Әхмәров (дәвамы)

2

Икенче көнне Исхакны НКВДның бишенче бүлеге башлыгы Фитин

чакыртып алды. Фитин шулай ук разведка эшендә яңа кеше, бернинди

тәҗрибәсе булмаган «молокосос» иде. Җитмәсә, бер ел элек кенә, партия

разведка эшенә кушканчы, авыл хуҗалыгына кагылышлы китаплар бастырып

чыгаручы нәшриятта баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән. Бөтенләй

башка өлкә, башка проблемалар. Разведка мәктәбендә ике ел укыйсы урынга,

биш айлык курслар үткән дә, НКВДның баш идарәсенә начальник урынбасары

итеп билгеләп куйганнар үзен. Менә шул кеше разведкада дистә елдан артык

тәҗрибәсе булган Исхакка нинди бәя бирә алсын инде?..

Фитин 1907 елда Тобол губернасының Ялутор өязендә крестьян гаиләсендә

туган. Туган авылында әртилдә эшләгән, пионер активисты булган. Комсомол

райкомы секретаре урынбасары чагында Мәскәүгә авыл хуҗалыгын

электрлаштыру һәм механикалаштыру институтына укырга җибәргәннәр.

Институттан соң авылга кайтмыйча, Мәскәүдә нәшриятта эшкә калган. Ике

ел армия хезмәтеннән соң, тагын да шул нәшрият эшен дәвам иткән. Һәм менә

бер ел элек кенә НКВДның тышкы разведка баш идарәсенә эшкә алынган. Ике

ай эшләргә өлгермәгән, тышкы разведка бүлегенең башлыгы итеп куйганнар.

Исхак «Павел Михайлович Фитин» дигән язулы ишеккә йомшак кына итеп

шакыды. «Керегез» дигән тавышны ишетеп, ишекне ачып, эчкә үтте. Түрдәге

өстәл артында утыз яшьләр тирәсендәге, аксыл-саргылт чәче майлап бер якка

пөхтә итеп таралган, уртача гәүдәле, майор чинындагы чекист утырганын

күрде.

– Исәнмесез. Мин – Исхак Әхмәров. Америка резиденциясе башлыгы.

Сезнең чакыру буенча килдем.

– Бик шат. Таныш булыйк, Фитин Павел Михайлович. Бишенче бүлек

начальнигы.

Фитин урыныннан торып, Исхакның каршына барып басты да күрешергә

дип кулын сузды.

«Итагатьле күренә, – дип уйлап алды Исхак. – Димәк, аларны бернинди

дә куркыныч көтми».

– Исхак Абдуллович, әлегә сезне берничек тә шатландыра алмыйбыз.

Җитәкчелеккә американкага өйләнергә теләвегез турында язган гаризагыз

сезнең хәлне беркадәр катлауландырып тора. Валентина Михайловна һәм

улыгыз Роберт белән ни эшләргә кушасыз? Алар беләме соң әле бу хакта?

– Юк. Әле күрешмәдек. Алар Можайскида, әти-әниләре янында.

– Шуңа күрә барысы да ачыкланганчы элекке вазифагыздан азат ителәсез.

Бухгалтериягә кереп, ял акчаларын алыгыз да, туган якларыгызга кайтып

килергә мөмкин. Бер айлык ял сезгә.

– Ә аннары?

– Аннары җиң сызганып – эшкә. Яңа вазифага. Хәзергә берара Мәскәүдән

китеп торырга кирәк. Ул арада барысы да җайланыр. Хәзергә хушыгыз.

– Хушыгыз.

Сөйләшүдән элекке эшендә калмаячагы турында ишеткәч, Исхакның бераз

кәефе кырылса да, хәлләренең ул кадәр үк куркыныч түгеллегенә дә төшенде.

Димәк, аларны Базаров язмышы көтми. Монысы әйбәт. Һеленның Эрл Браудер

туганы булуы алар файдасына, димәк.

Исхак Фитин бүлмәсеннән чыкканнан соң, бу юлы да туры өйгә кайтырга

ашыкмады. Ул хатыны Валентина белән танышып, озак та очрашып йөрмичә,

әнә шулай, тормышның алда көткән авырлыкларына да карамыйча, аның белән

гаилә корып җибәрүен, шуннан соң үткән унбиш еллык тынгысыз гомер юлын

искә төшерде. Валентина гаять акыллы, Исхакны аңлый торган, түзем хатын

булып чыкты. Ул бернинди карусыз аңа ияреп, чит илләргә китәргә дә, андагы

уңайсызлыкларга күнеп яшәргә дә риза иде.

 * * *

Исхак әле ОГПУ2 системасында эшли башлаганчы, 1924 елның 9 февралендә

үк Мәскәү янындагы Можайск шәһәрендә яшәүче Валентина Неугодова исемле

кыз белән өйләнешкәннәр иде. Биләүсәдә яткан алты айлык сабый чагында

ук әтисе үлеп, ятим калган Исхак бу вакытта инде 23 яшен тутырып килгән,

тормышның бик күп михнәтләрен, ачысын-төчесен татыган, дөнья күрергә

өлгергән, Мәскәү дәүләт университетының иҗтимагый фәннәр факультетында

укучы, бер үк вакытта Мәскәүнең Профинтерн исемендәге педагогия

техникумында укытучы булып эшләп йөри торган егет иде. Университетта

уку, техникумда укыту өстенә әле Мәскәү шәһәре халык мәгарифе бүлегенә

инспектор итеп тә эшкә алдылар үзен.

1923 елның язында аны Можайск шәһәре мәгариф бүлегенә укытучылар

алдында лекция укырга җибәрделәр. Тыңлаучылар арасында көләч йөзле,

мөлаем гына бер кыз егетнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Можайскиның

унсигезенче гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче

бу кызны тагын берничә көннән Мәскәүдә укытучыларның икенче Бөтенроссия

корылтае делегатлары арасында очратты ул. Лекцияләр вакытында ук

бер-берсенә игътибар иткән яшьләр бу юлы якыннанрак аралашырга да

мөмкинлек таптылар. Араларында мәхәббәт уты кабынды, күп тә үтмәде,

берничә тапкыр очрашканнан соң, Исхак Валяга өйләнешү турында тәкъдим

ясарга да батырчылык итте. Кыз каршы түгел иде. Валяның әти-әнисе дә олы

кызларының башлы-күзле булуын телиләр иде. Тимерьюлчы булып эшләгән

Михаил Савельевич белән өйдәге хуҗалыкны алып баручы, балалар тәрбияләү

белән генә шөгыльләнүче Анна Ивановна ярты еллап очрашып йөргәннән соң,

кызларының кулын сорарга килгән егеткә ризалык бирделәр. Исхак белән Валя,

ЗАГСта законлы никахлашып, педагогия техникумының тулай торагында яши

башладылар. 1924 елның 20 сентябрендә исә аларның уллары Роберт дөньяга

аваз салды.

Кулына югары уку йорты дипломы алуга Исхакны Тышкы эшләр халык

комиссариатына эшкә юлладылар. Анда аны комиссариатның Термез

шәһәрендәге вәкиллегенә дипломатик агент итеп билгеләделәр. Шул ук

елның августында яшь белгечне гаиләсе белән Төркиягә, революциядән

соң Россиядән киткән эмигрантлар белән кайнап торган Константинополь

каласына СССР Генераль консуллыгына җибәрделәр. Биредә ул үзе дә сизмичә,

акрынлап-акрынлап разведка эшенә тартылды. Генконсуллыкта эшләгәндә,

Исхакка үзенә йөкләнгән төп вазифалардан тыш та, илчелектә башкарылган

төрледән-төрле эшләр белән шөгыльләнергә туры килә иде. Шундый эшләрнең

бер ише вице-консул Семён Максимович Мирный тарафыннан йөкләнгән

бурычлар булып, ул башкарган яшерен резидентура белән бәйле мәсьәләләрне

хәл итү иде. Чөнки Семён Максимович бер үк вакытта Коминтернның һәм

Оборона халык комиссариатының разведка идарәсе линиясе буенча мөһим

заданиеләрне үти иде һәм бу эшләргә еш кына Исхакны да җәлеп итте.

1927 елда Исхак Төркиядә әле яңа гына оештырыла башлаган СССР тышкы

разведка резидентурасы эшчәнлегендә актив катнаша башлады. Күрәсең,

Исхакны шушы эшчәнлек белән шөгыльләнүгә махсус әзерли башлаганнардыр,

тиздән аңа Константинополь университетының юридик факультетына укырга

керергә киңәш бирделәр. Университетта ул бер ел укыды. Юридик белем

алу белән бергә төрек телендә сөйләшү осталыгын камилләштерде. Инглиз

һәм француз телләрен өйрәнде. 1928 елның октябрендә консуллык эшендә

шактый гына тәҗрибә тупларга өлгергән Исхак Әхмәров Советлар Союзының

Трапезундтагы генконсуллыгына вакытлыча консул вазифаларын башкаручы

итеп билгеләнде. Валя исә Роберт бераз үсә төшкәч, СССРның Төркиядәге

сәүдә вәкиллегенә кодист-архивариус булып урнашты.

1929 елның маенда Әхмәровлар гаиләсен яңадан Мәскәүгә дәштереп

алдылар. Болай илдән илгә күчереп йөртүләрнең, әлбәттә, сере бар иде. Моны

хәтта Исхак үзе дә сизмәде. Аны Тышкы эшләр халык комиссариатында чит илгә

разведка хезмәтенә әзерләделәр. 1930 елда Исхак Әхмәров ОГПУның

яшерен-оператив идарәсендә контрразведка бүлегенә референт итеп билгеләнде.

Бераздан аны яңадан Бохарага басмачылар белән көрәшкә җибәрделәр. Бу юлы

инде ул гаиләсен Мәскәүдә калдырып, үзе генә китеп барды. Чөнки уллары

Роберт мәктәп яшенә җиткән, аны укырга бирергә кирәк иде. Бохарадан соң

яңадан Мәскәү – Кызыл профессура институтында тарих, совет төзелеше һәм

хокук буенча курсларда уку, һәм, ниһаять, 1932 елдан яңадан ОГПУның тышкы

разведка идарәсендә Шәрык илләрендә разведка белән шөгыльләнүче алтынчы

бүлеккә эшкә билгеләнү. 1933 елда Исхак Мостафа Дакмак исемле төрек

студенты сыйфатында Америка көллиятендә укыр өчен Кытайга җибәрелде.

Ә 1934 елның гыйнварында инде ул кабат Мәскәүгә кайтарылды...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: