Әхмәров (дәвамы)

Романны башыннан монда укыгыз.

11

Бериянең троцкийчыларны юк итәм дип, НКВДның чит илләр бүлегенең

Америка Кушма Штатларындагы резиденциясен туздырып ташлавы Сталинны

борчый иде. Дөрес, 1939 елның мартында Сталин Америкада яши башлаган

Троцкийны юк итү турында рәсми рәвештә үзе игълан иткән иде. Ул нарком

Берия белән бишенче бүлек башлыгы Судоплатовны үзенә чакыртып, алар

алдында: «Троцкий сугыш башланганчы, бу елда ук юк ителергә тиеш», –

дигән бурыч куйды. Нәтиҗәдә, Берия Троцкий белән юллары кисешкән барлык

кешене күзәтү астына алды. Андыйлар, әлбәттә, НКВД хезмәткәрләре арасында

күп иде. Чистарту башланды. Резидентлар арасына шымчылар кертелде. Исхак

Әхмәров җитәкләгән резиденциянең тулысынча ябылып, СССРга кайтартылуы

да менә шуның нәтиҗәсе булды. Һәр резидентны бик җентекләп тикшерделәр.

Шымчы-разведчик Морозов доносы буенча кайтарылган Әхмәровның әле

Америкага җибәрелгәнче үк Троцкий белән юлы кисешкән иде. 1929 елда,

Исхак Төркиянең Трапезунд шәһәрендә консуллыкта эшләгәндә, Советлар

Союзыннан куылган Лев Троцкий берара Константинопольдә генконсуллыкта

гаиләсе белән яшәп алды. Берия үзенең Әхмәровка карата шикләрендә менә

шул фактка аеруча басым ясады.

1940 елның беренче көнендә Сталин Берияне үзенә дәште.

– Лаврентий, нинди Америка кияве бар анда синең наркоматта? Нишләп

мин бу хакта Америка Коммунистлар партиясенең Генеральный секретаре Эрл

Браудердан ишетәм? – дип башлады сүзен Сталин.

Сталинның ишектән килеп кермәс борын шундый кискен сорау белән

ташлануы Берияне каушатып җибәрде булса кирәк, ул борын өстендәге алтын

кысалы пенснесен төзәтеп куйды, кесәсеннән кулъяулыгын алып, маңгаена

бәреп чыккан тир бөртекләрен сөртте һәм, сүзен нидән башларга белмичә

беркавым торганнан соң, кулындагы папкасын ачып, аннан бер кәгазь бите

чыгарды да хуҗага сузды:

– Үзем дә сезнең янга шул кияү мәсьәләсендә керергә ниятләп йөри идем,

Иосиф Виссарионович, – диде.

Сталин башта кулындагы төрепкәсендә тәмәкесе беткәнен күреп, аның

көлен өстәлдәге көллеккә бушатты, аңа яңа тәмәке чүбе тутырып, ут кабызды

да, һаман да кулын сузып торган Бериядән әлеге кәгазьне алып, укый башлады.

Укып бетергәч, урыныннан торып, өстәл тирәли йөреп килде.

– Исәнме соң әле бу егет? Гаризаны ноябрьдә үк язган булган бит инде.

– Тикшерәбез, Иосиф Виссарионович.

– Озак тикшерәсез. Кемнәрнедер ике көн эчендә хәл итеп куясыз бит. Кая

соң алар хәзер? Лубянка подвалында ятмыйлардыр бит?

– Юк, Иосиф Виссарионович. Әле туган ягына кайтып киткән булырга тиеш.

– Кайсы яклардан соң ул?

– Казаннан, Иосиф Виссарионович, Татарстаннан.

– Чакыртып алыгыз, эшкә тотынсын. Америка бүлегенең мондый заманда

эштән читләштерелүе акылга сыймый. Диверсия бу, беләсеңме, Лаврентий?!

– Бүлек эшли, Иосиф Виссарионович. Ләкин бу егет мәсьәләсе гади генә

түгел. Ул бит өйләнгән, гаиләле иде. Гаиләсе дә Нью-Йоркта иде. Дөрес, аерым

яшәделәр. Уллары бар.

– Син хатыныңнан аерым яшәсәң, читкә йөрмәс идеңме, Лаврентий?

Татарлар бигрәк тә. Татарстаннан, дисең бит. Аларга дүрт хатын алырга да

рөхсәт итә диннәре.

– Иосиф Виссарионович...

– Лаврентий, син нәрсә кергәннән бирле – Иосиф Виссарионович та Иосиф

Виссарионович... Беренче хатыны каршы булмаса, яшәсеннәр шунда. Аерым

яшәгәннәр иде, дисең бит. Хәл ит бу мәсьәләне, Эрл Браудер миңа кабат

шалтыратырлык булмасын!

– Аңлашылды, Иосиф Виссарионович...

– Тагын да шул Иосиф... Америка бүлеген торгызырга кирәк, Лаврентий.

Американың нәрсә уйлап яшәвен без белеп торырга тиеш. Син беләсеңме

Американың Коминтернга каршы торган илләрне безнең белән сугыштырырга

хыяллануын? Япония белән мөнәсәбәтләре дә киеренке. Бу киеренкелекне

безнең файдага эшләтү – төп бурычыбыз. Ә бу бары тик Американың үзендә

эшләүче резидентлар аркылы гына башкарып була торган нәрсә. Шуңа күрә

озакка сузмаска, бүлекне тулы көченә эшләтә башларга кирәк.

– Америка кияве мәсьәләсендә хәл ителеп бетмәгән бер нәрсә кала, Иосиф

Виссарионович.

– Нәрсә инде тагын?

– Беренче хатыны һәм улы.

– Кияүнең эшләреннән ул ни дәрәҗәдә хәбәрдар соң? Ул да резиденциядә

эшләмәгәндер бит?

– Юк, генконсуллыкта эшләгән иде.

– Соң, табыгыз үзенә тагын да шундыйрак бер эш. Яшәсен.

– Эше бар инде аның. Можайскида, башлангыч мәктәп укытучысы.

– Соң, шулай булгач, нинди проблема бар тагын?..

12

Фитин: «Иртәгәдән Будков кул астында эшли башлыйсыз», – диде Исхакка.

Будков, Будков... Кем соң ул? Латин Америкасы һәм Кушма Штатлар бүлеге

башлыгы... Белә иде бугай Исхак бу кешене. Будков Фёдор Алексеевич.

Исхактан биш-алты яшькә генә өлкәнрәк.

Ләкин икенче көнне яңа урынга эшкә дип килгән Исхакны идарәдә бөтенләй

башка кеше кулы астында эшләргә дигән көтелмәгән билгеләнү көтә иде.

Яңа эш көнен Будков үз бүлмәсенә кул астындагы хезмәткәрләрен киңәшмәгә

җыюдан башлады. Бүлмәдә элекке хезмәткәрләр белән бергә берничә көн

элек кенә нарком Бериянең каһәренә тарган кордоннан кайтарылган берничә

тәҗрибәле разведчик, шулар арасында Исхакка яхшы таныш коллегалары –

Василий Михайлович Зарубин белән Михаил Васильевич Григорьев та утыра

иде. Исхак башкалар белән баш кагып кына исәнләште, ә «картлар»га кул

биреп күрешеп чыкты да яннарына барып утырды. Ул «яңа кадрлар» арасында

орман Михайловичны күрмәде. «Теге көндәге сөйләшеп йөрүләребез рас

килде микән әллә? – дип шикләнеп куйды. – Базаров артыннан теге дөньяга

олактырган булсалар?..»

– Җыйналып беттекме? – дип сораудан башлады Будков сүзен. – Иптәшләр,

бүген безнең бүлек яңа кадрлар белән тулыланды. Кичә генә кордон артында

разведка эше белән турыдан-туры шөгыльләнгән өлкән иптәшләр бүлектә

эшли башлый. Таныш булыгыз, Зарубин Василий Михайлович, Германиядән

кайткан тәҗрибәле иптәш.

Фёдор Алексеевич фамилиясен атауга, Зарубин үрә торып басты һәм,

«Мин!» дип честь бирде.

– Утырыгыз, утырыгыз, Василий Михайлович, мин таныштыру өчен генә,

– диде Будков аклангандай, үзе комачтай кызарып чыкты. Маңгаенда тир

бөртекләре пәйда булды. Зарубин утырырга да өлгермәде, Фёдор Алексеевич

Исхакның фамилиясен атады: – Әхмәров Исхак Абдуллович.

Зарубин шикелле үк Исхак та яшьләр белән басып танышырга булды.

– Утырыгыз, Исхак Абдуллович, гафу итегез, басмасагыз да була. Василий

Михайлович бүлеккә беркадәр ятрак илдән кайтып урнашса, Исхак Абдуллович

– безнең бүлек өчен зур табыш. Ул Америка Кушма Штатларында резиденцияне

җитәкләгән кадр. Американы яхшы белә. Бүлек өчен менә дигән остаз булачак...

Бүлек өчен шулай ук зур тәҗрибәле кадр – Франциядә эшләп кайткан Михаил

Васильевич Григорьев.

Григорьев та аягүрә басып честь бирүне кирәк дип тапты.

– Бүлек өчен кыйммәтле кадрлар «табыш», дидек. Ләкин, кызганычка

каршы, гафу итәсез, хөрмәтле «картлар», сезнең алда менә шулай гафу

үтенергә туры килә. Ләкин берни эшләр хәл дә юк. Хәлемнән килсә, мин сезнең

һәрберегезне бүлек начальнигы итеп билгеләп куяр идем. Тик ни кызганыч,

сез әлегә стажёрлар итеп билгеләнәсез.

Бу сүзне ишетүгә Зарубин да, Григорьев та, Исхак та бер-берсенә карашып

куйдылар. Ләкин бер сүз дә дәшмәделәр.

– Наркомның әмере шундый, иптәшләр. – Будков шулай диде дә

хезмәткәрләре арасыннан яшь кенә бер егеткә мөрәҗәгать итеп: – Павлов! –

дип эндәште.

Фамилиясен ишетүгә Будков янында ук утыручы бу егет, хәрбиләрчә итек

үкчәләрен бер-берсенә шакылдатып, «Мин! – дип, торып ук басты.

– Таныш булыгыз, иптәшләр, Павлов Виталий Григорьевич, бүлек

начальнигы урынбасары. Василий Михайлович, Исхак Абдуллович, бүгеннән

сез – Виталий Григорьевичның стажёрлары. Аның кул астында эшләячәксез.

Ә сез, Михаил Васильевич, башка бүлеккә билгеләнәчәксез, хәзергә

коллегаларыгыз белән бергә яшьләрне курска кертергә булышырсыз.

– Рәхәтләнеп, – диде Григорьев.

– Виталий Григорьевич, алга! Стажёрларыңны эшкә өйрәтә башла, – диде

Будков, кинаяле елмаеп.

Будков шуның белән сүзен төгәлләде. Барысы да торып, бүлмәләренә

таралыштылар. Виталий Григорьевич читенсенеп кенә Исхакны, Григорьев

белән Зарубинны үз бүлмәсенә алып чыгып китте.

Виталий Павлов әле сентябрь аенда гына егерме биш яшен тутырган,

разведка эшендә бөтенләй тәҗрибәсе булмаган, Зарубин әйтергә яратканча,

бер «молокосос» иде. Ул үзе Барнаулда туган. 1930 елда ФЗӨ мәктәбен

тәмамлаган. Барнаулда паровоз ремонтлау заводында слесарь булып эшләгән.

Аннан соң Омскида автомобиль юллары институтында укып, узган ел гына

соңгы курстан соң дәүләт куркынычсызлыгы органнарына эшкә җибәрелгән.

Әле бер ел эшләргә, стажёрлык чорын үтәргә дә өлгермәс борын, НКВДның

Америка бүлегенә начальник урынбасары итеп билгеләп куйганнар үзен. Өч

айлык курсларда Фитин белән бергә уку әнә шулай карьера үсешен уңай хәл

иткән, күрәсең. Хәер, Фитин үзе дә, Зарубин әйтмешли, разведка эшендә әле

аягын суда чылатырга өлгермәгән зат. Ни эшлисең, шуларга буйсынырга туры

килә. Шунысы да Зарубин белән Әхмәров өчен бәхет елмаюы белән бер.

Исхак Павлов бүлмәсенә кереп, урынына утырганчы, Виталий Григорьевичка

сорау белән мөрәҗәгать итте:

– Сорау бирергә мөмкинме, Виталий Григорьевич?

– Рәхим итегез.

– Америкадан Норман Михайлович Бородин дигән кеше дә кайтарылды.

Нишләптер безнең арада күренми?

– Гафу итегез, Исхак Абдуллович, мин берни дә белмим, дияр идем, колак

чите белән генә ишеттем, органнардан җибәрелгән, диделәр. Кая барып

урнашкандыр, анысы миңа билгесез.

– Аңлашыла... – диде Исхак һәм шомланган карашын Григорьев белән

Зарубинга юнәлтте. Алар исә, өчесе дә башларын аска иеп, тын гына утыруны

мәгъкуль күрделәр.

Исхакның күңелен телеп узган кара уй рас килмәде, Бородин исән калган

иде. Ул Халык комиссарлары советының матбугатта чит илләр буенча хәрби

серләрне саклау уполномоченные итеп билгеләнде. Халык телендә Главлит

дип аталган оешмада эшли башлады.

– Дөрес аңлагыз, хөрмәтле иптәшләр, минем әле, дөресен генә әйткәндә,

чын разведчикларны да беренче тапкыр гына күрүем. Сезгә җитәкчелек итәргә,

акыл бирергә бернинди белемем дә, тәҗрибәм дә юк. Нишлисең, приказ булгач,

приказ. Үтәмичә ярамый. Киресенчә, сез мине эшкә өйрәтерсез дип уйлыйм

һәм шуның белән үземне бәхетле хис итәм. Шулай да субординацияне сакларга

кирәк булыр. Үзегез күреп торасыз, монда диварларның да колагы бар. Төрле

кеше очрарга мөмкин. Начальствога илтеп җиткермәсләр дигән бернинди дә

ышаныч юк.

Алар Павловны тын гына тыңладылар. Өчесе дә эчтән генә: «Бу малайдан

рәт чыгарга мөмкин», дигән уй белән утырдылар. Ләкин өчесен дә эчтән бер

уй борчый иде: Америкада бернинди резидент та калмагач, нинди бүлек була

инде бу? Нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш соң алар?

Василий Михайлович түзмәде, Павловтан шул хакта сорап куйды:

– Без нәрсә белән шөгыльләнәчәкбез икән? Америкада безнең резидентлар

калмады бит инде.

Павлов үзе дә аптырашта иде. Ни дип җавап бирергә дә белмәде, иңнәрен

сикертеп куйды. Ләкин сорауны җавапсыз калдыру уңайсыз иде, башына

килгән беренче уйны әйтеп салды:

– Эшне үзебезгә табарга туры киләчәк дип уйлыйм.

– Дөньяда сугыш бара. Германия бер-бер артлы Европа илләрен үзенә

буйсындыра. Америкада да фашистик «чума» баш күтәрә, – дип куйды Зарубин.

– Менә шул хакта уйларга кирәк, – диде Павлов. – Ничек итеп, Американы

сугышка катыштырмаска. Катышкан очракта да Советлар Союзы ягыннан

сугыштырырга. Икенче фронтны ачуда Америка ярдәмен оештырырга.

– Бик катлаулы мәсьәлә, – дип, Исхак та сүзгә кушылды.

– Менә-менә! Без шул хакта уйларга һәм нидер эшләргә тиеш.

Бер караганда, Америка Кушма Штатлары, бу елларда Советлар Союзына

карата иң лояль илләрнең берсе иде. Илдә Коммунистик Интернационал

көчле эш алып бара. Коммунистлар партиясе лидеры Эрл Браудер хәтта

соңгы президент сайлауларында катнашты һәм шактый гына тавыш җыюга

иреште. Браудерның халык арасында абруе зур иде. Ләкин Америкада берара

фашистик хәрәкәт тә көчәеп алды. 1936 елда немец милләтеннән булган

америкалылар Германия-Америка Союзы дигән оешма төзеп, Германиянең

национал-социалистлар партиясе идеяләрен тарата башладылар. Союз зур

тизлектә бөтен Америка штатларына таралды. Ике ел эчендә аның 70ләп төбәк

оешмасы барлыкка килде. Нигездә, яшьләрне берләштергән бу оешмалар бөтен

Америка буйлап егермеләп лагерь төзеде. Ләкин Америка халкы бу хәрәкәткә

нык каршылык күрсәтте. Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, ул таркалды.

Союзның лидеры Фриц Кун, оешма акчасын туздыруда гаепләнеп, төрмәгә

утыртылды.

Павлов бүлек алдында торган бурычлар турында сөйләгән арада Исхак

Америкада булган шушы хәлләр хакында уйлап утырды.

– Исхак Абдуллович белән Василий Михайлович һәм мин шушы бүлмәдә

утырып эшләячәкбез. Ә сез, Михаил Васильевич, белүемчә, башка бүлеккә

күчереләчәксез бугай. Нишләптер, Фёдор Алексеевич бу хакта оныттымы,

берни дә әйтмәде. Бәлки иртәгәгә калдыргандыр, – дип, Павлов Исхак белән

Зарубинга эш урыннарын күрсәтте.

Кабинет әллә ни зур түгел, шул өч өстәл һәм урындыклар куярлык кына

иде. Һәр өстәл каршысында тагын берәр урындык тора. Болары кергән-чыккан

кешеләр утырыр өчендер инде, дип уйлады Исхак. Шулай итеп аларның

Америка бүлегендә беренче эш көннәре башланды...

 

Дәвамы бар.

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: