Урам балалары (повесть)

I

Тезләрен кочаклап, көчек шикелле бөгәрләнеп яткан малай дер калтырап уянды. Тышта караңгы төшеп тә өлгергән икән. Бая ике кат свитер киеп, юрганга төренеп яткан иде дә. Суык барыбер үзенекен итте, тәне калтырый, тешләре тешкә тими.

Караватта ятып түзмәде малай, өйнең икенче ягына чыгып, өстәл янына килде. Ике стакан белән буш шешәдән башка бернәрсә дә юк. Ул киштәләрне, тартмаларны ачып карады. Ичмасам, ярма йә бер-ике бөртек бәрәңге табылсачы...

Ачыккан, калтырануыннан тынычлана алмаган малай аптырап утыра бирде дә җан ачуыннан:

– Әни тагы эчәргә киткән! – дип кычкырып елап җибәрде.

Кала читендәге шушы агач йорттан кеше өзелми. Әнисенең шешәдәш дуслары өчен монда ишек һәрчак шар ачык. Ике ел элек Данилның әтисе үлгән иде. Кеше коткарам дип, күлдә баткан... Әллә кайгысыннан, әллә ялгызлыктан әнисе эчүгә сабышты. Берзаман әллә нинди ят ирне өйгә алып кайтты да бергә яши башладылар.

Әтисе дөнья куйганнан бирле Данил тыныч тормышны онытты. Тәмле аш авыз иткәне, җылы өйдә йоклаганы, яхшы кием күргәне булмады. Әйтерсең лә, әтисе үзе белән бөтен котны алып китте. Туганнары да юк бу калада. Әтисе үләр алдыннан Үзбәкстаннан күчеп кайтканнар иде алар. Бөтен якын кешеләре шул якта торып калды.

– Болай булмый, – дип, үзалдына сөйләнде Данил. – Ничек тә өйне җылытырга кирәк...

Шул ният белән ул тышка чыкты. Ихатаның теге, бу ягына барып карады. Утын түгел, чыра да юк. Шушы март ае тиз генә үтеп китми, дип сукранды ул үзалдына. Җир кардан арынса, көннәр дә аязыр, өйдә дә ул тиклем салкын булмас иде.

Ихатада бернәрсә дә тапмагач, Данил бакчага чыкты.

– Таптым, – дип куанды ул, бакча уртасында үсеп утырган чыршыны күреп. Тиз генә агачның корыган ботакларын сындырып алды да өйгә йөгерде.

Шуннан ылыслы ботакларны ваклап, ипләп кенә мич эченә өйде. Шырпы сызып, ылыска якынайтуы булды – анысы шытырдап янып та китте. И, куанды малай, и, сөенде! Ялкынга учын якынайта биреп, җылынырга утырды. Тик бу шатлыгы озакка бармады. Ылыслар тиз арада көлгә әйләнеп өлгерде, ә ботаклары тырпаеп калды. Ут сүнде...

Кәгазь салырга кирәк булган, дип уйлады малай. Өй буйлап кәгазь эзләргә тотынды. Саргаеп беткән гәзит тапты. Өстәл астында тузып яткан чүпрәк-чапракны да мичкә тыкты.

Кәгазь янып китте. Ялкын чүпрәкләргә күчте.

– Сүнмә инде, ут, сүнмә! – Данил, өшеп беткән бармакларын җылытырга маташып, янә ялкынга кулын якынайтты. Учак бер дә дөрләргә ашыкмады. Иске-москы пыскып, өйгә төтен таралды.

Шулчак тышта кемнеңдер йөткергәне, берәүләрнең шаркылдап көлгән тавышы ишетелде. Ишек шар ачылып китте дә кичке кунакларның йөзе күренде. Бусагада әнисе, үги әтисе һәм тагы ике ир пәйда булды.

– Нәрсә өйне төтенгә тутырып утырасың?! – Мич алдындагы Данилны күргәч тә, хуҗабикә тамагы ярылырдай итеп кычкырып җибәрде. – Кулыңнан бер эш килми, маңка! Ашарга таптырудан башка бернәрсә дә белмисең!

Малаена җикеренә-җикеренә, пимасын салып тормыйча, әнисе түргә үтте, кесәсеннән шешә чыгарып, шап иттереп өстәлгә куйды.

– Йә, нәрсә карап торасыз, исемләп чакырганны көтәсезме?! – диде ул әшнәләренә.

Бу мәҗлеснең ничек бетәсен Данил яхшы белә. Талаш-сугыш, барлы-юклы стаканнарны вату, елаш-сыкташ булачагы көн кебек ачык.

– Әни, эчмә инде!

Ләззәтләнеп аракы коя башлаган хатынны бу ачуландырды гына. Урыныннан сикереп торды да улының якасына ябышты.

– Син генә, корыгыр, миңа акыл өйрәтмәсәң инде! – Әнисенең пычранып, көрәккә әйләнгән куллары малайны шул тиклем кысып алды, җибәрергә дә уйламый. – Синең өчен генә күпме сүз ишеттем, беләсеңме?! Мәктәпкә йөрмәсәң дә, мин гаепле, пычрак киенеп барсаң да – мин. Өйгә бирелгән эшеңне эшләмәсәң дә – мин. Егет булып беткәнсең – һаман минем җилкәмне кимерәсең. Син туганчы, мал туса, ичмасам, бер файда булыр иде. Башкача өнең чыкмасын, көчек, җанымны көйдерсәң, йә сугып үтерермен! – Шулай төкереген чәчә-чәчә, әнисе Данилны җилтерәтә бирде, малай аның кулларыннан ычкынмакчы булып, тартышып маташты:

– Җибәр мине, җибәр!..

Данилның бу гамәле үги әтисенә җитә калды.

– Җибәр әле шул маңканы! – дип кычкырып әйтте ир. Әнисе, калтыранып, тынычлана алмыйча өстәл янына барып утырды.

– Нәрсә, кеше булдыңмы, ә?! – Куе мыеклы, тәбәнәк буйлы, аракы исе аңкып торган ир елан кебек ысылдап, малайга якынайды. – Һаман борыныңны тыгасыңмы? Теге чакта да эшне син боздың, сволочь!

– Нинди эшне?

– Үзең беләсең. Исәргә салышма.

Усал караштан Данилның буыннары җебеде. Аның күзенә карамаска тырышып, башын читкә борырга да өлгермәде, чигәсенә шап иттеләр. Күз алдында очкыннар чәчрәп китте. Башы әйләнеп, идәнгә тәгәрәде.

Янына килеп юатыр, гафу үтенер дип, Данил, яшьле күзләрен мөлдерәтеп, әнисенә карады. Дөньядагы иң якын кешесе моңа игътибар да бирмәде:

– Ярый, җаным. Кызма! – дип, иргә әйтте дә аны өстәл янына чакырды.

Үги әти тынычланырга уйламады.

– Нәрсә бичәләр кебек мышнап ятасың, ну-ка, тор! – Каты куллары белән Данилның терсәгеннән эләктереп, аягына бастырырга маташты, гыжылдап җикеренә бирде.

– Кайчан безгә яшәргә хут бирәсең, хөрәсән?! Әниеңә тагы бер сүз әйтеп кара – сугам да егам. – Шулчак үте сытылырдай чиккә җиткән үги атасы өйгә тулган төтеннән чәчәп йөткерергә кереште. Бераздан: – Өйне нигә төтен белән тутырдың, инәңне! – дип, Данилны җан ачуыннан төртеп җибәрде. Болай да юньле ризык күрмәгәнлектән ябыгып, хәлсезләнеп беткән малай очып барып төште. Борыныннан чәчрәп кан чыкты.

Ирнең бу тиклем шашынуын күреп, әнисе тынычландырырга тырышты.

– Ярый, җитте, җитте! Иртәгә үзем иманын укытырмын әле, – дип, ирнең аркасыннан сөеп алды. – Утыр инде, утыр!

– Ух, маңка! Мин сине тегенең өчен никогда не прощу!.. – дип сөйләнә бирде аракыдан шашынган ир. – Бигрәк өйне төтенгә тутырган. Бернәрсә дә күренми! Ут куйма! Тавык кебек күшексен әйдә. Без үлмәбез. Менә бу бөҗәк иртәгә үк катачак!

– Нинди зыяным тиде сезгә? – дип ишетелер-ишетелмәс пышылдады малай. – Мин бит җылынырга гына теләдем!

Эчкечеләрнең шаркылдашып көлүе, бер-берсе белән ярыша-ярыша бәхәсләшүе, Данилны мыскыллап телгә алулары бергә буталып, малайның башында кайнады. Өйдә суык, төтен дә таралмый. Тешләре тешкә тими, дер калтырап, идәндә ята бирде ул.

Түзә алмады Данил. Караватка түшәк урынына җәелгән курткасын киде дә урамга чыкты.

Ишегалдына чыккач, шешкән иреннәренең сызлавын киметер өчен, карны учына йомарлап, авырткан урынына басты. Тәне тоташтан сызлый.

Данил бәләкәй чактан йолдызларны күзәтергә яратты. Аларның исемен дә, ничек урнашканнарын да яхшы белә. Боларны әтисе өйрәтте. Әле дә, үзен тынычландырырга теләгәндәй, күккә бакты. Ләкин анда бер йолдыз да күренми. Күк гөмбәзен кап-кара, куе болытлар каплап алган. Алар, өйдәге төтендәй, һич беркайчан таралмас сыман тоелды аңа.

– Әллә тоташ дөньяның миче төтенли инде?! – Бу уй малайның башына үзеннән-үзе килде.

Данил ихатадан чыкты да күпкатлы йортлар ягына юнәлде. Әнисенең аны җан көченә җилтерәтүе, үги әтисенең таштай каты куллары белән дөмбәсләве һаман да күз алдыннан китмәде. Шул авыр минутларны исенә төшереп, сыктый-сыктый атлый бирде ул.

Караңгы төндә кая, кемгә барырга? Бу сорауга ул җавап таба алмады әле.

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: