Ак кәгазь нидән саргая... (Беренче тарих / 2)

РОМАННЫ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

2

Шәһәрдә яшәүчеләр мине аңлар, монда көннең ничек узганын сизми дә

каласың. Хәер, көн генәме, кайчак атна һәм айлар да күз ачып йомганчы артта кала.

Шул арада кылган эшең яисә гамәлең булса бер хәл, еш кына тик тә утырмадым,

ничек узды соң әле бу көннәр, дип баш ваткан чакларың да була.

Күрешүне айларга сузмадым сузуын, әмма ике атна чамасы заман үтеп

киткән иде инде. Шәһәр читендәге бистәгә килеп чыккачтын да, вакытын туры

китереп, мин таныш урам һәм тыкрыклар буйлап йөреп кайтырга уйладым.

Ялгышмаганмын, серле танышым, ягъни Александр Иванович үз урынында утыра

иде. Теге вакыттагы сыман капка төбендәге такта эскәмиядә. Ул мине абайламады

әлегә. Утырып торуына да карамастан ике кулы белән таягына таянган, ә күзләре

аска, аяк очына текәлгән, тирән уйга чумган иде булса кирәк. Шул рәвешле

куырылып утыргангамы, ул тагы да кечерәеп калгандай тоелды бу юлы.

Тукталдым. Әмма, рөхсәт сорамыйча, янына барырга кыймадым. Мине күрәсе,

сөйләшәсе киләме-юкмы, белеп булмый ич. Беренче очрашуда шактый ук кырыс

һәм туры сүзле кеше булып хәтергә уелып калган иде. Ә хәзер, менә шулай читтән

карап торганда, ничектер, кызганыч. Мин тукталган сукмактан аның капкасына

аз дигәндә җиде-сигез адым ара булгандыр.

– Александр Иванович, хәлләрегез ничек? – дип дәштем үзенә. Ишетмәде

кебек. Башын күтәрергә ашыкмады.

Өч-дүрт адым якынлаша төшеп яңадан кабатладым шул ук сүзләрне. Ишетте.

Сак кына башын күтәрде. Ләкин танымады, ләм-мим сүз катмады. Болайга киткәч,

янәшәсенә үк барып басырга туры килде. Татарчага күчтем.

– Әллә танымадыгыз инде димме... Хәлләрегез ничек, Александр Иванович?

– Ә-ә, син икәнсең, татар-малай, – диде ул, ниһаять, җанлана төшеп. – Мин

инде сине югалткан идем, килмәде, дип нәтиҗә ясаган идем... Килеп чыгуың яхшы

булган, көне дә бик матур, утыр, бераз урман һавасы сулап ял итеп кит, – дип, бер

читкәрәк тайпылып янәшәсеннән урын тәкъдим итте.

Таныш-белешләр буларак, хәл-әхвәл белештек. Көзге көннәрнең матурлыгы,

шәһәрдән бик ерак җир булмаса да бу якларда һаваның чисталыгына

мөнәсәбәтебезне белдердек. Бу уңайдан фикерләребез уртак икән. Әмма байтак

кына барыбер җанлы әңгәмә кора алмый азапландык.

– Үзегез генә яшисез ахры, Александр Иванович, – дип әйтеп куйганмын,

тора-бара сүзне каян башларга белми утырган бер мизгелдә. Сүз булмаганда – сүз

булсын, исәнме, кодагый, дигән сыман килеп чыкты инде ул.

Җавап бирергә кирәк тапмадымы агай, тамак кырып кына алды, дәшмәде. Бу

исә минем каршыда аның дәрәҗәсен шактый күтәрә төште. Карт булса да, беркатлы

кеше түгел, кистереп үз фикерен әйтергә, турыдан ярып сөйләшергә күнеккән.

– Яшегез дә бара, ялгызың бик кыенга туры килә торгандыр, дип

әйтүем, – дип, бераз ипли-сипли төштем соравымны.

– Ялгызлык – минем бердәнбер куанычым, – дип әйтеп ташламасынмы.

Аның бу фикере белән кем килешер иде икән, мин дә дәшми кала алмадым.

– Ялгызлык куаныч булмый торгандыр. Бәгрәк тә сезнең яшьтәге кеше

авызыннан, нәрсә-нәрсә, андый фикер ишетермен дип башыма китермәс идем.

Бу сезнең үз-үзегезне тынычландырырга яисә акларга тырышу гына түгелме?..

– Исемеңне кем, дидек әле?

Берочтан миңа кырыс караш ташлап алырга да өлгерде.

– Ринат, дидек...

– Менә нәрсә, Ринат энем... – дип, шундук аңлатырга да кереште ул. – Бу

дөньяда абсолют дөреслек юк. Һәркем үз тәҗрибәсеннән, үз язмышыннан

чыгып фикер йөртә. Мин үз фикеремне берәүгә дә, шул исәптән сиңа да тагарга

җыенмыйм, әмма шулай уйларга хакым бар дип беләм. Килешәсеңме-юкмы,

анысы синең эш...

– Килешәм, – дими чарам булмагандыр. Өлкән кешегә ихтирам күрсәтергә

дә кирәк бит әле. Берочтан үзалдыма чираттагы мәртәбә тагы нәтиҗә ясарга да

өлгердем: «Югары белемле, югары интеллектка ия кеше булырга охшаган бит бу...

Сүз эзләп кеше кесәсенә керми, фикерләре эзлекле һәм катгый. Әңгәмәдәшенә

яраклашу турында уйламый, әйтәсе сүзе бар икән – турыдан яра...»

Ә ул тынычлана һәм йомшара төшеп дәвам итте.

– Мин бу араларда сине бик еш кына искә алдым. Минем әти-әни телендә

шулай чиста, матур итеп сөйләшүчене байтак гомерләр очратканым юк иде инде.

Очрасалар да, Александр Иванович белән, йә, кем татар телендә сөйләшә башлар

икән?.. Теге юлы да күп сораулар бирдең. Сизеп торам, бүген алар тагы да ишәйгән

булырга охшый.

– Юк, мин һич кенә дә сорау алырга дип килмәгән идем...

– Күзләреңнән күреп торам.

– Сораулар юк түгел анысы. Сез үзегез бик серле кеше күренәсез кебек.

– Бернинди серем дә юк. Язмыш шундый, энем, язмыш шундый булып чыкты.

Ә язмыштан узмыш булмаганны беләсең.

– Ишеткән бар, – дидем мин, битарафлык күрсәткән атлы булып. Һәм үзалдыма

тагы бер кат аның тел байлыгына сокланып куйдым. Татарчасына...

– «Ялгызлык» турында әйткәнем ошап бетмәде инде үзеңә. Ә бит минем

шулай дип әйтергә хакым бар. Күз алдыңа китерә аласыңмы, мин гомерем буе

ялгыз. Малай чакларымнан бирле. Олыгайгачтын да ялгызлыкны кулай күрдем.

Ялгызлыктан үзенә бер тәм табып, ялгызлык белән сөйләшеп, киңәшеп яшәргә

күнекмәгән булсам, мин инде әллә кайчан җир куенында ята идем.

Үз сүзләренә мөнәсәбәтемне белергә теләпме, шул мәл башын күтәрә төшеп

текәлеп миңа карап куйды ул.

– Нәрсә диим, Александр Иванович, килешеп, баш кагып утыра алмыйм. Башка

сыймастай авыр нәрсә – ялгызлык турында сөйлисез ич. Мин булдыра алмас идем...

Әмма сезне игътибар белән тыңларга әзермен.

– Кызыксынсаң – тыңла. Кызыксыз булса, әйтерсең, шунда ук тукталырмын, –

диде ул. Ә үзе кулындагы таяк очы белән бертуктаусыз аяк тирәсендәге яшел чирәмне

тырный. – Сиңа бу көнгәчә берәүгә дә сөйләмәгән серләремне чишәм.

– Мине шундый ышанычка лаек саныйсыз икән, рәхмәттән башка сүзем юк...

– Ышанганга түгел, – дип кистереп куйды шунда ук. – Ышаныч яулау өчен,

ким дигәндә, бер пот тоз ашарга кирәк бергә-бергә. Ә без җүнле-башлы танышлар

да түгел.

– Әйе, нибарысы икенче кат күрешүебез.

– Нигә сөйләргә булдым? Үзем дә белмим. Гыйбрәт булсын дип тә түгел.

Безнең халык гыйбрәтләрдән узган, ул үз хаталарына бәя биреп, аларны

анализлап, алардан гыйбрәт алып яшәргә күнекмәгән. Әйе, мин үзебезнең хакта,

татарлар турында әйтәм! – дип искәртергә, басым ясап узарга кирәк тапты ул шул

мизгелдә. – Бәлки, башка сөйләр кешем булмаганга сөйли торганмындыр, сүз

сыйдыра торган кешегә охшагансың. Татар кешесе булганың өчен сөйлим. Күптән

очраткан юк иде үзебезнең телдә сөйләшкән-аңлашкан кешене... Күреп торасың,

мин бит урман кешесе – шәһәргә чыкмыйм соңгы араларда, аннан да минем

янга килергә дип ашкынып торучылар күп түгелдер. Һәм һичкемне моның өчен

гаепләмим, үзем сайлаган язмыш, бу ялгызлыкка мин үзем ирештем. Үз көчем

һәм үз тырышлыгым белән...

«Тынгысызлана... Бик нык дулкынлана, – дигән нәтиҗә ясадым үзалдыма. –

Юкса, ул монда көн дә чыгып утыра булса кирәк. Эскәмия астында ике аяк эзеннән

шомарып беткән такыр җир шул хакта сөйли. Ә аның әйләнә-тирәсе ямь-яшел

чирәм, монда бу көнгәчә таяк белән үлән актаручы булмаган...»

– Игътибар белән тыңлыйм, Александр Иванович.

– Хәтерлисеңдер булса кирәк, мин сиңа теге юлы дин әһелләрен өнәп

бетермәвем турында әйткән идем. Өстәп тагы шуны әйтим, язучыларны, әдәбиятсәнгать тирәсендә чуалучы галим-голамәләрне дә җенем сөйми...

Башка китереп суктылармыни... Ирексездән, як-ягыма карангалап алдым. Бу

минем кем булуым, ни белән шөгыльләнүемне белеп сөйләшә түгелме соң?!. Әллә

үзем белән, юри генә, танымаган чит-ят кеше булып мәчеле-тычканлы уйнарга

җыенамы?.. Каракның бүреге яна, дигәндәй, бит очларым кызышып куйды, колак

яфракларым кызарып чыкты булса кирәк. Шунда телеңне тыеп, теге кем әйтмешли,

к...не кысып кына утырырга иде дә бит. Көтелмәгән шул сүзләргә җавап буларак,

авыздан чыгып очмасынмы:

– Ярый әле язучы түгелмен, юкса...

– Юкса, менә шушы таяк белән бер сыптырган булыр идем үзеңә, – дип, зәһәр

очлы таягын һавада бер болгап алды ул. Юк, шаяру-көлүнең эзе дә күренми иде

аның сүзләрендә һәм үз-үзен тотышы да табигый.

– Ә нигә дип яратмыйсыз соң сез аларны, язучыларны, дим... Галимголамәләр һәм язучыларның кайчан, кемгә зыяны тиде икән, һич аңлый алмыйм...

Революциянең ни тегесен, ни монысын алар ясамады, илне алар таратмады, кешене

кычкыртып талаучылар да алар булмады ич...

– Сорауларыңны бирми тор, ярыймы. Кызыксынам, дидең, тыңла.

Кеше авызын шул рәвешле томалап куярга оста да соң үзе! Күренеп тора, һич

тә тормыш арбасыннан төшеп калган затка охшамаган.

– Тыңлыйм...

– Минем әти биш буын мулла нәселеннән. Казанда иң дәрәҗәле һәм алдынгы

мәдрәсәләрнең берсендә белем алган зыялы кеше була ул. Революциядән соң

Көнчыгыш педагогия институтында укыта, доцент буларак, студентларга

белем бирә. Татар әдәбиятын, аның тарихын өйрәнеп китаплар яза, гыйльми

конференцияләрдә катнаша, алай гына да түгел, үзе дә шигырьләр, милли театр

өчен пьесалар иҗат итә. Татар фольклорын өйрәнә, гыйльми экспедицияләрдә

катнашып, бик кыйммәтле мирас туплый. Кыскасы, егерменче-утызынчы елларда,

үзе укыткан студентлар арасында гына түгел, татар дөньясында киң мәгълүм

булган күренекле шәхескә әверелә...

Шул урында, иркенләп сулыш алырга теләпме, әллә нәрсәнедер әйтергәмеәйтмәскәме икән, дип икеләнеп, төртелеп тордымы, ул беразга сүзсез калды.

Ә мин исә колагым ишеткәннәрдән инде әллә кайчан телсез калдым. Чак сорау

арты сорау яудырырга керешмәдем үзенә. «Фамилиясе нинди булган, исеме...

әллә шуның улымы син?» – дип әйтергә ачкан авызымны ничек тыеп кала алдым?

Үзем дә белмим.

Картның күңеле сизгер, ул минем күңелдәге үзгәреш һәм тойгыларны сизмәде

түгел, сизде. Тагын бер мәртәбә сынап карап куйды үземә.

– Нәрсә, кызык түгелме? Бу хакта ишеткәнем бар, дип әйтергә җыенасыңмы?

Яңалык түгелдер, әлбәттә. Бу хакта күп яздылар ич соңгы араларда. Белгәне дә,

белмәгәне дә яза, сөйли. Заманасы шундый...

– Сөйләгез, сөйлә, мин тыңлыйм...

– Аңладым, – диде ул, катгый бер нәтиҗә чыгарып. – Аның исемен-фамилиясен

белергә телисең, шул турыда уйлап куйдың... Кирәкмәс, азапланма, аның хакында

синең ишеткәнең юк. Күптән онытылды, халык һәм ил хәтереннән күптән җуелды

инде аның исеме. Йөзәрләгән-меңәрләгән кешеләрне оныттык шул рәвешле,

әйтерсең, алар бу якты дөньяга тумаган, гаилә кормаган, җәмгыятькә файдалы

һичбер эш майтармаган...

– Кеше китә, җыры кала, диләр бит. Үзен оныта төшсәләр дә, хезмәтләре,

кылган гамәлләре кала кешенең...

– Кайда кала, ә кайдадыр бик тиз оныталар.

– Дөрес сөйлисез, нәрсә-нәрсә, хәтер ягы безнең халыкта бик кыска шул.

– Халыкта түгел гаеп, гаеп синдә, миндә, безнең ишеләрдә.

– Нигә алай дисез? Мин үзем татар авылында туып, урта белемне татар

мәктәбендә алган кеше. Әтиегез исемен дә ишеткән булуым ихтимал...

«Мин – язучы, татар әдәбияты тарихын һәм шул дәверләрнең иҗтимагый

фикерен җентекләп өйрәнгән кеше» дип әйтәсем бик килсә дә, дәшми торуны

артык күрдем әлегә. Ул бит мине бу уңайдан кисәтеп тә куйган иде. Арканы тимер

таяк белән кашытасы килми. Шаярып сөйләшә торган кеше түгел, инде үзем дә

инандым, бу серле картның безнең язучы халкына мөнәсәбәте чын-чынлап уңай

түгел. Ни өчен шулай икәнлекне генә аңлый алмыйм әлегә.

– Әти-әниемнең исем-фамилиясен син белмисең, башыңны ватма, – диде ул, бу

хакта сүз шуның белән тәмам дигәнне аңлатып. – Татарлар күптән онытты инде

аларны. Искә төшерүче юк...

– Сез каян беләсез, бәлки ялгыша торгансыздыр. Хәзер бит тарихны, аеруча

шул дәверләрне өйрәнү модага кереп бара кебек.

Көтмәгән-уйламаган сорау биреп куйды ул шунда:

– Син нәрсә, Казанда яшисеңме әллә?

– Казаннан киткәнемә инде егерме ел булды. Үземне, Нижгар егетләре

әйтмешли, «мәскәүче» саныйм.

– Менә шул, – дип, кеткелдәп көлеп алды ул. «Мәскәүче» дигәнем күңеленә

хуш килде, ниндидер хатирәләрне искә төшерде булса кирәк. Әмма читкә

тайпылмыйча сөйләвен дәвам итте. – Ә минем, урманда яшәсәм дә, өемдә һәрчак

татар радиосы сөйләп тора. Инде хәзер телевизорларын да карыйбыз. Көн-төн

татарча җырлыйлар... Җырчылары күп, ә җырлары бик аз. Рәшит Ваһаповка, Илһам

Шакировка, Хәйдәр Бигичевка алмаш күренми әлегә. Шигырь-фәлән дигәннәре дә

Тукай-Такташлардан бик ерак. Ә галим-голамәләре ярарга тырыша, депутатларны,

хакимият тирәсендәгеләрне мактыйлар күбрәк, безнең халык һаман шулай куштан,

һаман искечә сукалыйлар... Килешәсеңдер? – дип, күтәрелеп, чираттагы мәртәбә

күземә текәлде карт. Шул рәвешле, кинәт, син бөтенләй көтмәгәндә-уйламаганда

карап куя иде ул, сискәнмәс җиреңнән сискәнерсең.

Бу аның сынап каравы иде. Һәм ул җавап көтә... Аның фикерләре белән, нигездә,

килешсәм дә, турыдан-туры хупларга кыймадым. Каршы килеп, бәхәскә кереп

китсәм, аның миңа булган ышанычын югалтуым ихтимал. Минем бит әле үзенең,

әти-әнисенең язмышы турында бик күп мәгълүмат ишетәсем, бик күп нәрсәләр

беләсем килә. Ул сөйләгән саен җавапсыз сорау һәм табышмакларым артканнан

арта гына бара бит әлегә... Шуңарга да турыдан-туры чын ялганга күчүдән башка

чарам калмагандыр.

– Мин бит, Александр Иванович, радио һәм телевизорлар белән бигүк дус

түгел, – дидем. – Карасам да, шул яңалык һәм футбол матчларын гына карыйм.

Ә Казан миндә, гомумән, күрсәтми.

– Гаҗәпләнмим, – диде ул, шундук хуплагандай итеп. – Бер син генә түгел,

күпләр шулай хәзер, телевизор карамый, радио тыңламыйлар. Көндәлек

мәшәкатьләргә чумып яшәгән кеше өчен милләт проблемалары соңгы чиратта

хәзер. Нигә ул бездә шулай? Үзем дә аңлый алмыйм. Ә бит үз-үзен хөрмәт иткән

халык, иң элек корсагын түгел, милләтенең язмышын, аның киләчәген, мәдәниятен,

туган телен кайгыртырга тиеш иде кебек...

«Син каян беләсең, картлач... Кеше белән аралашмыйм, берьялгызым яшим,

дидең түгелме соң? Кем-кем, сиңамы инде милләт турында сөйләшергә...» дип

искәртергә иде дә бит. Ярар, әлегә торып торсын...

– Ә сез менә тыңлыйсыз икән бит!

– Тыңлаудан бигрәк, мин алар белән сөйләшәм. Һәм бәхәсләшәм... Якаларыннан

тотмасам да, ут уйнатып сүккән чакларым да була... Ишетмиләр генә.

Үз сүзләреннән кызык табып, кеткелдәп көлеп тә алды ул шунда. Юк, бу һич тә

аның беркатлылыгы яисә риясызлыгы чагылышы түгел иде. Бу кеткелдәү минем

өчен булды, шулай үзенең эчкерсезлегенә ышандырасы килә иде кебек. Кем белә,

ашыгыч нәтиҗә ясап, ялгышкан булуым да ихтимал.

– Ә нигә аларны ачуланырга!.. Телевидение-радиода эшләгән кызлар һәм

егетләрнең берөзлексез агылып торган очсыз кәмиттә ни гаебе бар, – дип, эчтән

генә үземә күрә күргән-белгән таныш-белешләремне яклаган атлы булдым.

– Казаннан булганнары өчен түгел, көн-төн түрәләрнең артын ялаганнары

өчен яратмыйм мин аларны. Кем килсә – шул дөрес, түрәләр бер гөнаһсыз акыл

һәм мәрхәмәт иясенә әйләнә дә куя һәммәсе өчен. Шулай ук, үз фикерләре юк

микәнни аларның, дип әйтер идем...

– Минемчә, хикмәт – үз фикерең булу-булмауда түгел. Һәркемнең яшисе бар,

яшисе килә. Ә хакимият кулында чикләнмәгән хокук һәм мөмкинлекләр. Без бит

үзең уйлаганны әйтә торган җәмгыятьтә яшәмибез. Хәер, чынлабрак уйласаң,

гомумән, җир йөзендә бармы икән соң ул андый җәмгыять?

– Анысы шулай. Кеше булган җирдә абсолют ирек була алмый. Мәскәүдә дә

аз түгел мондый хәлләр. Әмма, миңа калса, төбәкләрдә һәм шул исәптән, Казанда

бу күренеш аеруча нык күзгә ташлана торгандыр.

– Казанны яманлыйсыз, сез үзегез дә Казанда тугансыз түгелме соң, Александр

Иванович?..

– Булса ни, кем кайда тумас.

– Бик тә кызыклы кеше икән сез, – дип, чираттагы мәртәбә ихлас сокланып

алдым үзенә. Әмма Казаныбызны яклап бәхәс кузгатып тормадым. Кузгатып

нишлисең, бу очракта барыбер файдасы булырга охшамаган...

– Әтием турында сөйли идем бит, – дип, төп темага кайтып төште ул

яңадан. – Егерменче-утызынчы елларда мәдәният һәм әдәбият өлкәсендә

үз милләтенә, халкына ихлас хезмәт иткән кешеләрнең язмышы ни белән

тәмамланганын ишеткәнең бардыр...

– Әйе, ишеткән бар.

– Утызынчы еллар уртасында минем әтине дә кулга алдылар. Алты-җиде

яшьтә генә булсам да, ул елларны әле дә яхшы хәтерлим. Кабан күле читендә ике

катлы агач йортның икенче катында яши идек без. Ике бүлмәле фатир. Бүлмәләр

зур һәм иркен. Кич эштән кайтып, тамак ялгап алгач та, гадәтенчә, әти үзенең эш

өстәле янына барып утыра. Зур өстәлнең ике як-ягында китап киштәләре, алар

китап белән шыплап тулган. Гарәпчә, фарсыча, төрекчә, французча... Татар һәм

рус телендәгеләре турында әйтеп тә тормыйм инде. Бу телләрнең барысында да

укый һәм яза белгән минем әти. Өстәл өстендә дә төрле-төрле китап һәм кәгазьләр

таудай өелеп тора. Шулар арасына күмелеп, аларны барлый-барлый ниләрдер

язып һәм сызып кайсы вакытларда таңга кадәр утыра торган иде ул. Эш өстәле

янына килергә ярамый, андагы бер китап яисә бер кәгазьнең урынын алыштырсам,

моны әти шунда ук сизеп ала һәм мине яратып кына шелтәли, колагымны бора

торган иде...

– Малай-шалай чакта кемнең генә колагын бормаганнар, – дип әйтеп куйганмын,

дәшми утырудан уңайсызланып.

– Көн-төн шул өстәл артында утырасың, әти. Ниләр язасың һәм кем өчен

язасың? – дип сораганымны хәтерлим.

– Халык өчен, аның киләчәге өчен тырышабыз, улым, – дип җавап кайтарды

ул. – Бик бай мираска ия халык ич без, шуларны түкми-чәчми кире кайтару зарур.

– Ә ничек була ул «кире кайтару», аны кем урлаган яисә кем тартып алган? –

дип төпченгәнмен.

– Тормыш авырлыклары, тарихи гаделсезлек тартып алган, улым.

– Ә хәзер ул гаделсезлек беттеме?

– Бетте, улым. Ходай кушкан булса... – дип, үзалдына уйланып, сузып куйганын

хәтерлим.

– Башка һичбер вакыт кабатланмасмы ул гаделсезлекләр?

– Кабатланмас, дип өметләнергә кирәк. Үзебездән тора, улым... Миннән,

синнән...

– Ә «мирас» дигәне нәрсә була инде аның, әти?

Ул миңа Габдулла Тукайның халык авыз иҗаты турындагы бик матур сүзләре

белән җавап кайтарган иде. Сүзләрен төгәл генә хәтерләмим дә кебек инде

хәзер... «Саф вә раушан көзгегә» тиңләгән булса кирәк Тукай аларны... Шунда,

гел көтмәгәндә, әти миңа Хуҗа Насретдин мәзәкләреннән берсен сөйләп күрсәтте.

Әле дә онытасым юк:

«Көннәрнең берендә Хуҗа Насретдинга бер бай:

– Хуҗа әфәнде, әйдә бәхәсләшик әле, син мине алдый алырсыңмы икән? –

дигән.

– Әйдә, – дип килешкән Хуҗа, – әгәр алдый алсам, нәрсә бирерсең соң?

Бай әйткән:

– Йөз чикләвек сатып алам, син мине алдый алсаң, алар сиңа булыр, алдый

алмасаң, чикләвекләрнең бәясен син түләрсең, – дигән. Хуҗа риза булган. Бай

чикләвек өчен акча түләгән дә Хуҗа чикләвекләрне үз кесәсенә алып салган.

Аннан, байга: «Өйдән акча алып килим әле», – дигән дә йөгереп өенә кайтып

киткән. Бай Хуҗаны көтә дә көтә икән. Бер сәгать көткән, ике сәгать үткән, өч сәгать

узган, ә Хуҗа юк та юк. Көтә-көтә кич тә җиткән. Иртәгесен Хуҗа очрагач, бай:

– Йә, кайчан алдашабыз инде? – дип сораган.

Хуҗа:

– Йөз чикләвек өчен ике кат алдашмыйлар, кичә бер тапкыр алдадым бит инде,

чикләвекләр минеке, – дигән дә үз юлы белән китеп барган».

Миңа бик тә кызык булды, рәхәтләнеп көлгәнемне хәтерлим.

Тагын да укуын сорагачтын, кыстатып тормады әти, үземне җәлт кенә тез

башларына утыртып куйды да тагы бер мәзәк сөйләде. Анысы да истә:

«Бервакыт Хуҗа авыл читендәге каен агачына сөялеп тора икән. Хуҗа янына

бер бай килеп чыккан:

– Йә Хуҗа, мине бер алдап кара әле, – дигән.

– Алдавын алдар идем дә, алдар капчыгым өйдә калган бит, – дип җавап

кайтарган Хуҗа.

– Бар, алдар капчыгыңны алып кил, – дигән бай.

– Килүен килер идем дә, менә бу каенны терәп торырга кирәк, югыйсә ул ава,

кеше өстенә төшүе ихтимал, – дигән Хуҗа.

– Бар, алып кил, үзем терәп торырмын, – дигән бай.

– Кара аны, аудара күрмә, югыйсә бәла-казага сәбәпче булуың бар, – дигән Хуҗа.

Шуннан соң, Хуҗа өенә киткән дә ятып йоклаган. Бай бер сәгать көткән, ике,

өч, дүрт, биш сәгать буена каенны терәп торган. Ахырда түзмәгән, кинәт кузгалып

киткән һәм куркуыннан аяклары җиргә тияр-тимәс йөгергән. Байтак киткәч, артына

борылып караса, ни күзе белән күрсен, кәкре каен аву түгел, селкенми дә икән.

Шунда гына бай үзенең бик нык алданганлыгын аңлаган».

Минем Хуҗа Насретдин мәзәкләрен тагын да тыңлыйсым, әтидән сөйләтәсем

килде.

– Сабыр ит улым, тиздән без боларны Хуҗа абзыйның үз авызыннан ишетербез,

боерган булса. Аның мәзәкләре бик күп, күрәсеңме, минем өстәлдә дә таудай өелеп

торалар, – диде ул, язу өстәле өстендәге кәгазьләренә күрсәтеп.

– Ничек, үз авызыннан?.. Хуҗа Насретдин исәнмени ул?.. Безнең Казанга

килергә тиешме әллә? – дип сораганым хәтердә.

– Аны да кайтарырбыз, улым...

– Килсә, тизрәк килсен иде инде...

– Килер, улым. Менә шул тизрәк килсен дип, тырыша-тырыша язып утырган

көнем бит инде. Буш вакытымда хәтта, Хуҗа Насретдин булып сөйләшә башлыйм...

Аның турындагы мәзәкләрне барлыйм көн-төн...

– Ничек, әти, син аңарга хат язасыңмы?.. Чакырасыңмы?.. Ә ул сине тыңлармы соң?

– Тыңлатырбыз, улым. Боерган булса, театр сәхнәсеннән бөтен Казан халкына

сөйләтербез әле үзен. Ә без, синең белән янәшә утырып, аны тыңларбыз...

– Әнине дә алырбызмы соң?

– Театрга әнисез баралар диме! Без өчәүләп барырбыз, боерган булса, иң

алгы рәтләрдә утырырбыз. Син уртада, бер ягыңда әниең, икенче ягыңда мин,

килештекме...

Килешми диме! Шул көннән соң мин көн дә, ә бәлки, көненә әллә ничә

мәртәбәләр, әти янына килеп, аны урынсыз сорауларым белән тинтерәтеп бетерә

торган идем:

– Хуҗа Насретдин хатыңны алдымы икән, әти? Җавабы килмәдеме? Кайчан

килеп чыга инде безнең Казаныбызга?.. Без белми калсак, нишләрбез, әти...

– Ашыкма, улым, ашыкма, тиздән килер. Театрга да ул безне үзе чакырачак, –

дип тынычландыра, күңелне күтәрә торган иде ул...

Мин хәтта ишегалдындагы дусларым белән шәһәрнең икенче тарафында

урнашкан театр бинасын эзләп таптым һәм әти-әнигә сиздерми генә андагы

игъланнар белән таныштым. «Хуҗа Насретдин килә» дигән хәбәрне беренче булып

ишетәсем, үз күзләрем белән күрәсем килә иде шул. Аннан тагы шунысы да бар,

сөенечле хәбәрне әтигә беренче булып үземнең җиткерәсем килгәндер. Әтинең

эше күп, вакыты бер дә юк, ишетми калуы да ихтимал...

Хисләнүдәнме, нәрсәнедер хәтерләпме, Александр Иванович шулчак күз

читендә барлыкка килгән яшь тамчыларын кибеп укмашкан уч төбе белән сыпырып

куйды. Борынын тарткалап алды.

Хуҗа Насретдинне күрдеңме, театрга бардыгызмы, дип, тормышка ашмаган

һәм ашмастай тарихи вакыйгаларны искә төшерү, башны тилегә салып, театр

хакында сораштыру минем тарафтан чамасыз дорфалык булыр иде. Дәшмәвең –

мең алтын, диләр андый очракта. Авыз ачып сүз әйтү түгел, тирән сулыш алырга да

уңайсызланып калдым. «Менә ничек... Менә кай тарафларга, нинди вакыйгаларга

барып тоташа икән безнең абзыйның тарихы...»

Тиз арада үзен кулга алып, сөйләвен дәвам итте Александр Иванович.

– Әнинең дә эше җитәрлек. Аш өстәлен җыештыргач та, шул ук өстәлгә

яңа җәймә ябып куя торган иде ул. Һәм шунда, эшкә йөри торган сумкасыннан

дәфтәрләр чыгарып өя. Таудай өелеп торыр иде алар да. Шул рәвешле

укучыларының дәфтәрләрен тикшерергә керешә. Һәй, такыр баш, әйтмәдем бугай

бит әле, минем әнием Яңа бистәдәге татар мәктәпләренең берсендә үзебезнең тел

һәм әдәбиятыбызны укыта иде.

Алар үз эшләре белән мәшгуль, ә мин ерак бер почмактагы урыныма,

җылы юрган астына кереп йокларга тырышып ятам. Әти белән әни – икесе ике

өстәл янында тын да алмый эшлиләр. Ул минутларда ишетелсә дә, шул кәгазь

кыштырдаган аваз гына ишетелгәндер...

Бер-берсенә сораулары булса, пышылдап кына сөйләшәләр. Мине йоклый

дип уйлыйлар, уятудан куркалар, янәсе... Ә мин юрган астыннан бер колагымны

чыгарып, сулыш та алмый тыңлап ятам... Кайсыбер сүзләрен ишетәм, кайсыларын

юк. Пышылдап сөйләшүдә аеруча әни оста иде безнең, бер сүзен дә аңлап булмый.

Әтинең аерым сүзләрен яхшы ишетәм, пышылдыйдырмы-юктырмы, барыбер,

гөбедән чыккандай калын иде аның тавышы. Ишетсәм дә, һични аңлый алмыйм.

Кем турында, нәрсә турында сөйләшәләрдер... Сабый аңларлык вакыйгалар

булмаган икән шул...

«Аны да алып киткәннәр... Кая булсын, Черек күлгә инде... Галимҗанмы? Аны

атканнар, дип сөйлиләр... Кем дисең?.. Ә аны Мәскәүгә алып киткәннәр... Мәскәүгә

киткән кешенең кире әйләнеп кайтканы юк, диләр әлегә...»

«И Аллам, яман кешеләрдән, нахакка гаепләнүләрдән саклый күр...» – дип

ухылдап куйды. Монысы әни иде.

Мин барыбер берни аңламадым. Хуҗа Насретдин турында бер-бер яңалык

ишетү иде дә теләгем, аны искә төшермәделәр кебек... Йоклап киткәнмен.

...Һич онытасым юк. Ял көне иде бугай, кояшлы матур иртә. Кыектан тамчылар

тамып тора. Яз килүгә, тәрәзә каршындагы миләш агачына кунган песнәкләр

куана, канат кагына. Ял көнендә әти дә, әни дә эшкә дип чыгып йөгермиләр, алар

өйдә. Әти эш өстәле янында, әни мич янында кыстыбый пешереп йөри. Иртәнге

ашны ашагач та мин урамга, малай-шалай, ягъни дус-ишләрем янына ашыктым.

Нинди генә уеннар уйнамый идек без. Иртә язда исә, кар тәгәрәтеп кыш бабай

ясыйбыз. Борыны кишердән, авыз урынына кыяр кабыгы ябыштырып куябыз,

күзләренә кәҗә койрыгы астыннан төшеп калган «шомыртлар» бик тә килешә. Чәч

урынына чыбык-чабык. Үзебез генә түгел, зурлар сокланып карап китә иде без

ясаган кыш бабайга... Бер-беребезне куыша-куыша әбәкле уйныйбыз. Йөгерешеп

туйгач, тирләп чыккач, баштагы бүрекләрне, кулдагы йон бияләйләрне салып куеп,

туктап хәл алабыз, һәр сүздән кызык табып мәзәк хәлләр сөйләшәбез... Кабан

күле буенда күбрәк татарлар яши торган иде ул елларда, без бары тик татарча

сөйләшә, татарча гына шаярыша һәм уйный торган идек. Арабызда ара-тирә рус

малайлары булса, алар да татарчаны яхшы аңлый, безнең белән бергә рәхәтләнеп

шаярыша-көлешәләр.

Шулчак урам яктан узып барган бер кара машина, тизлеген киметә төшеп,

безнең ишегалдына борылды. Барыбызның да күзләре шул машинада. Ул

заманнарда машиналар санаулы гына, ишегалларына алар, гомумән, кереп тә

тормыйлар иде...

– Җегетләр, кара машина... – дип, ачыргаланып кычкырып җибәрмәсенме

шунда Йосыф исемле яшьтәшебез.

– Кара булса соң, барыбер түгелме, – дип әйтеп куйганмын.

– Ибраһимның әтисен шундый машинада алып киттеләр, – диде икенчесе.

Ул арада әлеге машина нәкъ безнең урам як ишек каршысына килеп

тукталмасынмы... Аннан ялтырап торган күн итекле өч кеше килеп чыкты. Ачкан

авызларын йомарга онытып, ух та ах килде малайлар. Барысының да күзләре

миңа текәлде.

– Сезгә... – диде алар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә минем чын исемемне

атап. – Ә мин, беркатлы сабый, үзалдыма куанып куйганмын.

– Безгә булса, бу беләсезме кем, Хуҗа Насретдин үзе килгән. Театрга чакырып

килгән. Әти белән мине һәм әниемне алырга дип...

Ике уйлап тормый гына, дус малайларымның ай-ваена да карамыйча, бүрегемне

күккә чөя-чөя, Хуҗа Насретдин һәм аны озатып килүчеләр артыннан өйгә кереп

йөгергәнмен... Өйгә керсәм, тупса башында катып калдым. Хуҗа Насретдин

дигәнем, әтинең беләгеннән кысып тоткан да аны ишеккә таба өстери. Әти карыша.

– Бу нинди хәл... Минем бер гаебем дә юк. Бу зур ялгышлык, – дигән өзек-өзек

сүзләре хәтергә уелып калган.

– Киенегез. Без ялгышмыйбыз. Анда ачыкларлар... – диде мин Хуҗа Насретдин

дип уйлаган кара мыеклы татар кешесе.

Әйе, ул чынлап та саф татар телендә сөйләшә иде.

– Бу ялгышлык. Мин кайтырмын, улым, борчылмагыз, – диде әти, такыр

башымнан сыйпап. Әнине аңарга якын җибәрмәделәр, ул күз яшьләренә буылып

тупса башында елап калды. Мин исә әти артыннан урамга ук йөгереп чыктым.

– Әти, мине калдырма! Мин дә синең белән, – дип, үзенә барып сарылам да

кочаклап алам дигәндә генә, әлеге дә баягы теге «Насретдин» дигәнем ямьсез

сүзләр белән кычкырып күн итеге белән артыма китереп типмәсенме.

...Машина китеп тә барды. Мин урам як ишек төбендәге юеш кар өстенә

егылып калдым. Иптәш малайларым йөгереп килде. Алар мине җылы сүзләр

әйтеп юатырга, пычранган өс-башымны сыпырырга, каккаларга керештеләр...

Менә шулай, кардәш, шул китүдән кайтмады әтием. Юк булды. Еллар узгач

кына белдем: «Буржуаз пропаганда алып барган халык дошманы», дип гаепләп

атканнар үзен. Казанда атканнар. Кабере дә юк, исеме дә...

– Әйе, башка сыймаслык кыргыйлык, коточкыч заман... Нинди вәхшилекләр

кылынган бит, – дип, үзалдыма сукранып алдым мин.

– Иң кызыгы шул: әти китеп бер сәгать вакыт узгандырмы-юкмы, безнең

ишекне тагы шакыдылар. Әтием кайткан дип шатлануымны белсәң... Берөзлексез

елау һәм күз яшьләреннән шешенеп беткән әни аны-моны аңлап өлгергәнче,

йөгереп барып ишекне ачтым. Ачсам, анда бер абый басып тора. Чит-ят кеше

түгел, әтинең танышы. Минем дә аны күп тапкырлар күргәнем бар иде. Соңгы

араларда, әни әйтүенчә, юк йомышын бар итеп, бик еш килеп йөри башлаган иде

 ул безгә. «Шигырьләр яза, шигырьләренең әллә ни мактар җире юк», ди торган

булган әти аның турында. Әмма әтинең килгән кешене борып чыгару гадәте дә юк

иде. Эше күп булуга да карамастан, озаклап сөйләшә торган иде ул аның белән.

Күбрәк тегесе сораулар яудыра, әти җавап бирә, ниндидер язуларын укый, киңәшен

кызганмый. Әни үзләрен өстәл янына чакыргачтын да мавыгып сөйләшүләрен

дәвам итә торган иде алар.

Бу юлы да килгән кешене борып чыгара алмады әни. Шагыйрь иң элек безнең

кайгыбызны уртаклашкандай итте:

– Бик борчулы көнегез икән. Түземлекләр телим үзегезгә, – диде ихлас тавыш

белән.

Әнинең йөзе караңгыланып китте.

– Ә син каян беләсең аны алып киткәннәрен? Әле эзе дә суынмады ич... – дип

сорап куймасынмы.

Мондый сорау көтмәгән иде теге, ни әйтергә, ничек җавап бирергә белми ыкмык килеп торды бер мәл. Әмма җавапсыз калмады.

– Ишеттем, Казан зур шәһәр түгел ич. Чыбыксыз телефон эшли, андый хәбәр

бик тиз тарала.

Артык төпченеп, кабат-кабат сораулар биреп торыр хәлдә түгел иде әни. Тамак

төбенә килеп тыгылган төерен йота-йота, үз-үзен тынычландырырга теләп әйтеп

куйды.

– Озак тотмаслар, кайтарырлар әле...

– Бәлки, кайтыр, – дип мыгырданды килүче.

Үзе безне тынычландырган атлы, ә күзләре берөзлексез әти өстәлендәге

кәгазьләр һәм киштә булып өелгән картотекаларда. Ул да түгел, хуҗаларча,

әтинең эш өстәле янына барып, андагы кәгазьләрне актара ук башламасынмы.

Күзләре май исе сизеп алган песинеке кебек ялт та йолт килә... Кайсысына барып

тотынырга белми.

– Мин бит сезгә ашыгыч йомыш белән, – диде ул, ниһаять. – Бу кәгазь һәм

документларны алып китәргә килдем.

– Ничек, алып китәргә? Мин аларны беркемгә дә бирергә җыенмыйм. Алар

иремнең гомер буе эшләгән, җыйган хезмәтләре нәтиҗәсе. Каян килгән сүз ул,

«алып китәргә», имеш, – дип, кулларын канат сыман җәеп, өстәл белән теге

ыспай шагыйрь арасына кереп басты әни. Мин дә, кулларымны йодрыклап, аның

янәшәсенә килеп бастым.

– Туктагыз әле, сез мине дөрес аңламадыгыз, – дип, бер читкә тайпыла төшеп,

ипле генә йомшак итеп җавап кайтарды шагыйрь. – Мин бит сезгә изге ният

белән, яхшылык эшләү, ярдәм итү өчен килдем. Ә сез, «бирмим», имеш, аңларга

тырышудан элек күтәрелеп бәреләсез.

– Бу кәгазьләрнең үз хуҗасы бар. Аларның язмышын бары тик ул үзе генә хәл

итәчәк, – диде әни, сүзендә нык торуын белгертеп.

– Ә ул кайда?– дип әйтеп куймасынмы килүче.

– Кайда гына булмасын, ул бер гаепсез. Ачыкларлар һәм кире өйгә кайтыр,

Алла боерса...

Шагыйрь дигәннәре, кәпрәеп, авызларын турсайта төшеп, бер позага

басмасынмы шунда. Авызыннан төкерек чәчеп юмаларга кереште әнине:

– Сез аңлагыз, безнең дәүләт органнары бүген кулга алып, иртәгә кире

кайтарып, мәчеле-тычканлы уены уйнамый. Кулга алганнар икән, димәк, гаебе бар.

Ни кызганыч, остазыбызның кире кайтулары бик икеле. Шуңа әзер булырга кирәк.

– Җитте, – дип, тавышын күтәрде әни. – Җитте, башка берни дә ишетәсем

килми. Чыгып китегез, калдырыгыз безне...

Алай җиңел генә кире борылып китәргә уенда да юк иде теге затның. Рөхсәт

фәлән сорап тормый гына, хуҗа диярсең, әтинең эш өстәле каршында торган

кәнәфигә кереп утырды ул. Һәм ап-ак тешләрен кыса төшеп, ысылдаган елан

сыман, теш арасыннан сөйләргә, өр-яңадан аңлатырга, үгетләргә кереште.

– Бик калдырыр идем дә бит, калдыра алмыйм... Бу кулъязма һәм китаплар

арасында уникаль, һич бәяләп бетергесез кыйммәтле документлар бар. Алар

югалырга тиеш түгел, алар сезнеке түгел, халыкныкы. Иртәгә иртүк монда

органнардан кешеләр киләчәк һәм ул кәгазьләрне сезнең ай-ваегызга карамыйча

зур кычыткан капчыкларына тутырып алып китәчәкләр. Ә тагы бер көннән ул

кыйммәтле әдәби вә мәдәни ядкарьләр Черек күл буендагы ишегалдында янып

көлгә әвереләчәк. Йә, шул язмыш канәгатьләндерәме үзегезне?!. Шундый язмышка

дучар ителү өчен тупланган хезмәтләрме болар?..

Юк дип тә, ризалашып та җавап бирүче булмады аңарга. Әни, телсез калгандай,

чарасыз калып торды. Ә мин аңардан узып нәрсә әйтә алыйм?!

– Мин аның гаепле түгеллеген беләм. Аны кире кайтарачаклар, – дип әйтә алды

әни шактый озакка сузылган тынлыктан соң.

– Кайтса, сез бит мине яхшы беләсез, таныйсыз. Ул хезмәтләрне, кәгазь

һәм документларны берсен дә югалтмыйча, остазыбызга мин үзем китереп

бирәчәкмен...

Икеләнеп калды әни, йомшара төште. Шулай да әтинең гомер буе җыйган,

туплап килгән, эшкәрткән һәм язган хезмәтләреннән аерылуны күз алдына да

китерә алмый иде ул. Ә теге адәм исә, бу үзгәрешләрне күреп, һөҗүмен дәвам итте.

– Ихтимал, сезгә бу фатирны да бушатырга туры килер.

– Нинди фатир! Бу безнең әби-бабалардан калган үз йортыбыз.

– Элеккеләрне онытырга вакыт, хәзер бит яңа бласть (әйе, ул махсус шулай «б»

хәрефенә басым ясый төшеп әйтте), Сәвитләр илендә яшибез!

– Әйттем ич, өй үзебезнеке. Без бит фатирга кермәгән. Дәүләтнеке дә түгел...

– Ихтимал, дидем ич. Бәлки калдырырлар, кем белә бит...

– Ә сезне мин, туганым, бүген таный алмыйм. Хуҗа өйдә чакта мондый түгел

идегез. Шул тикле дә матур телле, йомшак күңелле кеше икән дип, соклана идем

үзегезгә. Ә бүген сез бөтенләй башка. Барысын беләсез, ни буласын алдан күреп

торасыз. Хуҗа итеп тотасыз түгелме үзегезне?..

– Ни уйлау сезнең эш. Әмма мин үзегезгә ярдәм кулы сузып килдем.

Остазыбызны хөрмәт иткәнгә. Аның хезмәтләре югалмасын, көл булып күккә

очмасын, дип килдем. Йортыгыздан куып чыгарсалар, кая китәрсез, кемгә

барырсыз, бу китап һәм кәгазьләрне кая куярсыз?.. Хәер, аларны сезгә бирүче дә

булмас. Алда үзегезне ниләр көткәнлеген кем белә бит әле... Озын сүзнең кыскасы

шул, мин боларны бүген үк, менә хәзер үк алып китәргә дип килдем.

Хуҗаларча, колачын киң җәеп, эш өстәлен һәм бар китап киштәләрен, шулар

белән бергә гүя татар халкының гасырлар буе таралып, сибелеп яткан бар мирасын,

кочаклап алган сыман хәрәкәт ясап куйды ул.

– Ярар, – дип, ниһаять, җавап бирергә мәҗбүр булды әни. Бу шулкадәр дә

тонык тавыш белән әйтелгән сүз чарасызлыктан, ни чарадан бичара әйтелгән иде,

билгеле. – Аларны ничек алып китә алырсың икән соң?

Шунда ул аңа беренче тапкыр үз исеме белән дәште. Ә тегенең барысы да

алдан уйланылган, хәл ителгән күренә.

– Анысы өчен борчылмагыз. Җигүле ат ишек төбендә, – диде ул. Шул мизгелдә

аның ничек җанланып, зур эш башкарган кешедәй канатланып киткәнлеген күрсәң

иде син. Сабантуйда мәйдан тоткан баш батыр диярсең...

Ул җәт кенә урамга чыгып йөгерде һәм күз ачып йомган арада үзен утыртып

килгән ат хуҗасы белән зур гына буш сандык күтәреп керделәр. Өстәл өстендәге

һәм киштәләрдә тупланган кулъязма һәм картотекаларны бик пөхтәләп, кадерләрен

белеп шул сандыкка тутырдылар иң элек. Сандык авырайды, уф-ах килеп, зур

авырлык белән генә күтәреп алып чыгып киттеләр. Киштәдәге китапларны,

ярылган утынны ташыгандай, кочаклап ташыдылар.

Әни бер почмакка посып, яулык чите белән битен каплап, шыпырт кына

шыңшып еларга керешкән иде. Мин аны аркасыннан сөеп тынычландырырга

тырышканмын... Ә китап ташучыларның инде бездә гаме дә юк, гүя күрмиләришетмиләр. Бөтен өйне яңгыратып үзара киңәш-табыш итәләр.

– Ай-һай, бигрәк күп булган болар, атка авыр килмәсме? – дип сорап куйган

булды тәмам тирләп-пешеп чыккан шагыйрь.

– Бәлки, җитеп торыр әлегә? – дип эләктереп алды атның хуҗасы.

– Калдырып булмый. Калган эшкә кар явачак!

– Алай булгач, үзебезгә янәшәдән атлап кайтырга туры килер инде, – диде

атның хуҗасы.

Учын-учка сугып, китап тузаннарын каккандай итте шигырьләр язучы ыспай

кеше. Бу аның китәргә җыенуы иде. Инде эш тәмам, максатына иреште, рәхмәтфәлән әйтеп тору кая инде ул. Игелек эшлим диеп килгән ич.

Ишек катындагы почмакта бер чарасыз калып басып торган әнигә күзем төште

шулчак. Көнозын елаудан шешенеп беткән күзләре өй түрендә бушап калган

китап киштәләренә, әтинең кинәт ятимләнеп калган эш өстәленә текәлгән. Нәрсә

уйларга, ни дияргә белми иде ул. Шулай да сүзсез генә чыгып барган шагыйрьгә

дәшәр көч тапты:

– Бер-бер язу яисә «расписка-фәлән» дигәннәрен калдырасыңмы соң әллә...

Бигрәк тә кадерле әйберләрне алып китәсең ич... Үзе сораса, ни диярмен.

– Сорамас, – диде теге, муенын ата каз сыман турайта, ялтырап торган ап-ак

тешләрен тагы да кыса төшеп. – Аларның кирәге чыкмас инде аңарга хәзер.

– Ул кайтачак, күңелем сизә. Бер-бер язу булса да калдыр.

– Юк, язу-фәлән калдыру юк. Сезгә иртәгә тентү белән киләчәкләр. Мин

калдырган язуны тапсалар, аңлыйсызмы, бу хезмәтләр барысы да юкка чыгачак.

Һичкемгә әйтмәгез бу хакта, мин монда булмадым, сез мине белмисез, мин – сезне.

Аңладыгызмы! – диде ул, янаган сыман, тавышын кинәт күтәрә төшеп.

– Аңладым, – дими хәле калмагандыр әнинең. Ул тәмам чарасыз иде шул.

Шунда безне ташлап чыгып баручы шигырь язучы, шаярган атлы булып,

борыныма чиртеп узды. Яратып, үз итеп шаяруы түгел иде, әлбәттә. Мин чирканып

куйдым. Бу аның үзенә күрә мине түбәнсетергә, мыскыл итәргә теләве булгандыр.

– Ә син, юеш борын? Син дә аңладыңмы?.. Кара аны, мин әйткәннәрне хәтереңә

киртләп куй, юкса телеңне кисеп к...не яматырмын! – дип янады, бармагын борын

төбемдә болгый-болгый.

Җавап бирергә иде дә бит, сүз таба алмый тордым. Хәер, икенче уйласаң, тел

әрәм итүнең кирәге дә булмагандыр, баш кагып кына куйдым кебек. Менә шул.

Әтинең үзе артыннан ук, ул гомер буе җыйган, туплаган хезмәтләре, ягъни гыйльми

һәм әдәби мирасы да китеп барды. Шул көннән соң эзе суынды теге адәмнең,

очратканда да безне күрмәде, танымас булды. Ә әтинең язмышын беләсең...

– Аның хезмәтләре... Мирасы белән ничек булып бетте?

– Ул кадәресен белмим. Ә теге шигырь чыгаручы соңгы елларгача исән иде

әле. Үзе турында зур галим һәм бөек язучы, дип сөйләгәннәрен дә ишетергә туры

килде... Аның турында сораштырма башкача, ярыймы. Ишетәсем дә, сөйлисем

дә килми.

– Ул бәндәнең исемен белә торгансыздыр ич? Нигә аны яшерәсез? – дип

сорамый кала алмадым шулай да.

– «Бәндә» диеп дөрес әйттең! Әмма, ул да инде бу дөньядан киткән булса кирәк.

Киткәннәр белән булышу кирәкме икән бүген?..

– Дөрес сөйлисез, киткәннәр белән булышу урынсыз анысы. Ләкин бит әле

хакыйкать һәм гаделлек дигән төшенчәләр дә бар. Һәрхәлдә, булырга тиеш!

Иртәме-соңмы гаделлек өскә чыгарга, кайчан да булса барыбер хакыйкать тантана

итәргә тиеш...

– «Тиеш» дип әйтү җиңел. Әмма, йә әйт, кайчан, кайсы заманда дөреслекнең

өскә чыкканы яисә гаделлекнең тантана иткәне бар икән бездә? Тарихка карасак

та, бүгенге тормышыбызда да моның нәкъ киресе кабатланып килә түгелме?..

Мин баш кагып кына утырдым, хәер, авыз ачып сүз әйтү артык булыр иде.

Ә Александр Иванович кинәт утырган җирендә кыбырсып куйды. Урыныннан

торырга җыенуыдыр, дип кабул иттем моны.

– Арыттым ахрысы. Өйгә керер вакытыгыз җиттеме? – дип сорарга мәҗбүр

булдым.

– Арыдым, дип әйтмим. Әмма, бу тарихны яңадан хәтергә төшерү, кичерү

минем өчен һичкайчан җиңел булмады.

– Ләкин мине бик тә кызыксындырган сораулар кала бит әле... – дидем, бу

сөйләшүнең менә шул рәвешле ярты юлда өзелүен теләмичә.

– Син сорау алучы, мин җавап бирүче түгел, – диде ул, башкача сөйләшергә

уенда булмаганны ачык аңлатып. Һәм таягына таянып, авырлык белән генә

күтәрелә төште, гәүдәсен турайтты. Аркасы белән капка баганасына терәлде. –

Синең дә вакытыңны алдым, үземә дә керергә вакыт...

– Александр Иванович, тагы күрешербез бит әле, шулаймы?.. – дип, мин дә

урынымнан торып бастым.

– Вакытың булса килеп чыгарсың, – диде, баш тартмады. Борылып, капка

келәсенә кулын куйгач, өстәргә кирәк тапты. – Чәйгә чакырмадым, үпкәли

күрмә, ярыймы. Минем өйгә чит-ят кешенең кергәне юк, шулай гадәтләнелгән.

Яратмыйм...

– Рәхмәт, чакырсагыз да керә алмас идем. Үземнең дә вакыт ягы тыгыз иде

бүген, – дип тынычландырырга, салпы ягына салам кыстырырга кирәк таптым.

Авыр тимердән ясалган келә эчке яктан шалтырап төшеп, капка бикләнгәч

кенә үз юлым белән китеп барырга мәҗбүр булдым.

 

ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 5 (май), 2019

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: