Урам балалары (ахыры)

Повестьны башыннан монда укыгыз.

ХI

Цыган үлгәч, бер атна тирәсе Данил аңын җыялмый йөрде. Берәүне дә күрәсе, берәү белән дә сөйләшәсе килмәде. Илдарның йортына аягы тартмады. Бөтен бәладә, дустының үлемендә тик аны гына гаепләде. Көченнән килсә, бүген үк буып ташлар иде. Кайгыга баткан егет үзенә урын таба алмыйча, каланың йә теге, йә бу очында үзенә йокларга урын эзләде. Адашып йөри торгач, ташландык гаражга килеп юлыкты. Хәер, көннәр җылы тора, түзәрлек.

Атна үткәч, Данил «остазы» Косойның өенә барып килергә булды. Анда яшәргә теләге юк. Бәла китергән ирнең күзенә карап, нәрсә уйлаганын түкми-чәчми ярып салырга! Егеттә кан кайный, Цыганның үлеме өчен нәфрәте ташый. Икенчедән, эте анда калды бит. Үзенең тугры дустын ничек шул адәм кулына калдырсын? Этен алып, уйлаганнарын әйтеп, битенә төкереп чыгып китәргә исәбе.

Капканы озак шакыса да, чыгып ачучы булмады. Косой куркып яшеренгәндер әле дигән уй килде. Шуңа бакчага кереп, тәрәзә аша өй эчен карады. Ут сүнгән, берәү дә күренми. Ярый, Илдар өйдә юк, ди, ә эт кайда соң? Мөгаен, йорт тирәсендә йөридер.

– Йолдыз, Йолдыз! Кил, кил! – Данил этен чакырырга тотынды.

Тавышка күрше йорттан олы яшьтәге хатын килеп чыкты. Данил элек тә аны күргәли иде. Тик бер дә сүз кушып, сөйләшкәннәре булмады. Дөресрәге, Илдар аралашырга кушмады. Косой шул тиклем күрә алмады ул күршесен. Гел исемләп түгел, ә «старая карга», «ведьма», «стукачка», «маразматик» дип кенә телгә ала иде.

– Сезгә кем кирәк? – Хатын егетне яхшырак күрергә теләпме, якынрак килде.

– Кос... М-м-м. Илдар кирәк иде.

– Кызганычкамы, бәхеткәме дигәндәй... Аны якын арада гына күрә алмассың.

– Ә нәрсә булды?

– Ике көн элек милиция килеп, кулларын бәйләп, алып киттеләр. – Хатын биек өйләр ягына кулы белән күрсәтте. – Әнә шундагы бер киоскны талаган булган, мәхлук. Хәзер биш елдан соң гына килерсең инде абыеңны күрергә. Котылдык. Колак тынып калды.

Данил ишеткәненә ышанмый, күзләрен акайтты. Шул кирәк аңа, дип, эчтән куанып та куйды. Аны шушы мәлдә Косойның алдагы язмышы түгел, ә этенең кайда булуы ныграк борчый иде.

– Ә этне күрмәдегезме? Аны монда калдырып торган идем.

– Шул бурны алып киткән көндә үк югалды ул.

 

ХII

Инде нәрсә эшләячәген Данил яхшы белә. Бу турыда төне буе уйланып чыкты. Бер генә юл калды. Җитте! Арыды ул тормыштан! Ялгызлык, ачлык, беркемгә дә кирәкмәвең... Артык җан итеп тоя ул үзен дөньяда. Шуннан да куркынычрак берәр нәрсә бармы? Беркемгә дә кирәкмисең. Әйе, сукбай тормышын башлавына елдан артык вакыт үтте. Тәүдә барыбер яхшырак иде. Орех, Цыган... Алар бер-берсен аңлап, бер табактан ашыйлар иде. Ә хәзер... Яраткан эте дә калмады. Ничек алай килеп чыкты соң? Шул тиклем якын иде бит аңа Йолдыз! Елдан артык гомерне бергә үткәрделәр. Алар очрашканда, Йолдыз әле көчек кенә иде. Аннан соң күпме көннәр үтте... Ә кышын аны үлемнән кем коткарды?! Әгәр шунда дүрт аяклы дусты ярдәмгә килмәсә...

Нәрсә көтә аны? Орех та, Цыган да теге дөньяда, Илдар – төрмәдә. Данилны да шушы ике юлның берсе көтә. Исән калса, тагын тамак хакына урлашу, җинаять кылу. Юк, мондый тормышны теләми Данил. Кешеләргә зыян китерүдән арыды. Әтисен оятка калдырып, адәм көлдереп йөргәнче, җир йөзендә яшәмәвең хәерле.

Данилның эчендә − ялкын. Нәфрәт тә, тормышка үпкәсе дә, үкенечләре дә кушылып, тышка кайнап чыгар төсле. Йөрәге ничек түзәдер?! Кирәкми, кирәкми ул шушы дөньяга. Шундый нәтиҗәгә килде ул. Мәңгелеккә китәр өчен барысы да әзер. Барлык кылган гөнаһлары өчен Аллаһтан ярлыкау сорады. Инде була. Һәр хәрәкәтен алдан чамалады: унга тиклем саный да, аяк астындагы утыргычны тибеп җибәрә. «Бер, ике, өч...» Кешенең соңгы минутында иң кадерле кешеләре исенә төшә, диләр. Әнисе... Кирәкме соң аңа Данил? Өйне сатып эчте, ят иргә ышанып, бердәнбер баласыннан баш тартты. «Алты, җиде...» Әтисенең ихлас йөзе күз алдына килде. Эх, ул исән булса! Бүген мондый хәлгә калыр идеме Данил? Әтисе нык яратты аны, Данил да аны. Тик әтисенең өметен генә акламады. Шунысы кызганыч. Ярый, тегендә очрашырлар әле. «Сигез, тугыз...» Ләйсән! Шул кызны кинәт күз алдына китергәч, ул сискәнеп куйды. Соңгы очрашулары исенә төште. Ничек ягымлы итеп сөйләште кыз, ә күз карашлары...

− Алдашмыйсыңмы? Килерсеңме?

– Килермен!

Үз сүзләре кайтаваз булып колагында кат-кат яңгырады.

Нигә аны онытып җибәрде соң егет? Тормыш мәшәкате бастымы? Теге көнне алардан очып дигәндәй кайткан иде. Тукта әле... Аңа әйтми, эчендә сер итеп саклаган сүзе дә бар бит. Аның белән хушлашмый китү дөрес булмастыр... Данил муеныннан бауны чиште дә, сикереп җиргә төште. «Теге дөньяга ашыгырга иртәрәк. Ләйсәнне күрәсе бар», – дип үзалдына сөйләнде...

Ләйсән яшәгән йорт янында Данил бер хатынны очратты. Авыр сумка тоткан, шуны көчкә-көчкә өстерәп китеп бара. Жәлләде ул хатынны.

– Апа, әйдәгез алып барышам.

– Куй, кирәкми. Үзем... – Әллә кешене мәшәкатьләп торасы килмәде, хатын тәкъдимнән баш тартты. Шулай да арыганы күренә. Уфылдап, подъезд алдындагы эскәмиягә утырды. – Өемә килеп җиттем, дисәң дә була. Күп калмады.

Данил үз юлы белән китәргә иткән иде, нәрсәдер аны туктаткандай итте. Бу хатынның йөзе таныш сыман. Кайда күрештеләр соң? Хәтерләгән кебек тә бит...

– Улым, йөзеңне әйтәм, бигрәк таныш... – хатынның эндәшүе Данилның ялгышмавын раслады.

– Мин дә сезне таныдым. – Шулай дисә дә, Данил төгәл хәтерли алмады. Апа үзе исенә төшерер, дип өметләнде. Ә-һә! Хәтерләде. Өеннән чыгып киткән көнне бер подъездда кунган иде Данил. Шунда ач малайның тамагын туйдырды бит бу апа. Әйе, нәкъ үзе! Күз төбендәге миңен дә яхшы хәтерли Данил.

– Сез мине ашаткан идегез, – диде малай, уңайсызланып.

– Әй, хәтер дигәннәре... Шулай шул. Хәтерлим, хәтерлим, балакаем, – хатынның тавышы калтыранып китте. Күз яшьләрен сөртеп алды. – Тик мин ул вакыттагы бәхетле апа түгел инде. Зур кайгы төште бит башыма. Яшәвемнең яме калмады...

Тынычлана төшкәч, апа Данилны өенә чакырды. Чәй эчеп алырбыз, диде. Данил икеләнми ризалашты. Сумканы тотып, аның фатирына юнәлделәр. Данил үзенең хәл-әхвәле турында сөйләп өлгерде. Тик бөтен дөреслекне түгел. «Өйдә яшәмим. Әни эчә. Дусларымда йөрим», – диде.

Хатынның исеме Сәлия икән. Соңгы күрешүдән соң, апа бик үзгәргән. Былтыр март аенда күргәндә, бөтенләй икенче иде. Ак чәчләре күбәйгән, күзе дә моңсуланып, төпкә баткан. Хәлсезлеге йөзенә чыккан. Әллә авыру, әллә кайгы бөккән, чак кына алга бөкрәя биреп атлый. Үзе карт та түгел бит әле. Алтмышын яңа тутырган.

Сәлия апа ике бүлмәле фатирда ялгызы яши икән. Ярты ел элек зур кайгы кичергән. Бердәнбер улы фажигале рәвештә авариядә һәлак булган. Кабул итми ана кеше улының үлемен: бүлмәсендә  бөтен әйберләре дә үз урынында тора.

– Яшьли генә әрәм булды колынчагым, – дип, Сәлия апа улының фотосын күкрәгенә кысты да елап җибәрде. – Аның өчен генә яшәдем бит, аның өчен генә. Бик соңлап таптым аны. Ялгызым үстердем. 25 яшь кенә иде. Әле яшәргә дә, яшәргә. Кәләш тә алып өлгермәде. Ичмасам, оныкларым калыр иде. Ә хәзер беркемем юк.

Данил апаны тынычландырырлык сүзләр таба алмады. Бигрәк авыр икән шул хәле. Кайгы шулай бетерә икән кешене. Кояштай балкып торган йөзен кара күмергә әйләндергән. Ярдәм итә алмый шул Данил Сәлия апага, шунысы үкенечле.

Язмыш, тәкъдир, яшәеш хакында соңгы арада күп уйлана Сәлия. Нигә күп нәрсә шулай дөньяда гаделсез бүленә? Хәтта җәза да. Менә шушы малай нинди матур, ягымлы булса да, берәүгә дә кирәкми. Үз әнисе аңардан баш тартып, аракыга алыштырган. Данил бәхетсез булса да, шушы җирдә йөри бирә. Ә Сәлиянең улы? Әтисез үсте. Тик әнисе моны сиздермәскә тырышты. Бүтән балалардан ким-хур күренмәсен өчен ике урында эшләде. Яратып, сөеп үстерде. Аның иң зур бәхете иде ул. Ә бер көн килеп бөтен дөньясы чәлпәрәмә килде. Нигә алай? Ходай шушы кайгыны нигә нәкъ Сәлиягә бирде? Бүтән кешеләр юкмыни дөньяда? Әнә, урам тулы эчеп йөргән хатыннарга җил дә, яңгыр да тими. Сәлиянең нинди гөнаһы булды икән?

Чәй эчеп алгач, Данил ванна керде. Апа аның өс-башының пычрак икәнен күреп, коенып чыгарга кушты. Сөйләшеп утыра торгач, караңгы да төшә башлады. Данил китәргә җыенды.

– Рәхмәт, апа! Сез шундый изге кеше. Миңа кайтырга кирәк.

Сукбай малайның «кайтам» диюен ишеткәч, Сәлия шикләнеп куйды.

– Соң бит. Караңгыда кая барасың?

– Әй, берәр дусларыма керермен әле. – Данил шулай алдаса да, кая барасы билгесез иде. Үзен мескен хәлдә генә күрсәтәсе килмәде.

– Кит, юк белән булма, – Сәлия апа малай өчен борчылып эндәште. – Кал йокларга. Улымның бүлмәсе барыбер буш тора...

 

***

Кала урамы буйлап егет белән кыз кулга-кул тотынышып китеп бара. Кыз иркәләнеп, егетнең колагына нидер пышылдаган иде, икесе дә көләргә тотынды. Аларның мондый кәефен күреп, бүтәннәр дә үзеннән-үзе елмаеп куя. Шатлык шулай як-якка сибелә. Ә ничек пөхтә киенгәннәр! Соклангыч пар!.. Бәхет дигәннәре шушындый кыяфәттә буладыр. Ләйлә белән Мәжнүн, Йосыф белән Зөләйха... Андый гашыйклар турында борын-борыннан риваятьләр телдән-телгә күчә килгән. Яшь йөрәкләрнең тугрылыгына, эчкерсез сөюенә күпләр сокланган. Андый кешеләр дөньяны ямьли, диләр. Ерактан балкып килгән Данил белән Ләйсән гөрләтеп туй үткәреп, мәхәббәттән исерү мәлен кичерәләр.

Бик нык үзгәрде хәзер Данилның тормышы. Теге күрешкәннән соң, Сәлия апа аны уллыкка алды. Бик җиңелдән килеп чыкмады, әлбәттә. Бихисап документлар юлларга, бер түрәдән икенче түрәгә йөгерергә туры килде апага. Җитмәсә, эчкече әнисен ана хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк иде. Аны районда эзләделәр, кермәгән авыл калмады, барыбер таба алмадылар. Тик Сәлия ханым үз сүзендә нык торды. «Малайны әҗәлгә бирәсем юк», – дип, каты әйтте опека хезмәткәрләренә. Ходай аның теләген ишеткән, күрәсең, барыбер ерып чыктылар. Малай шулай йортлы булды. Өс-башы бөтен, тамагы тук. Ялгызлыктан котылгач, Сәлиянең дә яшәргә дәрте уянды, элекке яралары онытыла бирде.

Данилның укымый йөрүе генә бераз бәкәлгә сукты. Ручка тотарга да оныта башлаган иде. Ә бит алда ниндидер һөнәр алырга кирәк. Монда да әмәле табылды. Мәгариф бүлеге белән сөйләшеп, кичен өстәмә укуга йөрде. Бер ел эчендә ике классның программасын үзләштерергә туры килде. Ярый әле янда гына Ләйсән яши. Аңардан ярдәм сорап, көн дә өйләрендә булды.

Әле менә һөнәрчелек училищесында ташчыга укып йөри. Тугызынчы классны бетергәч, кая барырга дип озак уйланмады. Әтисе аның төзүче булуын теләгән иде бит! Үткәннәрен исенә төшерәсе килми Данилның. Куркыныч төш сыман хәтер төбендә саклана ул көннәр.

Яшьләр парк ягына борылды. Анда фонтан да бар. Шуның янында утырып алырга иде ниятләре. Шул урынны алар үлеп ярата бу калада.

Парк капкасы төбендә Данил җирдә утырган бер хатынга игътибар итте. Чәчләре тузган, күз төпләре күм-күк, үзе ябык кына, өстендәге киеме сәләмә. Сукбай хатын, дип әрнеп куйды егет. Хатын кулын сузып, акча теләнә.  Янында сыра шешәсе, ярты икмәк ята. Күрәсең, бу апа күптән шундый тормыш белән яши. Оялып та, тартынып та тормый.

Кинәт Данилның үзенең үткәне исенә төште. Ул да бит автовокзалда кулын сузып, теләнеп тора иде. Юк, үзе теләп бармады мондый адымга. Нужа чыгарды. Бу хатын да уен өчен чыгып утырмагандыр. Ничек кенә булмасын, сукбай хәлен Данил яхшы аңлый. Ул кесәсенә кулын тыкты да 100 сум акчасын чыгарды. Бер сүз эндәшми аны хатынның алдына салды.

Башын иеп утырган хатын алдында шундый акчаны күргәч, сискәнеп китте. Гадәттә, аңа тәңкәләр салып китәләр. Ә монысы... Мәрхәмәтле кешегә рәхмәт әйтим дип, ул башын күтәрде. Кинәт күзләр очрашты. Данил да, сукбай да катып калды. Берничә мизгел дәвам итте бу тынлык.

– Әйдә инде, Данил! Нәрсә аптырап торасың, – дип кабаландырды хатыны.

Теге хатын бар көчен җыеп, аягына басарга маташты. Ләкин ничек кенә тырышмасын, утырган җиреннән торырга көче җитмәде.

Яшьләр паркка кереп, күздән югалды.

Бу күрешүдән соң Данил тынычлыгын югалтты. Теге хатын аның әнисе түгелме?Күргәненә күңеле белән ышанасы килмәде. Үзгәрсә дә үзгәрер икән кеше. Бите туп кебек, шешенгән, өсте бигрәк пычрак. Сүз кушар иде – Ләйсәне ашыктырды. Хатыны алдында оят. Шушы сукбай – минем әнием дип, ничек әйтә алыр иде? Ә, бәлки, күзенә күренгәндер, аның әнисе түгелдер... Әле шул икеләнү күңелен айкый. Шулмы, түгелме?

Икенче көнне иртүк шул парк ягына юл алды Данил. Башында мең төрле уй кайный. Әгәр әнисе булып чыкса, аны мондый хәлдә ялгызын калдырмас улы. Берәр әмәлен табар. Юындырып, дәвалап алсалар, элекке тормышка кайтыр. Нинди генә булмасын – ул бит үз әнисе!

Парк капкасы алдында ир белән бүтәнчә киенгән хатын теләнеп тора иде. Тик кичә очраткан апа гына күренмәде.

– Ә кичә монда утырган хатын кайда булды? – дип сорады Данил.

– Кто? Ася что ли? – Русчалап җавап кайтарды сукбай.

– Аның исеме Асия булырга тиеш, – дигән булды егет.

– А-а-а. Шытты бит ул, – дип кырт кисте ир кеше.

– Ничек? Аңламадым сезне!

– Богу душу отдала, – диде кычкырып хатын. – Сегодня ночью!

Данилның башына таш белән суктылармыни?! Ни алга, ни артка адым ясый алмый бер урында басып тора бирде.

Тәмам.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: