Әхмәров (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

3

Гаиләсеннән аерым яшәп, хатынын һәм улын өзелеп сагынып, кабат

Мәскәүгә кайтып төшкән Исхакны икенче көнне үк ОГПУның чит илләр

бүлеге башлыгы Артузов үзенә дәште. Кытайдан бөтен эшләрен калдырып,

ашыгыч рәвештә үзәккә кайтарылуының тиккә генә түгеллеген Исхак аңлый

иде, әлбәттә. Аңа тагын да җаваплырак, мөһимрәк бурыч йөкләнәчәк, димәк.

Исхак барып кергәндә, Артур Христианович кабинетында аңа шактый

еллардан бирле яхшы таныш булган тагын бер кеше – Яков Захарович Суриц

утыра иде. Яков Захарович белән алар 1925 елдан бирле бер-берсен беләләр.

Ул елны Исхак Үзбәкстанның Термез шәһәрендә Тышкы эшләр халык

комиссариатының дипломатик агенты булып эшләп йөргән җиреннән кинәт

кенә Төркиягә, СССРның Истанбулдагы генерал консуллыгына секретарь итеп

җибәрелде. Менә шунда алар кулга кул тотынып дигәндәй, бергә эшләделәр.

Яков Захарович дипломатик эштә әле тәҗрибәсе аз булган Исхакны күп нәрсәгә

өйрәтте. Соңыннан да Исхакның дипломатик карьерасы үсешендә Сурицның

роле зур булды. Аның Константинопольдә дә, Трапезундта вакытлыча генерал

консул вазифаларын башкаручы булып эшләгәндә дә, иң якын киңәшчесе

Яков Захарович иде. Исхакның Константинополь университетының юридик

факультетына укырга керүенә дә нәкъ менә аның киңәше этәргеч бирде.

Исхак соңыннан гына белде: Яков Захарович Суриц та Төркиядә полпред

булып эшләп йөргән җиреннән илгә кайтарылган һәм шушы көннәрдә

генә Германиягә җибәреләчәге билгеле булган икән. Берничә айдан Артур

Христианович үзе дә яңа вазифага – Кызыл Армиянең разведка идарәсе

башлыгы урынбасары эшенә күчерелде.

Артузов белән очрашуда Сурицның да катнашуы очраклы түгел иде.

Алар икесе дә Исхак белән урыннарыннан торып, җылы итеп күрештеләр.

Икесенең дә яшь аермалары зур булуга карамастан, күрешүләрендә Исхакка

карата ихтирамнары сизелеп тора иде.

– Төрек студентына кайнар сәлам! – диде Артур Христианович, ишектән

кергәч тә, исәнләшергә дип кулын сузып килә башлаган Исхакның каршына

барып басып.

– Ничек анда, Кытайда хәлләр? – дип сорады Яков Захарович.

– Кытайда хәлләр әйбәт. Япония экспанциясен исәпкә алмаганда, – диде

Исхак.

– Анысы шулай, – диде Артузов. – Японнар башбаштаклана бит әле.

Авызлыкларга иде дә үзләрен. Ләкин синең генә көч җитмәс кебек, –

дип дәвам итте сүзен Артур Христианович. – Японнарның Кытайдагы

башбаштакланулары хакында хәбәрләреңнең әһәмияте зур. Япон агрессиясенә

каршы эш алып барырбыз. Ләкин сиңа икенче бер илдә эш йөкләргә дигән

фикер бар. Кытай шикелле үк дөнья сәясәтендә әһәмияте булган илдә.

– Кая гына кушсагыз да, эшемне намус белән башкарырга әзермен.

– Шулай дип җавап бирәсеңне белгәнгә күрә, синең кандидатурага тукталырга

булдык та инде. Менә Яков Захарович та синең кандидатураны хуплады.

– Рәхмәт ышанычыгыз өчен. Акларга тырышырмын.

– Нишләп әле бер дә «Кайсы илгә?» дип сорамыйсың? Кая җибәрсәләр дә,

ризамыни?

– Ризасын риза да, гаилә дә бар бит әле минем. Гаиләдән аерылмаска иде.

– Ни кызганыч, анысы бераз катлаулырак... Үзең берәр төрле легенда уйлап

чыгара алсаң гына инде.

– Кая җибәрергә ниятләдегез соң, Артур Христианович?

– Иң тыныч, хәвефсез илгә.

– Андый ил дә бар микәнни җир йөзендә?

– Мин бик килешеп бетмәс идем, Артур Христианович, – дип, сүзгә

кушылды Яков Захарович. – Америка Кушма Штатлары алай ук зарарсыз ил

дип әйтерлек түгел.

– Мин шулай да Американы Советлар Союзының куркыныч көндәше дип

санамас идем, – дип каршы төште Артузов. – Әлегә безнең өчен иң куркыныч

ил ул – Англия. Америка, дөньяда хәрби көче зурдан саналса да, Советлар

Союзына каршы разведка эшчәнлеге алып бармаган ил булып кала. Җитмәсә,

Америка тирән кризиста. Иң куркынычы – рухи кризис.

– Димәк, Америка?! – дип куйды Исхак, остазлары арасында барган бәхәсне

туктаткандай.

– Әйе, Америка, – диде Артузов. – Америка белән Советлар Союзы арасында

дипломатик мөнәсәбәтләр урнашканга да чагыштырмача күп түгел.

– Кытайдагы Америка көллиятендә төрек студенты сыйфатында укып йөрү

тиккә генә булмаган, димәк.

– Былтыр Кытайга җибәрер алдыннан оештырылган сөйләшүдә үзеңә бу

хакта берни дә әйтмәсәк тә, яхшы төшенгәнсең дип уйларга кирәк. Төркиядә

эшләвең дә шушы планны тормышка ашыру максатыннан иде, аңлагансыңдыр.

Исхакның полиглотлыгы зур нәрсә иде. Ул, чынлап та, телләрне тиз

үзләштерде. Әле бала чагында бабасы Хәкимҗан карт белән мари авылларында

тире җыеп йөргәндә, мари телендә сөйләшергә өйрәнгән иде. Аннары Казанда

урыс арасында яшәп, үсмер чагында урыс телен үзләштерде. Төрле уку

йортларында француз, инглиз, төрек, кытай телләрен өйрәнде. Хәтта япон

телен чамалый башлады.

– Гаиләле булуың эшне беркадәр катлауландыра, әлбәттә. Без сине

Америкага Кытайда башлаган укуыңны дәвам итү максаты белән Колумбия

университетына укырга баручы төрек студенты итеп җибәрергә дигән легенда

уйлап чыгардык.

– Ә гаилә – хатын, малай?

– Алары менә чынлап та проблема.

– Ә ни өчен студент сыйфатында? Башка легенда табып булмый микәнни?

– Беләсеңме, Исхак Абдуллович, бу юлы син элеккеләре шикелле бер,

ике еллык командировкага гына җибәрелмисең. Бу юлы – озакка. Бәлки,

гомерлеккәдер. Колумбия университеты сиңа инглиз телен шәпләп өйрәнү

өчен кирәк. Америка – инглиз телле дәүләт. Ләкин Американың инглизчә үз

сөйләше, үз акценты. Сиңа Америкада яшәп калу өчен шул акцентны ныклап

үзләштерергә кирәк булачак. Колумбия университеты сиңа менә шуның өчен

мөһим. Университетны тәмамлауга, син төрек егете Мостафа Дакмак булудан

туктап, Америка гражданлыгы алырга, Американың үз гражданы булып

китәргә тиешсең.

– Кызык икән... Хет гаиләңне калдырып кит тә американкага өйлән. Икенче

гаилә кор. Валентинага нәрсә дияргә соң хәзер?

– Менә шуның өчен чакырдык та үзеңне. Киңәшләшергә кирәк.

Сүзгә тын гына тыңлап утырган Суриц кушылды:

– Валентина Михайловнаның төрекчәсе бармы соң? Бәлки, сезне гаилә

белән җибәрергәдер, яшь төрек гаиләсе итеп.

– Юк шул. Төрекчә өйрәнә алмады Валентина. Роберт яхшы сөйләшә дә соң.

– Артур Христианович, Валентина Михайловнага генконсуллыкта эш табып

булмас микән?

– Уйларга кирәк. Бәлки, бердәнбер дөрес юл шулдыр.

– Ә малай? Аны кая куярга?

– Малай әнисе янында инде. Генконсуллык каршындагы совет дипломатлары

балалары мәктәбендә укыр. Ләкин барыгызны да бергә җибәреп булмаячак.

Вакытлыча аерым яшәргә туры килергә мөмкин.

– Аннан соң резидентка консуллык тирәсендә күренеп йөрү катгый тыела.

Шуны да истән чыгармаска иде, – дип куйды Яков Захарович. – Консуллык

хезмәткәре белән аралашу шундук шик тудырачак. Шымчылар игътибарыннан

читтә калырмын дип уйларга да өлгермәссең, хәзер эзеңә төшәчәкләр.

– Нью-Йоркта безнең яшерен резидент – Маркин Валентин Борисович.

Оператив кушаматлары – «Оскар» һәм «Девис». Университетка барып

урнашкач та, аның белән элемтәгә керергә кирәк булачак.

– Аңлашылды. Юлга кайчан кузгаласы?

– Тагын бер-ике айдан. Хәзергә гаиләгез белән булыгыз, ял итегез,

әзерләнегез. Документларны тупларга кирәк.

* * *

Бер ел буе бер-берсеннән аерылып яшәгән Әхмәровлар гаиләсе өчен аларны

Америкага җибәрергә җыенулары хакындагы бу хәбәр беркадәр көтелмәгәнрәк

яңалык булды. Дөрес, Исхак үзен төрек студенты Мостафа Дакмак исеме

белән Кытайда Америка көллиятендә укытулары аша ниндидер җитди эшкә

хәзерләүләрен аңлый иде. ОГПУ системасында эшли башлаганда, әлбәттә,

Исхакка да, Валентинага да тышкы разведка эшенең гаилә тормышында

көтелмәгән хәлләр китереп чыгарырга мөмкинлеге хакында бәйнә-бәйнә

кисәттеләр. Алар бу эшкә аңлы рәвештә алынды, һәм инде бер керешкәч, кирегә

юл юклыгын яхшы беләләр иде. Шуңа күрә Валентина Исхакның Артузовтан

ишетеп кайткан хәбәрен карусыз кабул итәргә мәҗбүр булды.

Америкага кайчан җибәреләселәре тәгаен генә билгеле түгел. Беркадәр

вакыт бар иде әле. Һәм Исхак бу вакытны күбрәк улы Роберт белән

үткәрергә җыенды. Ул Робертны иртән мәктәпкә озатып, дәресләрдән соң

алып кайтып, гел улы янында булды, аның теләкләрен үтәргә тырышты.

Кем белә бит, Америкада еш очрашырга, күрешергә мөмкинлек чыгып

торырмы, бер-берсен читтән генә күзәтеп яшәргә туры килмәсме, дигән

уй аның күңелен бик борчый иде. Робертка инде ун яшь тулды, өченче

сыйныфка укырга барачак.

Роберт мәктәптән чыккач, Исхак аны туры өйгә алып кайтмыйча, төрле

паркларга, аттракционнарга, кинотеатрларга йөртте. Теләгән кадәр туңдырма

белән сыйлады, газлы сулар эчерде. Ял көннәрендә Мәскәүнең үзәк урамнарына

алып барды, циркка, зоопаркка алып керде. Кыскасы, күңелен күрде. Ә үзе аз

гына буш вакыты булдымы, Америка хакында китаплар укыды, аның тарихын

өйрәнде, китапханәгә барып, Америкада чыга торган гәзит-журналлар белән

танышты. Нью-Йорк, андагы мәшһүр Колумбия университеты турында

мәгълүматлар туплады.

Университет Нью-Йоркның Манхэттен районында урнашкан икән. Ә Нью-

Йорк үзе башта шушы утрауга салынган шәһәр булган: 1624 елда шушы утрауның

бер өлешенә Нидерландның Амстердам шәһәреннән күченгән голландиялеләр

төзегән. Аңа Яңа Амстердам дип исем биргәннәр. Соңыннан Нью-Йорк, Нью-

Сити, ягъни Яңа Шәһәр дип атый башлаганнар. Нью-Йоркта бер миллион сигез

йөз алтмыш мең кеше яши икән. Исхак менә шул шәһәрнең үзәгендә урнашкан,

дөньяның иң зур, иң атаклы югары уку йортына укырга керергә тиеш.

Апрель башларында Исхак белән Валентинаны Артузов кабат үзенә дәште.

– Йә, хәзерлек эшләре ничек бара? Чит илгә китәргә сез әзерме? – дип

башлады ул сүзен.

– Күңелебез белән бүген үк чыгып китәргә әзер дә, улыбызның укуы

өзеләчәк. Шул бераз борчый, – диде Исхак, җавап бирергә дип авыз ачкан

Валентинасын уздырып.

– Без менә нинди фикергә килдек, – диде Артур Христианович. – Валентина

Михайловнаны мәктәпләрдә укулар тәмамлангач, аерым җибәрергә булдык.

Сез, Валентина Михайловна, Константинопольдә безнең сәүдә вәкиллегендә

кодист-архивариус булып эшләгәнсез икән. Чит ил вәкиллегендә эшләү

тәҗрибәгез бар, димәк. Шуңа күрә сезне Нью-Йорктагы генераль консуллыкка

референт итеп урнаштырырга уйлаштык. Ә Робертны консуллык хезмәткәрләре

укый торган мәктәпкә бирерсез. Дөрес, ул мәктәп әлегә тулы булмаган урта

белем өчен. Баштагы чорда шунда укып торыр. Аннары нишләргә икәнен

тормыш күрсәтер. Сез ризамы?

– Сезгә әйбәтрәк күренәдер. Риза, әлбәттә, – диде Валентина.

– Алай булгач, бик яхшы. Ә сез, Исхак Абдуллович, иртәгәдән юлга

җыена башлагыз. ОГПУ бухгалтериясеннән тиешле акчаларны юнәтеп,

билетлар сатып алырга кирәк булыр. Чик контроле һәм таможня үтәр

өчен документларны Женева аша Нью-Йоркка Колумбия университетына

укырга керергә баручы төрек гражданины Мостафа Дакмак паспорты белән

рәсмиләштерерсез. Америкага Женева аша китү ышанычлы һәм, әйтергә

кирәк, бердәнбер дөрес юл. Америкада безнең хезмәткәр буларак, «Юнг»

дигән кушамат белән эш итәрсез...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: