Логотип Казан Утлары
Повесть

ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (дәвамы)

– Син эвакуация төркеменең нәрсә икәнлеген беләсеңме соң? – Беләм... – Нәрсә беләсең? – Тегеләрнең накатлары тәмамланган вакытта, атышмаган арада яралыларны алгы сызыктан алып чыгу.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

...«Тимер» егетләре штурмга әзерләнергә кереште. Түбәсез
йортлар, җимерек ихаталар, кыйшайган киртәләр арасында моңарчы
күрелмәгән җанлылык хөкем сөрә. Егетләр гадәттәгедән катырак
кычкырып сөйләшә – кайберләренең тавышында тимер зыңгылдавы
ишетелеп куя. Күңел күтәренкелеге башка көннәрдәгедән югарырак.
Кемдер көлеп җибәрә, кемдер иптәшен усал төрттереп куя. Юк,
шатлыклы шау-шу түгел бу. Һәркемнең күңелен шом баскан. Ул
борын аслары сирәк йоннар белән сипләнгән япь-яшь егетләрнең
дә, дөнья мәшәкатен башыннан кичереп, шул хәсрәтләр хакындагы
хатирәләрне җыерчык юлларына язып куйган олпат ирләрне дә
биләп алган. Ул эчтән куркыта, уйландыра, өркетә. Аны басар өчен
кычкырыбрак сөйләшергә тырышасың. Аннан арыну өчен мөмкин
кадәр көлке һәм оятсызрак мәзәкне искә төшерәсең. Һәм мондый
гамәлләреңнең төп максаты – үз-үзеңә кереп бикләнүдән, шул шом
кочагына тарымаудан саклану.
Кырыс ир-атлар утка керергә әзерләнә. Гәпләшү-сөйләшү арасында
сугыш кирәк-яракларын барлый. Кесә телефоннарын сүндереп, янә
бер кат документларын караштыра да, калын целлофаннан эшләнгән
пакетка тыгып, киемнәре эчендәге иң ышанычлы кесәсенә яшерә.
Жетоны ныкмы – анда нәкъ менә аның тамгасы сугылган бит, өзелеп
төшеп калмасын. Берәүләр шушы шау-шу арасында, башкаларга
күрсәтмәскә тырышкан итеп, муеннарындагы хачларын үбеп, аларга
нәрсәдер пышылдарга өлгерә. Икенче берәүләре, муендагы бөтиләрен
кысып тотып, иреннәрен кыймылдатып, әллә Аллага, әллә инде шул
бөтине кадерләп ясаган якын кешесенә мөрәҗәгать итә.
Ир-егетләр утка керергә әзерләнә. Дәшми генә кайнашучылар да
бар. Аларның бөтен игътибары коралда. Кабат аны сүтеп җыялар,
һәрбер өлешен энә күзе аша үткәрәләр, кирәк җирен майлап
куялар. Инде җыеп бетергәч тә, көпшәсен күтәреп төбәп карыйлар.
Боларының һәрбер гамәле төптән уйланылган, белдекле. Карашлары
нык, ышанычлы. Бу алар өчен беренче генә штурм түгел. Бәлки,
беренче генә алыш та түгелдер.
Менә, тар-мар ителгән авылның калдык-постык йортларының шәрә
диварларын дер селкетеп, бомбардировщиклар очып үтә. Алар бик
түбән баралар һәм борыннарын кинәт югары күтәреп, һавага күтәрелеп
тә китәләр. Артларыннан утлы очкыннар чыга. Ул очкын-бомбалар,
ары китеп, дөньяны тетрәтеп
куя. Вертолётлар да билгеле бер чиккә
кадәр генә оча, кисәк кенә борылып кире китә. Тимер кошлар керергә
курыккан күренмәс чик артында – мәхшәр. Анда – алгы сызык. Анда
үлем тантана итә. Тимер кошлар да керергә курыккан ул биләмәләргә
менә шушы ир-атлар – гап-гади кешеләр ыргылачак.
Ир-егетләр утка керә. Беркем дә моны кызык бер уен дип санамый.
«Курку белмәс» дип, мәрхүмнәр һәм геройлар хакында гына әйтәләр.
Әмма утка кергән һәркем – бары тик гади бер кеше генә. Алар барысы
да курка. Хәтта берничә сугыш үткәннәре дә. Куркулары гына төрле
аларның.
Ир-егетләр утка керә...
Илнур Пәри янына килеп утырды. Тегесе аңа борылып карамады,
коралы белән кайнашуын белде. Тирә-якта хәрби комплект таралып
ята, аларның барысын да мәгълүм бер тәртип белән урнаштырырга
кирәк.
– Сез анда кереп китәсез, мин монда калам, – диде, ниһаять, Илнур,
күңелендәге уйлар өермәсе хакында кереш сүзсез-нисез хәбәр итеп.
Пәри, мавыгып эшләгән эшен туктатып, Илнурга текәлде.
– Фаза. – Пәринең күзендә усал очкыннар уйнап алды. – Нинди
юләр сүз сөйләп утырасың син?!
– Комбат мине эвакуация төркеменә билгеләде.
Пәри, мылтыгын читкә куеп, җиргә барып утырды, тәмәкесенә
үрелде.
– Син эвакуация төркеменең нәрсә икәнлеген беләсеңме соң?
– Беләм...
– Нәрсә беләсең?
– Тегеләрнең накатлары тәмамланган вакытта, атышмаган арада
яралыларны алгы сызыктан алып чыгу. – Илнурның кинәт өянәге
кузгалды. – Син ник миңа юләр сорау биреп утырасың, Пәри?! Моны
кем белми?!
Пәри дә кыза башлады, аның тәмәке тоткан бармаклары ук
калтыранырга кереште.
– Алайса, дустым, син тагын берничә нәрсәне яхшы беләсең.
Эвакуация төркеме тегеләр өчен – беренчел максат. Яралыны алып
чыгамы ул, үленеме, йә булмаса үзләренең кулга алынган солдатын-
мы – махсус эзләп, саклап торып юкка чыгаралар. Без блиндажда
утырабыз, ә сиңа мотоцикл белән ачыклык аша арлы-бирле йөрисе.
Куркыту түгел бу, сине куркытып та булмый. Әмма башыңны бераз
эшләт, зинһар өчен. Эвакуация төркеме – яу кырында иң мөһим звено.
– Аңлыйм мин аны. Ләкин мин бирегә сугышка дип килгән идем.
– Ә без шул сугыштан исән кайтырга телибез. Һәм иртәгә, хәтта
бүген дә, минем гомерем синең кулга калырга мөмкин. Яралансам,
алып чыгарга өлгерәсеңме-юкмы – сиңа бәйле. Ә инде үлә калсам...
Үлә калсам, бигрәк тә. Якыннарым мине җирли алыр дигән өмет
белән утка керәм.
– Егетләр, сез монда икән, – дигән тавышка икесе дә дерт итеп
куйды.
Ике адым ераклыкта Солтан басып тора иде. Аның кыяфәтен
башка очракта мәзәк дип атарга мөмкин, ләкин бүген бу кызганыч
күренеш иде. Бер карасаң, барысы да урынлы һәм ятышлы төсле –
бронежилеты, әллә ничаклы кесәле разгрузка жилеты, иңгә асылган
автомат. Тик боларның берсе дә Солтанга килешми, аның өстендә ят
ямау кебек кабул ителә.
– Швейк килеп бара, – дип мыгырданды Пәри һәм кабат мылтыгына
тотынды.
– Мин әзерләнеп беттем шикелле. – Солтан, килеп җиткәч
тә, өстендәге бронежилетын, разгрузкасын, шлемын салды һәм
шыбырдап аккан тирен сөртте. – Безне кайчан алып китәләр?
Ул көнбатышка таба ымлады. Тегендә әледән-әле шартлау, атышкан
тавышлар ишетелә. Кайдадыр бертуктаусыз бәрелеш бара иде.
– Вакыты җиткәч, – дип ысылдады Пәри. Солтан биредә утырып
торганлыгы белән генә дә аның ачуын китерә иде бугай. Ниһаять,
ул түзмәде, мылтыгын читкә куеп, зәһәр карашын тегеңә юнәлтте: –
Син теге вакытта, әллә нәрсәләр сөйләп, башны катырдың катыруын.
Иртәгә яшәрбез, тегесе-монысы... Менә хәзер безне чын сынау көтә.
Син шушы язмышны эзләп килдеңме?
– Әйе. – Солтан ышанычлы тавыш белән кырт кисте.
Солтанның мин-минлеге Пәринең ачуын тагын да ныграк кабартты:
– Сугыш бу, дустым, аңлыйсыңмы?! Ерактан карап торганда гына
ансат тоела ул! Ә анда кергәч...
– Пәри, тукта әле син, кызма, – дип кысылырга карар кылды Илнур.
– Фаза, тыгылма.
– Тыгылмыйм. Нәрсә әйтергә теләгәнеңне генә һич аңламыйм.
– Нәрсә әйтергә телим?... Сугыш ул кызык эзли торган урын түгел.
Менә нәрсә әйтергә телим мин, Фаза!
– Мин кызык эзләп килмәдем. – Солтан кесәсеннән тәмәке чыгарып
кабызды да буылып-булып йөткерергә тотынды.
– Тәмәке тарта да белмисең бит син, җан көеге! – Пәринең
тавышында чын мәгънәсендә йөрәк ачысы яңгырады. – Анда кергәч,
син барысыннан да мәхрүм калачагыңны аңлыйсыңмы?!
– Ә минем берәр нәрсәм бар дип уйлыйсыңмы син? – Солтан усал
елмайды. – Кырыктан
узган мужик, ә үзем ыштансыз!
– Аңа син түгел, чор гаепле бит. Үзең безгә шулай сайрадың.
– Кеше шулай инде ул – үз ялгышлыкларына башка сәбәпчене
тиз таба. Мин кемнән ким? Юк, егетләр. Барысына да үзем гаепле.
Бөтен нәрсәм дә бар иде минем. Барысын да югалттым. Гаиләмне,
балаларымның мәхәббәт-ихтирамын, дусларым илтифатын, әнинең
хәер-фатихасын... Сәбәбе нидә дисезме? Шул, иртәгә яши башлау
галәмәте инде ул. Булганы беркайчан да канәгатьлек китерми,
яхшырагы артыннан чабарга күнегеп китәсең. Яшьрәк хатын,
җиңелрәк акча, тәмлерәк ризык, затлырак хәмер. Һәм менә көннәрнең
берендә иртәгәсе көннең һәрвакыт иртәгә булып калганлыгын
аңлыйсың. Ә кичәгене инде кайтарырлык түгел...
– Кабат фәлсәфә! – Пәри яңадан хәрби әзерлеккә кереп чумды.
– Сез дә – минем кебек бирегә үзегезнең үкенечләр белән килгән
кешеләр. Сезнең дә күңелегез могҗизалы үзгәрешләргә ышана.
Сезнең дә күңелегез минеке кебек китек. Түгәрәк тормышлы
кешеләр бу мәхшәрдә исәнгерәп йөрми ул. Шушы яман хакыйкатьне
таныйсыгыз гына килми...
– Минем... – дип бүлдерергә маташкан иде дә, Илнур бәхәскә
кермәскә булды.
Солтан янә бронежилетын, разгрузкасын киде, мылтыгына үрелде.
– Сез икегез мине аңладыгыз, кабул иттегез кебек. Кырыктан узгач,
яңа иптәшләр табу авыррак, билгеле. Әмма без дуслаштык бугай.
– Башың китәме әллә, Солтан? Бәлки, медикларга, Атлант янына
җибәрергәдер сине?
– Юк, Пәри, кирәкми. Фаза, сиңа бер үтенечем бар. Минем мәетне
яу кырында калдырма, алып чыга күр. Балаларыма соңгы ярдәмем
булыр, ичмасам, акчасын түләрләр.
Солтан китеп баргач та, Пәри берара эшен дәвам итеп карады да
аннан соң, сүгенеп, кулындагы хәнҗәрен читкә атып бәрде.
– Шайтан алгыры бәндә, башны бутап йөри бит, ә?! Васыятьләр
әйтеп калдыра, каһәр!
– Пәри, мин инде хәзер ул васыять белән богауланган кеше. Син
аны, зинһар, саклый күр, яме?
– Сакла, имеш... Әйтергә генә җиңел... – Пәри тәмәке төтене аша
Илнурга текәлде. – Саклап кала алмасам?
Илнур җилкәләрен сикертеп куйды.
– Иптәшләргә әйләндек ди. Бәгырьгә тия белә, каһәр!
– Ул хаклы бит, Пәри!
– Хаклы булмаса, шул кадәр ачуым чыгар идемени?!
Ерак түгел комбатның көр тавышы ишетелде. Ул бер-бер артлы үз
тарафына роталарны җыя иде.
– Тугызынчы рота!
– Безнеке.
Илнур белән Пәри үзләрен чакырган якка юнәлделәр.
...Ир-егетләр утка керә. Команда яңгырау белән, дөньяларын
онытып, тузан сарган пычрак броняга ябышалар, техниканың
җансыз күкрәгенә елышып, аннан яклау һәм саклау эзлиләр кебек.
Бронемашиналар җирне каезлый, әкияти усал җан ияләре төсле үкерә,
тирә-якны кап-кара төтенгә батыра. Әледән-әле аларның өстеннән,
әйтерсең канатлары белән баш очларына ук кагылып, вертолётлар
ажгырып очып үтә. Кырыс солдатлар сабый балалар кебек пилотларга
кул болгый. Тегеләре дә җавап бирәдер сыман.
Тузан, балчык түмгәкләре як-якка оча. Дөнья дер селкенә.
Чылбырлар җирне изеп каезларга керешә. Бронетехника сыртларына
ябышкан кешеләрне ут эченә алып кереп китә. Тегеләре исә, үзләрен
алда көткән афәт бераз гына булса да чигенер дип өметләнепме, артка
борылып кул болгыйлар. Ир-егетләр утка керә...
– Работино шәһәре... – диде комбат, әле өстәлдәге картага, әле
каршысындагы экраннарга күз төшереп. – Дөресрәге, Работино дигән
авылдан калган хәрабәләр. Безнекеләр менә биредә.
Экранда бар нәрсә дә көл төсендә иде. Йорт-бина калдыклары,
юллар, агач-куаклыклар. Ничәмә-ничә тапкыр тәмуг уты дөрләгән
бу җирлектән башкасын өмет итеп тә булмый.
– Менә бу урам, егетләр, безнең өстә. Бер, ике, өч... Биш йорт. Шул
йортларны саклыйсы.
– Сталинград бер читтә торсын...
Комбат кемнең шулай остарып сүз кыстыруын күрер өчен артына
борылып карады. Аннан янә экранга текәлде.
– Шул йортларны саклыйсы, әйе... Әлегә накат тынган вакыт.
Боеприпаслар кертергә кирәк. Дроннар оча алмый – ике яктан
РЭБлар кушылган. Кертеп җибәрсәң дә, иясенә барып җитмәс безнең
күчтәнәч... Фаза, якынрак кил.
Илнур комбат кушканны үтәргә ашыкты. Дербент һәрбер сүзне
аермачык әйтеп, пичәт баскан шикелле тезеп китте. Кулындагы лазер
указкасы әле картада, әле экранда уйнакларга кереште.
– «Ноль» ноктасы менә биредә. Алгы сызыктан
биш йөз метр
чамасы. Бәлки, азрактыр. Ә бәлки, күбрәктер дә. Сиңа мотоцикл
белән менә шушы посадкага ышыкланып барасы.
Лазер указкасы экранга төртелде. Посадка дигәне әле анда, әле
монда тырпаеп торган агач кәүсәләренең калдыклары тезелеп киткән
яфраксыз бер полоса иде.
– Фаза, кара, игътибарлы бул! Менә шушы безнең бронетехника
үткән юл белән генә барасы. Уңда да, сулда да – миналар.
– Аңладым, иптәш комбат.
– «Ноль» ноктасында әйберләрне ташлап калдырасың да кире
җилдерәсең.
– Аңладым, иптәш комбат!
– Әйдә, чыгып бер тартыйк синең белән. Егетләр, вакыт җитү
белән хәбәр итәрсез!
Илнур, кесәсендәге тәмәкесен капшый-капшый, киң җилкәле
комбатка иярде. Алар блиндаждан чыктылар, маскировка ятьмәсе
тартылган киң мәйданчыкның бер читенә чүмәштеләр. Комбат
Илнурга сынаулы караш ташлады.
– Сине хәзер безнең белән алар арасындагы бердәнбер күпер дияргә
мөмкин. Сиңа мәгълүм инде – иртәнге якта биредәге морпехлар
кертеп җибәргән «УАЗ» машинасы кире чыкмады.
Йөртүчесе дә,
медик та һәлак булды, боеприпаслар ияләренә барып җитә алмады.
Безнең оборона тотучы егетләр ныгытмалар артына яшеренсә,
ачыклыктан хәрәкәт иткән техникага ышыкланыр урын юк. Исән
калыр өчен бер генә чара бар – ул да булса югары тизлектә җилдерү.
«Урал» мотоциклында тиз чаптыру ансатрак. Тик ныграк тотынып
утыр, бәгъзе җирләрең бәргәләнеп бетмәсен.
Фаза ияген какты.
– Комбат, морпехлар ярдәм сорый! – диде блиндаждан башын
тыккан хәрби.
Дербент, тәмәкесен сүндереп, тегенең артыннан ашыкты.
– «Ноль» ноктасына аларның яралысын китергәннәр. Аны алып
чыгуны сорыйлар.
– Хәле ничек?
– Авыр. Башы яраланган. Граната кыйпылчыгы эләккән бугай.
– Тиз арада алып чыгарга кирәк, димәк. – Комбат Илнурга таба
борылды. – Буш кайту насыйп булмады, Фаза. Юлга чыгасы була сиңа.
Илнур буыннары калтыранып алганлыгын тойды. Урам якка
чыккач та, чирканчык алган кебек хис итте үзен. Әлбәттә, болар
барысы да иң элек аның аңы тарафыннан уйлап чыгарылган хис-
тойгылар бәйләме иде. Акылның мантыйкка буйсынмый торган
өлеше, аның нигезен тәшкил иткән үзәге Илнурның тормышы җитди
үзгәреш кичергәнлеккә ишарәли. Бүгеннән ул яңа сукмакка аяк баса,
һәм, шул юнәлеш белән барганда, аңа ялгышырга, каушап калырга,
икеләнеп чигенергә һич кенә дә җай чыкмаячак.
Матае бер тибүдә кабынды. Бер-ике тапкыр яман гына гырылдап
куйды да тыныч кына теркелдәүгә күчте. «Урал»ның әйбәтләп
көйләнгән «йөрәге» сәгать кебек эшли иде. Аның мотоциклны
чак кына сизелерлек итеп дерелдәргә мәҗбүр иткән бу «сулышы»
Илнурны шул мәлдә үк тынычландырды да.
Газны төбенә кадәр борганчы ул Дербентка борылып карады.
Аның янәшәсенә Уокер белән тагын берничә иптәше чыгып баскан
иде. Комбат салют юллады. Илнур җавап кайтарды да тимер малкаен
карталарда «Работино» исеме белән билгеләнгән хәрабәләргә таба
юнәлтте... Мотоцикл шактый кызу барса да, Илнур тирә-яктагы
манзарага күз ташларга өлгерде. Кайчандыр посадка булган урын.
Агачлар гүя гигант урак белән кыркылган. Аларның кәүсәләре
кыл уртасыннан диярлек сындырып-умырып алынган. Ләкин адәм
баласына шул мескеннәрне болай мәсхәрәләү генә җитмәгән – ут белән
бимазаларга да җай табылган. Теге кәүсә калдыклары кап-кара төскә
кереп, ботаклар калын көл ястыгына әверелгән. Шул өметсезлекне
барыбер җиңәргә маташып, быел посадкада яшеллек күренә башлаган.
Әмма аларга көч җыярга ирек бирмичә, яңадан ут яудырырга
керештеләр. Әледән-әле танк, бронетехника калдыклары очрый.
Аларны да ялкын бик шәп итеп сынаган – броня корпуслар хәзер
тәмуг кисәүләренә охшап калган.
Алардан ерактарак, уң кул җаена Работино үзе дә күренеп тора.
Дөресрәге, әле анда, әле монда кукраеп утырган йортлар, аларның
снарядлар белән тетелеп беткән диварлары, тешсез авыз сыман
ыржаеп торган тәрәзәләре...
...Колагындагы тавышларга Илнур башта зур авырлык белән
күнекте. Бик сәер халәт иде бу – синең белән кемдер идарә итә
төсле. Бер үк вакытта колактагы боерыкларны да тыңлау, юлны да
контрольдә тоту, ул-бу күренмиме дип, якындагы офыкны күзләү,
югары тизлектә дуамалланырга ашкынган матайны да авызлыклау
шактый катлаулы хезмәт иде.
Оператор Илнурны көтеп торган кешеләрнең кайдалыгын әйткән
мәлдә үк ул аларны үзе дә күреп алды. Берән-сәрән үскән куаклар
арасында беләгенә кызыл тамга ураган солдат абайланды. Ул, ике
кулын да болгап, Илнурны үзенә таба чакырып, корым исенә баткан
һаваны кискәли иде. Илнур мотоциклын шунда юнәлтте.
Туктап та өлгермәде – әллә кайдан Пәри сикереп чыкты. Аның
өсте-башы пычракка баткан, бите корымга буялып беткән иде.
– Бишектәме? – дип сорады, һәм, җавап та көтми, шунда ыргылды.
Икенче мәлне ул инде ике зур шешә су белән боекомплектны
эләктереп тә өлгерде.
– Рәхмәт, брат! – диде ул, озаклап сөйләшеп торырга вакыты
булмаганга кыенсынган кыяфәт белән.
– Ничек анда? – Илнур алай да соравын кыстырырга өлгерде.
– Түзәрлек. – Пәри кулларындагы шешәләргә ымлады. – Бик эссе.
Су өчен рәхмәт. Боекомплект та бетеп килә. Коткардың.
– Солтан синең беләнме?
– Минем янда.
– Ничек?
– Ничек дип... Аны күзәтеп торырга вакыт юк. Аңа да кабаланыр
җай чыкмый. Сугыштагыча.
Ул да булмады, ике яктан иптәшен күтәргән армия хәрбиләре
күренде. Яралы солдатның башына уралган марля лычма канга
әйләнеп бара иде инде. Пәри, кулындагы әйберләрен бер читкә куеп,
ярдәмгә ашыкты.
Яралы аңсыз иде. Аны бишеккә утырту шактый мәшәкатьле булды.
Мотоцикл бишеге җансыз курчак хәлендәге кешенең гәүдәсен ансат
кына кабул итәргә ашыкмады. Әлеге эшне башкаргач, яралыны
күтәрешеп килгән хәрбиләрнең берсе кесәсеннән скотч тартып
чыгарды.
– Гафу ит, дустым, сине беркетмичә ярамый, – дип мыгырданды
ул, егетнең кулларын, гәүдәсен ябышкак тасма белән урый-
урый. Аннан талчыккан күзләрен Илнурга күтәрде. – Хәерле юл!
Карап кына, яме?
– Тырышырмын...
Илнур мотоциклын бирегә килгәндәге шикелле куа алмаганлыгын
аңлый иде. Ул мөмкин кадәр саклык белән баягы юлга төште.
Бишектәге яралыны күздән ычкындырмаска тырышты. Мотоцикл
түмгәкләргә эләккән саен як-якка авышып ала. Болай да зыян күргән
башы мондый сынауга түзә алырмы?
– Ашыга күр, Фаза, – диде оператор. – Тегеләр уяна, ахрысы, каһәр.
Илнур мотоциклының рулен кысыбрак тотты. Тигезрәк юлны
табарга тырышып, иелә төште. Әмма шакырдап каткан җир белән
түмгәк-колеядан кала берни дә күренмәде. Матайның амортизаторлары
да яңа түгел, үзләре үк дөбер-шатыр килеп торалар...
Икенче мәлне бишеккә күзен төшергәндә, имәнеп китте. Яралы
аңга килгәнме шунда?! Корым катыш тузанга баткан йөзендә ике
күзе ялтырап тора. Шашкан кешенекенә охшаган иде бу караш. Коты
алынган рәвештә ул як-ягына каранды, аннан, бөтенләй акылдан
шашкан хәлгә җитеп, үзен эләктергән скотчны өзгәләргә кереште.
Туктамый чара юк иде. Илнур, тормозга басып, бишектәге яралыга
үрелде.
– Тынычлан, зинһар! – дип дәште ул.
Яралы, сискәнеп, аңа таба борылды. Чигәсе турыннан кан юлы
абайланды. Ул, иреннәрен ялап алды да, нәрсәдер пышылдады. Тик
Илнур егетнең нәрсә әйткәнлеген ишетмәде, якынрак иелә төште.
– Нәрсә дисең?
– Әни... – дип кабатлады кипшегән иреннәр.
– Фаза, кузгал тизрәк! – дип кычкырды колактагы оператор. Тик
Илнур аны ишетмәмешкә салышты.
– Әниең янына кайтачаксың син, дустым. Мин сиңа вәгъдә бирәм...
Ул яралы егетнең кулын учында кысты. Әле генә бизгәк тоткан
төсле тартышкан яралы шул мизгелдә үк тынычланып калды.
Әйтерсең Илнурның үз-үзенә ышанычы, ныклыгы аңа да күчте.
Илнур аркасы буйлап салкын тир агып төшкәнлеген сизде.
– Тотынып утыр, яме! – диде ул, саклык белән кулын яралыныкыннан
ычкындырып.
Егет, гипнозланган төсле, коткаручысына текәлгән иде. Аның
куллары үзеннән-үзе бишек тоткасына ябышты.
– Бәдбәхет! – дип, операторның яман сүгенгән сүзе ишетелү белән
бер үк мәлне Илнур мотоциклын бар көченә артка атлатты. Пырылдап
килгән дрон өч-дүрт метр алдарак җиргә килеп кадалды, тирә-юньгә
балчык өермәсе очты.
Мотоцикл шул өермә аша алга ашыга иде инде. Бер мизгел эчендә
баш әйләндергеч тизлек белән булган бу вакыйгалар аларны күзәткән
кешеләрне шаккатырса, Илнур өчен төш шикелле тоелды. Кайсыдыр
бер мәлне ул үзенең гомере, иминлеге өчен кайгыру хисен онытты.
Дошман пулясы, аның снаряды, ул җибәргән дроннар аңа зыян сала
алмас төсле иде. Һәм бу ышаныч-өмет аңа көч белән бергә өстәмә
сизгерлек бирде шикелле.
Инде куркыныч янамаган урынга килеп җитеп, яралы егетне
медикларга тапшыру мәлен күзәткәндә генә, нәрсәне кичеп
чыкканлыгы аңына барып җитте. Куркынган карашын әле генә үткән
юлга таба юнәлтте. Аннан янә медикларга борылды.
– Хәле ничек аның? – Фаза носилкада яткан егеткә ымлады.
– Яшәр, Алла бирсә! Иң мөһиме – үз аңында.
– Яшәр, димәк... Димәк, юкка түгел...
– Нәрсә юкка түгел? – Медик Илнурга гаҗәпләнеп карады.
– Безнең тырышу юкка түгел дим. Безнең... – Илнур матаеның
бензин багын сыйпап куйды.
Медик дәшмәде, сәерсенгән рәвештә башын гына селкеп куйды
да иптәше белән яралыны госпитальгә алып китәргә ашыкты.
Ә Илнурның тормышында бер-берсенә үзәккә үтәр дәрәҗәдә
охшаш көннәр, ә күбрәк очракта төннәр башланды. «Ноль» ноктасы
алгы сызыкка ук килеп җиткән вакытлар шактый булды. Каршы якның
бәргәләнеп, оборона сызыгын җимерергә маташуын тоткарларга
тырышкан егетләр яралыларны ут эченнән читкәрәк чыгарырга
ни вакыт, ни җай тапмаган чаклар ешайды. Акрынлап, фронт
сызыгы да әле алга, әле артка авышты. Ике яктан да югалтуларның
шактый икәнлеген искәртеп, җәйге эсседә таркалучы мәет исе
бөтен тирәлекне биләп алды. Илнур инде яралыларны гына түгел,
үзләренең мәрхүмнәрен дә шактый чыгарды. Җәсәдләр кара целлофан
пакетларга салынган булса да, алардан соң матайны яхшылап юарга
туры килә иде.
Яралыларны икешәр, өчәр итеп, хәтта биш кешене берьюлы алып
чыкканы булды. Җиңел җәрәхәт алган егетләр кайсы көпчәк өстенә,
кайсы матай белән бишек арасына елышып, госпитальгә ашыкты.
Сугыш үз кануннары белән тәгәри бирде. Аның белән бергә ике
арада Илнурның «Урал» тәгәрмәчләре дә тәгәри. Алгы сызыкта
матайны тавышыннан таныйлар. Яралылар коткаручылары
килгәнлекне әллә кайдан ишетә. Исән-иминнәргә суы, ризыгы,
боекомплекты кирәк. Алны-ялны белми чапты Илнур. Үз-үзен
аямады. Тик күпме генә ашкынмасын, бу мәхшәрнең һич кенә дә
очы-кырые күренми иде...
Көннәр, бертөрлелеге белән җелеккә үтеп, башы-азагы күренмәгән
саташулы төшкә әверелде. Яралылар янына мәетләр дә өстәлә торды.
Мотоцикл бишегенә өелгән кара целлофан пакетларга игътибар итмәскә
тырышса да, анда кайчандыр тормышка өмет-ышанычлар белән яшәгән
адәм баласының җәсәде ятканлыгын аң белән кабул итү авыр иде. Ә
дроннар исә һөҗүмнәрен һич кенә дә туктатмады. Яралылар белән генә
түгел, җансыз гәүдәләр белән дә аяусыз сугыш алып бара иде алар.
Күрәсең, теге якта бу җирдән беркемне дә чыгармаска сүз куешканнар,
канкоеш барган әлеге территорияләр бирегә килгән һәркемнең соңгы
сыену урыны булсын дип карар чыгарганнар. Әлеге бәрелешнең тагын
бер коточкыч хакыйкате иде бу...
Фаза белән «Урал» турында төрле риваятьләр дә чыга башлады.
Имештер, бер тапкыр Илнур, мотоциклына яралыларны алып,
гадәттәгечә, медиклар урнашкан тыныч урынга җилдерә икән. Берсе –
бишектә, икенчесе – арттагы иярдә. Биредә юллар булмаса да, тизлек
бик югары – сәгатенә сиксән чакрымга кадәр җиткән чаклары була.
Шулай очып диярлек барганда матай кинәт сүнә дә капылт кына
туктый. Ул да булмый – матайдан бер адым алда гына дрон-камикадзе
төшеп шартлый. Әгәр туктап калмаса, дрон, һичшиксез, матайны
кешеләре белән бергә юк итәр иде. Әлеге риваятьтән соң батальонда
«Урал»ның да җаны бар икән дигән сүзләр таралды. Һәркем, моны
шаяртып кына әйтсә дә, эченнән әлеге могҗизага чын күңелдән
ышана иде кебек. Сугышта могҗизасыз ярыймыни?! Җитмәсә, иртәгә
теге яралы урынында үзең булырга мөмкинсең бит!..
Тик могҗиза сирәк очрый шул. Чынбарлык һәрвакыт кырысрак.
Үлем тырнаклары нык, ә ул үзе мескен адәм баласына караганда
күпкә көчлерәк...
Чираттагы кичкә кереп баралар иде. Алгы сызыкта яңа бәрелеш
башланды. Штабка килеп җиткән хәбәрләрдән билгеле булды –
дошман кабаттан накатка күчкән. Җитди көчләрен эшкә җиккән,
кешеләр саны да шактый булырга охшаган. Илнур бу төнне дә
ял күренмәгәнлеген аңлады. Эвакуация төркеменә кергән башка
иптәшләре белән алгы сызыктан хәбәр көтә башладылар.
Озакламый ул яман хәбәрләр ирешә дә башлады. Бер-бер артлы
эвакуация төркеме вәкилләре төнге караңгылыкка чума торды. Илнур
бүген чират буенча иң соңыннан кузгаласы иде.
Көнбатыштан гөрелте, шартлау тавышлары
ишетелә. Шатыр-
шотыр атышалар, офыкта кызгылт рәшә һич югалмый, үлемнең кайсы
төштә яман бию башкарганлыгын күрсәтеп тора...
Илнурга да кузгалырга чират җитте.
– Сак бул, – диде аны озата чыккан командиры. – Яралылар күп.
Тегеләр һаман накатка бара, һич туктарга исәпләре юк. Егетләр накат
тәмамланганын көтеп тора алмый...
– Аңлыйм.
Төн караңгылыгы аларны үз эченә йотты, мотоцикл тавышы
атышлар гөрелтесенә кушылып эреп югалды.
«Ноль» ноктасына килеп туктау белән агачлык арасыннан хәрбиләр
йөгерешеп чыкты.
– Фаза, ничә кешене алып китә аласың?
– Ничәне дип... – Илнур ни әйтергә белми тотлыгып калды.
– Әйдә, егетләр, башта авыр яраланганнарны урнаштырыйк! –
Караңгыда йөзе күренмәсә дә, тавышыннан таныды – «Тимер»
батальоны хәрбие иде бу.
– Барысы да безнекеләрме?
– Безнекеләр шул...
Акрынлап яралыларны китерә башладылар. Берсе бишеккә
утырды. Аның хәле аеруча авыр иде. Тез тиңентен өзелгән аягын
саклык
белән урнаштырырга туры килде. Жгут салынган урынга
медиклар кайчан авыртуны баса торган укол ясалганын, шушы
жгутны ничәдә бәйләгәннәре язылган кәгазь беркеткән. Аны һич кенә
дә югалтырга ярамый. Егетне кичекмәстән госпитальгә тапшырырга
кирәк – жгут кына канны туктатыр хәлдә түгел. Ярый ла, үз аңында –
монысы инде укол бәрабәренә, шок халәте дә үзенекен итә...
Уң кулын иңенә аскан егет көпчәк өстендәге канатка утырды.
Тагын ике яралыны мотоциклга Илнур артына урнаштырдылар.
– Беттеме? – дип, өмет тулы күзләрен иптәшләренә юнәлтте Илнур.
– Берәү калды, әмма аны хәзер алып китә алмаячаксың син.
– Кая? Күрсәт.
– Фаза, боларын чыгарырга кирәк.
– Кем ул, позывное нинди?! Безнекеме?
– Безнеке. Солтан.
Илнур исәнгерәп калгандай булды, аннан матаеннан сикереп
төште.
– Кайда ул, күрсәтегез!
Медик каушап калды, аннан соң Фаза белән бәхәсләшү артык күп
вакытны алып, бернинди файда да китермәячәген аңлап күнде.
– Әйдә.
Фаза фонарен кабызды. Носилкада Солтан ята иде. Аның башы
бәйләнгән, күп кан югалтканлыгы караңгыда да күренә. Уң аяк та
бинтлар белән чорналган, алай гына да түгел, ике агач кисәге белән
ныгытылган. Фаза аның янына чүмәште. Иптәшенең кытыршы
кулына ябышты. Тегесе, ыңгырашып, карашын аңа юнәлтте. Бер
күзе маңгаеннан агып төшкән кан эчендә иде. Илнур, кесәсеннән
кулъяулык урынына йөргән чүпрәк кисәген чыгарып, саклык белән
генә тегенең күзләрен сөртте.
– Солтан!.. – диде дә ул, ничек дәвам итәргә белми төртелеп калды.
– Фаза! – Солтанның иреннәре калтырана, ул күңелендәгесен
тизрәк әйтеп калырга тырыша иде кебек. – Син икәнен белдем бит
мин. Мотоциклың тавышыннан таныдым.
– Әйе, мин...
– Син... Син мине моннан алып чык инде, Фаза. Җитте, сугыша
алган кадәрен сугыштым шикелле.
– Алып чыгарга дип килдем, Солтан.
– Әгәр инде...
– Юк сүз сөйләмә!
– Юк сүз түгел. Әгәр үлә калсам, мәетемне монда калдырма.
Балаларыма беркайчан да ярдәмем тимәде, бәлки, үлеп булса да...
– Солтан, аз гына түз, яме?
Солтан, бу сүзләрне ишеткәч, биредә каласын аңлады бугай. Бар
көчен җыеп, Илнурның кулын кысып тотты, йөзе бер мәлгә чытылып
киткәндәй булды. Аннан янә тынычланды.
– Минем кебекләр бүген күп җыелды шул, дустым. Син мине
алырга кайтырсың бит?
– Кайтам, Солтан, кайтам!
– Ышанам мин сиңа, Фаза. Син башкалар кебек түгел. Үзгә кеше
син. Син тыштан гына кырыс һәм усал булып күренергә тырышасың.
Күңелең нечкә синең. Тормыш сине кырыс иткән, чынында син андый
түгел. Кырыслык – бу дөньяның яманлыгыннан саклану чарасы гына
ул синдә. Ашыга күр, яме!
Илнур мотоциклына таба юнәлде. Бишектәге яралының хәлләре
начарая башлаган – чыннан да, ашыгырга кирәк. Аннан соң – кире
кайтасы. Солтанны, ни кызганыч, бу рейс белән алып чыгарлык түгел.
– Озак түзәрме? – дип ымлады ул Солтан ягына, медикка
мөрәҗәгать итеп.
– Түзәр чамасы бар. Аягы ике төштән сынган, сөякләре бәреп
чыккан. Мин аңа авыртуны
баса торган укол ясадым. Баш алай ук
зыянлы түгел, тиресен генә сыдырып үткән. Мие селкенгәндер,
анысын әйтә алмыйм.
– Мин хәзер әйләнеп киләм. Ташлама син аны, яме?
Җавапны көтеп тормыйча, Фаза мотоциклының
газын арттырды.
«Ноль» ноктасыннан ерак китә алмады алар. Башта яман сызгырган
тавышлар ишетелде, аннан соң әле генә Фаза яралыларны төягән
урынга миналар төшеп ярыла башлады. Коты чыккан Илнур артына
борылып карады. Хәтта дөм караңгыда да күккә агач кисәкләре,
балчык кантарлары күтәрелгәнен яхшы күрергә мөмкин иде. Тегеләр
аларның бирегә тупланганын ачыклаган – хәзер миномёт уты шул
урынның тетмәсен тетә.
Илнур бугазына утырган төерне йотып куйды. Аның артында
биленә тотынып утырган
яралы, хәлсезләнеп, өстенә үк ава төште.
«Өчйөзенче»нең кинәт шулай хәлсезләнүе Илнурны айнытып
җибәрде. Хәзер болар – коткарылганнар турында уйларга кирәк иде.
Солтан турында – соңрак.
Ә соңрак ул барысын да ачыклады. «Ноль» ноктасындагы
медикларга зыян килмәгән – миналар очып килүен ишетү белән шунда
электән сакланып калган ныгытмага качып котылырга өлгергәннәр.
Солтанның язмышы билгесез – ул кечкенә генә мәйданчыкны каршы
як һич кызганмый «үтүкләгән». Хәзер дә әлеге урынга якын килерлек
түгел. Фронт сызыгы булмаган фронтта да шартлы чикләр була.
Теге як ул позицияләрне игътибар үзәгендә тота, анда инде безнең
хәрбиләр калмаган.
Берничә көннән алгы сызыктан кыска вакытлы ялга Пәри кайтып
төште. Алар сүзсез генә күрештеләр. Юынып-кырынып алган
Пәринең бөтен кыяфәтенә чамадан тыш арыганлык тамгасы салынган
иде. Төшке ашка ул ач кешеләрчә ябырылды. Алгы сызыкта хәлләрнең
ничегрәк икәнлеген кичәге һәм бүгенге Пәрине чагыштырып та
аңларга мөмкин иде.
– Син үзең дә әллә кем түгел, – диде Пәри. Әллә Илнурның ни
уйлаганын сизде, әллә тегесе үзе дә белештерми фикерләрен әйтеп
салды. – Йоклыйсыңмы соң син бераз?
– Соңгы ике-өч төндә йокы керми...
– Сәбәбе нидә?
– Белмим. Арыганлык. Шомлану. Барысы бергә җыелды. Соңгы
тамчы... Соңгы тамчы – Солтанның үлеме.
Пәри кружкасындагы чәйгә текәлде, чак кына чайпалып торган
көрән төстәге сыеклыкта
үзенең кыяфәте чагылышын өйрәнде.
– Тегендә бөтенләй икенче кешегә әйләнде ул, – диде, авыр сулап. –
Әйтерсең гомере буе сугышкан. Юк, болай ату-фәләндә көчле түгел
иде. Әмма аның рухы нык булып чыкты. Бернидән дә курыкмады.
Мин аңа шаккатып карый идем. Яралануы да – морпехлардан бер
солдатны коткарырга кергәндә килеп чыккан фаҗига.
Илнур, гаҗәпләнеп, Пәригә текәлде. Тегесе үзенә юнәлгән карашны
эләктереп алды да, яман ачуы чыгудан кулындагы чәе түгелеп китте:
– Юк, син нәрсә, миңа ышанмыйсыңмы әллә?!
– Бу сүзләрең Солтан турында икәнлегенә ышану авыррак, Пәри.
Бигрәк тә синең авыздан...
– Валлаһи дим! Бераз гына иманың бармы? Булса, андый сүз
белән шаяртмыйлар. Сугыш күп кешене үзгәртә бит ул. Экстремаль
шартларда кеше үзенең чын йөзен, бөтен барлыгын ачып сала. Чын
ир-егет булган ул Солтан, без моны үз күзебез белән күрдек...
Илнур кинәт боегып калды.
– Мин аны алып чыгарга вәгъдә бирдем. Үзенә. Һәм алып чыга
алмадым.
– Фаза, сугыш ул вәгъдәләр бирә торган җир түгел. Беренче һәм
соңгы тапкыр булсын. Үз өстеңә үзең күтәрә алмас җаваплылык
алма. Гомерең буе үкенеп яшәргә туры килер. Син үзгәртә алмаган
нәрсәләр бар. Һәм алар, ай-һай, күп! Аннан соң, ул бит синнән үзен
алып кайтуны гына үтенгән. Исән килеш димәгәндер?
– Ул кадәресен хәтерләмим...
– Синең һич кенә дә гаебең юк, Фаза. Үзенең яшисе килмәгәндер.
– Каян беләсең?
– Яшисе килсә, башын югалтыр дәрәҗәгә җитеп, утка кермәс иде...
Ходай насыйп иткән икән – җәсәден алып чыгарсың.
Яралылар һәм мәетләр, көннәр һәм төннәр, эссе һәм яңгыр, тузан
һәм пычрак... Тормыш бер төрле капма-каршылыклар рәвешендә алга
барды. Пәринең киңәшен тотып, Фаза теге вакытта Солтан калган
урынны күзли йөрде. Мәрхүмнең васыяте аның өчен авыр йөккә һәм
бер үк вакытта ниндидер бер чикне үтәргә ярдәм итәрдәй максатка
әверелде. Тырышлыгы бушка түгел – теге куаклыкка керү мөмкинлеге
дә барлыкка килде.
Солтанның җәсәде шул ук урында. Миналардан очкан балчык
белән бераз күмелгән. Җәйге эссе һавада мәет кибеп-корып, мумиягә
әверелгән иде. Илнур кулына пирчәткә киде, медицина битлеген
өскәрәк күтәреп, борынын каплады. Куаклыктагы яман истән битлек
белән генә котылып булмый иде, әлбәттә...
Саклык белән мәет өстеннән агач ботакларын,
төрле чүп-чарны
җыештырды, аннан соң балчыкны сыпырды. Киемнәр, марля
бәйләвечләр инде тетелеп беткән, аларга мәет калдыклары сеңгән.
Түш тирәсеннән Солтанның киемнәрен кисеп, кулы белән
куенын капшады. Целлофан пакет. Аның эчендә кесә телефоны,
паспорт, башка документлар. Барысы да урынында. Үзе белән алып
килгән икенче бер пакетка салыйм дигәндә, паспорт астындагы
конвертка игътибар итте. Берәү генә түгел. Кызыксынып, аларны
кулына алды. Һәрберсенең үз адресаты бар: «Әнигә», «Балаларга»,
«Наиләгә». Берсен генә булса да ачып укудан Илнур көч-хәл белән
тыелып калды. Солтан аның өчен тоташ бер табышмак рәвешендә
китте дә барды. Нәрсәгә өмет итеп килгән ул бу тәмугка?! Нинди
гөнаһлары кичерелүен теләгән?! Кем ул Солтан?! Бу сорауларына
җавапны шушы хатларның берсендә һичшиксез таба алыр кебек
иде. Тик дустының әманәтен бозарга, исемнәре генә атап язылган
конвертларны ертырга кулы бармады.
Хәер, хатларны укымыйча да, бер нәрсәне тәгаен аңларга була –
Солтан бирегә әҗәлен эзләп килгән. Өч адресатка өч юлламасын да,
әллә кайчан язып куеп, куенында йөрткән – конвертларның таушалып
беткән почмаклары шуңа ишарәли. Эзләгән әҗәлен тапкан, димәк.
Инде күнегелгән гадәт буенча батальон вәкиленең мәрхүм
икәнлеге тәгаен билгеле булгач, командирның сәяси эш буенча
урынбасары, үзенең бүлмәсенә кереп бикләнеп, аның туганнарына
кайгылы хәбәрне җиткерде. Илнур аның чыкканын блиндаж төбендә
көтеп торды. Сөйләшкәч тә, Уокер берәр нәрсә әйтер, серле Солтан
турында яңа мәгълүмат җиткерер кебек тоелды. Әмма тегесе, бераз
вакыт үткәч, чыгып тәмәкесен кабызгач та, аны-моны дәшмәде.
Илнурның үзеннән нәрсәдер көткәнлеген сизепме, беравыктан:
– Әнисе сиңа рәхмәт әйтергә кушты, – диде.
– Башка берни дә әйтмәдеме?
– Елый гына. Күбесе шулай. Алар елый, син тыңлыйсың...
Солтанны алып чыгу бик вакытлы булды – командование «Тимер»
батальонын яу барган урыннан ялга алып чыгып, башка частьларны
кертү турында карар кабул итте. Моның сәбәбе, әлбәттә, бер яктан
хәрбиләрнең, чыннан да, нык талчыгуына бәйле булса, икенчедән –
сафлар сирәгәю. Бик күп асыл егетләр башын салды ул Работино
авылының булыр-булмас бер урамын саклап. Шактые гарип калды.
Хәзер ул яраларны төзәтәсе, сафтан чыкканнар урынына яңаларын
әзерлисе.
...Утыз тугыз көн дәвамында ут эчендә каршы як белән маңгайга-
маңгай бәрелешеп сугышкан «Тимер» батальоны хәрбиләре, ниһаять,
җиңел сулап куйды. Әмма бу шатлык билгесе түгел иде. Работино
авылы калдыкларыннан тыныч урынга кузгалган бу хәрбиләр инде
үзгә. Үлем белән күзгә-күз очрашкан ир-атлар бөтенләй икенче
кеше рәвешенә керде. Бер яктан, алар үзләренең көченә, каршы тора
алу сәләтенә ышанды. Икенче яктан иптәшләрен югалту кайгысы
иңнәренә авыр йөк булып ятты.
Тугызынчы ротаны бигрәк тә нык теткәләде каршы як. Күпләр,
бик күпләр бу бәрелештән исән-имин чыга алмады...
Батальонны бәрелеш барган урыннан ерак тылга алып киттеләр.
Үзеңне көтеп торуларын тою рәхәт иде. Вакытлыча урнашкан
тораклары,
беренче чиратта, кеше гомерен саклап калуны күздә
тотып корылган. Моны аңлаудан үзеңнең сугышта нинди әһәмияткә
ия икәнлегеңне аңлап, горурланып та куясың. Икенче яктан, бу
ныгытмаларны күрү сугышның үзгә төсмер алганлыгын күрсәтә.
Димәк, озакка сузылачак. Әлегә аның очы-кырые күренми...
Япа-ялан кыр. Аны әле аннан, әле моннан посадка агачлыклары
кискәләп үтә. Кайчандыр игеннәр шаулап үскән басуларны чүп үләне
басып киткән. Кеше биеклегендәге алабута арасыннан юл салынган.
Ул бара-бара да бер агачлыкка килеп төртелә. Агачларның җәелеп
киткән ботаклары астында җир астына төшеп китә торган өн авызы.
Хәрбиләр өчен торак берничә метр калынлыктагы җир катламы
астында. Түшәмнәрдә – катлы-катлы тимер-бетон плитәләр. Тар
коридорлардан уңда һәм сулда бүлмәләр корылган. Биредә аш бүлмәсе,
ары китсәң, хәрби кирәк-яраклар, мылтык-автоматлар склады, элемтә
үзәге, штаб, солдатлар өчен ике катлы нарлар белән җиһазландырылган
ял бүлмәләре... Хәтта мунча да бар – кабер зурлыгындагы бер почмакта
рәхәтләнеп, кайнар су салып юынырга мөмкин.
Биредә бөтен нәрсә дә озаклап яшәр өчен көйләнгән. Җир катламы
астына су резервуарлары яшеренгән, складларда азык-төлек,
медикаментлар запасы булдырылган. Һаваны махсус үткәрелгән
вентиляция системасы тәэмин итә. Җир асты юллары ике-өч чакрым
озынлыкта, бөтен батальонны үзендә яшереп тотарлык.
Ялга урнашып, озак та үтмәде – армиядән, Казаннан генераллар,
җитәкчеләр килеп, «Тимер»ләр лаек булган бүләкләрне тапшырырга
керештеләр. Иң күбесе Илнур хезмәт иткән тугызынчы рота
яугирләренә бирелде. Тугыз орден, ун медаль, өч Георгий тәресе –
аларның барысын да, ни кызганыч, хәрбиләрнең үзләре исән килеш
күрә алмады, шактыен туганнарына җибәрергә туры килде.
Бүләкләнгәннәр арасында Илнур-Фаза да бар иде. Аңа «Үлемгә
дучар булганнарны коткарган өчен» медален тапшырдылар…

"КУ" 7, 2025

Фото: freepik.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев