Ак кәгазь нидән саргая... (Икенче тарих / 1)

РОМАННЫ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

1

Кичке ашны ашап, чәйләр эчкәчтен, көндәгечә, эш өстәле янына барып утырды Җамал Вәлиди. Аның хәзер кырыкмаса кырыкка ярылыр чагы. Көнчыгыш педагогия институтында алдагы атнадан «Татар теленең тарихы» дигән яңа фән укыта башлаячак. Үзе өчен бик тә якын һәм көтеп алынган фән. Шулай булуга да карамастан, беренче лекция беренче инде, махсус әзерләнергә туры килә. Җаваплылык та зур, дулкынлану да бар. Аннан бит әле беренче лекциягә Республиканың мәгариф өчен җаваплы җитәкчеләре һәм соңгы арада бик тә активлашып киткән дәүләт куркынычсызлыгы оешмасыннан да вәкилләр килүе ихтимал. Соңгылары татар тарихы, аның әдәбияты һәм теленә кагылышлы бер генә вакыйганы да игътибарсыз калдырмыйлар бу араларда. Өстәвенә, тагы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең икенче томы корректурасын карап, төзәтмәләр кертеп чыгасы бар. Ашыктыралар... Галимҗан Ибраһимов эшчәнлеге хакында әдәби тәнкыйть мәкаләсе язырга алынган иде, аны да көтәләр булса кирәк, сузарга ярамый. Моннан байтак еллар әүвәл, академик Бартольдның «Кыскача ислам мәдәнияте тарихы» дип исемләнгән хезмәтен тәрҗемә итеп бастырган иде ул. Китап матбугатта югары бәя алды һәм бик тиз таралып бетте. Әмма, ни өчендер, шул китап уңае белән соңгы араларда шактый тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә иде аңарга. Югары органнардан да кызыксынучылар бар кебек. Эшне зурга җибәрмичә, үз вакытында, шул язмаларга да вакытлы матбугат аша җавап бирү кирәк иде. Бу эшне дә озакка сузу ярамас. Татар халкының мәкаль һәм әйтемнәрен дә туплап чыгарыр вакыт җитте кебек. Табышмаклар, кыска җырларны да озак сузу ярамас. Һәммәсе дә, әнә, эш өстәлендә, аның шүрлекләрендә тау-тау өелеп, чират көтеп ята. Яңа чыккан газета һәм журналларны да карап, күз йөгертеп кенә булса да укып, танышып бару кирәк. Институтта көннең ничек узып киткәнен дә абайламый кала, өйдә дә күпме эш көтеп тора үзен. Вакытны гына ничек җиткерәсе...

Ә шулай да һәммәсенә өлгерергә кирәк. Эш күп булудан зарланалар димени, эшсезлектән изаланырга язмасын... Балалар өчесе дә әниләре белән чаршау артында. Алар да эштә, дәрес хәзерлиләр. Йоклар вакытлары да җитә булса кирәк инде. Аны эшеннән бүлдермәс өчен аяк очына гына басып йөргән хатыны Ләйлиҗиһан әледән әле «т-с-с-т-с-с» дип, аларны тавышланмаска чакырып тора.

Ниһаять, инде җиң сызганып эшли башладым дигәндә генә тышкы яктан кемдер килеп ишекләрен шакымасынмы.

– Вакытлы вакытсыз кем йөри инде тагы... – дип, аны Ләйлиҗиһан барып ачты. Ишек төбенә килгән кешене кире борып булмый, керергә чакырды үзен.

Вәлиди, эшеннән аерылырга теләмәсә дә, керүченең сүзләренә колак салмый булдыра алмады:

– Соңлап йөрүем өчен, гафу итегез, Җамалетдин абзый, мин сезнең янга килгән идем.

Вакытсыз йөрсә дә, көткән кешесе булмаса да, урыныннан тормый гына ишеккә таба борылырга мәҗбүр булды галим. Егерме биш-утыз яшьләр чамасындагы бу кеше соңгы араларда аның күзенә бик еш ташлана башлаган иде. Юк эшен бар итеп институтка да кереп чыкканы бар. Танышканнар да иде кебек хәтта, әмма исеме хәтердә калмаган. Башкорт якларыннан килгән булса кирәк, мөгаллимлек итә икән.

– Ә-ә, син икәнсең әле, – дип, торып, килүчегә ике кулын сузарга мәҗбүр булды галим. Урындык тәкъдим итте үзенә. – Йә, ишек тупсасында басып торма, кил, түрдән уз. Безнең якларга нинди җилләр ташлады үзеңне?

– Эштән бүлдереп йөри дип, берүк ачулана күрмәгез инде, Җамалетдин абзый, – дип, бик тә итагатьле итеп башлап китте ул сүзен. – Киңәш-табыш итү өчен сездән дә игелекле кеше булмаганга килергә мәҗбүр булдым яныгызга. Зинаһарлар өчен, гафу итә күрегез, Җамалетдин абзый...

– Сөйлә, тартынма, ни булды тагы? – дип, кулына алган китабын кире өстәлгә куйды Вәлиди. – Утыр. Җитди сүз аягүрә сөйләшенмәс...

– Рәхмәт, Җамалетдин абзый, сез миңа һәрчак ихтирамлы булдыгыз. Әдәбият дөньясында яше-карты сезгә рәхмәтләр укып яши. Кая барма, шунда мактау сүзләре белән искә алалар үзегезне. Тукайны яклаган, Фатих Әмирханны һәм Ибраһимовны күтәргән кеше ич сез. Сездәге кайгыртучанлык, ярдәмчеллек җитми шул бик күпләргә...

– Ярар, ярар, мактау сүзләрен калдырып тор әлегә, – дип бүлдерергә кирәк тапты ул аны.

Ялагайлык һәм хөсетлекне җене сөйми югыйсә, шулай да килүченең әлегедәй төче сүзләрен бу очракта колак читеннән уздырды Вәлиди. Тәрбия эше белән шөгыльләнер вакыт түгел.

– Мин уйлаганымны сөйлим, Җамалетдин абзый. Сез бит... Сез бит бүгенге татар дөньясында сирәк очрый торган асыл затларыбыздан...

– Ярар, бу кадәресе аңлашылды... Инде без – татар зыялылары – бер-беребезгә ихтирамлы булмасак, бер-беребезне кайгыртып, үзара ярдәмләшеп яшәмәсәк, безне кем кайгыртыр соң? Йомышың бар идеме? Булса, сөйлә.

– Алай да сез бар әле Казанда. Кешеләр бит үз-үзләренә бикләнде, аралашмас булды. Юкса, Җамалетдин абзый, кем янына барып, кемгә сөйләр идек борчу-шатлыкларыбызны.

– Йә, тыңлыйм үзеңне...

– Килүемнең сәбәбе шул, Җамалетдин абзый... Мин бит, белмисездер, мулла нәселеннән. Әтием, бабам мулла булган... – дип башлады ул сүзен.

– Ата-ананы сайлап алмыйлар. Ә мулла малае булуы оятмыни? Киресенчә, горурланырга кирәк. Муллалар начарлыкка өйрәтмәде халыкны. Гыйлемгә, әдәп вә инсафлылыкка өндәде алар. Барыбызның да иң әүвәлге остазларыбыз мулла булды.

– Шулаен шулай да бит... Кемдер менә минем мулла нәселеннән икәнлегемне органнарга җиткергән. Чакырта, сораштыра башладылар. Төпченәләр... Куркыталар... Бу бер дә яхшылык белән тәмамланмас төсле, Җамалетдин абзый. Эшсез йөрүемнең дә сәбәбе шуннан дип беләм. Редакцияләргә якын җибәрмиләр. Киңәш итегезче, ни эшләргә, ничек котылырга бу бәладән?

– Әтиеңнең мулла булуы бәламени?

– Шулайрак килеп чыга шул.

– Тынычлыгың саклау кирәк, – диде Вәлиди, эче пошкангамы, тирән сулыш алып куйгачтын, – гаепсез кешегә тимәсләр. Аннан, шигырьләреңдә дә син бит алай мөгез чыгармыйсың кебек соңгы араларда.

– Әллә укыдыгыздамы, Җамалетдин абзый?

– Кулга кергән китапны уку кирәк, кардәшем, укыдым...

– «Җидегәнче»ләр белән араны өздем бит мин хәзер, – дип, кош тоткандай, яңалыгы белән уртаклашырга ашыкты килүче. – Җидегәнчеләрне, беләсездер инде, күптән туздырдылар, кайсы кая китеп, аеры-чаеры таралып беттеләр.

– Араны өзеп дөрес эшләгәнсең. Шигырьне бит төркемнәр түгел, аерым шәхес иҗат итә. Кулына каләм алып шигырь язарга алынучыны мин илаһи бер зат итеп күрәм.

– Җамалетдин абзый, сез Тукайның үзе белән аралашып яшәгән кеше, килүемнең сәбәбе башка, әмма сорамый кала алмыйм: шигырь нинди булырга тиеш соң ул? Сезнең фикерне белү бик тә кызык булыр иде... Мине мактап матбугатта бер-бер мәкалә дә язып бастырмассызмы икән? Вәт, булыр иде ул вакыйга-а...

– Ул кадәресен вәгъдә итә алмыйм әлегә. Ә менә шигырь хакындагы соравыңа килгәндә, анысы да җиңелләрдән түгел, әлегәчә төгәл генә һичкемнең җавап бирә алганы юктыр моңа.

– Ә шулай да?

– «Шигырь – ул нәрсә», дип кат-кат үз-үземә сорау биргәнем бар. Әмма, кистереп кенә җавап бирә алмыйм. Шулай да, шигырь – мәхәббәт авазы түгелме... Ничек уйлыйсың?

– Матур әйттегез: «Мәхәббәт авазы түгелме?..» Шәп бит, шәп! Ә безнең «җидегәнче»ләр нинди генә мөгез чыгарып карамады.

– Әйе, мөгезне чыгарып күрсәттегез. Арагызда сәләтлеләр дә бар кебек, миңа калса. Мисал өчен, Гадел Кутуйны искә алырга мөмкин. Сәйфи Кудаш атлы егетнең дә үз тавышы бар кебек. Кемнең кем буласын, алдагы көннәрдә кем каләме ни юнәлештә үсеп китәсен алдан әйтеп булмый, әлбәттә. Ә шулай да күпчелеге, мин әйтер идем, «тыкы-тыкы, каты-коты...» язалар төсле.

– Сез әйткәнчә, Җамалетдин абзый, мин инде хәзер мөгез чыгармаска да тырышам, тормыш өйрәтә икән ул.

– Дөрес әйтәсең, тормыш өйрәтә. Чыгымлый башласаң, шундый иттереп китереп суга ул...

– Бүген яныгызга килүем дә, Җамалетдин абзый, шул уңайдан иде бит. Тормыштан зарланып килдем. Әтиемнең мулла булуы кара койрык сыман артымнан ияреп йөри һаман. Уфадан качып чыгып китүем дә шуның аркасында булды. Казан еракта, бәлки онытырлар, кызыксынмаслар, белмәсләр дигән идем.

– Белсәләр, ни булган? Син беренчесе һәм соңгысы түгел. Бик күпләребезнең ата-бабасы мулла. Булса соң, гаепмени?..

– Гаеп булмаса да гаеплиләр бит менә.

– Дөнья булгач, гаепләүләр дә булыр. Татар булган өчен дә гаепләгәннәр, динебез ислам булган өчен дә. Нишлисең, барыбер яшибез бит әле менә... Башка суктылар дип тормыйбыз, күтәреләбез, калкабыз. Республикалы да булдык кебек, әнә...

– Ярый да сез мулла нәселеннән түгел?..

– Анысы ни дигән сүз тагы...

– Сезне ярлы крәстияннардан дип ишеткән идем. Дөрес түгелме әллә?

– Кем әйтте сиңа? Ата-бабаларымнан баш тартырга җыенганым юк әлегә. Тәтеш-Апас якларында минем ата-бабамны белмәгән, танымаган кеше бармы икән?.. Аларның укымышлы кеше – мулла булулары да сер түгел. Мин моны һичкемнән яшермәдем, уема да кереп караганы юк. Киресенчә, ата-бабам белән, аларның мулла булуы белән горурланып яшим.

Колагы ишеткәнгә бик нык гаҗәпләнгәндәй кыланды соңлап килгән кунак. Югыйсә, ул бу хакта хәбәрсез түгелдер... Үзенә күрә, сынап каравы иде кебек...

– Бә-ә-әй, – дип сузды ул, – һич ялгансыз менә, иманым камил, мин сезне чын-чынлап ярлы мужик нәселеннән дип йөрим тагы.

– Ишеткән булсаң – яхшы. Анкета һәм тәрҗемәи хәлгә «ярлы крестияннардан» дип язу модага керде ич хәзер. Кемдер язган икән, язсын... Үзем ялган-йолган белән көн күрмәдем. Сораганга горурлык белән җавап бирдем: «Әтием һәм җиде буын бабам мулла булган!»

– Сез дә мулла нәселеннән, димәк. Менә ничек, бу минем өчен яңалык бит әле, – дип, куанып куйгандай итте кунак.

– Шуны ачыкларга килмәгәнсездер ич!.. – дип, сүзне кыска тоту ягын кайгыртты Җамал Вәлиди. Сүз булмаганда сүз булсын, өч көн үткәч, исәнме кодагый, дип утыра торган вакыт түгел. Стенадагы күкеле сәгатъ тә әнә шул хакта искәртеп алды. – Миннән нинди киңәш сорыйсыз инде?

Җәелеп китеп сөйләшергә җыенган иптәш өчен хуҗаның сүзне коры тотуы көтелмәгән иде кебек. Сизгер булып чыкты үзе, аңлады. Уңайсызлануданмы, әллә үчләшү яисә ачуы чыгудан, ике бит алмасы кызарып чыкты аның кинәт. Күзләрен челт-мелт йомгалап алды һәм тешләрен кыса төшеп дәвам итте.

– Өч улым бар. Берсеннән-берсе кечкенәләр әле. Хатын эшләми. Казанда кардәш-ыру, туган-тумачаларыбыз юк, Җамалетдин абзый. Икебез дә башкорт якларыннан бит без. Эшсез йөрү бик тә авыр, бер-бер ярдәм күрсәтмәссезме, дип килгән идем.

– Мөгаллимлек итәм, дисең түгелме?

– Итә идем дә бит, эшләгән җиремнән җибәрделәр...

– Эшсез калгансың, димәк... Эш белән ярдәм итәргәме? Эш табу җиңел түгел шул хәзер...

– Эше дә кирәк инде... Аннан бераз... сорарга да уңайсыз, теге ни, Җамалетдин абзый...

– Акча кирәкме?

– Әйе-әйе, акча булмасмы дигән идем... – Һәм бертын дәшми торгачтын, кабалана язып тәгаенли төшәргә кирәк тапты. – Бурычка... бурычка соравым, әлбәттә, кайтарып бирү шарты белән.

Бу очракта нидер әйтүне кирәк тапмады Вәлиди, утырган урынында ипле генә борыла төшеп, янәшәдәге өстәл тартмасына үрелде. Ачты. Һәм аннан бер төргәк акча чыгарып аны каршысында торган кунакка сузды.

– Менә, минем бер айлык мәгышем шушы. Бәхетең, бүген эш хакы алган көнебез иде. Кирәк кадәрен ал.

Әйтелгән сүзгә колак салмавы яисә ишетмәгәнгә сабышуы булдымы, уңайсызланып яисә тартынып та тормады теге, педагогия институты доцентының бер айлык хезмәт хакын санамый-нитми генә үзенең куен кесәсенә шудырды.

– Рәхмәт, – диде диюен, һәм урыныннан сикереп үк торды. – Хәзер кайтып китсәм дә була. Хатынны һәм балаларны шатландырырга кирәк.

Ачкан авызын йомарга онытып, тегенең кыланышларын ничек бәяләргә белми, бер тын исе китеп карап торды Вәлиди.

– Ә эшнең кирәге калмадымы инде? – дип искәртергә мәҗбүр булды, ниһаять. Килүченең кош тоткандай куануы һәм кабалануларына хәйран калган иде ул. – Кешедән алган акча тиз бетүчән.

– Оныта язганмын бит... Әллә эш белән дә ярдәм итәсезме?

– Мулла нәселеннән булгач, ярдәм итми ярамас, – дип шаярткан атлы булды Җамал Вәлиди. – Менә, ике данә «кемлек кәгаземне» бирәм үзеңә. «Спартак» аяк киемнәре фабрикасына, аның директоры янына кер. Шушы «кемлек»не бир һәм аңлат. Ул сиңа ярдәм итәргә тырышыр. Булмаса, ерак түгел, әнә Әтнәгә дә барып кайт. Анда мәгариф бүлегенә керерсең һәм Гарифҗан исемле агайны сора. Ул һичшиксез ярдәм итәр, соңгы күрешүебездә «Тел һәм әдәбият укытучылары кирәк» дигән иде. Миннән сәлам күндерергә дә онытма үзләренә. Булдымы?..

– Булды. Ничек кенә булды әле, – дип, хушлашмый, рәхмәтен әйтергә дә онытып чыгып йөгерде теге. Тупсаның аргы ягына чыккачтын тавышы тагы да көррәк яңгырады. – Бер вакыт табып тагы киләм әле яныгызга, ярыймы, Җамалетдин абзый, сорауларым бик күп сезгә. Рәхәтләнеп сөйләшеп тә утырасы килә. Шигырьләр дә укырмын үзегезгә... Мине мактап мәкалә дә язарсыз әле бәлки, шулай бит, Җамалетдин абзый...

Егет шактый әрсез һәм бәйләнчек булып чыкты бит әле. Моңарга ирек куйсаң, башыңа менеп утырырга да күп сорамас. Әмма шигырь язучының теләкләренә каршы төшәсе яисә үзенә каты бәреләсе килмәде әлегә. Сабыр төбе – сары алтын бит ул.

– Ярар, килерсең, укырсың, дими, ни әйтәсең тагы...

 

ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 5 (май), 2019

фотода: Җамал Вәлиди; wikipedia

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: