Ак кәгазь нидән саргая... (Беренче тарих / 1)

БЕРЕНЧЕ ТАРИХ

1

Мәскәү астындагы исәпсез-хисапсыз бистәләрнең берсендә, ниһаять, үземә

тыныч һәм җылы бер почмак таптым. Язу өстәле янында каләм белән кое казып

утырудан тәмам туйгачтын, табигать кочагына чыгасың, әйләнә-тирә урам һәм

тыкрыклардан, урман сукмакларыннан саф һава сулап бер урап кайтуга ни җитә!

Бу урманнарда әүвәл гөмбә, җиләк, сихәтле үләннәр җыйганнар, куян, төлке һәм

бүре ише төрле кыргый җәнлек-җанвар арлы-бирле чабулап йөргән дип сөйлиләр.

Бүген исә кая карама, анда төзелеш бара, әле кичә генә чыршы-нарат үсеп

утырган куелыкларда сарай арты яңа сарай калкып чыга. Йортлар күккә ашкан,

таш коймалар биек, урамнар тар. Каршыңа ник бер кеше очрасын икән дә, хәл

белешеп, ник бер адәми зат сәлам бирсен икән. Ә машиналар... берсеннән-берсе

затлырак машиналар, тыз да быз узып кына тора. Аларда кем утырганны күрәм

димә, тәрәзәләре чем-кара булыр.

Аның каравы, сине белүче һәм танучы юк монда, анда-санда очраганнар да

бер-беренә сәлам-фәлән биреп тормый. Һәркем үз дөньясына кереп бикләнгән.

Әллә адәми зат, әллә аларның өрәкләре генәме – һич белгән юк. Син дә рәхәтләнеп

үз уйларыңа бирелеп йөрисең, үз-үзең белән бәхәсләшәсең һәм туйганчы фикер

алышасың.

Көндәгечә, тар тыкрыклар буйлап берьялгызым ипле генә узып барам. Чү,

колагыма ишетелдеме, кемдер дәште кебек...

– Улым, – дигән тавыш ишетелгән тарафка борылып карадым. Рус телендә

әйтелде шикелле. Әмма, кайсы гына телдә әйтелсә дә, җанга рәхәтлек бирә

торган җылы сүз. Җиденче дистәгә якынлашып килгән көннәреңдә «улым» дип

дәшсеннәр әле үзеңә!

Юлдан беркадәр эчкә кертеп салынган бу өйне, каршысыннан күпме үтеп-сүтеп

йөрсәм дә, шул көнгәчә искәрмәгәнмен. Ул башка йортлардан үзенең җыйнаклыгы

һәм агачтан салынганлыгы белән аерылып тора. Түбәсе беркадәр кыйшая төшкән

һәм каралты-курасы да шактый ук таушалган кебек. Таш пулатлар арасында

адашып калган шул кечкенә өйнең капка төбендә орчык кадәрле генә, чандыр

гәүдәле бер карт утыра. Абайламый да узып баруым икән – дәшүче шул булган.

Туктала төшеп, кулымны югары күтәрдем, үземә күрә сәлам бирүем инде. Ә

ул мине җавап бирде дип уйлады булса кирәк:

– Ишетмәдем бит, улым, – дип, кулын колагына куйды.

– Сәлам бирүем иде, – дидем. Һәм шундук хатамны төзәтергә ашыктым. –

Исәнмесез, бабай, хәлләрегез ничек?

– Колагым каты шул, якынрак килә алмассыңмы, улым.

Якынлашмый чарам калмаган иде.

– Көн дә шушы вакытта үтеп-сүтеп йөрисең, башың түбән салынган була, бербер борчу яисә кайгың бармы әллә, улым?

– Юк, агай, барысы да яхшы. Ходайга шөкер, зарланырга сәбәп юк. Шулай

йөрергә гадәтләнелгән булса кирәк...

– Алай гына икән, ярый, – дип, тамак кырып куйды ул. – Мондагы кеше түгелсең

ахры, соңгы арада гына күзгә чалына башладың...

– Сез хаклы, бу якларга соңгы арада гына килеп чыктым.

Сүзләремне ишетте кебек, әмма җавап бирергә яисә бер-бер сүз кыстырып

куярга ашыкмады. Күзләрен чекерәйтеп һаман сынап карап торуында булды.

Бу кем икән дип, уйга бирелдеме, әллә кемгә дә булса бер-бер таныш-белешенә

охшаттымы үземне? Сизәм, күреп торам ич, тикшерепме тикшерә: аяк очымнан

баш түбәмә тикле барлап чыкты.

Андый чакта кемнең күңеле кырылмас икән...

– Ярый, агай, мин юлымда булыйм. Сезгә исәнлек-саулык... – дип, кузгалырга,

юлымны дәвам иттерергә җыенган идем инде, капылт кына сүземне ярты юлда

бүлдереп куймасынмы.

– Александр Иванович, – дип, урыныннан чак кына кузгала төшеп, миңа таба

кулын сузды. Торуын тормады, әлбәттә, аның өчен урыннан тору җиңел түгелдер,

сизәм. Әмма, үзенчә ихтирам күрсәтүе иде булса кирәк.

 – Ринат, – дидем. Мин дә кулым бирдем. Уң кулыма өй кыегыннан салынып

төшкән бер уч салкын боз кисәкләрен учлап тоткандай булдым.

Минем исем көтелмәгән иде булса кирәк, ул аны ничектер сәер кабул итте.

Беркавым ни әйтергә белми торды кебек хәтта.

– Ринат... Ринат... – дип кабатлады артымнан.

– Нәрсә, Александр Иванович, бу исемне беренче кат ишетүегезме әллә? – дип

сорарга мәҗбүр идем. – Безнең татарларда бик таралган исем бу.

– Сезнең татарларда... – диде ул, суза төшеп. – Татарда нинди генә исем юк.

Тагы ниләрдер әйтергә иде кебек исәбе, әмма ни сәбәпледер, үзен тыеп, ярты

юлда туктап калды.

Аның соңгы сүзләре һәм әйтергә җыенып та әйтми калган сүзләре күңелемә

шырпы булып кадалды. Үз халкыма, кемнән-кемнән, әмма шушы бетәшеп барган

карттан да тискәре мөнәсәбәт сиздереп, бу хәлгә түзеп торасым килми иде бер дә.

Тавыш чыгарырга да уңайсыз. Кулым селтәп китәргә дип борылган идем инде.

Шунда, ябыштырып куелган кебек утырган җиреннән, таягына таянып, уф-аһ

килеп торып ук басмасынмы...

– Ашыкма әле син. Вакытың булса, бераз сабыр итә күр, – диде ул, гозерләп.

Ул түгел, колагым ишеткәннәрдән мин егылып китә яздым. Александр Иванович

дигәнебез миңа татарча эндәште түгелме соң?.. Үз колагыма үзем ышанмыйча

югалып калдым. Авызым ачкачтын да әйтер сүз таба алмый тордым байтак кына.

– Ничек? Сез татарча беләсезме?.. Кайда, кайчан өйрәндегез?

Лып итеп кире урынына утырды ул, күрәм, аягөсте басып тору авыр иде аңа.

Һәм эскәмиянең бер читенәрәк елышты, үзе белән янәшәдән урын тәкъдим итәргә

җыенуы булган икән.

– Шулай басып тору килешми, утыр булмаса, күп вакытыңны алмам, – диде

карт.

Уемда булмаса да күрсәтелгән урынга утырырга мәҗбүр булдым. Үпкә-сапка

онытылды, кызыксыну биләп алды үземне.

– Татарчагыз шундый чиста, кайчан шулай сөйләшергә өйрәндегез, Александр

Иванович? – дидем. Бу сорауның авызымнан рус телендә чыгып очканлыгын

соңара төшеп кенә абайладым. Әңгәмәдәшемә җиңелрәк аңлашылсын диюем

булгандыр. Ни генә әйтмә, «Александр Иванович» белән сөйләшәм ич...

– Өйрәнмәдем, – дип, сүзен кыска тотты. Әллә сорауны ошатмады, кинәт

кырыслана төшкәндәй тоелды ул миңа, урынлы-урынсыз дип әйтимме, берничә

мәртәбә тамагын кырып куйды.

Миннән болай гына котыла алмассың инде абзый, дип уйлап куйдым. Үзең

чакырып китердең, янәшәңнән урын тәкъдим иттең, сорауларыма җавап тапмый

торып китү юк инде ул хәзер. Кызык ич...

– Сез бит әле генә минем белән саф татарча сөйләшә башлаган идегез...

«Өйрәнмәдем», дисез...

– Чит телне өйрәнәләр, ә туган телне өйрәнмиләр, беләләр... – диде ул, мине

шул сүзләре белән чираттагы мәртәбә хәйран калдырып.

– Ә исемегез – Александр Иванович, – дип, төпченүемне дәвам иттем мин.

– Әйе, ышанмасагыз паспортымны күрсәтә алам, – дип, кесәләрен үк капшарга

керешкән иде инде, таба алмагач көлемсерәп куйды. – Өйдә калган. Күпме яшәп,

капка төбендә паспортның кирәге чыкканы юк иде шул әлегәчә.

– Юк-юк, кирәкми. Керәшен татарларыннан да дус-ишләрем аз түгел минем.

Ышанам.

– Каян таптың аны, мин бит сиңа үземне керәшен димәдем кебек.

– Юк, алай димәдегез, әмма... – дип, сүземне бүлдем, урынсыз төпченүдән

туктарга вакыт җиткәнлеген аңладым шунда.

Әмма тел очымда байтак кына сораулар эленеп калган иде әле. Сүзсез дә

аңладымы, ул сорауларга үзе үк җавап кайтарырга кирәк тапты агай. Шактый

өлкән яшьтә булуына да карамастан, фикерләре аек, сүз сөреше ачык иде аның.

– Рус яисә чуваш та түгел. Мөселман да түгел... – диде, һәм берара дәшми

торганнан соң ачыклык кертте. – Чын татар, әтием дә, әнием дә Казан кешеләре иде.

– Ә сез? – дигән сорау чыгып ычкынды авыздан. Тел йөгәнсез ич.

– Кешеләр белән рус телендә сөйләшәм. Руслар арасында үстем һәм яшәдем,

дуслар таптым, аралаштым. Ә хәзер менә берьялгызым көн күрәм. Мәчет-фәлән

күргән кеше түгел. Әти-әниемне бик аз хәтерлим. Озын гомерле булмадылар.

Эштән киткәнемә дә унбиш ел чамасы узды кебек. Кем белән сөйләшим, айга

ике тапкыр кибеткә барып киләм, ә бер мәртәбә почтальон пенсия китерә. Рус

хатыннары икесе дә – кайгыртучан һәм тәрбияле кызлар.

– Ә татарча кем белән сөйләшәсез?

– Үзем белән үзем сөйләшәм. Бала чакта әти-әни белән сөйләшкәнмен. Менә

хәзер сезнең белән...

– Кызык, – дидем, баш чайкап. – Үзең белән үзең сөйләшеп буламы?..

– Башыңа төшсә – башмакчы булырсың, ди торган иде минем әни, – диде ул,

мине чираттагы мәртәбә хәйран калдырып. Тел белү, аны онытмау бер хәл, күр инде

син аны, ничек урынлы итеп халык әйтемнәре һәм мәкальләреннән файдалана.

Гадәттә, сөйләшкән саен сорау кими бара торган була, ә монда, очраклы

рәвештә юлымда очраган бу карт белән хәл белешкәндә, нәкъ киресенчә килеп

чыга түгелме? Ул җавап бирә... Ә аның һәр җавабы бер түгел, әллә ничә яңа сорау

уята. Хуш, кайсы милләттән булуын ачыкладым да ди, ә «мөселман түгелмен»

дигәнен ничек аңларга киңәш итәрсез... Үземнең дә «мин мөселман» дип, күкрәк

кагып кычкырып йөргәнем юк анысы. Ә күңелдә бар ич, ата-бабалардан килгән

изге ышану, әхлак, иман, яшәү рәвешенең нигез тамырлары шунда барып тоташа

түгелме?!. Мөмкин, кешенең башка диндә булуы да ихтимал. Дөнья булгач, төрле

хәлләр була. Гаепкә алырга җыенмыйм берәүне дә, ата-баба динен алыштырган

кешеләрне дә очратырга туры килгәне бар. Исеме русча яисә бөтенләй чит-ят

халыклардан алынган исем белән яшәүчеләрнең очравы да яңалык түгел. Кем

генә юк бу дөньяда... Шулай да, ә нигә әле сорау бирмәс борын, «мөселман

түгелмен» дип кистереп җавап кайтарырга кирәк булды икән?.. Мин бит аның

дингә мөнәсәбәте белән кызыксынмадым кебек.

– Александр Иванович, сез нәрсә, чиркәүгә йөрисезме әллә? – дип сорарга

мәҗбүр булдым. Гаеп итү түгел иде уемда, бу сорауны мөмкин кадәр кече күңелле

булырга омтылып бирергә тырыштым.

– Каян алдың, – дип, шелтәле, кырыс караш ташлап алды. – Син үзең шуннан

кайтып килми торгансыңдыр бит...

Карале, ничек сөйләшә! Җавап эзләп кесәгә керә торганнардан түгел бу абзый...

Килде-китте кеше булырга охшамаган күренә...

– «Мөселман түгелмен», дидегез, шуңарга соравым.

– Дин белән, аеруча мулла-мунтагайлар белән алыш-бирешем юк, – диде ул

кистереп. Бер уңайдан, бу хакта өстәмә сораулар биреп тинтерәтмә, энем, ярыймы,

дип әйтүе дә булды сыман.

– Аңлашылды, – дидем. Аңардан бигрәк үз-үземә әйттем кебек.

Ул тагы елмайгандай итте һәм үзалдына уйлана төшеп, бер-ике мәртәбә

мәгънәле генә итеп, тамак төбен кырып алды.

– Аңлавын аңламадың инде. Бәхәс кузгатып та торасың килми, шулай бит...

Мин үзем дә сүз куертырга теләмәгәндә шулай итәм.

– Сизәм, – дидем, шулай да. – Бер-бер дин әһеле белән арагызда низаг-фәлән

чыккан булса кирәк. Шуңарга кул селтәгәнсез.

Башын чайкап алды карт.

– Ә сез гоманларга оста икәнсез... Дөрес сукалыйсыз, – диде ул, йомшара

төшеп. – Һәрнәрсәнең үзенә күрә бер сәбәбе яисә очы була.

– Шулай, – дип, җөпләргә ашыктым. Бу серле картны сөйләштерәсе, аның

серләрен бераз гына булса да сүтәсе килү теләге көчле иде бит. Максатым шул. –

Димәк, сезне бер-бер дин әһеле рәнҗеткәнгә охшаган?

– Алар белән эш иткәнем булмады, күргән-белгән кешеләрем түгел.

– Ә ни өчен шулай катгый рәвештә баш тартасыз үзләреннән? Хәзер бит,

ышанамы-юкмы, һәркем динле булып китте. Президент кадәр президентлар

чиркәүгә йөри... Аннан бит әле дин әһелләре белән алыш-биреш итми генә дә

Аллаһның кодрәтенә ышанырга, иманлы булырга мөмкин.

– Иман – башка нәрсә. Сез мине имансызга чыгармый торгансыздыр бит?

– Аллам сакласын, алай димәдем. Сезгә, үземнән өлкән кешегә, хөкем

чыгарырга минем, гомумән, хакым юк. Сәбәп тә күрмим әлегә. Әмма...

Әйтергә теләгән сүземне ничегрәк итеп әйтергә икән, дип уйлана төшеп торган

арада, үзе елгыр гына эләктереп алмасынмы. Кибеп бетәшкән карт диген син аны

менә...

– Аңлашылмый торган кеше, дип әйтергә телисеңдер... Бер дә очратканың

булмагандыр шул минем кебекләрне...

– Сезнең белән иркенләп, ачыктан-ачык, чишелеп бер сөйләшергә иде дә бит,

Александр Иванович.

– Сөйләшәбез ич менә...

– Юк, бу сөйләшү түгел, Александр Иванович. Табышмак яисә мәсьәлә чишеп

утыргандай хис итәм мин үземне. Инде менә ни гомер сөйләшәбез, бер сорауга

да төпле-башлы җавап алганым юк.

– Менә ничек икән, – дип, тавышын көчәйтә төште ул. – Нашатырь да

сиптем – йон да чыкты, булмый торгандыр ул. Мин бит әле синең хакта да,

исемеңнән башка берни белмим, ишетмәдем кебек. Ә син инде барлык сорауларыңа

да җавап табарга җыенасың. Шул ниятең тормышка ашмаганнан эчең дә поша

башлады түгелме? Кызык килеп чыга бу...

– Соң чиктә без бит әле икебез дә татарлар.

– Ташла аны, татарның да ниндие генә юк. Татар барда – хәтәр бар, дип тә

юкка гына әйтмәгәннәрдер.

Килешергә телимме-юкмы, ризалашырга мәҗбүр идем. Бу абзыйның серләренә

ачкычны алай җиңел генә табып булырга охшамаган күренә...

– Ярар, – дидем, китәргә вакыт икәнлекне белгертергә теләп, – тагы бер

күрешербез әле. Каршы килмәсәгез, сөйләшеп тә утырырбыз. Инде кайда

яшәгәнегезне дә беләм.

– Ә мин белмим, – диде ул. – Белсәм дә, файдасыз, өйдән ерак китә алмыйм.

Аяклар бик авыр хәрәкәтләнә. Туксанны тутырабыз инде, боерган булса...

«Боерган булса...»сын колагыма элдем. Имансыз-фәлән кеше түгел бу, андыйга

охшамаган, серле һәм бик катлаулы язмышка дучар ителгән кеше булуы да

ихтимал, дип нәтиҗә ясадым үзалдыма. Һәм, һичшиксез, тагы күрешүгә ышанып,

хушлашып, үз юлым белән китеп барырга туры килде.

– Көн дә шушы вакытларда һава суларга капка төбенә чыгып утырам мин, –

дип, озатып калды ул.

 

ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 5 (май), 2019

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: