Ана җыры (дәвамы)

Романның башы монда.

3


2008 елның яз аенда Белоярск өлкә военкоматыннан автобус белән тимер юл вокзалына юл тотканда, Рахманның йөрәге ярсып типте. Байкал артындагы хәрби частька поездда барачаклар алар. Унбиш ел элек әнисе белән соңгы тапкыр поездда барганнары искә төште. Әнисе булды микән соң ул? Бу сорау аңа тынгылык бирми, югыйсә гел үзенә шундук катгый җавап кайтара: ничек инде әнисе булмасын! Өч яшьлек бала кем белән булырга мөмкин тагын?!
Озакламый, шул көннәрдәге кебек, ужарланып чапкан поездның җанбиздергеч тавышы яңгыраячак. Тимер юлдан, гудоктан курку аңарда мәңгегә калыр, мөгаен. «Музыкаль слух»ы камил, шуңа авыр тәэсир итә аңа мондый авазлар. Ул хәтта поезд гудогының нинди тонда, нинди нотада гүләгәнен дә әйтә ала. Үтеп китүче поезд авазының «глиссандо» белән бәгырьне урталай сызуын, әлбәттә, нота кәгазенә бернинди билге-тамгалар белән төшереп кую мөмкин түгел. Көчлелеге һәм тоны буенча поездның ике төп тавыш сигналы бар икәнне дә белә ул. Тыныч гудок стансыларда бирелә – пассажирларны һәм тимер юл эшчеләрен куркытмас өчен андый урыннарда каты кычкыртмыйлар. Көчле тавышлы тифон бар – анысы поезд килгәнне хәбәр итәр өчен перегоннарда кулланыла. Бу мәгълүматларны махсус белешкәне юк, үзләре каяндыр колакка кергән. Югыйсә аңа нигә инде бу авазларның нечкәлекләре?!
Чита шәһәре тирәсендә урнашкан яшь солдатларны өйрәтү үзәгендә курслар үткәннән соң, аларны Байкал арты хәрби округының берәр частена алып китәчәкләре өлкә комиссариатында ук мәгълүм булды.
Тәртипкә күнеккәнгә, детдомның кырыс режимына өйрәнгәнгә күрә, «курс 
молодого бойца», башкалардан аермалы буларак, Рахманга авыр тоелмады. Бер мәгънәсез, фәтвасыз муштра һәм башка төрле физик хәрәкәтләр койты уйлардан, нәүмизлектән арындыра иде. Көн тәртибенең катылыгы аңа һич тә авыр түгел, режимның ни икәнен өч яшеннән үк белә инде ул.
Кыска гына ял вакытларында аның казармада кулдан кулга йөргән гитарада уйнап җырлаганын тыңлап, һәммәсе – солдатлар да, командирлар да таң калды. Сиңа музыка буенча укырга һәм армиядән ничек тә котылырга кирәк иде, диючеләр дә булды. Хәер, бер ел нәрсә инде – үтә дә китә. Әле телевизордан күрәчәкбез сине, диделәр аңа.
Вакыйган, бу призывка, кем әйтмешли, язмыш елмайды – нәкъ шушы 2008 елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәт бер ел булачак дигән федераль законга Президент тарафыннан кул куелган иде.
«Курс молодого бойца» тәмамланырга ике атна кала казармада моңарчы таныш түгел өлкән лейтенант пәйда булды. Көяз кыяфәтле бу офицер солдатлар арасында музыкантлар юкмы, дип кызыксынып килгән икән. Ул Үзәкнең оркестр җитәкчесе булып чыкты. Ротада армиягә кадәр музыка мәктәбендә баянчыга укыган Новосибирск егете бар иде. Баянчыны оркестрга алалар икән дигән хәбәр шундук таралды. Гитарачы бар дип кем әйткәндер, Новосибирск егетен күчерүне рәсмиләштерер өчен штабка озаткач, өлкән лейтенант офицерлар бүлмәсенә Рахманны чакырттырды.
Рахман аның янына кергәндә, өлкән лейтенант казарма гитарасын тотып утыра иде.
Рахманның гитарада оста уйнавына таң калды ул. – Кайда өйрәндең болай уйнарга?
– Детдомда.
– Кем өйрәтте?
– Үзем өйрәндем.
Өлкән лейтенант җәһәтләнеп, телефон номерын җыйды:
– Алло! Мин сезгә гитарист таптым. Хәзер учебный центр нәчәлнигенә үзем кереп чыгам. – Ул телефонын куеп, беравык Рахманга карап торды. – Үзәкнең мәдәният сараенда гитарист булып каласың киләме?
– Килә, – диде Рахман, сөенеп.
Монда да озак хезмәт итәргә туры килмәде Рахманга. Читада хәрбиләр арасында узган фестивальдә чыгыш ясаганда, аңа Офицерлар йорты директоры игътибар итте һәм атна-ун көн узгач, «Учебный центр»ның мәдәният сараена репетиция вакытында табак битле, киң җилкәле, базык капитан килеп керде.
Милләте буенча бурят капитан Банзаргашиевның, шушы төбәктә туып-үскән кеше булгангадыр инде, һәр хәрәкәтеннән табигый кыюлык, һәр әйткән сүзеннән үз-үзенә чиксез ышану аңкып тора иде. Чита каласының хакимемени – сөйләшүендәге вәкарьлек, мин сиңа әйтим – Офицерлар йорты директорының урынбасары гына, димәссең. Җор телле, ара-тирә җиңелчә генә сүгенеп куя торган бу капитан Рахманны алырга килгән иде. Штабта тиешле кәгазьләргә кул куйдырганнан соң, гитаристны мондагы довольствиедән төшергәч, кирәкле документларны алып, Банзаргашиев арткы бамперы чалшайган һәм алдагы уң як крылосы яньчелгән «Опель-Астра» машинасына Рахманны утыртты да туп-туры Читаның үзенә алып китте.
Рахманның гитарадан тыш, тагын төрле коралларда уйный белүе ансамбль өчен зур табыш булып чыкты. Аны монда тагын бер куанычлы нәрсә көткән – ударник, ягъни барабаннарда уйнаучы Тимур исемле егет Казаннан булып чыкты.
Җыйнак гәүдәле, яшькелт күзле, почык борынлы бу татар егете үзенең туган телендә бөтенләй сөйләшә белми иде. Үземче холыклы, көйгәләк, тик торганда хиффәтләнеп китүчән булуын аның барабаннарда бик шәп уйнавы «каплый» иде.
Танышу белән үк Рахман аңа күкрәк кесәсендә йөрткән кадерле фотосурәтен күрсәтте:
– Кайда төшерелгән бу фото, ничек уйлыйсың? – дип сорады ул.
Тимур ике-ике яшь ярымлык малай сурәте гәүдәләндерелгән һәм артына «Рахман» дип язылган фотода шундук Казан филармониясен һәм янәшәдәге театр училищесын танып алды.
– Казан бу, – диде ул, һич кенә дә икеләнмичә. – Гоголь урамы. Ә бу «бандит» синдер, мөгаен.
– Мин, – дип елмайды Рахман.
Төркемгә көчле музыкантлар җыйналган иде. Бас-гитарада – ракета дивизиясендәге элемтәчеләр полкыннан монда күчерелгән яшь лейтенант, авиаполктан күчерелгән ике прапорщик – берсе гитарада, икенчесе (группаның җитәкчесе) клавишлы инструментта уйный, ә капитан званиесендәге саксофончы армия штабының канцелярия хезмәткәре иде. Казан егете – барабанчы Тимур, Атамановка посёлогыннан ерак түгел урнашкан стройбат частеннан күчерелгән солдат иде. Бу коллективта Тимурның һәм Рахманның гына махсус белемнәре юк, әмма сәләт һәм уйнау осталыгы белән алар профессиональ төркемгә тәңгәл килә иде.
Чита гарнизонының эчке эшләр гаскәренә караган рота казармасында Тимур белән Рахманга ике урын әзерләделәр. Алар йокларга шунда кайтып йөрсәләр дә, гауптвахта сакчылары булып хезмәт итүче рота солдатлары белән бөтенләй аралашмадылар. Көн саен бер үк төрле тәртип – подъем, иртәнге аш, Офицерлар йортында репетицияләр. Аннары буш вакыт күп кала һәм болар үз иркендә йөриләр иде. Репетицияләр булмаган вакытта да казармага кайтмыйча, йокы вакыты җиткәнчегә кадәр гел шәһәрдә калу ягын карадылар.
Музыка өлкәсенә эләгеп, яраткан эше белән шөгыльләнгәнгә күрә, хезмәт башкаларныкы белән чагыштырганда, әлбәттә, бигүк авыр түгел иде. Тимур Казанны, әти-әнисен, абыйсын, дусларын сагына иде, шуңа күрә тизрәк хезмәт срогының тәмамлануын көтте һәм озакламый өемә кайтачакмын, дип канатланып йөрде.
Рахман исә тонык кына хәтерләгән әнисен һәм Фәйрүзә апаны сагына иде. Хәрби хезмәт тәмамлангач, Фәйрүзә ападан башка күрешергә атлыгыр кешесе әлегә юк иде аның. Ә әнисен әле эзләп табасы бар иде.
Хәрби частьлардагы чыгышлардан тыш, Читадагы төрле корпоративларда, банкетларда, байларның юбилейларында, туйларда, зур мәҗлесләрдә, шәһәр һәм өлкә чараларында күп уйнарга туры килде. Ансамбльнең җитәкчесе бик елгыр һәм элемтәгә җайлы керүчән кеше буларак, акча эшләр өчен «шабашка» концертларын еш оештыра иде.
2009 елның язгы демобилизациясе якынлашты һәм Тимур үзенең туып-үскән каласына – Казанга кайтып китәргә җыена башлады. Ә Рахманның кайтам дип әйтерлек җире юк иде. Аны Читада калырга үгетләделәр һәм, озак сөйләшүләрдән соң, өлкә филармониясендә эшкә калырга күндерделәр. Шәһәр чараларында еш катнашканга күрә, Рахман мондагы музыкантлар арасында абруй казанырга өлгергән, сәнгать кешеләре янында хәйран могътәбәр музыкант иде.
Башта ул хәзер үк, юл уңаеннан Белоярскига кагылып, Казанга барырга 
микән әллә дип уйлаган иде. Тимур да аны, кичектермичә, үзе белән туп-туры Казанга юл тотарга өндәде.
– Казанда сине теләсә кайсы коллективка ике куллап алалар, – диде ул Рахманга. – Башта бездә торырсың. Аннары фатир снимать итәрсең. Бу сәләтең белән син акчаны умырып эшләячәксең, үзеңә фатир сатып алачаксың. Сиңа барыбер Казанга юл тотарга кирәк булачак бит.
– Иң элек монда эшләп, бераз акча җыям, – диде Рахман. – Казанга хәерче булып барып төшү ярамас.
– Мондагы филармониядә күп акча эшли алмаячаксың.
– Берничә көн элек «Рассвет» ресторанына чакырдылар. Айга йөз мең сум гарантия белән. Мин бит әле филармониядә нинди килешү тәкъдим итәселәрен белмим. – Ул беркавым уйланып торды. – Филармониягә түгел, ресторанга урнашырмын, ахрысы. Элитный ресторан... Бер ел эчендә хәйран акча эшләп булыр дип уйлыйм. Киләсе елга Казанга килермен.
– Ярар, үзеңә кара, – диде Тимур, үгетләүнең файдасы юклыгын аңлап. Алар киләсе елда Казанда очрашырга сүз бирешеп хушлаштылар.
Хәзер үк китүдән Рахманны тыеп торган тагын бер гаять җитди сәбәп бар иде – бурят кызы Алтана.
Аһ, Алтана, Алтана!
Алар хәрби округның югары командованиесе өчен оештырылган Яңа ел бәйрәмендә чыгыш ясаган көнне таныштылар. Алтана – филармониянең бурят халык бию ансамблендә биюче – Рахманның гитарада соло уйнаганын күзәтеп-тыңлап таң калган иде. Рахман моны, әлбәттә, абайлады. Ул үзе дә нәфасәтлеге өстенә табигатьтән уйгырлык та бирелгән бу җанҗылымлы кызга шундук гашыйк булды.
Буш вакыты булган саен Алтана Офицерлар йортына килеп йөри башлады. Рахманга иптәшләре «бик тирәнгә кермәскә» куштылар, кызның әти-әнисе, туганнары белән низаг-орыш килеп чыкмагае дип, сак булырга чакырып тордылар. Рахман аларның сүзенә колак салмады, чөнки мәхәббәте көчле иде. Аларга очрашырга, аулакта калырга һәрвакыт урын һәм җай табылып торды. Ансамбль кайда гына чыгыш ясамасын, Алтана да шунда килеп җитә иде.
Моңарчы язларны илһамланып көткән кыз бу юлысы май аена күкчел кәеф белән керде. Рахманның «дембеле» якынайганга Алтана әллә кайчаннан борчыла башлаган иде.
Беркөнне, репетициядән соң, Офицерлар йорты артындагы паркта йөргәндә, Алтана сүнек тавыш белән:
– Хезмәтең тәмамлангач, син монда каласыңдыр бит? – дип куйды.
– Мин башта Казанга барам... – диде Рахман, озакламый ике җан арасында тирән ызан сызылачагына үзе дә каугаланып.
– Анда бит синең беркемең дә юк, – диде Алтана, пошаманга калып.
– Шул беркемем дә булмаганга күрә, мин Казанга барырга тиеш.
– Ә мин?... – диде Алтана, күз яшьләрен көчкә тыеп.
– Мин Казанга барам... – дип елмайды Рахман һәм кызны чиксез куандырырлык хәбәр әйтте: – Әмма хәзер үк түгел, тагын бер елдан гына. Алтананың болай да нәзакәтле кыяфәте бөтенләй яктырып китте:
– Димәк, каласың?! – диде ул, канатланып.
– Сезнең шәһәрегезнең иң затлы ресторанына эшкә чакыралар, – диде Рахман, бу хәбәрне кыз ничек кабул итәр икән дип шөбһәләнеп. – «Рассвет»ка.

– Сине бит филармониягә чакырганнар иде, – диде Алтана, кинәт сагаеп.
– Ресторанда яхшы түлиләр... – диде Рахман. – Миңа бер ел эчендә акча җыярга кирәк...
– Син, шундый шәп музыкант, ресторанда эшләячәксеңме? – диде Алтана, аптырап.
– Әйтәм бит, анда хезмәт хакы әйбәт. Ул ресторанда японнар, кытайлар ял итә...
Алтананың сөмсере коелды:
– Минем сине анда эшләтәсем килми. Ресторан – пычрак, тәртипсез урын, – диде ул, иреннәрен турсайтып.
Рахман көлемсерәп куйды:
– Сезнең филармония бик чистамы?
Һәм шундук алай дигәненә үкенеп тә куйды. Яраткан кешегә шулай дияләрме инде... Ул Алтанага ягымлы итеп елмайды һәм:
– Сары төс шулкадәр килешә үзеңә, – диде, кызның курткасына ишарәләп.

– Ә кызыл төс? – диде Алтана, башындагы береткасына кулы белән кагылып.

– Кызыл төсне әйткән дә юк инде! – дип, Рахман аны кочагына алды. Алтана үгетләүдән файда юклыгын аңлый – Рахман әйткән икән, сүзендә торачак һәм барыбер үзенекен итәчәк. Алтана сөенә дә, шул ук вакытта көенә дә. Андый җирдә эшләячәге, бер яктан, шомландыра, икенче яктан караганда, чынлап та ресторанда акчаны филармониядәгедән күбрәк алачак бит ул.
Ресторанда килешү төзегәннән соң, тиз генә Белоярскига барып, андагы военкоматка кереп чыгарга тиеш икәнен уйлап йөргәндә, Рахманның бәхетенә күрә, бу мәсьәлә дә җайлы хәл ителде – барып йөрисе булмады. Үзен Читага алып килгән капитан Банзаргашиевны табып, киңәш сораган иде, тегесе, рәхмәт яугыры, тотты да, үз элемтәләрен файдаланып, Чита армиясенең штабы тарафыннан Белоярскиның хәрби комиссариаты белән килешү оештырып, Рахманның учётка куелу эшләрен тиз генә башкарып та чыкты. Шуның өстенә Рахманның торак мәсьәләсен дә хәл итте – шәһәр автопредприятиесенең тулай торагында бүлмә табып бирде.
Рахман белән Алтана инде ир белән хатын кебек яши башладылар.
Төнгә һичкайчан кунарга калмаса да, Алтананың әти-әнисе, абыйлары, апалары Рахман турында, аларның мөнәсәбәтләре хакында барысын да беләләр иде. Болай озак дәвам итмәячәген, дөресрәге, дәвам итәргә тиеш түгеллеген аңлыйлар – кичектермичә йә законлы рәвештә өйләнешергә кирәк, йә...
Ә нәрсә «йә?!.»
Аларның мәхәббәте көчле һәм кайнар иде.
Шул ук вакытта аңлатып булмый торган тойгы икесенең күңелендә дә урын алды. Алтанада Рахман аңламаслык тирән сер бар. Рахманда Алтана төшенмәслек ниндидер тирән сер ята. Нинди серләр алар?..
Сәбәп Алтанага гашыйк булып йөрүче бурят егетләренең янаулы «СМС»лар язуында да түгел, ресторандагы җилбәзәк кызларның Рахманга сарылып, Алтананы көнләшергә мәҗбүр итүендә дә түгел – ике җан арасында ниндидер кичеп чыга алмаслык ара бар иде.
Алтана, Алтана!
Бик якын, кадерле кешесе бит ул аның. Гомер юлы буйлап атларга менә дигән самими һәм шул ук вакытта затлы кыз. Исеме дә нинди бит – Алтана! Төрки сүз, «алтын» сүзеннән бит аның исеме дә. Тулган Ай кебек йөзле, эшсөяр, тормыш-көнкүрештә фәһемле бурят кызларының исемнәре дә җанга ятышлы яңгырый. Мәсәлән, Алтана бии торган ансамбльдәге гүзәл кызлар арасында

Алима исемлесе бар. «Алма» дигән сүз. Уринтуя исемле солисткалары бар – «назлы таң» дигәнне аңлата. Янжай исемле кыз бик чибәр. Исеме тибет телендә «искиткеч көй» дигән мәгънәгә ия. Унэрма – «бәхетле», Сэсэг – «чәчәк» дигән сүз, монысы инде бөтенләй татарча. Алтананың дус кызы, шул ук ансамбльдә биюче – Санжима – тибетча «чиста, гадел, намуслы» дигәнгә тәңгәл икән.
Әмма Рахман өчен иң матур исем – Алтана. Иң гүзәл зат – Алтана.
Рахманның күңеленең иң түренә кереп урнашты ул. Ярый насыйп булды әле очрашырга күз явын алырдай җазибәле бу кыз белән. Ресторанда эшләгән дәвердә аның мәхәббәте саклап калды Рахманны. Ул булмаса, көн дә бәйрәм кайнаган мохит, үз кочагына алып, аракы, тәмәке, наркотиклар белән харап иткән булыр иде. Ә бит Рахман барысын да татып карарга өлгерде, андый гөнаһлары юк түгел иде. Алтана аны гел игә китерде, кәеф-сафалы исерек тормыш бөтерчеге үзенә суырганда, бу дөньяга кире кайтарып, айнытып, акылына утыртып торды. Рахман яши торган бүлмәнең Алтана булганга күрә җаны бар иде. Бүлмә һәрвакыт нәзафәтле, ризыклы, җылы иде. Алтананың филармония ансамбленнән китеп, мәдәният чараларын оештыру вазифасына күчүе дә гастрольләргә йөрмичә, Рахман белән көн саен очрашу мөмкинлеге өчен иде бит.
Мәгәр бер ел вакыт үтте дә китте. Рахман менә-менә Казанга юл алу турында сүз кузгатачак дип курка башлады Алтана. Шул ук вакытта, бәлки, китмәс, калыр дигән өмете дә юк түгел иде.
Тын язгы кичтә Рахман Алтананы өенә кадәр озатканда, икесе дә: «Алга таба нишләрбез?» – дигән сорауга җавап эзләгәндәй, бер сүз дәшмичә, ыңсыз-шыңсыз бардылар. Алтананың бөтенләй сөмсере коелган иде, ул, көтмәгәндә, Рахманга елышып:
– Без кайчан өйләнешәбез соң? – дип куйды.
Рахманның бу сорауга җавабы әзер түгел иде.
– Әти-әниең каршы булмасмы соң? – диде ул.
– Юк, каршы булмаслар. Алар синең турыда барысын да беләләр. Безгә килүеңне көтәләр.
– Миңа Казанга барырга кирәк, – диде Рахман, уйга калып.
Алтана туктап, Рахманга текәлде. Кызның кәефен ничек күтәрим икән дип уйланып торганда, Рахман тетрәндергеч хәбәр ишетте:
– Ә мин балага уздым...
– Нәрсә?!
Алтана түземсезлек белән аңардан җавап көтте, ә Рахман телсез калды.
– Ник дәшмисең? – диде Алтана, сагышлы елмаеп.
– Һушыма килә алмыйм әле, – диде Рахман, тирән сулыш алып. – Чын әйтәсеңме?
– Шаяра торган нәрсәмени, – диде Алтана күкчел тавыш белән.
– Сакландык бит инде югыйсә... – диде Рахман, алга таба нишләргә дип шундук борсалана башлап.
– Абортка бармыйм! – дип кырт кисте Алтана. – Өйдәгеләр әле сизенмиләр...
– Ул Рахманга күзләрен тутырып карады. – Ташламыйсыңмы мине?
– Ничек ташлыйм инде мин сине, – дип аны кочагына алды Рахман. – Бала белән...
Алтананы озатып куйганнан соң, шактый ара булса да, Рахман төнге Чита буйлап җәяү генә кайтты. Могътәбәр хисләр, берсен-берсе алмаштырып, сүренке күңелне һәрьяклап җилтерәттеләр. Ниндидер сагышлы илһам, курку катыш күтәренкелек кичерде ул. Алар законлы рәвештә ир белән хатын булачаклар... Бала туачак... Бер яктан караганда, зур, илһамлы вакыйгалар көтә алда. Кешеләр, парлашып, олы тормыш юлына чыга бит инде, элек-электән шулай килгән, табигатьтән шулай салынган. Икенче яктан караганда... Гаилә мәшәкатьләре кул-аякны бәйләп, әнисен эзләргә комачаулармы? Нибары бер чара кала – Алтананы үзе белән Казанга алып китәргә!
Рахман аның белән әйбәтләп сөйләшеп карады, аңлатырга тырышты – үзенең чыгышын ачыклыйсы, әнисен табасы, кемлеген билгелисе бар икәнне тәкрарлады.
Алтана, акыллы кыз, әлбәттә, аны аңлады. Әмма Рахман:
– Әйдә минем белән Казанга, – дигәч, катгый итеп:
– Юк! – диде. – Мине яратсаң, монда каласың!
– Мин дә шундый ук таләп куя алам: яратсаң, минем белән Казанга китәсең, – диде җавап итеп Рахман.
– Мин үземнең туган җиремнән беркая да китмим, – диде Алтана, тыртаеп.
– Хәтта синең белән дә.
Авыр тынлык кочагында алар шактый вакыт, уйга чумып, тып-тын утырдылар.
– Абортка барма, – диде Рахман тыныч кына. – Мин сине килеп алачакмын.

– Әти-әнигә ничек аңлатырмын?! – диде Алтана, күз яшьләрен сөртеп.
– Нишләргә соң? Срок нинди хәзер?
Алтана кинәт усал итеп карады һәм кадаулы тавыш белән:
– Юри әйттем мин, – диде. – Йөкле түгелмен.
– Алтана, алай шаярырга ярамый бит инде... – диде Рахман, ачуланып. Алтана күзләрен чекрәйтте:
– Сине тикшереп карыйсым килде.
– Ә нигә мине тикшерергә? – дип көлемсерәде Рахман.
– Йөкле түгеллегемә син шатмы?
– Нинди сорау инде бу! – диде Рахман, әле һаман хисләр дулкыннарында чайкалып. – Син ничек, мин дә шулай. Син шат булсаң, мин дә шат.
– Хәйләкәр син... – диде Алтана сүнек тавыш белән һәм, күпме тырышса да, күз яшьләрен тыя алмады.
Рахманның кочагында килеш сулкылдый-сулкылдый озак елады ул. Яраталар алар бер-берсен, өзелеп яраталар. Һәр икесендәге ике сер бергә кушылды... Үзләре дә аңламый торган мәңге чишелмәячәк тагын бер яңа төен төйнәлде.
Гомер агышында һәрбер кеше үзендә һичкайчан төшенмәслек сер тоя, әмма аның асылын аңламый. Кем ул, нәрсә ул, ник килгән бу дөньяга?.. Нигә бу?.. Әлеге сорауларны һичзаман шәрех кылу мөмкин түгел, җавап бирү дә хәлдән килми, аларның калку сәбәбе мәңге чишелмәслек тирән сердән ләбаса. Җавапны кеше гомер буена таба алмый. Ул сулый, хәрәкәт итә, шатлана, кайгыра, ярата, нәфрәтләнә, әмма ләкин яшәвенең мәгънәсенә, гомере буена уйланган сурәттә дә тәгаен төшенә алмый.
Адәм баласының ниндидер максатлары була, арада иң зур мәгънәгә ия дип саналганы алга куела һәм шул морадыма ирешмәсәм, яшәвемнән ни мәгънә, ди ул.
Тулган ай кебек йөзле, кысык күзләрендә нурлы елмаюы мәңге сакланган бурят кызын яраткан кебек Рахманның әле беркемне дә яратканы юк иде. Алтана Рахманның күз карашыннан аңлый, сүзләреннән генә түгел, хәтта сулышыннан тоя – җан тирәнлегендә үк кадерле түгел ул аңа. Әйе, аларның 
арасында кайнар мәхәббәт уты яна. Ләкин соңгы вакытта Рахманның җаны-тәне белән гашыйк түгеллеге сизелгән сыман иде. Зуррак, әһәмиятлерәк өметле максат сүрелдерде, җиңде, ахрысы, аның мәхәббәтен. Белә ул Рахманның зур хыялын, хәзерге вакыттагы яшәвенең төп мәгънәсенә дә төшенде инде.
Алтананың Рахманга кинәт ачуы килде.
– Ә, бәлки, син уйгурдыр яки казакътыр?.. – диде ул, иреннәрен юкартып. – Бәлки әле, бөтенләй буряттыр яисә яртылаш буряттыр, безнең кан кардәшебездер?..
– Мин – татар! – диде Рахман, Алтанага һич кенә дә ачуланмыйча.
– Бер фотосурәт буенча гына шундый фикергә килгәнсең бит син, – диде Алтана, хәйран тәхкыйрьле итеп.
– Фәйрүзә апаларда татарча сөйләшергә шундый тиз өйрәндем... Бу бит тикмәгә түгел, – диде Рахман.
– Мәскәүгә видеохатлар җибәрдең бит инде, әллә ничә тапкыр шалтыраттың... Нәтиҗә юк бит, – диде Алтана, чәнчүле итеп.
– Бәлки, минем проблемам белән маташасылары гына килмәгәндер, – диде Рахман басынкы тавыш белән. – Минем кебек югалучылар илдә бихисап күптер.
Кайнарланып киткәненә Алтана шундук үкенеп куйды. Рахман киткәч, чынбарлыктагы бушлыкны ни белән, кем белән тутырмак кирәк, аның белән яшәгән сәгадәтле көннәр кире кайтмаячак бит. Күңеленең бер өлешен үзе белән алып китәчәк бит ул. Рахманнан башка ни кызык, ни рәхәт калыр соң монда?..
– Тагын беразга каласыңмы әллә?.. – диде ул кыюсыз гына.
– Белгән юк инде, – диде Рахман, авыр сулап. – Синнән аерылуы да авыр... Сагыначакмын мин сине.
Рахман үзе дә әллә Казанга бераз соңрак китәргәме дип уйлый. Шул ук вакытта үзенә бер карусыз буйсындыра торган куәтле хис юлга кузгалырга берөзлексез этәреп тора.
Шулай икеле-микеле уйлар белән, каугаланып, нишләргә икән, хәзер үк китәргәме, тагын бераз монда булыргамы, дип әйле-шәйле йөргәндә, беркөнне Белоярскидан Фәйрүзә апаның оныкасы Гөлия шалтыратты. Гадәттәгечә, хәл белергә шалтыратадыр дип уйлаган иде Рахман, ә Гөлия исә бик авыр хәбәр әйтте:
– Фәйрүзә апаң вафат булды.
Рахман ул көнне үзен кая куярга белмәде. Хәтта күңеле тулып, елап та алды. Бик кадерле кешесе китте бу дөньядан. Олы җанлы, җылы кеше вафат булды. Андый кеше мәңге яшәргә тиеш ләбаса. Ничек инде шундый йомшак күңелле, матур кешене җиргә күмеп куймак кирәк!
Аның бу мәлдә Белоярскига очып барасы килде. Туктале... Хәзер анда барудан ни мәгънә?.. Фәйрүзә апаны җирләгәннәр бит инде. Алтана... Алтана! Син генә бердәнбер якын кешем хәзер. Шулай да, барыбер төп сорауга җавап тапмый торып, мин үзем дә, Алтана да бәхетле булмаячакбыз дигән нәтиҗә ясады ул.
Рахман шул ук көнне, кичектермичә, моннан китәргә дигән карарга килде.
Казанга юл тоту мәслихәт. Озакка сузарга ярамый, ашыгырга кирәк. Фәйрүзә апа вафатыннан соң бик кыйммәтле, актык «җеп» өзелер сыман тоелды аңа. Бер генә кыл калган кебек булды – Казан каласы тарафларына сузылганы. Иң нәзеге – гитараның беренче кылы – «ми» нотасындагы кылы кебек. Сакларга кирәк аны. Өзелде исә... бетте!
– Мин хәзер Белоярскига түгел, туп-туры Казанга китәм, – диде ул Алтанага. – Озакламый мин синең яныңа килермен. Бәлки, шул арада Казанга күчәргә теләгең туар. Әнине эзләргә кирәк. Әгәр исән булса инде... Әтине табарга. Әгәр дә... ул булса. Кеше әтисез дөньяга килә алмый бит инде. Әти-әнинең туганнарын эзләргә кирәк. Исән булмаганнарның каберләре бардыр...
Бүген Алтана еламады, кал дип үгетләмәде. Рахманның күкрәгенә сеңәр дәрәҗәдә нык елышты да, алар шактый вакыт кочаклашып тордылар. Бер- берсенең йөрәк тибешен ишеттеләр. Нәрсә бу: йөрәк сулык-сулык тибәме, җаннар шулай сулкылдыймы?..
Рахман озакламый кире киләчәген кат-кат әйтте. Алтана ышанамы аның сүзләренә, юкмы – кем белгән! Бик кадерле әйберен җуйган сабый балага охшап калды ул.
Әмма Рахманның башка чарасы юк иде.
Сораулар бихисап күп. Белергә иде: нәрсә булды поездда? Нишләп аны ташладылар? Нишләп ул берүзе калды? Нәрсәдән, кемнән башларга эзләүне? Ничек кенә булмасын, эзләү башы, таяну ноктасы – Казан! Чөнки фотода – Казан филармониясе аермачык күренә.

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: