Ак кәгазь нидән саргая... (Икенче тарих / 5)

РОМАННЫ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

Менә тагы чираттагы эш көнен тәмамлап, гадәтенчә, үз уйларына бирелеп Болак читләп ипле генә атлап өенә таба кайтып бара Җамал Вәлиди. Гәрчә Казанда туып-үсмәсә дә, монда һәр йорт, һәр бина таныш һәм берсеннән-берсе җылы истәлекләр белән бәйле иде аның өчен.

Унынчы елларның башында Ырынбурдан туган якларына кайтып барышлый бер атнага Казанда тукталырга туры килгән иде аңарга. «Йолдыз» гәҗите редакциясеннән чыгып барганда, уйламаган-көтмәгәндә, Габдулла Тукай белән очраштылар. Шагыйрь аңарга олы ихтирам күрсәтеп, үзе белән бераз йөрергә чакырды. Бертуган Шәрәфләрнең китап кибетенә чакырып чәй белән сыйлады иң элек. Аннан менә шушы Болак читендә Тукай белән икәүдән-икәү генә милләт һәм шигърият хакында әңгәмә корып йөрде алар. Тукайның Казанда аеруча үз иткән урыннары шушы Болак буе һәм Кабан күленең әйләнә-тирәсе булды кебек...

Ә бер заман әнә теге ике катлы бинаның җир астына яртылаш иңгән бүлмәсендә Гаяз әфәнде Исхакый белән кара-каршы утырып, чәй эчеп, сөхбәт итеп утырганнар иде. Гаяз әфәнденең милләтне кайгыртып ачынып сөйләгән һәр сүзе әле дә аның колак төбендә яңгырап тора...

Юллары төшеп Галимҗан Ибраһимов белән кызып-кызып бәхәсләшкән минутлары келт итеп хәтергә килде. Гомумән, Ибраһимов үзе белән бәхәсләшкәнне өнәп бетерми. Шуңадыр, Җамалга каты ук бәрелгән чаклары да булмады түгел. Ләкин, ничек кенә тәкәбберлек күрсәтмәсен, Галимҗан Галимҗан инде – татар милләтенең ихтирамга лаеклы олы әдибе һәм фикер иясе булып кала...

 Ә менә бу Болак аша салынган чираттагы таш күпер читендә Ильяс Алкин белән кайчан очрашканнар иде соң?.. 18 нче елның башлары булгандыр. Алкинның һәр адымы, хәрәкәтеннән бетмәс-төкәнмәс гайрәт ташып торган чагы, коңгырт күзләре ут булып яна, якын килсәң, аның ялкыныннан ут кабар сыман үзеңә...

Чү, моннан ике-өч ел чамасы элек Мирсәет Солтангалиев һәм Һади Атласи белән очрашып, төн буе фикер алышып утырган бина янәшәсеннән узып бара икән ич. Фатих Мөхәммәдияров фатиры иде кебек. Микъдәт Борындыков һәм телгә үтә дә җор журналист Мәхмүт Бөдәйли дә бар иде араларында. Солтангалиевнең Казанга соңгы килүе булды кебек. Хәзер кайда һәм тагы нинди газап-хәсрәтләр кичерә торгандыр Мирсәет... Шуны белсәң иде дә, үзенә ярдәм итә алсаң иде ул... Атласи белән дә башкача күрешә алмадылар. Берсен алып икенчесен куярлык түгел, милләтнең нинди асыл затлары бит!.. Садри Максудиларыбыз кая, Йосыф Акчура, Рәшит Ибраһимов, Фуад Туктаров?.. Югалган һәм китеп барганнарның исәп-хисабы юк. Милләт горурлыгы саналган шәхесләребезнең кадере бөтенләй калмады! Кая барабыз, алда тагы ниләр көтә икән безне?!.

Әле кайчан гына Тукайның вакытсыз китеп баруы милләт өчен әйтеп-аңлатып бетергесез зур югалту буларак кабул ителгән иде. Алла кушып, ул шушы көннәрне күргән булса, нишләр иде икән? Һич шөбһәсез ки, инде әллә кайчан, иң беренчеләрдән булып кулга алыныр һәм юк ителер иде, мөгаен. Урыны җәннәттә булсын шагыйрьнең, кадер күрмәсә дә үз кадерен белеп китте якты дөньялардан. Туган халкын, милләтне уятып, безнең күңелләрдә бетмәс-төкәнмәс гайрәт һәм өмет чаткылары калдырып китте. Бөтен халык үз улы, үз шагыйре санап озатты соңгы юлга. Ә бүген исә, озату кая инде ул, туганнарына, балаларына да күрсәтмиләр әнә, «халык дошманы», «пантюркист» һәм «чит мәмләкәт шпионы» кебек ярлык чәпәп, бер-бер артлы озатып торалар милләтнең иң асыл улларын. Барып баш ияргә, догалар укып искә алырга, хәтерләргә каберләре дә калмый...

Үзалдына шундый уйларга чумып барганда, кинәт сискәнеп китте Җамал Вәлиди. Каршысына әлеге дә баягы теге, башкорт тарафларыннан килгән, исеме бигүк таныш булмаган шагыйрь каршыга чыкмасынмы. Аның кайту юлында махсус көтеп торганга охшаган иде ул.

– Җамал Вәлиди әфәнде, – диде ул коры гына. Моңа кадәр күрешүләрендә һәрчак, олылап, «Җамалетдин әфәнде» дип дәшә иде түгелме соң?.. Ә бүген, аңламассың, тәртип бозган шәкерт белән сөйләшәмени. Тавышы да бөтенләй башкача тамак төбеннән чыга, әнә. – Кичегеп йөрисез, мин сезне инде байтактан көтеп торам, туңып беттем.

– Ни булды, бер-бер ашыгыч йомышың төштеме әллә? – дип кызыксынды Вәлиди, гадәттәгечә кече күңелле һәм кайгыртучан тавыш белән.

– Йомыш бар инде ул, – дип, сүзне нәрсәдән башларга белми бераз төртелеп калды теге. – Татар әдәбиятының үткәне һәм бүгенгесе турында бер киңәшләшеп утырасы килгән иде дә бит. Аягүрә сөйләшә торган сүз түгел...

– Хәлләрең ничек соң, эш урының бармы? – дип сорарга кирәк санады Вәлиди иң элек. – «Спартак» фабрикасында озак тоткарланмагансың, Әтнәне дә ташлап киткәнсең, дип ишеттем. Нигә алай гел күченеп йөрисең, башка эш тапмагансыңдыр бит?

– Эшем юк әлегә. Фабриканың исен яратмадым, тире исе шагыйрьләр өчен түгел икән. Шигырьләреңнән кәҗә тиресе исе килә, дип шаяртучы һәм көлүчеләр ишәеп китте, шуңа ташларга мәҗбүр булдым...

Юл чатында тукталып торудан уңайсызланып, Вәлиди тәкъдим кертте.

– Булмаса, әйдә, юл уңаена кайтышлый сөйләшик. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит, җылынырсың да, туңгансың күренә...

– Ашыга торган җирем юк, мин бит сезне көтеп тордым. Булмаса, әйдәгез, озатып куйыйм үзегезне.

Шагыйрь юкка гына көтмәгәндер үзен, йомышым да бар, диде кебек. Ул сүзен башлаганчы, Җамал Вәлиди уфтанып әйтеп куйды:

– Ишеткәнсеңдер, «Спартак»ның директорын «корткычлыкта» гаепләп кулга алганнар. Син барында булдымы бу, син киткәчтенме?

Көтелмәгән сораудан бит очлары кызарып чыкты тегенең. Тыныч кына янәшәдән атлап барган җиреннән, бер сәбәпсез кыбырсый төшеп, туктап калды, әйтерсең лә, ялганда яисә караклыкта тотылган диярсең үзен:

– Юк-юк, мин киткәчтен булган бу хәлләр.

– Әтнә мәгариф бүлеге җитәкчелеген дә фаш иткәннәр дип ишеттем...

– Дөрес эшләгәннәр, бер дә җүнле кеше булып чыкмады ул, теге сезнең Гарифҗан исемле танышыгыз. Авылдагы мулла-мунтагайлар белән чыш-пыш килеп йөрүдән башканы белми. Кулакларны фаш итүгә дә каршы чыккан...

– Ә син катнаштыңмы, фаш иттеңме соң үзләрен – кулакларны һәм мулла-мунтагайларны дим?

Теге тәмам коелып төште бер мәлгә. Әмма тиз арада үзен кулга алып, шундук һөҗүмгә күчәргә кыюлыгы җитте:

– Мин, аның каравы, халык дошманы Солтангалиев белән яшерен фатирларда очрашып йөрмәдем, Җамал Вәлиди иптәш.

– Менә ничек... – дип әйтүдән башка сүз тапмады галим. Үзенә каты итеп җавап биргәндә дә ярар иде анысы, әмма «нәҗескә басма – исе чыгар» дигән сүз бар халыкта, түзде. Һәм берара сүзсез генә янәшә атлап баргачтын, берни булмагандай, сорап куйды: – Ниндидер йомышым да бар дигән идең түгелме соң?..

– Йомыш, дип инде, бер сорау гына иде ул. Сезнең кардәшегез Садри Җәләлне таба алмыйм, белмисезме, аны кайдан эзләргә икән?

– Кайда бару, кем белән очрашулары хакында ул миңа хисап бирми. Аның үз тормышы, минем – үземнеке... Нигә кирәге чыкты соң әле аның сиңа?

– Болай гына, без аның белән яхшы танышлар бит.

– Танышлар булгач, үзең беләсең булыр. Таба-нитә калсаң, миннән сәлам тапшырырга онытма үзенә, ярыймы...

– Ә Мәхмүт Бөдәйлине?..

Җавап бирү түгел, бу юлы хәтта дәшмәүне артык күрде Җамал. Ә тегенең сораулары бетмәс-төкәнмәс булырга охшаган. Имтихан алырга килгән диярсең... Гали Рәхим хакында да сораулары булып чыкты, Г.Газиз, Ф.Бурнаш, К.Тинчуриннар белән дә кызыксынды...

«Ни булган моңарга бүген!.. Солтангалиевкә ишарә ясап узуы да юкка булмады кебек. Инде дә килеп, йомышчы малай белән сөйләшә диярсең, Гали Рәхимне, Садрины һәм Бөдәйлине таптыра. Очраклы рәвештә генә туры килүме бу, әллә моның махсус бер-бер ният белән йөрүеме?..» Шулай да үз-үзен булдыра алганча тыныч тотарга тырышты.

– Кардәшем, син нәрсә, миннән сорау алырга килдеңме әллә? – дип, башлаган сүзен тәмамламый туктап калды Вәлиди. Аның түземлеге тәмам бетеп бара иде инде. Хатын-кыз күңеле сизгер була шул, Ләйлиҗиһан беренче күргәч тә искәрткән иде югыйсә: «Җүнле ният белән йөрми бу...» дигән иде кебек. Үзе гаепле, үзе йомшаклык күрсәтте, вакытында ук читкә тибәрергә кирәк булган моны. Шигырь язган, шигырь җене кагылган кешегә аерым бер хөрмәт яши иде шул күңелендә, шуңаргадыр үзеннән читкә тибәрә алмады ул аны.

– Сорауны башка урында, башка кешеләр алыр Җамал Вәлиди әфәнде, анысы минем эш түгел, – дип әйтеп куймасынмы теге.

Ниһаять, Кабан күле читеннән өйләренә борылган чатка килеп җиттеләр. Вәлиди туктап калды. Гаиләсе, балалары яшәгән ишегалдына бу адәмне ияртеп килеп керәсе, кеше-кара күзенә аның белән күренәсе килмәде аның. Үз-үзен тотышы, мәгънәсез сораулары белән гайрәтен чигерүе дә бик җиткән. Ихтимал, балаларның тәрәзәгә күз төшергән мизгеле булырга мөмкин. Күренмәсен аларның күзенә, күрмәсеннәр үзен...

– Ярый, мине өйдә көтәләрдер, – диде ул, иркен сулыш алып. – Сүзләрегез шул гына булса, хушлашырга вакыт.

– Ә сез мине өегезгә чакырмыйсызмыни инде?

– Сөйләшер сүзебез бетте дип беләм, – диде Вәлиди, кырт кисеп.

– Ә мин сезне чәйгә чакырырсыз дип өмет иткән идем.

– Боерган булса, башка вакытта, ярыймы. Сулыш алыр ара да юк, эшләрем бик күп җыелган чак.

– Йа-а-ра-ар, – дип сузып куйды теге. – Берәүнең эшләре бик күп икән, аңлашылды.

Тешен кысып булса да түзде Вәлиди, һичбер авыр сүз әйтмәде. Күпме гомер якты дөньяда яшәп, үзе белән шулай дорфа һәм мыскыл итеп сөйләшкән кешене очратканы юк иде әле шул көнгәчә. Хушлаштымы, юкмы – һич хәтерләми, кәефе тәмам кырылган иде инде. Ишегалдына килеп кергәч тә, гадәтенчә, гөл һәм чәчәкләргә күмелеп һәрчак балкып торган үз тәрәзәләренә күтәрелеп карар көч тапмады хәтта.

Шулай да әтиләренең эштән кайтуына ихлас куанып үзен каршы алган өч бала һәм Ләйлиҗиһанга ул бу хакта һични сөйләмәде һәм сиздермәскә тырышты. Бусагадан, гадәтенчә, шат елмаеп, көләч йөз белән атлап килеп керде.

 

 

РОМАННЫҢ ДӘВАМЫН "КАЗАН УТЛАРЫ" ЖУРНАЛЫНЫҢ 5 НЧЕ САНЫНДА (2019) УКЫГЫЗ.

"КУ" 5 (май), 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: