Әхмәров (дәвамы)

Романны башыннан монда укыгыз.

Бериянең Исхакны Сталинга һәм совет системасына карата лояльлектә

тикшерүе озакка сузылды. Ә бу вакытта дөнья көннән-көн сугыш мәхшәренә

таба тәгәри иде.

Советлар Союзы белән Финляндия арасында сугыш бара. Совет гаскәрләре

Халхин-Голда япон милитаристларына каршы сугышлар алып барды. СССР

белән Германия арасындагы яшерен килешү нигезендә Молдавия, Балтыйк

буе республикалары, Эстония, Литва, Латвия Советлар Союзына кушылды.

Аларның СССРга кушылулары 1938-1939нчы елларда Австрия белән

Чехославакиянең Германия тарафыннан басып алынуыннан берни белән дә

аерылмый иде. Германия Польшага басып кергәннән соң, Икенче Бөтендөнья

сугышы башлануы рәсми төстә игълан ителде. Кыскасы, сугыш тәгәрмәче

әкренләп СССР чикләренә таба тәгәри. Германия Англия белән Францияне

оккупацияләргә әзерләнә. Дөнья бәлешен төрле кисәкләргә бүлгәләгәндә,

Италия белән Япония дә өлештән читтә калмаска өметләнәләр. Сталин

Риббентроп белән Молотов төзегән Пакт нигезендә Германия Советлар

Союзына каршы якын елларда гына сугыш башламаячак дип өметләнсә дә,

Гитлерның СССРны басып алу нияте көннән-көн көчәя. Әлбәттә, сугыштан

Америка да читтә торып калмаячак. Ләкин ул кем ягыннан сугышыр? Монысы

шактый четерекле сорау. Чөнки Америкада немец чыгышлы америкалыларның

Германия-Америка Союзы дигән оешмасы куып таркатылса да, фашистик

карашлы националистлар халык арасында бик нык эш алып баралар. Шундый

шартларда Америкада совет разведкасының эшчәнлеген туктатуы – гафу

ителмәслек бер нәрсә. Ә Исхак һәм аның командасы бүген Бериянең мәгънәсез

шикләнүләре аркасында Мәскәүдә бушка вакыт уздырып ята.

Исхак эшкә баргач та, өйгә кайткач та әледән-әле әнә шул хакта уйланды.

Америка, японнар белән килешү төзеп, аларның Советлар Союзына

Көнчыгыштан басып керүләре дә бик мөмкин. Көнчыгыштан алар сугыш

башласа, Көнбатыштан – көннән-көн көчәя барган Германия; Советлар

Союзының тар-мар ителәчәге көн кебек ачык.

Исхакның күңеле тыныч түгел. Нишләп соң бу Берия, ниһаять, бер фикергә

килми? Америкада резиденцияне эшләтә башларга вакыт бит! Алтын кебек

кадерле вакыт әрәмгә үтә. Бүлек башлыклары тарафыннан да бернинди фикер-

тәкъдимнәр күренми. «Инициатива хөкем ителә» дигән принциптан куркып

яталармы? Әллә бу мәсьәләне хәл итәрлек башлары эшләмиме?

Исхак күп уйланып йөри торгач, үзенең турыдан-туры начальнигы Павлов

белән сөйләшеп карарга булды.

– Виталий Григорьевич, бер тәкъдим бар, – диде ул, беркөнне иртән эшкә

килгәч.

– Нинди?

– Дөньяда сугыш бара. Германия белән Италия фашистлары Европаны

үзләренә буйсындырып бетерде диярлек. Көнчыгышта японнар Монголия,

Маньчжурия, Кытай, Индонезия утрауларын милитаризацияли. Көнбатышта

Германия белән Италия берләшеп, Советлар Союзына бәреп керсә,

Көнчыгыштан японнар һөҗүм итсә, без ике фронтка сугыш алып бара

алмаячакбыз.

– Шуннан, тәкъдимегез нинди, Исхак Абдуллович?

– Японнарны Советлар Союзына каршы сугыштырмас өчен чаралар күрергә

кирәк.

– Ә нинди?

– Бер генә юлы бар: Америка белән Япония арасында конфликт китереп

чыгару.

– Кызык идея. Ә ничек?

– Монысы инде менә безнең эш.

– Лубянкада ятып, ничек итеп китереп чыгарып була соң ул конфликтны?

– Төп проблема да менә шунда шул. Безгә синең белән конкрет бер план

корырга кирәк, һәм шул планның мөһим икәнлеген башта үз җитәкчелегебезгә,

аннары Берия белән Сталинга исбат итәргә. Шуны эшли алсак, СССРны ике

фронтка сугыштырмау буенча безнең зур өлешебез булачак.

– Җиңел генә хәл иттегез мәсьәләне. Гап-гади нәрсә икән бит!

– Гадилектә – галилек, дигәннәр. Ләкин бу гади генә планны тормышка

ашыру өчен бер пот тоз ашарга туры киләчәк. Иң читене – Америкада безнең

резиденция булмау.

– Булган очракта, ничек башкарып чыгар идегез?

– Безнең резидентларга үзләренең агентлары аша Рузвельтка сүзе үтә торган

кеше табарга һәм шуның аркылы эш йөртергә.

– Рузвельт монда нигә кирәк?

– Ничек инде нигә кирәк булсын?! Менә тыңла, мин сиңа минем башта

туган идеяне сөйлим. Япония Көнчыгышта Монголия, Кытай, Маньчжурия,

Индонезия илләрендә сугыш хәрәкәтләре алып барамы? Бара. Болар бит

барысы да Америка мәнфәгатьләрендәге илләр. Америка моның өчен

Япониягә ләббәйкә итеп, кул чабып тора дип уйлыйсыңмы? Юк. Тормый.

Киресенчә, ачуы килә. Американың Япониягә үз мәнфәгатьләрендәге илләрдән

гаскәрләрен чыгаруын таләп иткән ультиматум куюын оештырырга кирәк.

Менә шул була инде конфликт. Әгәр дә Япония Американы тыңларга теләмәсә,

ике арада сугыш башлануын көт тә тор. Ә бу инде СССР файдасына эшли

торган сугыш булачак. Рузвельт монда менә шушы ультиматумны бирер өчен

кирәк. Аңладыңмы инде?

– Хәзер аңладым. Чыннан да, бик күп тоз ашыйсы икән әле бу эшне

башкарып чыгу өчен. Ә сез моны эшләп чыгарлык дип уйлыйсызмы?

– Ни өчен кирәк соң Советлар Союзына синең белән минем шикелле

резидентлар? Без менә шундый операцияләрне үткәрү өчен кирәк, кадерлем

минем, Виталий Григорьевич!

Әхмәровның идеясе Павловны кызыксындырып җибәрде. Ул, әле

тормышында бер генә дә яшерен операция башкармаган яшь разведчик, үзен

инде шушы җитди һәм җаваплы эшне җитәкләүче итеп күз алдына китерде

һәм озакка сузмыйча, гади генә бу операцияне үткәрү планын кору турында

хыяллана башлады.

– Исхак Абдуллович, ә сезнең агентлар арасында бар идеме соң Рузвельтка

сүзе үтәрдәй кеше?

– Кем белә инде аларны?! Минем шәхсән үземнең унлап агентым бар иде.

Аларның барысы да хөкүмәт даирәсендәге кешеләр. Ләкин кайсы белән эш

йөртергә, кайсына мөрәҗәгать итеп хаталанмаска мөмкин? Бик җентекләп

уйларга, эзләргә кирәк.

– Карта кулыгызда, Исхак Абдуллович. Уйлагыз, эзләгез. Табарга кирәк

андый кешене.

– Башта начальствоның фатихасын алырга кирәк, Виталий Григорьевич.

Алар нәрсә дип әйтә бит. Шуннан соң эшне башларга мөмкин. Син уйларсың,

табарсың, ә өстән рөхсәт булмаса, нишләрсең. Үзең Америкада торып эшләсәң

бер хәл, монда бит, күреп торасың, миңа әле Бериянең ышанычы да юк. Шуңа

башта аларны ышандырырга тиешбез.

– Монысы инде минем бурыч, Исхак Абдуллович. Киттем Фёдор Алексеевич

янына. Эшне Будковтан башларга, димәк.

– Хәерле юл! – дип калды Исхак яңа операция белән яна башлаган Павлов

артыннан. – Каны кайнар егетнең. Таулар күчермәкче. Ярар, йөреп карасын.

Бәлки, нәтиҗәсе булыр.

Бу идея аның үзен дә дәртләндереп җибәрде. Ә нәрсә, бәлки, барып та чыгар.

Тик уйларга кирәк: бу эштә кемне файдаланырга? Президент Рузвельтка кем

аркылы йогынты ясарга була? Кем аны Япониягә каршы ультиматум куярга

күндерә алырга мөмкин?

Исхак үзенең һәр агентына тукталып, барысына да бәйнә-бәйнә яңадан

бәя биреп чыкты.

Базаровтан соң, Исхак-Юнг («Юнг» Исхакның резидент буларак

тәхәллүсе иде) белән хезмәттәшлекләрен дәвам иткән, Американың дәүләт

департаментында югары постларны биләүче өч агент бар иде. Юнг аларны

оператив исемнәре белән атап йөртте: Эрих Кий, Фрэнк һәм Майкл Стрейт.

Фрэнк исеме белән Дәүләт департаментының Латин Америкасы бүлеге

башлыгы Лоренс Дагген йөрде. Юнг аеруча еш эш йөрткән агент Майкл

Стрейт – Үзәккә аннан алган мәгълүматлар Номад һәм Нигел исемнәре астында

җибәрелә иде. Майкл совет разведкасы белән әле Кембридж университетында

укып йөргәндә үк хезмәттәшлек итә башлаган. Аның Ак йортның Оваль

кабинетына ирекле кереп йөрү мөмкинлеге бар иде. Аннан һәрвакытта да

резиденция өчен аеруча мөһим яңалыклар килде. Ул Америка Президенты

аппаратыннан чыккан өр-яңа хәбәрләрне җиткереп торды. Шунысы әһәмиятле:

кайбер агентлар җиткергән мәгълүматлары өчен саллы гына гонорар таләп

итсәләр, Исхак белән, күбесенчә, идея карашларыннан чыгып хезмәттәшлек

итәләр, Советлар Союзы алып барган сәясәтне хуплаучылар һәм аңа ярдәм

итәргә теләүчеләр иде. Майкл Стрейт исә, гомумән, бай нәселдән, совет акчасы

аны бөтенләй диярлек кызыксындырмады. Күп мәгълүматларын «рәхмәт»кә

җиткерә торган булды.

Американың хәрби учреждениеләре белән эшчәнлек иткән Аркадий

кушаматлы агент бар иде. Ул Норд кушаматлы агентыннан да бик күп хәрби-

сәяси мәгълүматлар тапты. Корд исеме астында эшләгән агенты да Мәскәү

өчен шактый кыйммәтле материаллар юнәтте. Ләкин аларның күбесе Германия,

Англия, Франция белән бәйле мәгълүматлар...

Бу агентлар Юнгка бик күп кызыклы мәгълүматлар тапсалар да, аларның

президент Рузвельтка йогынты ясарлык мөмкинлекләре аз иде.

Кем бар соң? Кем аркылы Президент Рузвельтны японнарга каршы

котыртырга була?

Дәвамы бар.

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: