Ак кәгазь нидән саргая... (Икенче тарих / 2)

РОМАННЫ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

2

Чакырылмаган кунак чыгып киткәчтен дә чаршау артыннан хатыны Ләйлиҗиһан килеп чыкты. Ишекне бикләп килде иң элек. Аннан аяк очларына ипле генә басып ире янына якынлашты, җылы йомшак кулын аның җилкәсенә салды.

– Бер дә тынычлап эшләргә бирмиләр үзеңә...

– Нишлисең, килгән кешене борып чыгарып җибәреп булмый шул.

– Эш урыныңда очратса да яраган бит... Якының, туган-тумачаң түгел. Кеше өенә шушы вакытта килеп керергә...

– Анысы шулай, әмма институтта да тоту җиңел түгел шул мине. Берөзлексез лекцияләр, студентлар, яшь галимнәр... Килүче-китүчедән дә өзелеп торган юк. Һәркемнең үз соравы, үз мәшәкате дигәндәй... Милли әдәбият өлкәсендә, фәндә шактый ук җанлану сизелә соңгы араларда.

– Бу кеше бер дә ошап бетми миңа, Җамалетдин. Син ни диярсең?..

– Хикмәт ошату-ошатмауда түгел, кадерлем. Башка барыр җире, ярдәм сорар кешесе булмаганга килгән бит, рәхәт тормыштан түгел.

– Берәүгә дә җиңел түгел инде, – дип сузып куйды Ләйлиҗиһан. – Акча сораучылар күп булыр ул, акча берәүгә дә җитми. Әнә, Искәндәр белән Ибраһимның да алмашка күлмәкләре юк. Әминәнең аяк кабы тузып беткән. Синең хезмәт хакыңны көтеп дәшми йөри идем...

– Боерган булса, киләсе айда алырбыз. Дөрес сөйлисең әнисе, балаларны ким-хур йөртергә ярамас.

– Бу айда булмасмы?

– Бу айныкы бетте, китте шул инде, аппагым.

– Барысын да бирдеңме?.. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас. И-и-и, Җамалетдин, бигрәкләр дә беркатлы һәм юмарт инде үзең. Хәтерлисеңдер, безнең Апас якларында синең кебекләр турында «ыштансыз да соң» дип әйтә торганнар иде.

Хатыны әйткән комплименттан күңеле булып, рәхәтләнеп бер көлеп алды Җамал Вәлиди.

– Кемнән-кемнән, синнән бу тикле дә җылы мактау сүзе ишетермен димәгән идем, Ләйлиҗиһан. Кил әле, шуның өчен үзеңне бер кочыйм әле, – дип, кулыннан тотып тезләре өстенә тартып утыртты ул аны. Чәчләреннән сыйпап бит уртасыннан үбеп алды.

Хатын-кыз барыбер үзе булып кала. Иренең җилкәсенә башын куеп, беркавым иркәләнгәчтен, сүзен дәвам итте:

– Белгән кешеңмени, исеме ничек соң аның?.. Теге әле генә китеп барган ыспай егетне әйтәм...

– Исемен хәтерләмим, танышкан да кебек идек, онытканмын. Шигырьләр яза дип беләм, яшь булуына да карамастан, гаиләсе зур икән, өч улым бар, диде, әнә...

– Бик төче телле һәм елгыр күренә үзе... Бер дә кыенлыклар кичергән кешегә охшамаган.

– Ярар, җанкисәгем, башка кайгың булмаса, оныт аның турында. Килештекме...

– Син әйткәч, килешми кая барасың. Хәерлегә булсын инде, Җамалетдин, – дип, ирен тынычта калдыру нияте белән, торып китәргә җыенды хатын.

– Алай ашыкма әле, аппагым, – дип, кочагыннан ычкындырмый торды аны Җамал. – Балалар ничек соң, дәресләрен хәзерләп бетерәләрме инде? Рәхәтләнеп сөйләшеп тә утыра алганым юк бит. Алай да син бар күз-колак булырга...

– Искәндәр олыгаеп китте соңгы арада, өй эшләрен дә үзе башкарып чыга. Мөстәкыйль булырга тырыша. Минем киңәшләргә мохтаҗлыгы юк. Укытучылары да мактап бетерә алмый. Математика һәм төгәл фәннәрне бик ярата, шул юлдан китәр төсле... Ибраһим күбрәк сиңа охшаган, берөзлексез укый, китаплардан аерып булмый. Әтисе юлыннан китәр төсле, тарих һәм әдәбиятка кагылышлы китап күрсә, дөньясын оныта. Аннан, сүз тыңлаучан тагы, «нинди эшең бар, әни» дип сорап кына тора. Балалардан зарланырлык түгел анысы.

– Ә минем татлы кызым Әминә ничек?

– Әминә бала гына шул әле. Бик шук, кайчак холкын да күрсәтеп ала. Башы эшли үзенең һәм бик кызыксынучан. Абыйларына да, миңа да берөзлексез сораулар яудырып кына тора. Җавап бирми торып, котылам, димә...

– Бу бит яхшы, аппагым. Аның яшендә шуклык һәм җорлык бик яхшы күренеш. Шул сыйфатларга дөрес юнәлеш күрсәтә белү генә кирәк. Шулай түгелмени?..

– Хәерлегә булсын инде, кыз балага бераз тыйнаклык турында да онытмаска иде дә.

– Сабый гына бит әле... Барысының да үз вакыты бар. Тыйнаклык та ерак йөрмәс, боерган булса. Исән-сау гына булсыннар берүк.

– Ә син һаман эштә. Көн дип белмисең, төн дип белмисең, кайчан карама шул китап һәм язуларың өстендә. Йокың да юк, ялың да. Бераз һавада йөреп керсәң, ял итеп алсаң да ярар иде дә, – дип, кайгыртуын белгертергә кирәк санады хатын. Бу аның күптән күңелендә, тел очында булып та, шул көнгәчә әйтергә форсат таба алмый йөрткән сүзләре иде.

– Һәрнәрсәнең үз вакыты була, ял да итәрбез, аппагым. Быел җәен, боерган булса, балалар белән бергәләшеп, туган якларга кайтып килербез. Зөя суларында йөзеп, тау итәкләрендә җиләк җыеп, Апас урман-кырларының саф һавасын сулап гизеп йөрербез. Үзебез дә ял итәрбез, балалар да... Туып-үскән якларны һич онытырга ярамас, балалар да нәсел-ыруның тамыры, чишмә башы кайда икәнлекне күреп үссеннәр... Килешәсеңдер ич?

– Килешү генәме! Тик менә син шулай дисең дә бит, соңыннан бер-бер эш йә мәшәкатең килеп чыга тора. Ел да хыялланабыз шул хакта... Тормышка гына ашыра алганыбыз юк.

– Быел, боерган булса, вәгъдәмне бозмам. Үзем дә сагындым, бик сагындым туып-үскән Апас тарафларын...

– Мин бик риза да. Синнән тора, синең вакытыңнан, Җамалетдин.

– Сүз бирәм, кайтабыз дигәч кайтабыз быел туган якларга.

Әле һаман иренең тез өсләрендә утырган хатын сәгатъкә күз төшереп алды шунда. Чаршау артында калган балаларның, Ибраһим белән Искәндәрнең, нидер бүлешә алмыйча бәхәсләшеп алулары да сүзне йомгакларга этәрде.

– Ярый, мин китим инде... Балаларны үз вакытында йоклатасы да бар. Ни гомер сине эшеңнән бүлдереп утырам икән бит, – дип, ипле генә урыныннан торып чаршау артына кереп югалды Ләйлиҗиһан.

Җамал Вәлиди, ниһаять, эш өстәленә борылды. Тау-тау өелеп торган китаплар, таралып яткан кулъязмалар – һәммәсе аның игътибарын көтә. Дөньясын онытып туган тел һәм әдәбият дөньясына кереп чумды ул. Авыр, әмма милләт өчен, үзен шул милләттән санаган һәр адәми зат өчен соң дәрәҗәдә мөһим һәм үтә кирәкле булган хезмәт. Бу эшкә бары күңеле саф, җаны изгелек һәм игелектә булган асыл затлар гына алынса кирәк. Халыкның дәвердән-дәверләргә күчеп туплана торган рухи һәм әхлакый мирасын үз акылы һәм йөрәге аша кичереп, килер буыннарга түкми-чәчми тапшырырга алынган затларның берсе ич ул. Ходай биргән һәр көн, һәр сәгать һәм минутның кадерен белеп эшләргә туры килә...

 

 

ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 5 (май), 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: