Урам балалары (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

IX

Данил озак йоклый алмый ятты. Бар уе әнисе, әтисе турында. Әнисе хәзер кайларда йөри икән? Бәлки, ул Данилны әлеге мәлдә эзлидер! Әгәр күрсә, нык итеп кочаклар иде әнисен. Очрашуның татлы минутларын күз алдына китереп, үзен көндәлек мәшәкатьтән арындырырга тырышты. Данил әнисе белән күрешеп, матур яши башлауларына ышана. Чак кына түзәргә кирәк дип тынычландыра үзен.

Әти йорты да күз алдыннан китми. Юк, сатмаганнар аны. Теге абзыйлар, мөгаен, вакытлыча кереп торгандыр да шулай дип, малайны алдаштырып маташалардыр...

«Тиздән икенче катын төзербез», дип сөйли иде әтисе. Әгәр үлеп китмәсә... Аның үлгәненә дә Данилның ышанасы килми. Базарда йөреп ятканда, әтисен очратыр кебек.

Әтиең белән әниең янында яшәү нинди олы бәхет икән! Шул мәлне үлеп сагына Данил. Бигрәк тә авыр мәлләрдә якыннары, йорты турындагы истәлекләр аның күңелен җылыта. Хәтта өйдәге юрганның җылысы да хәтереннән чыкканы юк. Татлы истәлекләргә бирелеп, малай йоклап китте...

 

***

Эх, шул Ләйсән. Кояштай елмайган кызны тәүге тапкыр күргәненә күпме вакыт үтте. Гел очрашып та тормадылар. Данил өчен ул мөмкин дә түгел. Ә шулай да ул кызны бер көнгә дә онытканы булмады. Ничектер истә, йөрәк түрендә йөрткән сыман. Бүген күрешсәләр, нәрсә дип әйтер икән? Шунысы кызык: көннән-көн шул кыз ешрак исенә төшә. Менә әле дә аяклар теге йортлар ягына үзеннән-үзе алып китте. Тик буш кул белән бару уңайсыз. Ләйсәнне нәрсә беләндер куандырасы иде. Шул уй белән зур кибеткә керде.

Акчасы булган кешедәй киштәләр яныннан тегеләй-болай үтте. Шулчак күзе йомры көзгегә төште! Нинди матур әйбер! Кесәдә йөртер өчен бигрәк уңайлы. Вәт ичмасам Ләйсән куаначак. Күп уйлап тормый, Данил аны өске кесәсенә тыкты да чыгу ягын карады. Бу урлашуын берәү дә сизмәде.

Биек йортлар арасына кереп, эзен яздыргач, Данил эскәмиягә утырды. Олы куаныч белән теге көзгене кесәсеннән чыгарды.

– Мату-у-ур! – дип куйды канәгатьлек белән. Җитмәсә, япмалы бит әле. Ләйсән куаныр инде...

Көзгедә үзен күргәч, бераз кәефе кырылды. Күптән юынмагач, муены пычрак, ачуны китереп, кара җеп сыман күренеп тора бит әле. Колак эчен дә тазартырга кирәк. Болай шайтан сыман кыяфәттә сылу янына ничек гарьләнми барсын инде? Оятка калдырса? Бүтән күрешмәстәй булса?

Үзеннән-үзе оялып, елга ягына табан атлады Данил. Бу зур булмаган каланың уртасыннан елга ага. Аңа барып җитү әллә ни ерак түгел. Ичмасам, муенын, битен, колагын юып алыр. Кеше алдына чыкса, һәркем матуррак күренергә тырыша, ә кыз янына барганда, бу теләк икеләтә арта. Рәхәтләнеп, су чәчрәтеп юынды ул. Моннан соң шундый рәхәт булып калды. Кәеф тә күтәрелде. Бер уңайдан киеменең пычранган урыннарын сулап, сөртеп алды. Хәзер очрашуга барырга мөмкин.

Көзгене янә кулына алды ла Данил уйга калды. Кем соң ул теге кыз алдында? Ләйсән аны акыллы, тәртипле малай дип белә. Ә Данил?! Бар белгәне – урлашу... Әле дә кызга бүләк дип көзге алды. Әйе, мондый бүләккә сылу куаныр. Тик нинди юл белән табылган соң ул бүләк? Шушы икеләнү аңа тынгы бирмәде. Ләйсәнне ул күпләргә өлге итеп күз алдына китерә. Аның белән аралашкан кеше алдашмаска, урлашмаска тиеш. Ләйсән – сафлык. Ә сафлыкны пычратып, урлаган әйберне ничек бирергә мөмкин! Гарьлек Данилны эчтән ялмап алды. «Оят! Оят! Оят» – дип үзалдына кабатлады. Әгәр кыз аның карак икәнлеген белеп алса? Нигә шушы турыда Данил алдан уйламады икән? Төшенә әтисенең керүе юктан түгел бит. Әллә урлашып йөрүенә шулай әрнүен белдерәме? Башында мең төрле уйлар чуалып, томалады.

– Чукынып китсен бу көзгесе! – Малай бар көченә ялтыр бүләкне суга атты.  Инде нәрсә эшләргә? Елга ярындагы тугайда үскән төрле-төрле чәчкәләргә күзе төште аның. Тапты! Күп тә үтми, чәчкә гөлләмәсе аның кулында иде. Кешегә шатлык бүләк итәр өчен мотлак урлашырга димәгән. Шушы уеннан малайның кәефе күтәрелде. Ул ышанычлы адымнар белән күптән таныш йорт ягына атлады.

 

***

Подъезд алдында Данил ярты сәгать чамасы утырды. Кызның фатиры кайда икәнен дә белә. Тик уңайсыз. Әгәр ул ишектәге кыңгырауга басса, Ләйсән урынына әнисе килеп чыкса? Ул чакта нәрсә дияр? Оялта. Шуңа тәүдә подъезд алдындагы эскәмиядә көтеп утырырга булды. Тагын биш минут кына көтәм дә, әгәр чыкмаса, үзем күтәреләм, дип, үзен тынычландырды.

– Саумы, Данил? – Таныш тавышка малай башын күтәрде дә өнсез калды. Аның каршысында Ләйсән басып тора иде. Ике кулына сумка тоткан. Чәчкәле күлмәк кигән. Озын, куе чәчләре биленә тиклем төшеп тора. Ә елмаюы...

– Сәл-а-ам! – Күптән көткән кешесе белән күрешүдән Данил югалып калды. Тотлыга-тотлыга исәнләште. – Ә син кайдан киләсең?

– Кибеткә барган идем. Әнием эштә. Ул кайтуга берәр нәрсә пешереп куярга кирәк, – диде Ләйсән, елмаеп. Әйберләрен җиргә куйды. Данил шатлыгыннан чәчкәләре турында да онытты. Анысын эскәмиягә куеп торган иде. Арытабан сүзне нәрсә турында дәвам итәргә белми торганда, күзе теге гөлләмәгә төште.

– Ә-ә-ә, онытып торам. Ләйсән, бу сиңа! – Болай да якты йөзле кыз балкып китте. Аның күзләреннән шатлык нуры бөркелә. Мондый да кыюлыкны көтмәгәндер Данилдан. Дөресен әйткәндә, тәү күрүдән үк ошатты бу малайны Ләйсән. Гадилеге, ихласлыгы белән үзенә каратты. Мәктәптә дә малайлар җитәрлек. Тик Данил алардан күпкә матуррак. Тешләрен күрсәтеп, бер елмаюы ни тора! Ә үзен ничек ирләрчә тота бит әле. Куанычы эченә сыймады кызның, үзе дә аңламастан егетне кочаклап алды:

– Рәхмә-әт! – диде ул гөлләмәне иснәп. – Миңа беркайчан да чәчкә бүләк иткәннәре юк иде.

Шатлыгыннан кыз менә-менә очып китәрдәй тоелды. Шушы мәлдә егетне аңлата алмаслык хисләр чолгап алды. Бигрәк тә Ләйсәннең кочаклавы нык тәэсир итте. Хәтта башына эссе йөгерде, үзе оялып, кызарып китте. Мондый мизгелләрне беркайчан кичергәне юк иде әле.

Йолдыз да кайдадыр югалып торган җиреннән килеп чыкты. Күптән күрешмәгәч, ул да Ләйсәнне сагынган, күрәсең. Койрыгын болгап, үрле-кырлы сикереп, кызга сарылды. Ләйсән дә аны иркәләп алды.

– Ничек зураеп киткән. Үскән бит әле... – Эт йомшак кулларны тоеп иркәләнә бирде. – Әйдә, тышта тормагыз. Керик!

Егет бу тәкъдимнән аптырап калды. Тышта озак торып булмый бит инде. Ләйсәнгә аш пешерергә кирәк. Данилның аның янында озаграк буласы килә дә бит. Сөйләшмәсәләр дә, күзләренә генә карап торырга риза. Ничектер рәхәт аның янында, бөтен мәшәкатьләреңне онытасың. Икенче яктан, Данил фатирга керергә тартына, чөнки носкилары тишек. Шуны кыз күреп калса, бетте баш!

Ахырда:

– Юк, рәхмәт. Кереп тормамдыр, уңайсыз, – дип баш тартты. Ләкин Ләйсән үзе генә өенә керергә ашыкмады:

– Әйдә, әйдә. Үземә генә барыбер күңелсез. Чәй эчеп алырбыз.

Фатирга керергә Данил ризалашмас та иде. Теге ике авыр сумканы күреп, егетлеге алга чыкты.

– Үзем күтәрәм, – дип, йөкне кулына алды.

Йолдыз да калышмады. Ул белә: шушы кыз белән күрешсәләр, аңа һәрчак нәрсәдер эләгә. Теге тапкыр зур сөяк эләкте, колбаса белән дә сыйларга мөмкиннәр аны. Әле дә күпне өмет итә эт. Шул нияте аңа егет белән кыздан бер адымга да артта калырга ирек бирми. Фатирга кергәч тә, Йолдыз әрсезләнеп түргә үтмәде. Ишек төбенә ятып, ризык китерүләрен көтте.

Данил рөхсәт сорап, тиз генә юыну бүлмәсенә кереп бикләнде. Оятка калмыйм дип, теге тишек носкиларын салып, аякларын сабынлап юды. Инде кеше күзенә күренергә дә була.

Ләйсән аш бүлмәсендә мәш килде. Кәстрүлгә ит салды да бәрәңге, кишер чистартырга кереште. Күңелсезләнеп утырмасын дип, Данилга фотоальбомын тоттырды.

– Мин кеше фотоларын карарга яратам, – дигән булды Данил. – Бигрәк тә балачактагысын. Ул вакытта кешеләр кызык була.

– Ярар. Тик көлмә минекеләрдән...

Фотоальбомны гына карап утырмады Данил, Ләйсән эш белән мәшгуль вакытта сиздермичә күзәтте. Шулай була икән. Күзне дә алырлык түгел. Нәрсәсе беләндер тартып тик тора. «Уңган кыз. Кулына күз иярми», – дип үзенчә нәтиҗә ясап куйды.

– Ләйсән, ә син ничә төрле аш пешерә беләсең?

– О-о-о, күп инде алар! Әнием бәләкәйдән өйрәтте.

– Ә нәрсәне ешрак әзерлисең?

– Вакытка карап инде. Әгәр ашыксам, табада йомырка кыздырам. Өч минутта әзер була. Ә инде вакытым күбрәк булса, итле ризык әзерлим. Ә син нәрсә яратасың?

Бу сораудан Данил өнсез калды. Соңгы мәртәбә нәрсә ашады соң? Бәрәңге йә борчак боткасы, йә макарон дип әйтсә, уңайсыз. Бу бигрәк фәкыйрь икән дип уйлар Ләйсән. Курыкты. Ахырда, бик күптән ашаган затлы ризыкны исенә төшерде.

– Бишбармак йә каз ите белән салма, – дип әйтә алгач, иңеннән олы йөк төшкәндәй тоелды.

– Менә син тәмлетамак икәнсең. Ярар, анысын да берәр пешерербез...

Икәүләшеп, капма-каршы утырып аш ашадылар. Монда бөтен нәрсә дә пөхтә. Савыт-сабалар ялтырап тора. Кая карама – тәртип. Ә ашның тәмлелеге... Кайчан мондый сыйны күрде соң Данил? Ничек кенә тырышмасын, барыбер исенә төшерә алмады. Йолдыз да өлешсез калмады. Итне турагач та, эре-эре сөякләр аңа бирелде. Бүген эткә дә, Данилга да бәйрәм.

Ашаганда, Данил үзен иплерәк тотарга тырышты. Ничек кенә тиз ашап бетерергә теләсә дә, үзен тыйды: калаклары белән җайлырак эш итте. Комсызланып, шәп-шәп йотарга ашыкмады. Әнә, Ләйсән ничек оялчан утыра. Үзен Данил алдында тагын да итагатьлерәк итеп тотасы килә. Егет тә шушы нияттән азат түгел.

Ләйсәндә ничек кенә рәхәт булмасын, кайтырга кирәк. Данил сәгатькә карап алды. Әнисе эштән кайтып керсә... Алтыдан да соңга калырга ярамый. Әгәр ул берүзе генә яшәсә, бәлки, чыкмас та иде. Икесенә шундый күңелле бит. Вакыт үткәне дә сизелми. Эх, гел шулай бергә булсалар...

Данил кайтырга җыенгач, Ләйсәннең йөзе үзгәрде. Күренеп тора, аның да хушлашасы килми. Тик бүтән чара юк.

– Ә син тагын кайчан безнең якка киләсең? – диде Ләйсән.

– Борчылма, – Данил кызны тынычландырырга тырышты. – Инде озакка югалмам. Килермен шушы ялларда. Бергә шәһәр буйлап йөрербез.

– Алдашмыйсыңмы? Килерсеңме? – дип кабатлап сорады кыз.

– Килермен.

– Ярар. – Ләйсән тагын елмайды. – Дөресен әйткәндә, син озак югалып йөргәч, мин борчыла башладым. Бүтән килмәссең дип уйлаган идем. Әллә үпкәләттемме, дип тә борчылдым.

– Сүз бирәм. Башка югалмам! – Егет чыгып китим генә дигән иде, кинәт кире борылып карады. Күзләр очрашты да, сүзсез генә тордылар. Данил бу мәлдә шул тиклем бәхетле итеп тойды үзен. Кызның кулына кагылмыйча чыга алмады.

– Ләйсән, колагыңа бер әйбер әйтимме? – дигән булды. Кыз, ниндидер мөһим хәбәр ишетәм дип, аңа үрелде. Шулчак Данил аның битеннән үбеп алды. Бу тиклем кыюлыгына үзе дә аптырады. Бу уй кайсы арада башына килгәндер. Шундый көтелмәгәнчә килеп чыкты! Ләйсән оялып читкә борылды...

Подъезддан чыккач, Данил йөгерә-атлый Илдарның йортына юнәлде. Ул шул тиклем шат иде шушы минутта. Күңелдә – тантана! Тирә-як тагын да ямьләнеп киткән! «Мин – бәхетле!» дип, урам тутырып кычкырасы килде. Юлда очраган һәр кеше дә аның кебек бәхетле кебек тоелды. Әйе, бу дөньяда яшәү олы шатлык икән! Нигә элек шуны сизмәде соң? Бөтен хикмәт Ләйсәндә. Эх, аның уйнап торган күзләре! Оялчан карашы... Ташны эретерлек итеп елмаюы... Ә инде колакны иркәләгән тавышы...

Юк, атлап түгел, очып баргандай булды Данил. Әйтерсең лә, канатлар үсеп чыкты. Элек мәктәптә укыганда, шигырь ятларга ярата иде. Ә хәзер үзенең шигырь язасы килеп китте. Ләйсәнгә атап...

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: