Ак кәгазь нидән саргая... (Икенче тарих / 6, 7)

Романны башыннан монда укыгыз.

 

6

Төн уртасында алар яшәгән фатирның ишегенә тышкы яктан дөп тә дөп күн итек үкчәсе белән типтеләр. Бер кеше генә түгел, икәү-өчәүләшеп тибенделәр булса кирәк, өй дер селкенеп торды. Үзләре генә түгел, бөтен күрше-күлән сискәнеп йокыдан уянсын дигәннәр булса кирәк...

Җамал Вәлиди эш өстәле артында шактый озак утырган иде ул төнне, ике томлык «Татар халык мәкальләре» җыентыгын нәшриятка тапшырыр вакыты җиткән иде. Утны сүндереп урынына барып яткачтын да күзенә йокы керми аптыратты. Заманалар бик болгавыр, җан тыныч түгел, анысын уйлыйсың, монысын дигәндәй. Татар әдәбияты һәм мәдәниятенең зыялы һәм затлы әһелләренә, фикер адәмнәренә көн бетте, әле берсен йолкып алалар, әле икенчесен йолкып озаталар. Йолку гынамы, печән өсте диярсең, чалгы белән печән чапкандай кыралар милләтнең асыл егетләрен. Әлегә иректә йөрүчеләр дә күкрәк тутырып сулыш алыр хәлдә түгел, уйларында бер үк сорау: «Кайчан миңа чират җитәр?..» Ә урамда яз, Кабан күле боздан арчылды, анда төркем-төркем кыр үрдәкләре, киек казлар кайта. Ачык форточкадан бүлмәгә өй каршында гына үскән шомыртның чәчәк исе кереп тулган.

Ишекне үзе барып ачты Җамал, көттермәде. Штыклы мылтыкларын «атам-чәнчим» дигәндәй алга сузып өч солдат бәреп керде иң элек. Алар артыннан револьверын болгый-болгый кара күн куртка һәм күн итек киеп алган офицер өй түренә узды. Җыенырга, киенергә ара калдырмадылар, ике ягыннан култыклап урамга өстерәделәр хуҗаны. Өстендә йокы өчен тегелгән киң ак ыштан һәм ак күлмәктән башка берни юк, шул көе өстерәп алып чыгып та киттеләр. Йокы аралаш йөгереп артыннан чыккан Ләйлиҗиһанга ул, каерылып, нибарысы: «Балаларны сакла һәм...» дип, эш өстәле өстендәге кулъязмаларына ишарәли алды.

Ә иртәгесен иртүк өйгә тентү керде. Галимнең гомере буйлап җыйган китапларын кычыткан капчыкларга тутырдылар. Эш өстәле, китап киштәләре шәрә торып калды. «Тентү вакытында 25 кг тыелган басмалар һәм Лев Троцкий әсәрләре табылды» дигән кәгазьгә Ләйлиҗиһаннан имза куйдырдылар.

Балаларны мөмкин булганча тынычландырып мәктәпкә озаткач, Ләйлиҗиһан Җамал Вәлидинең бушап калган эш өстәле янына узып озак кына моңсуланып карап торды. Бераздан хәл алырга теләп аның урындыгына ук килеп утырды. Әле узган төндә генә, Ләйлиҗиһан ничә тапкыр күтәрелеп карамасын, тамыр җибәргәндәй, Җамалетдин шушында утыра иде бит. Урындыкта әле иренең тән җылысы да суынмаган иде кебек.

«Үзе кайда икән хәзер?.. Йокларга яткан җиреннән өстерәп алып чыгып киттеләр ич, ут капкан диярсең...» Өс-башына кием, ашарына хәстәрләп илтергә кирәк булыр. Аның соңгы сүзләре һәм ым кагып әйтергә теләгән үтенечен кат-кат искә төшерде ул. Чәче белән җир себерсә себерер, балаларны ким-хур итмәс анысы. Кулъязмаларын да көн яктырып кеше-кара йөри башлаганчы, өлкән улы Искәндәр белән икәүләп, ишегалдының ерак бер читендәге утын сараена чыгарып яшерергә өлгерделәр. Юкса, тентү вакытында аларны да капчыкларга тутырып алып киткән булырлар иде. Җамалетдин үзе сизенгән булса кирәк, дигән нәтиҗәгә килде ул. Юкса, гомер анда-монда таралып яткан язуларын төргәк-төргәк туплап, папкаларга салып әзерләп үк куйган булыр идеме?.. Сизенүен сизенгәндер, урынга килеп яткачтын да күзенә йокы кермәде бит аның, берөзлексез боргаланып чыкты. Әмма хатынына һәм балаларга һични сиздермәде. Хәер, гадәте шундый ич аның, авызы тулы кара кан булса да, кеше алдында төкерә торганнардан түгел.

Бер кулына иренең киемнәрен, икенчесенә ашык-пошык булса да хәстәрләнгән ризыкларын күтәреп, Черек күл тарафына юл тотты ул. Әмма анда Ләйлиҗиһанны көтүче, аның белән кешечә сөйләшергә җыенучы табылмады.

– Миңа Җамал Вәлиди кирәк иде, аны кайдан табарга икән, әйтмәссезме? – дип, кемнән генә сорап карамады.

– Ул кем, андый кешене белмибез, танымыйбыз. – Шул булды җаваплары.

– Ничек инде белмисез?.. Күренекле татар галиме һәм әдәбиятчы Вәлидине белмисез? Аны Казанда танымаган, белмәгән кеше юк иде бит, – дип тә аңлатып карады.

– Монда галимнәр юк, апа, аяк астында буталып йөрмәгез. Монда – «халык дошманнарын» һәм «буржуаз милләтчеләрне» китерәләр.

– Минем ирем дошман түгел, – дип аңлатырга тырышты ул. – Ничек инде Җамал Вәлиди үз милләтенең дошманы булсын...

Аның сүзләренә колак салучы табылмады. Үзалдына мыгырдану кебек кенә яңгырады ул сүзләр.

Шулай итеп, бер ишектән икенчесенә күчеп, күпме генә йөрмәсен, аны һичкемгә якын җибәрмәделәр. Соң гына, бер нәтиҗәсез, төенчекләрен күтәргән көе, арып-талып, кире фатирларына әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды ул. Балалар өчесе дә мәктәптән кайткан, өйдә иде инде. Әниләре бусагадан атлап кермәс борын ук каршысына йөгереп килделәр. Йөзләрендә һәрчак балкып торган яктылыкның эзе дә калмаган, олыгаеп, әллә кай арада тартылып киткәндәй тоелды алар бүген.

«Әти кая, кайтмадымы әле?» – булды беренче сораулары.

Ничек итеп җавап бирергә белмәде, бер мәлгә югалып калды Ләйлиҗиһан. Балаларны гына түгел, үз-үзен дә тынычландырырга тырышты ул:

– Кайтыр, балакайлар, кайтыр, боерган булса. Бер гаепсез кешене озак тотмаслар...

 

7

Ул да түгел, хәрби киемдәге ике адәм шакымый-нитми генә ишектән килеп керде. Исәнләшү юк, аңлату юк, яшәгән фатирларын бер тәүлек эчендә бушатырга кушып киттеләр.

– Өч бала белән мин кая барыйм, – дип әйтеп карады Ләйлиҗиһан. Сүзләренә колак салучы да булмады.

– Комиссарлар тар һәм тынчу бүлмәләрдә яшәгән бер вакытта, «халык дошманнары» иркен, якты фазендаларда яшәп ятарга тиешме? – дип җикеренделәр аңарга.

 Аяз көнне яшен яшьнәгәндәгедәй тәэсир итте бу хәбәр. Фатирсыз калу, өч бала белән урамга чыгып китү бер хәл. Бу бит әле «менә кайтыр, менә кайтыр» дип тәүлекләр буе ирен көткән хатын өчен өмет чаткыларының тәмам юкка чыгуы дигән сүз иде. Ләйлиҗиһан моны яхшы аңлады, димәк, башка төшкән бу кайгы-хәсрәт вакытлыча гына булырга охшамаган. Алдагы көннәрдә тагы да зуррак сынаулар, әлегә күз алдына да китерергә мөмкин булмаган авырлыклар көтә булса кирәк аларны.

Җамалетдиннең «балаларны сакла...» дигән сүзләре берөзлексез яңгырап торды аның колак төбендә. Әле генә бөтен тирәнлеге белән аңлады ул: менә нинди көннәрнең килү ихтималы турында кисәткән. Балаларны урамда яшәтеп булмый, ашатырга, киендерергә, укытырга кирәк. Аларның күңелендә киләчәккә булган өмет нурлары сүнәргә тиеш түгел. Җәмгыятькә, бүгенге хакимияткә дә каршы куярга теләми иде ул аларны. Юкса, бер канатсыз кош балалары сыман хис итә башлаячак бит алар үзләрен. Шуны истә тотып, балалар янында ул һичкемне гаепләп сүз әйтмәскә, тормыш авырлыгыннан зарланмаска тырышты.

Әмма яшәү өчен баш өстеңдә түбә булуы кирәк, эш урыны һәм акча кирәк. Бер-бер ярдәм-фәлән булмасмы дигән өмет белән, Җамалның эш урынына, Институтка барып карады Ләйлиҗиһан. Анда аны күрергә яисә тыңларга җыенучы табылмады, ә җитәкчелеккә якын да җибәрмәделәр. Нәшриятта дөнья күргән хезмәтләре өчен дә аласы акчасы бар иде кебек. Әмма, «нинди акча, безне ут астына салып башкача килеп йөрмәгез» дип, аннан да бик тиз борып чыгардылар. Җамалның таныш-белешләрен дә бик очрата алмады. Гали Рәхим генә, якын көннәрдә, баш исән булса, ярдәм итүнең бер-бер җаен табарга вәгъдә итте. Ул үзе дә канаты каерылган күгәрчен сыман күренде аңарга. Ә иртәгесен өйне бушатырга кирәк... Кесә дә буш, җыйган акчалары булса икән аз гына. Акча тота белмәделәр, Ходайның биргәненә шөкер итеп, киләчәккә ышаныч һәм өмет белән яшәргә күнеккәннәр иде шул.

Көне буе вакытлыча гына булса да торып торырга бер-бер почмак һәм эш табып булмасмы дип йөреп, кояш баегач кына арып-талып кире өйгә әйләнеп кайтты Ләйлиҗиһан. Әмма бу хәлендә балалар күзенә күренүдән уңайсызланыпмы, әллә бераз хәл алу уе белән икенче катка алып менүче баскыч култыксасына таянып туктап калды. Һәм үзен дә белештермәстән, йомшаклык күрсәтеп елап җибәрде. Сулкылдый-сулкылдый елады ул, һич туктамый берөзлексез агып торган күз яшьләре борын читләрен өтеп-өтеп алып, түбәнгә – таш баскычка тамдылар. Инде тынычланырга вакыт иде, мондый көндә балаларга йомшаклыгыңны һәм күз яшьләреңне күрсәтү ярамый.

Шулчак, түбән каттагы ишекләрнең берсе ачылып, аннан елга вокзалында җитәкче булып эшләүче күршеләре, бер рус кешесе, килеп керде. Якыннан аралашканнары булмаса да, үзара хөрмәт күрсәтеп, җылы итеп сәламләшеп яши торганнар иде. Ул озаклап сорашмады, сүзсез дә аңлашыла иде бит хәлләре, һәркем күреп, ишетеп, белеп тора.

– Фатирдан да куалыйлар, дип ишеттем, дөресме? – дип сорады ул, үтеп барышлый туктала төшеп.

– Иртәгә бушатырга, диделәр... Барыр җир юк.

– Ә үзегез соң кайда эшли идегез?

– Өч бала бит, аларны тәрбияләргә, карарга кирәк. Эшләмим шул...

– Хәлегез җиңелләрдән түгел, – дип, башын кашып алды күрше. – Сезнең хәлдә калучыларны эшкә алу да куркыныч.

– Һәммәсе шуңардан курка. Таныш-белешләр күп иде дә бит, югыйсә...

– Урам себерүдән башка эшкә ала алмам әлегә, – диде күрше, ниһаять, бер карарга килеп. – Аның каравы, подвалда булса да, торыр урын табарга тырышырбыз. Шуңа ризамы?..

– Риза булмый хәл юк. Балаларны ашатырга, кайдадыр яшәргә кирәк бит...

– Бер-ике сәгатьтән яныгызга минем хатын керер. Сорауларның барысын да аның белән ачыклап бетерерсез... Минем ашыгыч эшләрем бар, – диде һәм җәт-җәт адымнар белән ишегалдына юл тотты күрше.

Менә шул рәвешле, уйламаганда-көтмәгәндә үзенә күрә бер җае да чыгып куйды кебек. Күз төпләрен яулык очы белән сөртә-сөртә балалары янына ашыкты Ләйлиҗиһан.

 

***

Икенче көнне таң белән аларның ишегенә тагы күн итек белән типтеләр.

– Өйләгә кадәр фатирны бушатырга кирәк, – диде ишек катында басып торган әзмәвердәй ир-ат.

– Барыр җиребез ачыкланмаган, берәр көнгә кичектереп булмыймы, – дип аңлатып карады, мәктәпкә җыенучы өч баланы кайгыртып, чәй өстәле артында йөгергәләп йөргән Ләйлиҗиһан.

– Барыр җирегез булу-булмау безне кызыксындырмый. Дүрт сәгатътән фатирның үз хуҗалары килә.

– Үз хуҗалары, – дип, үзалдына кабатлап куйганын сизми дә калды Ләйлиҗиһан.

– Әйе, ялгыш ишетмәдегез, үз хуҗалары. Бу фатир бүгеннән алып капитан Шакиров гаиләсенеке.

– Күченеп өлгермәсәк...

– Үзегезгә карагыз, безне андый сорау кызыксындырмый. Өлгермисез икән, чүпрәк-чапракларыгызны чүплектән җыеп алырсыз,– диде теге. – Җиһазларга кагылмыйсыз, китап шкафлары, өстәл-урындыклар барысы да фатирда кала. Ишеттегезме?!

– Ничек? Алар безнеке ич, үзебез ясаткан...

– Ясатмагае... Менә бу боерыкта акка кара белән язылган: «Фатир мебельләре белән бергә капитан Шакировка бирелә» диелгән, аңлашыламы?..

– Ә балалар кайда дәрес хәзерләр, алар кайда йокларга тиешле булып чыга?

– Сез диванга ятып камин каршысында җылынып яткан чакта, без идәндә аунап үстек, апай. Заманалар башка, инде сез аунагыз ул чүплектә – буржуйларның чираты җитте. Шуның белән тәмам, дүрт сәгатъ вакытыгыз бар...

– И Аллам, и Ходаем... – дип әйтергә генә калды.

– Әйе, «Алла» дигәнегез ярдәм итәр микән, карарбыз, – диде дә ишекне каты шапылдатып күздән югалды теге адәм актыгы.

Тупсага утырып кая куярга белмәгән бер башын ике уч төбенә салып «ух-ах» килде Ләйлиҗиһан. Ул арада тагы ишек шакыдылар. Монысы Елга вокзалы директорының тормыш иптәше Маргарита ханым булып чыкты.

– Сезгә ачкыч керттем, – диде ул кулындагы тимер кисәкләрен сузып. – Вокзалга җитәрәк сул якта ике катлы иске бараклар булыр. Беренче подъездга кергәч тә сул яктан 3 нче бүлмә. Хәзергә шунда яши торсыннар, диде... Аннан, онытканчы әйтим, тагы шуны тапшырырга куштылар, күрше-күлән кем булуыгыз, каян килүегез белән кызыксына кала икән, дөресен сөйли күрмәгез. Авылдан күчеп килдек, дип әйтегез. Юкса, эш харап...

– Рәхмәт инде. Бик зур рәхмәт, алай да сез бар әле... Менә бит гел көтмәгән җирдән, – дип, кунак итәрлек сые булмаса да күршесен өстәл артына, чәйгә чакырырга кыюлыгы җитте Ләйлиҗиһанның.

– Беләм, сездә чәй кайгысы түгел хәзер, – диде дә ничек көтмәгәндә килеп кергән булса, шулай ук җиңел генә үз юлы белән чыгып та китте Маргарита ханым.

– Инде ничекләр итеп күчәрбез икән, – дип, үзалдына уйга калып торган әнисе каршысына ул арада өлкән улы Искәндәр килеп басты.

– Борчылма, әни, күчәрбез. Мин барысын да җайлармын, – дип әйтеп куймасынмы шунда. Ана шул мизгелдә беренче тапкыр улының инде буй җиткереп килгән егет булуын тойды.

...Искәндәр белән Ибраһим әллә кай арада ике «уф-алла» арбасы табып ишек төбенә китереп куйдылар. Кием-салым һәм кирәк-яракларны ташый башлаганнар гына иде, әллә каян җигүле ат килеп туктады алар каршысына. Арбадан сикереп төшүчене күргәч, телсез кала язды Ләйлиҗиһан. Бу, теге, Җамалетдиннең бер айлык хезмәт хакын бурычка алып киткән шагыйрь иде. Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына, диләрме әле. Бурычын китерә килгәндер бәлки, дигән уй үтте аның башыннан. Исемен-фәлән белмәсә дә таныган кеше ич, эченә җылы кергәндәй булды.

– Бу арбалар белән күченәләрме инде, – дип кычкырды ул, якын кешеләре белән күрешкәндәгедәй сәлам биргәннән соң. – Әйдәгез, ат арбасына төягез.

– Юк, кирәкми, рәхмәт, – дип карышты Ләйлиҗиһан. Чит-ят кешеләрнең белми торуы да мөһим дип кисәттеләр бит әле аларны. Бигүк чит-ят булмаса да, моның да нинди уй белән йөрүен белеп булмый ласа...

Ә теге исә, ике уйлар урын калдырмады үзләренә, «уф-алла»га төялгән төенчекләрне, капчыкларны капшый-капшый ат арбасына күчерергә кереште. Малайлар карышмады, Ләйлиҗиһан гел югалып калды. Бер уйласаң, моның килеп чыгуы әйбәт булды, юкса балаларга авырга килер иде... Икенче уйласаң, сүз чыгу ихтималы инде. Шулай да күңеле тыныч түгел иде аның, моңарга дөресен сөйләү ярамас, бер-бер уйдырма тапканың хәерле булыр... Аннан, нигә соң әле һаман капшана икән ул, төенчекләрдә нәрсә булса да барыбер түгел микәнни аңарга?..

– Кемгә илтәбез боларны, ераккамы? – дип сорады, ниһаять, ат арбасына кирәк-яракларны урнаштыру белән мәш килгән «кунак».

– Берәүнең ташландык подвалына илтеп торырга булдык әлегә, – дип җавап кайтарды Ләйлиҗиһан.

– Ат арбасында урын тагы бар, язу-сызуларны да чыгарыйк булмаса, – дип әйтеп куймасынмы шунда. Менә нидә икән хикмәт!..

Бу тәкъдимгә җавап бирергә ашыгучы күренмәде. Малайлар астыртын гына бер-бер артлы әниләренә карангалап алды. Әниләренең болай да башы әйләнгән чак, әллә ишетмәде сорауны, әллә ишетмәмешкә салынды.

Ә теге исә тавышын күтәрә төшмәсенме шунда:

– Җамалетдин абзыйның кулъязмалары, папкалары кая, дим. Сездән сорыйм, ник дәшмисез, телегезне йоттыгызмы әллә?

– Ә-ә, аларны сорыйсың икән,– дип, сорау әле генә башына барып җиткәндәй җавап бирде Ләйлиҗиһан. – Аларны бит, теге, шул көнне үк кычыткан капчыкларга тутырып алып киттеләр. Аңламый да торам...

– Китапларын алып киттеләр. Ә кулъязмалар сездә!

– Юк шул, барысын да алдылар. Әллә ничә кычыткан капчык белән...

Әниләренә сүзен тәмамларга да бирмәде теге адәм, тәмам ярсып кычкырырга ук кереште.

– Сез, нәрсә, мине алдарга җыенасызмы?.. Булмас! Кулъязмалары кая, дип сорыйм ич сездән. Яшереп калдырган өчен, беләсезме, нәрсә булачак? Сезне, сезнең барыгызны да аның артыннан озатырга кирәк.

– Алып киттеләр, дидек бит. Кычкырма безнең әнигә...

Бу Ибраһимнең җавабы булды. Теге исә атылып малай каршысына килеп басты һәм тешләрен кысып аның иягеннән каты итеп учлап тотып:

– Син нәрсә дидең, малай актыгы? Син кемгә тавыш күтәргәнеңне беләсеңме?! Мин сине, беләсеңме, нишләтермен?!

– Абый, Ибраһимның гаебе юк, тимәгез аңарга, – дип, энесе белән шагыйрь арасына Искәндәр кереп басты. – Әтинең кәгазьләрен берсен дә калдырмый алып киттеләр бит. Ышанмасагыз, әнә, өйгә кереп үзегез карап чыга аласыз.

– Син дә мине алдарга җыенасыңмы, көчек, – дип, Искәндәргә ыржайды теге. Кыяфәте, үз-үзен тотышына караганда менә-менә малайның өстенә ташланыр да аны шул мизгелдә үк ботарлап атар кебек иде ул. Ачу һәм нәфрәтенең чик-чамасы юк.

– Алдамыйм, абый...

– Алдыйсың! Хәер, сез барыгыз да бер калыптан сөрелгәнсез. Кешечә сораганны аңламыйсыз икән, сезнең белән ничек сөйләшергә белермен.

Бер кавым, икеләнепме, дәшми торганнан соң, ярсуыннан басыла төшеп, ул яңадан Ләйлиҗиһанга мөрәҗәгать итте:

– Соңгы тапкыр сорыйм, апа-җаным, аның кәгазьләрен, папкаларын кая яшердегез, кемгә бирдегез?

– «Аның» түгел, Җамал Вәлидинең! – дип, басым ясап ачыклык кертер көч тапты Ләйлиҗиһан үзендә. – Бу – бер! Икенчедән, бездә папкалар кайгысы түгел әлегә, моны сезгә аңларга кирәк иде.

– Ярар, сезнеңчә булсын. Ә кулъязмалар кайда, аларны кемгә бирдегез, дип кабатлап сорыйм үзегездән...

– Ни булса, барысын да алып киттеләр, дидек. Бәйләнмә балаларга, аларга болай да бик авыр. Кабатлап әйтәм, кәгазь кайгысы түгел бездә, аңла...

Ә аның исә үз туксаны – туксан.

– Мин, апа-җаным, нәрсә сөйләгәнемне беләм. Аларны мин барыбер табачакмын. Тапмасам, сез аларны үз кулларыгыз белән китереп бирәчәксез миңа. Яхшылык белән сораганны аңламыйсыз икән, ничек сөйләшергә белермен...

Бу адәмне беренче күрүдә үк ошатмаган иде Ләйлиҗиһан, ялгышмаган булып чыга. Кара син аны, ничекләр сөйләшеп күрсәтә ул бүген. Җамалның гомер буе җыйган-туплаган мирасы, кулъязмалары кирәк булган икән берәүгә. Юк инде, болайга киткәч, кем булуың һәм ни өчен безнең тирәдә берөзлексез чуалуың аңлашылды...

– Син инде безне куркытма, ярыймы, янама да безгә. Без болай да җитәрлек куркытылган, – дип әйтә алды ул нибары, башкача сүз тапмады.

Тегесе исә, дөньясын оныткандай, кинәт кызып китеп, ат арбасына менеп басты. Һәм, менә мин кем дигәндәй, гәүдәсен бер турайтып алды да анда төялгән тормыш кирәк-яракларын һәм төенчекләрне уңга-сулга ыргыта башлады. Кайсын кулы белән болгап атты, кайсыларын тибеп кенә очырды арбадан. Күченүчеләр аны-моны уйлап өлгергәнче, арбасын бушатып та бетерде. Һәм дилбегәне кагып куйды.

– Киттек, әйдә, бахбай... Син аларга ярдәм итәргә дип киләсең... Яхшылык белән... Кадер белмәгән ишәкләр, – дип, берөзлексез борын астыннан мыгырдана-мыгырдана, атын урамга таба чаптырды.

Ул китте. Әмма аның китүенә уфтанучы күренмәде, киресенчә, тынычлана төштеләр кебек әле. Артык күз, артык сүз дә булмас, дип үзен тынычландырды Ләйлиҗиһан. Ә уллары кайсы кайда, аяк астында аунап яткан тормыш кирәк-яракларын бер читтә бушап калган «уфалла» арбаларына төяргә кереште. Тик кызганыч, арбадан тотып ыргытылган самоварның борыны кителеп төшкән һәм фарфор чәй сервизы челпәрәмә килгән иде.

Кешедә кеше кайгысымыни соң хәзер?! Бу хәлне күрүче, искәрүче булдымы икән, әйтүе кыен. Әнә, Казан урамнарының берсеннән Яңа Бистә, ягъни елга вокзалы тарафына, тәртә эченә кереп, ике үсмер малай бер-бер артлы ике арба тартып бара. Арбаларга ниндидер төенчекләр, капчыклар, тормыш кирәк-яраклары төялгән. Беренче арба артыннан сабый кыз ияргән, ул әллә этә, әллә абына-сөртенә арба артыннан калмаска тырышып йөгерә, аңламассың. Ул да түгел, әнә, юлдагы ташка абындымы, сөрлегеп барып төште, егылып калды кыз бала, аягына кигән сандалилары як-якка очып китте. Икенче арбаны тартып барган малай, абыйсы булса кирәк, тартып килгән арбасын калдырып, ярдәмгә йөгереп килеп җитте. Сеңлесен тартып торгызды, аның күлмәк итәкләренә кунган тузанны кагышты, аяк киемнәрен табып кидерде. Һәм яңадан җәт кенә тәртә эченә кереп, юлын дәвам итте. Бераз калыша төшеп башына шәл ураган, ике җилкәсенә ниндидер төенчекләр аскан какча гаүдәле бер хатын атлый. Әллә төенчекләре авырлыгыннан, әллә тормыш кыенлыклары басканга, адымнары салмак, карашы түбән текәлгән.

Бу малайлар кулыннан эш килә. Шул ук көнне, урамга кичке караңгылык төшкәчтен дә, кеше-кара күзенә чалынмый гына, бер арбага төяп әтиләренең утын сараена яшерелгән кулъязмаларын да алып кайттылар.

Юеш подвал кеше яшәү өчен яраклы түгел иде, әлбәттә. Башка барыр җирең булмагач, нишлисең, урнаштылар. Такта идәнгә матрас җәеп салгач йокларга да урыннары булды. Якын-тирәдә генә хуҗасыз калган җимерек йорттан Искәндәр белән Ибраһим бер иске өстәл юнәттеләр, аркасыз ике урындыкка гарбил такта сузып куйгач менә дигән эскәмия килеп чыкты. Ә кулъязмаларны кая яшерергә? Яшәгән җирдә тотарга ярамый, билгеле. Тикшерү-фәлән килеп чыкса, ни буласын беләсез. Ул гына да түгел, аларны кулга төшерү уенда йөргән теге адәмне дә онытырга ярамас. Ничек янады, ничек ярсыды бит әнә. Куйган максатына ирешү юлында аңардан барын да көтәргә мөмкин...

Икенче көнне үк балалар, гадәттәгечә, мәктәпкә киттеләр. Укый торган мәктәпләре ерагайды ерагаюын, әмма башыңа төшкәч түзәргә туры килер. Балаларга исең китәр, ник шунда берсенең авызыннан ялгышып кына булса да бер зарлану яисә канәгатьсезлек сүзе ычкынсын икән. Ә Ләйлиҗиһан эшкә чыкты. Эш урыны үзләре тукталган барактан ерак түгел иде. Өстәвенә, якында гына, көрәк һәм себерке кебек эш кораллары саклау өчен җайланган тимер будкадан ачкычлар да бирделәр үзенә. Ул бер карарга килде: Җамалетдиннең язуларын шунда яшереп тору урынлы булыр. Балалар мәктәптә чакта илтеп тә урнаштырды ул аларны. Бала кешеләрнең әлегә бу хакта белми торулары да хәерледер, дигән нәтиҗәгә килде...

Бер атна-ун көн уздымы икән, теге шигырь чыгаручы ыспай адәм тагы эзләп тапты бит үзләрен. Кичкырын өч бала һәм ана бергә җыелып тимер
мич – «буржуйка» янында җылынып утырган чаклары иде. Май ае булса да көннәр, аеруча төннәрен, суык тора иде әле. Шуның өстенә, озак вакытлар кеше яшәмәгән подвалда юешлекнең һич бетәсе юк. Шакымый-нитми ишекне бәреп килеп керде теге, исерек һәм дорфа хуҗа үз өенә кайтып керде диярсең. Килеп керде, исәнләшү, хәл белешү юк, авызын ачып ник бер сүз әйтсен икән. Ул да түгел кергән шәпкә бүлмәнең астын өскә китереп актарына, эзләнә башламасынмы, өстәл асларына да башын тыгып алды, ерак почмакта өелеп яткан кием-салым, йорт кирәк-яракларында да казынды.

Бу хәлне ничек аңларга һәм аңлатырга белми, хәйран калып, чарасызлыктан бер-беренә карашып тордылар байтак кына.

– Нишләвең бу, нәрсә эзлисең син?– дип әйтә алды, ниһаять, Ләйлиҗиһан.

– Үземә кирәкне эзлим, – булды җавабы.

– Ни җитми сиңа, нәрсә кирәк бездән тагы...

– Кулъязмалар кайда?

– Әйттек ич, алып киттеләр, – дип, аның каршысына уникенче яше белән барган Әминә барып басты иң элек.

– Синнән сорамыйлар, кызый, – дип, җиңелчә этеп җибәрде ул аны. – Әниеңнән сорыйм: табыгыз, бирегез миңа ул кәгазьләрне. Юкса, үзегез өчен проблема чыгуы ихтимал.

– Без сиңа җавап бирдек инде, башка әйтер сүзебез юк, – диде Ләйлиҗиһан.

Аның саен китәргә уенда да юк тегенең, өстәл читендәге эскәмиягә үк килеп утырды. Һәм үзенә күрә хәйләгә кереште:

– Соң, болай гына бирергә теләмәсәгез, сатыгыз соң чиктә, алам. Аз булса да акча да булыр үзегезгә.

Ләйлиҗиһан аның бу сүзләрен шунда ук эләктереп алды.

– Анысы дөрес, акча кирәк... Акча бик тә кирәк безгә.

– Соң, сатыгыз. Ул кәгазьләрнең һичкемгә, һичкайчан кирәге чыкмаячак башкача. Нигә ике уйлап торасыз, сезгә нәрсәгә алар?..

– Алай акчаң күп булгач, син теге чакта иремнең бер айлык хезмәт хакын алып киткән идең, бәлки шуны кайтарырсың. Күреп торасың, безнең бик тә авыр чагыбыз...

– Ха, – дип көлемсерәп куймасынмы теге. – Акча кирәк булган икән боларга. Мин сездән бурычка акча алганым юк.

– Алдың ич, үз күзләрем белән күрдем.

– Күзләрегезне саклап йөрергә киңәш итәм. Күпне күрү, күпне белү хупланмый торган заман, – диде ул, һәр сүзенә бер сер салырга теләгәндәй итеп.

– Менә ничек, – диюдән башка сүз тапмады Ләйлиҗиһан.

– Әйе, менә шулай! – дип көлемсерәде теге. – Әмма дә ләкин мин ул кәгазьләрне барыбер табачакмын, белегез шуны. Яхшылык белән бирмәсәгез, яманлык белән табачакмын, ишетәсезме?.. – дип кычкырынды-кычкырынды да, ничек көтмәгәндә килеп кергән булса, шулай ук, саубуллашмый-нитми, ишекне каты бәреп чыгып та китте.

Дәвамы бар.

"КУ" 5, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: