Дөнья Гаме

Беренче бүлек 1 Дала буйлап атлаучы дәрвиш юлының азагына якынлашты, әмма шәһәргә кадәр чакрым чамасы калгач, читкә тайпылды да төн кунар өчен борынгы калкулык итәген каплаган куе куаклыкны сайлады. Кала чигендә сакта торучыларның үзара сүз алышуы, якында гына төнгелеккә туктаган көтүчеләрнең тәмләп гәпләшүләре, алар яккан учактан чәчрәгән алсу-кызыл чаткылар, тигез җир буйлап аккан елга суының ташларга бәрелеп чәчрәве, биектә-биектә йолдызларның җем-җем килүе, хуш исләргә күмелгән җылы, уңайлы караңгы урыннарда җанварларның мәхәббәт уеннары... җирнең бар почмагында һәрвакыттагыча тормыш дәвам итә һәм болар дәрвишнең күңелендә үткәннән калган кайтавазларны — хатирәләрне кузгатты. Әмма бу үткәннәр аның шәхси тәкъдиренә кагылмый, алар аның озын-озак сәяхәтләрендә онытылган, эреп юкка чыккан кебек иде. Тәүге тапкыр ул монда йөз егерме җиде ел элек булган иде. Ул вакытта ныгытма диварлар белән уратып алынган агач һәм балчык өйләр Җаек шәһәрчеге дип атала иде. Калкып торган тузанлы мәйданда дар агачының тырпаеп калган терәкләренә симез-юан чучкалар ялкау гына ышкынып тора; идарә ишеге төбендә почык борыны кубалакланган яшь кенә солдат зарыгудан нишләргә белми таптана. Мәйдан читендәрәк күбенгән гөмбәзле чиркәү тора, аның капкасыннан таза гәүдәле казаклар ниндидер каралҗым авыр әйбер өстерәп чыгарды. Бу каралҗым авыр нәрсә танавына кан катыш тузанга баткан боҗра киертелгән көрән аю түшкәсе булып чыкты. Дәрвиш әлеге вакыйганың каладан чыгу юлында очраткан сергач татарлары белән бәйле булуына төшенде. Чиркәүдән тыелган аралыктагы тамашалары көенечле тәмамланган, күрәмсең. Кала тыныч кына көн күрә кебек, тик анда дары исе аңкый, үтереш, курку-дәһшәт хөкем сөрә иде. Бер ел узгач, Емельян казакның үч алу оясына әйләндергәнен оныттырыр өчен, каланың исемен Уральскига алыштырдылар. ...Озын юл үтеп йончыган дәрвиш йокысыз төннән соң тәмам алҗыды. Черем итәргә дип ятып, иртән йоклап калганын да сизмәде. Ул калага кергәндә, ыгы-зыгы башланган иде инде. Бераздан, шау-шу тына төшкәч, дәрвишкә мөәзиннең өзек-төтек сүзләре генә килеп иреште. Кала читендәге балчык белән сыланган алачыклар кояшның кайнар ташкынына сабыр гына түзеп утыра. Тал чыбыгыннан үрелгән читәннәр җиргә таба авышкан һәм, иртәнге буталыш, ыгы-зыгыны күреп калыгыз дигәндәй, тишек-тошыклар киерелеп ачылган. Хуҗабикәләрнең карлыккан тавыш белән кычкыргалап алуы, бала-чаганың шатланып чинавы, тавыклар кытаклавы, этләрнең ырылдавы — болар бар да дөньяны аркылы-торкылы гизгән күп төрле гавам-кавемне очраткан дәрвишкә бик тә аңлаешлы иде. Корыклары авышкан кыек капка төбендә әнисенең кәлүшен өстерәгән җиде яшьләр чамасындагы кыз басып тора. Ул саргылтым көчекне ике кулы белән күкрәгенә кыскан. Йокысыннан айнып җитмәгәнгәме, караңгы чырайлы, әмма матур кыз баланың дәрвишкә исе китмәде. Көчек никадәр генә шәп, тере булмасын, кызның кулларында ул ниндидер фәкыйрьлек тамгасы булып күренә. Бичара кызның төс-кыяфәтендә аерылышу галәмәтен сизеп алды ул. Шәһәр исә балкый, шау-гөр килә, тузан болытлары оча һәм бер мәлгә күк йөзе күз алдында төсен җуеп ала. Бер мизгелгә шәһәрнең чик-сызыклары югалды, дәрвиш һушыннан язгандай булды, аннары ул киң һәм бушап калган үзәк урамны, ялтырап торган ике көпчәктә барган хатын-кызны күрде. Тик дәрвишнең исе китмәде, аңа охшаш машинаны Истанбулда күргәне бар иде. Танылган шымчы Абдул Хәмид, эңгер-меңгер төшкәч, яр буйлап йөреп кайтырга ярата иде. Шулай бервакыт артыгын куып, ул Истанбул бугазына чумды. Башта, бөке кебек, судан түгәрәк фәс калкып чыкты, аның артыннан шымчының күгелҗем баш түбәсе күренде. Дәрвиш тыныч кына аңа үзенең кәкре башлы таягын сузды һәм булдыксыз йөртүчене ярга тартып алды. Тегесе исә, бугазыннан аккан тозлы суга тончыга-тончыга, әшәке итеп сүгенде. Дәрвишнең суга манчылган тар җилкәгә таягы белән бер сыптырып алырга теләге булса да тыелып калды: чөнки бу адәм ниндидер сәүдәгәр яисә министр ише генә түгел, танылган шымчы иде. ...Кара-кучкыл йөзле хатын кояшка чагылган күзен кыскалап ала; озын күлмәгенең чәчәкле итәге җил белән күтәрелеп китә, аннары тулы төз аякларына килеп урала. Аның артыннан, кызганыч тавыш белән чинап, йонлач эт чаба. Һәм бу яшь, сәламәт, карап торышка бик бәхетле күренгән хатын-кызда да дәрвиш ниндидер аерылышу сагышы тойды. — Иншаллаһ, — дип куйды ул, аңсыз рәвештә, — бар да синең иркеә, Аллаһым. Ул мәйданга карап торган өй-кибетләр рәтеннән атлады. Аларның өске катлары яшәү өчен бүрәнәдән салынган, аскы каты — таштан, тәрәзәләренә тимердән рәшәткәләр куелган, таштан эшләнгән болдыр өстенә алтакта эленгән. Кибетләр рәтеннән соң олы урам Татар бистәсенә илтә. Яшел түбәле йортларның тәрәзәләрендә матур-матур пәрдәләр күзне иркәли, биек капкалары сырлап эшләнгән агач баганаларга утыртылган. Нәфис манараларда, акшарланган диварларда кызгылт төс уйный. Монда өч мәчет булып, барысы да агачтан, алар карар күзгә Болгар һәм Казан мәчетләренең борынгы күчермәләрен хәтерләтә кебек, аларның тузаннары хәзер, җитез җилгә ияреп, Азия киңлекләренә оча. Бистә буйлап эссе һавада намазга чакырып азан тавышы таралды. «Лә-илләһи-ил-аллаһ!» — дип, дәрвиш адымын кызулатты. Әгәр шәһәрдә булмаса, намаз вакыты җитүгә, шул урында гына тезләнер иде. Әмма монда бер урамның казак балалары икенчесенә каршы сугыш игълан иткән: берсен-берсе узып ташлар, кулдан эшләнгән уклар оча, утлы шартлаткычлар гөрселди, балаларга хас чыр-чу күтәрелгән иде. Якындагы мәчеткә кереп гыйбадәт кылганнан соң, дәрвиш, яшеллеккә төренгән ишегалдыннан тузанлы тыкрыкка чыкты. Аның яныннан гына шәкертләр йөгереп узды. Каядыр ашыгалар, күрәмсең. Бәлкем, берәрсе мәрхүм булгандыр да шунда чабалардыр. Мәет озату да — эш, кәсеп. Монысы, ябык, иске, таланып беткән киемлесе, мөгаен, бай, хәлле сабакташына самавыр куярга йөгерәдер. Ә бәлки ниндидер сәүдәгәр белән Мәкәрҗәгә ярминкәгә барырга килешкәндер, анда ул трактирга идән юучы яисә базар мәйданын себерүче булып яллана ала һәм бер айдан ничәдер сум белән кайтып төшә. Дәрвиш, бер малайны дәшеп туктатты да аннан ябык кына, басынкы, юаш Габдулла исемле шәкерт турында сорашты. — Сез, мөгаен, Габдулла әфәнде турында сорыйсыздыр? — Шәкертнең аксыл күперенке битендә шаян-шук чаткылар күренеп алды. — Гыйбадәттә булмады ул. Үзенең хөҗрәсендә тәмәке тартып утырадыр әле. — Аннары җитди итеп:— Әйе-әйе, аңа хөҗрә бирделәр! Гомәр хәлфә хаҗ сәфәрендә булганда, кечерәк сыйныфларга дәрес тә бирде әле. Ул анда кара такта куйды, аңа акбур белән язды. Аннары аңа акбур кеше сөякләреннән ясалган, дип аңлаткач, туктады. Шәкерт сикерә-сикерә чабып китте, дәрвиш чаттан уңга — «Мотыйгия» мәдрәсәсенә таба борылды. Элегрәк тә ул монда туктала иде, шунда бала чактан ятим калган яшь мәхдүм белән дуслашып китте. Алар әле бервакыт җәй буе икәүләп сәяхәт тә кылдылар. Мәдрәсәнең капка төбендә туктап, ул як-ягына каранды, дөресрәге, нәрсәдер аны борылып карарга мәҗбүр итте. Юл аша нәкъ каршыда, тимер-томыр сата торган кибет янында, Истанбул бугазындагы хезмәттәшенә ике тамчы су кебек охшаш шымчы эсседә кагаеп тора иде. Дәрвиш, аны белмәгән кеше, тынычлык саклаучы дип уйлыйдыр дип көлемсерәде. — Барысы да Аллаһ иркендә, — дип мыгырданды дәрвиш һәм капкадагы боҗраны борды. Ишегалдында салкынча, күләгә төшкән. Ботаклары җиргә иелгән сәрви куаклары арасыннан сары ком сибелгән сукмак күренде. Сукмакта сикереп уйнашкан чәперчекләр, карт якынлашкач, тыныч кына читкәрәк авыштылар. Җәйге ачык корылма кырыендагы яшел үләндә җирән мәче сузылган. Корылма тәрәзәләренә эчке яктан алача эленгән, ишектә әкрен генә киндер тукыма җилферди. Япманы ачып бер үсмер малай чыкты, күлмәгенең итәге чалбарга кыстырылмаган, йөзе озынча, саргылт, ябык, карап торышка ук йомшак чәче коңгырт сары. Дәрвишне күрүгә, ул кулына тоткан түбәтәен башына чәпәде һәм шатланып, шул ук вакытта оялып, картның каршына килеп басты, күрешергә дип ике кулын сузды. — Миңа сине гыйбадәттә булмады дип әйттеләр, — диде дәрвиш, күрешкәч. — Бәлки авырыйсыңдыр? — Мин гыйбадәтне ялгызым гына кылырга яратам, — дип җавап кайтарды үсмер, авырганын, хәзерге вакытта үзен тагын да начаррак хис иткәнен сиздерәсе килмәде. Быел яз унсигез яшен тутырса да, дәрвиш белән соңгы очрашудан соң әллә ни үзгәрмәве, һаман да ябык, кыска буйлы булып калуы өчен уңайсызланды. — Рәхим итегез, суфый бабай, — диде ул ягымлы итеп һәм авыр киндер пәрдәне ачты. Карт эчкә үтте. Сары буявы кыршылып беткән идәнгә утырып, халат кесәсеннән дисбе чыгарды. Бармаклары хөрмәнекенә охшаган озынча каракучкыл төшләрне берәм-берәм күчерә башлады. — Мин самавыр куям, — диде егет. — Безгә беркем комачауламый, бар да ялга таралышты. — Ул елмайды да йөгереп ишегалдына чыгып китте. Күп тә үтми әйләнеп керде, аякларын чалыштырып, карттан бераз читтәрәк утырды. Дәрвишнең күзе ярымйомык, бармаклары исә дисбе төшләрен чак-чак кына кыймылдата. Җәйге корылмага үтеп кергән агач күмеренең исе шулкадәр тансык, тәмле, аңа чәчәкләр, кояшта җылынган яфраклар, Габдулла яңа гына ачкан калай савыттагы чәйнең хуш исе өстәлеп, башны әйләндерә. Егет тиз генә чыгып, самавырны алып керде һәм идәнгә бастырды. Самавыр рәшәткәсе аша җемелдәгән күмернең кызыл төсе идәнгә күчте. Габдулла чәй пешерде, аннары киндер капчыкның төбендә калган тозлы эремчектән катырылган кечкенә йомарламнар белән җәлпәк төче көлчәләрне өстәлгә бушатты. — Шикәрем генә бетте. — Ул касәгә чәй агызып карт алдына куйды. — Өченче елым инде үземне үзем туйдырам, суфый бабай. Балык тотам, бай балаларына укырга булышам. Өйдән-өйгә йөреп Коръән укыйм. Җеназага йөрмим, ярминкәләрне дә яратмыйм. —   Ник? — Йөрмим. Безнең гореф-гадәт, йолалар кырыс, күз яшьләре кабул ителми, хатын-кызлар кайгыдан сынсалар да сиздермәскә тырыша, ир-атларны таштан яралган диярсең... — Газап-михнәт турында кычкырып йөрмиләр, — дип, үгет-нәсихәт бирде карт. — Шулайдыр, мөгаен. Елый алмаган кешеләрдән көнләшәм мин. Әмма үзем күз яшьләремне тыя алмыйм... Белмим, бәлки мин йомшак, көчсездер. Утын кисәргә китүем хәерлерәктер. — Ай-һай, синең турында артык горур, диләр. Алай ихатадан ихатага йөрмәссең. Син бит мәхдүм баласы, мулла оныгы, сезнең нәселнең җиде буыны мулла булган. — Мине дөрестән дә тәкәббер, һавалы, диләр. Ләкин ул алай түгел, суфый бабай!.. Карт, кулын сузып, учын үсмернең ябык иңенә куйды. — Улым, — диде ул, ачы көлемсерәп, — дөньяда хыялланудан да яхшы нәрсә юк. Әмма ул бик азларга гына бирелә. Көнкүрештә кайнашу күңелне вагайта; байлык һәм танылу бала кулындагы уенчык кебек, аны төшереп югалтырга мөмкин. Безнең тәнебез туфрактан барлыкка килгән һәм туфракка әйләнәчәк. Шагыйрь болай дигән:   Тәүге сулыш алган мизгелдән Ашыга җан югалу көненә.   Мәгарри бит бу! Фәкыйрь дәрвиш ул юлларны каян белә? — Дөресен әйтегез, сез дөньялыкта танылган һәм гыйлем иясе кеше идегезме? — Мин чүп җыючыдан да ярлырак идем, — дип җавап бирде карт. — Хәзер байлыгымны алтын белән чагыштырмыйм. Менә синең белән китәрбез дә, борынгы китапларның зирәклеге сәүдәгәрнең сатып алучы белән сүз көрәштерүеннән әйбәтрәк икәненә төшенерсең. — Китәргә? — дип кабатлап сорады егет. — Тыныч кына дога кылыргамы? Әмма безнең гомер башкалар өчен бәхет түгелмени? — Юк, улым, рухны аңлау өчен, ирекле булырга кирәк. — Рух никадәрле хакыйкатькә күтәрелергә мөмкин соң? — Хакыйкать шунда: дөнья тәртипкә салынган һәм анда сәбәпләр нәтиҗә белән бәйләнгән, галәм галәм белән тоташа, гамәлдәге кайбер нәрсәләр башкаларына әверелә. Галәмнең шаккатыргыч гаҗәеп яклары бетмәс-төкәнмәс, аның очы-кырые юк. — Әмма дөньяда яманлыклар да күп. — Дөньяда бар да: яманлык та, яхшылык та җитәрлек. Боҗраның кара төрткесенә төртелсәң, шуны бел: кайдадыр югары урында син кичергәннең капма-каршысы бар. Җир тышча белән капланган һәм менә нәкъ ул вакыйгалар һәм күренешләр белән боҗра буенча идарә итә. Югарыга менеп җитә дә егылып төшә, сиңа алмашка исә Искәндәрме анда, Әфләтунмы — башка берәү баса. Бар да боҗра буенча хәрәкәт итә, бары тик адәм гомере генә ук кебек турыга китә... Улым, теге рәхәт, бәхетле җәеңне онытмадыңмы? — Юк, исемдә. Алар җәй буе каладан калага, авылдан авылга йөрделәр, казакълар көтүләре белән җәйләгән далалар буйлап бардылар, төннәрен карт аңа үзенең озын гомер юлында күргәннәре һәм ишеткәннәре турында сөйләде. Онытылмас җәй булды ул! Ул арада егет тәгәрмәчләр шыгырдавын, ат пошкыруын ишетеп алды, менә ат тоягы белән капкага типте. Габдулла тиз генә урыныннан торды да чаршауны ачып тышка карады һәм атның акрын гына кешнәвен аермачык ишетте. Ул ишегалдына йөгереп чыкты һәм Камил мөгаллимне күрде. Тегесе исә кулындагы камчысы белән сукмак тирәли үскән куакларга җай гына селтәнгәләп килә иде. — Хөрмәтле шәкерт әфәнде, — диде ул күңелле генә, — сез гадәттәгечә йокы симертәсездер инде... шундый көндә! — Акрын, минем кунагым бар. — Кем инде ул? — Суфый бабай. — И-и! — Ул, ачы миләш капкандай, йөзен чытты һәм җәйге корылмага атлады. Дәрвиш алдында исә ул бик сөенгән кыяфәт чыгарды, бар кагыйдәсенә туры китереп, иелеп сәлам бирде. Карт исә гади генә: «Исәнме», — дип җавап кайтарды. Элек-электән аңарда Камил кебек имәндәй таза, көяз адәмнәргә карата яшерен нәфрәт сакланып калган. Янып торган йөзе, кыйгачланып күтәрелгән каш, туры зур борын — мондый кыяфәт җиңү яулаган сугышчыныкын хәтерләтә. Киемен күр — ничек фырт киенгән: буйлы һолланд күлмәге, тар балаклы чалбар, штиблет, башында юка бәрхет кәләпүш. Керә-керешкә ул кыбырсый башлады, Габдуллага: калдырсана бу карт сукбайны дигән ишарәләр ясады. Габдулла әле кашын җыерып, әле көлемсерәп дигәндәй, савыт-сабаны җыештырды, аннары картка юлдан соң хөҗрәсендә ял итәргә тәкъдим итте. Әмма карт кире какты: монда — саф һавада рәхәтрәк иде. *** Дәвамын «Казан утлары» журналының февраль, март, апрель саннарының ПДФ (электрон) форматын яздырып укырга мөмкин.   Шулай ук безнең элеккеге сайтта бу әсәр өлешләп бирелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: