Кытай докерлары йөкне төгәл ике тәүлек ярым төяделәр. Үз күзе белән күрмәгән кешегә бу ябык, алама киенгән, йончуның чигенә җиткән бәндәләрнең шундый эш башкаруларын сөйләп аңлатырлык түгел иде. Корабка йөк төяүнең нәрсә икәнлеген белгән кеше: «ялганла, әмма чамаңны онытма», дип сөйләүдән туктатыр иде. Габдрахман стивидордан сорамый булдыра алмады: – Миңа бер нәрсә аңлашылып җитми, – диде ул.– Сез менә, социализм төзибез, дип көчәнәсез. Шәһәрдә без аяк атлаган саен бизнескә, алыпсатарларга, төрле зурлыктагы капиталистларга юлыгып йөрдек. Озакламый баеган кытайларның тәхеттә утыручы коммунистларны бәреп төшерүеннән курыкмыйсызмыни? – Коммунистлар үзләре бизнес белән шөгыльләнегез, баегыз, Кытай бай булырга тиеш, дип пропаганда алып бара. – Байлар белән хезмәт ияләре арасында гауга чыгып, революция барлыкка килүдән курыкмыйсызмы? – Кытай кешесе беркайчан да кытай кешесенә каршы сугыш игълан итмәячәк. Әнә, Тайвань атавында гоминьданчылар капитализмда яши. Сугыш ачсак, без аларны күптән инде җиңгән булыр идек. Утрауда кытайлар бай яши. Әгәр без дә шундый байлыкка ирешә алсак, бернинди сугышсыз, кушылып, бер дәүләт булып яши алачакбыз, дип аңлата безнең галимнәр. Сез, урыслар, Тайваньны Кытай Халык Республикасына кушу өчен, бер минут та икеләнеп тормыйча, сугыш ачар идегез... Чынбарлыкта кытай үз милләте өчен җанын бирергә риза булып яши. – Кытайда яһүдләр бармы? – Бездә юк алар. – Нишләп юк? – Белмим. Кытай кешесе башын иеп, нәрсә кушсалар, шуны башкарып йөргән булып кыланса да, өстә аның белән идарә итеп утыручы башка милләт вәкилен өнәми. Әнә бит, татар-монголлар Кытайны яулап алганнан соң, император итеп үз милләте вәкилләрен утыртканнар. Гасырлар үтү белән, татарлар кытайга әверелгән. «Рәсәйдә революцияне яһүдләр ясаган. Әгәр социализмнан капитализмга кире кайту өчен революция булса, аны да яһүдләр оештырачак һәм, урыслар исеменнән алар идарә итәчәк. Байлык та алар кулына кереп эләгәчәк. Ә мин фәкыйрь, Ксинанг шәһәрендә яшәүчеләрне күрү белән, Андерсенның «Сандугач» исемле әкиятендәге беренче җөмләсен исемә төшердем: «Кытайда кытайлар яши. Аларның императорлары да – кытай кешесе». Менә сиңа әкият...» Җирле вакыт белән сәгать бердә йөкне төяп бетерделәр. Биш трюмда эшләгән биш бригада арасында социалистик ярыш барган икән. Күчмә кызыл байракны икенче трюмда эшләүче бригада күтәреп килгән иде. Йөк төялеп бетүгә, докерлар причалга тантаналы җыелыш үткәрергә төште. Портның җитәкчесе, партия оешмасы секретаре һәм профком рәисе шул җыелышта чыгыш ясап, күчмә кызыл байракны өченче трюмда эшләгән бригадага тантаналы итеп тапшырып китте. Кызыл байракны яулап алуга кытайлар сабый балалар ихласлыгы белән шатланалар иде. Советлар иленең шаулы утызынчы еллары рухы монда күчкән диярсең. 7 Габдрахман Бәкер улы Рахманкулов өч ай ярым гомерен кораб артыннан сузылып калган кильватер агымына агызып җибәргәннән соң, Одессага әйләнеп кайтты. Кайда хәзер Гонконг? Кытай порты Ксинанг кайда? Ә Роттердам, Плимут, Гавр, ниһаять, күпме еллар, яныннан узганда, Бәкер малаен ымсындырып, үзенә якын җибәрмичә торган һәм Одессага әйләнеп кайтыр алдыннан гына керелгән Тахо елгасы тамагына урнашкан Португалия порты Лиссабон кайда? Соңгы рейста узган өч ай ярым вакытның да Рахманкулов кая китеп югалганын аңлый алмый иде. Шул өч ай ярымның һәр көнен, сәгатен, минутын ул күңеленнән кичереп, үзенең картаюга җитәкләп алып барган гомере аша уздырып җибәрде. Кайда ул хәзер айлар, атналар, көннәр, мизгелләр? Менә бит ул яшәү дигән нәрсә... Аны аңлап та, аңлатып та булмый. «Сергей Саблин» теплоходы ике көннән тагын юлга чыгачак. Габдрахманны корабның штаттагы икенче штурманы алыштырды. Ул хәзер үз корабы – «Чолман»ны көтә. «Чолман» бер ай, ай ярымнан Одессага кайтып җитәчәк. Пароход юлда йөргән арада Габдрахманга чираттагы ялын бирделәр. Ялга китәр алдыннан у,л Чистые Криницы авылына шалтыратып, үзенең Ак Санәсе белән сөйләшеп алды. Оксана берничә атнадан Одессага килергә тиеш иде. – Кайттым менә. Бер айга ял бирделәр. Син генә юк Одессада. Синсез монда бушлык. Бер кызыгы да юк ялгыз селкенеп йөрүнең... – диде Габдрахман уфтанып. Тугызынчы бүлек 1 Ялгызлыктан шактый йончып, олы, тирән мәхәббәткә сусап кайткан Габдрахманны Одесса һич көтелмәгән сюрпризы – моннан соң аның киләчәк яшәешенә үзгә бер юнәлеш биреп, гомер агышын бөтенләй икенче эздән борып җибәрердәй олы вакыйга-бүләге белән каршылады. Почта бүлегенә кереп, ул үз исеменә аталган бандероль һәм бер хат алып чыкты. Бандерольне энесе Варис җибәргән, хат «Совет әдәбияты» журналыннан иде. Габдрахман тыкрыктан диңгез ягына чыгып, сквердагы буш эскәмиягә барып утырды һәм зур кызыксыну белән, ашыга-ашыга, бандерольне ачты. Кәгазь төргәк эченнән «Совет әдәбияты» журналының өч ай элек басылган дүртенче саны килеп чыкты. Аның беренче битенә, эре хәрефләр белән энесе Варис: «Уңышың белән ихлас котлыйм!» дип язып куйган иде. Габдрахман зур кызыксыну катыш, журналның эчтәлегенә күз ташлады – басма хәрефләр белән аның исем-фамилиясе, ярты ел элек Казанга җибәргән хикәясенең исеме һәм кайсы биттә басылганы күрсәтелгән иде. Ул бөтен дөньясын онытып, йотлыгып, үзенең беренче кат татар телендә язган яңа хикәясен укырга ябышты. Хикәянең бер генә сүзе дә төзәтелмәгән булса да, әсәр инде хәзер аныкы да, аныкы түгел дә кебек иде. Габдрахман үзен бер үк вакытта язучы итеп тә, укучы итеп тә тоеп, реаль җирлектән аерылып, иҗади очыш югарылыгына күтәрелгәндәй хис итте. Бу аның өчен әлегә кадәр кичерергә туры килмәгән, бөтен тәнгә, җанга ләззәт иңдергән, ниндидер канатлы очыш биргән кадерле, шул ук вакытта сират күперен кичкәндәй, үз-үзеңне вөҗданың алдында кырыс сынау җаваплылыгы тойгандай илаһи бер мизгел иде. Хикәя Италиядә үзенә очраган бер татар карчыгының фаҗигале язмышына нигезләнеп язылды. Габдрахман монда аның сагыну-җирсү белән тулышкан хис-кичерешләрен, җан сызлануын, эчке рухи моңын башка бер генә тел ярдәмендә дә тиешле нечкәлектә, табигый буяу төсмерләрендә тасвирлап биреп булмаслыгын тоеп алган иде... Һәм, ничек кенә кыенга туры килмәсен, үзенең гадәти хат язудан узмаган, инде анысы да шактый гына тутыга төшкән язма телен, язу тәҗрибәсезлеген, алда торган бөтен иҗади авырлыкларны җиңеп чыгып, әлеге кабатланмас милли фаҗига тирәнлеген бары тик балачакта, яшүсмер чакта күңеленә тирән кереп сеңгән туган теле аша җанландырырга ныклы карар кылды. Бүген инде ул үзенең ялгышмавын, моның бердәнбер дөрес юл икәнлеген күрде, шуңа эчке иманы белән тагын бер кат инанды. Димәк, Габдрахманның язучы буларак тормыш дөреслеген эзләүдәге юлы киләчәктә бары тик туган телендә түшәлгән булырга тиеш. Бу – аның теләгеннән туган ният түгел, ә бәлки чынбарлыкны тоемлавының табигыйлеге, тирәнлеге һәм нечкәлеге куйган олы таләпләрнең иң беренчесе. Аның өчен бу аксиомага тиң олы ачыш иде. Габдрахман, азрак уйланып торганнан соң, «Совет әдәбияты» редакциясеннән килгән хатны ачты. Анда бүлек мөдире Әхәт Сафин берничә юллык язмасында шулай ук аны иҗат уңышы белән котлаган һәм хикәянең укучылар арасында киң резонанс уятуын әйтеп, шуларның икесен – аксакал әдибебез Фатих Хөснинең һәм Финляндиядән килгән бер укучы ханымның авторга юллаган хатларын, тәнкыйтьче Рушан Гаделевнең исә басарга рөхсәт ителмичә редакция портфелендә торып калган анализ-бәясен дә, автор үзе ишетсен дип, җибәрергә кирәк табуын әйткән иде. Фатих Хөснинең хаты берничә җөмләдән генә тора иде: «Габдрахман энекәш! Хикәягезне бик яратып укып чыктым. Тормыш-яшәешебез каршылыкларына тирән үтеп керүегезгә, тел байлыгыбызны гаҗәп нечкә тоемлавыгызга хәйран калдым. Героиня сөйләмендәге ул сүзләрне кайдан табып бетердең, шайтан малай! Сезгә, һичшиксез, язарга кирәк! Иҗат уңышлары теләп, Фатих Хөсни». Татар прозасының танылган сүз остасы Фатих Хөснидән Габдрахманның иң курыккан, иң йомшак дип йөргән урыны – әдәби теле турында шундый сүзләр ишетү – бу инде аның өчен иң зур бәяләрдән дә кыйммәтлерәк иде. Иң әһәмиятлесе шунда: әлеге сүзләр аңа алга таба милли әдәбиятта курыкмыйча кулына каләм алу дәртен ныгыта иде. Журнал редакциясе Финляндия татарларыннан килгән хат турында да телгә алып, анда: «Олы рәхмәтебезне Рахманкуловның үзенә җиткерегез әле, без аның бу хикәясен, «кулга эләгү белән, елый-елый укыдык», – дип язылуын хәбәр иткәннәр иде. Габдрахман, ниһаять, Рушан Гаделевнең «Әдәбиятыбызга яңа талантлар» дип исемләнгән, әмма журналда басылырга рөхсәт ителмәгән тәнкыйть мәкаләсен укырга кереште. «Рахманкуловның тәүге хикәясе киң катлам укучылык җәмгыятендә вә әдәбият белгечләре арасында ихлас кызыксыну уятуы очраклы хәл түгел, – дип язылган иде анда. – «Безнең өй»гә кадәр татар әдәбияты Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять»ен, Н.Фәттахның «Ител суы ака торур», М.Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары»н искә алмаганда, күбрәк социалистик ярышка, совет хөкүмәтенең татарларга бәхетле, мул, рәхәт тормыш бирүенә мәдхия җырлау белән мәшгуль иде. «Безнең өй»нең беренче җөмләсеннән үк укучы татарларның төрле якка сибелеп-чәчелеп бетүләре, диаспораның чит илләргә, Италиянең Генуя каласына, хәтта Америка континентына кадәр барып җитүе турында мәгълүматка юлыга. Барыгызга да билгеле: «йомшак геноцид» турында да, чукындырулар вакытында да татарларның туган туфракларын ташлап, качып китү бәрабәренә генә исән кала алулары турында сөйләргә ярамый иде. Хикәя авторы, татар әдәбиятында беренче буларак, әлеге проблеманы күтәреп чыга, һәм бу турыда ачыктан-ачык сөйләү мөмкинлеге булмаганлыктан, ул әдәби киная (подтекст) ысулын куллана. Татар карчыгы Италиянең Генуя каласына кызы янына килгән. Икенче кызы Америкада яши. Әгәр соңгы вакытта чит илләрдә яшәүче татарлар турында горурланып, хәтта ниндидер көнчелек белән язу ысулы кулланылса, укучыга бу хикәя андый тәэсир ясый алмаган булыр иде. Карчык исә, үзенең туган туфрагы – татар иле турында кан йотып җирси, сагына, өянке ышыгында утырган йортын күрү хыялы белән яши. Карчыкның газаплары татар кешесе өчен очраклы тойгы түгел. Халык җырлары, татар фольклоры тулысынча диярлек «үсеп җиткәч, чит илләрдә үтә безнең язмышлар...» сыктавына багышланган. Зәвыклы укучыга карчык гаиләсенең туган туфрагыннан куылуы, йорт-җиренең тартып алынуы турында аңлатып торасы юк. Хикәядәге сюжетның төп максаты – татарлар Рәсәй империясенең иң каһәрле төбәкләре саналган мәгъдән, ташкүмер рудникларында, армия хезмәтендәге дедовщина мәсхәрәсендә чиләнү белән генә чикләнмиләр, аларның «бәхет эзләү» дип аталган борын төртер җир эзләп йөрүләре хәтта чит илләргә тикле җәелгән. Хикәя авторы конкрет илдә, конкрет шәһәрдә газапланып яшәүче карчыкны, аның кызын, оныгын әдәбият алымнары белән сурәтләп күрсәтә. Мескен карчыкның: «Өебез исән булмаса да, өянкеләребез калгандыр әле...» – дип хафалануы да аның большевиклар алып килгән зур, глобаль фаҗигане абайлавы турында сөйли. Кешеләрне торакларыннан куып, мал-мөлкәтләрен тартып алу белән генә чикләнмичә, «коммунизм җәннәте» дип күз буяп илне тоташтан ГУЛАГ лагерьлары белән каплап ташлаучылар табигатьне дә таптап, пычратып, болыннарны, кыр-яланнарны, елга буена урнашкан авылларны су астында калдырып бетерүләрен карчык эчкерсез шәхесләргә хас сизгерлек белән сиземли. Хикәянең финалы, карчыкның яшерен рәвештә трюмга кереп посуы, юлда үлүе, өстән генә караганда, чама белмәү, арттыру булып күренергә мөмкин. Рахманкулов хикәяне көчле доминант җөмлә белән тәмамлый: «Карчыкны Феодосия портында үз туган җиребезгә җирләдек». Кырымның җирле халкы – кырым татарын туган туфракларыннан сөрүгә каршы, татарларның империя тарафыннан туракланып бүленгән психологик стереотипларына каршы юнәлтелгән аңлатма бу. Урыслар бит беркайчан да үзләрен «новгород урыслары», «орёл-белгород урыслары», «урал урыслары», дип йөрмиләр. Нигә соң татарлар кырымлыларга, нижгарларга, себер татарларына, хаҗитархан татарларына, литва татарлары шикелле төрләргә бүленергә тиеш? Рахманкуловның төрлечә бирелгән иҗатында бу протест еш яңгырый». Шактый кырыс һәм җитди бәя иде бу. Мәкаләнең журналда басыла алмавы кызганыч, әлбәттә. Әмма бу аңлашыла да... Әлеге факт иң кыю фикернең дә сәнгатьле әсәр рәвешендә әдәбиятка тизрәк үтеп керә алуын тагын бер кат раслап тора. Димәк, Габдрахман бу яктан да хаклы булган. Әлегә ачыктан-ачык язар вакыт – алар заманы килмәгән. Димәк, Рахманкулов нәкъ менә кичекмәстән хәзер кулына әдәби каләм алырга тиеш булып чыга! Габдрахман әдәбият галименең шактый тирәннән алып фикер йөртүенә бик канәгать калды. Язганнары бушка түгел, киң катлам укучыларга да алар барып җитә, димәк, мондый әсәрләр кирәк дигән сүз! Башкаларның әсәрдә син әйтергә теләгән фикерне, күтәреп алып, тагын да икенчерәк аспектларда яңгыратуын ишетүе әдип өчен бәхет түгелмени?! Димәк, тормыш каршылыкларын, барысына да син үзең генә гаепле кешедәй, үз эчеңдә кайнатып, кайгырып, борчылып йөрүгә караганда, язып, чишеләсе проблема – әсәр итеп замандашларыңа, укучыларыңа, милләттәшләреңә җиткерә алуың күпкә отышлырак. Географик киңлек ягыннан да, төрле заман укучыларын бу мәсьәләгә җәлеп итү мөмкинлеге ачылу ягыннан да... Язарга кирәк! Күр, Одесса егеткә әдәби иҗат өлкәсендә икенче тапкыр инде нинди кыйммәтле бүләк әзерләп куйган! Юк инде, монысын да күрмәмешкә салышып колак яныннан шыпырт кына уздырып җибәрергә мөмкин түгел... *** Соңгы елларда Рахманкулов бик озак бер үк төшне күреп интекте. Имеш, ярты сәгатьтән аның корабы диңгезгә чыгып китәргә тиеш. Таможенниклар, чик саклаучылар инде тикшерергә, тентергә керешкәннәрдер? Аврал уйнап, швартов бауларын ычкындырып җибәрсәләр, машина телеграфын өлкән штурман «полный вперёд»ка күчереп куйса, кораб яныннан артка таба ак яллы дулкыннар йөгерә башлаячак. Ә Габдрахман һаман такси тота алмый. Маңгайларында яшел ут янган җиңел машиналар аның яныннан узып тора. Ул кулын күтәрә, каршы чыгып карый – туктамыйлар. Өзгәләнеп кычкыра – ишетмиләр. Портка йөгереп барган булса, бәлки, өлгерә дә алыр иде?!. Йа Хода... Диңгезгә чыккан корабыңа өлгерә алмый калу... Чын диңгезче өчен моннан да каты мәсхәрә буламы икән? Ничә ел эшләп, Габдрахманның бер генә тапкыр да корабына соңарып кайтканы булмады. Менә бүген... Ул хәзер ничек кеше күзенә күренер? Кат-кат күргән әлеге төшен, монда берәр мәгънә ятмыймы икән, дип, Габдрахман үзенчә берничә төрле юрап та караган булды. Әмма бүгенге халәте диңгезгә ике мәгънә өстәп аңлаудан уза алмады: бәлки, бу минем шулай «тормыш диңгезе»ндә яшәвемнән соңга калу куркынычы булуга кисәтүдер?.. Бәлки, бу, талпынып та, халкыма хезмәт итәрлек язу стихиясенә ирешә алмаган «иҗат диңгезе»дер?! Ә бәлки икесе бергә?! Ни генә булмасын, өйләнергә кирәк! Ни генә булмасын, язу дәртенә ныклап керешергә кирәк! Олы язмышыңа соңга калмаска иде! Чынбарлыкны күзәтеп һәм аның турында уйланып йөрү белән генә чикләнмичә, шәхси тормышың, яшәү мәгънәсе биргән каләмең турында да ныклап уйларга вакыт килеп җитте булса кирәк. Тукай әйткәнчә: Игътиля итсәң (югары ашсаң), канатың ач, – вакыт җитте бугай, – И тумыштан гарше әгъляларга (югары күкләргә) җилкенгән күңел!.. 2 Чынлап та, кайчан, ничек килеп чыкты, ничек бирелде соң әле Габдрахман бу әдәби иҗат хирыслыгына? Бәлки, әлеге омтылыш аның хыялый балачагына барып тоташадыр?! Бәлки, авылда, җир куенында аунап үсү, кечкенәдән эш арасында табигатьнең мең төрле үзгәрешләрен күзәтергә өйрәнүдән тугандыр бу нечкәлекләр?.. Матди һәм рухи җитешсезлекләр, авыр хезмәт, тормыш кыйнаулары да үз эзен салмый калмагандыр әлеге тирән кичерешләргә?.. Яшәештә гаделлек эзләү тойгысы кайчан барлыкка килде икән?.. Мөгаен, монда авыр сугыш елларының фаҗигале язмышлары белән очрашу үз өлешен кертми калмагандыр?.. Бәлки, бу тынгысыз дәрт, хыялый ашкыну хисе тормыштан бертуктаусыз яктылык, нур, иман эзләү белән бәйледер?! Армия хезмәтендә хискә бирелүчән, көндәлек тормыштан яшәүнең зур, бөек максатын эзләп көн күргән егеткә хәрбилекнең аяусыз кырыс, боерыкка, буйсыну-буйсындыруга көйләнгән тәртибеннән әлеге дә баягы бары тик шушы әдәби әсәрләнү дөньясына яшеренеп кенә котылу мөмкин булгандыр? Бигрәк тә Сахалинда чакта, культуралы тормыштан читтә, ябык гарнизонда яшәгәндә, госпитальдә ятканда һәм зарыгып армия хезмәтеннән котылуны көткән чакларда китап уку, әдәби сурәт тормышына чумып, кешелек сыйфатларын югалтудан саклап калгандыр? «Бөек Ватан сугышы» дип аталган үтерештә җиңеп чыгу шатлыгыннан исерүнең нәтиҗәсе – шапырыну, масаю, тормыш хезмәтенә нәфрәт белән карау, сорыкортлык армияне әкренләп черетә, глобаль дедовщина шартларына котылгысыз рәвештә алып килә иде. Болар барысы да шушы нечкә, саф күңелле егет кичерешләре аша үткән бит. Мәскәү университетының филология факультетын сайлауда да эчке бер логика булмыйча калмагандыр, билгеле. Әмма армиядә чакта шундый ымсындыргыч тоелган студент тормышы, Советлар Союзындагы иң данлыклы уку йортында белем алу Габдрахманга үзенең икенче – караңгырак якларын күрсәтергә дә бик тиз өлгерде. Фәннәр баштанаяк марксизм-ленинизм тәгълиматына яраклаштырылып, идеология белән агуланган. Ихлас күңелдән чын белемгә, фикер тирәнлегенә, мөстәкыйль рәвештә фәнне үзләштерүгә омтылучылар – юләр санында. Күп студентларның төп максаты – диплом алу, шул мөһерле кәгазь ярдәмендә көнкүрештә көч түкмичә генә өскә үрмәләрлек урын табып тормыш кору. Данлыклы уку йортында да чын белемне ил күләмендә мәшһүр профессорларның лекцияләреннән түгел, каядыр читтән, патша чорыннан сакланып калган шәхси китапханә киштәләреннән, Андрей Синявский, Владимир Лакшин шикелле аспирантларның махсус семинарларыннан эзләргә туры килә. МДУда укыганда, Габдрахман педагогия институтына, Алексей Лосев лекцияләренә бара, «итәк астыннан йөргән» китапларны уку белән мавыга иде. Ниһаять, ул шундый фикергә килде: илнең беренче югары уку йорты саналган университетка да ышанырга ярамый, әгәр чын белем, хакыйкый, идеология имгәтмәгән фәнне үзләштерәсең килсә, аны үзлегеңнән эзләргә, яшерен сакланган китапларны табарга, шулар ярдәмендә белемгә ирешергә кирәк. Чын белем ул китапларда гына түгел, тормышның үзендә, адәм баласының яшәешендә, аның бәхет эзләвендә, ялгышуларында, өметләрендә, шул өметләрне җимерүче көчнең каян туып торуын ачыклауда. Бактың исә аның калган бөтен биографиясе дә ихлас күңел белән шушы «тормыш университеты» сабакларын үзләштерүдә; яшәешенең аерым тармаклары – әдәбиятка килүенең аерым этаплары. 1955 елның көзендә Габдрахман Одессага килде һәм зур авырлыклар белән Кара диңгез пароходчылыгына эшкә урнашты. Диңгезчелекнең үсеп китү процессы тулысынча аның күз алдында үтте. Габдрахман диңгезчелек һөнәрен сайлауда ялгышмаган иде. Диңгезче җир шарының теләсә кайсы төбәген, теләсә кайсы илне күрә, андагы тормышны күзәтә ала. Үз илендәге тормышны күзәтә ала. Үз илендәге тормышны тирәнтен аңлау өчен, бу мөмкинлек чиктән тыш кирәкле, күзәтү, чагыштыру, анализлау – язучының төп коралы, вазифасы. 3 Әлбәттә, әдипләрне, барыннан да элек, үзе яшәгән чор-заман тудыра. Шәхеснең формалашуы һәм, өлгереп җитеп, актив яши башлавы, үз чорының төрле вакыйгаларына катнашуы исә аның субъектив үзенчәлекләре белән бергә үрелә. Ә алар яшәгән чор, бу очракта илдәге диңгезчелек тормышына караган вакыйгалар, чыннан да, мондый кискен үзгәрешләргә гаҗәеп бай булды. «Морфлот» – Сәүдә диңгез флоты министрлыгы унсигез пароходчылыкны берләштерсә дә, вак елгадагы – диңгезчеләр телендә «тавык диңгезе»ндәге Урта Азия пароходчылыгын бу санга кертмиләр иде. Әле яңа гына Кара диңгез пароходчылыгы биргән вак-төяк кораблардан оешкан Грузин пароходчылыгыннан да диңгезчеләр йөз чөерә иде. Күбрәк буксирлардан, баржалардан, бәләкәй кораблардан торган Совет – Дунай пароходчылыгына да мариманнар кимсетеп карый. Владивостоктагы Ерак Көнчыгыш, Ленинградтагы Балтика һәм патша заманындагы Добрфлот һәм Ропит компанияләрен берләштергән Одессадагы Кара диңгез пароходчылыгы – менә шушы өч иң зур, иң тәҗрибәле оешмалар мариманнарның тәкәббер горурлыгы иде. Соңгы елларда гына Кара диңгез пароходчылыгыннан Новороссийск берәмлеге һәм ваграк кораблардан оешып, Грузиянеке эшли башлады. Балтика пароходчылыгыннан Латвия, Литва, Эстония берләшмәләре аерылып чыкты. Архангельски, Мурмански, Камчатка һәм Сахалинда сугышка кадәр оешкан пароходчылыклар эшләп ята. Тик алар берсе дә, өч гигант пароходчылык кебек океан киңлекләрен гизеп, ерак диңгезләр аша чит илләргә йөк ташу эшен башкара алмый иде. Шунысы кызык: хәрби флотка катнашы булмаган тынычлык кораблары, Ленин һәм Троцкий васыятен тормышка ашырып, җир йөзенә социализм «ташыйлар», социализм тараталар иде. Кешеләре ярым ач, ярым ялангач яшәсә дә, совет җитәкчеләре аларның соңгы сыныкларын авызларыннан тартып алган шул акчага ясалган коралларны социализм төзергә вәгъдә биргән илләрнең авантюристларына илтеп тапшыралар иде. Бөтендөнья революциясен эшкә ашыру мөмкин түгеллеге югыйсә күптән ачыкланды. Политбюро шуны белә торып, халкы эшләп тапкан хәләл малны бушка туздыруын дәвам итә иде. Сталин тәхеттә утырганда, сәүдә флоты белән Лазарь Моисеевич Каганович җитәкчелек иткән. Бөек юлбашчының башка куштаннары шикелле үк ул да шыр надан булган, күрәсең. Аның сәүдә флоты зыян гына китерә, бер сумлык керем алу өчен, дүрт-биш сум чыгым китә дип, Сталинны ышандыра алуы шул хакта сөйли. Сталин чорында Советлар Союзының чит илләргә йөри торган сәүдә кораблары булмаган диярлек. Дөрес, ул чакта да сәүдә флоты корабларыннан тулысынча котыла алмаганнар. Колыма лагерьларында ничәмә миллион репрессия корбаны алтын казыган. Ул тирәдә тимер юл юк, автомобильләр аз. Шуларны һәм тоткыннар казып чыгарган алтынны ташыр өчен, тоткыннарны Магаданга, Сахалинга, Чукоткага илтер өчен, «дальфлот» дип аталган махсус пароходчылык тотканнар. Андагы кораблар белән Берия идарә иткән. Трюмнарына «тере товар» тутырып, Магаданга илтәләр дә Одессага, Ленинградка алтын төяп кайтаралар. Сугыштан соң бу эшкә Германиядән репарация буенча талап алынган танкерларны да җигәләр. Габдрахман эшкә урнашкан чакта пароходчылыкта «Москва», «Кремль», «Сталин» менә-менә таралып төшәр хәлгә җитеп эшләп йөри иде. Сәүдә флотының кирәклеге, Иран шаһын тәхетеннән бәреп төшереп, Премьер-министр булып Моссадыйк утыргач барлыкка килде. Иран нефть акчасына яшәүче ил иде. Нефть ташучы танкерлар – капиталистик илләрнеке. Алар шаһка теләктәшлек йөзеннән Иранга танкерлар җибәрми башлагач, Моссадыйк, Мәскәүгә мөрәҗәгать итеп, Советлар Союзыннан танкерлар сорады. Бу эшкә «Москва», «Кремль», «Сталин» гына аз, Иран нефтен чит илләргә илтеп тору өчен йөзләгән танкер кирәк иде. Нәкъ шул чакта хөкүмәт җитәкчеләре, сәясәтне тормышка ашырыр өчен, сәүдә кораблары кирәклеген аңлап алдылар. Ул заманда хәрби кораб төзи торган заводлар инде байтак кына иде. Сәүдә корабларын тизрәк шунда төзергә керештеләр. Тик алар өлгерә алмады, сәүдә корабларын кичекмәстән чит илләрдән сатып алу ихтыяҗы туды. Фидель Кастро Кубада баш күтәреп, тауларда корал килгәнен көтеп утырган арада Советлар Союзы Франциядән сатулашып тормыйча гына биш теплоход сатып алырга өлгерде. Совет иле зур, халкы талымсыз, күндәм, һәркемнең эш хакыннан утыз-кырык, җитмеш процентны басып калган очракта да йөзләгән-меңләгән кораб сатып алырга мөмкин иде. Эш хакыннан тыш совет кешесенең башка кереме юк, ачка үләсе килмәсә, ул барыбер эшкә чыгачак иде. Шулай итеп, ил тиз арада үзенең сәүдә флотын аякка бастырып куя алды. Рахманкуловка да диңгезче булып китәргә, һичшиксез, әнә шул сәяси вазгыять ярдәм итте. 4 Әлеге объектив вакыйгаларның уртасында кайнап, аның барышына күпмедер юнәлеш биреп тору вазифасы, әлбәттә инде, заманның иң көчле, иң актив шәхесләренә йөкләнә. Белүебезчә, шәхес ул – әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең дә үсеш коллизиясен барлыкка китергән төп үзәк көч. Әсәрнең психологик умыртка баганасы. Бу уңайдан Габдрахманның диңгезчелектә узган гомер юлында кулга-кул тотынышып эшләгән нинди генә язмышлы шәхесләр очрамады. Әсәрнең бер каһарманы булган Владлен Семёнович Лебедев та шул күпләрнең берсе иде. Ул чор турында Лебедев яшәп үткән юл үзе генә дә күп нәрсәләр сөйли алыр иде. Кораб төзү институтын бетергәннән соң, Владлен Кара диңгез пароходчылыгында комсомол секретаре булып урнашты. Аннары партком секретареның урынбасары итеп сайладылар. Илдә, Черненко үлгәч, генеральный секретарь итеп Горбачёвны куйган чор иде бу. Әлеге еллар барыннан да элек СССР белән капиталистик илләр арасында торган «тимер рәшәткә»нең бер кат алынуы белән истә калган. Владлен эшләгән чорда «Победа» исемле теплоход пароходчылык тарихында беренче тапкыр совет заманының элитасын Одессадан, Урта диңгез, Атлантика портларын күрсәтеп Ленинградка алып барырга Үзәк Комитеттан рөхсәт кәгазе юнәтте. Рөхсәткә ияреп, Үзәк Комитетның катгый боерыгы да килде: чит илләргә баручы, дөньядагы иң алдынгы карашлы совет бәндәләре державаның абруен төшермәс өчен, чиктән тыш дөрес киенергә, чит ил портларында йөргәндә дә социалистик илнең абруена тап төшермәскә тиешләр. Шушы үтә зур җаваплылыкны пароходчылыкның парткомына йөкләделәр. Партком исә туристларның киемнәрен тикшерү максатыннан, махсус комиссия төзеде. Ул чакта Рахманкулов, ялдан соң корабының рейстан кайтканын көтеп, резервта тора иде. Аны да комиссия исемлегенә теркәделәр. Аларның тикшергәннәре шул булды: ирләрнең өстендә – кыйммәтле яңа кара костюм, ак күлмәк, затлы галстук һәм яңа ботинка; һәр хатын-кызның ак һәм кара костюмнары, ак һәм кара перчаткалары, ак һәм кара эшләпәләре, ак һәм кара туфлиләре булырга тиеш. Үзәк Комитетның боерыгы катгый рәвештә үтәлгәнме? Комиссия чит илләргә барырга әзерләнгән һәр пассажирны тикшереп чыгарга тиеш иде. Тикшергәннән соң, җентекләп протокол төзеделәр. Шул протоколга кул куйган чакта Рахманкулов комиссиянең җитәкчесе Владлен Лебедев белән якыннан танышты. Туристларның җитмеш-сиксән проценты Үзәк Комитетта эшләүчеләр, җитәкчеләр тирәсендә чабата туздырып йөрүчеләрнең хатыннары, балалары, кардәш-ырулары иде. Күз буяу өчен, биш-алты процент чамасы алдынгы эшче-колхозчылар – Социалистик Хезмәт Геройлары. Шулар арасына, ни хикмәт, Константин Паустовский, Даниил Гранин, Михаил Ульянов, Святослав Рихтер, Георгий Отс шикелле күренекле шәхесләр дә эләгә алган. Коммунистлар партиясе, чыннан да, ышандырырлык итеп күз буйый белә иде. Туристларның киемнәрен тикшергән атнада Габдрахманның пароходы «Чолман» Одессага кайтты. Херсон портында тиз генә бодай төяп ташладылар да, пароход Италиягә юл тотты. Неапольдә аны причалга куйдылар. Йөк бушаткан арада туристларга Истанбул, Афина портларын күрсәтеп өлгергән «Победа» Неапольгә килеп җитте. Неаполь – Италиянең иң көләч, җыр-моңга күмелеп яшәгән каласы. Монда кызу канлы, кайнар табигатьле, татарга тартым неаполитаннар яши. Берзаман ак костюм, ак перчатка кигән министр хатыннары базардан һәм шәһәр кибетләреннән үзләренә гаять кирәкле һәм кыйммәт булып тоелган пластик таслар, чиләкләр, төрле савытлар сатып алып каюталарына ташый башлый. Советлар Союзында пластик савыт-саба юклыгы башларына да килмәгән итальяннар моңа шаклар катып карап тора: «Нинди бәндәләр бу! Өсләренә үткән гасырларда яшәгән аристократларча кием кигән матур симез ханымнар, идән юучы хатыннар шикелле, базардан, күтәренеп, урам буйлап тас-чиләк алып кайта?!» Озак еллар Советлар Союзы капиталистик чынбарлыкны яшереп торган «тимер пәрдә» артында яшәде. Шул пәрдәне ачып җибәргәч, «социалистик җәннәтнең» ямаулык каплаган хәерчелеге күз алдына килеп басты. «Победа» теплоходы совет туристларын утыртып Европага илткәндә, Греция флагы астында йөзүче «Олимпия» лайнеры, Америка туристларын төяп, Одессага килеп төште. Капитализм шартларында яшәүчеләрнең беренче тапкыр совет чынбарлыгы белән очрашулары иде бу. Шуңа да аларны тиешле югарылыкта каршы алыр өчен, бик озак һәм бик җитди әзерләнделәр. «Красный» һәм «Одесса» (патша заманында – «Лондонский») рестораннары иң зиннәтле, иң тәмле ашлар пешереп торды. Одессаның опера театры иң югары сыйфатлы спектаклен – «Кармен»ны куярга тиеш иде. Әмма, хәерчегә җил каршы дигәндәй, «Олимпия» Одессага килгән көнне диңгез өстен куе томан каплаган. Лайнерны каршы алырга баручы лоцман катеры, локаторы булмаганлыктан, «Олимпия»не табалмыйча, сәгатькә якын адашып йөргән. Ниһаять, катер корабны эзләп тапкан. Лоцман корабны портка керткән. «Граница на замке» заманы. Чик саклаучылар, таможенниклар, КГБ кешеләре туристларның каюталарын, багажларын актарып тикшерә башлаганнар. Инструкция кушканча, һәр туристның каютасын, әйберләрен капшый-капшый сәгатьләп тентергә тотынгач, америкалылар, протест йөзеннән, рестораннан да, операдан да, ярга чыгудан да баш тарткан. Рестораннарда туристларны сыйларга дип пешерелгән тәмле ашлар суынып беткән. Гафу үтенеп, юмалап, ниһаять, туристларны ярга чыгарга күндергәннәр. Порт аша үткәнд,ә тагын бер матавык-гауга килеп чыккан: тимер юлда торучы вагоннар астыннан өстенә мазутка баткан сырма кигән, көпчәк майлап йөрүче бер хатын килеп чыккан. Туристлар бу экзотик күренешне фотога төшерә башлаганнар. Фотоплёнка Америкада чыга торган газеталар битенә эләгеп, мәсхәрәле сенсация куптару куркынычы булганлыктан, КГБ кешеләренә тагын бер борчу тудыра. Әмма алар совет чынбарлыгына тап төшерәчәк ул фотоплёнканы юкка чыгара алмаган. Вагон көпчәкләре майлап йөрүче хатынның сурәте «Нью-Йорк Таймс» газетасында басылып чыккан. Илчелектән шул хәбәр килүгә, социализм чынбарлыкларын тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алмаганы өчен пассажир лайнерлары флотына җитәкчелек итүче тәҗрибәле карт начальникны урыныннан төшереп, яшь, культуралы, помполит булып эшләгәндә чит илләрдәге тәртип белән танышкан Лебедевны утырттылар. Владлен бу җитәкчелекне шактый уңышлы башкарды. Чит илләргә чыгып йөри торган пассажир лайнерларының санын икеләтә арттырды. Билетны профсоюз аша алганда, круизда йөреп кайту шактый арзанга төшә иде. Билет бәясен тулысынча үз кесәсеннән түләп алучылар саны да аз иде. Шуңа күрә Владислав Семёнович иң яхшы, иң комфортлы корабларны Америкадагы бер компаниягә тайм-чартерга тапшыра башлады. Бу Совет системасы өчен яңалык иде. Шулай уңышлы гына җитәкчелек итеп ятканда, Мисыр белән Израил арасында сугыш башланды. Мисырга корал ташуны, инструкторлар илтүне Кара диңгез пароходчылыгы карамагына тапшырдылар. Шунысы мәгълүм булды: Израил Мисырга күпме һәм нинди корал киләсен, кайсы кораб китерәсен, кайда бушатачакларын энәсеннән җебенә кадәр алдан белеп торган. Чара күрмичә калу мөмкин түгел иде. Пароходта эшләүчеләрнең «бишенче пункты»н тикшерергә керештеләр. Баш бухгалтер, оператив план кору начальнигы, капитал төзелеш начальнигы, валюта бүлеге начальнигы, шул исәптән пассажир флоты белән җитәкчелек итүче Лебедевның гарәпләргә каршы сугышучы милләт токымыннан икәнлеге ачыкланды. Лебедев «бишенче пункт»ын яшерү белән генә чикләнмәгән икән. Тикшерә башлагач, пассажир лайнерларын тайм-чартерга аның Америкада круиз компаниясе тоткан әнисе белән бертуган апасының малаена биреп торуы ачыкланды. Җинаять чиктән тыш зур, гөнаһ чиксез-чамасыз иде. Соңыннан бу кешенең төрмәдән ничек котыла алуына гаҗәпләнеп бетә алмадылар. Ул чакта инде Рахманкулов диңгез флотының үзәк институты саналган «Союзморниипроект»та баш белгеч булып эшли иде. Беркөнне аның кечкенә эш бүлмәсендә Владлен Семёнович Лебедев пәйда булды. Бәлки, аның турыдан-туры директор янына керергә дә мөмкинлеге булгандыр. Владлен акыллы һәм тәҗрибәле җитәкче иде. Ул институтның нинди эшләр башкаруын, киләчәктәге мөмкинлекләрен, директорның ниндирәк кеше икәнлеген – барысын да җентекләп сораштырды. Пароходчылыкта начальник булып утырганда, бу кеше вакытын бушка уздырмаган икән. Киләчәген кайгыртып һәм аттестация комиссиясе җитәкчеләренең круизга йөрергә яратуларыннан файдаланып, докторлык диссертациясе дә яклап өлгергән иде. Лебедевне бер атна эчендә «Союзморниипроект»ка өлкән фәнни хезмәткәр итеп эшкә алдылар. Ул анда яхшы гына эшли башлады һәм, бер ел үтүгә, Сергей Михалков яши торган Никулина Гора дип аталган җирдә аның зур, иркен дачасы, Горький урамында дүрт бүлмәле квартирасы да бар иде инде. Менә бүгенге көндә социализмнан баш тартып, капитализм төзи башлагач, Рахманкуловның танышы өч дистәләп пассажир лайнерларының хуҗасы икәнлеге дә мәгълүм булды. Күрәбез, халыкара күләмдәге тормыш күренешләре, аның каршылыклы чагылышы да, булачак әдәби әсәрләреңнең геройлары да шул ук олы тормышның үз эчендә яши ләбаса! Әдип кешегә аларны күрә һәм чагылдыра белү генә сорала! Бактың исә Габдрахман өчен аның һәрбер сәяхәте язылмаган яңа әсәр иде! 5 Яңа әсәрләрне дөньяга китерер өчен, язучыдан талант көче һәм язу осталыгы, гражданлык намусы һәм иҗат тәҗрибәсе таләп ителә. Шуңа да, үзеңә кадәр иҗат иткән сәнгать корифейларын, шул исәптән атаклы каләм осталарының әсәрләрен белү иң мөһим таләпләрнең берсе булып тора. Язучы булыр өчен син, барыннан да элек, дөнья классикасын укырга, гомумән, актив һәм бик яхшы укучы булырга тиешсеңдер, мөгаен?!. Синең милли әдип булуың – ул язучы һөнәре генә түгел. Ул синең эчке вөҗданың, яшәү намусың. Ул синең халык тамырлары белән бергә тоташуың, фаҗигале милләт аһәңен, бер генә мизгелгә дә йөрәгеңнән җуймый, җаныңда йөртү, милләт язмышы синең изге вазифаңа, яшәү мәгънәсенә, үз язмышыңа әверелү! 6 Өч айга сузылган йөзүдән кайтышлый Рахманкулов биш кенә көн Одессада торды да авылына кайтып китте. Оксана да туган авылында өч атна торып килде. Соңгы вакытта Дерибас урамына ул бик сирәк чыга иде. Күбрәк үтеп барышлый гына. Шул арада да егетләрнең әрсезләре, теләгән кызны мин үземә карата алам, дип ышанып йөрүчеләре, аңа шактый еш очрый иде. Андыйлар белән уртак тел табу мөмкин дә түгел. Алар бит үзләрен генә тыңлый белә. Синең сүзең аларның бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Ниһаять, Оксана Габдрахманның тавышын ишетүгә иреште. Институттан кайтып, ашарга гына утырган иде. Комендант булып эшләүче хатын ишектән башын тыгып кычкырды: – Ярёменко, сине телефонга. Габдрахманның тавышын башка беркемнеке белән дә бутап булмас иде. – Кайттыңмыни? – диде Оксана, шатланып. – Бу юлы көтү шулкадәр озакка сузылгандай булды. – Кил, мин сине көтәм. – Кайда көтәсең? – Шул урында инде. Воронцов сараеның пропелеяләре төбендә. Син яраткан урын бит. – Көт, – диде Оксана. – Хәзер киенәм дә чыгам. *** Одессаның иң матур биналарыннан берсе саналган Шәһәр думасының колонналары янында Ак Санәнең сыны пәйда булды. Әле бит сыны гына күренә, ә Габдрахманның колагында инде аның тавышы тудырган музыка яңгырый, хәрәкәтләрендә – Мәскәүдә алар бергәләп караган әндәлүз биюенең тылсымлы тәэсире. Оксананың баш өстендә чиксез зәңгәр күк. Ул диңгез ярына тезелгән Беренче завод, Карбыз гаване, Икмәк гаване, Нефтегавань һәм офык артына яшеренгән Балта шәһәр тарафына таба атлап бара. Сулдарак – Сабанеев күпере янындагы граф Толстой сараена урнашкан Галимнәр йорты, йөз яшәгән платаннар астындагы эскәмияләрдә утыручылар кызны күзләре белән озатып калалар. Ирләрнең карашында канәгатьлеккә ирешә алмаудан туган мәңгелек комсызлык. Хатын-кызлардагы тойгы катлаулырак: гәүдә-сын, атлап баруның җиңеллеге, сизелер-сизелмәс кенә артка таба тайпылып торган куе саргылт чәчкә күмелгән башның тотылышындагы горурлык. Яшьләр исә ләззәтләнеп карый иде. Малайлар «мин үсеп җиткәч, менә шушындый кызны табарга тиешмен» дигән сыманрак итеп, үсмерләр «чәчне менә ничек ясатырга кирәк икән, гәүдәне менә шулай тотарга кирәктер... әнә бит, елмаймый да, үзе тирә-якны балкытып бара...» дип, күңел түрендә нидер кузгалып җанланганын сизәләр иде. Белмим, юлына аркылы төшкән егетләрдән ничек котыла алды икән Оксана?..Тупаслык та юк бит үзендә, тәкәбберлек тә... Матур кызга өйләнсәң, гомер буе дер калтырап яшәргә тиешлегеңне аңлата бу. «Бигрәк тә диңгезче өчен, гомер буе тынгы белмичә, хатынымны аздырмасалар ярар иде, дип куркып яшәү бит бу...» «Тиле дә инде син, Габдрахман. Синнән башка беркем мине чибәр кызга санамый. Аннан соң, әйттем бит, мин сиңа кияүгә чыккач, ким дигәндә, җиде бала үстерәм, дип. Балалы хатыннарның иренә хыянәт итәргә вакытлары булмый. Син шуны да аңламыйсыңмыни? Минем артымнан бит зур начальниклар ялынып йөрделәр. Буйдаклары кияүгә чыгарга өндәп теңкәмне корытып бетерде. Өйләнгәннәре, хатынымны аерам, мин сине бәхетле итәм, дип, ниләр генә вәгъдә итмәде». Кыз якынлашкан саен, матурлыгыннан яңгырап чыккан моңсу музыка көчәя төшкәндәй тоела иде. Сарай коймасы янына җиткәч, кыз берничә минутка югалып торды. Менә ул капкадан кереп килә... Габдрахман каршы барып, аны ипләп кенә кочаклап алды да, бер адым артка чигенеп, сөйгәненә карап тора башлады. – Нигә берни дә әйтмисең? Әллә минем соңарып килүемә үпкәләдеңме? – Юк, үпкәләмәдем. Әйтергә сүз таба алмыйм. – Йа Хода, син дә сүз таба алмагач инде. Очрашканда мин синең авызың йомылып торганын хәтерләмим. – Бүген менә югалып калдым. Кирәкле сүз искә төшми... – Ниһаять, Габдрахман, ихтыяр көчен туплап: – Соңгы очрашуыбыз бу... – диде һәм дәвам итә алмыйча тукталып калды. – Мин өйләнергә вәгъдә биреп кайттым. Оксана егеткә текәлеп карады да бер адым артка чигенде. – Кемгә? – Якташыма. – Миңа хыянәт итепме?.. – Хыянәт, дип... Алай ук түгелдер инде. Мин бит аңа өйләнәм. – Кацапкагамы? – Үз милләтемнән. Татар кызына. – Син шулай милләтчемени? Мин синең хыянәтче хәйләкәр икәнлегеңне белми идем. Күпме вакыт: без – кыпчаклар, безнең тамырларыбызда бертөрле кан ага, дип, күземә төтен җибәреп, миемә пудра сөртеп йөрдең. Ә мин, дура, шуңа ышандым. «Милләтче» сүзенең мәгънәсе пропаганда аңлатканның киресе икәнлеген аңлатырга кирәк иде. Нишләптер теле Габдрахманга буйсынмый иде. Һәм һәр әйткән сүзенең мәгънәсе үзенә каршы, Оксана файдасына яңгырый шикелле тоела иде. Кызның гап-гади, риясыз сүзләре егетнең йөрәгенә ук булып килеп кадалып тора иде. –Милләтченең дә милләтчесе икәнсең. Минем каршыда шундый оста итеп яшереп йөрдең. – Синеңчә «мин татар милләтчесе», дип кычкырып йөрергә тиеш идеммени? Син милләтче түгелме? Әнә бит украиннарның һәр матур сыйфаты сиңа газиз! – Зиһенем таркалганга, «милләтче», дип әйткәнмендер инде. Син – ялганчы. Украиннарда һәм татарларда кыпчак каны ага дип күпме ялганладың. Ялына дип уйлый күрмә тагын. Бик дөрес эшләгәнсең. Өйләнешсәк, без барыбер бәхетле була алмас идек. Аңа ышанып, әллә никадәр егетләрдән баш тартканын әйтеп, Оксана гаепли башларга тиеш иде кебек... Кыз бу турыда сүз кузгатмады. – Ә бит мин, дура, сине көттем. Син диңгездә чакта танцыга да йөрмәдем, хәтта иптәш кызларым җыелган җиргә дә бармый идем, егетләр мине эзәрлекли башлар дип куркып. Шул кирәк миңа... Менә кирәген алдым. Оксананың ихласлыгы каршысында аклану сүзләренең барысы да көчсез иде. Мәхәббәт җимерелгәндә, бөтен нәрсә кирәксезгә, абсурдка әверелә. Нәрсә икән соң ул мәхәббәт? Аны шулай бер сүз белән җимереп, юкка чыгарып ташлап була микәнни? «Өйләнәм» сүзен әйткәнчегә кадәр Габдрахманга ул җир йөзендәге иң зур, адәм баласын бәхетле дә, бәхетсез дә, бөек тә, мескен дә итә ала торган илаһи бер көч булып тоела иде. Аның күз алдында шул бөек көч җимерелә, юкка чыгып килә. Адәм балаларының язмышлары белән идарә итүче, кешене бәхетле дә, бәхетсез дә итә ала торган бөек көч, диләр мәхәббәтне. Ул нигә соң үзе шулай көчсез? Инде өченче ел аның уй-хисләре, теләкләре белән идарә итеп, киләчәккә матур өметләр өеп торган көч бер сүз – «өйләнәм», дип әйткән бердәнбер сүздән җимерелә, аны ташлап китеп азаплана иде. Оксана елап җибәрүдән курка иде. Бераз туктап торганнан соң, ул ниндидер ят тавыш белән дәвам итте: – Күреп торам бит, ялгышуыңны үзең дә аңлыйсың. Минем әле синең болай мескен сөйләшүеңне күргәнем юк иде. Курыкма. Ялыныр дип уйлый күрмә тагын. Ул татар кызының миннән нинди өстенлеге бар соң? Матурракмы? Әллә акыллыракмы? Онытканмын икән... Бер милләттән бит. Шулмы аның өстенлеге? – Эш өстенлектә түгел. Безнең бит күп мең еллар тупланып килгән гореф-гадәтләребез бар. Урыс басып алганнан соң да, ата-баба шуны саклап кала алган. Без шуны киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Бүгенге көндә тоташтан диярлек манкортлашу бара. Без бит бу турыда күп сөйләштек, онытмагансыңдыр, шәт... – Кабатлама, беләм. Көчләп чукындырулар. Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алгач, тоташтан кырып барулар. Сөйләдең син миңа. Мин хәтта ышандым да. Хәзер инде ышанмыйм. Син гап-гади бер трепач. Аңладыңмы? Оксана авыр итеп урыныннан кузгалды. Оныттымы, теләмәдеме – саубуллашмады... Менә ул Воронцов сараеның капкасына таба атлап бара. Һәр очрашуда Габдрахман кызның матурая төшкәнен тоеп куана, горурлана иде. Менә бүген... ул кинәт кенә... сине акылдан яздырырлык дәрәҗәгә җитеп матураеп китте. Шул тәннәрне чымырдата торган матурлык һаман ерагая, һаман читләшә, китеп югалуга таба бара... Шак-шок, шак-шок, шак-шок... Туфли үкчәсе асфальтка өзлексез бәрелә. Үкчәдән чыккан тавыш түгел бу. Тойгылар шулай бәргәләнә... «ярамый мәхәббәт белән шаярырга»... «шаярырга ярамый»... дип ыңгыраша асфальт астындагы җир. Капкадан чыгуга, Оксана күздән югалды. Нәрсә булды аңа?.. Габдрахман йөгереп капка төбенә килде. Оксана ашыгып Пушкин һәйкәленә таба атлый иде. Кызның атлап йөрүендәге сихри матурлыкка кискен тәвәккәллек кушылган. Агач төбендәге эскәмияләрдә утыручылар кызны карашы белән озата да бик озак карап торалар. Бәлки, аны җибәрмәскә кирәк булгандыр? Яисә өйләнергә җыенуын әйтү дә ялгыш булгандыр? Юк, шушы кызга гына өйләнергә кирәк булгандыр Габдрахманга. Өйләнү белән, диңгезне ташларга да гел аның янында гына торырга кирәк булгандыр. Эш табып булыр иде әле. Диңгездә йөзмәгәннәр дә яши бит. Ул да яшәр иде. Оксанасын көн саен, айлар, еллар буе, картайганчы күреп торыр иде... Габдрахманның гаилә корырга җыенуына тәкъдир ничек карый икән? «Өзелеп сөйгән ярлар барыбер ятка кала, яр сөйсәгез, өзелеп сөймәгез», – ди халык җыры. Бу үгетне ничек аңларга? Рахманкулов, чәрелдәп кычкырган тавышны ишетеп, туктап калды. Нәкъ аның баш очында зур акчарлак, Габдрахманны чукырга җыенган шикелле, бер урында төшә-менә, мәхәббәтенә хыянәт иткән егетне каһәрли иде. Габдрахман җиргә иелеп, таш эзли башлады. Куып җибәрергә кирәк иде бу мөртәтне... Тукта әле, ул миңа нигә каныга? Әллә Оксананы рәнҗеткәнемне аңлады микән? Каян аңлый алсын ул аңгыра – бар кайгысы балык тотуда булган диңгез акчарлагы? Акчарлак белән мавыккан арада Оксана күздән югалып өлгергән иде инде. Кая китте икән ул? Ул бит әле аңа әйтәсе сүзләрен әйтеп бетермәде. Бетермәде? Нәрсә әйтер иде икән, әгәр менә хәзер аның каршысына Оксана килеп басса?.. Зиһен чуалып бетте. Болай булыр дип уйламаган иде. Нишләп соң кыз өч ел йөргән егетен болай ансат кына ташлап китте?.. Габдрахман бит аңа барысын да әйтергә өлгермәде... Аңлата алмый калды. Яратышу бер хәл... Гаилә корып яшәү, бала үстерү, шул балалар ярдәмендә милләтнең киләчәген тәэмин итү... Бу бит бөтенләй башка нәрсә. Шуны аңлатырга әзерләнеп килгән иде Габдрахман очрашуга. Ә ул китте дә барды. Туфли үкчәләре асфальтка бәрелгәндә чыккан каргышлы тавышлар гына ишетелеп калды... Тукта әле, ул бит йөзүдән кайткач, ял алып, Мәскәүгә китәргә тиеш... Шул баруда әле яңа гына өйләнгән энесенең балдызы белән язылышып, башлы-күзле булып кайтырга... Бу бит уйдырма түгел. Уйлап чыгарган сүз дә түгел... Туйда Габдрахман сүз биреп китте ләбаса... Егет кешенең сүзе бер булырга тиеш. Әйе, бер булырга тиеш. Ә Оксананы кая куярга?.. Ташларгамыни?! Тынычланыргамы?.. Йә Ходаем, бар нәрсә үзара буталышып бетте. Аңлап кара син хәзер нәрсә эшләргә кирәклеген?!. *** «...Татар кызының миннән нинди өстенлеге бар?» Шушы сорау Габдрахманның колагында һаман яңгырап тора иде әле. Нинди өстенлеге бар?.. Бармы икән, калдымы икән татар кызының өстенлеге?.. Таш брекватерны дулкын дөмбәсли. Габдрахманның Оксана белән аерылуына диңгезнең дә йөрәге әрни микәнни? Әнә ул җирдә хакыйкать юклыкка авыр гөрселдәүләр белән күкләргә зарлана. Әллә бульварда һава сулап йөрүчеләргә дә аларның аерылу фаҗигасе тәэсир иттеме? Аларның атлап йөрүләре сүлпәнәеп китте шикелле... Сөйләшүләре басынкырак тоела. Хәзер урыннан кузгалып, шулар яныннан үтәсе бар. Габдрахман кузгалырга куркып утыра иде. Унынчы бүлек 1 Эш сәгате чыкты. Владлен әкренләп өйгә кайтырга җыена башлады. Башкалар да урыннарыннан кузгалып, хуҗа яныннан, бөгелә төшеп, берәм-берәм ишеккә узарга кереште. Лебедевның офисы Көнбатыш илләрендәгечә үзара пыяла белән генә бүленгән бер зур бүлмәгә урнашкан иде. Эш көне тәмамлануга карамастан, күпчелек китәргә ашыкмыйча, компьютерына берегеп, әле эшен дәвам итә. Лебедевның уң кулы булган баш бухгалтер Дебора Феликсовна компьютер экраныннан нәрсәләрдер чүпләп, тиз-тиз генә принтерына күчереп куйды. Владлен үзенең баш бухгалтерын Нью-Йоркта махсус укытып кайтарды. Аның офисында әнисе ягыннан кардәшләре, хәтта әнисе белән бертуган апасы компаниясендә тәҗрибә туплаганнар да байтак кына иде. Акча туплау тәҗрибәсе елдан елга, гасырдан гасырга камилләшә килгән. Лебедев шул традицияне яңа Мәскәү шартларында кулланышка кертү эшен җәелдереп җибәргән иде. – Дебора Феликсовна, бизнес эшенең аның очы-кырые юк. Сез болай да биш кешелек хезмәтне үз җилкәгезгә алдыгыз. Азрак ял да итегез. Иртәгә башкарасы эшләр калып торсын. Яңа көнгә яңа көч җыегыз. – Ерак Көнчыгыш төбәгендә яшәүчеләр арасыннан клиентура эзли идем. Акча бирә торган эш бервакытта да алҗытмый бит ул, Владлен Семёнович. Совет системасында тәрбияләнгән хезмәткәрләрең кичке алты тулганны гына көтеп утыралар. Эш тәме белән ләззәтләнү һәр кешегә дә бирелми, күрәсең. – Дебора Феликсовна, сез бит Плачидо Домингоны яратасыз?!. Оныта да язганмын, кичә миңа аның концертына ике билет китергәннәр иде. Ул бүген Кремль сараенда җырлый. Башланырга кырык минут вакыт калды. Өлгерерсезме? – Унбиш минутлык юл, – диде Дебора Феликсовна. – Концертка махсус киенеп-ясанып йөрү бетте бит хәзер. Концерт башланганчы, әле мин кичке ашны ашарга да өлгерәм. *** Офисында берүзе калгач, Владлен Монте-Карлога шалтыратты: – Кәефләр ничек, чибәркәем? – Менә синең яныңа кайтырга җыенам. Иртәгә самолётка билет китерәчәкләр. – Машина белән генә кайт. Анда минем иң яраткан машинам «Бентли» тутыгып ята. Рульгә Жораны утыртсаң, ике тәүлектән кайтып та җитәсез. Сорарга онытканмын. Минем бәләкәчем анда ниләр майтара? – Яраткан кызың иртәнгә кадәр төнге клубларда күңел ачып йөри дә көндез йоклый. Караңгы төшкәч, тагын чыгып китәчәк. Мин аны күрмим дә диярлек. – Ярар, син аңа ачуланма инде. Кияүгә чыкканчы йөреп калсын. Бала тапкач, күңел ачарга вакыты бик калмас. – Кияүгә чыгу турында уйлап та карамый. Инде мин аның гаилә кора алуына да ышанмыйм. – Корыр, кайгырма. Мин аңа менә дигән япь-яшь олигарх табып бирермен. Мин яккан майлы ипине ашап ятучы ничә дистә егет бар монда. Әйдә, йөреп калсын, син аңа тел тидермә. – Игорь да мин шалтыратсам гына сөйләшеп ала. Ул да синең шикелле үк кораблары өчен генә яши. Монда мин бер ялгыз. Сөйләшер кешем дә юк. Лебедевның беренче хатыныннан туган өлкән улы Игорь Лондонда «Океан юллары» компаниясенең филиалын җитәкли иде. Әтисенең эшен тулысынча үз кулына алуны Игорь зур түземсезлек белән көтә, җае чыккан саен, шуны якынайтырга төрле чараларын да күреп тора иде. – Оксюша, синең яшьлек мәхәббәтеңнең диңгезгә чыгаруны сорап миңа ялынуын әйткән идем. Аның исемен ишеткәч, синең пульсың туктамагандыр бит? Мин аңа, синең исемеңне йөрткән корабыма утыртып, круизга чыгарга вәгъдә бирдем. Киоскта газета-журналлар сатачак. Стукач булып, экипаждагы вакыйгаларны миңа җиткерүне дә өстенә алды. Бүгенге көндә кем пенсиянең кысыр акчасына яши алсын инде? Ул, мескен, корабның гальюннарын юарга кушсам да риза иде. Андый эшне кушмадым инде. Сине кызгандым. Мин аны син кайткан көнне Юсупов сарае янындагы коттеджга кунакка чакырдым. Килергә вәгъдә бирде. Туйганчы сөйләшерсез. Аның исеме ничек әле? Бергә эшләгәндә дә хәтерли алмый идем. Каян таба алар телеңне сындырырлык ямьсез исемне?! Берничә минут Оксана дәшми торды. – Нигә шатлыгыңны уртаклашмыйсың? Әллә шатланудан телеңне йотып җибәрдеңме? Әйт, канәгатьме син Рахманкуловны кунакка чакыруыма? – Инде бит никадәр вакыт үтте. Без тәмам картайдык. Ул да картаеп беткәндер? Аны ни өчен кунакка чакыруыңны мин яхшы аңлыйм. Менә синең яшь чакта сөйгән егетең! Нинди карт, нинди ябык, бөкрәеп беткән. Круизга билет алырга да акчасы юк. Ялынып миңа килгән. Шуларны күрсәтеп, дәрәҗәсен төшерер өчен генә чакыргансың бит син аны. Мин бит аны кунакка чакыр, дип синнән сорамадым. Беләм, син, Влад, инде менә ничә ел аннан көнләшүдән тыела алмыйсың. – Ярый, җитәр. Бу сүзләреңне син хахалең каршында әйтерсең. Бывай! «Бентли»га утырып кайт. Туган авылыңа да кереп чыгарсың. Чистые Криницы юл өстендә бит. Алар, саубуллашмыйча гына, сөйләшүдән туктадылар. 2 Оксана Моанте-Карлода инде тугыз ел яши иде. Ул торган вилланың икенче каты тулысынча Оксана карамагында. Беренче катта бакча караучы, аш пешерүче, шофёр яши. Лебедевның коттеджы иң кыйммәтлеләрдән түгел. Әнә өстәрәк, тау битендә, Рәсәйнең беренче президентының кызы белән кияве яши. Ул вилланы унтугызынчы гасырның урталарында мәшһүр Британия лорды салдырткан булган. Оксана тәрәзәдән карады. Аның йокы бүлмәсе каршында гына бакчачылык фәненең иң югары казанышларын кулланып, назлап үстерелгән роза куаклары. Зәңгәр чынаяк плитка җәйгән сукмак боргаланып аска, капкага таба төшеп китә. Капка Һолливудның иң якты йолдызларын кино фестиваленә җыя торган сарайга таба каратып утыртылган. Капкадан чыгып уңга борылсаң, пассажир лайнерлары туктый торган портка юлыгасың. Сулга борылсаң, миллионерларның тынгысыз акчаларын кесәләреннән бушатырга көйләнгән мәшһүр казино. Казинога янәшә, төн кунган өчен гади эшченең еллык эш хакын бер тәүлектә йотып җибәрә алган мәшһүр отельләр, төнге клублар, җенес кыбырсуын басар өчен төрек солтаннарының серальләрен артта калдырган кәнизәк йортлары бар. Эшенең ярты өлешен Лондонга күчергәнгә кадәр, Лебедев елның ярты өлешен диярлек монда яшәп ала иде. Кызлары Марианна Париждан күчеп килгәнче, ике елдан артык, сигез бүлмәле, бассейнлы, зур бакчалы виллада ул ялгызы яшәде. Әнисе исән чагында туган авылына кайткалап йөрде. Хәзер инде Мәскәүдән һәм Лондоннан тыш кайтыр җир дә юк. Җәйнең эссе айларында һәм кышларын Оксана Монте-Карлода яши иде. Мәскәү янындагы мәшһүр Йосыпов сарае – Архангельск янындагы коттеджларына ул Яңа ел бәйрәмен каршыларга һәм, диңгез һавасы туйдырганнан соң, ылыс исен сагынган чакларында кайта. Шушы коттеджлардан тыш Лебедевнең Арбат тыкрыгында йортның өченче каты, ниһаять, Одессаның Аркадиясендә тыйнак кына ике катлы дачасы бар. СССР таркалганнан соң, башта биш, аннан соң җиде, ниһаять, утыз океан лайнеры, Алланың бер кодрәте белән, Владленның хосусый милкенә әверелде. Кораблар гизүеннән акча ясарга Владлен Кара диңгез пароходчылыгында өйрәнгән иде. Кораблар үзеңнеке булгач, акча ясау тагын да уңышлырак булып чыкты. Лондондагы һәм Сингапурдагы банкларына доллар елгасы агып керә башлады. Оксанага аның туган авылы Чистые Криницыда йорт салмакчы иде, хатыны каршы килде. Аңа бабасының бабасыннан калган, саман кирпеченнән салынган камыш түбәле хатадагы балачак оясы чиксез истәлекле һәм газиз иде. Балалары ул йортны өнәмәделәр. Владлен да бер тапкыр күреп кайтты да онытты. Иренең байлыгы Оксанадан читтә кала килде. Яшәү шартларының уңайлы һәм рәхәт булуы аңа бернинди шатлык-куаныч китерми иде. Әйе, ул күп миллион долларга төшкән коттеджларда яши, әмма никадәр тырышып караса да, аларны үзенеке итеп күз алдына китерә алмый иде. Кайчакларда студент елларындагы туңдырма тәме, студент ашханәсенең кәбестә шулпасы искә төшеп сагындырып ала. Әмма Оксананың мул сулы тирән елга шикелле тыныч яшәеше үзгәрешсез һәм куанычсыз ага бирә иде. Ә менә бүген... Оксана бу исемне оныттым, инде күптән тынычландым, аның белән очрашсам да, бернинди дулкынлану, югалып калу булмас, дип инанып беткән иде. Иренең авызыннан ишетелгән шул таныш исем көтмәгәндә бәгырен әрнетте, шул әрнү аша тынгысыз рәхәтлек йөрәгенә килеп кадалды. Тамакка ачы төер килеп утырды һәм, бер сәбәпсез, бәгырьләрне көйдереп, Владленга ачу килү, рәнҗү китереп бәрде. Иренең хәйләкәрлеген, акыллы, культуралы, үзен-үзе тота белүе аны һәрчак коткарып килүен Оксана бергә яши башлагач кына аңлый алды. Бу юлы да Рахманкуловның исемен искә алуы, син кайткач, мин аны кунакка чакырам, дип әйтүе Оксанадан: «Юк, чакырма. Минем аны күрәсем килми», – дип әйттерер өчен генә кузгатылган сүз иде. Хатынының: «Әйдә, чакыр!» – дип җавап бирүен һич көтмәгән иде ул. Бәлки, Оксанага «чакырма», дип әйтергә кирәк булгандыр? Бу очракта гаиләнең җайга салынган, тыныч, ышанычлы агымына Рахманкуловның исеме килеп кереп, хисләр киеренкелеге тудырмас, нервыларны бозып ташламас та иде. Уйлый торгач, Оксана, юк, мин дөрес эшләдем, үкенергә кирәкми, дигән фикергә килде. Владленның баеп китүен, җәмгыятьтә яулаган урыны белән мактанасы килүен Рахманкуловка белгертәсе килә иде аның. Рәсәйдә пенсионерлар ачлы-туклы, кимсетелеп яши. Бәлки, Габдрахман да хәзер шул хәлдәдер. Владленның: «Кыз чагында син менә нинди кешеләр белән йөргәнсең», – дип, астыртын гына мыскыллап аласы килгәндер. Оксана бүлмәдә йөрүеннән туктап, көзге каршына барып басты. Кырау төшеп, соргылт төс кергән, дулкынланып торган куе чәч. Кызы Марианна әнисенең чәчен буятырга ничә тапкыр кыстап карады. Ул бит беркем белән аралашмыйча, бикләнеп яши. Юк, Оксана чәчен буятмаячак. Хәтта макияж ясатып, төсен дә үзгәртмәячәк. Күз кырыйларын, авыз читен, ияк астын каплый башлаган җыерчыкларын да тигезләтмәячәк. Аның карасу зәңгәр күзләре һич тә үзгәрмәгән. Керфекләре дә кыскармаган, сыекланмаган. Буй-сыны да кыз чагындагыча диярлек. Оксана атнасына ике тапкыр фитнеска йөри, ел әйләнәсенә диңгездә су коена, йөзә, дайвинг белән шөгыльләнә. Гәүдәсенең җыйнаклыгын саклар өчен генә түгел. Алар нәселендә бер генә юан хатын-кыз да юк. Гәүдәсенең зифалыгы токымнан. Элек гимнастик күнегүләр ясаганда, шулай иде. Хәзер йөзгәндә, тауларга менеп йөргәндә, Оксана һәрвакыт тән рәхәтлеге, мускул шатлыгы тоеп ләззәтләнә. Әгәр очрашсалар, Габдрахман Оксанада Одессада яшәгән елларындагы мәхәббәте исән саклануын тоеп алачак. Нишләр икән ул, ниләр кичерер икән мине күргәч?.. Шушы уйларга чумып утырганда, асрау Оксананы кичке ашка чакырды. Оксана инде күптән балык ашы, яшелчә-җимеш белән генә туклана иде. Ул аскы катка төште. Өстәлгә Оксананың яраткан ризыкларын куйганнар. Ипи, бал, кыздырылган бәрәңге. Сөт өстендә томалап пешерелгән йөзем әкәм-төкәме. Өстәл уртасындагы зур фарфор тәлинкәдә парда пешкән форель балыгы, аның тирә-ягына диңгез үсемлекләре тезелгән. Шунда ук диңгез керпесе уылдыгы, кальмар, устрица, европалыларның иң яраткан ризыгы – диңгез кысласы – омар да бар. Аны Урта диңгездә генә тота алалар. Диңгез ризыкларының тәме ачыграк сизелсен өчен, араларына вак, хуш исле лимон туралган. Оксана, минераль су кушып, ярты стакан «Шато-икем» шәрабе эчте. Бер телем ипигә бал ягып ашады да ярты стакан минераль су белән иртәнге ашын тәмамлап куйды. Ул әле һаман үзенең беренче мәхәббәте турында уйлана иде. Инде күпме еллар үткән, югыйсә. Ничә еллар аны оныттым дип ышанып йөрде. Мәхәббәткә хыянәт итеп, сөйгәнен ташлаган, башкага өйләнгән егеткә тугрылык сакла, имеш... Бу бит горурлыкны югалту, үзеңне санга сукмау, түбәнчелек дигән сүз. Оксана һаман әле егетнең исемен җиңел генә әйтә алмый иде. Аңа кияүгә чыккан булса, иренең һәм үзенең бер тапкыр ресторанга кереп ашап чыгарга да җитмәгән пенсиясенең мескен акчасына, теләкләреннән баш тартып, ачлы-туклы, иске-москы киеп яшәмәс идеме?.. Андый тормышта, билгеле, Ауропаның гына түгел, дөньяның иң күренекле, иң бай кешеләре генә урнаша алган Монте-Карло Оксананың төшенә дә кермәс иде. Әйе, ул элек йөргән егетен күрәсе килүен иренә сиздерде. Мондый чакларда, әлбәттә, Владлен тавыш куптармый, хәтта канәгатьсезлеген дә белгертми. Шул ук вакытта Оксана иренең һәрнәрсәгә, хәтта хатынының тойгыларына да хуҗа булырга тырышып яшәгәнлеген яхшы белә. Өйләнешкән елларны Владленның хатынын иң кыйммәтле мал итеп башка ирләрдән теш-тырнагы белән сакларга тырышуы ачыктан-ачык сизелеп тора иде. Башта Оксана моны аңлый алмаган булып кыланды. Иренең табигате шундый: Җир йөзендәге һәр кыйммәт торган нәрсә аныкы булырга тиеш. Әгәр иң кыйммәт, иң затлы нәрсәне аңа бирергә теләмәсәләр, ул җаен табып, барыбер тартып алачак. Оксана иренең бизнесына бәйле кешеләргә күрсәтеп мактаныр өчен тотылган затлы бер брэнд булып яшәде. Затлы нәрсәне саклыйлар, кадерен беләләр. Владлен да хатынының кадерен белде. Оксана теләкләренең һәммәсе үтәлеп килде. Бары бер теләк тормышка ашырылмады, бу – яратышу. Аларның затлы, күркәм мөнәсәбәтләрендә мәхәббәткә урын юк иде. Бәлки, кайчандыр мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген ул аңлагандыр да... әмма Владленның хәзерге вакыты, көче, хәтта тойгылары бизнеска тотылып бетә, шунлыктан мәхәббәткә теләк тә, дәрт тә, вакыт та калмый. Оксана картая башлады. Владленны яшьрәкләрне, кайнарракларны эзләргә мәҗбүр итте. Инде Оксанага бәя түләнгән. Затлы ашау-эчү, затлы торак, иң данлыклы кутюрье теккән затлы элитар кием. Лебедевның хатыны хәзер инде коллегаларына горурланып күрсәтерлек түгел иде. Яшьрәк чакта Оксана өстендә нәкъ шул вазифа иде бит. 3 Ял җитте. Лебедев, кая барырга белмичә, ялгызы кабинетында утыра. Ярата иде ул офистагы кабинетын! Диварларда эре масштаблы кыйммәтле карталар. Владлен аларны, заказ биреп, Лондоннан эшләтеп кайтартты. Диңгезчелек тарихында җуелмаслык эз калдырган «Олимпик», «Титаник», «Нормандия», «Куин Мери», «Андреа Дорио», «Канберра», «Котти Сарк», «Фермонилы», «Лейтнинг» кебек җилкәнле корабларның, тарихка кереп калган лайнерларның затлы сурәтләре. Түр диварда буйдан-буйга шул ук Лондоннан кайтарткан, палисандр агачыннан ясалган шкафлар. Урта шкафның бары тик Владлен гына белгән бер сере бар иде. Тотка астындагы бер сәдәф-кнопкага бассаң, шкаф ишеккә әверелә дә электромотор ярдәмендә акрын гына ачыла башлый. Яшерен бүлмәгә керергә юл әзер. Ул бүлмәдә ике зур суыткычта төрле илләрдән, төрле диңгезләрдән кайтарткан диңгез деликатеслары. Европа илләреннән, Япониядән китертелгән экзотик ашамлыклар һәм иң затлы, иң кыйммәтле эчемлекләр. Бүлмәнең ишеге Владленга кирәкле эшмәкәрләргә, дәүләт түрәләренә һәм иң чибәр хатын-кызга гына ачыла иде. Туксанынчы елларда Лебедев оештырган компания эшли генә башлаган чорда шкаф-ишек шактый еш ачыла иде. Затлы эчемлекләр дә, деликатеслар да атна саен яңарып тора иде. Соңгы елларда кыйммәтле кәеф-сафа кору аны әллә маемлаттымы, әллә картая башлаган тән бу татлы гөнаһны, тәмле туклануны күтәрә алмый башладымы, инде ул кирәкле кунакларны аена, күп дигәндә, ике-өч кенә тапкыр сыйлау белән чикләнеп яши башлады. Бәлки, бүген дә төнге клубта, элита гына җыела торган банкет-мазарда танышкан берәр озын ботлы чибәрне чакырып, күңел юшкынын кырып, юып ташларга кирәктер? Тик менә теләк бик сүлпән. Ни булды Владленга?! Әллә инде ул көнләшә дә белми башладымы? Шул яшерен бүлмә ләззәтләреннән тыш, Владлен Семёнович үзеннән утыз яшькә яшьрәк горлефрэнд белән даими төн куна иде. Ул аңа Патриаршие Пруды дигән ымсындыргыч урында ике бүлмәле фатир булдырды. Мәскәүгә ГИТИСка укырга килгән җиреннән башкалада калган Светлана – Кубань кызы иде. Владленның Светланадан туган кызына инде алтынчы яшь. Диңгез суы сусауны басмый. Аны эчкән саен эчәсе килү көчәя генә бара. Чибәр хатын-кыз да шулай. Аларның саны күбәйгән саен, күбәйтәсе килү арта, көчәя генә тора. Аның тагын бер мавыгуы – чакыру белән килеп җитә торган иң затлы кәеф-сафа күбәләкләренең телефоннары ноутбукка язылган. Кнопкага басып, Владлен барлык исемнәрне укып чыкты. Ни гаҗәп, шуларның берсен генә дә чакырасы килмәде. Йөрәк әрнүен баса алырлык яңа мавыгу, яңа объект кирәк иде. Төнге клубка барып, нечкә билле, зур, авыр күкрәкле, мендәр арт санлы берәр кызны үзенең әле яңа салдырткан буш квартирына алып кайтып, бәлки, Оксанадан үч алырга кирәктер? Ике балалы хатынын ташлап, Оксанага өйләнүенә ике елдан утыз ел тула. Утыз ел эчендә үзенең яшьлек мәхәббәте – хәерче татаринын һаман онытмаган, стерва! Шушы еллар эчендә, димәк, аның тәне генә минеке булган. Позор! Аерылганыннан тыш, Оксана аның никахсыз хатыннары барлыгын да, атнасына ике-өч тапкыр төнге клубтан төн кунарга бия алып кайтып йөрүен дә яхшы белә иде. Бер генә тапкыр көнләшеп гауга куптарсын икән! Паспортындагы мөһере аның Владлен хатыны булуын расласа, йөрәгендә исә һаман шул чурканың җан сөйгәне булуын дәвам иткән. Ни өчен Оксанадан туган кызы әтисен яратмый икән дип баш вата иде Владлен, аның сәбәбе менә кайда икән! Көмәнле чакта ул, һичшиксез, шул татарин турында уйлап, шуны сагынып яшәгән. Шул эчке, рухи омтылыш Владленның Оксанадан туган кызына да күчкән булса кирәк. Кыз әнисен үлеп ярата. Америкада яшәүче өч балалы Лиза, Англиядә эшләүче Игорь да Оксана өчен утка-суга керергә әзерләр... Офисында ялгыз утырганда, ул Одессадагы «порт киленнәре»н, Мәскәүнең «төнге күбәләкләр»ен исенә төшерде. Алар Владленны аңлый ичмасам. Юкка гына аларны кимсетәләр. Чагыштырып карасаң, төнге клубларга йөрүче мең долларлык стерваларга караганда, «төнге күбәләкләр» аңа якынрак та тоела иде. Аларны ачка үлү куркынычы урам чатына чыгара, шуңа күрә аларда шоу-бизнес стерваларындагы борын чөю, үзләрен әллә кемгә куеп шапырыну юк. Тәкәбберлек тә юк аларда, чөнки аларны сутенёрлар җәберли, милиция җаннарын ала. Кемгә генә өлеш чыгармыйлар, мескеннәр. «Төнге күбәләкләр» белән елдан артык эш иткәне юк иде Лебедевның. Таушалып бетмәгән яшьрәкләре кайсы урынга җыела икән? Чынбарлык үзгәреп тора, туктаусыз, сиздермичә генә. Түләүле җәрияләрнең генә клиент эләктерә торган урыннары үзгәрми диярлек, озак еллар буена алар гел үз урынында. Владлен Мәскәүгә күчеп килгән елны скульптор Кербель Зур театр мәйданы каршына «Метрополь» белән «Мәскәү» кунакханәләре арасына мәрмәр таштан Марксның бюстын ясап куйды. Озак та үтмәде шул һәйкәл каршына «төнге күбәләкләр» җыела башлады. Студент халкы аларны шундук «марксисткалар» дип йөртә башлады. «Марксисткалар»дан тыш аларның иң кайнарлары «Националь» кунакханәсенең баскычы каршындагы тротуарга җыела иде. «Төнге товар»ның иң арзанлылары исә Мәскәүнең өч вокзалы арасындагы Комсомол мәйданына туплана. 4 Владлен офисыннан чыкты. Аның «Мерседес»ы тротуарда. Машинаны милиционер саклый. «Мерседес» Герцен урамыннан Манеж мәйданына юнәлде. Каршыда – «Мәскәү» кунакханәсе. Шуңа җитәрәк, ул, сулга борылып Тверская урамына китте дә, машина тәрәзәсеннән күзәтеп, «күбәләкләр» җыела торган урынны эзли башлады. Пушкин мәйданына җитәрәк, тротуарда тыгыз иңбашларын уйнатып дүрт-биш яшь кыз йөри иде. Алар ашыкмыйча гына Кызыл мәйданга таба баралар. Лебедев, тыкрыкка кереп, машинасын кире якка борды һәм әкрен генә алар артыннан бара башлады. Үзәк телеграф янына җиткәч, кызлар бераз туктап тордылар да кирегә борылдылар. Монда аның игътибарын тартырлык «күбәләк» күренми. Чиктән тыш тупас, шактый таушалган кыяфәтле иде болар. «Националь» бинасы каршында Владлен ярты сәгатькә якын машина тәрәзәсеннән күзәтеп утырды. Тротуарда гел күңелгә ятмаган шыксызлары гына йөри иде. Инде китәргә җыенып торганда гына, аның машинасы турыннан урамның теге ягына бер брюнетка уза башлады. Бусы кулдан кулга йөрмәгәнгә охшаган. «Свежак, – диде Владлен эченнән. – Тотып карарга кирәк...» Машинасын бикләп, Владлен тротуарга төште дә җир асты тоннеленнан урамның каршы ягына йөгерә-атлый бара башлады. Ул өскә чыкканда, кыз аның каршысында иде инде. – Һава сулап йөрүме? – диде Владлен. Җавап бирер алдыннан кыз Лебедевка күз йөгертеп чыкты. – Ә сезгә нәрсә кирәк? – диде кыз һәм, сизелер-сизелмәс кенә тәнен уйнатып алды. – Миңа сез бирә алган байлык кирәк, – диде Лебедев. – Квартир мәсьәләсе ничек? – Бар ул бездә тукталыр җир. Күпме сорыйсыз? Кыз Владленның киеменә, битенә, гәүдәсенә күз йөгертеп алды да ике бармагын тырпайтып күрсәтте: – Яшелдән. Ике йөз доллар дип уйлады Лебедев. Димәк, минем «Мерседес»тан чыкканны күреп торган. Ә болай товарның хакы илле доллардан артык түгел иде. Билгеле, бу очракта сатулашырга ярамый. Сатулашу Лебедевның дәрәҗәсен төшерәчәк иде. – Килештек, – диде ул, һәм кызның шул мизгелдә урамның теге ягындагы иргә ымлавын тотып алды. Владленның машинасы янында битен төк баскан, горилланы хәтерләткән егет аларның сөйләшкәнен күзәтеп тора иде. «Крыша», – дип уйлады Владлен. Бу өлкәдә дә бит менеджмент идарә итә. Сутенёр «төнге күбәләкләр»не хулиганнардан, параноиклардан саклый, керемнең яртысын кесәсенә салып тора. Сутенёрдан тыш һәр урынның «күбәләкләр»дән ришвәт сава торган милиционеры да була. Кайбер «күбәләкләр» милиционерларга акчалата бирмичә, үз хәзинәләреннән өлеш чыгара. Бу өлкә Владленга яхшы мәгълүм иде. Лебедев, машинасының ишеген ачып, кызны алгы утыргычка урнаштырды да урыныннан кузгалды. Владлен мондый очрашулар өчен махсус әзерләп куелган ике бүлмәле фатирына юл тотты. Анда беркем дә яшәми. Атнасына бер тапкыр җыештырып китәләр дә, калган вакытта квартира буш тора. Мондый бәясе туктаусыз төшеп торган «агач» акчалы торак бәясен капларга Лебедевның елдан-ел бәясе күтәрелгән йортлары, аерым фатирлары бар иде. 5 «Күбәләк» йорт җиһазларын дикъкать белән карап чыкты: – Круто! – диде ул, тәнен уйнатып. – Монда һәр җиһазның хакы бер күтәрәм. Диван-караваты нинди! Мондый караватны мин Тверская урамындагы комиссион кибеттә генә күргәнем бар иде. Ә хатының кайда? Диңгез буена ялга озаттыңмыни? – Әйдә, сөйләшергә күңеллерәк тема табыйк әле. Мин хәзер табын әзерлим. Ә син ваннага кереп юынып чык. Анда спринцовка һәм махсус дару бар. Тәнең ял итсен. Андагы халатны киеп чык. «Төнге күбәләк», кыстатып тормыйча, ваннага кереп бикләнде. Сумкасын үзе белән алды. Аның бу кыланышы Лебедевка көлке тоелды. Күз сирпеп карау белән, кыз аның нинди дәрәҗәдәге кеше икәнлеген чамалый алган иде бит инде югыйсә. Ә үзе, ахмак, сумкасын калдырырга шикләнә. Бизнесы аны шуңа өйрәткәндер, күрәсең?.. Кыз юынып чыкканда, табын әзер иде. Суыткычта «Һеннеси» коньягы, «Баллонтин» виские, кыйммәтле башка шәрабләр дә бар иде. Әгәр кәнизәк ризасызлык белдерә башласа, вакланып тормыйча, аңа иң затлы – мең долларга төшкән шешәне ачарга да әзер иде ул. Владлен өстәлгә тәм-томның затлысын, кызыл һәм кара балык уылдыгын куйды, кальма консервасын ачты, сервилат казылыгы турады. Банкир Рөстәм Тарика чыгара торган иң затлы аракы – «Русский стандарт» өстәл уртасына килеп утыргач, шешәне тышкы яктан тир бөртекләре каплады. Эчеп җибәргәч кабар өчен «боржоми», «тоник», «кока-кола» куйды. – Мондый зур хөрмәт безгә сирәк эләгә, – дип, «күбәләк» аны мактап алды, янына ук сырышып, диванга утырды. – Танышу хөрмәтенә, – диде Лебедев. – Мин – Аркадий Мартынович. Синең исемең ничек? – Жанна, – диде кыз, хрусталь рюмкадагы аракыга комсызлык белән күз ташлап. – Отчеством юк әле, чөнки мин кияүгә чыкмаган. «Ничек инде әтиеңнең исеме юк? Җилдән тумагансыңдыр бит?» – дип сораудан Лебедев көчкә тыелып калды. Чәкештереп эчеп җибәрделәр. Кыз чәркәсен корытып куйды да, кыргый бер омтылыш белән, балык уылдыгын, сёмганы авызына тутырырга кереште. – Икенчене, гадәттә, әти-әни хөрмәтенә эчәләр, – дип аңлатты Владлен. – Синең әти-әниең исәннәрме? – Кем белгән инде. Әти әнине мин туганчы ук ташлап киткән. Әнине наркотик белән сәүдә итә, дип, төрмәгә утырткач, мин приютта үстем. Әти-әнисез яшәү, аңлый торгансыздыр, чиктән тыш авыр – һәр подонок сине кулланырга тырыша. – Шулай да бу рюмканы әти-әни хөрмәтенә күтәрик, – диде Лебедев. «Күбәләк» кабат чәркәсенең төбен корытып куйды. – Миңа җитте, сиңа да туктарга кирәктер, – диде Лебедев, аракы шешәсен суыткычка яшереп. – Ә закусканы ашап бетерергә кирәк. Суыткычтан бер чыгаргач, кире куйсаң, аның тәме бетә. Кызның комсызлыгын яшерергә көче җитми иде. Озак ач торганмы, әллә мондый ризыклар аңа чиктән тыш тансык булгангамы, өстәлдәгеләрне ул бик тиз сыпыртып ташлады. Савыт-сабаны кухняга илтеп, кран астына куйгач, Владлен урын әзерләргә кереште. Мендәрләр, җәймәләр, юрган җәелеп бетү белән, кыз халатын салып ыргытты да юрган астына чумды. 6 Лебедев шактый гына хәлсезләнгән иде. «Күбәләк» исә капылт кына китәргә җыена башлады. Эш кешесе бит, ашыга. Акчаны күбрәк төшерәсе килә торгандыр... – Минем иптәш кызым белән очрашасым бар, – диде ул. – Вәгъдә бирмәгән булсам, моннан һич тә китмәс идем. Монда рәхәт, монда бит оҗмах шартлары. Әйтмәсә дә, кыз Лебедевтан тиешле акчаны тизрәк алырга тырыша иде. «Эш» хакын аласы килүгә астыртын курку, мәкергә юлыгудан шөлләү дә кушылган иде. Лебедев җәрияне кызгангандай итеп куйды. Өметләнгән акчаны ала алмыйча, җәбер-мәсхәрә татыган чаклары күп булган, күрәсең. – Синнән сорыйсым килә, – диде Владлен. – Әгәр мин синең чамадагы яшь егет булсам, сиңа өйләнәсем килсә, миңа чыгар идеңме? Чыксаң, син минем тәнемне генә яратыр идеңме? Сорауның мәгънәсен «төнге күбәләк» аңлап җиткерә алмады. Бу сорау аңа артык катлаулы тоелды. – Син әле дә япь-яшь, матур, чын-чыннан Аполлон кебек. Мин сине шушы яшеңдә дә үлеп яратам. Күрсәттем бит яратуымны. Аңламадыңмыни? – Киресенчә, син минем соравымны аңламадың, – диде Владлен Семёнович. – Мин менә утыз ел чамасы бер хатын белән торам. Яратып өйләндем. Чын ярату белән. Мин аны өрмәгән җиргә утыртмадым, аның күңелен күрер өчен, миллионнарны кызганып тормадым. Менә шушы көннәрдә генә аңлашылды: ул мине тыштан гына, минем тәнемне, җәмгыятьтәге урынымны, байлыгымны гына яраткан булган. Җаны исә миңа кадәр йөргән егете белән яшәгән. Мин сиңа өйләнгән булсам, син дә тәнең белән генә яратыр идеңме? Җаның, күңелең, хыялларың башка егеттә калыр идеме? – Мин менә әле дә сине җаным-бәгырем белән яратам. Әгәр без ир белән хатын булып яшәсәк, мин синең аягыңны юган суны да яратып эчәр идем. Ялганны дөреслектән аеруы чиктән тыш авыр шул. Владлен аның сүзләренә ышанмады. Тәнен сатып тамак туйдыручы, тойгыларын акча түләүчегә өләшеп йөргән кызга ничек ышанып бетмәк кирәк. Шул ук вакытта чибәр кызның әлеге сүзләре аңа ошый да иде. Аның үзеннән утыз яшькә яшьрәк никахсыз хатыны да «төнге күбәләк»нең фикерләрен гел кабатлап тора. Ул да Владленга җанын гына түгел, кирәк икән, газиз гомерен бирергә әзер. Оксана исә... Хәләл җефете исенә төшү белән, Лебедевнең кәефе кырылды. Нишләп соң ул Оксананы хатынын аерып, аңа өйләнгәнче үк аңлый алмаган?.. Бер кыз бала тәрбияләп үстереп биргән, бүген-иртәгә Газраил килгәнен көтеп яшәүче карчыгыңны ташлап китеп булмый бит инде. Калган гомер дә аның ире статусында үтәргә язгандыр, күрәсең... «Төнге күбәләк», ванна бүлмәсенә кереп, чәчен рәткә китерде. Иренен буяды, чыккач, күз карашын диван-кроватенда чалкан яткан Владленга текәде. – Кием шкафын ач әле, – диде Лебедев. Кыз шкафны ачты. – Ачтым, – диде ул. – Тагын нишләргә? Ул Лебедевның пиджәген тотып тора иде. – О,кей, – диде Владлен. – Пиджәкнең түш кесәсендә минем партмоне. Ал шуны. Алдыңмы? – Алдым. – Ач хәзер. Ачтыңмы? Аның бер бүлегендә яшел йөзлекләр. Санап ал эш хакыңны. Кыз ике йөз долларлык купюраны алганнан соң, Владленга боек кына күз ташлады. – Ал тагын берне. Берсе синең матурлыгың өчен. Икенчесе акыллы булганың өчен. Өченчесе исә миңа җаныңны бирергә торганың өчен. Пиджәкне урынына эл. «Төнге күбәләк»не кулын кабат кесәгә тыгасы килү теләге дер селкетә иде. Ул көч-хәл белән булса да тыела алды. – Хәзер саубуллашыйк. «Күбәләк», иелеп, Лебедевне кочагына алды да ирененнән суырып үпте, аның изүен ычкындырырга кереште. – Юк, җитте. Рәхмәт, – диде Владлен. – Өстәлеңдә телефон номерын калдырам. Исеңә төшереп, миңа шалтыратсаң, биш минуттан яныңда булырмын. Мин бит сине җаным-тәнем белән яратам. Их, минем шундый ирем булса!.. «Төнге күбәләк» елап җибәрде. Үзе елый, үзе күзләре белән бүлмәдәге әйберләрне капшый иде. Төп эшеннән тыш ул фатир басучыларга информация да җыя иде, күрәсең. Тик Лебедев бу квартирасында суыткычтагы затлы ашамлык-эчемлектән, ванна бүлмәсендәге юыну-чистарыну әсбаплары һәм диван-караваттагы сөлге-җәймәләрдән, стенадагы шәрә хатыннар сурәтеннән тыш урларга ярарлык әйбер тотмый иде. 7 Эпилог урынына – Күрше, чык әле, сүзем бар. Габдрахман Рахманкулов көзге сарымсак утыртырга түтәл әзерли, күршесе Евгений Моисеевич Резник койма аша аны урамга чакыра иде. – Үзең кер. Нигә куркасың? – Куркудан түгел, көрәгең кулыңда бит. Көрәк кулыңда чакта син сөйләшү сәләтен югалтасың. – Тагын диңгезгә чыгарга җыенасыңмы әллә? Син бит мине круиз алдыннан гына исеңә төшерәсең. – Киңәшең кирәк. Бу юлы мине «Комсомольская правда» Татарстанга җибәрә. Шәймиев турында очерк язарга. – Круиздагы язмаңны миңа күрсәтмәдең бит. Мин көткән идем. Күргәннәреңне дә кереп сөйләмәдең. – Барып чыкмады ла ул круиз. Әйткән идем бит, круизга Лебедев җибәрә, дип. Диңгезгә чыгар алдыннан гына Владлен Семёнович үзе югалды. Бераздан ишеттем, салым түләмәгән өчен җавапка тарттыра башлагач, Лондонга качып киткән. Хәзер шунда яши, диләр. Дәүләткә бирми калдырган миллиардка якын бурычы җыелган, ди. Качып китмәгән булса, төрмәгә тыгасылар икән. Аны әле дә эзәрлеклиләр, ди. Хәзер инде Лубянканың кулы җитмәячәк – Британия гражданлыгы алган. – Офисы монда калганмы соң? Мин аңа атна буе шалтыраттым. Трубкасын алмый. – Аның офисы да Лондонда. – Миллионнары да шундадыр инде?! – Билгеле. Инглизләр әйтәләр бит: йомыркаларның барысын да бер кәрзиндә тотмыйлар, дип. Аның акцияләре йөзләгән банкларда акча эшләп ята торгандыр әле. Ниһаять, Рахманкулов төшенде: Лебедевка ул юкка рәнҗегән икән. – Ул бит мине Архангельскидагы князь Йосыпов утары янындагы коттеджына кунакка чакырган иде. «Хатыным Монте-Карлодан кайта. Оксананың синең белән очрашасы килә, көтеп тор, машина җибәрәм», – дип вәгъдә биргән иде. Мин, ахмак, шуңа ышандым. Көне буе көтеп утырдым. Машина килмәгәч, офисына шалтыратып карадым. Телефонны алучы будмады. – Син Лебедевның хатыны белән таныш идеңмени? – Яхшы белә идем. Оксана заманында нәфис гимнастика буенча Одессаның чемпионы иде. Шуңа өстәп, ул шәһәрнең иң беренче чибәре дә иде. – Лебедевның хатыны Мәскәүгә кайткан чакта автокатастрофага юлыккан. Әллә ничә газета язып чыкты бит, укымадыңмыни? – Ничек алай?.. Мин бит сары прессаны укымыйм, аларның телләре ят миңа. Күңелне болгатырлык итеп яза ул газеталар. Резник, җил капкасын ачып, эчкә керде дә Рахманкуловның колагына пышылдады: – Автокатастрофаны Владлен Семёнович үзе оештырган, дигән версия дә бар. Югыйсә, мин үзем ышанып җитмим җитүен... Хатыны комачаулаган, имеш... Халык ярым ач, ярым ялангач яшәгәндә миллионнарны кыйммәтле сөяркәләр белән туздырып йөрү зур гөнаһ, дип... Лебедевның исә Мәскәүдәге эстрада йолдызлары белән боткасы пешә иде... дип сөйлиләр. *** Оксананың вафат булу хәбәре Габдрахман аңына тетрәнүле кичерешләр дулкыны кузгаткан олы югалту булып килеп керде. Бер уйлаганда, бу хәлнең чынлыгына әле ул ахыргача ышанып та бетми иде кебек, шул ук вакытта эчтә – бәгырь тирәнлегендә, җанны өшетеп, Габдрахман кинәт үзе өчен гаять мөһим булган бер яшәү тамырының төптәп шартлап өзелгәнен ачык тойды. Бәлки, күңеле сизгән булгандыр мәрхүмәнең. Бу хакта уйлау Рахманкуловка бүген икеләтә авыр иде. Аны күрергә дип әнә бит ул ничек ашкынган иде! Соңгы көннәрендә дә аның Ак Санәсе шулай матур идеме икән? Әйе, Лебедев аны байлыкта, Монте-Карлодагы күп миллион долларга төшкән затлы сарайларда яшәтте. Киемнең дә иң затлысын кигәндер, ашамлыкның да иң тәмлесен ашагандыр «кыпчак кызы Ак Санә». Ә менә шул тышкы рәхәтлекләр аны бәхетле итә алдымы икән? Мөгаен, юктыр. Байлыкка да, данга да ымсынмый иде ул кыз. Оксана зур мәхәббәткә, саф сөю һәм сөелү бәхетенә омтыла иде. Кулга тотып карап булмый бит ул бәхет дигән нәрсәне. Күреп тә булмый. Аны сатып алып та булмый. Бирә алган булыр идеме икән Габдрахман ул чибәр кызга шул һәркемне ымсындырган тирән, олы кичерешләрне? Ә соң үзе? Үзе бәхеткә ирешер идеме икән, әгәр ул кызга өйләнгән булса?.. – Син нәрсә? Әллә берәр җирең авыртамы? – диде Резник, Рахманкуловның җилкәсен кысып тотып. – Нигә җавап бирмисең? – Нинди җавап? – Саңгырауланмагансыңдыр бит? – Евгений Моисеевич иренен күршесенең колагына тери язып сорады. – Мин бит иртәгә Казанга китәм. Татарстандагы милләтара мөнәсәбәтләр турында язарга куштылар. Язгач, мин сиңа күрсәтермен. Татарстанда да җыйган материалны кемгәдер күрсәтеп, киңәш сорап алсаң, әйбәт булыр иде. Милли мәсьәлә чиктән тыш җитди нәрсә бит. – Танышларым да, дусларым да күп. Әмма алар милли мәсьәләне үзләренчә күрәләр. Мәскәү исә аны бөтенләй башкача күрә... Анда Дамир Исхаков дигән бер галим бар. Аннан соң... Президентның киңәшчесе Рафаэль Хәкимов атлы галим. Миндә аларның телефоннары да, адреслары да юк. Тик Казанда, сорасаң, алар турында һәркем белә. Иң мөһиме – очеркны әзерләп бетергәч, аны миңа күрсәтергә онытма. – Килештек алай булгач. Бәлки, аннан язылып беткән мәкалә дә алып кайтып булыр әле. Ярый, мин киттем. Резник машинасына кереп утырды. Моторын кабызды. Ак «Ниссан» йомшак кына кузгалып китте дә, сулга, үзәк урамга борылып, күздән югалды. Евгений Моисеевич китергән хәбәр моннан ике ай элек килеп чыккан фаҗига турында булса да, чынлыкта ул Габдрахманның үткән яшьлегенә дә, аның бүгенге тормышына, хәтта киләчәк көннәренә дә барып тоташкан мәңге төзәлмәслек яңа бер җан җәрәхәте иде. Дөрес, гомеренең Одесса чоры аның өчен инде күптән бер матур һәм үкенечле төш-истәлеккә әйләнгән иде. Әмма ул Габдрахманның яшәешен гомер буе яктыртып торган олы бәйрәм балкышы булудан туктамаган иде. Рахманкулов кулына көрәген алды, ашыгып түтәл казый башлады. Эшкә керешкәндә, татлы тоелган кул эшенең инде тәме дә, мәгънәсе дә калмаган иде кебек. Бакча хуҗасының хәзер тәне генә Истра сусаклагычы янындагы җирдә иде. Аның уй-хисләре, бөтен барлыгы әкияти җиңеллек белән Кара диңгез ярында, кырым татарларыннан тартып алган җиргә салынган көләч табигатьле хыялый шәһәрдә, күзгә күренми генә, өрәк булып очып йөри иде. 2004–2014, 2017

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: