Кыпчак кызы Аксанә (ДӘВАМЫ)

«Казан утлары» сайты Миргазиян Юнысның «Кыпчак кызы Аксанә» романыннан өзекнең дәвамын тәкъдим итә. Әсәрне тулысы белән журналыбыздан укый аласыз.   Бишенче бүлек 1 Внуководан Мәскәүгә барырга җыенганда, Оксана таксига утырудан баш тартты: – Сез бит «акча эшләргә өлгерә алмадым, ялдан соң ялга җибәрәләр», дидегез. Туздырмагыз инде акчагызны. Габдрахманга кызның аны кайгыртуы ошый иде. Димәк, Оксана аңа җиңеллек китерергә, егетне бурычка кертмәскә тырыша. Көнбатыш илләрендә җитештерелгәннәргә охшатырга тырышып ясалган йомшак утыргычлы, эче якты автобуслар йөри башлаган чор иде. Авылларның тәрәзә каршыннан артка таба йөгерүләрен карап барырга керештеләр. Каршы яктан килгән йөк машиналары арасында «Москвич»лар, «Волга»лар чабып уза иде. Алда Мәскәү тирәсендәге авылларны йота барып үсеп чыккан тугызар, ундүртәр катлы яңа төзелешләр күренде. Төзелештән калган бетон плитәләр, кирпеч өемнәре, җир өстендә өем-өем таралып яткан кызыл балчык, яңа торак бәхетенә ирешкән хуҗаларның балконнарында иминлек байрагы булып җилфердәгән керләр. – Бусы Ленин проспекты, – диде Габдрахман, моңа кадәр очрамаган киң урамга күрсәтеп. – Өскә таба тарая, очлана барган биек бинаны күрәсезме? – Күрәм. Нинди бина бу дип сорап та тормыйм. Мәскәү университеты бинасы сурәтләре белән газета-журнал битләре тулган. – Без әле аның эченә дә кереп карарбыз, – диде Габдрахман, күңелендә кабат мактанулы тойгы бәреп чыкканын тоеп. Автобус машиналар теземенә төртелә язып туктап калды. Каршыда милиционерлар, сыбызгы сызгыртып, машиналарны юл читенә куа иде. – Нигә туктадык? – дип сорады Оксана. – Бер зур түрәнең кортежы үтә булса кирәк. Әле алар узып киткәнче тотачаклар. – Ә нигә зур начальствоның машиналары башкалар шикелле йөрми? Аерым йөргәч, куркынычрак кына түгелме соң? – Нигә соң патшаларны бер көтү кораллы җайдаклар озатып йөргән? Үзләренең гади халык түгеллеген күрсәтү өчен шулай кыланалар. Башта очып кына милиция машинасы үтеп китте. Берничә минуттан мотоциклчылар саклап алып барган өч кара «Зил» – халык телендә «членовоз»лар узып киткәч тә, машиналарга юл бирми тордылар. – Кем икән бу? – диде Оксана, егетнең колагына пышылдап. – Брежнев тирәсендәге кеше булырга тиеш. – Үзе үк түгелмени? – Үзе булуы да мөмкин. Брежневтан түбәнрәкләрен мотоциклистлар озатып йөрми. – Ә нигә өч машина? Берсенә генә сыймый микәнни? – Гади халыкның күзенә төтен җибәрер өчен, билгеле. Юлбашчының кайсы машинада икәнлеген беркем белмәскә тиеш. – Джон Кеннедине мин әле һаман кызганам. Теләсә, ул да менә шушындый сак астында йөри алыр иде. Ә нигә Брежнев шикелле үзен саклатып йөрмәгән? – Сакчылары булган аның. Ул бит демократик илнең президенты. Демократия җитәкчеләргә гади халык белән аралашып идарә итәргә куша. – Бездә дә иң көчле демократия, милек халык кулында, идарә итү дә халык карамагында, диләр. Ә тормышта – киресенчә. Мин шуны аңлап бетерә алмыйм. – Борынгы Греция дә әнә демократия шартларында яшәгән. Демос – гади халык, милекле булган. Колларны, Рәсәйдәге крепостнойларга тиң колонналарны исә идарә итүгә, хәтта җәмгыятькә дә якын җибәрмәгәннәр. Бездә дә бит хакимият белән җәмгыять арасында тирән упкын. Шул упкынга салынган күпер хезмәтен партаппарат үтәп тора. Элек ул элемтәне патша чиновниклары үз кулында тоткан. Оксана алардан алгы рәттә утыручы карасу зәңгәр макинтош кигән иргә ымлап күрсәтте. Ирнең сөйләшкәнне йотлыгып тыңлавын башын алар ягына янтайтып куюыннан аңлап була иде. «Тукта әле, – дип куркып куйды Рахманкулов. – Мин нигә дип әле болай бөтенләй тугарылып беттем? Теләсә кайда телемне тыймыйча, уйларга да куркыныч сүзләр сөйләп барам». Автобус Революция мәйданына килеп җиткән иде. Йөртүче кычкырып белдерү ясады: – Үзәктә төшеп калучылар, чыгарга әзерләнегез. Габдрахман макинтошлыны күзәтә иде. Ул хәзер төшәрме, юкмы? Макинтош урыныннан торды, Габдрахманның артына килеп басты. «Горбатого могила исправит», диләр урыслар. Аның ничә тапкырлар телен тыярга сүз биргәне, сәясәткә кагылмаска тәүбә иткәне булды. Тукталышка төшү белән, бу бәндә түш кесәсеннән кызыл күн тышлы таныклык чыгарып, Рахманкуловның борын төбенә китерәчәк: – Минем белән барасыз. Анда ачыкларбыз... Алла саклады бу юлы. Макинтош кигән кеше тукталышка төшүгә, сул якка борылып, «Метрополь»гә таба юл тотты. – Без хәзер кая барабыз? «Метрога артың белән борылып басып торганда, нәкъ каршында «Москва» кунакханәсе, аннан уңда – мәйдан уртасында Карл Маркс һәйкәле, «Большой театр»ның мәһабәт колонналары өстендә квадрига – ике көпчәкле җиңел арбага җигелгән, җир тетрәтеп барган дүрт атның дилбегәсен тоткан Аполлон, тагын да уңдарак мәшһүр «Малый театр», Үзәк мунча, «Метрополь» бинасы каплап торган «Морфлот» йорты. «Метрополь»дән уңдарак, метрога янәшә, кызыл кирпечтән төзелгән җимерелми калган данлыклы «Кытай дивары...» Боларның һәммәсен дә Оксанага сөйләп таныштырырга кирәк булыр, дип, Габдрахман инде күңеленнән сәнгать һәм архитектура күренешләрен бер-бер артлы барларга керешкән иде. 2 – Мәскәү урамнарының ташлары аягыгыз астында, – диде Габдрахман, тантаналырак әйтергә тырышып. – Әйдә, әйтегез, сезнең иң беренче чиратта нәрсә күрәсегез килә? – Кызыл мәйдандыр инде, – диде Оксана, кыяр-кыймас кына. – Мәскәүдән кайтучылар беренче чиратта шунда булганнарын сөйли башлыйлар. – Әгәр Кызыл мәйданны закускага калдырсак, сез моңа ничек карыйсыз? – Сез бит Мәскәүне яхшы беләсез, минем беренче килүем. Үзегез карагыз инде. – Иң башта, каршы килмәсәгез, мин тамак ялгап алырга тәкъдим итәм. Ресторанга керәбезме? Оксана елмайды: – Беләм бит кесәгезнең тирән түгеллеген. Минем каршыда шапырынасыгыз киләмени? Гайбәт җыя дип уйлый күрмәгез, Дадоновлар да кисәттеләр. Кызларны ресторанга чакыруның максаты миңа мәгълүм. «Кто платит, тот музыку заказывает», – диләр. Ашханәгә керик, акчасын икәү түлибез. Кызның сүзендә торачагын Габдрахман аңлый башлаган иде инде, бер башланса, бу ниятнең таудан тәгәрәп төшкән җепшек кар шикелле туктаусыз зураясын да белә иде. – Миңа ашханә сайларга рөхсәт итәсезме? – Билгеле. – Әйдә, алайса университетныкына керәбез. Берочтан минем укып йөргән яшьлек эзләреннән дә тагын бер кат үтәрбез. – Еракмы соң ул? – Ленин тавындагысы ерак. Без аның Моховая янындагысына – автобустан төшкән җиргә кире кайтып барырбыз. Әнә, уңда журфак бинасы каршында таш Герцен һәм таш Огарёв, элеккечә таш булып каткан караш белән, кыбырсып йөргән студент халкына тыныч кына карап торалар. Филфак күчеп киткәннән соң, монда университет карамагындагы Азия һәм Африка институты урнашкан иде. Алар уртадагы бинаның ярым подвалына урнашкан ашханәгә керделәр. Шул ук турникет. Касса. Турникет янына куелган пластик поднос өеме, кашык-чәнечкеләр, пыяла витрина эчендәге тәлинкәләрдәге винегрет, закускалар. Тәлинкәләргә шулпа, ботка салып торучы хатыннар да алышынмаган шикелле күренәләр иде. Чиратта торганда кабаланып, имтихан биреп чыккач ук онытылачак белемне конспект дәфтәреннән күзләре белән йотып торучы бу яшьләр әйтерсең лә Габдрахман укыган чактагы студентлар иде! Алар Оксана белән чират ахырына барып бастылар. Шушы ашханәдә соңгы тапкыр ашаганнан соң, ничә ел вакыт узды икән? Алты кыш, җиденче җәй. Шул вакыт эчендә Габдрахманның марҗага өйләнгән үзбәк дусты Өметгали атеизм фәне буенча диссертация якларга, Баграт сценарий язып ике фильм чыгарырга, ике тапкыр өйләнеп, ике тапкыр аерылышырга өлгергән иде инде. Ниһаять, аларга да чират җитте. – Нәрсә алабыз? Сыек аш, кәбестә шулпасы белән токмач, икенчегә котлет салган дөге боткасы һәм төйгән бәрәңге белән сосиска бар. Рахманкулов укыган елларны монда шашлыкка кадәр була иде. Коммунизм төзүчеләр лагере дип аталган Көнчыгыш Европа илләреннән, Африкадан, Кытай, Корея, Вьетнамнан килгән студентларга социализмның өстенлеген торак, ашау-эчү сыйфаты аша күрсәтү шарт итеп куелганлыктан, илнең данлыклы уку йортында бик нык тырышалар иде. Әле дә тырышалар шикелле, әмма күзгә җибәрелгән төтен, әнә, елдан-ел сүлпәнәя төшкән. Алар кәбестә шулпасы белән сосиска алдылар. Монда күзгә чалынган һәр әйбер, һәр кашык студент елларының хатирәләрен уята иде. Ул чакта сосисканы өлкән яшьтәге бер татар хатыны сата иде. Әлеге хатынның киенүен дә, үз-үзен тотуын да марҗаларныкыннан аерырлык түгел иде. Сөйләшүе? Юк, татарның урысчасын өлкән абзыйларныкыннан аеруы шактый катлаулы. Грузиннар исә урыс телендә ничек кенә оста сөйләшмәсеннәр, аларның телләре милли үзенчәлекләрен барыбер саклый. Хәтта урыска иң якын милләт – украинлылар йөз процентка урыслашып беткән очракта да «г» авазын кыпчакларча «һ» рәвешендә яңгырата. Урыс телендә татар шома сөйләшә. Бәлки, шул тел каршылыгы булмау аны бик тиз урыслаштыра торгандыр? Милли үзенчәлекнең тамыры, аның җимеше телгә бәйләнешле. Саф урысча сөйләшүче сосиска сатучының татарлыгын Габдрахман беренче күрүдә үк чамалап алды. Иренең сугышта үтерелүе, бердәнбер малаеның марҗага өйләнеп урыслашуы – боларның барысы да гадәттәгечә иде. Ә менә урыс башкаласында яшәүләре инде өченче буынга җиткән кешенең телен, динен, милли гадәтләрен саклый алуы – моны аңлавы шактый катлаулы иде. Татар хатыны саткан сосискаларның тәмлерәк булуы студентларга мәгълүм иде. Моның серен Рахманкулов хатынның үзеннән сорады. – Сатып бетергәч, башкалар шикелле, сосиска пешкән шулпаны түгеп китмим мин. Аны бәләкәйрәк савытка салам да суыткычка куям. Шулпа кайнаткан саен куера, койкага әверелеп бетә. Әзәйгәч, мин аңа су гына өстим. Суын яңартып торганда, сосисканың тәме шулпага чыга, миндә, киресенчә, шулпадагы тәм сосискага кереп тора... *** – Менә хәзер мин сезгә үземнең альма-матерым – университетны күрсәтәм, – диде Габдрахман. Алар Моховой урамының тугызынчы һәм унберенче йортларына урнашкан иске университетны һәм Горький исемендәге китапханәне карап чыктылар. – Яңа университет белән чагыштырганда, искесенең нинди өстенлекләре бар? Шуны аңлый алдыгызмы? – Кайчакта сез кызык кына әйтеп куясыз. Ничек аңлыйм инде мин аның яңасын күрми торып... – Соңгы килүебез түгелдер әле. Яңасын да карарбыз. «Впереди вечность!» дигәнен ишеттем мин гасырның иң бөек шагыйре Арсений Тарковский авызыннан. – Сез аны күрдегезмени? – Мәскәү университеты безгә белемне бирә алдымы, белмим. Иң мөһиме – ул безгә гыйлемне ничек һәм кайдан эзләргә кирәк икәнлеген аңлата алды. Аннан соң, монда укыганда, без атнасына ике тапкыр даими төстә иң күренекле шәхесләр белән очрашып тордык. Шул очрашулар, бәлки, университет программасына кергән фәннәрдән кыйммәтрәк тәдер әле. Мин, мәсәлән, өч тапкыр Илья Эренбург белән очрашуда катнаштым. Баш сөягенә тәңгәлләп, әллә ничә гасыр элек вафат булган кешеләрнең йөзләрен ясау серен ачкан антрополог Михаил Михайлович Герасимовның лабораториясенә кергәнем булды. Назыйм Хикмәт, Константин Симонов, Сергей Антонов, артист Бабочкин, кинорежиссёр Михаил Ромм шикелле данлыклы шәхесләр белән очрашуларны саный башласаң, очына да чыгып булмас иде. Университет миңа культураның нәрсә икәнлеген аңлата алды шикелле. Культура белән цивилизация арасындагы аерманы төгәл генә белүчеләр чиктән тыш сирәк очрасалар да. – Хәзер аңладым инде кызларның күзенә төтен җибәрүне кайдан өйрәнгәнлегегезне. 3 Алар Ленин музее яныннан узгач, тарих музеена җитәрәк сулга борылып, Советлар Союзының һәм коммунистлар хәрәкәтенең кәгъбәсе саналган Кызыл мәйданга чыктылар. Уңда, Кремльнең кирпеч диварына терәлә язып, революция пәйгамбәре, аның идолы һәм кумиры Ленин мумиясен сакларга ясалган таш Мавзолей урнашкан. Аның янына килеп җиткәндә, Мавзолейда каравыл алышынган чак иде. Җилкәләренә мылтык салган өч солдат, олтаннарын ташка бердәм бәреп, Спасс капкасыннан килеп чыктылар да, барганда аякларын билләре турына кадәр күтәреп, Мавзолей ишеге төбендә сакта торучылар каршына килеп туктадылар. Яңалары ишек саклаучыларны алыштырды. Өченчесе нәкъ шулай парадтагыча атлатып алышынганнарны капкадан Кремль эченә алып кереп китте. Сулда – башкалага килүчеләрнең сиксән процент вакытларын кабып йотучы суперкибет – ГУМ. Каршыда – Явыз Иван вандалларының Казан ханлыгын җимергәндә агызган кан елгалары истәлеген саклаучы Василий Блаженный чиркәве, җәзалап үтерелгән меңнәрнең ядкаре – Лобное место һәм Рәсәй дәүләтен коткаручы князь-воевода Пожарский белән Нижгород керәшене Минин-Миңлебаевка куелган мәшһүр һәйкәл. Европада яшәүчеләрнең әбәд вакыты булгангамы, җырга һәм табыну сүзләренә әверелеп беткән коммунистик гыйбадәт кәгъбәсендә халык шактый сыек иде. – Әлегә сезгә әйтеп кенә узам, – диде Габдрахман, үзенең тәмам гид роленә керә баруын тоеп. – Без монда иркенләп йөрербез әле. Ул чакта һәр нәрсәне җентекләп карарбыз. Бу инде урыс шовинизмы белән изеп, коммунизм фанатиклыгы белән басылган җир шарын яулап алу диненең Мәккәсе һәм Мәдинәсе. – Әйдә, «син» дип сөйләшүгә күчәбез. Ризамы? – Студент халкы үбешкәннән соң гына «син»гә күчә. Без үбештек тәмени инде? Оксана рәхәтләнеп көлде. Көлгән чакта аның күзләре кысыла төшеп, бит алмалары чокыраеп китә, күкрәктән агылып чыккан тавышы егетнең колагына дәртле музыка сыман ишетелеп, бөтен тән күзәнәкләрен уятып җибәрә иде. – Башка чакларда да үзеңне шулай тотсаң, чит илләргә чыгып йөрүдән күптән колак каккан булыр идең инде. Син минем белән тәмам тугарылып сөйләшәсең. Мин бит западенка. Аңлыйсыңмы бу сүзнең мәгънәсен? – Бандера тарафдары дигәнне аңлата инде. Червонно-блокидный байрак. Самостiная Украина. «Западенка» шуны аңлата төсле. – Шул чама инде. Совет шартларында украиналы белән татар язмышы үзара охшаш. Безне дә бит көчләп урыслаштыралар. Минем сиңа нәрсә әйтәсем килә – теләсә кем белән алай тугарылып сөйләшмә. Нәкъ шул вакытта, алдан килешенгәнчә, алар янына шыпырт кына, дәшми-тынмый гына Габдрахманның башкалада укып яткан энесе Варис килеп басты. Кочаклашып күрештеләр. – Әле бит яңа гына ялдан эшеңә кайтып киткән идең. Бусы тагын нинди ял соң? Варис янәшә басып торган Оксанага күз сирпеп алды да сөйләвен дәвам итте: – Бәлки, сиңа акча туздырып, кунакханәгә урнашу кирәк тә түгелдер. Тулай торакның мин яшәгән бүлмәсендә буш урын бар. – Мин бит берүзем генә түгел. Таныш булыгыз. Минем вечный студент энем Варис, ә бу туташ – Оксана Тарасовна Ярёменко. Варис абыйсының юлдашын очраклы таныш кызына санаган булса кирәк. Танышканнан соң, ул югалып калгандай булды. – Тулай торакта безне кызлардан аерым тоталар. Кирәк икән, мин Оксанага да берәр буш койка табып карармын... Әле бит эшкә чыккан гына идең шикелле, нишләп ял алырга уйладың? – Уйларга ирек биреп тормадылар. Көчләп җибәрделәр. – Моңа кадәр мин көчләп эшләткәннәрен генә белә идем. Көчләп ялга җибәрү – мәзәк бит, ә?.. Өйләнергә җыенуың түгелдер бит аны Мәскәүгә алып килүең? – диде ул, берара Оксана читкәрәк борылганда. Габдрахманның күңелен туктаусыз тырнап торган иң әрнүле мәсьәлә иде бу. Вариска дөресен әйтергә аның батырлыгы җитмәде, туры җаваптан үзенчә качып котылу ягын карады: – Мәскәүгә генә түгел, мин бит аны әнигә күрсәтергә Караярга алып кайтам... Варис әлеге сүзләрнең әллә шаярып, әллә җитди әйтелгәнен ахыргача аңлап бетермичә, берникадәр аптыраулы халәттә калды. Тик Оксана каршында бу хакта җентекләп сорарга базмады. Энесе белән Оксана танышуга ук үзара уртак тел таптылар. Варисның Совет илендә иң абруйлы саналган, чит илләргә чыгу, илчелекләрдә дипломат булып эшләү өметләре вәгъдә иткән ымсындыргыч МГИМО да укып йөрүе Оксанага гаҗәпләндергеч бер тәэсир ясады. Газета битләрендә һәм трибуналарда әйтелгән нотыкларда милләтләр арасындагы тигезлек ялганы даими яңгырап торса да, тарих дәреслекләрендә һәм совет кешесенең күңел түрендә татар-монгол золымы җинаяте белән пычратылган татар егетенең Кремль хуҗалары балалары арасында укып йөрүе авырлык белән генә ышана алырлык хәл иде. «Шул институтка да кереп буламыни? – дип, Оксана Варис сузган студент билетын кат-кат карады. – Шунда укучыларны минем үз күзем белән күрәсем килә иде, ниһаять, күрдем», – диде ул. 4 МГИМОга кергәнче, Варис, Бөгелмәдә педучилище һәм икееллык укытучылар институтын тәмамлап, Шөгер районындагы керәшен авылы Федотовка мәктәбендә бер ел психология фәнен укытты һәм Баулы районының мәгариф бүлегендә елдан артык инспектор булып эшләде. Инде стипендия акчасына тукланып яшәү егетнең кыяфәтендә дә чагылып өлгергән иде. Варис белемгә омтылу ягыннан абыйсына һәрвакыт үрнәк булды. 1944 елны Габдрахманны армиягә алып киттеләр. Сугыш Алман җирендә бара иде. Ул чакта Советлар Союзы дип аталган урыс империясе үзенең җиңүләре белән шапырынып яшәвен дәвам итте. Ничә гасырдан бирле яулап алу сугышлары өчен генә яши башлаган бу ил үзенең яшәеш ысулына әверелгән хәерчелеген дә, дәүләткә туктаусыз яңа колонияләр өстәп торып, йөзләгән башка халыкларга кан һәм күз яше китерүен, аларны милли изүгә дучар итеп, колларча хокуксызлыкта көн күрсәтүен дә инде күптән аңлый алмас дәрәҗәгә җиткән иде. Португалия, Испания, Бөекбритания шикелле илләрнең, колонияләренә ирек биреп, үз халкының иминлеге өчен яши башлаулары да Рәсәйгә үрнәк була алмады. Советлар Союзын толлар, ятимнәр, сугыш имгәткән гарипләр иленә әверелдергән сугыш исә бу империянең аппетитын тагын да көчәйтеп җибәрде. Үз-үзен ватан өчен сугыш корбаны итүдән тәм табып, шуның белән горурланып яшәргә өйрәнгән татарлар булмаган очракта, Рәсәй җиңә алыр идеме икән? Бу сорау Рахманкуловның уйлануларында гел кабатлана иде. Күңелен даими тырнап торган тагын бер соравы бар иде аның: без, татарлар, нилектән «кеше булу» турында хыялланып яшибез икән? Рахманкуловлар гаиләсендә «кеше булу»ны уку, белем алу белән бәйлиләр иде. Дөрес, офицер дәрәҗәсенә ирешү дә инде «кеше булу»га тиң иде. Әмма Габдрахманның җилкәсендәге ука погон гына аны канәгатьләндерә алмады. Ул да укып «кеше булу» турында хыяллана иде. Бишенче классны Габдрахман мәктәпкә йөреп тәмамлады. Алтынчыда язгы чәчү башланганчы гына укыды. Җиденче класста мәктәпкә йөреп уку кыш вакытында гына тәтеде. Шуңа карамастан, аңа җиде класс бетергәнлеккә таныклык бирделәр. Сугыш елларында хезмәт иткән хәрбиләрне училищега характеристикасы яхшы булган очракта тугыз класс белән дә алалар иде. Габдрахман училищега керер өчен, кардәшлек аша, тугыз класс бетергәнлеккә таныклык оештыра алды. Училищены гел «бишле» билгесенә бетерү аның җинаятен акларга тиеш иде кебек, тик ул армия хезмәтендә кичке мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач кына күпмедер тынычланды. Габдрахманның энесе озакламый өченче дипломга ия булачак. Аның да энесеннән һич калышасы килми иде. Дөрес, ул да югары белемгә иреште. Иреште генә түгел, Советлар Союзында иң данлыклы, беренче уку йорты саналган Ломоносов исемендәге университетны тәмамлады. Шуңа карамастан, энесе укыган, дипломатлар әзерли торган институт нигәдер аның өчен университеттан да абруйлырак тоела иде. Нинди көч, нинди дәрт, нинди үгет туктаусыз өндәп, куып алып барды икән аларның белемгә омтылуларын: буыннар чакыруымы, өлкәннәр теләгеме, яшерен кимсетү-мыскыллауларга эчке бунтмы, милләтнең көчләп чукындырылу, илнең чираттагы канлы басып алу сугышларына каршы тору реакциясеме?!. *** – Хәзер мин профессор Трухановский лекциясенә ашыгам. Сәгать ничәдә, кайда очрашабыз? – диде Варис. – Тулай торагыңа ничәләрдә кайтасың? – Сәгать өчләр тирәсендә. – Мин сиңа үзем шалтыратырмын. Көтеп тор. Китәр алдыннан Варис Оксанага текәлеп карап алды. Үзгәрешләр көтү, борчылуы, абыйсының язмышын җентекләп күзаллау омтылышы язылган иде аның күзләрендә. – Тукта әле, – диде Габдрахман, энесе артыннан барып. – Әйтергә онытканмын. Тулай торагыңда син шулай да миңа бер урын сөйләшеп куй әле... Оксана янында калып булмас дип уйлыйм. – Одессада куна кертергә рөхсәт итә торган кызлар юкмыни? Урынны табарбыз. Пока. Варис тукталышка барып җитү белән, трамвай килеп туктады. Пассажирлар ташкыны егетне эләктереп эчкә таба алып китте. Ишек ябылды. Трамвай, тимергә тимер бәрелгән шыксыз тавыш чыгарып, алга таба шуышты. 5 – Оксана! – диде Габдрахман. – Әгәр дә каршы килмәсәң, сине ярты гына сәгатькә монда калдырып, йөгереп кенә Чайковский залына концертка билетка барып килер идем. Әлегә Кызыл мәйданны, биналарны, мондагы халыкны тамаша кылып тора аласың. Аннан соң без синең белән Измайлов бакчасын күреп кайтырбыз. Син анда, һичшиксез, булырга тиеш. Шуны күрми торып, татарларның кем икәнлеген аңлау мөмкин түгел. – Җаваплылык синең өстеңдә, – диде Оксана, – кая алып барсаң, шунда барам. *** Габдрахман әйләнеп килгәндә, Оксана Василий Блаженный чиркәвенең гөмбәз стильләрен чагыштырып карап йөри иде. Тәненең аскы өлешенә сыланып торган гап-гади кара итәк. Балтырлар... Соң бит Аллаһы Тәгалә хатын-кызны һәйкәл булып алдыңа чыгып басар өчен яисә бар вөҗүдеңне үзенә ияртеп алып китәрдәй затлы адымнар белән иләсләндерү өчен яраткан. Аның аякларының, гәүдәсенең сихри тылсымын борынгы грек сынчылары яхшы аңлаганнар. Франсуа Вийон исә: Где твои тугие груди? Где плеч атлас? Где губ бальзам? Где тело, чтимое как храм, Куда приходят издалека?.. – дип, нәкъ Оксананыкына охшаган хатын-кыз гәүдәсенә дога кылуга тиң мәдхия җырлаган. Борынгы грек сынчылары, Вийон, бөек шагыйрьләрнең һәрберсе хатын-кыз матурлыгын тасвирлаганда, һичшиксез, бүгенге Кызыл мәйдан уртасының төп каһарманы Оксана сурәтен күз алларында тоткандыр... Аның яныннан узганда, ир-атның атлап баруы үзгәрә. Узып киткәннән соң да борылып караудан тыела алмыйлар. Хатын-кызлар да текәлеп карап уза. Күбесенең күз карашында нәфрәткә охшашлы көнләшү билгесе. Менә каршы яктан бер грузин килә. Кыз янына җиткәч, ул туктады, кавказлылар кайнарлыгы белән, Оксананы аздыргыч хисләренә күмеп ташлады. Сокланыргамы, битләренә төкерергәме грузин ирләренең? Үз хатыннарын алар гарәпләрдән ким саклап тотмыйлар. Марҗаларның ниндие дә алар өчен танышу белән түшәккә сөйрәргә яраган кәнтәй, чөнки алар марҗа халкын Кавказ курортларында ял итүчеләргә тиңли. Һаман басып тора проклятый кацо! Китәргә теләми. Оксана аңа метро ягына төртеп күрсәтте. Янәсе, мин сөйгән егетемне көтәм... Кызның шушы хәрәкәте Габдрахманның күңеленә рәхәт җылылык бөркеде. Менә мин нинди кызны яратам... Белегез, ул да миңа карата битараф түгел, аңлагыз. Һәм егет үзендә горурлык хисе уянуын, шуның белән бергә үк күңеленә әллә ниткән көнчелек давылының килеп бәрелүен дә тоеп алды. Әгәр кызны күндереп, аңа өйләнеп җибәрсә, ул Оксананы менә шушы грузинга охшаган ике аяклы айгырлар арасында калдырып, ялыктыргыч озын айлар буе диңгезләрдә йөзәргә ни җаны белән китә алыр икән?.. Бушка баш ватмыйк әле! Габдрахман үзен көтеп торган кызга таба атлады. Шәһәр Оксанага ошамый иде. Хәтта ошамый дип әйтү генә дә аз кебек иде. Кая ашыга Мәскәү халкы? Нигә алар кабынырга җитеп чабалар? Кешеләрнең күплеген аңларга була әле. Башкаланың зурлыгы өстенә бүтән шәһәр-авыллардан килүчеләр, үтеп баручылар да хәйран күп монда. Мәктәп елларында класстагы географик картадан Оксана Советлар Союзының барлык тимер юллары Мәскәүгә килеп тоташуын күреп гаҗәпләнгән иде. Бәлки, юлларын дәвам итәр өчен икенче поездны көткәндә, халык данлыклы башкаланы карарга шулай урамга чыга торгандыр... Күбрәк күрәсе килүдән шулай ашыгалар булыр?.. Ә үзара шундый битарафлык. Бусы нәрсәдән? – Дөресен әйткәндә, – диде, Оксана, егеткә, – Мәскәүне мин башкачарак күз алдыма китерә идем. – Яхшырак итепме, начарракмы? – Мондагы халык кая ашыга соң? – Сигез миллионга якын кеше яши монда. Кысынкылык. Эш урыны торган җирләреннән еракта урнашкан. Одессадагы шикелле ашыкмыйча гына йөреп булмыйдыр, мөгаен. – Хәер, минем туган хуторым белән чагыштырганда, Одессада да кыбырсып яшиләр, – дип килеште Оксана. 6 Габдрахман Оксананың иңбашыннан җиңелчә генә кочаклап куйды: – Йә, киттекме Измаил бакчасына? – дип сорады ул. – Ял көннәрендә татар яшьләре шунда җыела. – Капитан ничек дип әйтә инде... – диде Оксана, егетенә елмая төшеп. Алар метроның «Шоссе энтузиастов» станциясенә төшеп, утыз дүртенче трамвайга утырдылар да Сигезенче лачын урамы дигән җиргә кадәр килделәр. Будённый проспектына чыга торган кыска гына урам иде бу. Мәскәүнең йогышлы авыруларны дәвалый торган иң зур поликлиникасы һәм юләрләр йорты яныннан уздылар, шәһәрне урап алган тимер юл күперен үткәч, бакча күренде. – Бу парк Европа күләмендә иң зур бакчаларның берсе санала, – дип аңлатты Габдрахман. Алар шактый зур телескоп куелган обсерватория һәм зур китапханә бинасы яныннан уздылар. Уң якта «Лето» дип аталган кинотеатр калды, милиция идарәсен үткәч, уңга борылып, урман эченә керделәр. Асфальт юлдан сукмакка төшү белән, каршы яктан килгән җыр һәм гармун тавышлары ишетелде. Киң сукмак аларны аланлыкка алып чыкты. Шул аланлыкка шыгрым тулган яшь егетләр, сан ягыннан егетләрдән күбрәк икәнлекләре күзгә бәрелеп торган яшь кызлар төркем-төркем җыелып җырлыйлар иде. – Минем әбием җырлый торган борынгы украин халык җырларында да шулай зар белән елаганга охшаш авазлар яңгырый иде, – диде Оксана. – Алар татар халык җырларын җырлыйлар. – Кемнәр соң алар? – Киемнәренә карап чамалый алмыйсыңмыни? – Авыл кызларын хәтерләтәләр. – Аларны татар авылларыннан җыеп алып килгәннәр. Мәскәү төзелешләрендә өске катларга носилка белән кирпеч, измә ташыйлар. Хөкүмәткә кран белән ташудан арзанракка төшә. Бусы әле аларның башкалага килүләренең төп сәбәбе түгел. Сугыштан соң озак еллар яшьләрне татар авылыннан беркая җибәрмичә тоттылар. Хәзер, киресенчә, татар яшьләрен авыллардан чүпләп алып китеп кенә торалар. Анда бит күпләп нефть чыга башлады. Татарстаннан елына йөз мең тонна кара алтын суырырга ирешү буенча аяусыз ярыш-көрәш бара. Яшьләрне туган туфракларыннан аерып алып китәләр дә нефть чыгарырга илнең төрле почмакларыннан әтрәк-әләмне китереп тутыралар. Татар милләтен шул юл белән юкка чыгару сәясәте тормышка ашырыла. Тоташ татарлар яшәгән җирдә тел дә, гореф-гадәтләр дә саклана, читкә олактыргач, алар әкренләп туган телләрен оныталар, катнаш никахлар барлыкка килә. Казан ханлыгын басып алганнан соң, туктаусыз чукындырулар, җирсез калдырулар, чукынырга теләмәүчеләрне йорт эченә бикләп яндырулар даими булып торган. Менә хәзер инде аның башка, цивилизацияле юлын таптылар. – Нигә соң Украинадан яшьләрне алып китмиләр? – Сезнең бит өлкән абзыйлардан аермагыз юк диярлек. Телегез үзе әкренләп бетәчәк. Сез бит үз иркегездән урыслашасыз. Армиядә украин офицерлары урысныкыннан күбрәк. Җитәкчелектә дә украинлылар шактый күп. Диңгезчелектә сезнең милләт, бәлки, урыстан күбрәк тәдер әле. Урта бер җиренә пычкы түбе түшәлгән, карт сөян, имән һәм каен агачлары уратып алган аланлыкта туган авылларыннан, гаилә җылылыгыннан, туган телләреннән язган авыл кызлары, монда армия хезмәтен үтүче татар егетләре җанны әрнетеп торган сагыну моңнарыннан җырлап бушаналар иде. Бу урынны урыслар читтәнрәк урап уза. Җырлаучылар арасында исерекләрне ауларга теләүче милиционерларның ачуы эчкә сыймый. Аларга исерек татарларны җыеп, айныту йортына олактырырга, зур штраф салырга, эшләгән җирләренә язып торып, шул юл белән милләтчелек үрчетүче бу аланнан биздерергә дигән боерык бар. Тик татар яшьләре мәйданда җырлап йөргәндә, авызларына бер тамчы аракы капмыйлар. Кайтырга чыккач, бакча артта калгач, аракысын да эчәләр, тәртибен бозарга да күп сорамыйлар анысы. Анда да әле бик сак кыланалар... 7 Алар залга кереп утыру белән, концерт башланды. Моисеев ансамбле еллар буе чит илләрдә гастрольләрдә йөри. Сирәк-мирәк кенә Мәскәүдә берничә концерт бирә дә тагын юкка чыга. Дәүләт шул ансамбль ярдәмендә валюта туплый. Метроның «Маяковский» станциясеннән алып бөек пролетар шагыйренең һәйкәленә каршы урнашкан баскыч төбенә, залның ишегенә кадәр араны тутырып, артык билет өмет итүчеләр тезелгән иде. Аларны күрү белән башланган сәерсенү Чайковский залына кергәч тагын да көчәеп китте. – Күрдеңме, Оксана, – диде Габдрахман, – урамда калганнарның йөзләрендә билет таба алмаммы дип көтү, өметләнү көче нинди икәнлеген? Залга керә алганнарның йөзләренә кара: әйтерсең, гомер буе Ходайга табынып, догалар укып, изге гамәлдә генә яшәүче бәндәләр, ниһаять, җәннәткә керү бәхетенә ирешкәннәрдән бер дә ким түгел. Үзеңә янәшә утырган карчыкка күз сал әле. Шундый шатлык белән нәрсә көтә икән ул ансамбльнең биюеннән? – Ярыш башланыр алдыннан да шул ук хәл. Нәрсә көтә торгандыр тамашачы нәфис гимнастикадан? Зал син снарядка атлап барганны күзләре белән йотардай булып күзәтә. Иң катлаулы композицияләр ясаганда да, тамашачыларның сиңа карап нәрсәдер көтеп утыруларын тәнең белән сизеп торасың. Музыка уйный башлады. Оркестр чокырыннан чыккан салмак көй залга агып керде, тамашачыларны ялгызлыктан алып, үзара тоташтырды. Сәхнәгә болын чәчәкләрен хәтерләткән төсләрдәге сарафан кигән кызлар агылып чыкты. Ак толымнарны маңгай өстеннән таҗ итеп урап беркеткәннәр. Тулы күкрәкле, зифа буйлы марҗа кызлары, җепкә тезгәндәй, музыка тавышына тоташып, сәхнәне тутырдылар. Сәхнә өстенә җан бөркелде. Кызлар тоташ боҗра ясап шуышалар, парлашалар, төрле төркемнәргә бүленеп китәләр. Нәрсә сөйли аларның хәрәкәтләре? Урыс хатын-кызларының ирләрен, егетләрен сугыштан көтеп зарыгуларынмы? Һәр сугыш өләшеп чыккан каһәр толлыкнымы? Әллә гасыр буе җәмгыятьнең бер катламыннан икенчесенә күчеп, үзара берләштереп торган түнтәреш газапларын, сөргеннәрне, баш күтәрүләрне, Степан Разинлык, Пугачёв яуларын, урыс тарихының аркылысына-буена җәелгән канлы вакыйгаларын әлеге хәрәкәтләр ярдәмендә тамашачыларга сөйләп аңлатырга тырышуларымы?.. Сәхнәгә киң кызыл ефәк күлмәк киеп, билләрен ефәк бау белән бәйләгән, күнитекле, картуз кигән ир-егетләр атылып чыкты. Боларның һәр хәрәкәте сугышка сусау, кылыч селтәү, ату, җимерү кыланышлары белән тулган иде. Без дошман эзлибез, күрсәтегез, кай тарафта бүгенге дошман. Дошман юк чакта, яшәеш тәмен югалта. Дошмансыз без бер-беребез белән бугазлаша башлыйбыз. Дошман безне берләштерә, рухыбызны күтәрә. Безнең бар тапкан малыбыз дошманны җиңеп, шулардан тартып алынган ганимәт... Урыс ирләренең һәр хәрәкәте, хәрәкәт арасындагы бер генә мизгелгә туктап калып, яшәешне дәвам итү юнәлешен сайлаулары – әнә шуны аңлата иде. Оксананың онытылып, сәхнәдәге тамашага кереп оеп бетүе Габдрахманның тоемлавын, фикер йөртүен көчәйтеп, җанландырып тора иде. Сәхнә бушап калды. Зал җанланды. Алкышлау бинаның диварларын дерелдәтеп, тойгыларның ташып чыгуын аңлата иде. Габдрахман уң як иңбашына рәхәт җылылык сырышканын сизеп алды. Оксана, бер генә мизгелгә аны кочаклап: – Рәхмәт сиңа. Бу минем өчен шундый зур бәхет. Әлеге ансамбль барлыгын ишетеп кенә белә идем, – диде. Инде сәхнәгә, салмак кына атлап, тар чалбар, түше ачык кара күлмәкнең билен киң кара тукыма белән кысып буган испан ир-егете чыгып килә иде. Оркестр кыска-кыска гына итеп тавыш биреп ала. Алты кыллы испан гитарасының көчәйтелгән тавышы залга агыла. Фламенко – испаннар җирендәге андалузлар биюе. Бу бию, бәлки, Пиреней ярыматавы гарәпләр кулында булган гасырларда тугандыр? Бәлки, аннан да элегрәк, монда Атилланың баскан җирләреннән очкын чыгарып, Европага нәсел орлыгы чәчеп йөргән чакларда ук шыта, бөреләнә башлагандыр. Әндәлүс испаны булып биюченең басып торуында, аның һәр йөрәк тибүеннән кан тамырларына таралган талпынулы хәрәкәтләрнең һәр мизгелендә мөселманнарга хас тыштан тыюлы эчке ярсу, күкрәген бәреп чыгарга әзер хисләр ташкыны эчкә яшеренгәне сизелә. Биюче уң кулын җиңел генә бөгә төшеп өскә күтәрде. Сул кул артка каерылып, билне кочаклады. Аяклар сак һәм әкрен генә сәхнәне капшарга кереште. Әйтерсең, күңеле, җаны белән испанга әверелгән биюче, талпынып һавада оча башласам, сәхнә такталары сынмасмы икән дип тикшерә иде. Олтанның сәхнә тактасына бәрелүе салмак кына кыза, ешая башлады. Гәүдә әле һаман төз, хәрәкәтсез. Тыштан гына хәрәкәтсез. Шул тыныч хәрәкәтсезлеккә яшеренеп, эчтә менә-менә бәреп чыгарга торган ниндидер сихри көч ятканын тамашачы тоя, түземсезлек белән, шомлы тынгысызлык белән көтә. Аякларның хәрәкәте һаман тизәя, олтанның сәхнәгә бәрелү көче артканнан-арта бара. Юк, бу гадәти таптану, сикергәләп йөрү генә түгел. Аяк тавышы бер үк вакытта музыканы алга этеп һәм сөйрәп бара. Юк, аяклардагы хәрәкәт белән испан музыкасының берләшүен, адәм баласының, киләчәктәге ымсындыргыч бәхеткә йөрәк тибүенең соңгы тамчы көчен кызганмыйча, бар җегәренә, барлык ашкын өметләренә ябышып, тәкъдиренә омтылуын «сөйрәп» сүзе аңлата алмый. Биюченең күкрәк эчендә дөрләп ут яна. Ул аны җаны-тәне белән яшерергә, сакларга тырыша. Менә шул эчтәге ут чәчрәтеп торган хәрәкәт-омтылыш көче һәм тышкы яктагы көч-хәл белән сакланган тынычлык тамашачының эченә үтеп кереп, кан тибешен көчәйтә, ашкындыра, күңел тоемлавын күкләргә очыртып алып менеп китә. Рахманкулов нәкъ шул чакта һәм соңрак, испаннарның үзләренең биюләрен күргәч, бер нәрсәне аңлый башлады: Каталун кырындагы Атилла гаскәрләренең сугышы испаннарга мәңгелек сабак булып сеңеп калган. Тарихчылар Наполеонның Испан җирен басып ала алмавын мең төрле сәбәпләр белән дәлилләп, мең төрле сылтаулар белән аңлатырга тырышалар. Соң бит Атилланың йөз утыз мең сугышчысының яртысы да кире Дәште Кыпчак җиренә әйләнеп кайтмаган. Бөек яугирнең хатын-кызга карата туймас тамак булуын сурәтләргә яраталар. Аның сугышчылары да шундый булмый калмагандыр? Габдрахман Европа илләрендә йөргәндә, кешеләрнең йөзләренә йотлыгып карый иде. Аны ниндидер инстинкт һәр очраган кешенең күзе аша күңеленә сеңдереп китәргә мәҗбүр итә иде. Еш, бик еш очрый иде аңа нәкъ Караярда яшәүче авылдашларына охшаш кешеләр. Бигрәк тә Испаниянең Каталониясендә, Франциянең көньягында, хәтта Британ утрауларында да татар кыяфәтле кешеләр очрап тора иде. Әнә бит испаннар үзләрен Наполеоннан җиңдермәгәннәр. Әгәр аларны француз яугире яулап алган булса, кем белә, испаннар мондый биюне башкара алырлар идеме икән?! Тоталитарлык чоры, коммунистик пропаганда совет кешеләренең миендәге сырларын имгәтү белән генә чикләнмәде. Тоташ буйсынуда, дер калтырап яшәү тәндәге хәрәкәт иреген дә имгәтеп ташлады шикелле. Биюне карап утырганда, Габдрахманның күңеленнән шушы уйлар бер-бер артлы агылып уздылар. 8 – Мин сине «Метропль» кунакханәсенә урнаштыра алырмын дип уйлаган идем. Барып чыкмады, – диде Габдрахман янәшә атлап барган кызга. – Кая урнашабыз? – Энем Варис «Балчуг»тан урын таба алган. – «Балчуг» «Метропль»дан начарракмыни? – Алар Мәскәүнең иң яхшы, иң кыйммәтле кунакханәләре. Йөзүдән кайткан чак булса, мин анда урнаша алыр идем. Ә болай ялның азагында ришвәткә түләрлек акчам юк. – Син ришвәтче дәмени әле? – Рәсәйдә ришвәт бирмичә яшәп буламыни?! Гомер буе мич башыннан төшмичә утырган кешегә дә бердәнбер көнне районнан килгән берәр вәкил: «Мәскәүдән фәрман килде: мич башында утыручыларның янып үлүләре бар. Бүгенге көннән беркемне мич башына менгермәскә», – дип куркытып, ришвәт алып китәчәк. Армия хезмәтендә офицерлыкка ирешкәнгә кадәр, Габдрахман ришвәт күрмичә, аның кануннарын белмичә яшәде. Ул чакта илдәге бар җинаять аңа тиешле ризык рационын интендаттан алып, склад начальнигы, поварларга кадәр даими урлап яшәүләре генә шикелле тоела иде. Дөрес, командирларның өстәгерәкләре солдатларны бакча казуда, дача салуда, кайберләре хәтта утын яруда «куллана» иде. «Кемнең кулында – шуның авызында», – ди татар халык мәкале. Авыл шартларында да бит колхоз рәисе генә түгел, бригадирлар, хәтта завхозлар да колхоз милкенә кул сузудан һич тартынып тормый. Аларның эшләре мәшәкатьлерәк, җаваплырак, катгыйрак. Башкача кем алыр иде өстенә шундый җаваплылыкны? Офицерлыкка ирешеп, шәһәрдә фатирга түләп яши башлагач, Рахманкулов социализм тудырган кытлыкта күзгә күренеп аккан көнкүрештән тыш күзгә күренмичә, законга, әхлак кагыйдәләренә буйсынмыйча аккан «идән асты» тормышы барлыгын белде. Ә инде чит илләргә йөри торган диңгезчелектә урлашып, ришвәт, кода-кодагыйлык ярдәмендә аккан көнкүреш дәрьясының төбе тирән, агымы чиктән тыш көчле икәнлеген үз күзе белән күрә башлады. Күрү белән генә чикләнмичә, ул әле баштарак моңа каршы көрәшеп тә карады. Көрәш һәр очракта иләк белән су ташуга тиң иде. Советлар Союзындагы яшәүне һәм идарә итүне социалистик демократия нигезендә дип аңлатсалар да, чынында ул шул элекке Явыз Иван, Пётр Беренче заманындагыча дәвам итә иде. Яшәешнең эчтәлеге алдагы сугышта геройларча үләргә өйрәтү, идарә – бу империягә хас крепостной коллыкны коммунизм төзү дип аталган матур тышлыкка төреп дәвам итү иде. Алар кичке шәһәр урамыннан Кызыл мәйданга таба баралар иде. Массовет бинасы каршында, Горький урамының сул ягына урнашкан Юрий Долгорукий һәйкәле янына килеп җиткәч, Оксана сорап куйды: – Оят булса да сорыйм әле. Китап битләрендә йөз тапкыр күргәнмендер бу һәйкәлне. Кемнеке ул? – Юрий Долгорукийныкы,– диде Рахманкулов. – Атлы һәйкәлләрнең барысы да диярлек Римның Капитолий калкулыгына куелган Марк Аврелий һәйкәленнән күпмедер күчереп эшләнгән. Юрий Долгорукийныкына да шул һәйкәлнең катнашы бар шикелле тоела, асылында Андреа Верроккьоның Кондотьер Коллеони сыны ятса да. – Шуларның барысын да син кайдан белеп бетерәсең? – диде Оксана, егеткә якынрак сырышып. – Синең белән танышканнан соң, мин әллә нинди чит ил язучылары, чит ил портлары, рәссам-скульпторлар турында ишеттем. Аларны син кайдан беләсең? – Кайдан дип, күбесен чит илләрдә йөргәндә күрдем. Портка килеп туктауга, диңгезчеләр башта базарга йөгерәләр. Әз түлиләр бит безгә. Эш хакы хатынының бер тапкыр ирен каршы алырга чит портка килүенә көчкә җитә. Әйтик, без Батумига кайтып төштек ди йә булмаса Ленинградка, Ригага... Ә бит дөньяны урап йөри торгач, Владивостокка да кайтып төшкән чакларыбыз була. Ире янына барып кайту хатынына кыйммәткә чыга. Диңгезчеләр арзанлы чүпрәк-чапрак сатып алалар, хатыннары шуны комиссион кибеткә тапшырып акча эшлиләр. Башкача ачка үләрләр яисә гаиләләре юкка чыгар иде. – Син моны миңа юри, диңгезчегә кияүгә чыкмасын, дип куркытыр өчен сөйлисеңме? – Анысы да бераз бар инде. Габдрахман Оксананы Василий Блаженный (Тиле Василий) гыйбадәтханәсе янына алып килде. – Бу чиркәүне нинди зур вакыйгага багышлап салганнарын беләсеңме? – дип сорады ул. – Бу юлы син минем наданлыкны тота алмадың. Синең Казаныңны алу хөрмәтенә салганнар, җанкисәгем. – Син төгәл бер карышка үсеп күтәрелдең. Көтмәгән идем урыс тарихындагы бу хәлиткеч вакыйганы белерсең дип... Василий Блаженный чиркәве дә артта калды. Алар бертын мәскәүлеләрнең Алтын Урдага илтә торган юлы – Ордынка урамыннан бардылар да сулга борылдылар. «Балчуг» кунакханәсе шушында урнашкан иде. – Сәер исем, – диде Оксана.– Бездә саман кирпечтән йорт салганда, цемент урынына куллана торган измәне «балчык» диләр. – «Балчык» – татар сүзе, – дип аңлатты Габдрахман. – Ерак бабайлар сүзгә чиктән тыш талымлы булганнар. Җир, туфрак, балчык. Өстән караганда гына аларның мәгънәләре уртак шикелле. Җир, гомумән, планетаның өстен каплаган каты матдә. Туфрак – бусы инде җирнең эшкәртергә яраклысы. Балчык исә, гомумән, эш материалы – безнең телдә аның карасы, агы, кызылы бар. Акбалчык белән бүрәнәләр арасындагы җөйне сылыйлар, кызыл балчыктан кирпеч сугалар, чүлмәк ясыйлар, кара балчык иген чәчүдә, бакча үстерүдә кулланыла. Кунакханәнең нигә «Балчык» дип аталганын мин белмим. Гомер-гомергә бу районда татарлар яшәгән. Бәлки, кунакханә дә заманында шуларныкы булгандыр? Урыслар тик торганда андый исем кушмаслар иде. Авыр имән ишекне ачып эчкә үттеләр. Холл шактый иркен иде. Алар түр яктагы пыялалы контора артында утырган администратор хатын янына килеп туктадылар. – Монда миңа бронь булырга тиеш, – диде Габдрахман. – Рахманкулов исеменә. – Әйе, бар, – диде администратор, өстәл тартмасында казынганнан соң. – Буш люксыгыз бармы? – Юк. Полулюкс кына. Номер сезнең икегезгәме? – Әйе, икебезгә, – диде Рахманкулов. Администратор Оксанага борылды: – Паспортыгызны мөмкинме? Оксана паспортын администраторга сузды. Хатын, ике-өч тапкыр актарып караганнан соң: – Регистрациягез юк бит. Юк, мин сезне бер номерга урнаштыра алмыйм, – диде. – Регистрация штампы булырга тиеш. Бирегез әле, мин сезгә шуны табып бирәм. – Рахманкулов паспортны алды да читкәрәк борылып, бөкләп йөз сум акча салды. – Бар бит регистрация штампы. Сез аны башка җирдән эзләгәнсез! Паспортны кире алгач, администратор гафу үтенде һәм, иелеп, түләү кәгазе язарга кереште. Язып бетергәч, каядыр шалтыратты. Зәңгәр униформа кигән яшь кенә бер хатын, баскычтан төшеп, администратор каршына килеп туктады: – Кайсы номерга? – Егерме сигезгә урнаштыр. Анда тәртипме? – Клиент киткәч, тузан суырткыч белән чистартып юып чыктым. Урын-җирне алмаштырдым. – Яхшы, урнаштыр менә бу парны. «Пар» сүзе белән ирле-хатынлыны да, күңел ачып йөрүчеләрне дә атыйлар. Икенче катка менә башлагач, Оксананың йөзе үзгәрде. Аяк атлавындагы җиңеллек бетте, хәтта җилкәләре да салынып төшкәндәй булды. Нәрсә турындадыр кыз газапланып уйлый, ниндидер бер ачык фикергә килергә тырыша кебек иде. Кастелянша, ишекне ачып, аларны номер эченә кертте: – Җәймәләр, мендәр тышлары чиста. Сөлгеләр ваннада. Ванна чистартып юылган. Телефон кенәгәсе өстәлдә. Теләсәгез, рестораннан кичке ашны китертә аласыз. Тыныч ял сезгә. Сау булыгыз. Оксананың йөзе танымаслык булып үзгәргән иде. Ул тотлыга-тотлыга сүз башлады: – Син мине түләп Мәскәүгә алып килгәч, мин инде әҗәтле булып калам. Хакын сиңа түшәктә түләргә тиешмени? – Нәрсә сөйлисең син, Оксана?! Син мине кем дип беләсең? – Кем дип? Элекке танышларыңа еш кына Мәскәү күрсәтеп йөргән тәҗрибәле донжуан дип саныйм. Әнә бит, администратор белән ничек тиз уртак тел таптыгыз. Димәк, сез аның белән таныш. – Тукта! – диде Габдрахман, тупас тавыш белән. – Мин энем янына тулай торакка китәм. Самолёт Одессага сигез сәгать кырык минутта оча. Безнең әле тамак ялгап аласыбыз булыр. Сәгать җиденче яртыда торып җыенган бул. Тыныч йокы сиңа! – Төн уртасында кем шулай кеше бимазалап йөри. Мин диванга ятам. Караватны үзеңә ал. Мин бит сине кисәттем генә. Украина кызлары никахлашканчы теләсә кем белән түшәккә ятмый. Шуны гына аңлаттым. – Татар кызлары да үзләрен шулай тоталар. Син, Оксана, мине белмисең икән. Әгәр мине синең шул ягың гына кызыктырган булса, андыйлар белән буа буарлык. Ярый, тыныч йокы! Габдрахман чыгып китте. 9 Энесенең тулай торагы метроның «Новокузнецк» станциясе янында гына иде. Егерме минуттан ул Варисны чакыртып чыгарып, аның бүлмәсенә үтте. – Мин сине ул кыз янында калырсың дип уйлаган идем, – диде Варис бераз көлемсерәбрәк. – Син аңа аңлатмадыңмыни... безнең татарда кыз янына куна керү дигән гореф-гадәт бар икәнен? Гыйффәтләренә тимичә кочаклап яту – гөнаһ эш түгел бит. Ну чибәр дә инде кызың. Син аны каян таптың соң? – Кайдан дип, Одессадан. Кораб врачы Дадоновның кызы Евгения нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Спорт мастеры. Оксана аның иң якын дусты, сердәше. Оксана – нәфис гимнастика буенча Одесса чемпионы. Мәскәүгә килергә тиеш иде ярышка. Бәлки, Советлар Союзы чемпионы булырга да сәләте җитәр иде, иңбашына зыян китерде. Аңа бик авыр хәзер. Очрашуыбыздан юаныч табып яши. Саф күңелле, әйбәт кыз. – Син әллә башлы-күзле булырга уйлыйсыңмы? Варисның соравы, төзәп аткан ук шикелле, абыйсының соңгы көннәрдәге кайнар уйларына килеп кадалды. – Ошамыймыни сиңа Оксана? – Эш анда түгел. Караярлыларның холкын белмисеңмени? – Беләм. Алар марҗаларны өнәмиләр. Беренчедән, Оксана – украинка. Икенчедән, мин Караяр халкы өчен түгел, үзем өчен өйләнәм. – Караяр халкына татар булмаганнарының барысы да марҗа. Кисәтәсем килә. Безнең авыл әле һаман хан заманындагыча яши, шушы көнгә кадәр урыслашуга ханлыктан колак каккан чордагыча карыйлар. Бусы – бер хәл. Инәки турында уйлыйсыңмы син? Акыл өйрәтергә җыенмыйм... Халыкның хупламавы бер хәл. Фәриха малае мәткәгә өйләнгән икән, дип гауга күтәрерләр дә тынычланырлар... Тик менә синең өйләнүең инәкине нинди хәлгә куяр... Синең өйләнүең аңа инфаркт ясаячак. Түбән оч Габдинең фаҗигасен белмисеңмени? – Белмәскә. Ул мескен, дипломатлар телен кулланып әйткәндә, «персона нон грата» булып яшәде. – Белгәч. Беренче чиратта, син авыл халкы каршында инәкине улы урысларга сатылып, марҗаны хатынлыкка алган икән дип хур итәсең, аннан соң Рахманкуловлар нәселен. Мин бит моны синең күзеңне ачу нияте белән генә кисәтеп әйтәм. Сүзеңне сүз итәсең икән, моңа әзер булырга тиешсең... *** Оксанага өйләнгән очракта Варис аны алда Габди язмышы көтә дип кисәтә. Бу турыда уйларга да куркыныч тоела иде. Биш йөздән артык хуҗалыклы Караяр тарихында армия хезмәтеннән авылга марҗа алып кайткан бер Габди булды. Габдине, носари динле хатынның ире булганлыктан, авыл җәмгыяте кабул итә алмады. Авылдашлары аны гарипләр яисә акылы җиңеләйгән бәндәләр дәрәҗәсендә күзаллый иде. Ул мескен марҗаны авыл халкы нигә кабул итмәде икән? Аны бит колхоз эшенә дә чакырмадылар. Күршеләре белән дә алар аралашып яшәмәде. Гомумән, урамга да чыкмый иде мескен марҗа. Сугышка алынырга Габдинең яше өлкән иде. Аны Коми ягына урман кисәргә җибәрделәр, шунда агач басып үтерде. Карчыклар аның фаҗигале үлемен гөнаһлы булуыннан дип юрадылар. Империя золымы астында яши башлаганга дүрт гасырдан артык вакыт узуга карамастан, Караяр халкы һаман әле хан заманыннан килгән гадәтләрдән ваз кичмәгән. Явыз Иван гаскәрләре татарларның җирен басып алса да, нинди генә чара кулланып караса да, тулысынча урыслаштыра алмаган. Татарлар теш-тырнаклары белән ата-бабадан калган кануннарга ябышып яши биргәннәр. Дәвамы бар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: