Ак кәгазь нидән саргая... (Икенче тарих / 4)

РОМАННЫ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

 

Милләт... Нәрсә соң ул милләт?.. Һич бәхәссез ки, ул гаять мөһим төшенчә. Әмма аны тотып карау кая, тоемлау һәм күз алдына китерү дә җиңел түгел. Шуңа да карамастан, күпме җан иясе үз халкына, үз милләтенә хезмәт итүне беренчел һәм иң изге бурычы санаган һәм шул юлда нинди генә каршылык һәм киртәләр очрамасын, аларны җиңеп чыгарга омтылган. Дөньяда һәм ватаныбызда яшәгән һәр инсанның үз милләте булганы кебек, без татарларның да бай тарихлы, ерак гасырлардан тупланып килгән зур мираска ия милләтебез бар. Милләтнең йөзен аның әхлакый һәм рухи хәзинәләре, бары үзенә генә хас күңел тибрәнеше, шатлык һәм сагышларының кайтавазы булган моң, халык авыз иҗаты һәм, әлбәттә, иң кыйммәтле казанышы – тел билгели булса кирәк.

Бер уйласаң, милләт ул – без, «син» һәм «мин», «ул» һәм «алар», җыеп кына әйткәндә, һәммәбез. Тамырларыбыз буталган, әмма күпме генә буталган булмасын – уртак. Шулай дибез икән, ә ни өчен соң гомер-гомергә үз милләте язмышы, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен җан атып яшәгән һәм эшләгән инсаннарның гомере аянычлы була. Милләтемне яшәтим дип кылган хезмәт тиешле бәя алмый, киресенчә, гаепкә, эзәрлекләүләргә дучар ителә. Ханнар һәм патшалар заманында булсын, совет дәверендә яисә демократия артына посып килгән кыргый капитализм шартларында булсын, хакимият вәкилләре иң элек үз милләтенә, халкына ихлас хезмәт итүчеләрне эзәрлекли башлаган. Дөньяның кендеге саналырга хыялланучылар өчен «милләтче» дигән ярлык «җинаятьче» сүзеннән дә хәтәррәк тоела. Нигә шулай... Үз милләтеңне, үз халкыңны, башкаларга каршы куймый гына, күтәрергә омтылу, ихлас сөю, ни өчен дип әле гаеп саналырга тиеш булды икән?!.

Җамал Вәлидинең хезмәтләре һәм язмышы хакында фикер йөртергә керештемме, мине әнә шундый уйлар биләп ала. Татар баласы булып тугач, үз халкының тарихын, бай рухи мирасын һәм җир йөзендәге һәммә энҗе-мәрҗәннәрдән дә кыйммәтлерәк туган телен кайгыртып, көнне-төнне белми берөзлексез хезмәт кылу кемгә зыян итте икән?.. Ул бит әлеге хәзинәләрне башка берәүләр сыман үз кесәсен яисә корсагын тутырыр өчен җыймый, халыкның үзенә кайтарып бирү турында хыялланып хезмәт итә.

Колачы җитсә, үз милләтен кочып алырга әзер булган, гомеренең иң катлаулы мизгелләрендә дә һичкемгә, һич берәүгә ялгышып та яман сүз әйтмәгән, җылы сүз һәм ярдәмнән башканы белмәгән татар зыялысы кемнең юлына аркылы төште икән соң?.. Бер карасаң, бу большевиклар хакимияткә халык исеменнән, хезмәт халкының авыр тормышын җиңеләйтү дигән, берсеннән икенчесе матуррак лозунглар белән килгән иде. Ә ни өчен соң әле алар җиң сызганып шул халыкны белемле һәм иманлы итәргә гомерләрен багышлаган мулла һәм мөгаллимнәр, язучы һәм тарихчылар, гомумән, һәммә фикер ияләре белән көрәшергә кереште. Һич кенә дә башына сыйдыра алмый иде боларны Җамал Вәлиди. Егерменче еллар башыннан ук тырнак астыннан кер түгел, дошман эзләү дәвам итә. Инде җитәр, инде ниһаять тукталырга, тынычланырга күптән вакыт иде дә бит... Әмма юк, киресенчә, урак өсте җиткән диярсең, тоташ җыялар, тоташтан кыралар милләтнең асыл затларын. Үзең уйлаганны ярып әйтү түгел, кемнедер яклау яисә хуплау, урамда очраган таныш-белешеңә кул бирү дә гаеп санала башлады түгелме?..

Ул гына да түгел, иң аянычлысы шул: әле кичә генә каләмдәшең яисә мәсләктәшең дип санап йөргән, үз фикерләрең белән эчкерсез уртаклашкан таныш-белешләр яисә үзең тәрбияләп үстергән, белем биргән шәкертләрең сиңа юкны бар итеп яла ягарга мөмкин. Матбугатта бер-бер гыйльми хезмәт йә булмаса мәкалә белән чыгыш ясарга өлгермисең, уңнан да, сулдан да сине гаепләргә керешәләр, фикереңнең асылына төшми торып тәнкыйтьләргә алыналар. Урамнан узып барган кеше каршына койма астыннан атылып чыккан һәм аның артыннан ямьсез өреп калган әнчекләрмени... Һич кенә дә милләт кайгысы түгел бит үзләрендә, максатларын һич аңлармын, димә...

Шуларның барысын күрәсең-кичерәсең дә кулга каләм аласы килмәгән көннәр була. Илһам кача, күкрәк кыса шундый минутларда. Ә югыйсә, күпме эш, башлап ташланган яисә тәмамланмаган күпме хезмәт көтә үзен. Милләтнең бүгенге тәрәккыяте, көн кадагына килеп баскан кичектергесез ихтыяҗы өчен соң дәрәҗә кирәк булган хезмәтләр...

 

РОМАННЫҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 5 (май), 2019

Фото: кitaphane.tatarstan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: