Уйламаган көнем юк (дәвамы)

Әсәрнең башы монда.

3
...Ятагым кайнарлана. Гүя миңа ут каба, кул-аяк «пешә». Мөгаен, эчтән
ялкын бөркеләдер. Мин авырыйм. Юк, тән авыруы түгел бу, җан чирли.
Стресс? Депрессия? Икесе берьюлы каныкты, ахрысы. Сөяк-санагымны
көчкә иллала кузгатып, бакчага юнәләм. Разия – практик, ярты сүәм җирен
дә буш итми: түтәл-түтәл кишер, чөгендер, яшел тәмләткечләр чәчә. Ә
миндә шау чәчәк кенә иде. Һәм мин гөлләр патшалыгының патшабикәсе
идем. Кызганыч, «иде белән идем» дип, хәзер үткән заманда гына сөйлим.
Өемдә дус-иш үрчетмәдем, таныш-белешләр белән чиләнмәдем (аларның
көен көйлисе), йөз сердәшеңне алыштырырлык Разия дә бик җиткән.
Йортка чит-ят кеше китертмәү канунын ирем генә боза, ялларда пар-пар
әтрәк-әләм чакыра. Ирләре беседкада гәпләшкәндә, әрсез хатыннары сылу

хризантемалар, чалмалы пионнар, ап-ак лилияләр тирәсендә бөтерелә. Мин
исә патшабикә, кырыс сакчыга әйләнәм.
– Берсенә дә кагылмагыз!
Ахырдан Миндияр пыр туза, янәсе, мин саран, янәсе, фәләннең хатынына
букет ясап тоттырмадым, янәсе, ул чәчәкләрең, кар яугач, барыбер туңып
үлә. Үлсеннәр, ләкин аягүрә басып үлсеннәр! Чәчәкләрдә дә җан бар лабаса.
Борынгы грек алиһәсе Хлорисның табигать белән ярышырлык розаларын
ни кулың белән ботарлыйсың! Алиһә аларга Афродитаның нәфислеген,
Дионисның тәненнән аңкыган хуш исен бөрки, аклык исә аның үзеннән күчә.
Эдем бакчасында йөргәндә, Хәва анабыз иелеп, берсен үбә, һәм мондый
игътибарыннан тәкәбберләнгән гөлнең таҗлары кызыл төскә манчыла. Бакча
күрке нарциссларның да атамасы борынгы. Имеш, Нарцисс исемле егет нимфа
Эхоның мәхәббәтен инкяр иткәч, кыз аны: «Үз кыяфәтеңә гашыйк бул!» – дип
каһәрли.
Әйе, кичә генә чәчәкләр патшасы идем. Бүген мин аларны яклый да, саклый
да алмыйм, чөнки мин – йортыннан куылган фәкыйрь хатын. Бер гыйбрәтле
риваять күңелемә бик тирән уелган икән. Аучы нәни генә кош баласын тота.
Үтерәм дигәндә генә, кош телгә килә:
– И бәндә, син зур-зур киек-җанварларның канын агыздың. Шуларны
туйганчы ашадың. Мин бит бик кечкенә, бер кабарлык кына, тамагың туймас,
бәндә. Әгәр җанымны кыймасаң, тормышыңда һәрвакыт ярарлык өч киңәш
бирәм.
– Йә, – ди аучы.
– Беренчесе, беркемнең дә сүзен тыңлама!
– Йә, икенчесе ни?
– Әүвәл җибәр, аннан әйтәм.
Аучы кулындагы табылдыгын иреккә очыра. Кош иң биек агач башына
кунгач:
– Беркемнең дә сүзен тыңлама, дидем бит, ахмак! Минем карынымда
кыйммәтле таш – алмаз иде, аны сатып, череп байый идең, – ди.
Аучы мылтыктан чүкеп кенә төшерер иде, яфраклар арасындагы кошның
тавышы гына ишетелә.
– Өченчесе нәрсә? – ди ул, еламсырап. Их, алмаздан колак какты!
– Ялгышкансың икән, артка карап үкенмә, – ди кош.
Разия күпме генә Миндиярдан биздерергә теләсә дә, мин кошның киңәшен
искә төшереп, дустымны тыңламадым. ЗАГС ишеге төбендә кияүне көткәндә
дә, ул мине үгетли:
– Миндияр тормыш итәр өчен яраксыз ир! Укуының да рәте юк, лекцияләрдә
гырылдап йоклый. Төнлә бүре куа, ахры.
– Кумый, каравылда ул, складлар саклый.
– Көлдермә, зинһар. Альфонс ул, салам да селкетмичә, синең хисабыңнан
яши.
– Аның файдасы күбрәк тия миңа. Абыйсыннан эшкә билгеләтте. Бүген
мин кемнәрнең генә фәнни хезмәтләрен тәрҗемә итмим! Академиклар,
профессорлар, фән кандидатлары... Алар рухи дөньямны баета, алар белән
бергә мин дә югарыга күтәреләм.
– Үлеш икән, Ходаем! – Разия хәтер сакламый, еланнан да хәтәррәк чага. –
Һавада озак эленеп торалмассың, шапылдап, җиргә егылырсың, бик очынма,
яме?

Ике дус үпкәләшеп өлгермибез, Миндияр пәйда була. Кайчандыр энәдән-
җептән киенгән ыспай егетнең костюм-чалбары бөгәрләнгән, чәбәләнгән бөдрә
чәчләре зирек алкалары сыман колагына салынган...
– Язылышканда, шаһитлар кирәкми, – ди егет, Разиягә акаеп. Төркемдәшләр
бер-берсен өнәми. Әллә дустым кире борылыр, дисеңме! Ул бармагын
Миндиярның күкрәгенә «кадый»:
– Сизәм, ниндидер афёра оештырасың, альфонс! Мин шуның шаһиты бүген.
Паспортларга тамга сугылгач, без киявем белән кафеда пәрәмәч чәйнәп,
чәй эчәбез. Үзенә күрә кунакларсыз гына туй мәҗлесе имеш. Миндияр җитди,
«коммунизм» төзүнең никадәр мәшәкатьле икәнен кәгазь акчадагы саннар
белән аңлата.
– Пока тулай торактан кузгалмыйк, матурым. Арендага фатир алсак, кыйбат.
Хәзер кысылсак, киләчәктә аякларны иркенләп сузарбыз, матурым.
Адәм баласы тамагыннан өзеп, «кара көн»гә дип, акча җыя. Җитәр бер
вакыт, картаермын, көчем суырылыр, су белән ипилек кенә сәмәнем калыр,
һәм шунда «кара көн»гә дигән запасым коткарыр, ди ул. Минем дә еллар
дәвамында саклык кассасында гонорарларым бер өемгә өелә. Мөгаен, мин
дә карилек гомеремә мая тупларга уйлаганмындыр. Инде киләчәгем өчен
хәсрәтләнәсе түгел, мине кайгырткан булдыклы ирем – янәшәмдә. Миндияр:
– Әтиләрнең иске йортын сүттерәм, чүп-чарны түктереп, мәйданны
чистарттыргач, койма белән әйләндертәм. Но түлке боларны банктагы акчаң
белән генә җиңәргә мөмкин, матурым, – дигәч, йөгерә-атлый кассага чабам.
Ул кат-кат искәртә:
– Онытма, хезмәт хакың тиененә кадәр төзелешкә тотылачак, матурым.
Акча капчыгын тиз шилдерә Миндияр.
– Йөкчеләр нахал, һәр машинага унар мең каералар. Коймага тагын утыз
мең кирәк. Әллә абыйдан сиңа өстәмә эш сорыйммы, матурым?
Мин болай да икегә ярылам: көндез уку, төнлә – тәрҗемә. Ябыгам,
хәлсезләнәм. Хыялыма рәхмәт, егылам дигәндә, канатын җәя: «Тиздән сез
йортлы буласыз!»
– Сора, – дим. – Эштән беркем дә үлми.
Разия белән паркта очрашкач, күзалларым караңгыланып китеп, әздән генә
аумый калам. Ул мине эскәмиягә терәтеп утыртып, кафедан өчпочмак белән
кайнар чәй алып чыга. Ачлыктан киселгән кеше ике каба, бер йота, ә минем
тамактан үтми.
– Уф Аллам, – ди дустым. – Киявебез моның итен тунаган. Шыр сөяк!
Академик абзыйлар белән эш йөрткәч, шәт, диагнозыңны чамалыйсыңдыр,
әй! Анорексия синдә! Коточкыч авыру! Акчаңны тозлыйсыңмы әллә?
– Беркемгә дә сызгырма, ди Миндияр... Төзелеш бездә...
– Нәр-сә?!
– Иремнең туган нигезендә йорт тергезәбез. Аңа да читен: уку, төнге
каравыл, төзү мәшәкате.
– Нинди уку?! Ирең ярты ел элек университетны ташлады. Айры-чайры
яшәп, бер-берегезнең хәлен дә белмисез, ахры.
«Ничек ташлады?!» Әрсез ирем суд системасына урнашырга тиеш. Бу
хыялымның бер өлеше ләбаса. Ул судья яки адвокат... Миңа прокурор хатыны,
дисәләр, тагын да мәртәбә. Миндияр исә бөтен өметемнең тамырына балта чаба.
Ялларда бүлмәдәш кызлар авылларга таралгач, ирем миндә кунак. Көтәм, кулда
аркасын кашырга уклау гына юк. Ә ул елмаеп керә. Елмаеп! Аңа диңгез тубыктан.

– Синдә күпме үзгәреш икән, – дим.
– Әһә, саескан Разия чыркылдаган! Юрист кызыгырлык һөнәрмени,
матурым. Кичләрен программистка укыйм мин. Имтиханнарга әзерләнеп
ятыш менә.
Нәрсәдер энәгә җеп сапланмый.
– Чү, егетем, ярты ел буе кайларда җан асрыйсың инде син?
– Складта бер почмакта урын әтмәлләдем. Такта сәке, иске матрас. Нәчәлник
рөхсәте белән, кәничне. Түзәбез инде, матурым, түзәбез. Университет турында
сиңа ник әйтмәдемме? Нервысында уйнамыйм, мәйтәм. Төзелеш нинди
стадиядәме? Блоклар ташытсам, көзгә нигез казытам.
Атна саен Миндияр күлмәк-ыштанын юарга китерә.
«Кунак» душта коенганда, тышы пычранып каешланган рюкзактан керләрен
алыйм, дисәм, капчыкның төбендә ысланган казылык, кызыл уылдык һәм
моцарелла сырына «юлыгам». Әһә, бүген сыйланабыз икән! Киемнәрен
киредән тутырам. Чит-ят кеше түгел, үземнең ирем, әмма аның әйберләрендә
казынырга ярамый, без тәрбияле хатын, имеш.
Сөлгегә уранган Миндияр табындагы ризыкларны ялт иттерә. Аппетит
шәп. Аңа анорексия янамый, бите тулган ай кебек түм-түгәрәк.
– Кунмыйм, матурым. Архитектор белән коттеджның проектын сызабыз.
Сиңа өч тәрәзәле кабинетны икенче катта хутлыйбыз. Язган кешегә яктылык
зарур. Пока, матурым! – Ул керләрен идәнгә ыргыта. – Юарсың!
Рюкзак җилкәгә менеп кунаклый. Сыйландым... Майлы ипигә яксаң,
тәмледер ул кызыл уылдык? Нәзек кенә телемнәргә туралган казылык авызда
эридер? Чын «моцарелла»ны итальяннар ана буйвол сөтеннән ясый, анысы да
миңа тансык тәгам. Чү, мин вакланам! Аның каравы, өстәл чип-чиста, утыр,
эшлә, Тәслия Халәф!
...Җәйнең узганын сизмим, чөнки урындыгыма берегәм: башымда акча,
акча һәм акча. Ә ул су кебек төзелеш буасына ага. Октябрьдә генә блоклар
табыштырган ирем көннәр кинәт суытты, җир туңган, майда туфрак йомшаргач
кына, нигез чокырын казытам, ди. Мин ир-ат үз эшенең остасы, «син
булдырасың» дип җилкендереп, һәм, әлбәттә инде, акча белән коралландырып
торам. Үземнең дә «урак өсте» – диплом яклыйсы. Табигатьнең иң кырыс
фасылы – кыш та озын торыклары – айлары белән өч кенә сикерә һәм итәк
чабуындагы кар-бураннарын кага-кага яз кочагында эри. Нигезебез әзер икән.
Ирем кызыл кирпеч ташытам, төзүчеләр бригадасы ялладым, ди. Хәере белән!
Университет тәмамлагач, кая сугылыйм икән дип хәсрәтләнмим, мин – «кызыл
диплом»га ия белгеч-филолог биш былтыр журнал хезмәткәре. Разия дә эшле-
ашлы: полициядә – тикшерүче. Беркөнне ул:
– Йорт та йорт дисең, урыныгыз матурмы? – ди.
– Күрмәдем әле, – дим. – Миндияр оҗмах почмагы, ди инде.
– Күрмәдеңмени? Әнекәем, пошынмыйсың дамы? Хәер, син бит әле рухи
дөнья вәкиле, җир тормышы сиңа ят. Минем тәкъдим – барып карыйк!
– Ярар, Миндиярга әйтермен.
– Аңа ләм-мим! Икәү генә барабыз!
Разия абыйсының иске «Ока» машинасын «иярләгән» иде.
Тынычлык бистәсендә өлкән Суфияновларны хәтерлиләр икән. Беренче
шаһитыбыз – ак яулыклы әби: «И-и, оланнар, Минсәгыйть абзый алыпсатар
ие. Катыны Гатия белән без ахирәтләр иек», – дип, безне туп-туры «җәннәт
почмагы»на озатып куя, һәм мин шунда ук «тәмуг»ка эләгәм. Ауган

коймалар, янтайган капка, чүп баскан ишегалды, җиргә сеңгән агач йорт
күренеше кинокадрлар кебек күз алдымнан сызылып кына үтә, Мөнкир
һәм Нәнкир чукмар белән башыма ора... Күземнән көлтә-көлтә ут бөркелә.
Аңыма килгәндә, Разия чигәмне уа, ә яулыклы карчык пыш-пыш дога укып,
колагыма өрә:
– Өф-өф, иясез йортка җен-пәри оялый, шулар шаукымы. Өф-өф... Сез
мәрхүмнәргә кем тиеш соң, оланнар?
Разия миңа күз кыса:
– Бу урын сатыла дигәннәр иде, әби. Хуҗасы кайда икән?
– Ахирәтемнең Миндияр атлы бердәнбер малае ата нигезен торгызмады,
быраматта йөридер, җүнсез. Атасы сыңары. Минсәгыйть абзый кырык алдар
ие, бездән май, йомырка, тавык-чебеш алыр да Казанга өч бәясенә аткарып,
халыкка тиеннәр генә өләшер ие. Гөнаһлы бәндәсен Аллаһ ярлыкасын!
– Алма агачыннан ерак тәгәрәми, диләр, ничек кенә тәгәри әле! Атасыннан
да уздырган, имансыз! – Дустым тикмәгә генә разведкага чакырмаган, ул ирем
турында шактый гына мәгълүмат туплаган икән. – Гафу, бүлектәге егетләр
айлар буе альфонсның яшәү рәвешен өйрәнде. Машинадан сикермә түлке.
Гражданин Суфиянов беркайда да эшләми. Программистлыкка укыйм, диюе
дә ялган. Фатир снимать итә. Кафеларда гына туклана.
– Сөяркәсе... сөяркәсе кем?
– Шайтан! Хет хатыннар белән чуалсын иде. Сез бит бер-берегезне
яратмыйсыз. Дөресме? Дөрес, әлбиттә.
– Әлбәттә!
– Мине төзәтүе җиңел, менә кәкре агач – иреңне ничек турайтырсың,
Тәслимә! Миндияр акчаңны комарлы уеннарга туздыра. Кыскасы, тиененә
кадәр оттыра. Йорт аңа тагы, әбрәкәй төзергә дә хәленнән килми җәфаның.
Аерыл!
Мин миңгерәүләнәм, алай да «ярар» дип, баш кагам. Һай, хыялым бәллүр
савыт төсле төшә дә ватыла. Йорт сурәте генә күңел киндерендә: ике катлы
коттедж, биек түшәмле бүлмәләр, каен утыны чытыр-чытыр янган мич-камин...
Автор турында никадәр генә талантлы дисәләр дә, әгәр ул тарлыкта-
кысанлыкта һәм мохтаҗлыкта гомер чигә икән, аның әсәрләреннән барыбер
мескенлек аңкый. Кайсы акыл иясенең фикереме? Минеке. «Бөек»ләрнең
хезмәтен тәрҗемә иткәндә, мин моңа тулысынча инанам. Нигәдер бездә
иҗатчы өчен иң мөһиме – ирек, диләр, бу очракта кемгә дә буйсынмау, кемгә
дә яраклашмау турында әйтәләр булса кирәк. Ә иң яманы – көнкүреш коллыгы
белән хәерчелек түгелмени? «Иртәгә нәрсә ашыйм» дигән уй миемне тычкан
кебек кимерә. Ә бит каланчам биек иде, мин «әллә кем» идем, язмыш аямады,
каты гына чиртеп, чөелгән борынымны канатты.
...Өзлегеп, ай буе хастаханәдә дәваланам. Үзбәкстаннан хәбәр килә: әти-
әниләр Казанга күченмәкче, фатир эзлибез, диләр. Мин үз-үзен яндырганнан
соң, яңадан терелгән Феникс кошы кебек дәртләнеп китәм. Якын кешеләрем
Разияләрдә туктала. Тезләнеп, аягымны кочаклап гафу үтенгәндә дә, миннән
якты чырай күрмәгән Миндияр әби-бабасыннан яклау таба. «Дүрт аяклы ат та
абына», – ди әти. Әнинең дәлиле тагын да көчлерәк: «Аллаһ ярты өлешеңне
әманәт итеп тапшыра, сиңа ирең өчен теге дөньяда җавап бирәсе, кызым».
Саескан дустым боларга алдан ук «чыркылдаган»: «Ул имансыз киявегез
Тәслимәнең хыял көймәсен комга терәде!» Әти-әни кисәк кенә фатир алу
уеннан кире кайта. Имеш, Ташкентта җылы, рәхәт. И газизләрем, балабыз

парлы булып ир белән яшәсен дигәннәрдер, тир түгеп тапкан бөтен акчаларын
тиененә кадәр минем исемгә күчерәләр.
Хата-ялгышлар бүтән кабатланмас инде. Разия – опекуным, мин аның
карамагында, ул һәр хәрәкәтемне күзәтә, әз генә кыек бассам да, пыр туза.
Әмма мин киребеткәнне җиңәм, димә.
– Абыемның бригадасы под ключ йортыңны төзер. Казан бистәләрендә
җир участогы кыйммәт. Димәк, дустым, ике-өч ел әниеңнәрнекенә өстәргә
акча җыештан.
– Юк, юк, миңа аның бер көне дә елга тиң, – дип кабынам. – Миндиярлар
нигезенә салабыз. Бушка!
Рәмзия паровоз төсле пуфыра:
– Ай-һай, ник син шыр тиле икән, ә? Әгәр дә өеңне альфонс җирендә
төзетсәң, ул сезнең уртак милек санала. Әгәр дә ки син аның белән аерылышсаң,
бу милекнең яртысын Миндияр умыра. Алай да иреңнән котылмыйсың әле,
дускаем. Әгәр дә ки...
«Әгәр дә ки»ләр тешемә тия, үртәп:
– Йә, әгәр дә ки? – дим.
– ...башка урында салдырасың икән, ул да уртак мал, чөнки йорт сез бергә
яшәгәндә төзелгән.
– Акча минеке бит!
– Сез мөнәсәбәтләрегезне ЗАГСта рәсмиләштергән гаилә, судта Миндияр
отачак. Шуңа күрә коттеджны минем документлар белән торгызабыз да, аннан
мин аны сиңа бүләк итәм. Монда инде альфонс чуртым да тыгылалмый. Чур,
әллә миннән шикләнәсеңме, Тәслимә?
Нинди шикләнү, ди! Разиягә мин үземнән дә ныграк ышанам. Аның кебек
риясыз дус дөньяларда сирәк туа. Мине хыялымнан ерагайткан еллар куркыта.
Уйлап кына кара: өч җәй, өч кыш! Разиянең тәкъдиме турында Миндиярга
әйтмим. Әмма вөҗданым уянып, үземне хыянәтче итеп тоям. Әби: «Җиде
ипи пешерсәң, берсен иреңнән качыр», – дияр иде, ә мин барысын да яшерәм.
Итәк астыннан гына ут үрләтү миңа килешер микән? Миндияр тәүбәләде,
уеннардан бизде, ул – супермаркетта сакчы. Юл уңае кибеткә сугылам, ирем
– мылтыксыз солдат, постта.

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 3, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: