Урам балалары (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

V

Көн саен ниндидер хәйлә корырга, тамак туйдыру чарасын табарга нужа үзе куша. Әле Орехның кесәсендә бер сум акчасы бар. Аңа гына нәрсә аласың? Иң күбендә – бер кап шырпы. Шул бер сумны ничек арттырып була икән, дип озак уйланып ятты ул. Кинәт башына бер уй килде. Ул урыныннан сикереп торды:

– Малайлар, бер шәп идеям бар. Әгәр мин әйткәнчә эшләсәк, бүген байыйбыз. – Цыган да, Данил да аңа сәерсенеп карап куйды. Мөгаен, берәр кемнең янчыгын чәлдерергә кушадыр, дип уйладылар. Хәер, кеше әйберенә аю мае сөртүдән башкасын белмиләр дә алар.

– Моның өчен миңа бер бит кәгазь, ручка кирәк, – дип сүзен дәвам итте Орех. – Сездән шул әйберләр, калганы – миннән.

– Нәрсә, акча ясарга булдыңмы әллә? – диде Цыган, көлемсерәп.

– Күрерсез... Мин кушканны алып килсәгез.

Кәгазьне дә, ручканы да табу кыен булмады. Малайлар моны «эһ» дигәнче эшләде. Урамда уйнап йөргән малайдан сорадылар. Ул барысын да чыгарып бирде. Бу кирәкле әйберләрне алдына китереп салгач, Орех шатлыгыннан учын учка уды:

– Акча сурәтен төшерергә талантым юк, тик башка нәрсәгә башым эшли. Хәзер күрерсез...

Орех җитдилек белән эшкә тотынды. Тәүдә кәгазьне бәләкәй кисәкләргә бүлгәләде дә, һәрберсенә «50 тиен» дип язып чыкты. Барлык кәгазьдә дә бер үк язма. Шуннан аларны язу күренмәслек итеп бөгәрләп, кәпәченең эченә салды.

– Киттек минем арттан. Лотерея уйнатабыз! – дип боерды ул дусларына.

Тегеләр аның артыннан иярде. Кесәсендә яткан бер сумлык тәңкәгә Орех кат-кат карап алды. «Менә ул минем байлыгым», дип сөенде. Юл уңае бер кибеткә кереп чыкты, бер сумлыгын ваклатып, иллешәр тиенлек ике тәңкә алды.

– Нинди лотерея тагын, әйт безгә? – Данил Орехның бу аңлашылмас кыланышыннан ярсыды. – Без нигә синең арттан сарык сыман ияреп йөрибез?

Аны Цыган да җөпләп куйды:

– Нигә эндәшмисең? Кая алып киттең безне?

– Сабырлык, тагы бер кат сабырлык. Хәзер күрерсез.

Орехка ияреп бара торгач, бөтенләй икенче урамга килеп чыктылар. Бу якта аларның күптән булганы юк. Биек йортлар арасындагы зур мәйданчыкта балалар туп-тулы. Мәктәп яшендәге балалар чыр-чу килә. Берәүләр турникта төрле күнекмәләр ясый, икенчеләре туп тибә, өченчеләре куышлы уйный.

Орех малайлар күпләп җыелган җиргә барып басты. Тегеләрне үзенә якынрак чакырып алды да кинәяләп сөйләргә тотынды.

– Дуслар, кем лотерея уйнарга тели? – Барысы да ишетсен дип, тавышын көчәйтте. – Алдан әйтәм – берәү дә оттырмаячак.

Мондый хәбәргә бүтәннәрнең колагы тырпаеп калды. Орехны тирә-яктан балалар уратып алды.

– Мин уйныйм!

– Мин дә...

Күпләрнең кызыксынуын күреп, Орехның эченә җылы йөгерде. Эшләр болай уңай барса, чынлап, акча керәчәк.

– Шартлары гади, – диде ул. – Уйнауның хакы бер сум тора. Түләгез дә шушы кәпәч эченнән кәгазь кисәген чыгарыгыз. Анда бүләкнең күпме икәне язылган.

– Ә күпме отарга була?

– Кемгә ничек туры килә. Ун сум, илле сум, хәтта күбрәк тә. Әнә, күрше урамда бер малай йөз сумны эләктерде!

Балалар җанланып китте. Кемдер кесәсеннән булган акчасын чыгарырга ашыкты, икенчеләре әнисеннән сорарга дип, өенә йөгерде. Уен кызу башланып китте. Шунда ук ике кеше лотерея алып, бәхетен сынап карарга булды. Ә Цыган белән Данил бер сүзсез эшне читтән күзәтеп торды. Балалар кәпәчтәге кәгазьне алып язманы күргәч, авызлары салынды:

– 50 тиен генә!

– Минем дә шулай...

Мондый очракта үзеңне ничек тотарга икәнен Орех яхшы белә. Иң мөһиме: югалып калмаска. Кесәсендәге ике илле тиенлек тәңкәне чыгарып, тегеләрнең учына салды:

– Лотерея булгач – шулай була инде. Барысына да зур акча тәтесә, кызыгы бетә. Кайсыгыз иң бәхетле кеше икән бүген? Илле сум әле менә шушы кәпәчтә ята. Йә, кемгә кирәк ул акча?

Һәркем үз бәхетен сынап карарга тели. Берсеннән-берсе кызып, лотерея алалар. Кайберләре хәтта бишәрне алды. Ару гына чират җыелып китте. Бу күренешкә Орехның да, дусларының да күңеле бермә-бер күтәрелде.

Кәпәчтәге кырыкка якын кәгазь кисәге юк булды. Аны сатып алган һәркем бары бер язуны күрде: «50 тиен». Алдан вәгъдә ителгән ун, илле сум да күренмәде. Цыган дустына пышылдады:

– Тизрәк таярга кирәк!

Алар шулай итте дә. «Хәзер киләбез» дип алдашып, табаннарын ялтыратты. Алданганнарын аңлаган балалар үзара сукранып калдылар.

Малайлар Орехны мактады:

– Менә, ичмасам, синдә баш. Каян уйлап таптың аны?

– Әйтмә дә. Юкка гына Орех димәгәннәр сине. Төп башына утырттың маңкаларны.

Бу акчага нәрсә алачакларын малайлар яхшы белә. Клей! Шул нәрсәне озак иснәми торсаң, теләк артканнан-арта. Аның белән булышканда, бөтен дөньяң онытыла, ашыйсы да килми. Ике көн элек кенә туйганчы иснәгәннәр иде аны. Кичә дә шуны ничек табарга дип баш ваттылар, тик бернәрсә дә килеп чыкмады. И ачулары килде шуңа! Хәтта үзара талашып беттеләр. Ә бүген ничек уңай килеп чыкты!

– Бүген әйдә сарысын алмыйк әле, – диде Цыган. – Аның күк тышлысы әйбәтрәк. Исе дә яхшы. Ә сарысын иснәсәң, баш ныграк авырта, җитмәсә тамак төбе әчетеп этләтә.

Орех аны куәтләп куйды:

– Әйе, мин дә шуны әйтергә тора идем.

Клей белән ничек эш итү юлын малайлар хәзер яхшы белә. Остардылар. Беренче кагыйдә: полиэтилен капчык белән клейны бер кибеттән алырга ярамый! Сатучылар шунда ук аларның токсикоман икәнен аңлап, бернәрсә дә бирми куып чыгарачак. Милиционер чакыруы да бар. Ә болай нәрсә өчен аны аласың дип сорасалар, «әтиемнең туфлиеның табаны аерылды», – дип алдаячаклар. Ә капчыкны инде бүтән кибеттән алачаклар. Әнә шулай хәйләкәррәк булсаң, барысы да килеп чыга. Бүген дә малайлар шулай итте. Бер тюбик клей, өч полиэтилен капчыкны бер бәласез алдылар.

Юлда килгәндә, Орех сәер итеп сүз башлады:

– Егетләр, мин үземә наколка эшләтергә телим әле.

Көтелмәгән хәбәргә дуслары аптырап куйды:

– Анысы сиңа нәрсәгә кирәк?

– Кулыма «13» санын эшләтәм. Ул – бәхетсезлек билгесе, – дип дәвам итте Орех. – Үземне белгәннән бирле гел бәхетсез мин. Ник берәр яхшы кешенең баласы булып тумадым икән? Бәләкәй чактан бирле изаланам.

– Куй, юкны сөйләмә әле! – Данил аны тынычландырырга маташты. – Барысы да алда бит. Мин, мәсәлән, андый саннарга ышанмыйм...

– Ә мин ышанам, – Орех үзенең сүзендә нык торды. – Менә кайсы бер илләрдә биек йортларда 13 нче кат юк. Фатирларга да андый сан бирелми.

– Ничек инде алай?

– Ә менә шулай. 12 нчедән соң, 14 нче кат башлана. Бәхетсезлектән курыкканга шулай итәләр. Ә мин курыкмыйм. Өйрәндем инде. Шуңа наколка эшләтәм.

Подвалга кергәч, малайлар ишекне нык итеп бикләде. Янәсе бүтәннәр үтә алмасын. Һәркем үз урынын алды. Орех һәрберсенең полиэтилен капчыгына сыек клей салып чыкты. Берсеннән-берсе узып иснәргә тотындылар.

Тәүдә сәер, ят күренсә дә, Данил да җайлап күнде бу шөгыльгә. Менә әле дә бер тутырып сулавы булды, шунда ук тәне буйлап эсселек йөгерде. Аяклары җебеде, күз алдында әллә нинди төрле чәчкәләр күренде. Тәүдә ул ракета сыман җирдән аерылды да өскә очты. Җир аңардан ераклашып, бәләкәй нокта булып калды. Шул тиклем җиңел һәм рәхәт аңа! Менә ул йолдызлар яныннан очып үтә. Аста кешеләр нигә мәшәкатьләнеп яши икән? Эх, белсәләр иде... мондый тормыш барын... Кешеләр меңәр ел буе чишә алмаган серләрне дә төшенде ул хәзер. Әллә нинди ачышлар башка үзеннән-үзе килә. Ә аны аңлар өчен шундый биеклеккә күтәрелергә кирәк – йолдызлар янына...

...Калтыранып, дертләп уянып китте Данил. Бу халәттән элеккеге тормышка кайту яман авыр икән шул. Күпме шулай таш идәндә яткандыр, белми. Башы шаулый, тамагы кипкән. Җитмәсә, Йолдыз үзенә урын таба алмый, чәбәләнә. Нигә алай кылана икән? Ачуны китереп, үзәкләр өзәрдәй итеп улавын әйт әле.

Данил тирә-ягына каранды. Цыган да капчыгын тоткан килеш йоклап киткән. Данил аның битенә сугып, уятырга тотынды.

– Ә-ә, по-шё-ё-ёл! – дип, аңлаешсыз гына итеп сөйләнде тегесе.

Ахырда Орехны уятырга булды. Ул да күп иснәгән, күрәсең, комсызланып башын капчык эченә тыккан да шул килеш йоклап киткән. Чәчләре клейга ябышып өлгергән, шуңа авырга туры килде.

– Эй, Орех, уян! – Ләкин дусты бер сүз дә эндәшмәде. Йөзе күм-күк булган. Данил аны җилтерәтеп карады. Тагы битенә суккалады. Тик Орех бер өн дә чыгармады.

– Орех, җитәр, кыланма! Тор! – дип кабатлады Данил.

Җавап булмады. Аптырагач, аның күзләрен бармагы белән ачты. Орехның күзләре өскә таба тәгәрәгән иде. Нык йоклый, күрәсең. Битен тотып карады, суынган. Җитмәсә, этнең улавы күңелгә шом өсти. Бәлки, шулай каты йоклыйдыр! Колагын куеп йөрәген тыңлады – типми...

Данилның коты очты. Башына эссе капты. Йөзе кәгазь сыман ап-акка әйләнде. Кычкырам, дисә, тавышы чыкмый.

– Кот-ка-ры-гыз! Орех үлгә-ә-ән! – дип җан көченә сөрәнләде. Күз аллары томаланды. Нәрсә эшләргә белми, урамга йөгереп чыкты. Ничек табиблар, милиционерлар килеп җиткәнен дә ачык хәтерләми. Алары малайлардан җентекләп кат-кат сораштылар.

– Передоз, – диде ак халатлы хатын.

Орехның гәүдәсен алып китәргә булдылар. Данил соңгы тапкыр аның йөзенә карыйм дип үрелгән иде, дерт итеп калды. Мәетнең битен ниндидер вак бөҗәкләр сырып алган. Алар шул тиклем күп, кара яу булып артканнан-арта бара.

– Бу нәрсә? Кайдан ул? – дип аптырады Данил.

– Күрмисеңме, бетләгән бит, – диде Цыган. – Элек ишеткәнем бар иде. Димәк, шул сөйләгәннәре дөрес инде. Кеше үлсә, тәнендәге бетләр өскә калкып чыга, ди...

– Ярар, җитте! Тоже нашлись тут учёные!

Милиционер сукранып, мәетнең өстен япма белән каплады. Орехны моргка, ә Цыган белән Данилны милиция бүлегенә алып киттеләр. Малайларны аннан тиз генә җибәрергә ашыкмадылар. Әллә күпме аңлатма алдылар да бикләп куйдылар. Иртәгәсе көнне генә чыгардылар.

Данил хәзер үзенә урын таба алмый. Бигрәк жәл шул Орех. «Үземә наколка эшләтәм. 13 санын», дигән соңгы сүзен исенә төшерсә, тыела алмый – күзләреннән яшьләр ага.

Цыганның да күңелендә тыныч түгел. Ул өйрәтте бит Орехны клей иснәргә. Әгәр өйрәтмәгән булса... Әйе, рәхәт кебек иде иң башта. Ә хәзер нәрсә белән бетте бу шаяру?!

Тәртип сакчысы каты сөйләште:

– Детдом белән бәйләнешкә керербез. Күмүне алар кайгыртыр. – Шуннан малайларның яшәү урынын язып алды. Әниләренең исемен дә белеште. – Көтегез. Сезне тагын чакыртачакбыз. Доигрались!

Кире теге подвалга кереп булмады. Ишеккә инде ача алмаслык итеп зур йозак элгәннәр. Ул йортны караган сантехникларга да эләккәндер әле. Алга табан нәрсә эшләргә, нәрсәдер уйлап чыгарырга Орех та юк. Үз өйләренә кайтырга ярамый. Милиционерлар килеп теңкәгә тиячәк. Бәхетләренә күрә, ярый әле җәй башланып тора. Автовокзалдан ерак түгел зират бар. Ул борынгы. Күптән инде анда җирләмиләр. Соңгы тапкыр сугыш чорында госпитальдә ярадан үлгән солдатларны күмгәннәр. Ә хәзер калада ул ташландык урын. Шунда куыш корып яшәп торырга булдылар. Данил тәүдә ризалашмый, карыша бирде. Тик Цыган барыбер күндерде:

– Үзең кара. Өеңә кайтсаң, милиция килеп, колониягә алып китәчәк. Ә монда тыныч. Беркем йөрми, үлгәннән түгел, тередән куркырга кирәк...

Тирә-яктан иске калайлар, такталар җыеп үзләренә урын әтмәлләделәр. Тәүдә куркынычрак тоелса да, атна үткәч, өйрәнделәр. Монда аларны кем тапсын? Зират эчендә эзләп йөрергә милиционерларның җиде ятып бер төшенә кермидер әле.

Малайлар бер-берсе белән озак сөйләшми йөрде. «Әйе» яки «юк» дип кенә аңлаштылар. Юк, дошманлашмады алар. Якын дусның көтелмәгән үлеменнән һушларын гына җыя алмадылар. Бар табигать яшеллеккә күмелә башлаганда, үлеп ят әле...

Икесе дә үзенә гомерлек сабак алды: бүтән клей дип авыз ачмаска. Нинди шаян, елгыр малайны сузып салып куйды! Цыганның да, Данилның да әле яшиселәре килә. Ни тиклем кыен булса да...

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: