ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (дәвамы)
– Арыгансың, улым... – Әнисе Фәния әйтерсең улының ялга кайтканлыгына ышанмый, баласыннан күзен дә алмый иде. – Юлдан шулай ул, әни! – Илнур табынга куелган ризыкларны беренче күргән төсле ашый, ашаган саен туеп булмас кебек иде.
II
– Арыгансың, улым... – Әнисе Фәния әйтерсең улының ялга
кайтканлыгына ышанмый, баласыннан күзен дә алмый иде.
– Юлдан шулай ул, әни! – Илнур табынга куелган ризыкларны
беренче күргән төсле ашый, ашаган саен туеп булмас кебек иде. –
Чәең суынып бетә бит инде! Үзең берни дә ашамыйсың.
– И балам, соңгы вакытта ризыгым тамактан үтми. Ятсам да сине
уйлыйм, торсам да.
– Әни, борчылма инде алай! Мин связист кына бит. Элемтә,
электрика, тегесе-монысы. Чын автоматны күргәнем дә юк! – Илнур
улы Булатка күз кысып куйды, янәшәсендә елышкан кызы Камиләнең
аркасыннан сөйде.
– Күргәнең булмаса, медальне нәрсә өчен бирделәр? – Хатыны
Диләрә, кухня ягыннан чыгып, өстәл түрендә торган табакка бәрәңге
белән ит өстәде.
– Соң, анысы үтеп барышлый кылынган батырлык инде.
– Үтеп барышлый гына була күрсен инде...
– Әле тагын бер дәүләт бүләге көтеп тора дидең бит. – Борчу белән
бергә әнисенең тавышына улы өчен чиксез горурлык хисе өстәлде.
– Әйе. Анысы орден була инде. Орден Мужества.
– Медальләреңне тагып, парадларда йөриселәрең алда икән әле! –
Диләрәнең елмаюдан бит алмалары алланып китте, бу сүзләр
барысының да киеренкелеген киметте шикелле.
– Әйе инде! Янәшәдә генеральша шикелле син барырсың.
Култыклашып йөрербез.
– Һай, йөрттең, ди! Синнән көтсәң...
Өйдә җылы һәм рәхәт иде. Бу җылылык иң элек гаиләсенең
нурлы кешеләреннән сирпелде. Гомер мәңге шулай дәвам итәр кебек
тоелды – түгәрәк өстәл тирәсенә тәмле ризык янына дус-туганнарын
җыеп, алар белән гәпләшеп яшәрләр дә яшәрләр. Улы белән кызына
яхшы укырга кирәклеген искәртер – әтиегез менә мәктәптә үк яхшы
укыса, әллә нинди үрләрне яулар иде дә бит!... Әнисенең туктаусыз
борчу-хафаларын тыңлап, тынычландырырга маташыр. Апасының
хәлләрен сораштырып, берәр төрле юньле киңәш биреп куяр. Дания
әбисенең нык картайганлыгын искәртеп, аңа игътибарлы булуларын
үтенер. Хатыны Диләрәне шаян сүз белән төрттереп алыр да, барысы
да рәхәтләнеп көлешерләр...
Бәхет менә шундый мизгелләрдән тора инде ул. Бертуктаусыз
бәхетле булу мөмкин түгел. Ул кыска вакыт аралыгында гына адәм
баласына үзенең сихри халәтен күрсәтә. Шундый чакларда кеше
бөтен борчу-мәшәкатьләрен оныта, дөнья тоташ яктылык һәм
яхшылыкка гына корылган кебек була. Анда бернинди афәт-хорафат
та, дошман да юк сыман...
Кыска вакытлы ял акрынлап сүтелә торды. Туганнар-дуслар
белән очрашу, гаиләсен ияртеп, Камал театрына барулар... Элек
тә шулай очраштылар, тыныч тормышларында, ике айга бер булса
да, театр бусагасын атлап керәләр иде. Әмма хәзер бу гадәтләнгән
гамәлләрнең үзгә бер кадере, тәме барлыкка килде. Бу мизгелләр бүтән
кабатланмас кебек иде... Әлеге яман тойгыны Хәертдиновларның
һәрберсе ераккарак куарга маташса да, ул әледән-әле кара елан булып
күңелгә керә торды. Шуңа да әлеге очрашуны, Илнурның әлеге ялын
озайтасы, бетмәс итәсе килде...
...Хатыны Диләрә белән алар бер-берсен мәңге беләләр шикелле.
Гәрчә, танышканнарына чирек гасыр чамасы гына үтсә дә.
Диләрә Казанга укырга килгән. Илнурларның подъездында
аның якын туганнары яши икән – тегеләре мәктәп тәмамлаган
кызны үзләренә сыендырган. Ишегалды егетләре яңа гына пәйда
булган кунакны тиз күреп алганнар. Тегесе генә берсен дә якын да
җибәрмәгән. Чаялыгы өстенә үз-үзен яклый да белә, андый-мондый
егетләр каршында җебеп, кочагын җәеп торучылардан түгел.
Кунак кызы турында Илнурга ул авылдан кайтып төшкәч
җиткерделәр. Фатир номерын да әйттеләр.
Илнур, озак уйлап тормыйча, теге фатирның ишеген какты. Ишек
ачылды, бусагада Диләрә басып тора иде.
– Синме инде ул яңа кыз? – Илнур Диләрәне баштанаяк сынаулы
караш белән өйрәнеп чыкты да үз янына ымлады. – Чык, әйдә, тәмәке
тартабыз.
– Мин тартмыйм.
– Тартмасаң, басып торырсың. Күңелсез миңа.
Диләрә бу таләпкә карыша алмавын тойды. Илнур аны
гипнозлаганмы соң?! Аяклары үзләре егет янына атлады.
– Мин Илнур, ә син?
– Диляра.
Илнур тәмәкесен кабызды да янә кызга караш ташлады. Олыларча,
кинаяле иде ул караш.
– Ди-лә-рә. Аңладыңмы?
– Разница?!
– Алай матуррак. Сөйлә, әйдә. Казанда нишләп йөрисең?
– Укырга кердем.
– Маладис. Малайларны ник кыерсытасың?
– Нинди малайларны?
– Безнең малайларны инде. Вәгъдә иткән егетең бармы әллә?
Диләрә пырхылдап көлеп җибәрде.
– Малайлар, имеш! Дурак бит алар!
– Синеке акыллымы?
Диләрә бу сорауны җавапсыз калдырды, ә Илнур исә, янә аңа
текәлеп, кызыйны карашы белән бораулый иде.
– Менә син аларга караганда акыллырак күренәсең.
Илнур мондый ук яхшатлануны көтмәгән иде, каушавыннан
кызарып ук чыкты. Аннан, үз-үзен кулга алып, черт итеп төкереп
куйды.
– Һе, әйттең сүз! Акыллырак, билгеле!
– Син үзең кайда да булса укыйсыңмы соң?
– Укыйм, әлбәттә. Академиядә.
– Нинди академиядә? Ветеринарлар академиясендәме?
Диләрә янә пырхылдады.
– Үзең син ветеринар. Маклер-брокерлар академиясендә.
– Андый академия юк.
– Син белмәгәч тә, юк димәгән. Менә күрерсең әле – монда «Тойота
Камри» килеп туктый, шофёр тиз генә сикереп төшеп, ишекне ача,
аннан мин чыгам. Кәчтүмнәр, малай, ул күбәләк галстугы дисеңме...
Ә син балконнан борыныңны сөртеп карап торасың, ник теге вакытта
моңа каршы дәшеп утырдым икән дип уфтанасың.
– Ул кадәр крутой булгач, бу йортта яшәп ятмассың инде син! –
дип, янә ихлас пырхылдады Диләрә.
– Яшәмим, әлбәттә! Салмачта бассейны, вертолёт мәйданчыгы
булган коттедж салам. Ә бу фатирны сатмыйм, махсус калдырам.
– Нәрсә дип калдырасың?
– Ә менә сине котыртыр өчен! Көн саен килеп, йөрәк яраңа тоз
сибеп йөрермен. Картайганчы.
Алар шулай аралаша-гәпләшә дуслашып киттеләр. Ике арадагы
хисләрне мәхәббәт дип әйтеп булмый иде әле. Агылый белән тагылый
шикелле, кая барсалар да – бергә. Аннан соң Илнур армиягә китеп
барды – хатлар алышу, телефоннан сөйләшеп торулар... Армиядән
кайту белән Илнур Диләрәгә никах укытырга тәкъдим ясады. Кыз
өчен бу көтелгән дә тәкъдим иде, көтелмәгән дә. Шулай мәңге дуслар
гына булып калырлар төсле тоела башлаган иде. Ул ризалашты,
никахлаштылар. Уллары, соңрак кызлары туды.
Илнур белән тормыш итү көтелмәгән борылышларга бай
аттракционны хәтерләтте. Кызу канлы, чиктән ашкан энергиясен кая
куярга белми. Мөгаен, шуңа да энергетикага тартылгандыр. Әле ул
ауга чыгып китә, әле парашют белән сикерә. Анда чаба, монда бәрелә.
Аның бөтен нәрсәдә эше бар, ул бер нәрсәгә дә тыныч кына карый
белми. Шуның аркасында, берәрсе белән сүзгә кереп, атнадан артык
күгәрек күз белән йөргән чаклары да булды.
Кулында ут уйната, нәрсәгә генә тотынмасын, барысын да булдыра.
Диләрә өчен Илнур ышанычлы терәккә әйләнде. Һәрвакыт үз-үзенә
ышанган, нык холыклы, үз дигәненә ирешә торган ир-егет. Ул
беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелми, бер генә минут та тик
тормый. Әмма икенче ялына кайтканда, ире нык үзгәргән иде. Аның
бөтен йөз-кыяфәтенә нык арыганлык тамгасы салынган. Ял-йокыга
тансыклавы да сизелә. Аннан бигрәк күңелендәге яраларның күплеге
ярылып ята. Моны аның карашындагы сагыштан да чамалап була,
сөйләшү рәвеше дә басынкы, элеккеге кебек җилләнү дә сизелми.
Диләрә иреннән нәрсә дә булса сораштырып торуның ахмаклык
икәнлеген яхшы белә. Шуңа күрә Илнурның мондый халәтен читтән
генә борчылып күзәтте, тик ул борчуын тамчы да сиздермәде...
Акрынлап яллары азагына якынлашты. Диләрәсе кочагында,
урамда февраль башының шыксыз көннәре. Озакламый аны янәдән
сугыш, җир асты, күселәр һәм тычканнар белән уртак тормыш көтә.
– Моннан кул сузымы гына арада канкоеш барганлыгын уйлап та
бирми биредәге халык... – Илнур хатынының хуш ис килеп торган
чәчләрен сыйпап куйды. – Көн дә бәйрәм, көн дә туй.
– Адәм баласы бит инде. Башына төшми аңламый ул.
– Бер ил – ике дөнья. Уйлап карасаң, арабыз мең чакрым гына бит.
– Сугыш уты үзенә кагылмаган кеше аны уйламый ул. Менә безгә
синең аша кагылды.
– Теге вакытта, китәм дигәч... Ник карышмадың, ник туктатмадың?
– Соң, сиңа каршы килеп буламыни? Берәр карарга килсәң,
бәхәсләшеп торудан мәгънә юк. Нишләтәсең, вакытны кирегә борып
булмый. Хәзерге акылым булса, аркылы ятар идем дә бит...
– Атлап чыккан булыр идем барыбер. Улыбыз үсеп җитте бит.
Аларны сугыш афәте йотмасын өчен без бастык. Барысы да минем
кебек уйласа, болай озакка сузылмас иде. Урам тулы әрәмтамак...
– Һәркем дә сугышчы була алмый инде.
– Шулаен шулай да... Озакка сузылды дим бит. Ардыра, ялыктыра.
– Йөзеңә чыккан.
– Хәзер инде берни эшләп булмый, бу эшне тәмамламый торып
кайту юк.
– Сугыш турында бернәрсә дә сөйләмисең...
– Ә нәрсә сөйләргә? Мин сугышмыйм да бит инде. Матайга
атланып, анда-монда чабам гына. Яралыларны ташыйм, патроннар
кертәм. Шул гына.
– Шул гына булса, орден-медальләр бирмәсләр иде... Син бернәрсә
дә сөйләмәгәч, таныш-белешләр сорашканда да әйтер сүзем юк.
– Сугыш вакыйгасы дисең инде? Тыңла, алайса. Бер яралы
ярдәм сорый. «Үләм», – ди, кычкырып елый инде. Монда атыш,
мин сиңа әйтим! Ләкин нишләп тә булмый, чыгып киттем тегенең
янына. Тар-мар ителгән авыл бу, ташы-ташка таратылган йортлар.
Тегеннән сорыйм – кайдарак син дип. Аңлатты бу. Бардым шул
тарафка – беркем дә юк! Баксаң, бу тинтәк көньяк белән төньякны
бутаган икән! Бөтенләй авылның икенче башына ук җибәргән. Кире
борылдым. Көч-хәл белән эзләп таптым. Яшь кенә егет, кычкырып
елый, йөзе шешенеп беткән моның. Кай җирең яраланды дим? Арт
санын күрсәтә. Карасам, пуля моның бишенче ноктасын чак кына
сыдырып үткән икән. Йомшак җиренә генә тигән, анысы да тирән
түгел. Аптечканы алып, ярасына пластырь чәпәдем дә, и сүктем
тегене, и сүктем!
– Ник сүктең?!
– Соң, үлеп китәрлек яра түгел бит инде. Үзе дә пластырь
ябыштыра ала иде. Шул вак кына нәрсәдән дә бөтенләй башын
югалткан, мәхлук! Мине дрон бәргән булса?! Кайда икәнлеген дә
рәтләп белми бит! Утыр, минәйтәм, моңа. «Басып барам, арт саным
авырта», – ди. Мин кызу йөрим, мәтәлеп төшеп калачаксың дигәч
кенә күнде, бичара. Алып чыгып, үзләренекеләргә тапшырганда
тынычланган идем инде. Кызганыч та булып китте. Берьялгызың
хәрабәләр арасында артың ертык килеш басып торуы бер дә рәхәт
түгелдер...
Диләрә пырхылдап көлеп җибәрде.
– Сорасалар, шул арты ертык егет турында сөйлимме? Кит, юләр!
– Шушы пырхылдап көлүең җитми миңа тегендә... – Илнур үз-
үзенә елмаеп, караңгылыкта үзенә генә мәгълүм бер ноктага текәлде. –
Карале, анда бер кеше миңа болай диде. Имештер, без яшәмибез.
Иртәгә барысы да кинәт кенә үзгәрер, барлык мәшәкатьләр дә берьюлы
юкка чыгар һәм без чын-чынлап яши башларбыз дип уйлыйбыз. Без
дә синең белән шулаймы икән? Иртәгәне көтеп йөрибезме?
– Иртәгәсе көнне көтә-көтә, улыбызны өйләндерергә вакыт җиткән
инде!
– Мин килен таптым аңа.
– Кемне тагын?
– Бергә хезмәт иткән иптәшемнең кызы бар. Алар пар киләчәк.
Әйтте диярсең.
– Синнән сорадылар, ди, алар...
– Сорамасалар да, таныштырам мин аларны. Ләкин анысы инде
иртәгә.
– Иртәгә?
– Әйе, иртәгә. Иртәгә – сугыш беткәч, без чын-чынлап яши
башлагач...
...Ике атна – озак вакытмыни?! Сизелми үтте дә китте. Аерылышыр
минутлар да килеп җитте. Иң авыр вакыт. Тегендә озак торгач, өйдәге
җылылык, якыннарның назы турындагы хатирәләр акрынлап уала,
җанны җәрәхәтләмәс халәткә килә. Анда уйланып утырырга җай да
бик сирәк эләгә. Ә менә ялга кайткач, сагыш, сагыну кебек хисләр
янәдән яңара. Әйтерсең кемдер аларны үткен пычак дәрәҗәсенә
җиткереп кайрап куя. Бармагың ялгыш кына тиеп киттеме – киселер
һәм кан чәчрәп чыгар шикелле. Тик кан урынына – күз яшьләре.
Ләкин башка чара юк. Китәргә кирәк. Балаларын, хатынын
кочып туя алмаса да, әнисенең туктаусыз елаганын күрүдән бәгыре
телгәләнсә дә. Китәргә кирәк. Үзе сайлаган язмыш. Беркем дә мәҗбүр
итмәде. Китәргә кирәк. Кайтыр өчен. Калкан белән кайтыр өчен.
Калкан өстендә түгел.
Якын кешеләрнең күңел җылысы. Теләсә кайсы салкыннарны
да җиңәрлек ул. Әнисенең ихлас догалары. Әллә нинди яман ут-
ялкыннар аша исән-имин үтәрлек. Болар барысы да аның йөрәгендә.
Нурланып китә ул. Күңеле җилкенеп китә.
Эшелоннар көнбатышка чаба. Поезд көпчәкләре, рельслар
бер-берсенә тоташкан урыннарга бәрелеп, усал сүгенеп ала. Элек
Илнур бу дыкылдауда җырлы-моңлы көй ишетә иде. Ә хәзер менә –
сүгенү. Вагоннар да усал төсле. Аларның да уенда тоташ яманлык
кебек. Тәрәзә артында йөгерешкән агачлар да хәерле юл теләп, кул
болгамый, йодрык күрсәтеп яныйлар, ахрысы. Февральнең шыксыз
көне исә түбәнгә үк сарылып төшкән кара юрган белән капланган,
ул кешеләрне изеп ташларга маташа кебек. Дөнья үзгәрдеме, әллә
дөнья шул ук калып, Илнурны үзгәрттеме?!
Дык-дык, дыкыдык. Вагоннар яңадан көйли башлады. Нарат
агачлары баш иеп калдылар. Караңгы күк йөзендә беренче йолдызлар
күренде. Юк, өметсезлеккә бирешергә юл куймас ул. Әнисе,
балалары, гаиләсе хакына. Җиңү хакына…
"КУ" 7, 2025
Фото: freepik.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев