Урам балалары (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

X

Хәзер базарга йөрү хәвефле була башлады. Аларны бу бәләкәй калада сатучылар йөзгә белә диярлек. Бүтән чара уйлап тапмасалар...

Илдар төне буена йоклый алмый чыкты. Бер уй башында уралды. Барыргамы, бармаскамы? Юк, ул үзе анда йөрмәс. Ә менә ике малай... Ничек итәргә икән?..

Черновны бу калада белмәгән кеше юктыр. Череп баеган адәм. Кайсы бер кешеләргә уңыш елмаеп кына тора. Әнә шул зур корсаклы ир халык өчен нәрсә эшләгән?! Ул хакимият тирәсендә урала. Шунда ниндидер вазифа били. Моннан тыш, гаиләсенең бизнесы да бар. Каладагы аракы, сыра саткан иң зур кибетләр Черновларныкы. Аларга каршы сүз әйткән, эшләрен тикшергән адәм юк. Ай үсәсен – көн үсеп, баеп яшиләр. Каланың иң матур урамында ике катлы балкып торган йорт – аларныкы.

Илдар күптән күз салып куйды шул кызыл кирпечле йортка. Ә инде аның хуҗасы турында риваятьләр авыздан-авызга күчеп йөри. Имеш, Черновның бер пар туфлие генә дә – укытучының бер еллык эш хакына тора. Ул адәм банкта акча сакламый дигәнен дә кемнәндер ишетте. Акчаларын өйдә тота, банкка ышанычым юк, дип әйтә икән. Ремонт эшләгән егетләргә шкафтан төргәге белән акча чыгарган да күз алдында чутлап биргән! Өйдәге җиһазларның кыйммәтлеге, күплеге турында әйтеп торасы да түгел. Ничек моңа ышанмыйсың! Хәзер кешеләрнең берсеннән-берсе узып, байлык туплый торган заман башланды. Намус та, мәрхәмәтлек тә арткы планга күчте. Мондый мал колларына хәзер халык та күнегеп бетте. Фәләннең өендәге әбрәкәйнең ишеге алтыннан дисәләр, икеләнми ышаначаклар.

Әле отпуск чоры. Күпләр бу вакытта йә диңгездә, йә чит илдә ял итә. Чернов ял итмәслек кешеме? Ул да бит эшли. Илдар шул йорт ягыннан көн дә үтеп йөри. Йортның һәр өлешенә игътибар итә. Капка эчтән бикле, тәрәзәләр ябык, чаршаулар эленеп тора... Тик бер урында форточка гына ачык калган. Инде бер атна күзәтеп йөрде: кичен анда ут янганын күрмәде. Форточканы да ябучы юк. Үзенең танышы аша да белеште. Чынлап та, хуҗалар ялга киткән...

Данил белән Цыган – үткер егетләр. Илдарга аларның җитезлеге, зирәклеге ошый. Моңарчы җиңелрәк «эштә» аларны күп сынады. Афәрин, сер бирмәделәр. Кайдадыр тотылып, артык мәшәкать тудырмадылар. Уңды, бик уңды Илдар шушы йолкышлардан. Тамак та тук, баш та тыныч. Әгәр алар булмаса, хәзер иректә йөрер идеме? Яшьләр өчен Илдар борчылмый. Эләксәләр, алардан ни җавап? Унсигезләре тулмаган. Димәк, өлкәннәр сымак җаваплылык та юк. Илдар судан коры чыгачак. Аларга да бит бу шөгыль ошый. Цыган дигәне «һайт» дигәнгә «тайт» дип тора. Ләззәт белән башкара һәр кушканны.

Болар белән разведкага барырга була, дип сөенеп куйды Илдар. Вакытны югалтырга ярамый. Тәвәккәлләргә кирәк.

***

– Әгәр килеп чыкмаса? – Цыган чәен читкә этеп, торып китте.

– Карга сыман каркылдап торма! – Хуҗаның җавабы каты иде. – Барысын да белештем. Өй буш. Хуҗалары ял итәргә киткән...

Сүзгә Данил да кушылды:

– Башкача тәкъдим юкмы? Нигә шул өйгә төшәргә дигән?

– Кесәләр буйлап йөрү ялкытты. Бу – бала-чагалар эше. Это не наш уровень. – Косой үзенекен талкыды.

Малайлар сүзсез калды. Ни дисәң дә, шүрләтә. Моңа кадәр андый адымга барганнары юк бит. «Эшнең» дә ниндие әле?! Йорт басарга! Җитмәсә, хуҗасы кем! Илдар күндерә белә. Мондый мәлдә ничек сөйләргә кирәклеген аңа өйрәтәсе юк. Иң мөһиме – тынып калмаска! Нәрсә булса да сөйләргә. Нәкъ шушы икеләнгән мәлендә, әгәр тегеләр үзенекен сүз итсә, эш барып чыкмас. Мондый вакытта берәүнең генә сүзе сүз булырга тиеш. Ничек тә ышандырырга кирәк.

– Сез миңа ышаныгыз. – Мич алдына утырып, Илдар тәмәкесен кабызды. Тегеләрне дә янына чакырып алды. – Эшне ничек үтәргә кирәклеген күптән уйладым. Всё чисто. Бер нәрсәдән дә куркырга ярамый. Барысы да җип-җиңел. Кердең, алдың, чыктың...

Данил бу тәкъдимнән чигенү ягын карады:

– Моңарчы базарга йөрдек. Кесәләрне чистарттык. Ачтан үлмәдек бит...

Косой аңа кырын карап куйды:

– Ул вакытны онытыгыз. Анда өйрәнү өчен генә йөрдек. Хәзер сезнең тормышта бүтән этап башлана. Целовать – так королеву, брать – так банк!

– Барыбер шүрләтә бит әле, Илдар абый! Ул тиклем зур җинаять өчен әллә нәрсә эшләтерләр...

– Ха-ха... – хуҗа боларның беркатлылыгыннан көлеп җибәрде. – Шул да булдымы зур җинаять? Зурның ни икәнен сез әле белмисез. Матур галстук, костюм киеп йөргән кайсыбер түрәләр миллионлап, миллиардлап урлый! Тоташ ил халкына диелгән мөлкәт берәүнең корсагына кереп ята. Ә ул ыжламый да. Аны тотучы, җавапка тарттыручы кеше дә юк. Мин нигә шундый юлны сайлады дип уйлыйсыз? Үч итеп урлыйм, чөнки безнең илдә урлашмыйча яшәп булмый...

Илдар кинәт кызып киткәч, малайлар аны бүлдерергә кыймады. Күрәсең, бу төер күптән аның эчендә яткан. Әле шуңа ниндидер гаделлекне юллагандай, ярсып сөйли бирде.

– Ә син зур җинаять, дисең? Бүтәнчә алай көлдермә, яме, Данил. Яши-яши шуңа инандым: кем йә тавык, йә магнитофон урлый – төрмәгә ябалар. Ә кем завод йә урманны урлый – иректә яши. Кайда гаделлек?! Шуңа гомер буена бер үкенечем бар: күп итеп урлашырлык урында эшләмим. Әллә нинди эшләр кылып, баеп яшәр идем.

Тышта дөм караңгы. Тирә-якта тыныч. Бер адәм тавышы ишетелми. Йорт та ялгызы тора. Иң мөһиме – этләре юк. Тик менә коймалары гына биек. Җитмәсә, кирпечтән салганнар бит әле. Кирмән, диярсең. Илдар кушканча эшләргә кирәк. Данил ике кулын тезенә куеп, «баскыч» ясады һәм Цыган, шуңа басып, өскә үрмәләде. «Һоп» итеп эчкә дә төште. Данилның эше башка. Ул тирә-якны сагалап торырга тиеш.

– Тәрәзәдән керү ничек җиңел. Ичмасам, форточкасын япмаганнар, исәрләр, – дип уйлап өлгерде Цыган. Ә аның кебек ябык кешегә ул форточка нәрсә инде?! Баш кына керсен, ул чакта бөтен тәнең сыячак. Бу кагыйдәне малай яхшы белә. Эчтә бик сак булырга кирәк. Ут яндырырга ярамый, моның өчен шырпы җитә. Эз калдырмас өчен юка перчаткалар да киде. Белгән догаларын укыды да тәрәзәгә үрмәләде. Тәүдә башын, ике кулын тыкты, шуннан рамына тотынып, эчкә төште. Шәп килеп чыкты.

Шул мәл коточкыч сирена тавышына Данил дертләп китте. Йорт эчендә йөрәкне ярырлык итеп сигнализация улый башлады! Йөрәк табанга төшкәндәй булды! Ах, чукынчык байлар! Үз мөлкәтен ничек сакларга беләләр.

– Цыган, тайдык! – дип кычкырды ул җан көченә. Мондый очракта бердәнбер чара – табан ялтырату. Димәк, өйне сак астына куйганнар. Алары озак көттермәс, хәзер үк килеп җитәрләр.

Цыган калтырана-калтырана чыгу ягына үрелде. Форточкага атылып дигәндәй чумды. Бите, куллары сыдырылды. Тик ул авыртуны тоймый иде. Бар уе – тизрәк чыгып качу!

– Шәбрәк! Шәбрәк! – Данил кабаландыра торды.

Цыган тәрәзәдән чыкса да, коймага үзе генә сикереп менә алмады. Капканы да эчтән тарткалап карады, ул йозакка бикле булып чыкты. Тегеләй дә, болай да йөгереп карады. Ул камауда! Баскыч сыман әйберләре юк. Ә теге сирена һич туктарга уйламый, ярсып акыра да акыра!

– Чё тормозишь? Чык тизрәк!

– Чыга алмыйм! Койма биек...

Якында гына машина тавышы ишетелде. Анысы зур тизлек белән килә. Йорт сакчылары. Бетте баш.

– Син яшерен шунда, – бүтәнчә уй килмәде Данилның башына. Үзе дә котылу ягын карап, каршы йорттагы бакчага сикерде. Кеше күрмәсен өчен куаклар арасына качты.

Машина нәкъ шул ике катлы йорт алдында туктады. Эченнән әзмәвердәй дүрт ир йөгереп чыкты. Һәрберсенең кулында – күсәк. Фаралар яктысында Данил моны яхшы күрде. Берсе шыгырдатып капканы ачты да бергәләп эчкә үттеләр. Ә сигнализация, корып киткере, туктамый акыра.

Цыганны тапмасалар ярар иде, дип теләде Данил. Элек белгән догаларын исенә төшерергә тырышты. Цыган елгыр егет, берәр җиргә яшеренеп калыр ул, дип ышанды. Менә сигнализация тынды. Ә йөрәк дөпелди. Нәрсә булып бетәр икән? Шушы мәлдә Илдарны каһәрләде малай. Аңа, җылы өйдә яткач, рәхәт. Әгәр шушы хәлдән исән-сау чыксалармы, табар Косойга нәрсә әйтерен. Мондый мәлдә минутлар сәгатьтән дә озынрак тоела. Эчне пошырып, теге сакчылар да ихатадан чыгарга ашыкмый. Нәрсәдер эзлиләр, тентиләр чукынчыклар.

– Ах, вот он где лежит, тварь! – дип сөрән салды эчтә кемдер.

– Попался, ворюга!

– Это же беспризорник. Знакомое лицо!

Данил ике кулы белән башын тотты да катып калды. Могҗизага ышанса да, ул теләгәнчә килеп чыкмады. Тегеләрнең ярсып-ярсып тукмаганы ишетелде: «А-а-а, кулымны сындырасыз. Кирәкми!..» Малайның ычкынырга теләп карышуы ирләрнең ачуын арттырды гына, күрәсең.

– Мы тебе все руки и ноги переломаем!

– Будешь знать – куда лезть.

– Тимәгез миңа! Ән-ииииии! – Цыган болар жәлләр дип, елап ялварды. Кан күргән бүре кебек, күсәк тоткан әзмәверләр шашканнан-шашынды. «Шак-шок» иткән колакны ертырдай тавыш тирә-якка ишетелеп торды. Ә ирләр бер җәлләү белми, башын да, кабыргасын, аяк-кулларына да агач күсәк белән төйделәр генә. Цыганның авызыннан да, колагыннан да кан китте.

Андый тукмауның шаһиты булу – үзе коточкыч хәл. Шуңа Данил чарасыздан колагын каплады. Күзеннән бертуктаусыз яшь акты. Ярдәм итә алмый шул дустына – шунысы үкенечле. Чыкса, үзен дә шул ук язмыш көтә. Тоташ дөнья ишелгәндәй тоелды шушы мәлдә. Үзенең җир йөзенә туганына үкенде Данил.

– Кот-ка-ры-гы-ыз! – Берәрсе ишетер, ярдәмгә килерләр дип, бар көченә кычкырды Цыган. Ләкин аны коткаручы булмады. Ирләр узыша-узыша типкәләвен дәвам итте.

Хәлсез, канга баткан Цыганны урамга чыгарып ыргыттылар да, машинага утырып, күздән юк булдылар.

 

***

Данил тукмалган дустын ничек тә Косойның өенә алып барып җиткерергә ашыкты. Тик аның тырышуы бушка булды. Йөз метр араны да әллә бер сәгать үттеләр. Цыган туктаусыз уфылдый, берничә адым бара да туктый.

– Данька, тукта-а, – дип телгә килде Цыган. – Миңа кыен, башка бара алмыйм, ятып торасым килә...

– Түз инде чак кына, түз... – Данил адымнарын киметми, дустын юатырга маташты. – Хәзер кайтып җитәбез.

– Юу-ук. Тукта... Башкача чыдап булмый, – дип, ул елап җибәрде. – Эчемдә нәрсәдер чәнчә, башым әйләнә. Ишетәсеңме мине, зинһа-а-а-р! – Бу сүзләрне олы ялвару белән Цыган бар көченә кычкырып әйтте. Әмма кешене бу хәлендә урам уртасында калдырып булмый бит. Цыган бертуктаусыз кан төкерә... Авыртуын киметергә тырышкандай, бөгәрләнеп, эчен уып маташты. Аның шул тиклем дә куркыныч хәлен күреп, Данил нәрсә эшләргә белми аптырап торды.

– Йә, сиңа нәрсә эшлим? «Скорый» чакыртсам, ничек булыр икән?

Цыган туктаусыз чәчәвеннән арына алмый, көчкә телгә килде.

– Хәлләрем хөрти, Данька, – диде ул ыңгыраша-ыңгыраша. – Бөтен тәнем авырта. Эчемдә утлы тимер яткан сымак. Сөякләрем чатный. Җитмәсә, сул кулым сынган шикелле.

– Тик син күзеңне йомма, яме? Ишетәсеңме мине – йомма! – Данил шулай диде дә дустын куаклыкта калдырып, җан-фәрманга урамга йөгереп чыкты. Мондый мәлдә һәр минут кадерле икәнлеген яхшы аңлый иде.

Цыганның янына йөгереп килеп җиткәндә, ул һушын югалтыр хәлдә, җирдә бөгәрләнеп ята иде. Йөзе шешенгән, күзләре төпкә баткан. Ул Данилны күргәч тә, соңгы өмет белән дустына карады.

– Скорый киләме?

Данил аны тынычландырырга маташты:

– Әйе, хәзер килә.

Шулчак «ыһ» дип авыр сулады Цыган. Эчендә нәрсәдер чәнечкәнгә һәр тарафка ишетелерлек итеп ыңгырашып алды. Көченең минут саен кимүен тоеп, әйтер сүзен тәмамлап куярга ашыкты:

– Ходай мине дөньяның бөтен кыенлыкларын татыр өчен җибәргәндер ул. Бер рәхәттә яшәп булмады, дус, шунысы үкенечле.

– Бәхетле көннәребез алда әле...

– Юк, Данька. Синең этең дә безгә караганда күпкә бәхетлерәк. Аны, ичмасам, урамда кешеләр жәлләп, сөяк йә икмәк биреп китә. Ә безне жәлләгәннәре булдымы? – Цыганның һәр сүзе кыенлык белән генә чыга иде.

Акланырдай сүз тапмады Данил. Аның белән килешми мөмкин түгел иде.

– Мин аякларымны да, кулымны да тоймыйм. Әллә кая очып китәрмен кебек. Күземне йомарга да куркам...

– Түз, түз! Хәзер «скорый» килә...

Цыганны шунда ук алып киттеләр. Тик ул ак халатлы кешеләр килгәндә, һушын югалткан иде инде. Данил да алар белән барырга теләде, әмма аны алмадылар.

...Төштән соң Данил үзе дәваханәгә барды. Ул кала читендә урнашкан. Тәүдә кабул итү бүлегенә кереп, дустының кайсы бүлектә ятканын сорашты. Исем-фамилиясен төгәл белмәгәч, табуы кыенрак булды.

– Сез кемгә? – диде актан киенгән олы яшьтәге ир.

– Тимур... Ул бүген сезнең бүлеккә эләкте. 16 яшьтә.

Тыныч кына утырган табиб урыныннан торды да Данилга якынрак килде.

– Ә сез аңа кем буласыз?

– Энесе.

Палатага кертмәсләр, дип курыкты малай. Шуңа якын туганы дип, алдап әйтте. Табиб беразга тынып калды. Шуннан нәрсәдер әйтергә теләп, кулы белән ишарәләп маташты.

– Сезгә ничек әйтергә дә белмим... Ул күп кан югалткан. Давлениесе нык төшкән иде.

Табибка әйтеп бетерергә дә ирек бирми, Данил сорауларын яудырды:

– Ә хәзер хәле яхшырдымы? Аны кереп карасам буламы?

– Реанимация дә ярдәм итмәде. Без аны коткара алмадык...

Данилның аяк астында җир убылгандай тоелды. Буыннары тотмый, шунда ук чүгәләде...

 

Әсәрнең дәвамын "Казан утлары" журналының 11 санында (2019) укыгыз.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: