Бердәнбер һәм кабатланмас (ДӘВАМЫ)

Киңкырлы шәхес – шагыйрь, прозаик, журналист, конферансье, интернет проектлар авторы Марат Кәбировның әлеге романын «Казан утлары» журналында укырга мөмкин. Әсәрнең башын монда укып була. * * * —Ләйсән, син егетләр белән күз атыша да башладыңмы инде?..—дип пышылдады Ләис, әти-әнисе киоскка киткәч.—Кара аны... —Үзеңне бел... Әнә теге йокы пирүге янында утырган сарычәчтән күзеңне дә алмыйсың ич!—Ләиснең кинәт югалып калуын күреп, кычкырып көлеп җибәрде һәм аны үпкәләтүдән курыккандай өстәп куйды.—Ә ул ничауа гына күренә! Ләис Роберт ягына ымлады: —Аны әйтәсеңме? Ярарлык. —Юк,—дип елмайды Ләйсән.—Синең сарычәчеңне әйтәм, матур кыз. Ләис чынлап әйтә микән дигәндәй, бертын сынап торды да, елмаеп җибәрде: —Теләсә кемгә күз төшереп йөрмим бит инде. Менә җиңгәң дә итеп куярмын әле. —Киленең диген, агач тел! Син миннән ярты сәгатькә кече әле. —Ярты сәгать тә булдымы аерма. —Канатлы ракета Америкага нәкь ун минутта барып җитә. Ә ярты сәгатьтә бөтен дөньяны шартлатып бетереп була. Димәк, син миннән нәкъ бер дөнья бетәрлек вакытка соңга калып тугансың. Энекәш! —Ну, ярый, «килен» диярсең... —Диярмен. Тик син башта таныш әле аның белән. Әйдә, бәхәс—шушы сәфәр азагына кадәр ул кызга бер сүз дә эндәшә алмаячаксың. —Минме?! Хәзер барып танышам мин, кирәк булса. —Булмый! Әйдә, бәхәс! Кәрәзле телефонымны сиңа бирәм. —Ә миңа телефон бик кирәкми дә... —Куркасың шул. Кызлар алдында гомергә шул мәмәй авыз булдың инде. Бик беләсең килсә, кызлар алар кыю егетләрне ярата. Мин синең урыныңда булсам, аңа хәзер үк барып эндәшер идем. —Син бит ул... Ләис сарычәч ягына тагын бер карап куйды. Башын да күтәрми, ичмасам. Ул арада ялга җыенучылар арасында ниндидер хәрәкәт башланды. Кычкырып сөйләшкәннәр тынычланыбрак калды, йоклап утырганнар күзләрен ачты. Ләис моның сәбәпчесен тиз тапты. Алар арасында турагентство формасындагы мөлаем ханым пәйда булган иде. «Бу ханымга монда йөрисе түгел, ә һинд киноларында гына уйныйсы бар»,—дип уйлады Ләис, аңа карап. —Ничек, дуслар? Көтеп арымадыгызмы әле?!—диде ул яңгыравыклы якты тавыш белән.—Ярый, башларыгызны салындырырга ашыкмагыз. Якынрак торганнар арасыннан кемдер канәгатьсезлек белдереп мыгырданып куйды. Ләкин ханым моңа тамчы да ачуланмады: —Хәлегезне аңлыйм. Барыгыз да ерак юлдан килгәнсез, йончыбрак та киткәнсездер,—диде ул ягымлы тавыш белән.— Ләкин күңелегезне төшерми торыгыз. Безнең сәфәр әле башланмады. Бүген теплоходка утыргач, иркенләп ял итәрсез. Ә иртәгә иртә белән сезне иң күңелле күренешләр көтә. Әлбәттә, сез матур урыннар күрми яшәгән кешеләр түгел, әмма мондагыдай хозурлыкны әле беркайда да очратканыгыз юктыр... —«Кояшлы күлгә сәфәр» дигәннән бернәрсә дә аңламадым. Кая барабыз соң без, нинди күлгә?—баягы салмыш тавыш кабат ишетелде. —Без барасы күл Европада иң зурлардан исәпләнә. Ләкин эш анда гына түгел, суы кристалдай саф, су асты дөньясы аермачык күренеп тора. Ә су асты искиткеч бай монда. Үсемлекләрнең дә, җан ияләренең дә ниндиләре генә юк. Әгәр үзегез төшеп карарга теләсәгез, махсус җайланмалар ярдәмендә су астында да берничә сәгатьлек сәяхәт кылырга мөмкин булачак. —Туйганчы сыра чүмерәсең дә, исергәч күл төбенә төшеп айнып чыгасың. Во, блин, кайф!—Яшьләрдән торган төркем бу сүзләрдән җиңелчә көлеп куйды. Ләкин ханым аңа игътибар итмәде: —Күл шулай ук кечкенә оҗмах утрауларына да бай. Якын-тирәдә яшәүчеләрнең кайберләре монда үзләренең бал айларын үткәрә. Сезнең арада да икәүдән-икәү генә калырга теләгән гашыйклар бар икән, берәр тәүлеккә утрауда калу мөмкинлеге булачак. Анда махсус коттеджларыбыз бар һәм хезмәтчеләребез теләсә нинди теләгегезне үтәргә әзер тора... Ләис күз чите белән генә күреп торды, апасы сиздермәскә тырышып кына теге егет ягына күз салды. Ләкин егет үзе дә аннан күз алмый иде. Тагын карашлары очрашты да елмаешып куйдылар. Ләис сарычәчкә карады. Аның әтисе инде күзләрен ачкан иде. Дөньяның бернәрсәсе дә үзен кызыксындырмаган бер кыяфәт белән сыра чүмерүче яшьләр төркемен күзәтә. Ә кызы ничектер ачулы сыман. Юк, алай да түгел, монда килеп эләгүенә үкенгән шикелле ул. Әйтерсең, кемдер мәҗбүр итеп җибәргән. Эх, шуның күңелен күтәрерлек берәр нәрсә эшләргә иде! Ханым һаман сөйли: —Без барасы утрау Ярымай утравы дип атала. Аңлавыгызча, ул кыйгач ай рәвешендә. Ләкин мин аны җәннәт утравы дип атар идем. Монда сезнең бөтен хыялларыгызны да тормышка ашыру мөмкинлеге булачак. Затлы коттеджлар, рестораннар, сауна-бассейннар, уен заллары турында әйтеп тә тормыйм. Суда йөзәргә, су астына сәфәр кылырга теләүчеләр өчен махсус урыннар бар. Балык яратучылар өчен аеруча кызыклы булачак. Сез монда кармак салып, яки җәтмә тотып йөрмәячәксез. Эре-эре балыклар белән кочаклашып йөзү, шул халәттә кинога, яки фотога төшү мөмкинлегегез булачак. Шулай ук парашюттан суга сикерү, су чаңгыларында йөрү, зур тизлекле су мотоциклында узышу... Бу—күл белән бәйле нәрсәләр. Ә җирдә булырга яратучылар өчен махсус ял паркы бар. Ә анда нәрсә генә юк! Кыскасы, андагы хозурлыкны әйтеп-аңлатып кына бетермәле түгел. Җаныгыз нәрсә тели! Бу кечкенә әкият шәһәрчеге. Сезнең әкият иленә сәяхәт кылырга хыялланганыгыз бар идеме? Теләгегез кабул булу алдында тора дип уйлагыз... Аның соңгы сүзе Ләиснең күңеленә сеңеп калды да беркая да ычкындырмады. «Теләгегез кабул булу алдында тора дип уйлагыз... Теләгегез кабул булу алдында... Теләгегез... « Егет башкача аны тыңламады. Ул әйтеп-аңлатып булмаслык моңсулык эчендә утырган гүзәлдән күзен ала алмады. Ничек кенә күңелен күтәрергә? Шушы халәтеннән ничек чыгарырга аны? Апасы дөрес әйтә, ул кызлар алдында гел мәмәй булды. Ләкин моңа кадәр шулай бар игътибарын үзенә тартырлык кыз очраганы юк иде дә инде. Кыю булырга кирәк. Янына барырга да нәрсәдер әйтергә. Ә ни әйтәсең: «Болай моңсуланып утырма, әйдә, башыңны күтәр, шатлан, чөнки мин сиңа гашыйк булдым!»—дисеңме. Нәрсә әйтергә була кызлар белән танышыр өчен? Шайтан белсенме аны! Ләкин ни дә булса әйтергә кирәк. Әнә теге егеткә рәхәт ул, аның апасына карап бер елмайды да—әсир итте. Хәзер сүзне нәрсә дип башласа да була. Ә Ләис... Юк инде, гомергә шулай «невезучий» булды. Башын күтәрсен иде шушы сарычәч. Ләискә карасын иде. Елмаешсыннар иде. Юк! Ләис ниндидер киңәш ишетергә теләгәндәй апасына карады. Тик Ләйсәндә аның кайгысы юк иде, үз егете белән елмаешып торалар. Мин апа дип мактанырга ярата бит әле үзе. Бар син шул кыз янына, апа булсаң, үзең танышып ал. Кызларга кыз кеше белән танышуы күпкә җиңелрәк бит. Үзең таныш та энекәшең янына алып кил. Таныштыр. Юк инде, бу Ләйсәндә дә эләккән эш булмады. Нинди дә булса ярдәм табарга теләгәндәй, Ләис тирә-ягына күз салды. Әтисе белән әнисе күренми иде әле. Менә шушы мизгелдән файдаланып калырга кирәк тә бит. Тик ни эшли беләсең. Кинәт аның күзе вокзал почмагындагы китап-журналлар сатыла торган киоскка төште. Әйе, шулай эшләргә кирәк. Берәр китап алып, кызга бүләк итәргә. Кызыклы китап булсын ул, рәхәтләнеп көлеп укырлык булсын. Һәм кыз шуны укый башлар да бөтен моң-зарын онытып көлеп утырыр. Һәм көлгән саен Ләискә елмаеп карап алыр. Егет киоскка элдерде. Тизрәк чамаларга тырышып китапларга күз салды. Әмма яраткан кызыңа берсүзсез бүләк итәрдәй нәрсә күренмәде. Детектив ул малайларга гына кызык буладыр. Мәхәббәт турындагы китаплар бар да, тик исемнәре әллә ниндиерәк. Секс буенча кулланмалар. Китап бүләк итәрсең дә, ә кыз аны алмас: «Рәхмәт, мин аны кичә генә укып чыккан идем. Ошамады»,—дияр. Юк инде, таныш булмаган кешегә китап биреп булмый. Кинәт ул катып калды. Чәчәкләр турында журнал! Менә нәрсә кирәк икән аңа! Ул янә тирә-ягына күз салды да чәчәк кибетен күреп, шатлыктан адымнарын көчкә тыеп шунда атлады. Һәм иң матур булып күренгән букетны сайлады. Кыйбат иде, әлбәттә. Булсын! Акча килә дә китә ул, ә гомернең матур мизгеле мәңгегә кала. Кыз һаман шул халәтендә иде. Таныш түгел егетнең янына килеп басуын ул сизмәде дә. Әтисе битараф караш ташлап алды да үз дөньясына чумды. Аннан махмыр исе килә иде. Менә ни өчен аралары салкын икән боларның. Ләис кыз каршына килеп туктады. —Гафу итегез... Кыз башын күтәреп карарга мәҗбүр булды. Ләис чәчәкләрне аның алдына салды да: —Болар—сезгә!—дип китәргә ашыкты. —Тик ни өчен?.. Егет бер сүз дә әйтә алмады. Кызның йөзендә гаҗәпләнү һәм рәхмәт хисе иде. Һәм кызыксыну. Ләис сүз әйтә алмады, бары тик елмайды гына. Ихлас йөрәктән. Ләйсән янына килеп баскач та авызын җыя алмады. Апасы аның кайдадыр югалып торуын да сизмәгән иде бугай. Ләис елмаеп аның егетенә күз атып алды да, апасына эндәште: —Китер телефоныңны. Кыз аны ишетмәде. Ишетмәве яхшы булды да. Сарычәч аңа үзе карап тора иде. Елмаеп. Ләкин Ләйсәнне күрүгә йөзеннән аз гына күләгә үткәндәй булды да шундук юкка чыкты. Аларның туганнар икәнен аеру өчен әлләни кирәк түгел иде. Ләис тә елмаеп җавап бирде. Бераздан әтисе сарычәчкә нәрсәдер әйтте. Кыз теләр-теләмәс кенә җавап бирде. * * * Айгөл бу сәяхәткә үз теләге белән чыкмаган иде. Картыйсы килеп, эшнең нидәлеген аңлатып бирәч, ризалашырга туры килде. Башкача чара юк, әнисе дә, үги әтисе дә (кем үгирәктер әле) эштә, ә Радик әтисен үзен генә җибәрү куркыныч иде. —Йөз мең тәңкә акча дип язганнар бит,—диде картыйсы.—Болай гына калдырсаң, булдыксызлык чиге. Бер егерме меңен Радик белән безгә бирсәгез, калганы үзегезгә булыр иде. Балалар хакы дигәндәй... Укырга да керәселәре бар, азрак ярдәм булыр иде. Шулай дигәч, берсе дә каршы килеп тормады. Хәер, болай да карышмаслар иде. Ни генә әйтсәң дә, картыйсын барсы да хөрмәт итәләр. Айгөл дә карышмады. Ул аны болай булыр дип уйламаган иде. Барырлар да акча алырлар да кайтып китәрләр дип күз алдына китергән иде. Ләкин монда килү белән утрауга сәяхәт турында сөйли башладылар. Премияне шунда бирмәкчеләрдер инде. Кыз төпченеп сорарга уңайсызланды, ә әтисенә бернәрсә дә кирәкми иде. Ул үзенең ни өчен килгәнен дә бик аңлап бетерми шикелле. Баштарак, озак кына күрми дә торгач, әтисе белән очрашу ниндидер якты вакыйга булыр сыман тоелган иде. Ләкин алай булмады. Ир аны бар дип тә белмәде. Һәм кызның күңелендә ярала гына башлаган якты хис шундук юкка чыкты. Кечкенә чагында аның көн дә исереп кайтып тавыш куптарулары, әнисен кыйнап ташлаулары хәтеренә килде дә әлеге адәм бөтенләй чит булып, дошман булып тоелды. Һәм Айгөл шуның белән тагын ничә көн бергә булырга мәҗбүр иде. Сәяхәткә җыенучылар арасында да танышып дуслашырлык адәм күренмәде. Хәер, кыз эзләмәде дә инде андыйларны, күңелең китек чагында кемгәдер башлап эндәшәсе килеп тормый. Ә үзләре килеп танышу өчен яныңдагы кешедән һич югы сасы аракы исе килмәскә тиеш. Гомернең үле көннәре башлану алдында иде. Юлга чыккач эчмәскә вәгъдә бирсә дә, әтисе сүзендә тора алмады. Поездга кереп утыру белән сырага ябышты. Кыз башта аңа әйбәтләп әйтеп тә, әрләп тә карады, ләкин бер файдасы да тимәде. «Ярый, кызкаем, башкача борылып та карамыйм»,—дип авыз суын корыта да, качып-посып үз эшенә керешә. Шул рәвешле юл гизә торгач, йөз мең акча әлләни зур да булып тоелмый башлады. Үзеннән генә торса, ташлар да кайтып китәр һәм бу гамәле өчен тамчы да үкенмәс иде. Ләкин Айгөл картыйсын үпкәләтүдән курыкты. Әнисе аның сүзләре белән ризалашкандай тоелса да, бер тиенен дә калдырмыйча картыйсына тоттырачак инде аның. Ә картыйсы Айгөлгә бирәчәк, энесенә... Алмасалар үпкәләячәк, рәнҗиячәк. Бирмичә туктамаячак. Ул шуның белән үзен бәхетле итеп, оныклары алдындагы бурычын үтәгән итеп тоячак. Әгәр Айгөл кире борылып кайтса, иң әрнегән кеше картыйсы булачак. Юк, акча җитмәгәннән түгел, ә үзенең хыялын тормышка ашыра алмыйча калганнан. Менә бит ул кайларга барып җитә, уйлап карасаң. Менә шундый күңелсез уйлар эчендә чәбәләнгәндә, кинәт могҗиза булды. Ниндидер таныш түгел егет аңа чәчәкләр тоттырып китте. Нинди генә гөлләмә әле! Мондыйларны танылган артистларга да иң якын дуслары гына бүләк итәдер. Ә бу бөтенләй таныш түгел кызга. Бер алкаш баласына. Айгөл елап җибәрерлек хәлдә иде. Шуңа да чәчәкләрне алгач, берара һушын җыялмыйча утырды ул. Тамагына төер тыгылды. Күз алдыннан теге егетнең ихлас елмаеп торган йөзе китмәде. Аны уйлаудан гына еламыйча калгандыр да инде. Аны уйлаудан җанына җиңел иде шул, бөтен газапларны онытып үзеңнең дә елмаясың килерлек иде. Һәм ул тагын бер генә булса да күрергә теләп шул егет торган якка борылды. Егет аны күзәтә иде. Назлы күзләрен алалмыйча. Айгөл дә елмайды. Һәм юлга кузгалганнан алып беренче тапкыр ул үзен яхшы тойды. Моңарчы гел кимсенә, шушы исерек адәм янында йөрүенә, шушы исерек адәмнең кызы булуына кыенсына иде. Әле үзенә бүтәнчәрәк карады. Шул халәтендә кемнеңдер игътибарын яулый алырлык булгач, бик начар түгел инде. —Кем инде бу егет?—дип сорады әтисе бераздан. —Ә сиңа барыбер түгелмени?! Һәм үзенең мондый тупаслыгы өчен үкенеп куйды. Хәзер аның тупас буласы килми иде. * * * Ниндидер сәер нәрсә бар, кешегә бер әйтәсең, ике, өч... Мең тапкыр әйтеп тә аңламаган кеше, ниндидер бер сәер халәт тәэсирендә, мең дә беренче кат әйткәнне аңлый. Радик белән дә шулай булды. Кызының әлеге тупаслыгы аңа ничектер әйтеп-аңлатып булмас дәрәҗәдә авыр тәэсир итте. Һәм ул үзенең нинди түбәнлеккә төшүен беркемгә дә, хәтта үз баласына да кирәкмәгән артык җанга әйләнүен тойды. Тирә-ягына күз салды. Монда барсы да парлы иде. Кемдер хатыны, кемдер сөйгән яры, кемдер баласы белән—ансы мөһим түгел. Алар парлы иде. Бер-берсенә карата ярату хисе бар иде алар арасында. Әнә, кечкенә балаларын уртага алып, эскәмиядә утырган икәүгә кара син. Сыра чүмереп, уйнаклашкан төркемгә кара. Һәр урында бер-береңә кирәк булу тойгысы ярылып ята. Әнә тегендәрәк, аталы-уллы икәү. Юньләп сөйләшмиләр дә, икесе ике якка караган, икесе ике нәрсә турында уйлый. Ләкин араларында якынлык барлыгы һәр хәрәкәтләреннән сизелеп тора. Ә Радик... Ул да кызы белән янәшә утыра, лабаса. Кызлар әтисен ныграк ярата дигән сүз дә бар әле. Ләкин... Моны ул ничектер яңа гына сизде. Бәлки, бөтенләй таныш булмаган теге әрсез егетнең чәчәк тоттырып китүе сәбәп булгандыр. Ләкин моңа кадәр дөньядан ваз кичеп утырган Айгөл, күр, ничек балкып китте. Елмая башлады хәтта. Ләкин ул да, Радик та, Айгөлнең күңелен күтәрә алган булыр иде бит. Кызының иң яраткан кешеләреннән берәү булыр иде ул бүген. Шулай булырга тиеш иде. Әмма барсы да бүтәнчә килеп чыкты. Ярый, үткәне үткән инде. Аны мәңгегә дә кире кайтарып булмас. Ә булганын сакларга кирәк. Айгөлне алай читкә җибәрергә кирәкми. Бердәнбер карап торганы—балалары, ләбаса. Яратуларын яулый алмасаң да, ихтирам белән карарга мәҗбүр итеп буладыр әле. Соң түгелдер монысына. Соң түгелдер. Бары тик үз-үзеңә ихтирамың югалмасын. —Кызым, мин юынып килим әле,—дип урыныннан кузгалды ул.—Адәм төсенә керер вакыт җитте. Айгөл сәерсенеп кенә карап куйды да берни дә дәшмәде. Ул аны тагын эчәргә китте дип уйлый инде. Каршы килүнең файдасызлыгын аңлап, өнсез генә тора. Ярый. * * * Турагентство формасы кигән теге ханым утрауда көткән рәхәтлекләр турында сөйләп бетергән иде бугай инде. Ул хәзер сорауларга җавап бирә иде. Кинәт аның янына бер ир килде дә кәгазь сузды. Пышылдашып кына нәрсәдер сөйләштеләр һәм ханым тавышын көррәк чыгарып туристларга эндәште: —Кадерле кунаклар! Көтелгән мизгелләр якынлаша. Ләкин сезгә бер яңалык бар. Без утрауга берничә төркемгә бүленеп барачакбыз. Мин хәзер путевкалар номерын әйтеп чыгам. Сез игътибар белән тыңлагыз. Исемлектә булганнар хәзер үк юлга кузгалачак. Ә калганнарның теплоходы чак кына соңрак киләчәк. Шулай итеп, игътибар белән тыңлагыз! Моңарчы шау-гөр килеп торган төркем мизгел эчендә тынып калды. Исемлектә булганнар сумкаларын алып, кәгазь тотып килгән теге ир артыннан иярде. Калганнар канәгатьсезлек белдереп шаулашып алды. Кемнәрдер тәмәке кабызды, кемнәрдер сыра банкасын ачты. —Аз гына сабыр булыгыз, дуслар!—дип тынычландырды аларны хатын.—Алар, әлбәттә, алдарак кузгала. Ләкин сезнең теплоход күпкә яхшырак. Сез рәхәтләнеп ял итә алачаксыз. Һәм ул тиздән килеп җитәчәк. Халык бераз тынычлангандай булды. Кемгәдер синнән дә авыррак икәнен белү рәхәт нәрсә шул. Ул юата да, тынычландыра да, күңелне дә күтәрә. Бераздан туристлар янә шау-гөр килә башладылар. * * * Казан. Татарстан. Фатыйма карчык трамвайдан төште дә кечкенә базар аша үтеп тар тыкрыкка борылды. Берәрсе килеп бәйләнмәгәе дигәндәй, алдын-артын карап алды. Усал ниятле кешегә охшаган кем дә күренми иде. Ул тынычланып ары атлады. Шушы тыкрыкны чыккач, уңга борыласы да беренче йортның өченче подъездына кереп, җиденче катка күтәреләсе. Адымнарында ярсуы сизелгән кебек тоелмаса да күңеле белән ул ашыга иде. Тизрәк беләсе килә. Ярый, әлләни күп тә калмады инде. Хәдичә карчык өйдә булырга тиеш. Чират кына зур булмасын инде. Йөз мең, әлбәттә, бәләкәй акча түгел иде. Фатыйма карчыкның андый акчаны тотып кына караганы да юк иде. Мондый мөлкәт өчен ниндидер куркыныч адымга да барырга мөмкиндер. Ләкин Фатыйма карчык хәлләрнең болай килеп чыгуын көтмәгән иде. Радикны йә килене озата барыр, йә ире белән икәүләп иярерләр диебрәк өмет иткән иде ул. Хәер... Айгөлне җибәрергә булгач та артык карышмады, ансы... Унҗиде яшьлек кызлар заманында сугышка да киткән. Ә бу үз атасы белән. Акча алырга. Башта шулай дип тынычланган иде. Ләкин тора-бара күңелен шик кимерергә тотынды. Беркемнең дә сүзен сүз итмәгән ачыган алкашка ияреп йөргәнче, сугышка китүең яхшырактыр сыман тоела башлады. Унҗиде яшьлек кыз бала бит ул! Ә Радик—алкаш. Исереп алса, урлашырга да, холыксызланырга да күп сорамый. Аңа ышаныч юк. Аракыдан күзе тонган мәлдә ни генә эшләп ташламас, чибәр булып үсеп җиткән Айгөлне үз кызым дип тә тормас ул юньсез. Ансы да бик мөмкин. Хәтта алай булмаган очракта да, Айгөл аны эчүдән тыя алмаячак иде. Ә исерекнең беркайда да пачуты юк, акчасын бирмәскә дә, талап алырга да, алдарга да мөмкиннәр. Кайда акча—шунда куркыныч. Унҗиде яшьлек оныгын шул куркынычка ташлау дөрес түгел иде. Һәм Фатыйма карчык тынычлыгын җуйды. Айгөл баштагы мәлләрдә телефоннан шалтыратып торса да, китүенә икенче көн дигәндә, эндәшми башлады. Кайчан гына шалтыратсаң да, телефон гел: «Абонент находится вне зоны действия» дип тора. Кем белә, бәлки, трубкасын гына югалткандыр, ә бәлки... Ләкин аның өчен генә борчылмады карчык. Ул инде яшисен яшәгән, дөньяны күп күргән кеше иде. Баштарак дәрманы кузгалса да, бераз тынычлана төшкәч, уйлары үткенләнде һәм шул тиклем зур акчаны бер дә юктан гына тоттырып җибәрүләренә бик ышанасы да килмәде. Ун мең булса, ни әйтер идең әле. Йөз мең бит! Ун тапкыр ун мең дигән сүз! Ул бизнесменнарны төн йокламый чаба, бер тынгылык күрми яши, диләр. Баер өчен шулай кылана бит инде алар. Мөлкәт җыю өчен. Шул кадәрле малны бер алкашка тоттырып җибәрерлек булсалар, алай итмәсләр иде. Хәтта үзләрен күрсәтергә, башкаларны кызыктырырга була шулай кылансалар да Радикны түгел, ә берәр арурак бәндәне сайларлар иде. Үзләренә файда китерә торган кешене. Ә моның... Радикның аның телевизорга төшереп мактанырлык та кыяфәте юк бит. Өч көн эчми торса мескенгә әйләнә, эчеп алса, өч сүзне дә ялгый алмый. Шуңа йөз мең тоттырып җибәрү өчен сантый булырга кирәк. Бу уйлары дөрес иде аның. Көтмәгәндә килеп төшкән отыш бернинди канунга да туры килми иде. Ләкин ул отыш бар һәм аны барып алырга кирәк—монсы да хак иде. Менә шушы ике дөреслек, бер-берсенә каршы килә торган ике хакыйкать тынгы бирмәде карчыкка. Әгәр акча отуы дөрес түгел икән, ни өчен чакырып хат язганнар соң?! Эшкуар затларның болай да вакыты тар була. Хәтта әниләренә дә хат җибәрә алмыйлар. Ә болар язган. Куллары кычытканга күрә генә түгелдер бит инде. Ни өчен соң? Уйлап-уйлап та фикерләренең очы-очка ялганмагач, карчыкның күңелен шом басты. Шунда ул Хәдичә карчыкны исенә төшерде. Аның белән былтыр базар почмагында танышканнар иде. Фатыйма карчык ул чакта менә бер атнага якын инде кызыл прәннек алып ашарга кызыгып йөри иде. Бәләкәй чакларында ахирәт кызлары белән алып рәхәтләнә торганнар иде. Хәзер дә тәм-том сата торган бүлектә шуны күргәч, авызыннан сулар килде, кыз вакытлары исенә төште. Тик аның акчасы җитми иде. Әлбәттә, бөтен кайгың бер прәннек кенә булса, алыр да идең. Алай гына түгел шул, бүлмә бурычы да хәттин ашкан, башка нәрсәсе дә кирәк. Бер атна буе әлеге урыннан үтеп-сүтеп йөрде ул. Күреп кенә калса да күңеле тынычлангандай тоелды. Ул көнне аның хәер акчасы хәтсез җыелган иде. Шуңа да уйланып торды-торды да тәвәккәлләргә булды. Ярты гына кило, ике генә йөз грамм булса да алыр, тәмләп карар. Базар почмагында үзалдына елмаеп тәм-том кибетенә китеп бара иде. Көтмәгәндә кемнеңдер тавышы ишетелде: —Акчаңны әрәм итмә. Ул прәннек безнең теш үтмәле түгел. Фатыйма карчык куркып китте. Уйларын беркемгә дә белдермәгән иде, ләбаса. Колагына гына ишетелгәндер. Үзен шулай тынычландырырга тырышса да тирә-ягына борылып карамыйча булдыра алмады. Аның артында гына диярлек бер карчык атлый иде. Фатыйма карчыкның аптыраулы йөзен күргәч ул гаепле елмаеп куйды. —Бер дә куркытырга теләмәгән идем, малай. Ачуланма,—диде аннан соң карлыккан тавышын ягымлырак итәргә тырышып.—Акчаңны әрәм иттерәсем генә килмәгән иде... —Ә син... Син каян белдең? —Прәннек алырга теләгәнеңнеме?—Карчык тагын тешсез авызы белән елмаеп куйды.—Белмим, малай. Үзем шундый мин. Кайчагында үземә кирәкмәгән нәрсәләрне беләм дә башыма бәла алам, дигәндәй... —Шулай диген, ә...—Фатыйма карчык ни әйтергә дә белмәде.—Ярый, рәхмәт инде нәрсә булса да. —Үзеңә рәхмәт. Рәхмәтең өчен. Югыйсә, миңа гел үпкәлиләр генә. Борыласың да мени?!. Теләсәң барып кара. Чәйдә йомшартып булса да ашарсың... —Шушы якта яшисеңме әллә?—диде карчык сүзне бөтенләй икенчегә борып.—Алай дисәң, моңарчы бер дә күргәнем булмады. —Юк, мин бөтенләй икенче җирдә...—Шунда карчык адресын әйтте.—Монда берәүне дәваларга дип килгән идем дә... Хәле аруланмас, ахры. —Син имчемени?!. —Шул чамарак инде... Хәдичә минем исемем. Бәлки, ишеткәнең дә бардыр әле... Фатыйма карчык иңнәрен генә җыерып куйды. —Алай икән... Мин бик ерак тормыйм, чәйгә кереп чыкмыйсыңмы соң?—диде Фатыйма һәм үзенең ник болай диюенә үкенеп куйды. Прәннек алырга баруына кадәр сизеп торгач, Хәдичә карчык аның: «Кермәсә ярар иде»,—дип кенә әйтүен дә аңлар да рәнҗер төсле тоелды. Ләкин менә болай, ордым-бәрдем генә дә китеп булмый иде. Ни әйтсәң дә, алар хәзер олы кешеләр, бармак белән генә санарлык калып баралар, бер-берсенә хөрмәт күрсәтмичә торырлыклары юк. Һәм фикерен шомартыбрак куйды.—Әллә нинди сыем юк югын да... Сөйләшеп утырсак та күңелле булыр иде... —Башка вакытта, Фатыйма малай,—диде Хәдичә ягымлы карап.—Бүген үзеңнең дә тынгылыгың бик булмас төсле... Башка вакытта. Очрашмый тормабыз әле. Әдрисемне беләсең, килеп чык, сөйләшеп утырырбыз. —Рәхмәт инде чакыруың өчен. Ходай насыйп итсә, бармый да булмас әле. —Ярый, Фатыйма малай, хуш иттек. Шул очрашудан соң, башкача күрешкәннәре юк иде. Бер танышы Хәдичә карчыкка дәваланырга баруы турында сөйләп, бик мактаган иде. Тик аның янына үтү кыен, кешедән бушап тормый дигән иде. Фатыйма карчык шуларны искә төшерде дә адымын тизләтте. Бер генә кешегә булса да алданрак керер. Бик озак та атлыйсы калмады инде. Бары тик өйдә генә булсын. Өйдәдер әле ул, өйдәдер. Күңеленә гел шулай сыман тоела. Ишек төбенә җиткәндә сулышы капкан иде. Баскыч терсәгенә тотынып беркадәр хәл алып торды. Бары тик тынычланып калгандай булгач кына кыңгырау төймәсенә үрелде. Бераздан башмаклар шуышканы ишетелде дә ишек ачылып китте. —Уз, әйдә, Фатыйма малай... Хәдичә карчык исәнләшеп тә тормады. Башмакларын сөйрәп кенә атлап түргә узды да җәелгән урынына барып ятты. —Авырып киттем әле соңгы арада. Ятып кына торам. Бер дә юктан да хәлем бетә. Картлык шатлык түгел инде...—дип тезеп китте ул.—Син кыенсынып торма, әнә теге урындыкны якынрак шудырып утыр. Менә шулай. Китер әле монда уң кулыңны. Син бер дә бирешмәгәнсең әле. Былтыр ничек булсаң, әле дә шулай. Чир алып килмәде инде миңа сине. Балаларың турында борчылып килдең инде. Фатыйма берни дип тә эндәшә алмады. Кулын Хәдичә карчыкның учына салу белән ниндидер сәер халәт кичерде ул. Бөтен гәүдәсе, бөтен күзәнәкләре таралып тибрәнгәндәй булды. Ниндидер җиңеллек биләп алды. Ул хәтта тирә-якта ниләр барлыгын да, хәтта Хәдичә карчыкның үзен дә күрмәде. Бары тик аның тавышын гына ишетте. —Ә мин менә сиңа тиешенчә ярдәм итә алмамдыр. Бирешебрәк киттем соңгы арада. Элеккедәй барсын да күрә алмыйм, күңел күзләрем томаланды. Мин менә су күрәм. Чиксез-кырыйсыз су. Моның диңгезме-күлме икәнен дә әйтә алмыйм. Ә бәлки, ул бөтенләй су да түгелдер әле. Бәлки, ул галәм, яки вакыт диңгезедер. Һәм шуның уртасында бер түгәрәк күрәм. Бу түгәрәкнең дә ни-нәрсә икәнен әйтә алмыйм. Ләкин балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бү түгәрәк эчендә—синең балаларың. Сиңа аларның кайда булуыннан бигрәк, исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора. Зур сынау. Алар... Кинәт Хәдичә карчык туктап калды. Тирән-тирән сулап куйды. Бераздан дәвам итте: —Менә шул, Фатыйма малай. Күргәннәремнең барсын да әйттем. Авыр нәрсәләр булса, мине гаепләмә. Алдамадым. Артыгын күрә алмыйм. Хәзер хәлем элеккечә түгел. Элек мин күпкә кодрәтлерәк идем. Ә син... Син, Фатыйма... Син бит элек минем сәләтемә ышанмагансың. Шикләнебрәк карагансың. Син шушы көннәрдә генә минем мөмкинлекләрем турында исеңә төшергәнсең икән. Ярый, рәхмәт ышанычың өчен. Рәхмәт. Элегрәк булса, мин сиңа күп нәрсәләр сөйли алган булыр идем. Хәзер хәлем яман. Фатыйма, бик кыен булмаса, кухняга чыгып берәр чәшке су бир әле, малай. Бакыр чәйгүндәгесен агызып бир, ярармы. Фатыйма карчык, Күрәзәченең йомышларын үтәде дә чыгып китте. Хәдичәнең хәле авыр иде, ул Фатыйма белән үзе хушлашты: —Гаепләп калма инде, малайкаем... Миңа азрак ятып торырга кирәк... Сөйләшеп утырып булмый инде бүген... Файдам тисә, мин бик шат булырмын, файдам тимәсә, рәнҗеп китмә... Хуш булыйк, малайкаем... Урамга чыккач, Фатыйма карчык монда килүенә үкенеп куйды. Бернинди дә якты хәбәр итшетмәде ич. Авыр уйларын таратырлык бер генә нәрсә дә булмады. Карчыкның буталчык сүзләре күңелгә шом гына өстәде. Аларны ничек теләсәң, шулай боргалап була иде. Әмма Айгөл белән Радикның авыр юлга чыгулары һәм бәлагә юлыгачаклары бәхәссез иде. Хәдичә карчыкның сүзе аермачык булып колагында яңгырады: —...балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бу түгәрәк эчендә—синең балаларың. Сиңа аларның кайда булуыннан бигрәк, исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора. Зур сынау. * * * Нева—Кояшлы күл. Россия. Алар бөтен уңайлыклары булган теплоход көткәннәр иде. Утрауга илтергә тиешле нәрсә кечкенә катер булып чыкты. Монда юынып, ашап, туйганчы йоклап бару турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Бөтен уңайлык—как эскәмияләр һәм катерның борынындагы кечкенә мәйданчык иде. —Без шушының белән төне буе барабызмы инде?!—диде яшь бала күтәргән марҗа күңеле кайтып.—Ял итәрсез, йокы туйдырырсыз имеш... Пассажирларның барсы да шулай уйлый иде. Ләкин алар сүзгә кушылырга ашыкмады. Бары тик күзләрендә генә теләктәшлек нуры балкып китте. —Берәр адәм аягы басмаган утрауга илтеп ташласалар да аптырамам хәзер...—теге хатын иренә борылды.—Карале, Миша... Чынлап та безне шундый утрауга илтеп ташласалар, ә?! Ире дәшмәде. Сизелер-сизелмәс елмаеп кына куйды. —Ә анда кыргый татарлар урдасы безгә һөҗүм итсә!.. Бер мизгелгә генә чебен очканы ишетелерлек тынлык урнашты. Ире аны буш кулы белән муеныннан кочаклап үзенә тартты да маңгаеннан үбеп алды. —Тынычлан, Анна. Барсы да тәртиптә булыр... Чынлап та Анна тынычланды. Башкача аның тавышы ишетелмәде. Ләкин аның сүзе эзсез үтмәде. «Кыргый татар» сүзе ишетелү белән Лена балаларына һәм иренә күз йөгертеп алды да пышылдауга күчте: —Татарча сөйләшмәгез. Авылдан икәнебез болай да күзгә бәрелеп тора. Өстәвенә «Кыргый» дип тә көлүләрен теләмим. —Ә нигә... Хәмит каршы килмәкче булган иде. Хатыны шундук авызын япты: —Тискәреләнмә инде, бәгърем. Үзебез бер хәл, балалар бар бит. Хәмит елмаеп куйды. —Ярый, синеңчә булсын... —Исемнәребезне дә русчалатып кына әйтербез. —Синең болай да урысныкы бит инде. Елена. Ә менә без нишләргә тиеш? Урыс телендә «Х»—га башланган исем юк. Сүгенү сүзеннән башка. —Әти, ә сине Митя диярбез.—Ләйсәннең күңеле күтәренке иде.—Туры килә бит—Ха Мит... —Юк белән баш катырмагыз әле... Аннаның сүзе Хәлилне дә уйга салды. Күптин күп үзгәрешләр булса да Рәсәй һаман шул икән әле. Татарга булган караш үзгәрмәгән. Шовинизм дигән нәрсә күсәк күтәреп тукмамаса да менә шулай астыртын гына чеметеп тора. Ярый, болар арасында татар булып күкрәк сугып йөреп булмас. Роберт, барыбер, русча белми. Инглизчә генә сөйләшерләр. Нәрсә генә дисәң дә, американнар ич әле алар. Ә американнарга русиялеләрнең карашы бөтенләй башка. Һәм ул малаена борылды. —Роберт, бирерәк кил әле. Сиңа әйтер сүзем бар... Катер ярдан кузгалып китте. Елга вокзалында каршы алып, озатып җибәрүче ханымның бер сүзе дә дөрескә чыкмады. Беренчедән, аларны бөтен уңайлыклары булган теплоход көтмәде, икенчедән әлеге «иске тагарак» Нева ярларының матурлыгын карап барырга ирек бирмәде, ярдан кузгалып беркадәр ара үтү белән, җан-фәрманга алга омтылды һәм зур суга кереп, офыкның дүрт читендә дә тик су гына күренгәч тә, тизлеген киметмәде. Күл эченә кергәч кайда барганыңны аңларлык түгел иде. Пассажирларның кайберсе хәтта катер йөртүчеләр үзләре юлны белә микән, адашмаслар микән, дигәнрәк шик белән дә баш ватты. Тик башкаларның көлүеннән куркып, әлеге сүзләрен кычкырып әйтергә курыктылар. Хәер, сәбәбе ул гына да түгел иде. Әле алар беркем белән дә ныклап аралашмыйча, бер-берсен читтән генә күзәтәләр иде. Юл озын, кирәк булса, танышырга өлгерерләр. Ә әлегә... Бу өлкәннәргә кагыла иде. Күңелләре мәхәббәткә бөреләнгән яшүсмерләр, әлбәттә, алай уйламады. Һәм өлешләренә шушы «иске сал» эләгүенә алар сөенделәр генә. Беренчедән, монда каюталар юк иде. Һәркайсы үз бүлмәсенә кереп бикләнмәгәч, бер-берсен күрү, күзләр белән генә булса да аралашу мөмкинлеге бар. Икенчедән, катер бик тиз бара һәм караңгы төшкәнче, бәлки, җәннәт утравына килеп тә җитәр. Ә анда инде күзең төшкән кеше белән туйганчы аралашырлык аулаграк урыннар да табылыр. Утрауның матурлыгы күреп туймаслык диделәр бит. Елга буйлап барганда катер бик кызу җилдергәндәй тоелса да зур суга кергәч, тизлек сизелмәде. Моторның ялкыткыч бертөрлелек белән гүләве астында вакыт бик акрын үтте. Кайчагында алар бу халәттән мәңгегә дә чыга алмаслардыр, гомерлеккә шушы суда дулкын яруга хөкем ителгәннәрдер сыман тоелды. Юлга кузгалганда ниндидер күтәренкелек белән балкыган йөзләр акрынлап сүрәнләнде. Хәлил телефонын алды. Нью-Йорк урамында очрап кунакка чакырган кешегә шалтыратырга иде исәбе. Ләкин антенналар шкаласында бер шакмак та күренмәде. Шулай да ул аның номерын җыеп карады. Файдасыз. Ахырда, трубканы кесәсенә кире салып куйды да тәрәзәгә капланды. Хәмит гаиләсенә күз салды. Хатыны башын аның иңенә терәп күзләрен йомган иде. Ләйсән белән Ләис икесе ике якка карап тынып калган. Бар да нидер көтә. Ул балаларына нәрсәдер әйтмәкче булды да, әйтмәде. Кинәт ул үзләре ягына кемнеңдер карап торганын тойгандай булды. Шунда борылды. Эскәмиядәге кыз аларга бөтенләй карамый иде. Ә янындагы адәм башын күкрәгенә салындырып йокы симертә. Гомумән, салонда уяу пассажирлар калмаган иде бугай. Хәер, алай түгел. Әнә бит баягы хатын иренә нәрсәдер сөйләп бара. Аның кыяфәтендә арыганлык та, күңел кайту да сизелми. Алар янындагы ир белән хатын да пышылдашып кына нәрсәдер турында гәпләшә. Бераздан Анна бөтенесен дә уятырлык көр тавыш белән: —Әфәнделәр һәм ханымнар!—диде. Пассажирлар башын күтәреп шул якка карагач, елмаеп куйды.—Сез ялга барасызмы, әллә үлемгәме?! Бернинди дә күтәренкелек сизмим. Бәлки, юлны кыскартыр өчен берәрсе берәрнинди кызыклы нәрсә сөйләр?!. Әлбәттә, һич югы шулай иткәндә тамчы да начар булмас иде. Әмма тыңларга әзерләр булса да сөйләргә җыенучылар күренмәде. —Үзегез сөйләсәгез генә инде...—диде кемдер авыз эченнән генә.—Без ни ул... —Безнең арабызда бөтен җир шарын аркылыга-буйга урап чыккан мәшһүр сәяхәтче Андрей Николаевич бара,—дип күршесендәге иргә борылды Анна.—Бәлки, ул күргән-белгәннәре белән уртаклашырга теләр? —Белмим, нәрсә турында гына сөйлим микән...—дип иңнәрен сикертте Андрей Николаевич.—Күп җирләрдә йөрелде инде. —Һиндстан турында сөйләгез!—дип кычкырды Ләйсән, мәхәббәт темасын өмет итеп. —Әйе, иң куркыныч вакыйганы!—дип элеп алды Анна.—Менә болай йоклап барырга түгел, ә күзне йомарга да куркырлык булсын. Пассажирларның берише елмаеп, берише кул чабып куйды. Андрей Николаевич кыенсынып кына уртага чыгып басты да тынып калды. Бу уртачадан калкурак буйлы, ныклы гәүдәле ир иде. Күрер күзгә утыз биш яшьләр тирәсендә генә булса да кыяфәтендәге ниндидер сыйфат олпат кеше итеп карарга мәҗбүр итә. Бәлки, дөнья гизеп, күпне күргән, күпне кичергән затларның барсы да шулайдыр. —Куркыныч нәрсә дисез инде...—диде ул тамак кыра биреп.—Куркыныч нәрсәләрне күп күрдем мин. Әмма шуларның берсе мәңгегә дә онытылмаслык булып күңелемә кереп калды. Миңа Непалдагы Кали алиһә храмында булырга туры килде. Анда керү бары тик индусларга гына рөхсәт ителә, ә башкаларга бөтенләй мөмкин түгел диярлек. Аннан соң, аяк киемнәреңне салып, тездән кан елгасы буйлап атларга кирәк. Иртәдән кичкә кадәр монда чират өзелми. Килүчеләр үзләре белән корбан китерә. Әйтик, кәҗә алып киләсең икән, аны ишек төбендә үк су белән коендырасың һәм мәхлукның ризалыгын сорыйсың, бары тик ул ризалык белдереп кагынса гына дин әһеленә тоттырасың, ә ул аны шунда ук чала да каны белән храм стеналарын юа. Киселгән башын шундагы шүрлеккә утыртып куялар. Храмнан ерак түгел изге ут янында китерелгән корбанның итен ашарга мөмкин. Монда көненә әллә ничәшәр мең хайван чалына. Һавада кан пары, кан һәм үлем исе. Мин анда, урындагы гадәт буенча, ап-ак киемнән барган идем. Кинәт артымда нәрсәдер чыжлап узды, ул да булмый өстемне нәрсәдер юешләп үтте—кемнеңдер корбанын суйдылар. Урындагы халык мондый нәрсәләргә тыныч карый. Барысы да кан эчендә йөри, стеналар канга каткан, храм үзе дә ерактанрак караганда кан парына күмелеп утыра. Стенада куерган кан кичкә кадәр уч яссылыгы булып ката. Кич җиткәч аны су белән юып алалар. Кали алиһә культына меңәрчә еллар. Элегрәк бу храмда кешеләрне дә корбанга китергәннәр. Ниндидер җитди эштә зур уңышка ирешергә телисең икән, үгез белән генә алдырып булмый, монда инде зуррак корбан кирәк. Корбанга адәм затын китерү алиһәдән җаның теләгәнне сорарга мөмкинлек бирә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Һиндстанда һәм Непалда кеше корбан итүләр катгый тыела. Непалда мин җитәрлек озак яшәдем. Үзем дә буддизм һәм индуизм нигезләре белән таныш булгач, акрынлап ышанычлы кешеләрнең берсенә әверелдем. Сүз арасында урындагы бер егеткә мин алиһәгә «җитди корбан» китерү күренешендә катнашырга теләвемне белдердем. Ул башта куркуга калды. Чит ил кешесенең анда катнашуы башка сыймаслык хәл. Әгәр сизеп калсалар, мине дә, аны да юк итәчәкләр иде. Ләкин мин өч мең доллар турында сүз кузгаткач, ул уйлап карарга вәгъдә бирде. Бу алар өчен чиксез зур акча һәм аның хакына гомереңне куркыныч астына куярга да мөмкин. Бер атна үтте, ике, өч... Мин инде бу сөйләшү турында оныта да башлаган идем, көннәрнең берендә әлеге егет килде дә үзе хәбәр салды: —Синең теләгеңне үтәргә мөмкинлек бар. Әгәр акчаңны күрсәтсәң, әзерләнә башлыйбыз. Акчаны ул бармакларын төкерекли-төкерекли җентекләп санады да кире бирде. Мин ничек булырын күз алдына да китермәгән идем. Зоопаркка, яки берәр театрга барган шикелле, хәзер барырбыз да карарбыз төсле тоелган иде. Егет миңа мәктәп баласына карагандай итеп карап куйды да аңлатырга тотынды: —Синең йөзеңне үзгәртергә кирәк. Дүрт көн чамасы кырынмыйча торсаң, сакал-мыек басар да каралык өстәр. Ә чалма белән чапанны, гомумән, кием-салымны үзем алып килермен. Бер атна чамасы вакыттан соң, килешенгән урында мине искедән иске машина көтеп тора иде инде. Егет хәтта акчаны кабаттан чутлап та тормады, калтыранган куллары белән кесәсенә яшерде. Без таулар арасына барып җиткәч кенә туктадык. Минем кыяфәттән ул канәгать калды. Кырынмаган, юынмаган, кара тузанга баткан, өстәвенә беркадәр ябыккан да. Ярты сәгатьләп барганнан соң без ярымҗимерек храмга җиттек. Егет шунда пышылдап кына әйтеп куйды: —Әгәр тотылсак, мине үтерәчәкләр. Мин бу эшкә ник тотынуым өчен үкенә идем инде. Храм эче ярымкараңгы иде. Бары тик бүлмә уртасында гына яктырак, анда торымбашлар яна, җимерек түшәмнән яктылык төшә. Калганын юньләп хәтерләмим. Ниндидер сәер халәттә идем. Гипнозланган сыман. Якында гына кемдер бала күтәреп тора иде. Ниндидер чүпрәккә төрелгән шәрә кыз. Ул тигез сулап йоклый, куллары салынып төшкән, чәчләре җилкәсенә җыеп таралган иде. Кызга алты яшь тә, уникене дә бирергә мөмкин иде. Кали алиһәгә корбан китерү өчен кызлар кулайрак санала. Аларны кечкенә чакларыннан ук сатып алалар да билгеле бер яшькә кадәр үстерәләр. Ундүрткә җиткермиләр, куркыныч... Мин икегә бүленгәндәй булдым. Моңарчы бер генә ауропалы да күрмәгән нәрсәне күрәсе килә иде, әлбәттә. Шул ук вакытта мин моның үтереш икәнен яхшы аңлыйм һәм әлеге җинаятькә каршы төшәсем килә иде. Ләкин бармак очын селкетерлек тә көчем юк сыман иде. Йола ни рәвешле үткәнен ачык хәтерли алмыйм. Башта ниндидер җырулар, дога укулар булды, аннан соң кайдадыр якында бик матур хәнҗәр ялтырап китте. Кызның бугазын шул тиклем пөхтә итеп кистеләр ки, бернинди тартышу-чәбәләнү дә, кычкыру да булмады. Каны да теләсә кайда чәчрәмәде, махсус касәгә генә акты. Көмеш белән йөгертелгән бу касә кечкенә баланың баш сөягеннән ясалган иде. Бераздан кызның өзелгән башын, югарыга күтәреп, читкә алып киттеләр. Мөлдерәмә тулы касәне түгәрәк буйлап җибәрделәр. Кемнеңдер дога укыгандагы кебек тавышы ишетелде. Теләк телиләр иде булса кирәк. Бераздан касә миңа да җитте. Мин, әлбәттә, эчмәдем. Иренемне касә читенә тидереп, йоткан хәрәкәт ясадым да ары җибәрдем. Һәм бернинди теләк тә теләмәдем. Миндә бер генә теләк котыра иде—моннан тизрәк чыгып качу һәм кабат беркайчан да, беркайчан да килмәү теләге. Касә түгәрәк буйлап әйләнеп чыкканнан соң, кызның гәүдәсен алып киттеләр. Мин инде косар чиктә идем. Аякларымны киереп бастым, ә алар калтырыйлар иде. Шунда юлдашым миңа кагылды. Китәргә вакыт иде. Пассажирлар дөньяларын онытып тыңлыйлар иде. Сөйләүченең теле бик үткен булмаса да вакыйгалар кот очарлык бар иде. Шуңа да алар һәр нәрсәне күз алдыннан үткәреп, үзләре күргән шикелле итеп тыңладылар. Һәм Андрей Николаевич тынып калгач та ниндидер хәрәкәт ясап, тынлыкны бозарга җөрьәт итмәделәр. —Бетте,—дип елмайды Андрей Николаевич, мондый чиркангыч нәрсәне сөйләүдән котылуына шатлангандай.—Бетте. —Берәр күңеллерәк нәрсә турында сөйләсәң булмый идеме инде,—дип шелтәләп алды хатыны.—Болай да билгесезлек эчендә йөзгән кешеләрнең йөрәген кузгатмасаң. —Шулай шул, карчык...—дип елмайды сәяхәтче.—Гафу итәсез инде... —Ә Кали алиһә кем була ул?—Бу Радик иде. Ул әле махмырдан чыгып җитмәгән, аңа болай да куркыныч. Ләкин әлеге сәяхәтчегә ул рәхмәт укыды. Андрей Николаевич пассажирлар арасында курку атмосферасы тудырып, аны, Радикны, ялгызлыктан коткарды ич. Әгәр Николаевич булмаса, ул берьялгызы гына курку эчендә чәбәләнергә мәҗбүр булыр иде. Ә хәзер барысы да курка, шулай булгач, барысы да бертигез. Радикның әлеге халәттән чыгасы килми иде, ул куркынычлар темасын дәвам итәргә теләде. —Кали алиһәме?!—Андрей Николаевич куркыныч нәрсәләр сөйләргә теләми иде инде. Ләкин кыскача гына аңлатып бирерлек сүзләр дә таба алмады.—Кали алиһә... Ягез, кем аңлатып бирә?! Лена алгарак омтылып куйды: —Хәзер...—Ул рөхсәт сорагандай, Хәмиткә күз ташлады.—Миңа әле күптән түгел генә индуизм белән кызыксынырга туры килде. Белүегезчә, һинд мифологиясендә борынгы дәвер, явызлык белән изгелек көрәше сурәтләнә. Бу алышу бик тә аяусыз булган һәм һәр ике яктан да меңләгән корбаннар таләп иткән. Бу хакта «Деви Махатмья» китабы җентекләп сөйли. Шушы ук трактатта алиһә хакында да әйтелә. Дөньядагы барлык явызлыкны юк итүче алиһәнең исеме берәү генә түгел. Шакти, Лолита, Деви... Хәтта «Аллаһ» дигән сүз дә аның бер исемен аңлата. Ходайның кодрәте чиксез һәм ул явызлык белән дә, изгелек белән дә идарә итә ала. Аның нәфрәте коточкыч көчкә ия. Моны күз алдына китерү өчен «Коръән»дәге Кыямәт көнен, яки «Библия»дәге заман ахры күренешен исегезгә төшерү дә җитә. Шулай итеп, алиһәгә бирелгән исемнәрнең күплеге ачыклана төшә. Аны Нәфрәт чыганагы, Галәм ләгънәте дип әйтү дә, шул ук вакытта Шатлык диңгезе, Бәхет бирүче дип әйтү дә дөрес булып чыга... Кали—Ходайдагы җимергеч көчнең бер чагылышын аңлата. Кызганычка каршы, динне дә үз мәнфәгатьләре өчен файдаланырга тырышучы кешеләр бар. Кали культының барлыкка килүенә шундыйлар сәбәпче. Авыл халкының наданлыгыннан файдаланып, аларны алиһә хөрмәтенә адәми заттан корбан китерүгә кадәр этәргәннәр. Әлбәттә, дин әһелләренең Ходай хакына үтерүне акларга тырышуы яңалык түгел. Мөселманнарның шаһитларын, христианнарның тәре йөртүчеләрен генә искә алу да җитә. Ләкин Кали культы вәкилләрен бары тик сатанистлар белән генә чагыштырырга мөмкин. Хәмит хатынына карап мыек астыннан гына елмаеп куйды. Укытучы. Чир китә, гадәт китми дигәннәре шушыдыр инде. Һәркайда үзенең өстенлеген исбатларга күнеккән хатын канәгать иде. «Үзебез авылдан гына булсак та менә нинди нәрсәләрне беләбез әле без!»—дигәнрәк кыяфәт белән басып тора иде ул. Бәлки, Лена дөрес сөйләгәндер. Хәмит ул кадәресен белми. Ләкин хатыны аңа аз гына кызганыч булып тоелды. Үзен башкалардан өстенрәк итеп күрсәтергә тырышканда, ул гел шулай тоела иде. —Рәхмәт!—диде Радик, әлеге теманың туктамавына күңеле булып.—Ләкин нигә без гел чит илләр турында сөйлибез әле, шайтан алгыры! Бу төбәктә дә җан өшеткеч хәлләр еш булып тора бит... Андрей Николаевич аңа рәхмәтле караш ташлап алды. Коточкыч вакыйгалар турында сөйләшү аның өчен дә кирәк иде. —Ә сезнең «Әҗәл утравы» турында ишеткәнегез бармы?—диде ул үзалдына елмая биреп.—Безгә турагентство хезмәткәре «Мәхәббәт утравы» турында да, «Оҗмах утравы» хакында да күп сөйләде, әлбәттә. Ләкин шушы күлдә, кайдадыр Әҗәл утравы дигән урын да бар бит... —Анда, мөгаен, җен-пәриләр оясыдыр инде... Бу тагын Радик иде. Әтисенең күңелсез күренешләрдән тәм табып утыруын Айгөл өнәмәде. Акрын гына урыныннан торды да палубага чыгып китте. Радик нидер әйтергә дип укталып куйды, әмма эндәшмәде. —Кызыклы утрау ул. Анда адәм баласына яшәү өчен нәрсә кирәк, барсы да бар. Ризык та, куыш та... Хәтта алтын-көмешләр дә тулып ята. Ләкин утраудан бер нәрсә дә алып чыгарга ярамый икән. Нәрсәдер алып кайтырга теләгән кешеләр һәрвакыт фаҗигагә эләгә... Ләис инде күңеле белән бөтенләй пассажирлар арасында түгел иде. Ул урыныннан кузгалды да акрын гына ишеккә юнәлде. Туганының кайда киткәнен чамалаган Ләйсән ялварулы карашын Робертка төбәде. Күзләре очрашкач, ул да Ләис артыннан иярде. Роберт русча бөтенләй диярлек аңламый иде. Ул да әтисенә карап алды да, тегесе ризалык биреп баш каккач, ишеккә атлады. —Сезнең анда да булганыгыз бармы?—дип сорады Анна, елмая биребрәк. Ул йоклап барган пассажирларны кузгата алуына шат иде бугай. Ләкин Михаил гына әлеге сөйләшүләрне бик өнәп бетермәгәндәй тоела иде. —Юк, минем анда булганым юк. Булырга да язмасын. Чөнки соңгы елларда ул утраудагы хәлләр бигрәк куркынычка әйләнгән дип сөйлиләр. Монда ниндидер сәбәп белән килеп эләккән кешеләр кире кайта алмый, алар ничектер кинәт юкка чыгалар икән... Элек алай булмаган. Хәзер исә... Миңа кунакханәдә берәү сөйләп торган иде. Күл буйлап сәяхәткә чыккан бер гаилә, катерлары ватылып шушы утрауга эләгә. Яннарында балалары да була аларның. Биш бала. Һәм һәр кич саен аларның бер баласы юкка чыгып тора. Биш көн эчендә боларның бер баласы да калмый. Һәм ничек кенә эзләмәсеннәр, бернәрсә дә таба алмыйлар. Ә балалары югалып беткәч, кинәт катерлары төзәлә дә ниндидер көч боларны шунда куып кертә, кире өйләренә кайтырга мәҗбүр итә... —Йә, Ходай!.. —Әгәр без дә шунда эләксәк?!. Андрей Николаевич пассажирларның котын ала алуына шат иде бугай. Ул бик тәкәббер кыяфәт белән иңнәрен генә сикертеп куйды. —Кем белә?!. Барсы да Ходай кулында... Анна инде үзе башлаган уенның шулай куркыныч тонда тәмамлануына үкенә иде шикелле. Ул таяныч эзләгәндәй Михаилга карады. —Без бит анда эләкмәячәкбез, Михаил? Эләкмәячәкбез бит? —Юк, кадерлем...—Михаил елмаерга тырышты, ләкин авыз еру гына килеп чыкты. Ахырда ул үз йөзен күрсәтмәс өчен хатынын куенына кысарга мәҗбүр булды.—Юк, без андый хәлгә юлыкмабыз. Ләкин Анна тынычланмады. —Син үзгәрдең, Миша. Син дулкынланасың. Мин беләм, син нәрсәдер сизенәсең... Син һәрвакыт алдан сизәсең... Михаил карышып нидер әйтмәкче иде, тик тиешле сүзләр табалмады. Хатыны хаклы иде. Михаилның күңеле тыныч түгел, җанын нәрсәдер кимерә кебек иде. Ләкин моны хатынына белдерергә ярамый, ниндидер җылы сүз табып, аны барсы да яхшы икәненә ышандырырга кирәк. —Юк, кадерлем... Бары тик гөнаһ сүз сөйләшкәнегезгә генә эчем поша. Ходай андый сүзләр сөйләшергә кушмый бит... Аларның сүзен барсы да ишетте һәм барсының да күңеленә шом оялады. Лена Хәмиткә карап куйды: —Балаларга күз-колак булырга кирәк. —Алар бит яшьләр...—дип каршы төште ир.—Үз тиңнәре белән, үзләренә кызыклы темаларга сөйләшсеннәр. Әллә син аларның шушында әллә нәрсәләр ишетеп торуын теләр идеңме?! Хәмит, әлбәттә, дулкынлана иде. Тыныч чагында ул бу тиклем озын сөйләми. Лена дәшмәде. Хәзер ул ире белән килешергә тиеш иде. Шулай яхшырак була. Хәлил ишеккә күз салды, ләкин тышка чыгып китәргә кыенсыныбрак калды. Бары тик балаларның дүртәүләшеп гәпләшеп торганын тәрәзәдән күреп алгач кына тынычлангандай булды. Радик та күзләрен кая куярга белми азапланды. Ул курка иде. Нәрсәдән икәнен дә белми хәтта. Махмыры интектергәндә гел шулай була. Әле шуның өстенә ниндидер куркыныч һава бар иде. Сулыш алганда да салкынлык булып тын юлларына урала ул, бала йоннарын кабарырга мәҗбүр итә. Бая теманы тирәнгәрәк җибәрергә тырышып дөрес эшләмәде. Үзе генә курыкса, бу халәте озакка барачак түгел иде. Хәзер барсы да куркуга калды һәм дөнья чынлап та куркыныч сыман тоела башлады. Андрей Николаевич белән аның хатыны гына тыныч иде бугай. Һәрхәлдә, аларның йөзендә башкаларныкындагы шикелле шүрләү галәмәте сизелми иде. Ләкин куркыныч белән тулы бүлмәдә тыныч кала алу үзе үк шомлы сыман тоела иде. Пассажирлар бер мәлгә тынып калды. Мотор гүләгәне һәм тыштагы яшьләрнең катер тавышын күмәргә тырышып нәрсәдер сөйләгәне генә ишетелде. —Сәлам! Айгөл колак төбендә генә яңгыраган тавыштан дертләп китте дә артында кем торганын күреп елмаеп җибәрде: —Рәхмәт сиңа... —Леон...—Ләис үз сүзеннән үзе елмаеп җибәрде.—Леон мин. —Рәхмәт сиңа, Леон. Ә минем исемем Ай... Аида була... Кыз назлы елмаеп кулын сузды. Ләис кыздан күз алмыйча гына иелде дә үбеп алды. —Ниһаять!—диде ул, җиңел сулап. —Нәрсә «ниһаять»? —Мин инде синең белән танышудан өмет өзә язган идем. Һәм менә, ниһаять... —Мин дә бик шат,—дип елмайды кыз. —Кара әле боларны! Кияү белән кәләш!—Елмаеп әйтелгән бу сүзләрне икесе дә шатланып кабул итте. Ә Ләйсән аларның янына ук килеп икесенә дә сокланулы караш ташлады.—Нинди бәхетле парлар! Хәерле сәгатьтә! Айгөл-Аида аз гына уңайсызлангандай тоелды. —Ә мин Люда,—диде кыз, һәм Ләискә күрсәтеп өстәп куйды.—Менә бу иптәшнең бертуган апасы. —Бу иптәшнең исеме бар. Картлыгың белән хәтерләмәсәң, исеңә төшерәм, мин синең Леон абыең булам. Ә бу—Аида... Ул арада ишектән Робертның башы күренде. Ләис-Леон апасына карап күз кысты. Айгөл-Аида аңлап елмайды. Люда-Ләйсән егеткә карап кул болгады: —Кил монда. Роберт елмаеп алар ягына атлады. Килеп җитү белән кызларга елмаеп карады да, Леонга кул сузды: —How do you do! My name is Robert. Бер мәлгә барсы да аптырабрак калды. —Леон...—диде егет тагы нәрсә әйтергә белмичәрәк,—Ле-он... —Ә мин—Люда,—дип кул сузды Ләйсән.—Танышуга шатмын. —Аида… —Excuse me, but I do not talk on russian —This bad,—дип елмайды Ләйсән.—My english simply terribly... —You are an american?—дип елмайды Ләис.—Never saw the alive American! Dead too... —You all speak in english? —Yes! Signifies, all shall talk in english... Дөнья кызык, әти-әниләре яныннан китү белән бөтенесе дә руска әйләнде. Ә Робертны күргәч, барсы да инглизчәгә күчте. Һәм алар танышуны дәвам иттеләр... Коточкыч вакыйгалар хакындагы хикәяттән куркып тынып калган өлкәннәр дә бераздан һушларына килде. Дөресрәге, аларны бу халәттән Радик алып чыкты. Арада иң нык курыкканы ул иде. Ничектер авыр иде аңа. Ниндидер бәлагә юлыгыр да һәлак булыр, ә аның дөньяда кайчандыр яшәгәнлеге хакында бернинди дә хәбәр-хәтер дә калмас сыман иде. Ә аның бу дөньядан бер эзсез үк китәсе килми иде. Шуңамы, кинәт торып басты да барсы да ишетерлек итеп: —Минем исемем—Роман!—диде. Юк, ул кыланмады да, алдашмады да. Ул бу дөньяда әнисе өчен генә Радик иде. Ә калганнар инде унсигез яшеннән бирле Роман дип йөртә. Ул үзе дә моңа күнеккән иде. Бер мизгелгә тынлык урнашты. Һәм бераздан берәм-берәм исемнәрен атарга керештеләр: —Минем исемем—Елена. Ә ирем—Николай. Улыбыз—Леон, кызыбыз—Люда. —Минем исемем—Хенк. Нью-Йорктан. Улым—Роберт. Инглизчә генә сөйләшә... —Андрей. Хатыным—Ольга. Кинәт бөтен дөньяны яңгыратып тыштан тавыш ишетелде. Бераздан ишек ачылып китте һәм анда яшьләр күренде. Алар шатланышып кычкыралар иде: —The Land! The Island! Өлкәннәр берни аңламыйча аптырап калды. Бары тик Хәлил-Хенк кына елмаеп тәрәзәгә бакты һәм башкаларга тәрҗемә итте: —Җир! Утрау! Барсы да бер булып тышка атылып чыкты. —Җир!—дип кабатладылар барсы да бер тавыштан.—Утрау! Михаил гына бернәрсә дә дәшмәде. Баштарак кечкенә бер нокта булып күренгән утрау котылгысыз тизлек белән якынлаша иде. Хәзер инде андагы таулар да, тау итәкләрендә үскән агачлар да аермачык күренә. Утрау әлләни зур түгел иде. Ләкин анда бернинди дә ял итү комплекслары да, парклар да, затлы коттеджлар да юк, бары тик ярдан ерак түгел урында бердәнбер ике катлы йорт кына бөршәеп утыра. Моңа әле беркем дә игътибар итмәде бугай, әмма Михаил барсын да искә алып бара һәм аның күңеле тыныч түгел иде. Ул елга вокзалындагы мөлаем ханымның сүзләрен искә төшерде: —Без барасы утрау Ярымай утравы дип атала. Аңлавыгызча, ул кыйгач ай рәвешендә. Ләкин мин аны җәннәт утравы дип атар идем. Монда сезнең бөтен хыялларыгызны да тормышка ашыру мөмкинлеге булачак. Затлы коттеджлар, рестораннар, сауна-бассейннар, уен заллары турында әйтеп тә тормыйм... Сезнең әкият иленә сәяхәт кылырга хыялланганыгыз бар идеме? Теләгегез кабул булу алдында тора дип уйлагыз... Бер мизгелгә генә барсы да аермачык булып күз алдына басты. Әмма бу вәгъдә ителгән утрау түгел иде. Бу бөтенләй башка утрау иде. Хәер... Ник шулай шомлы уйларга бирелә әле ул?! Теге ханым бит кечкенә утраулар турында да сөйләгән иде. Бәлки, бу шуларның берсе генәдер?! Әлбәттә, шулай. Һәм ул озатучы ханымны кабат күз алдына китерде: —Күл шулай ук кечкенә оҗмах утрауларына да бай. Якын-тирәдә яшәүчеләрнең кайберләре монда үзләренең бал айларын үткәрә. Сезнең арада да икәүдән-икәү генә калырга теләгән гашыйклар бар икән, берәр тәүлеккә утрауда калу мөмкинлеге булачак. Анда махсус коттеджларыбыз бар һәм хезмәтчеләребез теләсә нинди теләгегезне үтәргә әзер тора... Бу ханымны әледән-әле исенә төшерүе, бәлки, аның таныш кебек тоелуыннан гынадыр. Беренче күрүдә үк ул кемнедер хәтерләткән сыман тоелды бит... Михаил янындагыларга күз салды. Бөтенесе дә алга карап илаһи бер халәттә катып калган иде. Утрау, әлбәттә, матур иде. Әллә кайдан серәеп торган бердәнбер йортны исәпкә алмаганда, монда адәм кулы кагылган нәрсәләр сирәктер кебек күренә һәм шуның белән ул җир шарының яшь чагын хәтерләтә сыман иде. Утрау үзе дә ерактан караганда ярымтүгәрәк рәвешендә, әйтерсең җир шары суга баткан да аның иң матур бер өлеше генә күренеп калган. Зур да түгел, түбәтәй хәтле генә. Шушы кечкенә урынның чиксез зур матурлыгы сине телсез итә, күңелеңне әллә нинди хисләр белән бизи. Хәтта үзеңне җирдә дә итеп тоймыйсың, ә галәмнән галәмгә күчеп яңа планеталар ачып йөрүчедәй күренәсең. Үзең ачкан матурлыктан үзең сафланып каласың. Моны аңлап та, аңлатып та булмый, бары тик тоеп, кичереп кенә буладыр. Син бөтенләй яңа үлчәмгә күчәсең... Тик Михаил тулысынча тынычлана алмады. Әлбәттә! Үзеңне алданган дип хис итәргә, күңелеңне төшерергә бер генә сәбәп тә юк иде. Барсы да туры килә. Озатучы ханым да иртәгә иртән генә билгеләнгән урында буласыз диде ич. Ә бу утрау бары тик юлда очраган вак утрауларның берсе генә. Шулай булырга тиеш. Һәм тамчы да борчылырга, шомланырга ярамый. Ләкин аның күңеле шомнан арынмады. Барсы да мантыйк буенча булса да, монда җанга тынгылык бирми торган нидер бар иде. Пассажирлар чемоданнарын һәм башка кирәк-яракларын алып, утрауга төшәргә җыена башлады. Аларның күңеле күтәренке иде. Катер тизлеген киметә барды, бөтенләй әкренәйде һәм бераздан сул як кабыргасы белән ярга килеп төртелде. —Әйберләрегез белән ярга чыгыгыз!—дигән көр тавыш ишетелде.—Килеп җиттек. Барсы да трапка атладылар. Бары тик Михаил гына капитан янына килде: —Ләкин бу безгә вәгъдә ителгән утрау түгел...—диде ул, болай дигәне өчен үзе гаепле сыман.—Без чынлап та дөрес килдекме? —Без дөрес килдек,—диде капитан аны үчекләгәндәй.—Әйберләрегезне алыгыз да, ярга чыгыгыз. Озакламый караңгы төшәр, шуңарчы әнә теге йорттан бүлмәләр алып, урнашып куегыз. Монда электр уты да, башкасы да юк. —Ничек инде?! —Шулай. Ә иртәгә таң белән тагы юлга кузгалырсыз. Сезне икенче теплоход килеп алыр. Без ары баралмыйбыз, тагарак авыр хәлдә. Көтелмәгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәм. Һәм ул Михаилны култыклап дигәндәй ярга чыгарды да кире күтәрелде. Шундук трапны алдылар. Моторлар гүләве көчәйде. Катер кузгалып китте. —Ә безне беркем дә каршы алмыймени?!—диде Анна барсына да ишетелерлек итеп.—Каршы алучылар булырга тиеш бит инде. Беркем дә эндәшмәде. Зур тизлектә ераклашкан катерның кире борылуын көткәндәй, барсы да күл ягыннан күз алмады. Хәтта ул кечкенә ноктага әйләнеп күздән югалгач та урыннарыннан кузгалырга ашыкмадылар. Күңелләрне шомлы тынлык басты. —Ә Сережа һаман уянмый...—дип иренә елышты Анна.—Ишә генә йокыны... * * * Санкт-Петербург. Россия. Ир кара курткасының түш кесәсеннән конверт алып хатынга сузды: —Бар да сөйләшенгәнчә. Санап алыгыз. —Рәхмәт. —Лолита конвертны ачып та тормыйча портфеленә салып куйды. Елмайды. Өстәл артыннан күтәрелде. Ул инде турагентство формасында түгел иде. Кара озын чәчләрен иңенә таратып салган, һәр ирне әсир итәрлек гәүдәсенең бөтен матурлыгын ассызыклап торган кофта, кыска итәк кигән, шоколад төсендәге тәне дә бөтен булмышына ниндидер татлылык өсти, ирексездән аны тәмләп карыйсы килә, ә кара кашлары астыннан ягымлы нур сирпеп балкыган күзләре аның ихтыярына берсүзсез буйсынырга мәҗбүр итә, өлгергән чиядәй тулышкан иреннәре, ул иреннәрдәге серле елмаю аңа искиткеч назлылык өсти, бу ханымның яныңда торуы гына да җанга рәхәтлек биргән сыман тоела иде. Номердан чыгарга итеп бер-ике адым атлагач, туктап калды. Өстәл артыннан торып өлгермәгән ир янына кабат борылып килде.—Бер генә нәрсәне сорарга мөмкинме? Ир сагаеп калды. Хатынны беренче күргәндәй баштан-аяк күз йөгертеп чыкты. Елмайды. «Мин сезне юк-бар сораулар биреп баш катырыр өчен ялламаган идем. Ләкин матурлыгыгыз хакына рөхсәт итәм инде...»—аның кыяфәте шулай дигән сыман иде. —Нәрсә инде тагын, Лолита? Хатын бер мәлгә икеләнеп калды. —Ә сез курыкмыйсызмы?—диде аннан соң сүзләренә икесенә генә аңлаешлы яшерен мәгънә салып.—Курыкмыйсызмы, әллә бернәрсә дә белмисезме? —Нәрсәдән?—Бу сүзләр беркатлылык белән әйтелсә дә, ирнең тавышындамы, кыяфәтендәме, аның нәрсәдән куркырга кирәк икәнен яхшы төшенгәнлеген сиздерә торган бер чалым бар иде. Ләкин хатын качышлы уйнап тормаска булды. Ул портфеленнән кечкенә файл алып ирнең алдына салды һәм карарга кушып баш какты. Ир файлга күз салды да елмайды. —Гәзит укырга кушасыңмы?—диде ул файлны кире этәреп.—Рәхмәт. Тик мин үземә кирәкле мәгълүматләр белән нәкъ үз вакытында танышып барам. Хатын файл эченнән берничә гәзит тартып алды да аларны ачып ирнең алдына тезде. Мәкаләләрнең исемнәрен ул кызыл каләм белән түгәрәк эченә алып куйган иде. —«Әҗәл утравы»нда булып кайтканнан соң, бер хатынның чама белән өч айлык көмәне үзеннән-үзе юкка чыга...»—диде ир, күзенә эленгән беренче гәзитне укып.—Шуннан нәрсә?! Бу әллә сезнең хактамы? Лолита аның шаяртырга маташуын игътибарсыз калдырды. —Сез әле генә бер төркем кешене шул утрауга җибәрдегез. —Ә монда утрауның ни кысылышы бар? —Ә көмәннең үзеннән-үзе югалуы сезгә гаҗәп булып тоелмыймы? —Бер тамчы да! Ана карынындагы бала яралгысының башлангыч чорда юкка чыгуы гайре табигый нәрсә түгел. Мондый мисаллар тулып ята. Табиблар аны «әле җитлегеп бетмәгән яралгыны организм кире үзенә сеңдерә»,—дип аңлаталар. Бары тик шул гына. Хатын мондый җавапны көтмәгән иде бугай. Бер мәлгә югалып калгандай тоелды. Ләкин ул үзен тиз кулга алды: —Ләкин... Ләкин өч айлык баланың юкка чыгуы... Һәм бу бер генә очрак түгел... Сез башкаларына да күз салыгыз. Ир аңа акылы зәгыйфләнә башлаган кешегә карагандай кызгану катыш елмаеп кына җавап бирде. —Көлмәгез миннән. Менә нәрсә дип язалар: «Күлгә чыккан балыкчылар төркеме, көймәләре ватылып, «Әҗәл утравына» туктала. Монда алар берничә төн кунарга мәҗбүр булалар. Беренче көннәре тыныч кына үтә. Ә икенче көннән кешеләр югала башлый...» Ир кычкырып көлеп җибәрде. —Ә сез беләсезме, кунакханәнең бу бүлмәсе нәрсә белән дан тота. Әлбәттә, аның хакында бик кычкырып сөйләшеп бармыйлар. Әмма нәкъ шушы бүлмәдә төннәрен өрәкләр йөри. Ә теләсә нинди ир-егет монда бер кич кунганнан соң, шушы бүлмәгә кергән чибәр ханымнарны көчләп, кыйнап, үтереп ташлый торган маньякка әверелә. —Сез миннән көләсез. —Көлмим, Лолита. Бу хакта әлегә гәзиттә бернәрсә дә язмадылар, дисезме?! Гаеплемен. Иртәгә үк редакциягә илтеп бирәм, һәм ул берәр атнадан каныңны суытырлык исем белән басылып чыгачак. —Җитте. —Гафу итегез. Ләкин гәзиттә басылган һәртөрле әкәм-төкәмгә ышана башласаң, акылдан шашарга мөмкин. Акча, тираж хакында гына баш ваткан журналистлар хәзер теләсә-нәрсә уйлап чыгарырга әзер тора. Ә сез шуларның сүзенә чынлап ышанасыз. Хатын бер мәлгә тын торды. Әйткән сүзләренең әлеге бәндәгә бер тамчы да тәэсир итмәве аның хәтерен калдырды бугай. —Сез безнең як кешесе түгел. Шуңа күрә барсына да көлеп кенә карыйсыз...—диде ул өметсез бер тавыш белән.—Әгәр мондагы хәлләрне белсәгез, утрау турында нинди хәбәрләр йөрүен ишетсәгез, алай итмәс идегез. —Мин сезне аңлыйм, Лолита. Кисәтүегез өчен рәхмәт. —Рәхмәт...—диде ханым, үчекләгәндәй итеп.—Сез бернәрсә дә аңламыйсыз. Иргә ул кызганыч булып китте. —Мин әлеге адымга барыр алдыннан ул утрауда ялгызым бер атна яшәдем. Һәм бернинди гадәттән тыш хәлгә дә юлыкмадым. Кунакларым да исән-имин булыр. Сез бернәрсә өчен дә борчылмагыз. —Ходайдан ялварырга гына кала инде... Ә ни өчен кирәк соң боларның барсы да?!. Сезгә ул нәрсә бирә? Ир тын калды. Бу хакта ул үзе дә уйламады түгел. Ләкин канәгатьләнерлек җавап кына таба алмады. —Белмим. Мин шулай телим. —Әгәр берәр көтелмәгән алама хәл килеп чыкса? —Чыкмас. Чыкмаска тиеш. —Ярый...—Хатын тагын ишеккә борылды. Нәкъ шушы мизгелдә ир бернәрсәне аңлады. Бу гүзәл ханымның китүен теләми иде ул. Ир үзе дә аралашуга, аңлауга мохтаҗ иде. Ул үз хаклыгына үзе дә шикләнә, ялгыз төн аны куркыта. —Миңа китәргә вакыт... Хатын аңа моңсу карашын төбәп бер мәлгә тынып калды. Ул да китәргә теләми иде. —Ә сез ни өчен миңа барысын да сөйләдегез?—диде хатын бераз кыюсызланып торганнан соң.—Кемнәрне каршы алып, кайда утыртып җибәрергә кирәген әйтү дә җитә иде бит... —Белмим, Лолита.—Ир урыныннан кузгалды.—Сез беркая да ашыкмыйсызмы? Хатын дөрес ишетәмме дигәндәй карашларын аңа төбәде. —Тагын берәр эш бармы әллә? Ир аның каршына ук килеп басты. Бер-берсенә карашып катып калдылар. —Сау булыгыз...—диде хатын, үз сүзенә үзе дә ышанып җитмәгән бер халәттә. —Сау булыгыз...—Аның тавышы карлыккандай иде.—Лолита... Ир акрын гына аның чәчләреннән сыйпады. Һәм назлы гына итеп үзенә тартты да иреннәренә үрелде. Ханым карышмады... 2. Саташулар төне * * * Бераздан Андрей Николаевич тынлыкны бозды. —Дөнья булгач, төрле хәлләр була инде. Әйдәгез, чынлап та йортка кереп урнашыйк. Караңгы төшәргә дә күп калмады. —Монда безне беркем дә каршы алмый микәнни?!—дип һаман үзенекен сөйләде Анна.—Шул тиклем утрауда без үзебез генә. Кызык. —Әйдә, кадерлем,—Михаил сумкаларны алды да йортка табан атлады. Башкалар аңа иярде. Тар сукмак буйлап берәмләп кенә үргә күтәрелделәр. Йөкләре дә авыр гына, юл да текә иде. Шуңадырмы, сөйләшүче табылмады. Билгесезлек һәрвакыт авыр тәэсир итә. Оҗмах кебек урынга эләгәм, гомер буена хәтердә калырлык матур урыннарда ял итәм, күңел ачам дип барганда, менә шундый адәм аягы басмаган җиргә килеп кабу беркем өчен дә күңелле хәл түгел иде. Утрау, әлбәттә, матур иде. Зур да түгел. Ләкин анда барысы да бар, тауны каплап үскән куе агачлар да, агачлар арасыннан ыржаеп торган текә таш ярлар да... Күңелгә, бәлки, шунсы да шом саладыр әле аның. Гомум мәйданы дүрт-биш чакрымнан артмаса да, куе агачлык үз куенында ниндидер сер яшергән шикелле. Тоташ бер тауны хәтерләткән утрау әллә нинди сәер уйларга этәрә. Тавы булгач, мәмерҗәсе дә бардыр һәм анда күз өйрәнмәгән куркыныч затлар яшидер сыман тоела. Беренче күргәндә чиксез матур булып тоелса да берничә минут үтүгә утрау үзгәрде. Үз тәнендә чит-ят затлар барлыгын тоеп, алардан котылырга тели сыман иде ул. Әлбәттә, болай дип уйларлык бер генә үзгәреш тә булмады әле. Утрау элек ничек булса, шулай калды. Әмма бу тыштан гына шулай тоела, ә асылда... Юк, утрау үзгәрми иде, ул бары тик кешеләрнең күңелен үзгәртә һәм үзеңне монда бөтенләй үги итеп сизәргә мәҗбүр итә иде. Бәлки, Михаилга гына шулай тоелгандыр. Хәер, аңа гына түгелдер... Әнә бит, барсы да ничектер кечерәеп, басылып калган. Берсе-бер сүз дәшми. Бәлки моңа утрау да гаепле түгелдер әле. Кешеләр юлдан килеп арыганнардыр гына. Һәм тиешле урынга бүген барып җитәбез дә рәхәтләнеп ял итәбез дигән өметләре белән хушлашу авырлыгы гына моңаебрак калырга мәҗбүр иткәндер. Бүлмәләргә урнашып, тамак ялгап, ял итеп алганнан соң барсы да үзгәрер һәм утрау яңадан үз төсендә, искиткеч матур булып күренер. Беркадәр вакыттан йорт урнашкан кечкенә тигезлеккә менеп җиттеләр дә барсы берьюлы тукталып, ачык ишеккә карап тын калдылар. Бу агачтан салынган ике катлы иске зур йорт иде. Иске булса да горурлыгын югалтмаган, дөньяның тулы хокуклы бер әгъзасы булып күкрәген киереп тора. —Кызык, ә кем монда йорт салып куйды икән?!—диде Ләис-Леон.—Ә бит начар түгел... Беркем дә эндәшмәде. Иңнәрен генә сикерттеләр. —Ә ни өчен ташлап китте икән?—дип шомлы елмайды Андрей Николаевич бераздан.—Ә бит матур урын, югыйсә! —Ә бәлки, ташлап та китмәгәндер...—Ольга иренә карап куйды.—Бәлки, ул монда онытканда бер генә килеп йөри торгандыр... Якын җир түгел бит. —Андрей Николаевич.—Елена алгарак чыкты.—Сез күпне күргән кеше бит инде, белмисезме... Ә бу утрау ничек атала икән? —Юк, бүген әйтмим... Иртәгә, юлга кузгалгач, әйтермен... —Ә хәзер әйтсәгез, ни була? —Ярамый. Әйдәгез, монда вакыт үткәрмик... Кереп урнашыйк... Алар шуны гына көткәндәй, алга атладылар. Йорт тыштан караганда җыйнаграк күренгән икән әле. Эченә кергәч, ул бик иркен һәм уңайлы иде. Бүлмәләр дә барсына да җитәрлек булып чыкты. Һәркайсы үзенә ошаганын сайлап алгач, сумкаларын куеп кире чыктылар. Адәм аягы басмаган утрау сыман күренсә дә монда шактый уңайлы иде. Су кергән, газ плитәсе бар, хәтта туалет бүлмәсе дә өй эчендә. Болары көтелмәгән куаныч булып чыкты, боларны ачыклаганда алар балаларча гаҗәпләнү белән бер-берсенә хәбәр салдылар: —Карале, газ плитәсе! Эшли! —Хәтта су да бар! —Туалет! Гомереңдә ышанырлык түгел, ул өй эчендә! —Монда менә дигән итеп яшәргә була ич! —Телевизор да булса! —Яки радио... —Тик монда электр юк... —Кызлар, табын корып җибәрергә кирәк булыр... —Ә нәрсә пешерәбез? —Әлегә үзебез белән алып килгән ризыкларны күмәк табынга куярбыз. Капкалап алгач, берәр җай табылыр. Әнә, ирләрне балык тотарга, ауга чыгарып җибәрербез... Чынлап та, кереп урнашкач, утрау алама урын булып тоелмады. Һәрхәлдә, монда яшәргә, күнегелгән шау-шулы тормыштан ял итәргә мөмкинлек бар сыман иде. Ә чәй кайнатып, булганы белән бераз капкалап алгач, күңелләр дә күтәрелеп киткәндәй тоелды. Тормыш ямьсез дә, салкын да түгел иде. * * * Табындагы күтәренкелек озакка сузылмады. Кайсы балыкка барырга, кайсы ауга чыгарга, кайсы җиләк-җимеш карарга дип урыннарыннан кузгалсалар да, бераздан бу фикерләреннән кире кайтып, утрау белән танышып чыгарга уйладылар һәм ахырда тәннәрендә ниндидер изрәү тоеп, өй тирәсендә беркадәр буталып йөрделәр дә, ял итеп алырга булдылар. Ул арада инде караңгы төште. Бу беркемнең дә кәефен кырмады. Утрау буйлап сөйрәлеп йөрү мәшәкатеннән шулай җиңел генә котылуларына сөенеп, барсы да үз бүлмәләренә таралды. Роберт белән Ләйсән өчен моннан да кулайрак хәлнең булуы мөмкин түгел иде. Алар башта ук, бөтенесе дә ишек алдына чыгып, якын-тирә белән танышып йөргәндә үк, ничектер бергә туры килделәр дә бүтәннәрдән аерылыбрак калдылар. Бу үзеннән-үзе килеп чыкты. Анда барсы да бер-берсенең күз алдында булгач, әллә нәрсә сөйләшә дә алмадылар. Ә сөйләшәсе, аңлашасы килә, бер-берсенә сөйләр серләре мәңгегә дә бетмәс шикелле тоела иде. Кеше арасында алай серләшеп булмый, әледән-әле юк-бар сүзләр алышып тору канәгатьлек бирми, канны гына кыздыра иде. Шуңа да алар аулаккарак тартылдылар, әмма очрашканның беренче көнендә үк, әти-әниләре алдында, урманга кереп китү ничектер уңайсыз кебек тоелды. Бәхеткә каршы, караңгы төшә башлау белән барсы да акрын гына өйгә шудылар. Иң ахырдан ишекне япкан Елена да кызына бары тик бер генә мәгънәле караш ташлап алды да, сүз әйтмәде. Гадәттә, әнисе малайлар мәсьәләсендә каты тора торган иде. Бу юлы Робертны ошаттымы, башка нәрсә сәбәпче булдымы, белмәссең. Ләкин икәүдән-икәү генә калу белән, дөньяда алар сөйләшерлек сүз беткәнлеге ачыкланды. Хәзер юк-бар нәрсәләргә тел әрәм итәсе килмәде. Ә әйтергә теләгәнен әйтер өчен кыюлык та, сүз запасы да җитмәс сыман тоелды, һәм алар, икесе ике агачка сөялгән хәлдә, тагы нинди хәрәкәт ясарга белмичә басып калдылар. Ләкин аларга кыен түгел иде. Бергә булу, икәүдән-икәү генә калып, берең дә бер сүз әйтмичә, бернәрсә эшләмичә һәм беркая китәргә теләмичә тору үзе үк нәрсәдер турында сөйли иде. Сүзләрдән аңлаешлырак итеп. Бары тик «Ә аңа минем белән болай тору уңайсыз түгелме икән, күңелсезлектән ялкып, өйгә кереп китмәсме икән?»—дигән шик кенә нәрсәдер әйтергә этәрде. Әмма кирәкле сүз, барыбер, табылмады. Хәер, нәрсә әйтүең мөһим дә түгел иде инде. —Ә мин Россиядә беренче тапкыр,—диде, ниһаять, Роберт.—Моңа кадәр бер дә булганым юк иде. Ләйсән эндәшмәде. Робертның тавышы ягымлы иде, сөйләшкән кебек түгел, ә иркәләгән кебек. Тын тордылар. —Мин хәтта русча да белмим,—диде егет.—Бер сүз дә... Син мине өйрәтерсеңме? —Өйрәтермен...—Кинәт кыз җанланып китте.—Әйдә, хәзер үк башлыйбыз. —Башлыйк. —Я тебя люблю!—диде кыз Робертның күзләренә туп-туры карап.—Я тебя так сильно люблю! Егет бер сүз дә аңламады. Әмма кызның ниндидер изге нәрсә әйтүен ул төшенде. —Я тэбэ льубью!—дип кабатлады ул, җитди итеп.—Ә нәрсә дигән сүз бу? Кыз кычкырып көлеп җибәрде. Чын күңелдән, ихлас итеп көлде. Роберт та аңа кушылды. Ул көлде һәм бераз тынычлана төшү белән тагын кабатлады: «Я тэбэ льубью!» Бераздан кыз көлүеннән туктап җитдигә әверелде һәм чиксез наз белән янә Робертның күзләренә текәлде: —Мин сине яратам! Мондый көтелмәгән хәлдән егет, үз колакларына ышанырга куркып, катып калды. Ышангач, ничектер җитдигә әйләнде, кулларын акрын гына күтәреп бармак очлары белән кызның чәчләренә кагылды. Аннан соң елмайгандай итте. —Мин дә сине яратам... Робертның назлы бармаклары кызның чәч араларына үтте һәм әкрен генә назлап, аны үзенә якынайтты. Ләйсәнгә рәхәт иде. Һәм уңайсыз да. Кыз кеше аз гына горуррак булырга тиеш. Болай беренче күрүдән үк эреп төшәргә ярамый. Ләкин егетнең кайнар сулышы инде яңакларына бәрелеп иркәли. Буыннарда ниндидер кайнар дулкын тибрәлә. Робертның тулы иреннәренә иренең белән кагыласы килә. Тик ярамый. Юк. Инде битләр биткә терәлә язгач кыз бармагын егетнең ирененә куйды: —Юк, Роберт... Син мине дөрес аңламадың... Роберт туктап калды. Ул да онытылып киткән иде бугай. Һушына килгәндәй күзләрен җемелдәтеп алды. Һәм гаепле елмаеп, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып куйды. —Я тебя люблю!—диде кыз елмаеп. —Я тэбе льублу! —Мин сине яратам. Инглизчәсе шулай була. Роберт бер мәлгә исәңгерәп торды да кычкырып көлеп җибәрде. —Ә мин, сантый... —Юк, Роберт...—дип аңа мөлдерәп бакты кыз.—Син сантый түгел... Ул ялгыш сүз ычкындыруын аңлап бер мизгелгә катып калды. Моны Роберт та сизде. Кыз елмайды. Егет үзе дә сизмәстән аңа талпынып куйды да елмаерга мәҗбүр булды. —Син сантый түгел,—дип үз хатасын төзәтергә ашыкты Ләйсән.—Син телне тиз үзләштерәсең. Тагын нинди сүз өйрәнәбез? —Россия—матур ил.—Роберт елмаеп кызга текәлде.—Чөнки анда Люда бар. Кыз елмайды. —Син килгәч кенә матурланды ул.—Монсын кыз татарча әйтте.—Син Россияне генә түгел, дөньяны матурладың. Роберт телсез калды. Беренчедән, кызның сүзләре тилерткеч иде. Икенчедән, аның татарча белүе. Ул да кызга татар телендә нәрсәдер әйтергә теләгән иде, бер мизгелдә балкып сүнгән уй тыелырга мәҗбүр итте. Әлегә сиздерми торырга кирәк. Кызык булсын. —Аңламадым,—диде ул кызның күзләренә туры карамаска тырышып.—Тагын бер кабатла әле. Кыз мут елмаеп куйды да Россия турындагы сүзләрне русча кабатлады. Иҗекләп. Ә «Чөнки анда Люда бар» дигәнен әйтмәде. —Люда! Көтмәгәндә ишетелгән тавыштан кыз сискәнеп киткәндәй булды. Бу Ләис иде. —Люда!—дип пышылдады ул тагын.—Сез кайда? —Нәрсә, адаштыңмы әллә? —Сине эзлим. —Аидаңны чакырырга кирәкмени? —Юк, сиңа керергә куштылар. —Хәзер... Син керә тор... Бераздан Ләис артыннан ишек ябылганы ишетелде. —Үзең күрдең инде,—дип гаепле елмайды Люда.—Ярый, дәресне иртәгә дәвам итәрбез. —Аз гына тор инде... —Юк, Роберт... Әни үзе чыкса, яхшы түгел...—Кыз Робертның күкрәгенә башын терәде дә шундук кире тартылды.—Иртәгегә кадәр... —Карале... Инде китәргә атлаган кыз тукталып калды. —Нәрсә инде?—дип назлы елмайды ул, һәм кире килеп егетнең яңагыннан сыйпап алды.—Тыныч йокы. —Тыныч йокы. Бикләнеп ятма, яме. —Урларга киләсеңмени?! —Юк, төшеңә керәм. —Ярый. Төштә очрашканга кадәр. Кыз ишеккә йөгерде. Люда кереп киткәч, Роберт шатлыгын кем белән уртаклашырга белмичә бертын басып торды да бая кыз сөялеп торган каенны кочаклап алды. Агачта сөйгәненең җылысы калгандыр төсле тоелды. Ул яңагын каенга терәп күзләрен йомды. Рәхәт иде. Шушы рәхәтлектән айный алмыйча озак торды. Ләкин өйгә керергә кирәк иде. Таныш түгел урында беренче төн. Әтисе борчылып ятадыр. Өйгә керергә кирәк. Ул күзләрен ачты һәм нәкъ үзенең каршысында кемнеңдер басып торуын күреп дертләп китте. Тәне эсселе-суыклы булды, бала йоннары кабарып чыкты. Әллә күземә генә күренәме соң дип керфекләрен җемелдәтеп алды—теге сын юкка чыкмады. Ул тавыш-тынсыз гына якыная иде. Качарга, яки кычкырырга—нәрсә дә булса эшләргә—кирәген белсә дә егет тамыр җәйгән агач хәлендә иде. Ул бер хәрәкәт тә ясый алмады... * * * Радик бүгенге көненнән канәгать иде. Ул үзен кеше итеп тойды. Ул бүген көне буе махмырдан интекте һәм кичкә кадәр бер йотым да капмады. Дөрес, иртәнге якта азрак шаярыштырып алган иде, әмма кызы белән булган теге чәкәшүдән соң үз-үзенә эчүне ташларга, Айгөлнең ихтирамын кайтарырга дип вәгъдә биргәннән соң, хәле ничек кенә мөшкел булмасын, хәмер турында уйлап та карамады. Юк, монысы дөрес түгел, уйлады, әлбәттә. Тагы да төгәлрәк әйткәндә, ул бары тик хәмер турында гына уйлады. Бүтән уйлар башына килгән икән, алар бары тик аракы турындагы хыялдан читкә тайпылу өчен генә иде. Ул көнозын баш төзәтү, бер илле грамм гына эчеп, ашказанын сөендерү турында уйлап йөрде. Әмма эчмәде. Ә монысы батырлык иде. Җиңү! Әлбәттә, аның башка вакытларда да айнык баштан йокларга яткан чаклары булгалый иде. Ләкин монысы бөтенләй бүтән. Башка вакытларда ул акчасызлыктан, аракы алырга мөмкинлеге юклыктан гына айнык килеш кала һәм урынга яткач та йокыга китә алмыйча боргалана иде. Көне әрәмгә үткәндәй тоела иде ул вакытларда. Һәм үзен кимсетә башлый иде. Мужик башың белән көн озынына бер яртылык та рәт тапма инде. Юкка гына Машаларга кереп карамадым, аның, билләһи, запассыз торган чагы юк. Тәмле телемне кызганмый сорасам, ярты рюмка булса да чыгарыр иде әле. Шулай өзгәләнә иде. Ә бүген ул үзен чынлап та җиңүче итеп сизде. Бүген аның кесәсендә бераз акчасы да, аракы алырлык мөмкинлеге дә бар иде. Хәтта алай гына да түгел. Пинжәгенең түш кесәсендә яссы шешәле бер чүл бар иде. Теләсә нинди почмакта эчеп була. Ләкин ул алай итмәде. Түзде. Җиңде. Хәтта үзендә теге чүлне форточкадан ыргытырлык көч тапты! Болай булгач, эчүен ташлый алачак ул. Кабат адәмчә итеп яши башлаячак. Кара әле, Айгөле нинди чибәр кыз булып үсеп җиткән. Шундый балаң бар көенә болай адәм мәсхәрәсе булып йөрергә ярыймыни?! Беренче очрашкан мәлләрдә ул әтисен ничектер үз итебрәк тә торган сыман иде. Бары тик юлда исереп, тиеш-тиешсезне сөйләп килә башлагач кына карашы үзгәрде. Дөрес эшләмәде Радик. Һич югында юлдан урап кайтканчы гына түзәргә кирәк иде. Кызының хәтеренә әйбәт әти булып кереп калса, нәкъ шушы вакытта гына кала ала ул. Аннан соң, бер өметен өздеңме, баламны югалттым дип уйла. Һәм Радик бүген үзеннән канәгать иде. Ул үзен бик тә көчле итеп, ни теләсә шул кулыннан килерлек итеп тойды. Эчеп йөргән чагында Радик ниндидер зур акча откан, имеш. Әле шуны алыр өчен барулары икән. Бик зур акча! Йөз мең! Кара исәп белән генә дә, бу акчага мең шешә яхшы аракы тия, ә аны өч ел чамасы эчеп ятарга була. Ләкин Радик аңа якын да бармаячак. Акчаны алу белән Айгөлнең кулына тоттырачак ул. Теләсә нишләтсен. Үзенә булсын. Бала өчен бернәрсә дә жәл түгел. Ул елмаеп куйды. Киң күңелле булудан да рәхәтрәк нәрсә юк дөньяда. Үзеңнең әйбәт кеше икәнеңне тоюдан да ләззәтлерәк хис юк. Радик бәхетле иде. —Кызым... Җавап бирүче булмады. Һәр гаилә берәр бүлмәгә урнашкан иде. Беренче катта барлыгы биш бүлмә, өчесе ике урынлык, икесе дүртәр урынлык иде. Алар дүрт урынлыкны алдылар. Бу бүлмә такта стена белән үзе үк икегә бүленгән һәм бала-чагалары белән бергә яшәргә теләүчеләр өчен бик кулай иде. Мондый бүлмәләрнең икенчесен Николайлар алды. Калганнар ике урынлыкка урнаштылар. Икенче катка беркемнең дә менәсе килмәде. —Айгөл... Стена аша йокласа да Айгөл аны ишетергә тиеш иде. Ләкин ул эндәшмәде. —Кызым... Син мине барсы өчен дә гафу ит, яме... Мин башкача ... Эчүемне ташларга булдым, кызым... Синең өчен... Ишетәсеңме мине, кызым... Җавап булмады. Айгөл йоклыйдыр инде. Үпкәләп яткан гына булса, берәр ничек җавап бирер иде. Йоклыйдыр. Ярый йокласын. —Тыныч йокы, кызым... Бераздан Радик та бәхетле йокыга талды. Әмма бәхетлелек хисе озакка сузылмады. Тәрәзәдән ниндидер караңгы томан керде дә аны төреп алды. Бу, әлбәттә, төш кенә иде. Томанны ул төшендә генә күрде. Һәм ул томан Радикны юргандай төреп алды да, бер мизгелдән үк юкка чыкты. Кайда югалганлыгын да аңларлык булмады. Әмма шул хәлдән соң кинәт нәрсәдер үзгәрде. Радик инде үзен бәхетле итеп тоймады. Юк, алай да түгел... ул бөтенләй икенче дөньяга күчте. Ул бөтенләй бүтән кешегә әверелде. Караңгылык кешесенә... —Мин яктыга чыгарга телим!—дип кычкырды ул.—Яктыга чыгачакмын! Кызым хакына! Яктыга. Күпме караңгыда яшәргә мөмкин инде! Яктыга! —Әти! Әти!!! Кемнеңдер көчле селкетүенә ул уянып китте дә бернәрсә дә аңлый алмый ятты. —Әти!. Уян! Әти! Радик бераз айнып киткәндәй булды. Алар кызы белән утрауга килгәннәр иде, ләбаса. Аны уятучы Айгөл иде. —Айгөл... Кызым... —Әти, барсы да тәртиптәме? Син нык саташтың... —Кызым... —Су эчеп ал, әти... Мә...—Кыз аңа чынаяк сузды.—Тынычлан. Радик комсызланып су эчте. Һәм кинәт күңеле тулып китте. —Кызым. Балакаем минем...—Ул кызының учын яңагына кысты да сабый баладай үксеп елап җибәрде.—Гафу ит мине, кызым... Гафу итегез, берүк... Болай булырга тиеш түгел иде. Мин сезне бәхетле итәргә тиеш идем. Кызым... Кинәт кемнеңдер кычкырганы ишетелде... Дәвамы киләсе саннарда

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: