Урам балалары (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

III

Әллә ни ерак китәргә туры килмәде. Бер-ике биек йортны үттеләр дә биш катлы йорт алдына килеп бастылар, Цыган тирә-ягына каранды. Күрәсең, кемдер күреп калмасын өчен шулай сак кылана.

– Бу турыда беркемгә дә сөйләргә тиеш түгелсең! Секретный объект, – дип җитди генә эндәште Данилга.

– Ярый.

– Әгәр берәрсенә әйтсәң, үзеңә үпкәлә. – Орех дигәне сүзгә кушылды.

Подъезд янында подвалга төшә торган урын бар. Цыган аны ипләп кенә ачты да эчкә үтте. Малайлар да, көчеге белән эт тә аның артыннан иярде.

Үзенең өен Данил ничектер котсыз, пычрак итеп күрә иде. Юк, ул ялгышкан икән. Менә бу, ичмасам, шайтан оясы. Кайда карама – чүп-чар, шешә савытлары, чүпрәк-чапрак тузып ята.

– Шушы була инде безнең өй. – Цыган елмаеп, яшәгән урыны белән таныштыра башлады. Ничек атарга бу урынны? Бүлмә дисәң, бүлмә түгел, келәт дисәң, аңа да охшамаган. Гади генә күпкатлы йортның ташландык подвалы. Монда кешеләр кереп йөрми. Сантехниклар берәр авария була калса гына төшәләр. Монда Цыган белән Орех хуҗа. Күрәсең, алар инде монда бүген генә килмәгәннәр. «Өйне» үзенчә баетып та өлгергәннәр. Таш идәндә саргаеп беткән ике матрас ята. Ятар урыннары шушыдыр, дип уйлады Данил. Кайдандыр җимерелгән шифоньерның ишеген дә алып килгәннәр. Астына кирпеч салып, аңардан өстәл ясаганнар. Агач тартма да бар. Анда, күрәсең, ризык саклыйлар. Өстәлдә торган буш банкалар савыт хезмәтен үтиләрдер. Ничек кенә ямьсез, куркыныч күренмәсен, иң мөһиме − монда җылы. Уты да бар. Якты, җылы. Тагын нәрсә кирәк? Урам суыгында күшегеп йөргәнче, монда утыруың мең артык, дип уйлады Данил. Хәер, шул ук уй Цыган белән Орехны да монда алып килгәндер.

Баш очында әллә күпме торбалар тырпаеп тора, шунысы гына бераз теңкәгә тия. Канализация торбалары. Җитмәсә, вакыт-вакыт аның эчендә су шаптыр-шоптыр итеп ала. Теге икәү моңа игътибар итмәгәндәй, Данил да күнегер...

– Запасны чыгар әле! – Цыган эре генә боерды. – Кунак күрсен ничек шәп яшәгәнебезне.

Орех аның әйткәннәрен үтәргә генә тора. Агач тартманың эченнән пакет чыгарды. Ул пакет сыйлы гына булып чыкты. Өстәлгә икмәк, балык консервасы, колбаса кунаклады. Аларны бүлеп чыккач, Орех ашарга чакырды.

– Да-а, болар ничек яхшы яши, – дип уйлап куйды Данил. Мондый сыйны әле кайчан күргәне бар?

– Болар кайдан?

Шул сорауны гына көткәндәй, Орех йотлыга-йотлыга сөйләргә тотынды.

– Кичә кичен урамда йөреп ятабыз. Ниндидер исерек ир китеп бара. Бахыр аягында да тора алмый. Кулында – зур пакет. Теге чак кына бара да егыла, бара да егыла. Тайгак.

Аны бүлдереп, Цыган дәвам итте:

– Тегенең артыннан калмаска булдык. Тик урамда кешеләр күп. Шуңа артык якын барасы килмәде. Бер заман теге исерек караңгы урамга борылды. Тиз генә кулыннан әйберләрен тартып алдык та – сыпырттык. Бу әле пүчтәк. Анда тагы шоколад, кәнфитләр бар иде. Ашап бетердек.

Цыган бу төркемдә «башлык» икән. Беренчедән, ул – иң өлкәне. Икенчедән, яшәүнең рәтен-чиратын бүтәннәрдән яхшырак белә. Ни дисәң дә, өйдән бүген генә чыгып киткән кеше түгел. Аларның «гаиләсенә» килеп кушылуы Данилның күңелен күтәреп җибәрде. Күмәк – яу кайтарган, диләр бит. Бергә булгач, күңелле дә, җиңелрәк тә булыр. Тик этләрне генә ошатмады Цыган. Ярар, көчеге кирәк, ди. Ә зур эт нәрсәгә? Артык тамак. Ул бит һава сулап кына тук булмый. Тагы бер сәбәп бар: Цыган этләрне яратып бетерми. Беренче класста укып йөргәндә, урамда эт талаган. Күршеләрнең эте тиктомалдан ябышып, аягының итен умырып алган, озак кына йөри алмый азапланган. Шуннан соң Цыган этләрне күрә алмас булган.

– Ә теге нәрсәне чыгармыйсыңмы? – диде ул Орехка.

– Үзең әйтмәдең бит. Хәзер без аны... – Орех янә тартмага үрелде. Күпмедер чокынгач, ялтыр шешә китереп чыгарды. Аны олы куаныч белән бер кулыннан икенчесенә сикертеп, малайлар алдына куйды:

– Тышта өшеп кителде. Әйдә, җылынып алыйк.

Аракыны күргәч тә, Данилны нәрсәдер чеметеп алгандай булды. Күп күрде инде ул шундый шешәне. Хисапсыз бәла, кайгы китерде инде ул йортларына. Әле килеп, яңа танышлары шуны эчәргә үгетли.

– Юк, малайлар, мин эчмим, – Данил кырт кисте. Цыган аптырап карап куйды:

– Кит, юкны сөйләмә. Әллә бер дә эчкәнең юкмы?

– Юк! Эчмәдем дә, эчәсем дә килми. Аны эчкән кеше акылын югалта. Күргәнем бар инде...

Орех та үгетләргә тотынды.

– Ул сиңа шулай күренә генә, Данил. Мин дә тәүдә шулай дип уйлый торган идем.

Данил күпме генә карышса да, тегеләр барыбер күндерде. «Берне генә йотып кара», «Аның начарлыгы юк», «Күңелең күтәрелеп китәр» дигән сүзләр белән кыстадылар малайны.

– Шул сасы суны кеше нәрсәгә эчәдер? Мин булдыра алмыйм.

– Сасы булса, борыныңны йомып эч!

– Әйе, әмма аракыны авызыңда тотма. Йот та куй.

Тәүге тапкыр эчү күңелне болгандырып җибәрде. Әче су авызын яндырып төшеп китте. Җирдәге иң тәмсез әйберне авыз иткәндәй, чирканып, җиргә төкерде. Бүтән эчмим дисә дә, тегеләр үзенекен талкыды:

– Тәүге тапкыр шулай була инде. Менә икенчесен эчсәң...

Утыра биргәч, егетләрнең кәефе тагын күтәрелеп китте. Аларның бигрәк тә Данил хакында күбрәк беләсе килә. Ул ничек бар, шулай сөйли бирде. Башка вакыт булса, бәлки, оялып дөресен әйтмәс иде. Аракы эчкәч, әллә кыюланды, әллә теле ачылып китте. Бу малайлар да яхшы тормыштан качып, подвалга килеп кермәгәннәр икән. Аларның да үз хәсрәте, үз сызланулары бар. Һәркемнең үз тарихы...

– Ә мин детдомнан качтым. – Орех авыр көрсенеп куйды. – Айдан артык чыгып киткәнемә. Әле һаман таба алмыйлар.

– Нигә качарга булдың соң? – дип төпченде Данил.

– Өлкән малайлар тукмый...

Орехның сөйләвенчә, анда ул кадәр үк начар да түгел. Ашаталар, киендерәләр, җылыда йоклыйсың. Тик күңел тынычлыгы гына юк. Ә анысы – һәр кеше өчен иң мөһиме.

Орех детдомга бер ел элек барып эләккән. Әтисез үскән малай. Әнисен төрмәгә утыртканнар. «Орех» дигән кушаматны өлкән малайлар аңа шунда ук уйлап тапкан. Башы зур аның. Өлкәнрәкләр аны күрә алмый. Яныннан үткән саен башына сугалар.

– Түз, син бит орех! – дип мыскыллыйлар.

Еш кына берәр нәрсә урларга кушалар. Орех юашрак булгач, аңа төрле «задание» бирелә. Әйткәннәрен үтәмәсәң, билгеле, башына эләгә.

Орех кәтлитне үлеп ярата. Хәер, аны яратмаган кеше бармы икән?! Шул ризыкны биргән көннәрен түземсезләнеп көтеп ала балалар. Орех та. Тик аны ашау бәхете һәркемгә дә тими. Өлкәнрәкләр тартып ала. Ашамлыкны үз кулларың белән тотып, «башлыкка» алып барырга кушалар. Бары аның тәмле исе генә учыңда кала...

Бер көнне Орех мәктәптән барысыннан да алдарак кайта. Караса, тәрбияче һәр өстәлгә ашамлыкны бүлеп салган. Кәтлит тә бар. Бу юлы түзәрлек хәле калмаган. Азак тукмалачагын белсә дә, кәтлитне ашарга тотына. Эх, аның тәмлелеге! Ите авызда эреп кенә тора. Ә суты соң? Үзенекен ашап бетергәч тә туймый Орех. Ахырда кыер-кыймас кына күршесенең кәтлитенә үрелә. Анысын да «эһ» дигәнче ашап куя. Ә күз теге кәтлитләргә һаман кызыга. Туктар әмәл юк. Малай тагын берәүнекенә омтыла. Тагын, тагын, тагын... Шулай ун кешенең өлешен! Хәтта онытылып китеп «башлыкныкын» да! Ашап бетергәч, ашханәдән чыгарлык хәле калмый. Эче туп сыман була! Көч-хәлгә, ял итеп торыйм әле дип, өстәл астына төшеп ята һәм шунда ук йокыга китә. Малайлар аны өстәл астыннан сөйрәп чыгаралар.

– Всё, Орех! Хәзер зур башыңны гына түгел, корсагыңны да ярабыз, – дип сырып ала аны төркемдәшләре.

Нык эләгә Орехка! Күмәкләшеп тукмыйлар. Кем таяк белән суга, кем тәпечкә белән... Һәркем башына эләктерергә тырыша. Ул минутларны искә төшерсә, әле дә дертләп куя малай. Тукмалудан башы күгәреп, шешенеп бетә. Детдомда аңа көн юк. Бердәнбер котылу юлы – качу.

Цыган... Аның чын исеме – Тимур. Тик аны малай сирәк куллана. Кушаматы үзенә дә ошый. Ниндидер горурлык белән йөртә. Тимур – күп балалы гаиләдән. Биш бала арасыннан иң өлкәне. Әнисе белән генә яши. Үзенең әтисен хәтерләми. Шулай да әнисенең ялгыз яшәгәне булмаган. Бер-бер артлы ирләр аларда тукталып торган. Яңа «әти» килгән саен сеңлесе, энеләре арткан. Бу җәһәттән Данил белән язмышлары охшаш. Тимурның да әнисе эчәргә ярата, өйдән кунак өзелми, туганнары юньле карау күрми. Ә Цыган дигән кушамат бирүләре...

Тимур мәктәптә үзенә шөгыль табып ала: бәләкәй малайлардан акча талый. Күпләре куркып, үзләре китереп бирә. Кайсыбер укучылар мәктәптән кайтып килсә, тегеләрне стенага тери дә кесәләрен капшый. Нәрсә таба, үзенә ала. Шуңа классташлары аны «Цыган» дип атый башлый. Тышкы кыяфәте белән дә аларга охшаган. Бөдрә чәчле, коңгырт йөзле, күзләре уйнап тора.

Озак котырырга туры килмәде Цыганга. Кемнеңдер әнисе милициягә язып биргән. Китте шау-шу. Әллә ничә көн йөрттеләр Тимурны. Зыян күргән бөтен укучылардан аңлатма алдылар.

– Котырып туйдың, малай! Инде балалар колониясенә җибәрәбез сине, – ди мәктәп директоры. Тимур нишләргә белми. Башына төрле уйлар килә. Хәтта күпердән сикерергә дә ниятли. Әнисенә әйттең ни дә, әйтмәдең ни... Аның үз хәсрәте, үзенең авызына үзе хуҗа була алмый, белгәне – эчү. Цыган, балалар арасында ничек кенә эре булып кыланмасын, директорның әйткәненнән шүрли. Шуңа беркем дә тапмасын дип, бүтән калага качарга була.

Менә инде подвалда өч үсмер. Өчесенең дә үз тарихы. Авыр язмыш, гаилә фаҗигасе берләштерде, дуслаштырды аларны.

– Әйдә, тагы кой, Орех! – Бите кызарган Цыган дустын ашыктырды. – Сөйли башласаң, сүзең бетмәс синең...

Малайлар тагы күтәрде. Бер-берсен бүлдереп сөйләргә ашыкты. Алар берчә шаркылдап көлде, берчә сулкылдап елады. Тагын берәрне күтәргәч, Данилга кинәт кыен булып китте. Аяк астындагы җир чайкалгандай тоелды. Баш әйләнә, күз алдында томан. Эчендәге булган барнәрсәсе, укшытып, тышка чыгып килә. Малайларның йөзе дә икешәр булып күренә. Нидер әйтәсе килә, тик теле әйләнми. Нәрсә булды соң? Әллә үлү дигәннәре шушы инде дип курыкты Данил. Читкә китеп, хаҗәтен үтәргә теләгән иде, тик аяклары тыңламады. Урынында утыра бирде дә матраска ауды...

Исерүнең нәрсә икәнен белми иде әле ул. Әгәр, иртәгәсен ничек кыен булачагын белсә, бәлки, тотмас та иде аракыны. Башы чатнардай булып авыртып, хәлсез тора алмый яту, үләр чиккә җитеп авыру көтә иде аны иртәгесен.

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: