Әхмәров (роман-хроника)

Автордан

1941 елның көзе. Дошманны Мәскәүгә якын җибәрмәү өчен хәлиткеч

сугышлар бара. Фашистлар инде Мәскәүне бүген-иртәгә алабыз дип, үзләрен

җиңүчеләрдәй хис итәләр. Ерак Көнчыгышта Советлар Союзына каршы

Япония сугыш башлар дигән куркыныч бар. Ләкин Япония белән Америка

арасында каршылык килеп чыга. Японнарның СССР белән сугышмаячагы

билгеле була. Кызыл Армиянең япон һөҗүме була-нитә калса дип, Ерак

Көнчыгышта тупланган гаскәрләре Мәскәү янына кайтарыла. Ә 7 декабрьдә

Америка Кушма Штатларының Тын океандагы Пёрл-Харбор базасында

тупланган диңгез флотилиясе Япониянең хәрби-диңгез авиациясе тарафыннан

көчле утка тотыла һәм ике сәгать эчендә тулысынча диярлек юк ителә.

Нәтиҗәдә, Япония белән Америка Кушма Штатлары арасында сугыш

башлана. Дошман Мәскәү яныннан йөзләрчә чакрымга көнбатышка алып

ташлана. Бу – Бөек Ватан сугышындагы кискен борылышның башы.

Япония менә-менә СССРга каршы сугыш башлар дип торганда, аның

Америка флотилиясен тар-мар итеп ташлавы бөтенләй көтелмәгән бер

хәл була, һәм моның Совет разведчиклары оештырган яшерен операция

нәтиҗәсендә килеп чыгуы ул чакта берәүнең дә уена керми.

Бу әсәр шул операцияне оештыручыларның берсе, хәзерге Биектау

районының Кече Битаман авылыннан чыккан Исхак Габдулла улы Әхмәровка

багышлана.

 1

– Йә, сөйлә, ничек итеп Америка разведкасына хезмәт итә башладың?!

Наркомның сүзләре аяз көндә яшен яшьнәп, күк күкрәгән шикелле

яңгырады. Исхакның бөтен тәне буйлап салкын дулкындай кырмыскалар

йөгерешеп узгандай булды. Ул каушаудан тиз генә җавап таба алмыйча торды,

ләкин инде күптән гадәткә кергәнчә, ихтыяр көчен туплап, шул минутта ук

үзен кулга алды, ниндидер бер үҗәтлек һәм ныклык белән нарком шикелле

үк һәр сүзенә аерым басым ясап:

– Мин бернинди Америка разведкасына да хезмәт итмәдем. Ватан алдында

намусым саф! – дип җавап кайтарды.

Нарком, Исхакның күзенә керергә теләгән сукыр чебен кебек, каршысына

ук килеп басты, башта ачы бер зәһәрлек чәчеп аңа текәлде, аннары сынаулы

карашы белән ашардай булып, аны баштан аяккача күздән кичерде дә сорау

бирүен дәвам итте:

– Америка киявенең Ватан алдында намусы сафлыгына нинди җүләр

ышаныр дип беләсең?!

Бу сорау Исхакны тез астына суккан кебек тагын каушатып җибәрде: ни дип

җавап бирергә сүз табалмыйча, башын аска иде. Ләкин наркомны җавапсыз

калдырырга ярамый иде. Ул башын күтәреп:

– Һелен – безнең резидент, сез моны беләсез, – диде.

– Утыр! Тикшерербез! Кемнеке булуын ачыкларбыз!

Нарком Исхактан соң тагын берничә кешене аякка бастырып, сорау

алды. Ләкин аларга нинди сораулар бирелгәнен Исхак ишетмәде дә, ишетсә

дә, аның акылы хәтерендә нидер тотарлык хәлдә түгел иде. Ул Бериянең

мәкерле сорауларыннан югалып калды һәм Базаровны искә төшерде.

«Аларны да Базаров язмышы көтә микән?» дигән уй миен бораулады. Ике

ел элек резиденциясен калдырып, Мәскәүгә чакыртып кайтарылган Борис

Яковлевич Базаровның СССРга каршы шпионлыкта гаепләнеп, әле шушы

елның февралендә генә атып үтерелүе турында ул кичә генә ишетте. Бериянең

гамәлләре Исхак өчен бөтенләй аңлаешсыз иде. Борис Яковлевичтан соң

яңадан җайга салынып, әйбәт кенә эшләп киткән Нью-Йорк резиденциясен

бөтенләй ябып, Исхакны уптым иллаһи эшләрен түгәрәкләтеп,

уйламаганда-көтмәгәндә Мәскәүгә дәштереп алдылар. Германиядән Александр Михайлович

Коротковны, Италиядән Павел Матвеевич Журавлёвны да кинәт кенә Мәскәүгә

чакыртканнар. Базаровны да, берничә ел элек сәер шартларда һәлак булган

Маркиннан соң, Америкадагы резиденцияне оештырып җибәргән җиреннән

Мәскәүгә кайтартып, шпионлыкта гаепләп, ярты ел элек атып үтерүләре

турындагы хәбәр бөтенләй башка күсәк белән тондыргандай итте. Аларны

да шундый язмыш көтсә?..

Исхак ни уйларга да белмәде. Бернинди дә гаепләре юк бит. Ватан өчен

борчылып, аның иминлеген кайгыртып, чит-ят илдә, кемгә дә

сиздермәскә-белдермәскә тырышып, фидакарьлек күрсәтеп эшләп яткан җирдән шпион дип

гаепләп, атып үтерсәләр, нишләрсең?.. Һеленга ни дияргә? Ничек аңлатырга?..

Нарком хезмәткәрләр белән очрашуны ничек кинәт башлаган булса, шулай

ук кискен генә туктатып та куйды.

– Сөйләшү әле моның белән генә бетте дип уйламагыз! Барыгызның да

эшен тикшерәчәкбез! – диде дә Берия түрдәге кәнәфие артына шкаф рәвешендә

ясалган яшерен ишекне ачып, кабинеттан чыгып та китте.

Көтмәгәндә тагылган шулкадәрле авыр гаепләрдән шок хәлендә калган

разведчикларны һушларын җыя алмыйча утырган җирләреннән нарком

ярдәмчесенең: «Барыгызга да китәргә мөмкин!» – дигән сүзләре айнытып

җибәргәндәй итте. Ул алгы ишекне ачып, барысын да өйләренә озатты.

Бер-берсен озак күрмичә торганнан соң, очрашу шатлыгыннан сөйләшер сүзләре

бетмәгән разведчиклар, телләрен йоткан кешеләрдәй, тавыш-тынсыз гына, үз

эчләренә йомылып, бикләнеп, акрын гына таралыштылар.

Исхак белән Һеленны, Мәскәүгә кайтып төшкәч, Кече Лубянка урамындагы

бер коммуналкадан бәләкәй генә бүлмәгә урнаштырганнар иде. Исхакның

наркоматтан чыккач, туры анда кайтасы килмәде. Ул наркомат урнашкан бакча

эченнән урамга юнәлде, акрын гына биек тимер рәшәткә коймалар буйлап

капма-каршы якка атлады. Шулчак аңа исеме белән арттан кемдер дәшкәнне

ишетте:

– Ицхак!

Шулай яһүд акценты белән аның исемен бер генә кеше атый. Бу аның

шикелле үк бүген наркомның зәһәр угына эләккән Норман Михайлович

Бородин иде.

– Ә-ә, Норман. Эләктеме үзеңә?..

Норман нидәндер шикләнгән шикелле як-ягына каранып алды.

– Синнән ким түгел.

– Нишлибез инде хәзер? Безнең хәлләр шәптән түгел бит.

– Син Норд турында ишеттеңме?

Норд – Базаровның Америкада чактагы яшерен кушаматы иде.

– Безне дә аның артыннан олактырырлар, дисеңме?

– Эш шуңа таба бара. Аңламадыңмыни?

Алар бераз сөйләшмичә атладылар. Лубянкадан аска таба төшеп, болак

күперенә барып чыктылар. Исхак, күпергә кермичә, яр буена таба ымлады.

– Сиңа әллә ни бәйләнмәсләр. Җитәкче мин идем бит. Шеф американкага

өйләнүемне дә гаепкә алды.

– Туктале, нәрсәдә соң безнең гаебебез?

– Татарда «Яңа себерке яхшы себерә» дигән мәкаль бар. Хуҗа алдында

эш күрсәтә. Лояльлеккә тикшерәләр. – Исхак як-ягына каранып алды. –

Троцкий тарафдары түгелме дип шикләнәләр. Яковлевичны да шуның белән

гаепләгәннәр, ди. Менә нәрсә, Норман, бу исемне безгә мәңгегә онытырга

кирәк. Беркайчан да телгә алмаска.

– Кабер.

– Кабер. Әйдә, әнә теге йортка кереп чыгабыз. – Исхак каршы яктагы

кабакка таба ым какты:

– Киттек.

Кабакта алар берәр чәркә сыра һәм ысланган балык алдылар. Тик урамда

миләрен чуалткан авыр уйлар кабакка да ияреп кергән иде. Сыра чөмергәндә

дә һаман шул хактагы сөйләшүгә әйләнделәр дә кайттылар, әйләнделәр дә

кайттылар.

– Без кордон артында ятканда монда күп нәрсәләр булган. Ежовны атканнар.

Артузовны, Урицкийны, Слуцкийны...

 – Тагын шул бер балык башы. Әйдә, онытыйк. – Норман кипкән балыгын

учына суккалап алды да, авызына кабып, сыра чөмерергә кереште. – Карале,

син татар бит. Татарларны хәмер белән дус түгел диләр. Дөресме шул?

– Эчүне ислам тыйган бит.

– Син дә дин тотасыңмы?

– Тотаммы, тотмыйммы, эш анда түгел. Бабай тәрбиясендә үстем мин.

Беләсеңме? Бабай бик динле кеше иде. Аракы дигән нәрсәне авызына да

алмады. Безнең авылның күршесендә марилар яши. Алар менә көмешкәне

шәп чөмерәләр иде.

– Карале, Ицхак, Германия СССРга каршы сугыш башларга торганда,

Америка резиденциясен ябуны мин аңлап бетермим бит әле.

– Мин дә аңламыйм ла ул.

– Берәү әнә, алыштырып булмый торган кешеләр юк, дип әйтергә ярата,

ди икән бит.

– Тик кем белән алыштырырлар? Шул юеш танау молокососларгамы?

Күрмәдеңмени кемнәрне җыйганнарын?

– Революция ясап йөргәндә син үзеңнең ничә яшьтә булуыңны хәтерлисеңме?

– Унҗиденче елда миңа уналты иде.

– Нишләп йөрдең инде син унҗиденче елда?

– Күрде башлар... Унҗиденче елда әле мин тире-күн киемнәре кибетендә

йомышчы малай идем. Хыялым үземнең кием тегү остаханәсен ачып, үз

кибетемне булдыру иде.

– Буржуйга әйләнергә хыяллангансың инде.

– Һе, буржуй... Әнигә беренче хезмәт хакымны алып кайтып биргәч, сөенгәнен

күрсәң!.. Аннан соң революция. Мин үсмер егет. Авылда мәдрәсә мәктәбендә

алган барлы-юклы белем белән әллә ни майтарып булмасын аңлаган идем инде.

Унбер яшемдә чакта бабай үлде. Бабай үлгәч, мәктәпне ташларга туры килде.

Әни белән калага киттек. Казанга. Анда бабайның ахирие бар иде. Рәхимҗан

абый. Шул типографиягә, хәреф шомартучы итеп эшкә урнаштырды. Аннары

электромонтёрлыкка өйрәнеп йөрдем. Ипи пешерү эшендә дә булдым. Соңгы эш

урыным – әлеге шул кибеттә йомышчы. Культурно итеп әйткәндә – приказчик.

Казанда бик көчле барды революцион хәрәкәт. Казанны революциянең бишеге

дип тә әйтергә ярыйдыр. Монда бит Ленин укыган. Молотов Казанда реальный

училищеда гыйлем җыйганда революцион эшкә тартылган. Һәр завод-фабрика,

һәр уку йорты революцион түгәрәкләр белән мәш килеп тора иде бит. Мин дә

шул казанда кайнадым ул елларда. Унсигез яшемдә чакта ук партиягә алдылар.

Казанда Совет власте урнашуга ук депутат итеп сайладылар. Шунда ук шәһәр

Советы Мәскәүгә җибәрде: хисапчылар курсында укыдым. Укып чыккач, кире

Казанга кайттым; үземне Кызыл Армияне тәэмин итү идарәсе начальнигы

итеп куйдылар. Аннары мәгариф халык комиссариатының тәэминат идарәсе

начальнигы.

– Менә бит, үзең дә борын астың да кипмәгән килеш начальник та депутат!

– Шулай инде...

– Шулай шул. Кайгырма, яшьләр арасыннан безне алмаштырырга да кеше

табарлар.

Норман белән Исхак кабакта озак утырдылар. Исхак өйгә кайткач та

наркоматта булган сөйләшү тәэсиреннән тиз генә айный алмады. Һелен аны

түземсезлек белән көткән иде.

– Йә, ничек? Ниләр булды? – дип кызыксынды.

– Ә-әй, әйтер идем инде, – диде дә Исхак Һеленны иңнәреннән кочып алды.

– Леночка, бик таушалдым, берүк дөрес аңлый күр. Минем бүген берни дә

сөйлисем килми, – дип, кулын селтәп, пружиналы тимер караватка барып ауды.

Һелен, наркоматта җүнле сөйләшү булмаганын сизеп, бүтән сораулар

белән аптыратмаска уйлады. Исхак та наркомның сатлыкҗанлыкта гаепләргә

маташуы хакында ләм-мим бер сүз дә әйтмәде. «Булды инде, әлегә бернәрсә

дә ачык түгел», – дип, дәшмәүне алтын күрде. Хактан да шулай иде. Исхак

Һеленга өйләнергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткәч, Берия Сталинның фикерен

белмичә, аңа җавап бирмәгән иде.

Исхак караватта озак аунады. Һелен ашарга чакыргач та, тамагым тук дип,

урыныннан кузгалмады. Ул бу мәлдә ике ай элек кенә Вашингтоннан Мәскәүгә

кайтарылган хатыны Валентина белән улы Роберт турында уйлады...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: