Чукрак

Мифтах, сулы чиләген көч-хәл белән өстерәп тау астыннан күтәрелде дә, чиләгендәге суын чайпалдыра-чайпалдыра, ярты суын чалбар балагына түгә-түгә, идарә баскычын юып ятучы әнисе Гөлйөзем янына килеп басты. Беләге белән тирләгән маңгаен сөртеп алганнан соң: «Булдырдыммы?! Тау астындагы иң ерак чишмәдән үзеңә су алып кайтып бирдемме!» – дип, биленә таянды. Мактау сүзе өмет итеп, әнисенә карады. Капкадан Батырҗан килеп керде. Капкага арты белән иелеп идарә баскычын юган Гөлйөземнең арт санын күреп тынсыз калды. Бераз гына капка баганасына сөялеп өнсез торганнан соң, түзмәде, сак кына килеп, Гөлйөземне кочаклап алды. Гөлйөзем куркып катып калды. Борылыргамы, әллә борылмаскамы... Ул көткән кешеме? Ходайдан үтенеп сораулары әллә тормышка аштымы? Әллә чыннан да ул көткән кеше исәнме? Капкадан атлап керде дә Гөлйөземне куенына алдымы?! Әллә сабыен аталы, бәхетле итмәк булдымы?.. Каршысында басып торган улына күзе төште. Мифтахның күзләрендә, карашында нәфрәт тоеп, кинәт артына борылды. Каршында берән-сәрән исән калган, саргаеп беткән тешләрен ыржайтып, нурсыз йөз елмая иде. Гөлйөзем кулындагы пычрак сулы мунчаласы белән Батырҗанның йөзенә китереп сукты. – Нишлисең, җирбит! Хайван! – Гафу ит, Гөлйөзем. Үз-үземне белештермичә, онытылып кителде. Зинһар, гафу ит. Яратуыма чыдый алмый ялгыштым. – Ә син нәрсә катып калдың?! Мифтах алып кайткан суны Батырҗанның өстенә каплады да чиләкне улына ыргытты. – Мә! Су алып мен! – Батырҗанга борылып: – ә син, кайтып, анаң Сафура түтәйне кочакла! – дип кычкырды. Батырҗан йөзенә килеп бәрелгән суга тончыгып, тын алалмыйча, көчкәкөчкә сулыш алып: – Мыскыл итмә инде, Гөлйөзем, – диде. – Башка миңа кулыңны сузасы булма. Атамны үтердегез! Үземә пычрак аттыгыз! Аларны сөрдегез! Миннән тагын ни кирәк?! Тимәгез миңа! Зинһар, тимәгез! – дип ыңгырашты Гөлйөзем. – Минем бер гаебем дә юк. Арслан, барысын да Арслан оештырды. Синең өчен генә яшим бит мин, Гөлйөзем. – Кичә төнлә син идеңме ул безнең тәрәзә төбендә? – Юк, Гөлйөзем, валлаһи, мин түгел идем. – Алдашма! – Анам белән ант итәм, мин түгел идем. Гөлйөзем, бул минеке?! – Беркайчан да! – Аны көтәсең?! – Көтәм! – Кайтмый ул. Анда киткәннәрнең берсенең дә кайтканы юк. – Ул кайта! – Теге дөньядан әлегә берәүнең дә кайтканы юк. Минеке бул! Минем дә бәхетле булырга хакым бардыр, – дип ялварды Батырҗан. – Мин үз бәхетемне көтәм. – Ярымачык капкадан сөмсере коелган улының карашын тоеп, – мин баламның атасын көтәм. Мин улымның атасын көтәм, – диде Гөлйөзем. – Кайтмый ул! Исән булса да кайтмый. Бу җир аны үзенеке итә алмый. Югалганына инде ничәмә-ничә еллар! Атасының бәхиллеген алалмаган кеше гомерендә дә рәхәт күрми! Гөлйөзем, малаеңны аякка бастырасы, егет итәсе бар. Синең дә тормышың күз алдында. Ал да гөл генә түгел, мин дә сиңа сүз әйтергә, сүз катарга оялып, картаеп барам. Әнкәй дә урын өстенә менде... – Батырҗан ничек тә Гөлйөземне күндерергә азаплана иде. – Мин барыбер синеке булмаячакмын. Ачык капкадан Арслан күренде. – Нәрсә турында гәпләшәләр болар, пар күгәрченнәр?! – Юк, менә идән юып бетергәнен көтә идем. Таптап керәсем килмәде. – Ә син кереп торма! Пычак калганмыни сиңа ул кәнсәләрдә?! Әнә бар, хәзер үк җәйләүгә – «Марҗа чокыры»на чап! Теге дуңгыз Галимҗанның маллары таралган, ди. Үзен чыбыркы белән сыйлап кайт. Җелегенә төш. Бер генә сыерына берәр нәрсә булса да, икегезне дә Себергә сөрәм! Болай да Арсланның вакытсыз кергәненә ачуы чыккан Батырҗан, бар ачуын Галимҗаннан алу теләге белән: – Хәзер. Ну, селәгәйнең кирәген бирәм! – диде. Һәм абына-сөртенә, кая басканын белештермичә, капкага ташланды. Батырҗан теге чакта Сталин портретын әйләндереп куюы белән төзәтеп булмаслык ялгышлык ясавын, үзен-үзе Арслан җәтмәсенә мәңгелеккә илтеп тыкканын аңлаганга күрә, Арсланның һәр сүзен, һәр җөмләсен закон итеп кабул итә, аның күләгәсеннән дә куркып яши иде. Арслан Мифтахны култык астыннан эләктереп алды да югарыга күтәрде. – Егет урыны биредә түгел. Егет урыны – ат өстендә! Әйдә, мин сине атка атландырам, – дип урамга алып чыгып китте. – Бар! Тузан туздырып, малайшалайларны көнләштереп, бер урам әйлән, – дип, атка атландырды да атының арт санына уч төбе белән сукты. – Әйдә, малкай! Бу селәгәйне урам әйләндер! Күзле бүкән кебек карап тормасын, – дип, борын астыннан мыгырданды. Бу минутларда малайга анасы да, сулы чиләк тә кирәкми, аның җилкәләрендә канат иде. Арслан ишегалдына керде. Капканы япты да шудырмасын тартты. Гөлйөзем янына килде. Бөтереп алып куенына тыкты, үбәргә үрелде. – Сагындым үзеңне, асылым! Гөлйөзем, җен ачуы белән, бар көченә аны этеп җибәрде. – Яныма киләсе булма! Каберем якын булмасын! – Нәрсә булды сиңа? Ник кәҗәләнәсең? – Син, барысына да син гаепле! – Аңламыйм. – Син миннән теге вакытта уйнашчы ясадың! – Көнләштем! Ни өчен әле мин сине аңа бирергә тиеш идем?! Ул – мулла баласы, мин батрак баласы булгангамы? Син минем өчен туган. Минем өчен яшәргә тиешсең дә! Син – минеке! Аңладыңмы, минеке! – Син – минем атамны үтерүче! – Ялгышма! Синең атаңның башына чабата киндерәсе җитте. Нуриәхмәт ярдәм итте. Мин гомерем буе, сабый чактан алып, алардан көнләштем. Алар абыйлы-энеле авыз тутырып икмәк ашаганда, мин алабута ашадым. Алар ефәкне кигәндә, мин киндер киеп үстем. Алар абыйлы-энеле синең арттан йөргәндә, мин, читән ярыгыннан карап, гарьлегемнән үксеп-үксеп елый идем. Ниһаять, минем көн килде. Үчен алдым. Әйткән сүземдә тордым! Гөлйөземне беләгеннән эләктереп, йолкып алып күкрәгенә кысты. Гөлйөзем бар көченә чәбәләнде: – Кагыласы булма! Кычкырам! – Теләгең! Ачтан үләсең килсә, кычкыр! Тик уйла! Уйла... Мотавалларга тешем үткәнне, сине генә чәйнәп төкерермен. – Нигә газаплыйсың син мине? Минем ни гаебем бар... – Синең беренче гаебең шул: тирә-якта сиңа җиткән чибәр юк. Икенче гаебең, чабатачы Мостафа кызы гына булсаң да, аларны хуп күрдең. Бай тормышка килен булып төшмәкче идеңме?! Уйла! Син халык дошманыннан тапкан малай үстерәсең. Кочаклап үпте. Гөлйөзем, көч-хәл белән аннан аерылып, кеше-фәлән карап тормагае, дип, капка артынарак китеп, сыдырылып менгән итәген төшерде, чәчләрен рәтләде, шуып төшкән яулыгын төзәтеп бәйләде. – Җитәр инде. Кеше-фәлән килеп керсә. – Күрсеннәр! Кемнән куркыйм? Берәүдән дә курыкмыйм. Алар миннән куркырга тиеш! Үзем – мулла, үзем – староста, үзем – рәис! Кич кунарга киләм, көт! – Арслан, гайрәтләнеп, арлы-бирле йөренде. – Юк, кирәкми! Килмә! Малайдан уңайсыз. – Беренче тапкыр түгел. Өйрәнеп килә. Син нәрсә, бүген гел кирегә сукалыйсың? Бу сүзләрне әллә сиңа теге надан бригадир аламасы өйрәтеп чыгып киттеме? Белеп тор һәм аң бул! Синең тормышыңның иң усал дошманы – ул! Ул Нуриәхмәтне тегендә озатты. Мин түгел, мин чиста! Ул пычак кадады. Мин түгел! Аң бул! Әгәр мин әйткәнне әйтсәң, нәрсә буласын яхшы беләсең! Син – халык дошманының хатыны! Ә хәзер бар, кайт! Абзар артыңа, кычыткан арасына он ташлап калдырдым, кара аны, күреп калмасыннар. Кичкә таба аш пешер! Мәе – миннән. – Арслан, малай үсеп җитте бит, оят... – Беләсең ич инде. Ул селәгәйгә ат биреп, атка атландырып урам әйләндерсәң, дөньясын оныта. Әйткәнне эшлә! Әйтергә онытып торам. «Кызыл байрак» колхозының мәктәп директоры югалган иде бит. Кичә төнлә шуның хатынын алып киткәннәр. – Безнең нинди гаебебез бар соң? – Районда сүз гел шул турыда. Халык дошманнарының хатыннарын, балачагаларын гына түгел, нәсел-ыруларына кадәр җыярга, дигән карар бар, – дип масайды Арслан, корсагын киереп. – Дөньясы да чәнчелеп кенә китми! Авылдашлар булып авылдашлар да үземне әйләнеп узалар… – дип еламсырады Гөлйөзем. – Мин әйләнеп узмыйм бит. Мин барында курыкма! Ялгызың бик кунарга тырышма! Мин яныңда булганда, сиңа чебен дә тия алмас. – Хатының, балаларың алдында оят. Рәшидәңнең нинди гаебе бар? – Рәшидәнең кабер кадәрле авызы, шул авызын тутырып ашарга икмәге, җылы өе, йомшак урын-җире, итәк тулы мин ясаган балалары бар. Тик ятсын! Рәхәтенә чыдый алмаса, түремә сине алып кайтып утыртырмын! Вәт шул. Бар, әйткәнне үтә! – Гөлйөземнең арт санына сугып алганнан соң, тиле кеше кебек көлә-көлә, капкага атлады.   ************************************************** Дәвамын сайттан күзәтеп барыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: