Ак кәгазь нидән саргая... (Икенче тарих / 3)

РОМАННЫ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

3

Көндәлек эш һәм мәшәкатьләр белән көн арты көн, ай арты ай үтә торды. Әмма вакыт заяга узмый. Эшләгән эш нәтиҗәсез калмый. Татар теленең ике томлык аңлатмалы сүзлеге үзен зыялы санаган һәр татарның китап киштәсендә тора хәзер, «Коръән» белән янәшәдә. Хәер, изге «Коръән» китап киштәләреннән сандыкларга яшерелә, мендәр асларына күчә башлады бит әле соңгы араларда. Хакимият башында утыручылар дошман арты дошман эзли, дин әһелләре, муллалар белән көрәшә, изге китаплар белән булыша башладылар. Мәчет манараларын аударырга-җимерергә җыеналар икән, дигән сүзләр дә йөри. Халыкның эчен шул пошыра, шундый хәбәрләр тынгылык бирми...

Казан, Ырынбур һәм Уфада татар телендә чыгып килүче әдәби һәм гыйльми журналлар Җамал Вәлиди хезмәтләрен зарыгып көтеп ала, ә укучылар тарафыннан исә ул мәкаләләр вакыйга буларак кабул ителә. Көнчыгыш педагогия институтында аның лекцияләренә студентлар гына түгел, яшь галимнәр, әдәбият-сәнгатъ тирәсендә кайнашкан иҗат әһелләре һәм белгечләр төркем-төркем килә тора.

Кичкырын Казанны кыл урталай бүлгән Болак читләп өенә кайтырга чыга ул. Кулында таушала төшкән күн портфеле, башында кара эшләпә. Үз-үзен тотышы, кием-салым һәм тышкы кыяфәте белән гавамнан аерылып торуны өнәмәсә дә, әллә каян күреп, танып алалар аны. Узып киткәчтен әледән-әле артыннан чыш-пыш килеп: «Әнә, Җамал Вәлиди шул була инде...» дип, бармак төртеп күрсәтеп калуларга да күнеккән. Юлына каршы чыгып, юк сорауны бар итеп, сораштыручыларга да исе китми. Сәлам бирүчегә сәлам кайтара, сорау белән килүчеләрне игътибар белән тыңлый һәм тәфсилләп җавап бирә. Әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынган, милли тарихка битараф булмаган замандашлары һәм милләттәшләре артканнан-арта баруга сабыйларча ихлас куана ул...

Кабан күленә чыгучы тар тыкрыкларның берсендә урнашкан ике катлы агач йортның югары катында урамга караган ике тәрәзә булыр. Тәрәз төпләрендә гөлләр, алар һәр заман чәчәктә. Шул гөлләр артында аның эштән кайтуын зарыгып көтеп торучы күзләр булыр. Ул күзләр аның сөекле кызы Әминә яисә уллары Ибраһим белән Искәндәрнеке. Әтиләренең кайтыр вакыты якынлаша башлагачтын да, алар, алмашып, тәрәзә төбендә аны көтәләр. Һәм куанычлы хәбәрне, үзенә күрә сөенчене, беренче булып әниләренә җиткерергә ашыгалар...

Кабан күле читләп сузылган урамнан килеп, үз тыкрыкларына борылгач та алсу һәм ак чәчәкле гөлләр белән әллә каян балкып торган тәрәзәдән аңарга кул болгадылар. Кызы Әминә өлгер булып чыкты – димәк, сөенче аныкы.

Үз тупсаңны атлап җылы өйгә килеп керүгә, синең өчен иң кадерле кешеләрнең көләч елмаеп каршы алуына ни җитә. Гаилә бәхетен аңлый һәм кадерли белгән кеше өчен моңардан да зуррак тагы нинди куаныч булуы мөмкин?! Колачларын җәеп йөгереп килгән кызы кай арада аның муенына менеп сарылыр, уллары Искәндәр белән Ибраһим да бер-бер артлы ипле генә килеп әтисенең күкрәгенә сыенырлар. Ә Ләйлиҗиһан, чаршау читеннән башын чыгарып, бәхетеннән балкып тыйнак кына елмаеп карап торыр аларга... Өстәл өстендә чыжлап самавыр кайнап утырыр, өйгә тәмле аш исе таралган булыр...

Әтисенең өс киемнәрен салганын да көтмиенчә тынгылык белмәс кызы Әминә, көндәгечә, үзенең уңышлары белән мактанырга керешер:

– Әти, мине тыңла, мине... мәктәптә бүген ике бишле алдым.

– Булдыргансың, кызым, йә, кайсы фәннәрдән...

– Туган телдән, аннан хисаптан алдым бишлене.

– Яхшы булган, кызым, – дип, толымлап үрелгән, ике иңбашына сузылып төшкән йомшак чәчләреннән сыйпап ала ата. – Ә тәртип бозмадыңмы соң?

– Тәртип тә бозмадым, әти, – диде кыз, бераз тавышын баса төшеп. – Бер малай чәчемнән тарткан иде, этеп җибәрдем. Бу бит тәртип бозу түгел, шулай бит, әтием.

– Төртешү-этешү кызларны һич бизәми, кызым. Башкача алай итмә, ярыймы?

– Чәчтән тартмасын иде... Ул бит үзе башлады.

– Ә укытучы ни диде, орыштымы үзеңне?

– Орышмады, шелтәләде генә. Ул да синең кебек, кисәтте, соңгысы булсын, диде.

– Дөрес әйткән, укытучының һәр сүзен тыңларга кирәк, кызым... – Шунда, кулында китап тотып, бер читтә басып торган улы Искәндәргә игътибар итте Вәлиди. – Улым, ә синең уңышлар ничек?

– Барысы да яхшы, әтием.

Шуның белән түгәрәкләнде Искәндәр белән хәл-әхвәл белешү, ул, гомумән, күп сөйләшергә яратмый. Кечкенәдән тырыш, тыйнак һәм мөстәкыйль малай.

– Ибраһим, ә син ничек?

– Барысы да яхшы, әтием. Чиреккә дә гел бишлеләр чыгарга охшаган.

– Менә минем улым, дип мактанырлык булсын инде, ярармы?

– Ярар, – дип, тыйнак кына китап-дәфтәрләре янына китеп барды Ибраһим.

Ибраһимның кулындагы китапны танып, Вәлиди, кинәт, сискәнеп куйды. Чү, Мирсәет Солтангалиевнең соңгы хезмәте түгелме соң? Әйе, 1928 елда Казанга соңгы тапкыр килүендә Мирсәет үз кулы белән имзалап бүләк иткән китапчык ич.

– Ибраһим, – диде ул, кырыслана төшеп. – Улым, ул нинди китап синең кулыңда?

Үз чиратында малай да каушап, уңайсызланып калды. Әтисенең китап киштәсеннән рөхсәтсез алган иде шул. Ә ул мондый эшне бигүк өнәп бетерми.

– Мирсәет абый Солтангалиевнеке, әтием. Нәрсә, алырга ярамый идеме әллә?.. Мин аны бик кадерләп кенә тотам.

Ни дияргә соң бу малайга... Теге атнада бер почмакка посып Троцкий хезмәтләрен укып утыра иде. Бүген – Солтангалиев! Мондый болгавыр заманда бу мавыгу хәерлегә илтмәскә мөмкин ич. Ә гаеп аның үзендә булып чыга, бу китапларны үсмер бала күзеннән генә түгел, гомумән, кеше-карадан да яшерергә күптән вакыт иде.

– Кил әле, яныма кил, улым, – дип, үзе янына чакырды ул Ибраһимны.

Гаепле кешедәй, кыяр-кыймас атлап әтисенә якынлашты малай.

– Белмәдем бит, әтием, башка бер вакытта да синнән рөхсәтсез алмам...

Әтисе аны иң элек аркасыннан сөеп, башыннан сыйпап куйды.

– Син әле бик яшь, улым. Бу китапларны укырга иртәрәк. Үсеп җитәрсең менә, ни теләсәң шуны укый башларсың, боерган булса... Нигә кирәк булды соң әле сиңа алар?..

– Мәктәп директоры, Мирсәет абыйны «халык дошманы» дип сөйләде бүген безгә. «Түгел, нигә ул дошман булсын?..» дип әйтәсем килде. Кыймадым. Аның бит безгә дә килгәне бар, шулай бит, әтием. Теге гимнастёркалы, күн итек киеп килгән абый шул иде бит. Сез кич буе сөйләшеп утырганда мин бар эшемне онытып, шыпырт кына чаршау артында тыңлап яткан идем.

– Олылар нәрсә сөйләшмәс, – диде Вәлиди. Тагы ни әйтсен, үзе ихлас хөрмәт иткән, олылаган фикер иясен хурларга керешсенмени?..

– Мирсәет абый дошман түгел, шулай бит, әтием...

Бала, сәясәт турында сөйләшер, фикер йөртер өчен әле шактый ук яшь булса да, әтисеннән җавап көтә иде. Туры җавап бирсә, мәктәптәге укытучыларга, рәсми газеталарга каршы куячак ул аны. Ялган да сөйли алмый.

– Юк, улым, Солтангалиев халык дошманы түгел, киресенчә, халкыбыз бәхете өчен, аның дәүләтчелеген булдыру өчен үз-үзен аямыйча көн-төн хезмәт иткән каһарман. Син шуны белеп тор әлегә, ә калганын тарих үзе күрсәтер. Әмма, кара аны, малай актыгы, бу хакта һичкем белән сүзгә кермә, бәхәсләшәсе булма, ярыймы? Килештекме... Юкса, колагыңны борырмын.

– Аңладым, әтием, килештек.

– Ә хәзер ул китапны миңа бир дә, бар, өйгә бирелгән эшләреңне эшлә.

Улы китеп баргачтын, башын чайкап, үзалдына уйлап куйды Вәлиди: «Бала, дибез... Әнә ниләр белән мавыга, менә нәрсәләр белән кызыксына аның улы. Ходай кушып, исән-сау булса, үзе башлаган эшләрне улы Ибраһим дәвам итүе бик ихтимал. Хәерлегә булсын инде...»

Әтиләре өстен-башын алмаштырып, кулын юып чыккан арада гаилә тулысынча чәй өстәле артына җыелган иде. Әниләре барысы да ярата торган тәмле ризык – дучмак пешереп куйган бүген. Аның камыр һәм бәрәңге өстеннән йомырка белән ягылган йөзе, мичтән чыккач, сары көнбагыш чәчәгедәй балкып үзенә тартып тора. Өстеннән ак май белән майлап та җибәргәчтен күзеңне алырлык түгел, ә капсаң – телеңне йотарлык менә.

– Дучмакны бу тикле дә тәмле һәм матур итеп бары әниегез генә пешерә белә, – дип мактап куя шунда әтиләре.

– Син гел шулай, нәрсә пешерсәм дә мактыйсың инде, – дип, үзен мактаганга тартына төшеп җавап кайтара әниләре. Кыюсызрак булып утырган Искәндәрнең алдына чираттагы дучмакны куя ул. – Тартынма, аша, улым. Егет кешенең ашаганда колагы селкенсен, эшләгәндә йөрәге җилкенсен, дип әйтә торган иде безнең әти мәрхүм.

– Әниегездән үрнәк алырга кирәк, балалар. Ишеттегезме, әнә, халкыбызның нинди матур әйтемнәрен урынлы файдаланып сөйләшә ул.

– Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, диләр бит... – дип елмайды хатын.

– Монысы да бик урынлы чыкты, аппагым, – дип хуплады Вәлиди. Һәм сүз уңае чыгудан файдаланып, әйтергә кирәк санады. – Менә тиздән, боерган булса, нәшриятка халкыбызның мәкаль һәм әйтемнәрен туплаган кулъязманы тапшырырга җыенам. Бер китапка сыймас, алары да ике том булырга охшаган... Ул китапка кергән мәкальләрнең байтагын мин синең авыздан ишетеп теркәп бардым, Ләйлиҗиһаным...

– Хәерлегә булсын инде, – дип, тыйнак кына үзалдына әйтеп куйды Ләйлиҗиһан. Күңеленнән ниндидер дога да укып алган кебек булды.

Бар нәрсәне белергә, ачыкларга күнеккән Әминә сүзгә катышмый яисә сорамый каламы соң:

– Әтием, ә нәрсә була ул «мәкаль һәм әйтемнәр» дигәнең?

– Ашаганда андый сораулар белән бүлдермә әтиеңне, соңыннан аңлатыр үзеңә, – дип, кызын аркасыннан сөйде әнисе.

Ә Вәлиди кызы соравына җавапсыз кала алмады. Бала кызыксына икән, аңарга, эшең никадәрле тыгыз булуга карамастан, җавап бирү кирәк, дип саный иде ул.

– Мәкаль вә әйтемнәр, кызым, халыкның гасырлар дәвамында тупланып килгән тапкырлыгы, акыл һәм фикри тәҗрибәсе җимеше. Аларны урынлы һәм үз вакытында файдалана белү сөйләүченең зирәклеген, сүзенең үтемле һәм тирән мәгьнәле булуын тәэмин итә... Аңладыңмы инде, кызым?

– Ә мин, әтием, синең ул китаплардан өйрәнеп, гел мәкаль һәм әйтемнәр белән генә сөйләшәсем килә.

– Бик яхшы, кызым. Шулай итсәң, авызыңнан чыккан һәр сүзеңне бар кеше сокланып тыңлар... Бу каян килгән акыллы кыз, кем кызы икән, дип хәйран калырлар...

– Әй, ничек яхшы. Мин аларга Җамал Вәлиди һәм Ләйлиҗиһан кызы диярмен...

Ата белән ана, үзара сүз берләшкәндәй, дәшми генә соклану катыш горурланып, кызларына карап тордылар. Ә ул сорап куйды:

– Әтием, ә син ул әйтемнәрне каян алдың, үзең уйлап чыгардыңмы?

– Кызым, әйттем кебек ич, алар төрле заманда туып, телдән-телгә күчеп шомарган һәм безгә килеп җиткән хәзинә. Алар халыкныкы.

– Ә кем җыйган аларны, кем язып алган?

– Әтием үзе! – дип, белдеклелеген күрсәтеп горур гына сүзгә кушылды Искәндәр.

– Аларны, кызым, синең кебек шәкерт чакларымнан ук кызыксынып җыя башлаган идем. Һәм кая барсам, кем белән сөйләшсәм дә, колакка чалынган һәр мәкаль-әйтемне теркәп бардым. Авылда да, Ырынбурда да, Казанда да... Бүген дә дәвам итәм бу эшне, татарлар яшәгән ерак авылларга баруым да шуның өчен.

– Менә ничек, менә ничек кызык икән, – дип, уйга бирелеп утырды кыз. – Син ул мәкальләрне җыярга барганда мине дә үзең белән алырсыңмы, әтием?

– Алырмын, кызым.

– Ә мине? – дип, Ибраһимның сораулы карашы текәлде шунда.

– Сине дә алырбыз, улым.

– Искәндәр абыйны да, шулай бит, әтием? – дип, сүзгә Әминә кушылды тагы.

– Теләге булса, Искәндәрне дә алырбыз, боерган булса.

– Йәгез, җитәр инде, кызым, әтиегез эштән арып кайткан, тынычлап чәй эчәргә дә бирмисез үзенә, – дип, көтмәгәндә кузгалган бу сөйләшүне әниләре Ләйлиҗиһан йомгаклап куйды...

 

 

РОМАННЫҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 5 (май), 2019

Фото: wikipedia

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: