Ак кәгазь нидән саргая... (Беренче тарих / 3)

РОМАННЫ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

3

...Күпме генә онытырга, бу очрашу хакында уйламаска тырышсам да, булдыра алмадым. Көндез – эштә, төнлә – төштә дигәндәй, орчык кадәргә калып кибешкән, бөкрәя төшкән әлеге картның серләре, аның сүзләре, үз-үзен тотышы, холык-фигыле колагымда һәм күз алдымда йөрде. Ул кем, кемнең улы икән соң? Алга таба тормышлары ничек булган? Бу тарафларга язмыш ничек китереп чыгарган?.. Япа-ялгыз яшәү, кешеләргә һәм җәмгыятькә ышанычын югалткан хәлдә көн күрү... Хәер, шулай дидем диюен, әмма Александр Иванович дигәнебез, язмыш сынауларын шактый ук күрсә дә, үз-үзенә ышанычын югалтмаган, кызганыч һәм көчсез кешегә һич кенә дә охшамаган. Кистереп үз фикерен әйтә белә, сүзләрен дә кырык кат үлчәп сөйли...

Шулай да әтисенең кулъязмаларын, бар мирасын алып киткән бәндә кем
булыр – ул кем икән?.. Күреп түгел, ишетеп кенә булса да мин аны да беләм, таныйм булса кирәк... Исеме шактый ук мәгълүм кеше, диде түгелме... Сорау өстенә сорау... Гомерен татар әдәбияты һәм мәдәниятенә багышлаган кешенең, аңлашылса кирәк, бу сорауларга җавап эзләве гади кызыксыну гына түгел. Җавап тапмый ничек тынычланырга мөмкин?..

Чираттагы күрешүебезне озакка суза алмадым. Бу юлы инде ул күрешүне зарыгып көттем. Ике-өч көн үттеме-юкмы, тагы таныш сукмаклар буйлап урман куенына кереп поскан әлеге дә баягы теге өйгә таба китеп бардым. Бераз суыта төшсә дә, көн аяз иде. Ялгышмаганмын, ул мин уйлаганча, гадәттәгечә, берьялгызы капка төбендә утыра.

– Александр Иванович, мин тагы килеп чыктым бит әле, – дип, аваз салдым килә-килешкә. Һәм култык астына кыстырылган чәкчәк тартмасын суздым. – Бусы сезгә Казан күчтәнәче...

Кырыс кына карап куйды миңа. «Казан»ны искә төшерүем ошап җитмәдеме соң әллә? Һәм, кабалана төшеп диярлек, сорап куйды:

– Нәрсә, Казанга бардыңмы?

– Юк, алып килделәр, – дигән ялган белән котылдым. Югыйсә, «Бәхетле»дән алдым, дип тә котылырга мөмкин булгандыр.

– Кирәкмәс иде... Күчтәнәчләр белән йөрмә бүтән, миндә нәрсә кирәк, шул бар,– дип, карышуына да карамастан, ике уйларга урын калдырмыйча, күчтәнәчне капка келәсенә элеп куйдым.

Ә ул исә «рәхмәт» әйтергә мәҗбүр булды. Аннан бер-беребезнең хәл-әхвәлләрен белешеп алдык.

Картның кәефе чагыштырмача ярыйсы күренә иде бүген. Шуннан файдаланырга теләп, күңелне бимазалап торган сорауларымның иң четереклесеннән башларга булдым.

– Сезгә менә тагы «Александр Иванович» дип дәштем. Әмма моның әти-әниегез биргән исем түгел икәнлеген белгәч, ничектер уңайсыз... Бәлки, ачыклык кертерсез, «агай» дип әйтимме, беренче кабат очрашуыбыз түгел бит инде...

– Мин дә ялган сөйләп утырмыйм, паспортта ничек булса – шулай дидем...

– Ләкин, барыбер, бу бит сезнең чын исемегез түгел!

– Нигә алай дисең?

– Татар халкының авыз иҗатын, әдәби мирасын җыйган һәм өйрәнгән галим үз улына андый исем кушмас. Үзебездә дә матур исемнәр бетмәгән ич... Татар исемнәре дип әйтүем.

– Бу дөньяда нәрсәнең чын, нәрсәнең ясалма икәнлеген кем белеп бетергән... – диде ул, артык исе китми генә.– Кеше исем белән тумый, исемне безгә тугачтын яисә дөньялыкта яшәү дәверендә бирәләр.

– Шулай да исемен яшергән, ата-ана биргән исеменнән качкан кешегә мин үзем бигүк ышанып бетмим.

– Син ышансын өчен исем алыштырыргамы инде миңа?..

– Алай димим. Әмма әти-әниегез сезгә башка исем кушкан бит.

– Шулай укмы! – дип, күтәрелеп сынап карап куйды ул. – Тикшерү органнарында эшләми торгансыңдыр ич...

– Юк, алай уйласагыз, нык ялгышасыз. Гади бер пенсионер...

– Ярар... Гади бер пенсионер, дисең инде, – дип, ялт кына күзләрен миңа текәп алды ул. Ниндидер сер бар иде кебек аның бу карашында. Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр. Шулай да озак көттермәде, берни булмагандай ипле һәм тыныч кына сүзен дәвам итте. Үз кешегә санап, шаяргандай кыланды. – Бик кызыксынучан кеше булып чыктың бит әле, синнән җиңел генә котылам димә икән. Кызыксынсаң, тыңла, теге көнне өзелеп калган җирдән дәвам итәм.

– Тыңлыйм... – дидем һәм үзалдыма уйлап куйдым: яше шактый булуга карамастан, хәтере дә әйбәт икән әле бу картның.

– Теге, шигырь чыгаручы бәндәнең әйткәннәре дөрескә чыкты ул чакта. Икенче көнне үк тентү килде өйгә. Ә өстәл һәм киштәләр буп-буш. Берничә урында өелеп торган гәҗит-журналлардан тыш берни дә калмаган. Әтинең язу-сызуларын таптырыпмы-таптыралар үзебездән. «Булмаганны каян алыйк?..» дибез. Ышанмыйлар. «Үзегезне дә алып китәргә туры килмәгәе» дип, куркытып та карадылар. «Юк, булгач, юк инде. Бәлки эш урынында, институтта калдыргандыр сез эзләгән кәгазьләрен», дип аңлаткандай итте әни. Янадылар, куркыттылар да киттеләр... Ә тагы ике-өч көннән фатирдан ук куып чыгардылар. Кеше түгел, хуҗасыз этләрмени! Хәер, хуҗасыз этләр белән дә алай кыланмыйлар. Теге, үзен шагыйрь дип санаган адәмне әйтәм, әүлия диярсең, бар әйткәне дөрескә чыгып барды...

– Урамга ук кумаганнардыр инде... Бер-бер почмак бирделәрме соң?

– Бирделәр, ди... Халык дошманы калдыкларының кайгысы түгел бездә, кайда оя табасыз, шунда куныгыз, диделәр...

– «Оя» диделәр, «фатир» түгел...

– Әйе, оя! Эт оясын күздә тоттылармы, кош оясынмы, белгән юк...

– Барыр җиребез юк, бала белән кая чыгып китим, – дип аңлатып карады үзләренә әни.

– Тапмасагыз, үзебез табарбыз, – диде арадан берсе коры гына. – Себердә урын күп анда. Сезгә дә җитәр...

– Кудылармы?

– Сорыйсың! – диде ул, кырт кисеп.

– Кайда урнаштыгыз инде?

– Урнашуын-урнаштык, әнинең ерак бер туганы кертте. Әмма, вакытлыча дигән шарт белән. Бер атна уздымы-юкмы, әнине дә эшеннән азат иттеләр. «Халык дошманы хатынына совет мәктәбендә урын юк» дигәннәр... Әтинең язмышы белән кызыксынып кая гына бармадык, безнең белән сөйләшергә теләүче табылмады. Ул эшләгән институтның бусагасын атлап керә алмадык. Черек күлдә урнашкан оешмалар турында әйтеп тә торасы юк... Бар мирасын, китапларын алып киткән адәмнең адресын эзләп табып, соң чиктә шуның янына бардык. Ярдәм итмәсә дә, бер-бер хәбәре булмасмы, дип өметләнгәнбездер инде...

Ишек катында безне күргәчтен чирканып куйгандай итте ул да, фатирына чакырмады. Затлы җылы халатка төренеп тышкы якка үзе чыкты. Әни белән без баскыч читендә катып тордык.

– Сезгә нәрсә калган... Ник килдегез монда? – булды беренче сүзе.

– Башка чарабыз юкка килдек, – диде әни. – Ул кайда икән? Бәлки син белә торгансыңдыр...

– Белмим һәм белергә дә теләмим, – булды җавабы.

– Берни алмады бит, буш кул белән чыгып киткән көенә, – дип елап җибәрде әни.

Юату яисә бер-бер җылы сүз әйтеп куйса, ни булган, тегенең уенда да юк.

– Аңарга берни дә кирәкми инде хәзер, эч пошырып йөрмәгез, ярыймы! Мине дә, адресымны да онытыгыз,– диде ул, бер-бер кеше күрмиме дигәндәй як-ягына карангалап. – Әйттем ич, мин сезне белмим, сез – мине, дидем.

– Алмашка кием-салым да алмаган иде... Ашарына бармы икән? – дип өзгәләнде әни аның саен.

– Мин берни дә белмим. Һәм белергә дә теләмим! Аяк астында буталып йөрмәгез башкача... – диде дә, кырт борылып, кире үз фатирына кереп китте. Әни белән мин шапылдап ябылган ишекнең урам тарафында торып калдык.

– Үзен «шагыйрь» дигән адәм шулай кыландымы! – дип, гаҗәпләнүемне белдергәнмен. – Һич ышанырлык түгел ич моңарга...

– Ышану-ышанмау синең эш, кардәшем. Йә, әйт, уйлап чыгару, арттырудан миңа ни файда?.. Ничек булган, шуны сөйлим. Хәтеремә бөтен кыланышлары уелып калган.

– Шагыйрьләрне нечкә күңелле, кешелекле буладыр, дип белә идем. Шуңарга соравым, – дидем. Аңлашылса кирәк, әңгәмәдәшемдә шик-шөбһә туа күрмәсен тагы, дип тырышуым. Шагыйрь һәм язучыларга мөнәсәбәтен алдан ук искәртеп куйган иде ич. Белә калса, эш харап... Бабабызның кулында тимер таяк.

– Күпме яшәп, мин ул кадәр дә икейөзле һәм мәрхәмәтсез кешене очратмадым башкача, – диде Александр Иванович һәм көрсенеп куйды. Бу – аны онытыйк, сүзне башкага борырга вакыт, дигәнне аңлатуы иде.

Башым кагып, ризалашкан атлы булдым. Ә ул дәшми генә, карашын аяк очына төбәп, тик утыруын дәвам итте. Бераз көттерә төшеп сорау бирдем:

– Алга таба ниләр кичердегез?

– Әтине алып киткән теге имансызлар әнине эзләргә керешкән булып чыкты. Мәктәпкә барып сораштырганнар... Күренә-нитә калсак, хәбәр итәргә кушып киткәннәр. Без вакытлыча тукталган хуҗалар да тынгысызлана башлады. Таныш-белешләр сүз берләшкәндәй: «башыгыз исән чакта шәһәрдән чыгып китү кирәк», дип киңәш итте. Кайгы-хәсрәт һәм чарасызлыктан әни берөзлексез елый. Көн дә бүген кайда кунарга икән дип баш ватабыз. Билгеле инде, әни миңа барысын да сөйләп бетермәгән, үзем дә аның итәгенә ябышып, артыннан ияреп йөрүче бер иркә малай гына бит әле. «Китәргә дә китәргә» диләр. Әйтергә җиңел ул. Ләкин менә кая һәм ничек чыгып китәргә, кемгә, кай тарафка – анысын әйтүче юк. Безнең гаиләдә барын да әти хәл итә торган иде бит, әни шуңарга күнеккән...

Көннәрнең берендә тимер юл вокзалы тарафына барып чыктык. Билет алу кая, вокзалга якын килерлек түгел. Кеше өстенә кеше, умарта оясына таяк тыгып болгатканнар, диярсең. Кая карама, анда хәрби конвой, төркем-төркем халыкны куып китерәләр дә каядыр озаталар. Өстәвенә, кассаларда документ тикшерәләр икән... Кире борылып китеп барганда, артыбыздан йөгереп килгән берәү каршыбызга басмасынмы?.. Әни укыткан мәктәпне берничә ел элгәре тәмамлап чыккан укучысы булып чыкты. Исеме белән олылап дәште ул аңарга. Хәлләребезне сораштырды. Ничек булса – шулай, дөресен сөйләде әни үзенә. Ишеткәч, ярдәм итәргә алынды. Ул шушы вокзалда җаваплы урында эшли икән.

– Кирәк-яракларыгызны җыештырып алыгыз да бүген үк төнлә вокзалга төшегез. Ярдәм итәргә тырышырмын, – диде.

Без ул кушканча эшләдек. Һәм караңгы төн уртасында товар вагонында, тактадан ясалган ниндидер тартмалар артына кереп посып, бөтенләй күрмәгән-белмәгән Урал тарафларына китеп бардык...

Казаннан китеп котылдык котылуын, әмма юлда салкын тидеме, вокзалдан вокзалга күчеп йөри торгач, башка бер-бер йогышлы авыру эләктеме, әни авырый башлады. Ятып ял итү, бераз шифалану кая инде ул, башны куеп тынычлап хәл алыр урыныбыз да юк. Ашыйм дисәң, ризык табарлык түгел. Кая барып чыкма, аннан куалар, торыр урының булмагач, эшкә дә алмыйлар. Шулай йөри торгач, әни тәмам хәлсезләнеп егылды. Чиләбенең аръягында урман эчендәге ниндидер бер станциядә тукталган идек. Көннәрдән бер көнне, йогышлы авыру таратып йөрисез, дип, әнине, ай-вайларына колак та салмыйча, ике култыгыннан ике кеше эләктереп хастаханәгә өстерәп алып киттеләр.

– Улым, улым... – дип, ачыргаланып кычкырып нидер аңлатырга теләде кебек әни. Аның сүзләренә колак салучы булмады.

Артларыннан ияреп барганымны күргәч, теге ир-атларның берсе борылып яныма килде дә якамнан тотып күтәреп, шундый итеп типте. Кая барып төшкәнемне хәтерләмим. «Хастаханә» дигәч, күңелгә җылы кергәндәй булды шулай да. Әнине тиз генә, дарулар биреп терелтерләр дә, җибәрерләр, дип өмет иткәнмендер. Япа-ялгызым таныш булмаган бистәнең вокзалы янында урамда торып калдым...

Шуннан күпме генә эзләсәм дә, таба алмадым үзен. «Хастаханә» дигәннәрен дә эзләп таптым, югыйсә. Бер атнага якын аның капкасы тирәсендә буталып, әниемнең чыкканын көттем. Әнине белүче дә, ишетүче дә булмаган. «Йогышлы авырудан үлгәндер», диделәр. Кешедә кеше кайгысы түгел иде, кемнең – кем, кемнең – кайда булуын белүче дә юк. Безнең кебекләр белән дөнья тулган... Ә үземне, хуҗасыз эт баласыдай, урамда тотып алып ятимнәр йортына илтеп яптылар. Менә шул рәвешле әтисез-әнисез калдым...

– Аңладыңмы инде! – дип, үзе сөйләгәннәрдән дымсулана төшкән һәм тәмам тоныкланып калган күзләрен миңа текәде ул, ниһаять. Әйтерсең, дөньяның шулай буталуында минем дә гаебем бар.

Ул еллар, ул дәвер турында беренче генә кат ишетүем булмаса да, ишеткәннәрдән, телсез-өнсез калып торган чагым иде. Ишеткәнем дә бар, укыганым бар, телевидение һәм киноларда да әледән-әле кабатланып тора ич ул елларда илнең, кешеләрнең башыннан кичкән коточкыч җәбер-золым. Хәтта архивларда өйрәнгәнем булды ул дәвернең кыргый вәхшилекләрен. Әмма боларны искә төшерү яисә сөйләвем белән янәшәмдә утырган картаеп, бөкшәеп беткән карт агайга ярдәм итә ала идемме соң мин?!. Әллә, киресенчә, мәңге төзәлмәс йөрәк ярасына чираттагы мәртәбә тоз сибүче генә булып чыгар идемме?..

– Менә шулай, – дип, янә үзалдына көрсенеп куйды карт. Телемне тешләгәндәй сүзсез калып югалып торуымны сизде кебек ул. Һәм бераздан өстәп куйды. – Ә син миннән чын исемемне таптырасың... Исем кайгысы идемени?..

– Ачуланмагыз, – дип, тынычландырырга тырыштым үзен. – Мин болай гына, үзегезгә, әти-әниегез кушкан чын исем белән эндәшәсем килгәнгә сораган идем.

– «Ятимнәр йорты» дип әйтергә җиңел, әмма анда НКВД нинди тәртипләр урнаштырганын сөйләп кешегә аңлатырлык түгел. Син күз алдыңа да китерә алмассың. Кемнәр генә юк иде анда. Үзара аңлашу һәм мөнәсәбәтләрдә, тел түгел, йодрык хәл итә иде барысын да. Ә мин, әти-әниемнең сөекле бердәнбер иркә малае, урамда үсмәгән, сугышырга күнекмәгән. Кемлегемне, исемемне белеп алгач: «Әй, син, татарчонок!», «чаплашка», «татарская морда» яисә «черножопый» дип кенә сөйләшәләр, аннары тукмыйлар иде... Теркәү вакытында үз исемемне әйттем югыйсә, ә олы бер абзый: «А по-русски как?» дип сорамасынмы. Мин кеше исеменең русчасы-татарчасы барын белми идем, соравына җавап тапмадым. Ә ул күп уйлап тормаган, тоткан да дәфтәренә «Александр Иванович» дип язып куйган. Менә шул рәвешле «Саша» һәм «Александр Иванович» булдым. Чын исем-фамилиямне искә төшермәскә тырыштым, алай гына да түгел, шулай язганнары өчен рәхмәтле дә булып йөрдем әле. Юкса, «халык дошманы калдыгы» дигән ярлык күтәреп, гомер буе газап чигәсем шиксез. Ә ул елларда әти-әниләре кулга алынган балаларны ничек рәнҗеткәннәрен һәм кимсеткәннәрен беләсеңме?!. Үзебез кебек яланаяклы ыштансызлар да мыскыл итте аларны, өлкәннәр һәм түрәләр дә. Кешегә санамадылар, хәрби училище һәм югары уку йортларына алмадылар. Күпме кеше гомерләре буе «кара тамга» белән яшәп, шул тамга белән теге дөньяга китте... Үз башыңнан кичми торып, моны аңлап булмый, әлбәттә...

– Шулай икән, – дидем. Тагы ни әйтим соң?

– Ә син әти-әниең кушкан исем, дисең... Исем кайгысы булдымы бездә?!

Аңладым, төшендем, һәм исем турында сорау кузгатмадым башкача. Кирәк санаса, берзаман үзе әйтер әле, дигән нәтиҗәгә килдем.

– Әниегезнең язмышы ничек булганны ачыклый алдыгызмы?

– Ачыклау кая, шул китүдән, суга төшкәндәй, эзсез-хәбәрсез югалды.

– Ә сез?..

– Мин Саша, Александр булып киттем. Үз исемемне генә түгел, татар икәнлегемне дә оныттым, искә-хәтергә төшермәдем башкача. Һичкайчан, һичбер җирдә, һичкем шикләнмәде, белмәде минем кем булуымны, кайда тууымны. Ике татар сөйләшеп торганын очратканда да аңламамышка салына торган идем. Үзем уйлап тапкан биографиямә шик ташлаучы очрамады, хәтта тора-бара үз ялганнарыма үзем дә ышанып яши башладым. Әмма үз-үземә сүз бирдем, әтием һәм әнием язмышын, соң булса да, ачыкларга ант иттем. Әти өстеннән шикаять язучыны да ачыкларга кирәк иде бит... Шундый максат белән югары уку йортына кердем, махсус белем алдым. Эшкә урнаштым... Чәчем белән җир себерсәм себердем, әмма максатыма ирештем...

– Ачыкладыгызмы?..

– Әни, әйткәнемчә, эзсез-хәбәрсез югалган булып чыкты. Ничек кенә эзләп һәм эзләтеп тә җеп очын таба алмадым. Тапмадылар... Шифаханәдә архивлар сакланмаган, агач бинада янгын чыккандыр, ахрысы. Кем белә, бәлки үзе дә шунда янып үлгәндер... Кулга алынуы хакында архивларда язу-фәлән калмаган. Менә шулай, кешенең кадере юк иде шул ул заманнарда... – Тирән сулыш алып уфтанып алды ул һәм сүзен йомгаклап куйды. – Хәер, бүген дә кадеребез артты, дип әйтеп булмый торгандыр...

Аңарга ияреп, ирексездән, үзем дә баш кагып куйдым. Әмма башкага кушылып дөньяны сүгү, тормыштан зарлану уема да кереп карамады. Шулчак тел очымда эленеп торган чираттагы сорау чыгып очты.

– Ә әтиегез?

– Аны бер атна эчендә хөкем итеп, атканнар булып чыкты. Кабере юк, Казанда Архангел зиратында күмелгән булса кирәк, диделәр. Архив документларын өйрәнгәчтен генә күзем ачылды. Өстеннән язылган шикаять белән дә таныштым хәтта, – диде ул, һәм тукталып тирән сулыш алды, уйга калып торды бераз. Әйтергәме-юкмы дип, икеләнде булса кирәк. Һәм карашын миңа текәде. – Йә, ул кәгазьне кем язган дип уйлыйсың?

– Мин каян белим... Хәер, үзләре белән аралашып яшәгән берәр бәндә язган булуы ихтимал. Безнең татарда хөсетлек чик-чамасыз ич ул.

– «Бәндә» диеп дөрес әйттең. Теге вакытта безгә килеп, әтинең бар мирасын төяп алып киткән адәм актыгы үзе язган булып чыкты. Аноним түгел, һич яшермичә үз кулы белән язган, каләмен карага манып имзасын, исем-фамилиясен тулысынча теркәп куйган. Кулъязма ачыклаучы белгечләргә биреп тикшерттем хәтта, расладылар. Шагыйрь диген инде шуны, галим диген, ничек җир күтәреп йөртте икән үзен?..

– Килешәм... Мин сезнең белән тулысынча килешәм. Әмма «шагыйрь»ләр бакчасына атылган таш кына менә, ничектер, күңелне тырнап тора. Рифма-ритмга салып язган һәр зат шагыйрь саналырга тиеш түгелдер, минемчә. Шагыйрь ул милләтенең бар кайгы-хәсрәтен үзенеке санап, шуларны үз җилкәсенә күтәрергә сәләтле олы шәхес, сынмас-сыгылмас намуска ия кеше була торгандыр. Тукай, Такташ, Җәлил кебек, мәсәлән...

– Килешәм, – дип күтәреп алды ул шундук һәм шаяру катыш әйтеп куйды. – Синнән дә акыллы сүзләр чыга башлады бит әле. Гади пенсионер дигән буласың тагы...

Шунда гына үземнең, саксызлык күрсәтеп, мавыгып киткәнлегемне аңладым. Үз халәтемне яшерергә тырышу теләгеннәндер, кабалана төшеп, тагы бер кат кабатлансам кабатланганмындыр, сорап куйдым:

– Ул бәндәнең исемен миңа әйтергә ярый торгандыр бит?

– Нәрсәгә кирәк ул сиңа, ташла, – дип, кулын селтәгәндәй итте карт. – Кирәкле кешеләр бу хакта белә, Казан һәм Мәскәү архивларында аның кулы белән язылган дистәләгән шикаятьләр әле дә саклана... Һәммәсенең күчермәләре бар миндә.

– Сез ул архивларга үтә алдыгызмы? Аларга бит теләсә кемне якын җибәрмиләр, – дип, гаҗәпләнүемне белдердем.

– Максат итеп куйсаң, барын да ачыкларга, хәл итәргә мөмкин икән ул. Әйттем ич, мин шактый ук җаваплы урыннарда эшләдем. Архивларга керү минем өчен проблема булмады. Ә менә әтинең тулысынча аклануын озак көтәргә туры килде. Чөнки үземнең кем улы булуымны һичкайчан һичкемгә сиздермәдем, белдермәдем ич. Читләп, чит-ят белгечләр аша гына эш итәргә тырыштым.

– Төпченүем өчен гафу үтенәм, Александр Иванович, ул адәмнән үч алу теләге тумадымы үзегездә?

– Юк...

– Ул бит җинаятьче, нәселегезнең тамырын корыткан кеше булып чыга...

Ничек җавап бирергә икән дипме, бераз уйга калып торды әңгәмәдәшем, йөткергәндәй итте. Әмма, озак көттермәде:

– Мин уйлыйм, ул болай да тыныч яши алмагандыр. Картайган көннәрендә йокысы тыныч булгандыр, дип уйлыйсыңмы әллә ул бәндәнең?.. Ул үзенә үзе хөкем чыгарган...

– Билгеле шагыйрь, галим булып киткән, дидегез түгелме соң?..

– Галим булмагае, академик булсын!.. Башка берәүләргә яманлык кылган кеше тыныч гомер кичерә, дип уйлыйсыңмы әллә?.. Ишегенә кем дә булса килеп шакыган саен карт күсе сыман сискәнеп куйгандыр, төннәрен куркып уянган, ямьсез төшләр күреп гомере буе саташкандыр, дип уйлыйм мин аны.

Ә мин аның саен әрсезләнүемне дәвам иттем. Ачыклыйсы килә ич, бу минем өчен бик тә мөһим... Хәер, төшенүен төшенәм дә кебек, әмма моны Александр Ивановичның үз авызыннан ишетәсем килә иде.

– Аның исемен әйтегез, зинһар өчен?

– Исемен дә, үзен дә искә аласым килми. Икенче бер вакытта әйтермен, килештекме... – дип, кулын сузды ул. – Вәгъдә...

Килештек. Әмма аның кул бирүе китәргә җыенуы да булган икән, урыныннан күтәрелергә талпынды шунда ук. Култыгыннан тотып, торырга ярдәм иттем үзенә. Рәхмәт әйтте.

– Соңгы соравым, Александр Иванович, – дип, әле һаман да әрсезләнүемне дәвам иткән көнем бит үземнең.

– Тыңлыйм...

– Әти-әниегезне дәүләт куркынычсызлыгы органнары алып киткән. Һәм юк иткән... Аңлавымча, сез үзегез дә шул даирәдә эшләгән булып чыгасыз түгелме?.. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Башыма сыймый, бу мөмкинме, сез ничек, ни рәвешле сыена алдыгыз алар арасына?

– Башыңа төшсә – башмакчы буласың, диләр. Ишеткәнең бармы?..

– Әйе, бар андый әйтем.

– Мин әти-әнием язмышына бәйле бар сорауга да җавап табарга тиеш идем...

– Таптыгызмы?

– Җавабын таптым табуын. Әмма үзләрен кайтарып булса икән ул... Килешәсең булса кирәк, адәм баласы өчен иң кадерле кешеләр – ул ата белән ана...

– Һәм балалар, әлбәттә! – дип йомгакларга ашыктым.

– Авырткан җиргә тиясең, тукта, – дип, башлаган сүземне тәмамларга бирмәде ул миңа. – Гаилә корып, балалар үстерү бәхетеннән дә ваз кичәргә туры килде миңа.

– Бер тапкыр да өйләнмәдегезме, гаилә кормадыгызмы?

– Баштарак кирәк санамадым. Үземнән дә торгандыр, эшем һәм һөнәрем дә шундыйрак булды. Кыскасы, ялгызым гомер кичердем. Вакыты узгач, соңара төшеп аңладым-аңлавын: үз-үземә бикләнеп йөри торгач, гомер узып киткән булып чыкты.

– Аңлыйм, – дидем. Аңламасам да, шулай дияргә мәҗбүр идем кебек...

Килешүен белдереп, баш кагып куйды ул һәм фикерен дәвам итте:

– Күз алдына китерә аласыңмы, менә минем әти-әниемнең, барып баш иим дисәң, каберләре дә юк бит шушы җир йөзендә. Алар, әйтерсең лә бөтенләй булмаган, тумаган һәм яшәмәгән бу дөньяда, хезмәтләре дә эзсез югалган, исемнәре дә... Гомеремнең күп өлеше Мәскәүдә яисә ерак чит-ят илләрдә узды. Кая гына барып чыкма, дөньяның күп почмакларына хас булган бер матур гадәт бар, язлар җиткәчтен дә, кешеләр төркем-төркем булып зиратка, әти-әниләре, туганнарының каберләре янына барырга ашыга. Чәчәк куялар, гөлләр үстерәләр... Мин аларны күргән чакларымда ишек бусагасына утырып аз еламадым. Җир йөзендә чарасызлыктан, ятимлектән һәм ялгызлыктан тамган күз яшьләреннән дә авыррак тагы ни бар икән?!. Моны сез белмисез һәм аңлый да алмаячаксыз...

Ни диим, килешүемне белдереп, бер тын дәшми тордым. Әмма дәшми тору бик тә авыр икән бит ул кай вакытларда.

– Димәк, ачыклыйсы сораулар әле бетмәгән... – дидем бераздан.

– Башка һичкемгә, һичбер соравым калмады инде минем хәзер, – диде
агай. – Эзләдем, бик күп нәрсәләрне ачыкладым. Җавапсыз калган сорауларым да аз түгел... Кыскасы шул, бу дөнья белән алыш-бирешне мин үзем дә төгәлләдем кебек инде...

– Ә ничек сез шул профессия, шул кешеләр арасында... шул дәүләткә...

– Аңладым, җитәр, ярага тоз сипмә, – дип, чираттагы мәртәбә башлаган сүземне әйтеп бетерергә дә бирмәде ул миңа, кырт кисте. «Шул дәүләткә хезмәт иткәнсез», дип әйтергә теләгән идем. Әмма гаепләп түгел, хәйран калып...

– Дәүләт... дәүләт, – дип, ике-өч мәртәбә кабатлады ул үзалдына. Ни әйтим икән моңарга дип, уйланып та калды кебек. – Ә дәүләтнең монда гаебе юк. Мин үз ватаныма хезмәт иттем, намус белән хезмәт иттем... Куеныңда үз ватаныңа таш саклап яшәү мөмкин түгел. Килешәсеңме?

– Шул фидакярлекне бәяләүче булдымы соң?

– Бәяләсеннәр өчен, күкрәккә орден-медальләр таксыннар өчен хезмәт итмиләр ватанга. Бу намус эше...

– Намус дигән төшенчәне күпләр онытты да кебек инде, – дип, аның сүзләрен хупларга ашыктым.

– Онытсалар ни эшләтәсең,– диде ул һәм бераз уйга калып торды. – Исләренә төшәр, әмма соң булуы бар... Шулай түгелме әллә?..

Каш астыннан гына миңа сораулы караш ташлап алды ул. Минем фикерне белергә теләве булды, ахры. Килешми чарам юк.

– Шулай, Александр Иванович, байлык дигәндә, Ватанны гына түгел, аналарын да сатарга әзер кешеләр ишәеп китте шул хәзер... Килешәм. Ничек кенә килешәм әле...

– Бу хакта сөйләшү бик авыр миңа, бүгенгә шул урында туктатып торыйк булмаса, ярыймы. Ә хәзер кереп даруларымны эчәргә һәм бераз ятып торырга кирәк. Үз хәлемне үзем генә беләм... – диде ул, кинәт аркасы белән капкага сөялә төшеп.

Күтәрелеп, үзенә карасам, исем китте, әллә кай арада йөзеннән нур качкан, күзләре тоныкланып калган иде аның. Йөрәк «жуылдап» куйды, бер-бер хәл була күрмәсен тагы. Юк-бар сорауларым белән тәмам теңкәсенә тигәнмен түгелме соң?.. Капка келәсендә әлегәчә эленеп торган күчтәнәчне алып картның буш кулына тоттырдым. Һәм якын көннәрдә тагы күрешергә сүз куешып, аерылдык. Гадәттәгечә, үз юлыбыз белән икебез ике тарафка китеп бардык...

ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 5 (май), 2019

фото: storyfox.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: