Ана җыры (роман)

1


Казан Кремленең сәгате көн уртасын күрсәтергә ашыга. Рахманның күңелендә сәер өмет туды: менә аның уклары уникене узып, көннең икенче яртысына авышыр да чынбарлык кинәт сәмави әверелеш кичерер, бөтен нәрсә үзгәрер һәм... барысы да ачыкланыр, әтрафлы аңлашылыр.
Шәһәр сәгатеннән үрнәк алып, күкрәк эчендәге кыйбланамәнең угы хәрәкәткә килсен дә, ниһаять, юнәлеш төгәл билгеләнсен иде, шул чагында ул сәгадәт нурларына бай тарафларга барып чыгар, төп сорауларга җавап табар, җан тынычлыгына ирешер һәм якындагы киләчәк газамәтле якты бер манзара булып каршы алыр.
Беренче көннәр илһамлы кинәнү белән узды, зур өметләр багланган мохиткә килү шатлыгы тәүлек әйләнәсе канатландырып торды. Әмма тора-бара сүренкелек белән эңгер-меңгерле сагыш янә күңелне биләп алды. Бала чактан ук тынгы бирмәүче хафа, торымнан-торымга вакытлыча йокымсыраган газапны җилтерәтеп уятырга тотынды.
Килгән уңайга армиядә бергә хезмәт иткән дусты Тимурның адресы буенча барып, атна-ун көн шуларның фатирында торды ул. Тимурның әти-әнисе һәм утызга җитеп килгән, әмма һаман әле өйләнмәгән абыйсы тарафыннан бигүк якты чырай күренмәсә дә, игълан буенча фатир яки бүлмә тапканчы, ышык урын булганга Рахман «служак» дустына чиксез рәхмәтле иде.
Ә инде Ямашев урамындагы йортта аена алты мең сум түләп, бер бүлмәле фатирда яши башлагач, Рахманның бәхете хәттин ашты. Казанда төпләнеп калырга һәм язмышын бөек кала белән бәйләү ниятеннән, иң мөһим сорауга җавапны шушында табасына нык ышанып килде бит инде ул.
Рәхмәт, Тимур! Үзе уйный торган ансамбльдә урын да әзерләп куйган аңа. Татарның танылган җырчылары белән эшли торган бу төркемгә көчле музыкантлар җыелган, аларны төрле концертларга, фестивальләргә, гастрольләргә даими рәвештә чакырып торалар. Соңгы вакытта әллә кайларга йөрмиләр, чөнки Казанның үзендә дә концерт-тамашалар гел кайнап торганга, эш монда да җитәрлек иде.
Шулай итеп, Рахманның көнкүреше монда мөнбит юнәлеш алды һәм ул, мөмкинлектән истифадә кылып, танылган җырчылар белән хезмәт итүче музыкантлар төркемендә лидер-гитарачы булып урнашты. Төрле уен коралларында мөкәммәл дәрәҗәдә уйный белгәнгә, аны бик теләп һәм сокланып кабул иттеләр.
Мәгәр һәрбер өлкәдә, сәнгатьтә бигрәк тә, сәләтле кешедән көнләшү, күпсенү – гаҗәпләнерлек күренеш түгел. Мәгълүм ки, иҗат төркемнәрендә үземче табигатьле шәхесләр аеруча күп очрый, ә андыйлар, гадәттә, башка берәүнең сәләтен вә уңышын һичкайчан «кичерә» алмыйлар. Рахманны «гениальный самородок» дип мәдехләсәләр дә, аның осталыгына төркемнең һәрберсендә диярлек каршылыклы хисләр калыкты һәм күптөрле тарызда әледән-әле чагыла торды. Әлбәттә, моны барысы да күрсәтмәскә тырыша, ләкин бер коллективта үзара мөнәсәбәтләрне тәгаен яшертен саклау мөмкин түгел, теге яки бу яктан кемнеңдер өнәмәве, кыңгыр мөнәсәбәте, чак кына бер-бер иҗади моназара чыкты исә, шундук сизелә дә куя.
Яшь булуына карамастан, Рахман моны белә, аңлый, ләкин үзенең сәләтенә эчке инану тойганга, сәхнәдә, сәнгатьтә абруй казану аның өчен күңел ихтыяҗы булганга, төрле кәнәтилләрдән үзен өстен тота ала иде. Детдом тәрбиясе рухны җитәрлек ныгыткан, үзәктә какшамас багана булып шәхес утыра, өстәвенә гаярьлектән дә мәхрүм түгел иде ул.
Әйе, эшкә урнашу, торак мәсьәләсе – болар барысы да уңай хәл ителеп килә. Матди яктан да бернинди авырлык юк. Күп тә үтмәде, концертлар арасындагы буш вакытта аңа көйләрнең аранжировкасы белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр. Ансамбльдәге музыкантларга, әлбәттә, монысы бер дә ошамады. Бигрәк тә клавишлы коралларда уйнаучыга, чөнки ул да аранжировщик һәм моңарчы шул кәсебе белән акчаны хәйран әйбәт «суга» иде. Ә хәзер исә җырчылар, композиторлар Рахманга мөрәҗәгать итә башлады, чөнки аның сәләтлерәк тә, остарак та икәнен тиз арада аңлап алдылар.
Рахман үзен музыка дөньясында судагы балык кебек хис итә. Сәхнәдә чакта залдагы халыктан килгән җылылык аңа бик кирәк, шуның өстенә инде хәзер көйләргә аранжировка ясаганда, студиядә җырчыларга фонограмма яздырганда, үзенә карата мәхәббәт тою аның өчен мең алтынга торырлык халәт иде.
Әмма аның иң зур хыялы, монда килүенең төп максаты – үзенең кем, кайдан булуын, ата-анасы кемнәр икәнне белү һәм әнисенең язмышын ачыклау иде. Ник баласын ташлап качты икән ул? Үзе исән микән? Исән булса, кайларда икән хәзер?
Бер ай эчендә Казанның барлык танылган урыннарын, урамнарын әйләнеп чыкты инде ул. Тиз арада күбрәк беләсе, якыннанрак танышасы килде Татарстанның башкаласы белән. Казан тарихы буенча китаплар да алды, буш вакыт булган саен, интернеттан мәгълүматлар җыеп укырга тырыша. Һәм көнаралаш диярлек Кремль урамы буйлап, Володя Ульянов гыйлем җыйган университеттан Спас башнясына кадәр юл үтә.
Бу урыннарны аның телевизордан күргәне бар. Детдомда чакта ук Казан турында тапшыру караган иде. Шушы урыннарны, Казан Кремлен, Җәлил һәйкәлен күргәч, йөрәге дерт иткән иде. Бик таныш, якын булып тоелган иде экранда балкыган күренешләр. Югыйсә телевизордан әллә нинди ямьле табигатьле урыннарны, чит илләрне, бөек шәһәрләрне күргәне бар, әмма Казан аеруча тәэсир итте.
Күңеле тартты Казанга, әйтеп бетергесез нык тартты.
Кайчаннан бирле кадерләп сакланган бердәнбер фотосурәтендә ул – ике-ике 
ярым яшьлек бала – Казан филармониясе каршында басып тора. Кем төшергәне генә билгеле түгел. Димәк, ничек кенә булмасын, аның биографиясе монда килеп тоташадыр, ә бәлки, моннан башланадыр да...
Барды ул филармониягә. Анда эшләүчеләргә фотоны күрсәтте. «Бу малайны күргәнегез бар идеме? Әти-әнисе кемнәр икән, белмисезме, хәтерләмисезме?» – дип сораштырды. Әмма, ни кызганыч, танучы, белүче табылмады.
Алга таба нишләргә? Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Бу заманда үзеңнән башка кемгә кирәк син? Кем син, каян син – кешеләр моңа илтифатсыз лабаса.
Шик-шөбһәләр дә тынгы бирми. Бәлки, әти-әнисе белән яки әнисе белән Казанга кунакка гына килгән булганнардыр?.. Бәлки, башка шәһәрдән яки авылдандыр аның чыгышы... Бәлки, бәлки... Ә шулай да, Казанга килеп дөрес эшләде ул. Беренчедән, фотодагы күренеш – Казан. Икенчедән, музыкант өчен монда шартлар уңай, юкса тиз арада гына популярлык казана алмас, мондый уңышка ирешмәгән булыр иде.
Кая барган булдылар икән соң алар 1993 елны? Иркутскигамы, Читагамы, Хабаровскигамы, Владивостоккамы? Якынгаракмы, ераккаракмы? Бәлки, берәр кечкенә, картада күрсәтелмәгән шәһәргәдер...
Менә башнядагы сәгать төгәл уникене күрсәтте.
Әмма берни үзгәрмәде, шул килеш кала бирде.
Көннән-көн инана бара – хәтерендә бу урам, Спас башнясы, андагы сәгать, Муса Җәлил һәйкәле. Әнисе белән йөрделәр бугай алар монда.
Ниндидер шау-шулы йортны, озын коридорны да хәтерли әле ул. Катлы-катлы йорт түгел, бер катлы, озын баракка охшаган йорт иде, ахрысы. Әнисе белән шунда яшәделәр кебек. Нишләп әтисен бер дә хәтерләми икән?.. Ничек кенә булмасын, аның балачак еллары, үсмер вакыты бар инде. Туган җире... Туган җире дә бар аның... Өзек-өзек булса да, искә төшә бит сабый чактагы күренешләр.
Хәтер, хәтер! Син игелекле дә, мәрхәмәтсез дә! Йөрәк, бер карусыз сиңа буйсынып, мәңге онытылмаслык тарафларга бертуктамый канатларын кагып оча да оча. Хәтер әнинең җылы сулышын күңелнең иң аулак, иң ышанычлы урынында тота, чынбарлыкның үтәли ачы җилләреннән саклый.
Юк, һичкемнеке булмау, очына чыгалмаслык билгесезлектән барлыкка килү белән килешергә мөмкин түгел. Аның тамырлары бар бит... Әнисе бар иде аның. Ул аны хәтерли. Нурлы йөзе, йомшак куллары, җылы иреннәре, назлы тавышы хәтерендә саклана.
Алар поездда бардылар. Башта бу халәт кызык, күңелле иде. Вагон тәрәзәсеннән тыштагы дөнья каядыр артта калып югала, алда гел могҗизалардан гына торган әкияти дөнья көтәдер кебек иде.
Аннары кинәт... Әнисе юкка чыкты.
Мәңге тынмас сыкрау булып, күкрәк эчендә поезд тәгәрмәчләренең шыкылдавы, вагоннарның шыгырдавы яңгырап тора. Милиционерның каты-кытыршы кулы һәм Себернең җан өшеткеч җиле... Болары да хатирәләр булып саклана. Әмма һич кенә дә аңга сыймый – әнисенең җылы сулышы һәм көзге ачы җил нишләп, ничек бер үк хәтердә, бергә тынышып яши ала икән?!.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: