ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (дәвамы)
Вагоннар арасыннан озын сукмаклар сузылган. Илнурга ул чакта әлеге сукмакларның башы да, азагы да юк кебек тоела иде. Сукмаклар, чәбәләнеп тәгәри-тәгәри, серле һәм аңлаешсыз бер лабиринтка төерләнгән.
* * *
...Моңарчы һаман бер төш кереп йөдәтә иде аны. Бала
чагы хатирәсе инде ул. Түбән Камада Төзүчеләр бистәсендә
яшәгән чаклары. Бистә дип әйтсәң, хәтерең калыр. Бер-
берсенә терәлеп тезелешеп киткән вагон-бараклар.
Алар тирәли өстәмә корылмалар, үзенә күрә чолан төсле нәрсәләр калкып
чыккан. Шушында ук металлоломга тапшырылырга
тиешле тимер кисәкләре, кирәге чыгар әле дип җыеп куелып, череп
таралырга хөкем ителгән агач-такта кисәкләре. Шул тимер-
томыр, такта-фәлән арасыннан алабута-әрем озын тармакларын
сузып, кояшка тартыла. Чүп үләннәренә рәхәт – беркем дә йолкымый,
беркемнең дә аларда эше юк.
Вагоннар арасыннан озын сукмаклар сузылган. Илнурга ул чакта
әлеге сукмакларның башы да, азагы да юк кебек тоела иде. Сукмаклар,
чәбәләнеп тәгәри-тәгәри, серле һәм аңлаешсыз бер лабиринтка
төерләнгән.
Әледән-әле кереп йөдәтә торган төшендә Илнур шул урам-
лабиринтка уйнарга чыккан, имеш. Үзеннән ике яшькә зуррак апасы
да янәшәдә. Бергә пыр тузып чабышып йөри торган дуслары да
биредә. Алар әнә шулай үзләренчә уйныйлар, көлешәләр, ара-тирә
елашкан чаклары да булгалый. Һәм кинәт күк йөзен кара болыт
каплап ала. Алай гына да түгел, бөтен тирә-юньне тузанга батырып,
өермә күтәрелә. Вагон-баракларны дер селкетеп, үзенең үзәгенә тузан
белән бергә җирдә аунап яткан чүп-чарны да җыеп, ул Илнурларга
таба хәрәкәт итә. Балалар, уеннары турында онытып, чыр-чу килеп,
кайсы кая йөгерешәләр. Илнур да кемгәдер ияргән кебек була. Өермә
якыная, аның җиле генә түгел, тузан бөртекләре дә кагыла башлый.
Илнур йөгерә дә йөгерә. Беркем дә күренми. Ул ялгызы. Хәзер өермә
аны да йотар, әллә кайларга күтәреп, җиргә орыр. Моны аңлаудан
тәннәре чемердәп китә, ул еларга ук керешә. Һәм... Бер мизгелдә
барысы да тынып кала. Өермә ничек кинәт башланса, шулай кисәк
кенә юкка да чыга. Күк йөзендә кояш балкый. Илнур әйләнә-тирәне
күзли. Ләкин кайда икәнлеген һич кенә дә аңлый алмый. Кая
карама – бер-берсенә ике тамчыдай охшаш вагон-бараклар, бер үк
киңлектәге, бер үк рәвештәге сукмаклар. Алабута-билчән дә һәр
тарафта игезәкләр сыман охшаш.
Илнур апасын, дусларын чакырып елый-елый, лабиринтның әле
бер тарафына, әле икенчесенә йөгерә. Тик үз почмагына һич кенә дә
юлны табарлык түгел. Төш бастырылуга ук күчә, йокы аралаш та
Илнур үзенең буылуын, тирләп-пешеп чыгуын чамалый. Инде тәмам
хәлем бетте дигәндә, янәшәсендә үк әнисенең «Улым!» дигән сүзе
ишетелә. Шушы сүз яңгырау белән ул һәрвакыт уянып китә. Әнисе –
аны коткаручы. Ул, ничек кенә еракта булмасын, төшләре аша да
ярдәмгә килә. Менә бу юлы да, колак очында әнисенең «Улым!» сүзе
яңгырарга өлгермәде, агач-такталардан корылган стеналарга бәрелә-
сугыла килеп ирешкән «Подъём!» дигән көр аваз ишетелде.
– Кузгалырга вакыт, – диде астагы ятагында торып утырган Пәри. –
Бүген китәбез.
Алар ашыга-кабалана юынырга, аннан соң иртәнге ашка
юнәлделәр. Урам якта колонна булып танк-БТРлар, йөк машиналары,
вак-төяк «УАЗик»-фәлән тезелгән. Һәммәсе дә пычрак-тузанга баткан,
әмма радиатор рәшәткәләренең усал ыржаюы олы юлга чыгарга әзер
икәнлекләрен күрсәтеп тора.
Йөк машиналарының берсенә Илнурның «Урал»ын да менгезделәр.
Канлы бәрелешләрдә
сыналган тимер дусны калдыру турында сүз дә
юк иде. Ул инде яу кырының алгы сызыгыннан йөзләгән яралыны
алып чыгарга өлгерде. Фаза үзе дә батальонда легендага әйләнеп
китте. Алгы сызыкта яраланган һәрбер «өчйөзенче» яхшы белә –
«Урал» тавышы ишетелә икән, димәк, аны һичшиксез коткарачаклар.
Чөнки бу – Фаза иярләгән матай. Ә аның әле беркайчан да сынатканы
юк.
Иртәнге аштан соң матаеның әйбәтләп беркетелгән икәнлегенә
инанды да хәрбиләр өчен әзерләнгән машина арбасына ашыкты
Илнур. Кузгалдылар.
«Тимер»ләрнең колоннасы озын елан төсле сузылды. Язгы
пычракны изеп, юлны тәмам сазлыкка әйләндереп, авыр хәрби
машиналар, танклар алга, билгесезлеккә юнәлде. Броняга ябышкан
егетләр тирә-яктагы күңелсез манзараны күзләгән булдылар, әйтерсең
исләрендә калдырырга тырыштылар. Бирегә кире кайта алырлармы?
Барысына да ут эченнән исән-имин чыгу насыйп булырмы икән?
Өсте ябулы машина эчендә чирканчык иде. Әллә кайлардан җил
исә, дым сиздереп тора, җитмәсә, өс-башка, аяк киемнәренә әлеге
дә баягы каһәр суккан пычрак ябышкан. Аннан беркайда да арыну
мөмкин түгел. Окопларга су тулып, аяк асты измәгә әйләнү генә
җитмәгән – ул пычрак машина арбасына да калын япма төсле ягылган.
Илнур түш кесәсен капшады. Кәгазьне тартып чыгарып, рәсемне
ачты. Шул рәсемгә караган саен елмая ул. Хәзер дә шулай булды. Нәни
бала куллары белән ясалган гади генә сурәтләр. Аркасына мылтык аскан
солдат, Казан Кремле манарасы, аның янәшәсендә Кол Шәриф мәчете.
Мәчет тирәсендә балалар уйнап йөри. Һәрхәлдә, авторның нияте
буенча балалар булырга тиеш. Рәсемдә артык охшашлык күренмәсә
дә, Илнур моны үзенең фантазиясен эшкә җигеп аңлады. Аска кәкре-
бөкре хәрефләр белән «Азат, 5 яшь» диелгән. Аннан янәшәгә, җәя эченә
«Бер айдан 6 тула» дип тә өстәлгән. Менә шул җәя эчендәге җөмлә
аны елмаерга мәҗбүр итә. Гади генә шул сүзләргә күпме үҗәтлек,
омтылыш, тизрәк үсеп, зур булырга хыяллану салынган!
Рәсемне туган якта җыелган гуманитар йөк белән алып килделәр.
Андый йөкләр килү батальон өчен олы бер бәйрәмгә әйләнә. Эш
күчтәнәчтә түгел. Татарстан төрле кирәк-ярак белән бергә җырчы-
артист халкын да җибәрә. Чын, профессиональ артистлар. Илнур
аларның сыздырып татарча җырлаганнарын рәхәтләнеп тыңлый.
Бу якларга килеп эләккәч, ул кинәт кенә татар телендә сөйләшүгә,
татар җырларына тансыклавын сизде. Җае чыккан саен ана телендә
аралашу җаен табарга тырышты. Үзенә күрә туган ягыннан көч алу
чарасына әйләнде бу.
Ни гаҗәп, 5 яшьлек Азат ясаган рәсем дә рухны күтәрергә, күңел
төшенкелеген җиңәргә ярдәм итә торган бер талисман икән. Кем
белә, бәлки аңа инде 6 яшь тә тулып куйгандыр, бирегә йөк бер ай
килергә дә мөмкин бит дип, янә елмайды Илнур.
Ә колонна үз җае белән хәрәкәт итә. Әледән-әле алар өстеннән
самолётлар очып үтә, вертолётлар тирә-якны дер селкетеп, үз юлын
барлый. «Тимер» чираттагы дислокация урынына юнәлә. Ниләр
көтәргә аларга? Язмыш нинди борылышлар әзерли? Илнур кузовтагы
иптәшләренә күз салды. Кайчандыр Мулино полигонына бергәләшеп
җыелып барганнар иде. Ул чактан нык үзгәргән егетләр. Йөзләр
кырыс, карашлар усал, куллар нык. Алар инде автоматны да теге
чактагы кебек саклык белән түгел, ә күнегелгән рәвештә тоталар.
Бу – аларның эш коралы, кирәк икән, исән калу чарасы. Күбесенең
чәчләрендә чал арткан. Илнурның үзенә дә бу хакта һаман әйтәләр.
Сугыш кешене үзгәртә ул. Тышкы кыяфәт бер нәрсә. Иң авыры – эчке
халәтнең нинди үзгәреш кичерүе. Каешланасың, коточкыч
нәрсәләргә
дә күнегәсең. Тик шушы трансформациядә үзеңне кеше итеп саклап
калырга кирәк. Бу – иң авыры. Шуңа да үткәннәр белән элемтәне
югалтырга ярамый. Алар – синең элеккеге халәтеңне саклый торган
киртәләр. Әни белән сөйләшү, хатын, балалар, дуслар, туганнар белән
аралашу. Болар барысы да – сине сугыш тулысы белән йотып алудан
саклый торган чик баганалары. Хәтта теге биш яшьлек Азатның
рәсеме дә. Ул да әлеге сугышның вакытлы гына, шушы җирлектә генә
барганлыгына ишарәли. Башка, тыныч тормыш көтеп торганлыгы
хакында хәбәр җибәрә. Илнур янә теге рәсемне чыгарды. Юк, кеше
булып калачак ул. Һичшиксез. Хәтта моның бәясе – үзенең гомере
булса да...
Юлда төшке ашка туктагач, ул Пәрине очратты. Янә бергәләшеп
урын таптылар. Бу юлы алар өчәү иде – әле яңа гына ялга кайткач,
Пәри Казаннан үзенең маэмаен ияртеп килде. Сугышчан нәселгә
караган кәкре аяклы зур эт иде ул. Пәри аны Албасты дип йөртә.
Албасты белән Илнур тиз уртак тел тапты. Карап торышка бик усал
күренсә дә, үз кешеләрне җене кабул итә икән. Усаллык ягыннан да,
дуслык ягыннан да эт хуҗасына тулысынча охшаган иде.
– Бусы мәчегә, – диде Пәри, бер банканы читкәрәк этәреп.
– Аны да алдыңмыни?
– Алмыйча, ничек калдырасың? Тычканны кем тотсын, ди, анда?!
Аннан соң, калдырырга да кызганыч инде берүзен. Япа-ялан кырда
озак яши алмас иде.
– Албасты белән машинада ничек баралар? Килештеләрме?
Албасты колакларын шомрайтты. Аннан, сүз булсынга гына
яңгыраганын аңлап, озын телен чыгарып, танавын ялап куйды.
– Күрәсеңме танавын? – дип, бармагы белән төртеп күрсәтте Пәри.
Албастының танавында кечкенә генә яра шәйләнде. – Җен эше.
Мәченең кушаматы Җен иде.
– Эләктердеме?
– Албасты борынын тыгып караган иде – шалт тегеңә берне.
Маэмай, мескен, явыз ният белән дә түгел, иснәнергә генә теләгәндер.
Әмма Җен үз исеменә тугры калды.
– Хәзер ничек инде?
– Икесе ике якта утыралар. Бер-берсенә кагылмыйлар. Җендә
бераз масаю бар үзе, әмма Албастыны артык котыртмый, дәрәҗәсен
белеп кенә утыра.
– Да, малай... Капмы-каршылык итеп яратылган җанварлар да
уртак тел таба беләләр диген син, ә?! Адәм баласына ни җитми икән?!
– Менә мин, Фаза, ялга кайттым. Бу маэмай күземә карап тора,
янымнан китми. Мин аны көчек чагыннан ук алып үстердем. Хатын
әйтә – көне-төне елап чыга, сине сагына ди. Күземә карап ялвара теге,
калдырма мине монда дип. Үзем белән алып киткәч, шатланганын
күрсәң син! Телсез маэмайны аңлыйм, кешеләрнең барысын да аңлап
бетерә алмыйм. Син әйткәнчә, нәрсә җитми?
Сорау һавада эленеп калды.
"КУ" 7, 2025
Фото: freepik.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев