Ак кәгазь нидән саргая... (Беренче тарих / 4)

РОМАННЫ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

4

Чираттагы күрешүне озакка калдырасым килмәде, икенче көнне үк аның йорты каршысыннан бер түгел, ике-өч мәртәбә урап килдем. Әмма хуҗа күренмәде. Хасталандымы әллә, дигән шик керде уема, хәтта капкасына ук төртелеп карадым. Капка эчке тарафтан бикле булып чыкты. Киләсе атнада килүемдә дә шул ук хәл кабатланды. Александр Иванович юк, ә капка бикле. Ни дияргә, нәрсә кылырга да белмәссең. Тагы бер атнадан һәм бер айдан соң да очрата алмадым аны...

Тәмам пошаманга төштем: бер-бер хәл булганмы соң әллә?.. Хәтергә төште, почта китерүче һәм кибетчене беләм, дигән иде кебек. Кибет бер өй аша гына, кердем, әмма соравыма җавап таба алмадым. Әллә таныш булмаган кешегә җавап бирәселәре килмәдеме: «Белмибез...» диделәр. Почта ташучы кыз исә ялга китеп барган булып чыкты.

Үкенмәс җиреңнән үкенерсең. Урамга йөрергә чыктыммы, келт итә дә хәтергә Александр Иванович килеп төшә. Урман эчендә башка сукмак һәм башка юл беткән диярсең, тагы шул тарафка тарта аяк. Көтмәгәндә-уйламаганда очрашкан идек, хушлашмый да аерылышкан булып чыктыкмы икәнни?.. Аны очрату түгел, аның хакында бер-бер хәбәр ишетүдән дә тәмам өметем өзгән идем инде.

 

 ***

...Күпмедер вакытлар узгач, үзебез яшәгән бистә идарәсенә ут, газ һәм су өчен җыелган бурычларны түләргә килдем. Араны өзеп китеп барганда бистәнең коменданты артымнан йөгереп чыкмасынмы:

– Сез Ринат исемле икән ич...

– Әйе, шулай.

– Без бит сезне байтактан эзлибез.

Сагая төшеп туктап калдым.

– Бер-бер хәл булдымы әллә?

Комендант шактый ук калку гәүдәле, таза ир уртасы кеше. Миңа аның отставкадагы хәрби офицер булуы да мәгълүм. Дөресен әйтергә кирәк, очраганда бер-беребезгә баш кагып уза торган булсак та, якыннан танышырга, аралашырга туры килгәне юк иде моңа кадәр.

– Сез Александр Ивановичны белә идегезме? – дип сорап куймасынмы шунда.

Кулымдагы кәгазьләрне төшереп җибәрә яздым. Димәк, минем танышым һәм якташым Александр Иванович белән нидер булган.

– Белә идем. Ә ул кайда, соңгы араларда бер дә күренми башлады? – дип, тәкатьсезләнеп, соравына сорау белән җавам кайтардым.

– Ике атна чамасы элек аны соңгы юлга озаттык.

Колагым ишеткән сүзләрдән башым әйләнеп китте, бер мәл ни дияргә белми, телсез калып тордым. Әмма үземне кулга алырга тырыштым.

– Ә ул инде байтактан күренми иде кебек...

– Хастаханәдә иде, Кремль хастаханәсендә, шунда китеп тә барган...

– Кайгыртучы, янында караучысы да булмагандыр. Озатучы булдымы икән, соңгы юлга, дип әйтәм...

– Ничек булмасын, Александр Иванович сугыш ветераны, бик күп орденнар кавалеры... Шуның өстенә – генерал да иде бит әле ул. Гади генерал гына
түгел, – дип, тирән итеп сулыш та алып куйды тагы. – Мин үзем дә белми идем, гаҗәп кеше булган. Легендар... Хәрби оркестрлар белән, олылап Троекуров зиратына күмделәр үзен.

– Яхшы булган, – дидем, колагым ишеткән яңалыкларны күптән белгән атлы булып. – Ул зур хөрмәткә лаек кеше иде шул...

– Ничек кенә әле, – дип, комендант та хуплап куйды үземне. Сер бирмәдем, димәк. Инде сораштырырга форсат чыкты кебек.

– Ә сез аны яхшы белә идегезме? – дип сорадым, җай чыгудан файдаланып.

– Белә идем. Бик яхшы кеше иде. Әмма якыннан аралашканыбыз булмады. Ул, гомумән, кешеләр белән бик аралашмый иде кебек. Разведкада һәм контрразведкада эшләгәннәр шундый була бит. Өенә кеше-фәлән чакырмады, ялгызлыкны яратты күбрәк. Аннан бит, яшь ягыннан да, дәрәҗәсе белән дә ул бик зур кеше иде...

Ә мине һаман үз сорауларым кытыклап тора, шуларга якынлашу бар теләгем.

– Ә ул кайсы милләттән иде соң? – дигән сорау чыгып очмасынмы шунда авызымнан.

– Рус кешесе, әлбәттә, чын рус каһарманы... Әмма, белмим ни сәбәпле, чиркәүгә йөрмәде ул. Күмгәндә дә дин әһелләре чакырмаска, кабер ташы өстенә дә тәре түгел, урак-чүкеч һәм йолдыз рәсеме куярга васыять итеп калдырган. Чын совет генералы...

– Анысы шулай, – дидем, боларның барысын да белгән атлы булып. Ә үзем балтасы суга төшеп җуелган кеше хәленнән чыга алмыйча аптырыйм.

– Сезне туктатуымның сәбәбе бар, – дип аңлатырга кереште комендант. – Александр Иванович бер конверт калдырган, аның тышында «М.Ринатка» дигән сүздән башка һични язылмаган. Ничә көн инде кемгә икән диеп баш ватабыз, фамилия-фәлән юк. Ә келәйләнгән конвертны ачу уңайсыз. Анда ни булмас... Фамилиягезнең баш хәрефе дә туры килә, димәк, ул сезгә булып чыга,– дип, конвертны миңа сузды комендант.

– Әйе, миңа, – дип, кулыма алдым конвертны. «Ул минем фамилиямне белми иде шул», дип әйтергә кыймадым. Хәер, нигә белмәскә, ачыклаган булып чыга... Хатны кеше алдында ачып тормадым, җәт кенә куен кесәмә шудырдым да рәхмәт әйтеп, бик эшлекле кыяфәт белән юлымны дәвам иттердем.

 

***

«Ул хатта ниләр язылган иде соң?» дип кызыксынадыр укучы.

Нибарысы дүрт-биш җөмлә. Һәм мине аеруча хәйран калдырганы тагы шул: хат саф татар телендә иде. Ышанасызмы-юкмы, бер хатасыз язылган:

 «Кызганыч, мин менә хастаханәгә килеп юлыктым бит әле. Моннан чыгарга язгандырмы-юкмы, әйтеп булмый. Сезнең белән тагы бер тапкыр гына булса да күрешеп сөйләшкәндә дә яхшы буласы иде дә бит... Бик әйтәсем килеп тә әйтергә өлгермәгән сүзләрем калды. Ходай ни кушкандыр, алдагысын белеп булмый. Бер серемне ачам шулай да, мин беренче очрашуыбыздан соң ук сезнең кем икәнлегегезне ачыклаган идем. Казан турында, язучылар турында әйткән сүзләрем өчен, зинһар, миңа үпкәли күрмәгез, кичерегез. Сезне кузгатыр өчен, сынау максатыннан махсус шулай сөйләштем. Нишләтәсең, бу минем профессиональ авыруымдыр инде. Ә теге «бәндәнең» исемен сез үзегез дә чамаладыгыз булса кирәк. Әйе, аның исеме «Нәкис».... Шәрехләп тору кирәкмәстер, сезгә таныш кеше, шулай бит?!.»

Үз күзләремә үзем ышанмыйча югалып калдым башта. Аннан эсселе-суыклы булып китте, тәнемнән бер оя кырмыска чабышып үткәндәй булды. Баш түбәмдә калган санаулы гына чәчләрем дә үрә торып баскан иде булса кирәк... Хатның кайбер юлларын, нәрсәләрнедер ачыкларга теләп булса кирәк, кабат-кабат укыдым...

 

ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 5 (май), 2019

фото: storyfox.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: