Дөнья гаме (Габдулла Тукайның тууына 130 ел)

Авылдан хәбәр килде: Галиәсгарның ерак туганы вафат булган, малае белән кызы ятим калган икән. Ул балаларны үз тәрбиясенә алырга булды һәм башта приказчик Габдрахманны җибәрде. Галиәсгар яңа кибет торгызып маташа иде, банк акча бирүне тоткарлады. Абзасы, дулкынланып, банкны ашыктырды, ахырда, акчаны көтеп тормастан, приказчигы артыннан үзе дә китте.

Балаларны алып килделәр. Казанда Галиәсгар аларны баштанаяк киендерде. Яңа өс-башлары кайтыр юлда бераз таушалды таушалуын, барыбер фәкыйрьлекләре йөзләренә чыккан ятимнәрнең арык, килбәтсез гәүдәләрендә бу киемнәр кешечә күренә иде. Кыз, чыркылдап көлә-көлә, өстендәге күлмәген тарткалады һәм бармагын төкерекләп тузанлы сандалиен сөртергә тотынды. Малай сеңлесенә кычкырды, ул да булмады, шапылдатып, ябык арт санына сукты.

Алар килгән көннән өйдә тәртипсезлек башланды. Бала караучының идән паласларының бөгәрләнгән читләрен төзәтә-төзәтә җаны чыкты, артларыннан өзелгән фикус яфракларын җыярга, пычранган җиһазлар, тәрәзә пыялаларын сөртергә чак-чак өлгерде. Кыз ишегалдындагы иске чүпрәкләрне җыеп, курчакларын теләнчеләр итеп киендерде. Мөхәммәтгали сеңлесенә, «теләнчеләр»е белән бергә, чыбык ашатты. Хуҗа бу шау-шуга ике генә көн түзә алды. Инде малай актыгы шкафтагы графинга үрелеп, шактый гына чүмереп куйгач һәм исерек мужик булып кылана башлагач, өчесен бергә хезмәтчеләр яши торган аскы катка күчерергә кушты.

Газизә тутасы кайтарып сорады:

— Габдулланы дамы?

— Әйе, әйе, — дип кычкырды ул. — Габдулланы да.

Бүлмәләреннән куып чыгарылган балаларның хәлен белергә дип, ул аскы катка төште. Кызыксынып һәм бераз җирәнеп, Мөхәммәтгалинең ашавын күзәтте: малай кашыгы белән итне алдына тартып китерә, аннары кулы белән алып авызына тутыра, үзе чапылдатып чәйни, йотмаган килеш инде икенче кисәккә үрелә.

— Ай-һай, ашауга таза син! — дип гаҗәпләнде абзасы. Мөгаен, туймас тамакны, өстәвенә үтә әрсез, хәйләкәр малайны сыендыруына ул сөенгәндер: андыйлар — өметле!

Мөхәммәтгали, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлагандай, бик теләп йомышларга чапты, хуҗа киткәндә, арба тирәсендә булашты, кайтканда, капканы ачып каршы алды: «Исән-имин кайттыңмы, абзам? Юл биштәрләрен алып куйыйм. Хәзер Гыймадига әйтәм, атның тире кипсен, алайса йә иртәрәк эчертер, надан!»

Шаккатарсың: шуның кадәрле оятсызлык, үз-үзенә ышану кайдан килде икән бу малайга?!

— Галиәсгар абзый үлгәч, мин сәүдәгәр булам, — ди ул, дәртләнеп. — Аннан да уздырачакмын. Ул сатып алучылар шундый ахмаклар! Әйтик, менә миннән итек сатып алалар, ди. Итекне тартмага салам, тасма белән бәйлим һәм ялгыш кына идәнгә төшереп җибәрәм. Идәннән икенче тартманы алам — менә, рәхим итегез, дим. Анысында итекләрнең начары. Шулай итеп, яхшылары үземдә кала. — Аннары ул кинәт кенә сорап куя. — Син бу әкиятне беләсеңме? Егетләр һәм кызлар бер карчыкның аулак өенә җыела. Егетләр анда җырлый-җырлый кызларның итәк астына үрелә. Шуннан кызлар болай ди: кем мунча миченнән таш алып килә, шул безнең янда куна кала. Бер егет тәвәккәлләп китә. Мунчага керә. Ташка сузылуга, кемдер кулыннан эләктереп тә ала, мине хатынлыкка ал, югыйсә үләчәксең, ди... Юкка тыңламыйсың син, теге егет баеп китә һәм бай хатынлы да була.

— Бай түгел, мәрхәмәтле. Ул кызны җеннән коткарган.

— Әйе инде, аннары баеган.

— Син төннәрен нигә дип мунчага барасың? Байыйсың килепме?

— Барам. Тамчы да курыкмыйм. Торбадан тавыш та ишеттем инде: «Бум-бум, иң начар атны иярлә!» Каян аласың инде андыйны? Галиәсгар абзыйның атлары җен кебек! — Ул үз ялганыннан канәгать калып көлсә дә, мунчага йөрүеннән туктамады, чыннан да, ниндидер могҗизага ышана иде, ахры.

Соңрак ул зират юлын таптый башлады. Тимер ыргак белән иске төрбәләрне төрткәләп чыкты: хәзинә эзләде.

— Нәрсә аптырыйсың? — диде ул ышаныч белән, — бар да шулай баеган: хәзинә табалар да байыйлар. Әнә Галиәсгар абзый калага килгәндә фәкыйрь булган. Зиратта төн кунганда, ниндидер тавышлар ишеткән: анда юлбасарлар алтыннарын кая яшерергә дип сүз куеша икән. Юлбасарлар киткәч, ул алтыны алган да сәүдәгәр булып киткән.

Газизә туталары көненә әллә ничә мәртәбә сандык актара: авыр атласларны, бизәкле урын-җирне, бүрекләрне, энҗе җеп белән чигелгән сәхтиян башмакларны җилләтә. «Боларның барысын да апасы тизрәк китсен өчен корбан итәләр. Кияүдән бүләкләр килә торды: бал һәм май, баллы саргылт чәкчәк, тагын башмаклар, тагын бүрекләр... Алар боларның барысын да кызны үз йортларына кызыктырып китерү өчен корбан итә. Ашамлык, кием-салым, парчалар исеннән бик озак, авыртуы күкрәген кысканчы йөткерә торган булды, — ул күз яшьләрен тыя алмады.

Өй тирәсендә йөрүче хәерчеләр көннән-көн арта барды: бәлки туй бүген булыр, дигәндәй капка төбен сакладылар. Әмма әлегә сатыш-алыш кына бара. Кызык, сәүдә барган җирдә һәрвакыт хәерчеләр күп була. Бу бай, сәүдә гөрләп барган калада алар бик күп — үткеннәр, тамаклары тук, бер-берсе белән ярышалар. Байлар ашап бетерә алмаганны хәерчеләр юк итә. Изге бәйрәмнәрдә байлар йортында алар өчен махсус өстәл әзерлиләр. Шул вакыттагы кыргый күренешкә карап шаккатмалы: иске-москылар оча, авызлар чапылдый, акыру- бакыру бөтен йортны күмә. Фәкыйрьләр — фәкыйрьләр инде, алар балчык өйләрдә яши. Киемнәрендә ямау өстендә ямау, терлек сую, сабын кайнату, күн эшкәртү урыннарында шулар эшли. Әмма болар — үзенчәлекле катлау, аерым токым. Хәерчелек — алар өчен мәртәбәгә тиң. Алар арасында да үз байлары һәм хәерчеләре, үз каһарманнары һәм бәхетсезләре бар. Габдулла алар арасында үзенең танышларын һәм якыннарының йөзен күргәндәй булды. Бер яшь фәкыйрьдә ул аермачык Габдрахман приказчикны күрде, араларында берсе Галиәсгар абзасын хәтерләтә, мәхәллә мулласы, көн аралаш мәдрәсәгә килеп китүче полиция кешесенә охшаганнары да бар.

Ул арада туй көне якынлашты. Хезмәтчеләр диварларны агартты, тәрәзәләр юды, паласларны какты, чигүле сөлгеләр элде; киңәйтеп куелган өстәлләрне ялгар өчен ишегалдында такталар кисте; пешекчеләр чормадагы ысланган, какланган азыкларны барлады, базларга кибетләрдән сарык түшкәләре ташыды.

— Аһ-уһ , өлгерә алмыйм! — Бер борчылды, бер куанды өлкән Газизә, ул арада кече Газизә белән Уманская ханым кәләш өчен тегелгән киемнәрне киеп, үлчәп карарга да вакыт тапты. Юлында Габдулланы очратып, апасы гаҗәпләнде: «Бу синмени?» — дип игътибарсыз гына баш түбәсеннән үпте дә алгарак киткән тутасы артыннан йөгерде.

Ниһаять, ул көн килде: озаклап, төркем-төркем булып кунаклар җыелды. Малайның башы әйләнде, күз алдыннан чебеннәр очты. Иртәдән авызына бер валчык капмаса да, ризык исенә күңеле болганды. Ул, мөгаен, үзенең ач икәнен дә сизмәгәндер. Кунаклар арасында шәкертләрне, сабакташларын күрде, алар мәхәллә мулласы белән ахунны озата килгәннәр иде. Габдулла уйлап-нитеп тормый гына шәкертләргә килеп кушылды һәм алар белән бергә өйгә керде.

— Аһ, түбәтәең кайда? — Тутасының шатлыклы тавышы ишетелде. — Ничек инде кунаклар алдында яланбаш йөрисең!.. Ул аңсыз рәвештә чалбар кесәсенә салынган түбәтәен алып киде.

Тантана башланды: бохара халаты киеп алган мәхәллә мулласы (башка вакытларда ул кыек якалы күлмәген киеп, ишегалдында чалгы белән чәчәклек тирәләрен чаба, түтәлләрдә казына) әкрен, мәгънәле тавыш белән, ике шаһитның кәләш бүлмәсенә кереп, кыз үз теләге белән кияүгә чыгамы-юкмы икәнен сорарга кушты. Завод хуҗасы Ибнеәминов белән тегермән хуҗасы Мортазов урыннарыннан торды. Әйләнеп килгәч, алар беравыздан: «Әйе, кыз үз теләге белән кияүгә чыга», — дип тапшырды. Алдыйлар алар, дип уйлады малай, алдыйлар!

Туйда кәләшнең вәли-вәкиле булган Галиәсгар абзый, һәр сүзен өзеп әйтеп, Газизәнең тормышка чыгуына ризалыгын бирде. Шул ук сүзләрне кияүнең вәли-вәкиле Мәүлетов та җиткерде.

— Аллаһы рәхим-шәфкате белән тәрбия кылынган, аның мәрхәмәте белән шундый бәхетле вакытка китереп җиткерелгән Аллаһы балалары бергә кушылалар...

Һәм, ниһаять, амин! Малайның күз алдында очкан чебеннәр мыж килеп торган йомгакка әверелде.

Муллаларның һәркайсы Коръәннән сүрә әйтте, яшерен көндәшлек аларны дулкынланырга мәҗбүр итәдер — тавышлары калтырабрак чыкты. Һәм барысының да, кунакларның да күңелләре чистарынып калган кебек тоелды. Зур-зур кисәкләр белән бал-май керттеләр, һәм һәркем калак очы белән генә тәм-томнан авыз итте: янәсе, ризык аз күләмдә дә җитә, җаның догалар һәм якыннарыңны ярату белән дә туена.

Хуҗалар бүләкләр өләште. Көмеш акча Габдуллага да эләкте. «Миңа аның өчен түләделәр», дигән уй кичте башыннан. Уч төбе тирләп чыкты, акча шуып, тавышсыз гына паласка тәгәрәде. Ашлар чыгарылды, аннары ширбәт бирелде. Кунаклар аз гына әчкелтем бал эчте. Бу эчемлектән ниндидер үзенчәлекле пальма исе килә. Кунакларның йөзе ачылды, тартынулары бетеп, үзара матур гына гәпләшеп утыра башладылар. Күренеп тора: бар да канәгать, бар да шат. Кияүгә үз теләгем белән чыгам дип, үз авызы белән әйтте бит!

Аның тизрәк апасын күрәсе, кочагына сыенып: «Мин сиңа бүләк әзерләдем», — дип, диңгез кабырчыгын сузасы килде. Ул аны колагына куяр һәм диңгез шавын тыңлар. Бәлки Кушлавычта үскән каеннарның кыштырдавын ишетер. Ул канәгать елмайды. Ниһаять, күңелен басып торган канәгатьсезлек акрын гына артка чигенде.

Шәкертләр белән бергә бушаган савытларны ташыгач, ул кунак бүлмәсенә бүтән әйләнеп кермәде. Ишегалдына чыкты, кечкенә капканы ачты. Монда, лапас, ат сарае, печәнлек. Габдулла текә баскычтан тезмәгә менде һәм яңа гына алып кайтылган хуш исле печән өстенә ауды. Аста ат тибенә, пошкыралар, кешнәп-кешнәп куялар. Бу — айгыр — Буран тешләшәдер. Таш җәелгән юлда тояк тавышлары ишетелә, ярлылар, чинашып, көпчәк астына эләкмәс өчен, читкә чаба...

...Ул уянды. Караңгы төшкән, салкынча һавадан тәне куырылып килде. Аста ат тавышлары ишетелми. Мөгаен, хезмәтче аларны эчертергә, берочтан коендырып та алырга дип, елгага алып киткәндер.

— Апуш, Апу-у-уш, син кайда, улым?

— Мин монда! — Малайның күзенә яшь тыгылды. — Мин монда, тутам... Өлкән Газизә аның өстендәге үлән чүпләрен кагып төшерде, аннары киемнәрен алыштырырга җибәрде: «Тиз бул!»

Ул үзе дә ашыгырга кирәклеген аңлый иде: менә-менә, дуслары белән кияү килеп җитәргә тиеш. Килеп җитәр һәм Газизә апасын алып та китәр. Хәзер инде терсәкне тешләп булмый, бердәнбер энесе буларак, аңа үзен тиешенчә тотарга гына кала.

Кияүне бик күңелле итеп, шау-гөр килеп каршы алырлар, атны туарып, арбасын читкә куярлар: бар, янәсе, алып кит кәләшне! Уяу бул, кияү, саранлашма — бүләкләр бир, диярләр. Аннары кәләшнең ишек төбендә аның энесе, Габдулла, кияүне бүләген биргәнче кертми торачак. Дөрес, ишек төбенә, гадәттә, кечкенә малайларны бастыралар, аңа инде унөч тула, әмма әлегә малайга ун яшьтән артыкны биреп булмый. Ни гаҗәп, күңеленә мондый уй килгәч, хәтта кәефе күтәрелеп китте.

Хәзергә Габдулла, кулы белән кирпеч терәккә таянып, атларны кертмәс өчен, капка янында басып тора... Их, атларны йөгәненнән эләктерә алса идее ул! Аны шатлыклы дуамаллык биләп алды.

— Киләләр, киләләр!

Малай ыжгырып чапкан атның тәртә башыннан читкә сикереп өлгерде һәм шул ук мизгелдә аркалыкка чытырдатып тотынды. Бераз ияреп барды да читкә очты.

— Таптадылар, бетерделәр малайны!

— Ник андый бәләкәйләрне кулыгыздан җибәрәсез? Баланы күз уңында тотар кеше юкмыни соң?..

Аягына сикереп басканын күреп, аның турында шунда ук оныттылар да. Дуслары янәшәсендә атлаган кияү, шаяра-көлә, җыелган төркемне иңбашы белән төрткәләп, ике яклап тезелгән кешеләр арасыннан үтте. Малай, этенеп-төртенеп, тиз генә кәләш ишеге төбенә килеп басты. Ул бар көченә ишек тоткасына ябышты. Менә кияүне күрде, ике дусты аның як-ягыннан килә иде.

— Алтыннан да, көмештән дә кыйбатрак!.. — дип ярсып кычкырды ул, кияүнең йөзенә бәреп.

Приказчик аның кесәсенә монпаси салды.

— Алтыннан да, көмештән дә кыйбатрак... минем апам...

Приказчик аның кулына ялтырап торган җылы акча сонды. Әмма ул акчаны төшереп җибәрде.

«Мин аны кертмим!»

Кияү малайның кулларын авырттырып кысып, ишек тоткасыннан ычкындырды.

Малай печәнлеккә йөгерде, тузанлы, чәнечкеле печәнгә йөзе белән капланып, үкси башлады. Апасын алып китүләрен ул күрмәде.

Иске китапта, безнең хәтер — хәерле эшләрне туплаучы, диелгән. Алай булгач, хәтердә калганнар бар да яхшы булып чыгамы?

Чаршау белән ябылган бөркү, караңгы почмакта уйланып яткан Габдулла әлеге хәлләрне кабат хәтереннән уздырды һәм догалар укыды да догалар укыды, аннары елады...

……………………………………………………………………………………….

Дәвамын «Казан утлары» журналының 2нче, 3нче, 4нче саннарында укырга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: