Уйламаган көнем юк (дәвамы)

Әсәрнең башы монда.

4

...Әкияттә бабай, әби, онык, көчек шалкан тарта, ә мин кишер йолкыйм.

Яфрагы өзелә, төбе җирдә кала. Разия аларның өч төрле сортын чәчәм,

орлыкларын да үзем киптерәм, ди. Безгә ни аерма, бөтенесенең дә, шомамы ул,

кытыршымы, исеме бер: кишер. Чәчәкләремне сагынам. Кичә хлорисларымны

кочаклап саубуллаштым. Алар елады... Яңа хуҗалар – авыл кешеләре –

гүзәлкәйләремне ботарлап, ашлама-тирес түгәр. Нәкъ Разия кебек чәнчелеп

китеп, кыяр-помидор үстерер...

Турда машина кычкырта. Дустым төшке ашка кайткан. Без суыткычтагы

тары боткасын җылытабыз.

– Кичкә берәр нәрсә пешер, яме, – ди Разия өмет белән. – Бәлки, яшелчәләр

белән ит кыздырырсың? Базарда йөрисе түгел, ни кирәк – бакчада. Әй,

тыңламыйсың да, Тәслимә! Хәсрәттә дә уйда син. Узган эшкә – салават, үкенмә!

– Сине башта ук тыңларга иде. ЗАГС ишеге төбендә үк. Кош башымны

бутады... Аның өченче киңәше генә ярый хәзер: «Ялгышкансың икән, артка

карап үкенмә».

– Әй, синең әкиятләрең тәмам! Алда – чынбарлык, киләчәгең турында

кайгырт, – ди дустым.

Күрсәтмәләр бирергә, дисәң, аңа куш, ләкин минем ише үз киресенә

каткан хатын бары тик табигать кануннарына гына буйсына. Киләчәк әле куе

томан белән өретелгән, ул кайчан таралыр – билгесез. Газапларыма үзем генә

гаепле! Әбинең җиде ипие шартлы әйбер, әмма аның мәгънәсе нинди тирән:

юмартланма, сереңнең берникадәр микъдарын эчеңдә сакла. Ә мин җиде

ипинең җидесен дә Миндияр алдына тезәм. Әй, беркатлы җан!

– Өч елдан үземә йорт тергезәм, – дигәч, ул инәгә чәнчелгәндәй дерт итә.

– Нинди акчага?

– Әтиләр булыша.

– Соң... нишләп өч елдан гына?

– Җиргә акча җитми.

– Нинди җиргә? Безнең Тынычлык бистәсендәге җир нишләгән?

– Ул – синеке.

– Синеке дә, минеке юк, матурым. Безнеке! Үзең мәйданын чистарттыр, үзең

төзеттер, мин катышмыйм, матурым. Әгәр син өч ел көтсәң, акчаң кычкырып

яна. Әнә, банклар пырт та пырт шартлый. Йөр аннары акчамны кайтарыгыз

дип, урам пикетларында даулашып.

Миндияр бу мәсьәләдә тирән сукалый иде. Бүген банкта акча саклау

–куркыныч. Ә кайда ышанычлы соң? Ирем кесәсендәме? Аңарда аерата

куркыныч, аны комарлы уеннар сазлыгы суырса, шымытыр тотып каламмы?

– Башта йортны Разия исеменә терким.

Миндиярның шакмакланган күзе терекөмеш төсле маңгаена «сикерә».

– Разия исеменә?! Кем соң ул безгә?!

– Якын дустым, – дим.

– Ә мин?

– Син? – Ирем дигән сүзгә тагын нәрсә ялгыйм икән? Кырыгалдар? –

Миндияр, сиңа таянганчы, суга таян.

– Һе, давай, давай, үткәннәр өчен тала, матурым! Ант дидем бит, ант!

Америкадагы казинолары чукынып бетсен, Казандагылары бөлгенлеккә

төшсен, берсенә дә аяк басмыйм. Антымны бозсам, авызым чалшайсын, кулым

кәкрәйсен, чәчем коелсын! «И тогдали, и тогдали», матурым.

Разия, күрәсең, мине үгетләп арган, йөрәксенеп:

– Әй! – ди. – Әй, акылсыз!

– Акча миндә, Миндияр төзелешкә борын тыкмый, – дисәм дә, ул һаман

«әй, акылсыз!» – ди. Әмма никадәр генә ачуы кабарса да, төзүче абыйсы белән

хак-бәяләрне килештертә һәм тугыз айда җиһанда хыялымдагы «әкият сарае»

үсә. Бер үк вакытта дустым да урамыбыз очында тыйнак кына, җыйнак кына

йорт салдырта. Арабыз якын, чакрымнар белән исәпләнмәгән дуслыгыбыз

аеруча якын.

– Озакка сузмыйча, регпалатада өеңне рәсмиләштерик, – ди Разия. – Өч-дүрт айдан мин аны сиңа бүләк итәм.

Моңарчы читтән генә күзәткән Миндияр чын хуҗа кебек тавышын

бөереннән үк кузгатып:

– Йорт минем исемгә языла, – ди. – Җир бит минеке! Сезне, ике чәчбине,

регпалатадан кире борачаклар!

Дустым уңлы-суллы үзен яңаклый:

– А-а, нишләдем мин, нишләдем! А-а! Ник алдан уйламадым икән соң?

Кеше җирендә төзисең икән, йортны ул гына рәсмиләштерергә хокуклы бит!

Тизрәк иреңне майла-җайла, сыпыр-сыйпа да участокны миңа күчерергә

ризалат!

Миндияр майларга – таба, сыйпарга – мәче түгел шул. Ул ишетергә дә

теләми:

– Без бер гаилә, ир белән хатын, матурым, – ди. – Мин сине урамга куаммы,

җә? Таныклык алуга ук пропискага кертәм, иң зур бүлмә – синеке! Бакча –

синеке! Хуҗасы мин икән, хуҗабикәсе – син! Яз рәхәтләнеп! Хезмәт хакын

кайтарам, эчмим, тартмыйм, хатыннар белән чуалмыйм. Идеаль ир! Так что,

саескан түтәй колагыңа миңа каршы әллә ниләр чыркылдамасын!

Мең шөкер, чиксез шөкер, әни әйтмешли, «ярты өлешем» төзәлде!

Икәүләшеп дәртләнеп-дәртләнеп, бүлмәләрне «киендерәбез». Әниләр өй котлап

җибәргән акчага итальян җиһазлары, өрфия пәрдәләр, идән паласлары, фарфор

чәйнек-чынаяклар, табак-савыт сатып алабыз. Идиллия! Миндияр кибеттән

утка көйләнгән инструментлар эзли, ул яңа шөгыль белән мавыга: подвалдагы

остаханәсендә агачтан фигуралар юна. Ә мин кәгазь-каләмемнән бушасам,

чәчәкләр дөньясын өйрәнәм. Бәхетебез кителер дип курыкмыйм, чөнки аның

читләре юк, бәхет тулган ай төсле – түм-түгәрәк. Ерак илләргә сәяхәт, борынгы

замоклар, күкләргә тоташкан таулар, экзотик үсемлекләр күңел офыгымны

тагын да киңәйтеп, әдәби әсәрләр язарга этәрә. Тәрҗемә өлкәсендә шактый

кул шомарткан мин хикәя-бәяннарын туплап, китап бастырачак – монысы

Разия идеясе. Ирем аңа һаман – кан дошманы. Альфонс кушаматына «хәйләкәр

төлке» өстәлә. «Күрерсең әле, хәйләкәр төлке сиңа юмалана-юмалана соңгы

әтәчеңне урлаячак». Миндиярны да җыентык кызыксындыра.

– Матурым, өч китап кибетен урадым. Оһо-һо, бәяләре! Әгәр син биш мең

тираж белән чыгарып, биш йөз сумнан сатсаң, ике миллион биш йөз мең

табыш! Кайбер авторлар салым түләмәс өчен үзләре сата, ди кибетче кыз.

Халыктан мескенләнеп-мескенләтеп алдырталар, ди.

– Тумаган тайның билен сындырма, – дим. – Әүвәл чыгымнарны сана.

Акча дигәндә, утка сикерергә әзер иремә серемне ачаммы соң! Мин аны

хәтта Разиягә дә сиздермим. Максатым – табыш түгел, максатым – танылып,

дан-шөһрәт казану. Жорж Санд, Агата Кристи, Урсула Ле Гуин кебек

татарның да атаклы язучысы Тәслия Халәф бар! Йә фәрештәләр, бу теләгемә

бертавыштан «амин» дисәгез иде!

Дилбегәсе кулымда, дисәм, язмыш аты аны кулдан тартып, бөтенләй икенче

якка чаба. Миндияр агач кырудан бизә. Дүрт елда ул дүрт җиргә күчә-күчә,

ниһаять, базага тауар ташучы булып урнаша. Тугыз айдан соң, өйдә хезмәт хакы

күренми башлый. Тоткарлыйлар, ди ул. «Ник?» дип төпченмим, беренчедән,

вакланмыйм, икенчедән, үземнеке куәтле: язам, язам, язам... Кош теле хәтле

генә китапчык канәгатьләндерми, күләмле кирәк, каты тышлы кирәк. Разия

да: «Сигез капма, симез кап!» – ди.

Беркөнне урамда очраклы рәвештә генә Миндиярның хезмәттәше белән

күрештем. Гаҗәп, бакчабызда кәефләнгән төркем кинәт кенә бездән эз суытты.

– Нишләп кунакка килмисез? – дим.

– Суфиянов эштән тайгач чакырмый бит, – ди ул.

«Эштән тайгач?» Нәрсәдер бутый «хезмәттәш». Ирем көн дә тәмле ашап-эчеп, кая ашыга алайса?

– Ярты ел түләмәгәч, таяр да шул, – дим.

– Бездә аккурат ай саен түлиләр, – ди «хезмәттәш».

Өйгә йөгерәм, Миндияр сызгыра-сызгыра «эш»кә җыена. Ярсыган хатын-кыз нишли? – Уклау яки таба белән коралланып, пәрмә-пәр сугыша, ә мин

эчемдәге давылны тыеп, ирнең йөзенә багам. Күземдә кабынган очкыннан

сакланып, ул читкә тайпыла:

– Алла, Алла! Синдәге зәһәр, матурым. Мин бит түләүле курсларга язылган

идем, бөтен хезмәт хакын шулар ялмады. Йә уку, йә эш: беренчесен сайладым,

матурым.

– Ник миңа әйтмәдең? – дим.

– Сюрприз ясамакчы идем.

– Нинди һөнәргә укыталар?

– Менеджмент! Бизнес, персональ контроль, – дип, бармак бөгә Миндияр.

– Эре-эре компанияләрдә эшләячәк абзагыз! Бер уңайдан шәхси нәшрият

оештырабыз. Барлык мәшәкате-ние миндә, ә син башыңны вак-төяк белән

катырмыйча язасың да язасың гына, матурым.

Разия исә китап хәстәренә керешкән:

– Иң арзан нәшрият хисапчысыннан санаттым, яхшы җыентык биш йөз

меңнәр тирәсе, Тәслимә. Акчаң күпме?

«Күпме, күпме...» Янчыкта сукыр тиен дә чылтырамый, кичә генә Миндияр

курсларның бәясе өчләтә артты дип, тузанына кадәр кырып-себереп алып

бетерде. Ләкин дустыма бу хакта «ни-ни»! Хәзер шик-шөбһәләре белән

җанымны көйдерәчәк: «Укуы – әкият. Мөгаен, теге кәсебенә керешкәндер,

фәлән-фәсмәтән». Мәгәр иремнең иңнәренә фәрештә канаты үссә дә, ул Разия

өчен «йонлач шайтан» иде.

– Акча бездә – бер букча, – дип шаяртам. Процентлары тешеңне сындырса

да, сигез айда түләү шарты белән банктан кредит алам.

Бәхет түгәрәк, кителми дигән идем, кителә икән. Ул көнне редакциядә

җыелыш озакка сузыла, сүз боткасыннан арып-туеп, өйгә кайтсам... ике катта

да бүлмәләр «чишенгән». Шкаф-карават, диван-кәнәфи, телевизор, суыткыч,

кер юу машинасы каядыр «аякланган». Подвалдагы җиз самавыр торбасына

яшергән биш йөз мең кредит акчасыннан да җилләр искән. Безне талаганнар!

Миндиярга шалтыратам, телефоны «не доступен». Кылтыр-кылтыр кулым

белән Разияне җыям.

– Алло, кара әле...

– Карыйм, ике күземне тутырып-тутырып карыйм. Ә син дөм сукыр.

Йортыгызны чистартканнар, дисеңме? Кемнәр? Сөекле ирең, әлбиттә. Төзәтмә,

минеке – әлбиттә! Бүлектәге егетләр әле генә хәбәр итте, аларның күзәтүе

буенча гражданин Суфиянов чуртым да курсларда укымый, элекке гадәтен

куа. Ярый, бүген бурычларын җиһазлар белән каплый, ди. Ә иртәгә өегездән

сөрсәләр? – дип, дустым карга кебек баш түбәмне чукыганда, урталай бөгелеп,

Миндияр кайта. Ялангач бүлмәдә тавыш нык яңгырый, әкрен генә әйтсәм дә

һәр сүземнән диварлар калтырап куя.

– Имансыз! Мөртәт! Җирбит!

Ир буе белән идәнгә сузыла:

– У-у, эчем... кыйнадылар... Алар бандит, алар кеше үтерүче... У-у, үләм...

Орышма, матурым. Күп акча отам да туктыйм дигән идем, суырды саз...

Разиянең телефоны чырылдый. Уң колагымда аңымны җуярлык беренче

хәбәр:

– Өегезне саткан, кабахәт...

Сул колагымда яшәүнең тамырын өзәрлек икенче хәбәр:

– Минем бурыч унике миллион, шуны йорт белән бәхилләттем, безгә иртәгә

төшкә хәтле моннан китәргә куштылар. Алар белән судлашсак, икебезне дә

асалар, матурым.

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 3, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: