Әхмәров (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

4

Кеше үзенчә ниятли, ә тормыш үз агымы белән бара, диләр. Исхак белән дә

шулайрак булды. Апрель ахырларында Нью-Йоркка килеп, андагы разведка

башлыгы Валентин Борисович Маркин белән очрашып, аннан беренче

күрсәтмәләрне алганнан соң, Колумбия университетына керү хәстәрен күреп

йөргән август көннәренең берсендә, көтмәгәндә-уйламаганда, резидент юкка

чыкты. Яши торган квартирында да, яшерен очрашу фатирында да күренмәде.

Хәлне иң катлауландырганы – Исхак резидентурадагы башка хезмәттәшләренең

берсе белән дә юньләп таныш түгел. Ни эшләргә? Кем белән сөйләшергә,

киңәшергә? Үзәк белән ничек элемтәгә керергә? Әлбәттә, ул эскерттә төшеп

югалган энә түгел, резидентурада Исхакның килеп урнашуы хакында да,

Маркинның серле рәвештә юкка чыгуы турында да белүчеләр бар иде.

Көзге көннәрнең берсендә, университетта лекцияләр тәмамлангач,

университет урнашкан урам буйлап яши торган фатирына кайтып барганда,

Исхакны киемнәр кибете ишеге төбендә басып торучы бер егет туктатты.

Гаҗәпкә калдырып, ул аңа кушаматы белән: «Исәнме, Юнг!» дип дәште.

– Исәнмесез! Сезне кем дип белик?

– Танышу мөһим түгел. Менә моны сезгә бирергә куштылар.

Шулай дип, ул куен кесәсеннән ниндидер кәгазь алып, Исхакка тоттырды да,

Юнг дүрткә бөкләнгән кәгазьне ачып, андагы язуга күз төшерергә дә өлгермәде,

«почтальон егет» кибеттән чыгучы кешеләр арасына кушылып, юк та булды.

«Юнг! Оскар гангстерлар белән атыш вакытында адашкан пуля тиеп һәлак

булды. Үзәк яңа шеф җибәрәчәк. Әлегә университетта шөгыльләнә тор. Сине

эзләп табарлар.»

Менә сиңа мә! Яхшылап танышырга, аралашырга да өлгермәделәр, яңа

хезмәткәрен бөтенләй таныш булмаган илдә ялгыз калдырып, бакый дөньяга

китеп тә барган Оскар! Исхактан ике яшькә кечерәк Маркин беренче очрашуда

ук анда матур тәэсир калдырган иде. Яшерен разведка эшен яхшы белә торган,

аның нечкәлекләрен яшь хезмәттәшләре белән уртаклашырга әзер торган кеше

булып күренгән иде ул. Оскар разведка эшенә 1926 елда тартылган, Мәскәүдәге

«Эшче гәзит» типографиясенең партия оешмасы секретаре булып эшләп йөргән

җиреннән Германиягә, эшче-крестьян Кызыл Армиясенең разведка идарәсенә

җибәрелгән. Утыз-утыз икенче елларда Дөнья хуҗалыгы һәм сәясәте институты

аспирантурасында укыган. Кызыл профессура институты дип аталган шушы

уку йортында шул ук елларда Исхак та дөнья халык хуҗалыгын һәм сәясәтен

өйрәнгән иде бит. Шуңа күрә аларның сөйләшер, уртаклашыр темалары байтак

иде. Тик ни кызганыч, шактый үзенчәлекле, бигрәк тә тирән икътисади һәм

рухи кризис кичерә торган катлаулы Америка тормышы Оскарны үзенең

тирән упкынына сөйрәп керткән булып чыкты. Исхак соңыннан ачыклаганча,

ул урамда гангстерлар белән ике арадагы атыш вакытында башы яраланып,

хастаханәгә эләккән һәм шунда вафат булган икән.

Көннәрнең берендә университетта лекцияләр тәмамланып, өйгә кайтырга

чыккач, юл уңаендагы таныш киемнәр кибете ишеге төбендә Исхакны янә

«Юнг» дип дәшеп туктаттылар. Танышырга теләмәгән, ләкин инде шул ук

таныш егет аңа бу юлы да кесәсеннән алып хат тапшырды һәм шулай ук артык

сүз сөйләшеп тормыйча, халык арасында юкка чыгуны хуп күрде.

«Юнг! Бүген сәгать өчтә сине университетның Батлер китапханәсе

янындагы кафеда көтәләр.»

Исхак язуны укуга сәгатькә карады: өч туларга унбиш минут! Китапханә

моннан ерак түгел, ике квартал артында, тугыз-ун минутта барып җитәргә

була! Ул кәгазьне вак кисәкләргә ерткалап, тротуар буендагы чүп савытына

илтеп салды да Батлер китапханәсенә таба атлады. Кемнәр көтә икән соң аны?

Резиденциягә яңа шеф җибәргәннәр мәллә?

Кафеда аның башына да кереп чыкмаган очрашу көтә иде. Ишектән килеп

керүгә, күзе урам ягындагы тәрәзә буенда дүрт кешелек өстәл артында утырган

бер хатын белән малайга төште. Аның йөрәге биш катлы йортның бишенче

катына баскычтан йөгереп менгәндә ярсып тибә башлаган кебек, күкрәгеннән

атылып чыгарга теләгәндәй, дөпелдәргә тотынды. Аны кафеда түземсезләнеп

хатыны Валентина белән улы Роберт көтә иде. Әтисен күрүгә Роберт аңа таба

омтылды, ләкин әнисе улын кулыннан ычкындырмыйча, үзенә тартты. Кафеда

чәйләп утыручыларның игътибарыннан качу кирәк иде. Хатыны белән улын

күреп алган Исхак та кинәт ишелеп төшкән бу бәхеттән югалып калды, як-

ягына каранды, аларга игътибар итүче барлыгы сизелмәде. Ул кызу адымнар

белән кадерлеләренә таба ашыкты. Өстәл янына җиткәч, сүзсез генә, торып

баскан Валяны кочаклап, иреннәреннән үбеп алды, аннары улын башыннан

сөеп, күтәреп кочты да, каршы яктагы ике урындыкның берсенә утырып,

малайны алдына алды. Артык хискә бирелеп, кычкырып сөйләшергә ярамый

иде. Бигрәк тә урыс телендә. Шуңа күрә Исхак ярымпышылдап кына аларның

кайчан килүләре, кайда урнашулары хакында сорашты.

– Килеп урнашуыбызга бер атна булды инде, – диде Валя. – Мин

алдан сөйләшенгән эштә. Роберт – илчелек балалары укый торган мәктәп

интернатында.

– Хәлләрең ничек? – дип сорады Исхак улыннан инглизчә. Роберт беренче

класстан бирле инглиз телен өйрәнеп маташа иде. Исхак Америкага китәр

алдыннан улы белән урамда йөргәндә дә, өйдә дә, көн саен инглиз һәм төрек

телләрендә сөйләште. Бигрәк тә Америкага китәселәре билгеле булгач,

инглизчәне белергә кирәклеген аңлый иде.

– Нормально!

– Яхшы!

– Oh, how well you learned English to speak! – Исхак улының башыннан

сыйпады һәм нәрсә ашарга теләве хакында сорады: – What do you want to eat?

– Без һаман инглизчә генә сөйләшәчәкбезме? – дип сорап куйды Роберт,

көтмәгәндә һәм аптыраган кыяфәттә.

– This is America, son. English is spoken here. Син үзеңнең туган телеңне

дә онытырга тиеш түгел, – дип, Исхак көтмәгәндә татарча сөйләшә башлады.

– Ә урысчаны илчелектә һәм мәктәптә урыс балалары белән сөйләшерсең,

– дип, сүзгә Валентина Михайловна кушылды.

– Гафу ит, Валя, аның туган теле башка. Мин татар телен күз алдында

тотам, – диде Исхак, Валясының авырткан сөяленә басып. Валя Исхакның

татар икәнен яхшы белсә дә, улының татарча сөйләшүен бик өнәп бетерми

иде. Ләкин Исхак улы белән күзгә-күз калганда, һәрвакыт аны татарча

сөйләштерергә тырышты. Малай әле Төркиядә чакларында ук төрек һәм

татар телләрен өйрәнеп үсте, шуңа күрә әтисенең туган телен үзенеке итеп тә

исәпли иде. Әтисе аңа телләр белү бик файдалы, тормышта һәрвакыт кирәге

чыгып куюы бар, дип әйтә килде. Можайскида чагында Америкага китәргә

әзерләнеп йөргән көннәрдә дә Роберт инглиз теле белән бергә татарчаны да

искә төшерә торган иде.

Сүзен урысча башлаган Валя да як-ягына каранып алганнан соң, вата-

сындыра инглизчәгә күчте. Аның инглизчәсе чамалы иде. Америкага китәр

алдыннан гына Робертка ияреп, Исхактан беркадәр сүзләр отып калырга

тырышты. Исхак китеп баргач, махсус китаплар юнәтеп, үзлегеннән өйрәнергә

маташып карады, ләкин эш авырлык белән бара иде.

– Ярар, хәзер ашап алыйк, урамга чыккач, иркенләп сөйләшербез, –

диде Исхак, чит телләрне авыр үзләштерүче хатынының хәленә керергә

тырышып. Аннары ул официантны чакырып, ризык китертте. Иртән аннан-

моннан гына капкалап чыгып киткәнлектән, үзенең дә өзелеп ашыйсы килә

башлаган иде.

Урамга чыккач, Исхак аларны университет каршындагы яшел болынга алып

китте. Ямь-яшел газон чирәме үскән бу мәйдан, чынлап та, аның бала чагы

үткән Кече Битаман авылы астында җәйрәп яткан гаҗәеп матур, киң болынны

хәтерләтә иде. Монда атна арасында кеше дә ул кадәр күп килми, чирәмгә

утырып, рәхәтләнеп, тирә-як белән хозурланырга, туйганчы сөйләшергә була.

Беркем дә комачауламый.

– Колумбия университеты менә шушында, мин тиздән шунда укый

башлаячакмын, – диде Исхак улына, балаларча беркатлылык белән.

– Мин укыйсы мәктәп тә бик матур. Мондый колонналары юк инде югын.

Шулай да миңа бик ошады, – диде Роберт, әтисеннән ким шатланмыйча.

– Инде дүрт ай Америкада яшисең. Нью-Йоркны тәмам өйрәнеп

бетергәнсеңдер, – диде Валя. – Торган җирең еракмы соң?

– Моннан ерак түгел. Ярты сәгатьләп, җәяү кайтып җитәргә дә була. Сезгә дә

күрсәтермен. Ял көннәрендә кунакка да килерсез. Тик менә мин генә сез торган

урынны барып күрә алмамдыр. Читтән карап торсам гына инде. Консуллыкның

кайда икәнен беләм. Тик анда күренеп йөрергә ярамас.

– Роберт белән миңа да сирәк очрашырга туры киләчәк. Безнең аналы-

балалы икәнебезне үзебезнекеләрдән дә бер-ике кеше генә белә. Әйдә, алайса,

күрсәт торган җиреңне. Робертны тулай торагыннан ике сәгатькә Нью-Йоркны

күрсәтергә дип кенә сорап алдым. Бер сәгате инде үтте дә, – диде Валя,

чирәмнән күтәрелеп.

Исхак аларны университет яныннан аккан Гудзон елгасы ярына алып чыкты

һәм бераз атлый торгач, ул яши торган йорт янына килеп тә җиттеләр.

– Менә шушында көн күрәм инде мин, – диде Исхак. – Кызганыч, сезне

хәзергә кунакка чакыра алмыйм. Ләкин киләчәктә шушында күрешә торган

булырбыз.

Аннан соң бергәләп Консуллык бинасын эзләп киттеләр. Консуллык та,

университет шикелле үк Манхэттен районында урнашкан булганлыктан, анда

тиз барып җиттеләр. Ял көнне тагын шушы ук урында, төшке аш вакытында

очрашырга сүз куешып, Исхак гаиләсеннән аерылды...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: